Latin

Өченче Орден - 3

Общее количество слов 2042
Общее количество уникальных слов составляет 1094
45.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Шулай итеп, энем, миңа Майклны эзләп табарга, чын-чынлап аны төрле юллар белән безнең якка аударырга, һәм Совет разведкасы файдасына озак кына эшләтергә туры килде. Ә мин аның белән безнең контрразведка арасында элемтә йөртүче, ә соңрак резидент булдым. Бары шул операцияләрне башкарып чыккач кына, генерал Кравец миңа тулысынча ышана башлады. Ә шулай да Рузвельтның минем тарафтан үтерелгән булуында шикләнеп йөрде. Бу турыда ниндидер яңа информация алган булгандыр, ахрысы, ул. Ләкин боларның сине кызыксындырган Дан ордены белән бертөрле дә бәйләнеше юк.
-Мине кызыксындырган нәрсәләр байтак әле, Ильяс абый!- дидем мин.- Мәсәлән, сезнең тарихыгыз шулкадәр мавыктыргыч, һәм шул ук вакытта, акылга да сыймаслык. Ничек моңа чека ышанды?
- Рузвельтның миңа бирелгән вакыт эчендә үлеп китүе ышанырга мәҗбүр итте. Сталин ышангач, чеканың ышанмый хәле юк. Ә Сталин исә үзе тарафыннан бирелгән боерыкның үтәлми калуын күз алдына да китерми иде, ахрысы. Ә Кравецка килгәндә, ул шуның өчен дә бит миңа шунда ук америка Кушма Штатларыннан Майклны эзләргә кушты. Бу аның миңа ышанмавы турында сөйли түгелме соң? Әгәр дә мин Майклны табып, үзебезгә эшләтә алмасам, минем әти-әниемнең яңадан төрмәгә кереп утырачагы көн кебек ачык иде.
- Яхшы, Ильяс абый! Ни өчен сезгә, үзен үтерергә дип җибәрелгән кешегә, Рузвельт шундый изгелек күрсәтте? Турысын гына әйткәндә, ул сезне җәзаларга кушарга тиеш иде бит.
- Беренчедән, Президент кешелекле, эчкерсез һәм кешегә ышанучан иде, ахрысы. Һәрхәлдә безнекеләргә иш түгел. Икенчедән, миңа Рузвельтны үтерергә бик аз гына вакыт ,бирелгән иде бит. Әгәр дә Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзү турындагы Бөтендөнья Конференциясенең 1945 елның апрель ахырында гына булачагын исәпкә алсаң, барысы да аңлашыла: мин бит ул вакытка кадәр Гавай утрауларында калырга һәм Президентны үтерә алмаска тиеш идем. Ләкин мине бу вариант ышандырмый. Тагын бер мантыйкка сыярлык версия бар: Рузвельт мине андый эшне үтәүне булдырырлык кешегә исәпләми һәм шуңа күрә миннән курыкмый. Ә чын үтерүче бөтенләй башка кеше, ә мин аның эзен яшерер өчен генә җибәрелгән, дип уйлый.
- Ильяс абый! Миндә дә бит бу хакта бер версия бар.
- Йә-йә!- диде миңа бабай елмаеп.
- Президент үзенең көннәре санаулы икәнен сизгән яки тәгаен белгән, шуңа күрә үзе тирәсендәге ыгы-зыгыны вак мәсьәлә дип исәпләгән.
- Бу кызыклы фикер!- диде миңа карт.- Афәрин! Тагын нинди сорауларың бар?
- Иң мөһим сораулар алда әле: Мәрьям, “Васыять”.
- Мин синең бу сорауларыңны күптән көткән идем, әмма син, тыйнак егет, тыңлый беләсең, бары тик күзләреңнең кирәгеннән артык янып-янып китүе генә синең яшерен теләкләрең турында сөйли.- Бабай өстәл өстендәге вак кулъязуы белән тутырылган караламаларга ымлады:
- Язып та маташасың бугай?
Мин кулны гына селтәдем: моның әһәмияте юк, янәсе.
- Син беләсең бит инде,- дип дәвам итте хикәятен минем әңгәмәдәшем,- 1945 елның апреленә кадәр мин Мәрьям турында бөтенләй онытып торырга мәҗбүр булдым, чөнки ике ай вакытымны Америкада әсирлектә үткәрдем. Апрель ахырында Майклны эзләп, яңадан Штатларга китәргә туры килде, ә аннан илебезгә кайтканда сугыш инде беткән иде.
Турысын әйтергә кирәк, миндә ул вакытта, Мәрьямне эзләп торырга кирәк микән, дигән сорау да туган иде. Тапкан сүрәттә дә мин аңа ни турыда хәбәр итәргә тиешмен, дип уйлый идем мин. Ягъни, минем Ялтада вакытта ишеткән- күргәннәрем Мәрьям өчен кирәкле яңалыклар идеме? Дөрес, өч дәүләт юлбашчысының Протоколдан тыш үткәргән (мин ялгыштан ишеткән) әңгәмәсе, бәлки, Мәрьям өчен дә кызыклы булыр төсле иде, ләкин кайсы ягы белән, мин моны аңламый идем.
Икенче яктан, мин бит ул вакытта Мәрьямгә ул минем өстемә йөкләгән бурычны үтәрмен, дип сүз бирдем. Димәк, аны эзләп табарга кирәк була иде.. Ләкин сугыш күптән бетте. Мәрьямне каян эзләргә кала? Аның өеннән генә. Ул бит үзе шулай кушкан иде, ә мин фронтта ятлап алган аның адресы әле һаман истә иде. Ләкин, кызганычка каршы, аның туганнарының әйтүе буенча, Мәрьям җиңү көнендә диярлек Германиядә һәлак булган, урыны оҗмахта булсын мәрхүмәнең!
Аның туганнары Мәрьямнең нинди дә булса оешмада катнашуын бөтенләй инкяр иттеләр. “Васыять» дигән сүз алар өчен гади бер сүз генә иде. Бәлки алар миңа гына шулай дигәннәрдер, алла белә. Шул кадәресен ачыклагач, башка эзләнеп торырга минем вакытым да һәм, турысын әйтергә кирәк, теләгем дә булмады. Чыннан да бит, бөек Җиңү көнендә, бөтен дөнья Совет халкына һәм аның юлбашчысы Сталинга дан җырлаганда, Мәрьямнең миңа кушкан ниндидер сәер йомышы вак- төяк булып күренергә тиеш түгел идемени?
Ләкин шуннан соңгы ярты гасыр эчендә күп нәрсә үзгәрде. Рузвельтның Ялтада Сталинга әйткән сүзләре өстен чыкты. Дөньяның дистәләрчә халыклары, колониаль богауларын салып ташлап, ирек яуладылар. Ниһаять, иң соңгы империя – Советлар союзы таркалып, күп кенә милләтләр бәйсезлек яулады. Инде Россия империясенең әле юкка чыкмый калган халыклары, милләтләре үзләренең дә чын һәм тулы хокуклы кешеләр булырга тиеш икәнен аңлый башладылар. Ләкин Милләтләр Оешмасының сугыштан соң барлыкка килгән дәүләтләр чикләре мәңге үзгәрмәскә тиеш, дигән, Рузвельт үлгәннән соң кабул ителгән маддәсе ирек өчен көрәшкән халыкларга киртә булып тора. Инде хәзер Русиядәге нинди генә милләт үз бәйсезлеге өчен көрәш башламасын, ул халыкара террорчылар бандасы дип игълан ителәчәк һәм юкка чыгарылачак. Ә Халыкара Оешмалар моңа тыныч кына карап торачаклар.
Бүгенге көндә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Икенче Бөтендөнья сугышында беректәш булган (АКШ, Англия, Франция, Россия һәм Кытай) һәм башка кайсыбер эре дәүләтләр мәнфәгатен генә яклаучы оешма булып санала. Ул күбрәк шул илләрнең, бигрәк тә аларның төп халкы файдасына эшли. Минемчә, БМОны күптән инде үзгәртеп корырга һәм аны барлык изелүче халыкларның яклаучысы итәргә вакыт.
Дөрес, инде бөтен цивилизацияле илләр дә аңа карамыйча, колонияләреннән баш тарттылар. Ә Россия исә, баш тарту гына түгел, хәленнән килсә, бүленеп чыккан республикаларны гына түгел, бөтен дөньяны үзенә буйсындырыр иде. Һәрхәлдә, шундый идеяне ачыктан-ачык алга сөргән, язган сәясәтчеләр бар.
Ничек хаклы булган теге вакытта Рузвельт! Шуның өчен генә дә ул Сталинның кан дошманына әйләнгән. Намуслы һәм айнык акыллы президентның үлеме Сталинга бик кулай булды. Президент урынына Черчилль белән бертавыштан дөньяны салкын сугыш ачарга чакырган Трумэн калды. Черчилль, Трумэн һәм Сталин өчәүләп, гәрчә бер-берсенә каршы булган ике системада булсалар да, галәм халыклары язмышын иркенләп хәл иттеләр.
Әлбәттә, мин боларны соң аңладым. Күп нәрсәләргә карашым үзгәрде. Шул вакытта “Васыять” искә төште. Исеме җисеменә туры килгән бу яшерен “...оешманың нигезенә безнең ата-бабаларыбызның азатлык турындагы өмете, хыялы салынган һәм аның изге максаты халкыбызның лаеклы киләчәге белән бәйләнгән...”- дигән иде теге чакта Мәрьям. Димәк, “Васыять” – ата-бабаларыбыз барлыкка китергән һәм гасырлар аша безгә килеп җиткән оешма. Ә аның мондый шартларда да эшләрен дәвам иткән әгъзалары - иң чын халык каһарманнары. Мин ирексездән Мәрьямне Нурсолтаннар, Сөембикәләр рәтенә куйдым.
Миңа кичекмәстән бу оешманы эзләргә кирәк иде. Мөгаен җепнең очы Мәрьямнең туганнарына яисә дус-ишләренә барып тоташадыр. Ләкин кызның туганнары барысы да үлеп беткәннәр булып чыкты. Озак кына эзләгәч, Мәрьямнең Әстерханда ерак ир туганы исән икәне беленде. Ул миннән ун яшькә кече иде. Без аның белән бик озак сөйләшеп утырдык. Тулы ышаныч яулагач кына, әңгәмәдәшем миңа ярдәм кулы сузарга булды:
- Мин Казанда яшәгән чагымда бер кешене белә идем, Фоат исемле иде бугай ул. Алар сугыштан элек бер-ике мәртәбә Мәрьям белән безнең өйдә очраштылар. Нинди максат белән очрашканнардыр, әйтә алмыйм, бигайбә! Адресын әйтә алмыйм, ләкин ул язгалый иде бугай.
Казанга килеп, язучылардан сораштыра-сораштыра, Фоатның эзенә төштем. Аңа хәзер сиксән яшьләр тирәсе булырга тиеш, диделәр.
Ул яшәгән фатирның ишеген барып каккач, кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы бер марҗа чыкты. Мин аның белән исәнләштем, ул минем нинди йомыш белән йөрүемне сорады. Ә Фоат дигән исемне ишеткәч, аның нигәдер чырае үзгәрде. Ләкин ул үзен тиз кулга алды һәм мине өйгә керергә чакырды. Кергәч ул мине алгы бүлмәдә утыртып калдырып, зур бүлмәгә ашыкты, артыннан ишекне дә япты. Бу хәл миңа сәер тоелды.
Шул ук секундта аның каядыр шылтыратканы ишетелде. Бер үк вакытта кухняда да аппарат чыкырдап куйды. “Параллель телефон!-дип уйлап алдым мин һәм тиз генә аш бүлмәсенә кереп, трубканы күтәрдем.
- Фомичё тыңлый!- диде чыбыкның теге очындагы берәү.
- Исәнмесез! Бу - Синицына Мария. Сезне кызыксындырган кешене эзләп килделәр.
- Кем?
- Ниндидер бер карт.
- Ни өчен кирәк,ди?
- Квартираның элекке хуҗасына йомышы бар.
- Үлгән кешегә нинди йомышы бар икән?-дип төпченде Фомичёв.
- Димәк, ул аның үлгәнен белми,- дип җавап бирде хуҗа хатын.
- Кызык. Менә нәрсә, иптәш Синицына! Сез аны без килгәнче тоткарлагыз, җибәрмәгез! Унбиш минуттан без сездә булачакбыз.
Мин, тиз генә трубканы куеп, урыныма утырдым.
- Фоат абый хәзер килә, бераз гына көтегез,-диде хуҗабикә.
- Эх-ма!- дидем мин.- Кызганыч, вакытым бик аз. Ул көтсен инде, беркая да китмәсен, яме! Мин ярты сәгатьтән әйләнеп килермен.
Хуҗабикә авыз ачарга да өлгермәде, мин фатирдан чыгып тайдым...
Поезд, тизлеген киметә-киметә, кечерәк кенә станциягә якынлаша иде. Менә ул бөтенләй туктады.
-Энем! - диде шулчакта миңа Ильяс бабай.- Мин хәзер төшәм. Бар әле проводник хатынны күзәт, ул купесына кергәч, миңа әйтерсең.
- Яхшы!- дидем мин.
Поезд кузгала башлагач, проводник хатын чыннан да үз оясына чумды. Мин бабайга ымладым. Карт, акрын гына басып, тамбурга чыкты да мине үз янына тартып китерде һәм кесәсеннән махсус ачкыч алып, вагон ишеген ачты. Баскычтан аска төшкәндә миңа борылып:
- Сиңа үземнең бу тарихымны юкка гына сөйләмәдем. Спортчылар әйткәндәй, эстафета таягын сиңа тапшырдым, чөнки мин инде бу миссияне башкарып чыга алмам кебек.Уйла... Син мине, әлбәттә, күрмәдең. Ярый, хуш!- дигәч, бабаем шактый зур тизлек алган поезддан җиргә сикерде. Мин исә шыпырт кына купема уздым. Бәхеткә каршы, минем кереп-чыгып йөрүемне берсе дә күрмәде.
“Менә сиңа мә!- дип уйладым мин сикереп төшеп калган карт турында.- Чыннан да разведчик икәнен күрсәтте бу!”
Сәер юлчымны, аның могҗизалы хикәятен уйлый- уйлый ята торгач, тәгәрмәчләрнең тирбәтүенә изрәп, йоклап киткәнмен.
Уянып китсәм, купеда ике офицер басып тора.
- Күптән йоклыйсызмы?- дип сорады аларның берсе.
- Утырганнан бирле йоклыйм,- дидем мин.
- Ничек инде ул алай?- дип, шикләнеп карады ул миңа.-Сәгать унбер бит инде.
- Аның каравы, кичтән бик озак йоклый алмый яттым.
Офицер иптәшенә, урта яшьләрдәге олы гәүдәле, Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре формасы кигән капитанга боерды:
- Капитан, монда гына утырыйк, биредә иркенрәк. Сез хәзер проводник хатынны чакырыгыз! Билетларны да үзеннән калдырмасын!
- Есть!-диде милиция капитаны һәм шунда ук күздән югалды.
Лейтенант, өстәл артына урнашып, ниндидер кәгазьләр чыгарганчы, тегеләр килеп тә җиттеләр, ә лейтенант шунда ук вагон хуҗабикәсеннән сорау ала башлады.
- Сезнең бу кешене күргәнегез бармы?-дип сорады ул аңардан тупас кына итеп һәм ашыгыч кына итеп эшләнгән бер сүрәт күрсәтте.
“Фоторобот!”-дип уйладым мин рәсемдә Ильяс бабайны танып.
- Күрдем шикелле,-диде хуҗа хатын,- моңа охшашлы кешене бүген төнлә Сарапулда утырттым.
- Сез аны кайсы купега урнаштырдыгыз?
- Җиденчегә. Билетындагы язу буенча.
- Аның билеты сездәме?
- Әйе, менә,-дип, проводник сумкасыннан тимер юл билеты тартып чыгарды.
- Төмәнгә чаклы алынган,-диде лейтенант.- Капитан, сез хәзер тиз генә Сарапулга шалтыратыгыз һәм вокзалдагы кассир аша бу карт турында сораштырыгыз, ул анда үзе генә булды микән , әллә...Кыскасы, капитан, сезне өйрәтеп тору кирәкмидер, дип уйлыйм.
- Ә хәзер бу пассажир кайда?-дип сорады лейтенант проводниктан, капитан чыгып киткәч.
- Купесында ял итәдер, аның йөргәне бөтенләй сизелмәде.
- Ялгышасыз, хөрмәтле хуҗабикә. Ул купеда гына түгел, вагонда ук юк.
Проводник куркып-аптырап:
- Ничек инде юк?!-диде.
- Менә шулай юк! Шәп эшлисез: сез йокы симертәсез, ә пассажирлар эреп югала.
-Бүтән вагонга күчкәндер ул, - дип акланырга тотынды хатын.- Тамбур араларындагы ишекләр бикле түгел бит. Ә кем соң ул? Нигә эзлисез?
- Бер карак инде. Рецидивист,-диде лейтенант.
Гаҗәп, проводник бабайны җиденче вагонга урнаштырдым ди, ә бит минем бишенче! Димәк, карт минем янга соңыннан, бу хатынга сиздермичә генә кереп утырган. Ник? Нигә? Менә табышмак!
Офицерларның кыланышы дә сәер иде. Лейтенант үзен капитаннан өстен тота! Нигә? Капитан бит хәрби чин буенча лейтенанттан ике баскычка югарырак. Димәк, лейтенант – чекист, милиция капитаны шуңа күрә аңа буйсына да. Ильяс абый карак кына булса, аны Федераль Куркынычсызлыгы хезмәткәре эзләп йөрер идеме? Икеле...
Поезд мин яшәгән шәһәргә якынлашты. Мин ашыга-ашыга әйберләремне, өстәл өстендә таралып яткан кулъязмаларыны җыя башладым. Китап- язуларны салырга дип, кейсны ачсам, югалып калдым: буш кейсның эчендә, җеп белән ныгытып бәйләнгән, калын тышлы бер төргәк ята иде.
Өйгә кайткач, мин, әлбәттә, әлеге төргәкне сүтәргә тотындым. Нинди генә кәгазьләр юк иде анда! Кырык-илле еллар дәвамында җыелган документлар, хатлар... Ә иң мөһиме – дәфтәр.Ул гарәп хәрефләре белән язылган иде. Димәк, Ильяс абыйның бу язмаларын укыр өчен миңа гарәп язуын өйрәнергә туры киләчәк икән әле.
Ильяс абый белән аерылганнан бирле күңелемдә тынгы юк минем. Аның: “Эстафета таягын сиңа тапшырам”,-дигән сүзләре нәрсә аңлата икән? Бәлки, теге “Васыять»тер ул? Әйе, әйе, нәкъ шул “Васыять» турында әйткәндер карт! Бит Мәрьямнең ярты гасыр элек Ильяска йөкләтелгән бурычы әле үтәлмәгән.
Рәсәй халыклары ирек, бәйсезлек дауласа да, “Васыять” нигә һаман якты дөньяга чыга алмый? Нигә ул һаман дәүләт куркынычсызлыгы органнары күзәтүе астында?
“Язып та маташасың бугай?”- диде Ильяс бабай. Менә бит нинди акыллы карт. Миңа юлын да күрсәтте! Әлбәттә, мин бу хәлләр турында язарга тиеш. Ильяс абыйның сүзләрен Мәрьямнең эшен дәвам иттерүчеләргә барыбер ишеттерәчәкмен мин.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Части
  • Өченче Орден - 1
    Общее количество слов 4523
    Общее количество уникальных слов составляет 2151
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өченче Орден - 2
    Общее количество слов 4550
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өченче Орден - 3
    Общее количество слов 2042
    Общее количество уникальных слов составляет 1094
    45.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов