Latin

Өченче Орден - 2

Общее количество слов 4550
Общее количество уникальных слов составляет 1979
38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
- Полковник Пирс! Ишетәсезме мине?
- Хеллоу, капитан!
- Яхшы махорка бар, полковник әфәнде, кунакка чакырам.
- О-о, әйе, капитан! Вакытым юк шул, гафу итегез! Соңрак ярыймы?
- Ашыкмагыз, полковник! Лейтенант Хәбибуллинны күрмәдегезме?
Ильяс аучылар тарафыннан уратып алынган бүрегә әйләнә баруын сизенде. Хәзер күп нәрсә полковник Пирсның нинди җавап бирүеннән тора иде.
- Ә, Элиасмы? Ул унбиш минут элек кенә минем яннан чыгып китте. Без тарттык. Сау бул, капитан!
- Полковникка рәхмәт әйт!- диде капитан Яковлев һәм китәргә рөхсәт бирде. Хәбибуллин иркен сулап, урамга чыкты. Шулвакыт ул бер төркем АКШ армиясе хәрбиләрен очратты. Алар арасында Пирс та бар иде. Ильясны күрүгә, ул туктап, егетне чәнчә бармагы белән үз артыннан чакырды.
- Сталинның тәрҗемәчесен кичке утырыш бетүгә джипка утыртып, каядыр алып киттеләр,- диде полковник Пирс.
- Кемнәр?- дип сорады гаҗәпкә калган Ильяс.
- Кем булсын! Чека,- диде Пирс.
- Булмас, эш белән киткәннәрдер,- диде Ильяс.
- Ике ягына ике автоматчы утыртыпмы? Минемчә, Элиас, сезгә сакланырга кирәк. – дип кисәтте полковник. Хәбибуллин кулын гына селтәде, берни дә юк, янәсе.
Кызганычка каршы, Пирсның сүзләре дөрескә чыкты. Эш болайрак булды. Ярты сәгатьләп вакыт үткәч, Ильясны яңадан капитан Яковлев янына чакырдылар. Хәбибуллин килеп керүгә, күзләрендә усаллык һәм тәвәкәллек арткан капитан, утырырга урын да тәкъдим итмичә, янаулы тавыш белән сөйли башлады:
- Лейтенант Хәбибуллин! Син шушы киңәшмәдә катнашкан союздаш илләр җитәкчеләренең яшерен әңгәмәсе турында мәгълүматлар җыюда гаепләнәсең.
Үз өстенә ташланган гаептән Ильясның тәне эсселе – суыклы булып китте.
- Гаепләнәм? Кем тарафыннан гаепләнәм, иптәш капитан?- дип сорады ул, ниһаять.
- Әлегә минем тарафтан. Күрәсеңме?- дип, бармагы белән күкрәгенә төртеп күрсәтте Яковлев.- Монда бер орденлык урын бар. Синең телеңне чишкәч, бу урын лаеклы бүләк белән бизәлер, дип өметләнәм.
Шул вакыт телефон чылтырады. Капитан трубканы алып колагына китерүгә, урыныннан сикереп торып, үрә катты. Трубканы куйгач мыгырдап алды.
- Башлана. Кудрявцев!
Яковлевның ярдәмчесе старшина Кудрявцев килеп керүгә, капитан аңа Ильясны караңгы бүлмәгә ябып торырга кушты. Аптырашта калган старшина бүлмә ишеген ачып, лейтенантны кертте дә тышкы яктан эләктереп куйды. “Ә син, лейтенант, уйла!”-дип калды Яковлев аның артыннан.
Әмма Хәбибуллин себеркеләр, көрәкләр, пычрак чиләкләр янында озак утырмады: 15-20 минутлап вакыт үтүгә, аны тагын капитан Яковлев бүлмәсенә керттеләр. Бу юлы мондагы вәзгыять төптән үзгәргән иде: Капитан бер читтә дер калтырап басып тора, аның урынында Сталин тирәсендә чуалган полковник утыра. Ишек катында исә ике кораллы офицер.
Ильяс килеп керү белән, полковник җәһәт кенә сикереп торды да:
- Икегез дә минем арттан!- дип ишеккә юнәлде.
Ильяс белән Яковлев ишек алдындагы джипта урын алгач, җиңел машина Кореизга – Юсупов сараена таба юл тотты.
Кореизга җитеп, князь Юсупов сарае алдында туктагач, полковник үзенең әсирләренә: “Минем арттан!”- дип җикерде дә, машинадан сикереп төшеп, биек баскычтан менә башлады. Ике автоматчы яныннан алгы бүлмәгә узгач, полковник андагы офицерларга коралларын алырга боерды.
Ниһаять, аларны зур бер залга керттеләр. Түрдә Сталин утыра иде.Уң кулы белән өстәлдәге зур картага таянган, ә икенче кулы белән трубкасын тоткан, үзе картадан күзен алмый. Иңнәренә маршал погоннары беркетелгән кителенең өске төймәләре ычкындырылган. Йөзе сорылана төшкән, калын мыекларының аскы ягы саргайган. Аның сул ягында чәчен такыр итеп алдырган генерал – лейтенант басып тора.
- Якынрак килегез!- дип боерды генералның сакланып кына йөткерүен ишеткән Сталин грузиннарга хас акцент белән һәм башын күтәрде, аннан соң өстәлдә яткан ниндидер кәгазьне карады да тыныч кына дәвам итте:
- Капитан Яковлев! Сез безнең ышанычны акламадыгыз, үзегезгә тапшырылган эшне начар башкардыгыз. Иптәш полковник!- Сталин Ильсны алып килгән офицерга эндәште.- Капитанны фронтка җибәрергә! Гади сугышчы итеп. Барыгыз!
Үзен аклар өчен нидер әйтергә җыенган Яковлевның авызыннан ниндидер мыгырдау гына ишетелде.
- Барыгыз! Барыгыз!- дип кулын гына селтәде бөек юлбашчы һәм шуннан соң озак кына итеп Ильяска карап торды. Ахырда алдында яткан өр – яңа папканы ачты һәм укый башлады:
- Лейтенант Хәбибуллин Ильяс Фәтхуллович. Офицер, разведчик, герой дип әйтергә ярый. Әйтегез әле, герой, сез ничек Черчилль һәм Рузвельт белән безнең арадагы әңгәмәне тыңларга батырчылык иттегез?
Инде бер мәртәбә юлбашчыны күргән Ильяс ул кадәр калтырап төшмәде.
- Иптәш Сталин! Бу очраклы рәвештә килеп чыкты. Сез ул залга керергә тиеш түгел идегез бугай бит.
- Әйе, дөрес!- диде Сталин.- Ярый, яхшы. Шулай да булсын ди. Сез без сөйләгән сүзләрнең барысын да ишеттегезме?
- Әйе, иптәш Сталин, ишеттем.
- Бу хакта ни уйлыйсыз инде?
- Иптәш Сталин! Мин президент Рузвельт белән килешә алмыйм!- дип җавап бирде Ильяс.
- Менә, менә!- дип, чәнчә бармагын Ильяска төбәде юлбашчы.- Сез аның белән килешә алмыйсыз, чөнки ул хаклы түгел.Чыннан да, ул безнең партиягә, туган илебезгә һәм халкыбызга яла якты. Бу - җинаять. Хәтта Америка Кушма Штатлары президентына да моның өчен җавап тотарга туры киләчәк. Ул үләргә тиеш, һәм бу эшне сез башкарырга тиешсез, лейтенант Хәбибуллин! Сез – тәҗрибәле разведчик, немец һәм инглиз телләрен беләсез. Бу бурычны үтәр өчен сезгә ике ай вакыт бирәм. Шул вакыт эчендә Рузвельт исән калса (юлбашчының тавышы үтә катгый яңгырый башлады), иптәш генерал,- дип, Сталин үзе яндагы генералга борылды,- лейтенант Хәбибуллинның ата – анасы һәм туганнары атылырга, ә үзе халык дошманы буларак хөкем ителергә тиеш. Ата – анасын бүген үк Мәскәүгә озатсыннар. Анда аларга тынычрак булыр. Генерал Кравец! Лейтенантны Ливадиягә илтеп куйсыннар! Ә сез, иптәш лейтенант, бер минутыгызны да югалтмыйча, эшкә тотыныгыз!
Ильясны шул ук джипка утыртып, кире Ливадия сараена китерделәр. Җәза алган Яковлевның өстәле артында капитанның урынбасары өлкән лейтенант Сычёв утыра иде. Ул, җәһәт сикереп торып, Ильясны китергән полковникның күрсәтмәләрен тыңлады да, честь биреп, аның боерыкларын үтәргә әзер икәнен белдерде.
“Идел” журналының 199елгы 8нче санында басылды.

Хәбибуллин, бүлмәсенә кереп, караватына ауды, чөнки үткән озын һәм үтә мәшәкатьле көн аны тәмам кешелектән чыгарган иде. Ул йоклап алырга уйлады, ләкин күзенә йокы кермәде.
Сталин каршысында басып торган чакта ул үз хәленең шулкадәр катлаулы икәнен аңлап җиткермәгән иде әле. Чыннан да бит, әгәр дә дәүләт мәнфәгатьләрен күз уңында тотып, Рузвельтны үтерергә кирәк икән, бу эшне башкарып чыгу өчен тиешле әзерлеге һәм тәҗрибәсе булган агентлар беткәнмени? Ильяс бит фронт разведчигы. Фронт сызыгы аша үтү һәм үзебезнекеләр белән элемтә булдыру, дошманның ерак тылында оператив мәгълүматлар җыю, “тел” алу һәм аны безнең якка кайтару, диверсия актлары башкару – Ильяс өчен күнегелгән эшләр. Ә инде чит илгә чыгу, шундый аз гына вакыт эчендә президент резиденциясенә үтеп керү, яки ул үтәсе юлны, туктыйсы урынны алдан белеп, диверсия оештыру – болар бар да лейтенант Хәбибуллин башкарып чыгарлык нәрсәләр түгел. Ә Рузвельтны монда, Кырымда үтерү Ильяска катгый рәвештә тыелган иде. Бу турыда Хәбибуллинны озатканда генерал Кравец бик ачык әйтте. “Монда без аның өчен җаваплы,”- диде.
Хәленең мөшкеллеген тулысынча яңа гына аңлаган Ильяс ятып та карады, диңгез буена да төшеп йөрде, тагын керде; аннан соң яңадан сарай тирәсен урады, ләкин атылып чыгардай типкән йөрәген тынычландыра алмады. Аны барыннан да бигрәк алла урынына ышанган, чиксез хөрмәтләгән бөек кешесе Иосиф Виссарионович Сталинның, үзен һәм ата – анасын нигезсез җәберләве ачындырды. Ильясның әлегә кадәр яшәгән тормышы, эшләгән эшләре, фронтта дошманны тырышып дөмбәсләве, намуслы комсомолец дигән даны – болар бар да буш нәрсәләр булып калгандай тоелды.
Ләкин гаепсезме соң ул? Кинәт кылт итеп Мәрьям йөкләгән бурыч исенә төште. “Юк! Нигезсез җәзаламады мине иптәш Сталин. Илем һәм халкым алдында гаебем зур минем. Ә син, Мәрьям, йә сукыр, йә дошман. Синең аркада иң якын кешеләремә һәлакәт яный. Хәзер мин нишләргә тиеш? Яши аламмы соң болай хурланып һәм каһәрләнеп. Юк! Бу дөньяда, туган илемдә миңа бүтән урын юк! Әле ярый пистолетымны кире бирделәр...”
Шундый уйлар белән газаплана – газаплана, ул, үзе дә сизмәстән, Америка Кушма Штатлары яшәгән корпус янына барып чыкты. Шулвакыт аның янында ниндидер күләгә узды, ләкин Ильясның кайгысы анда түгел иде: кемдер аның йөзенә хлороформлы чүпрәк кисәге каплады, һәм Ильяс шул ук мизгелдә аңын җуйды.
Аңына килгәндә инде Ильяс полковник Пирсның иркен кабинетында чуеннан коеп эшләнгән һәйкәлгә сул кулы беләзек – богау белән беркетелгән хәлдә идәндә ята иде. Тоткынның аңына килүен күреп, кемдер иелеп аның күзләренә текәлде. Бу – Майкл иде.
- Хеллоу, лейтенант! Син ни өчен җиде төн уртасында президентның тәрәзә алдында корал тотып йөрисең?
- Мин монда очраклы рәвештә генә килеп чыкканмын, үзем дә хәтерләмим,- дип җавап бирде Ильяс.
Шул ук вакытта бүлмәгә полковник Пирс та килеп керде. Ул тоткынның соңгы сүзләрен ишетте бугай.
- Менә сез президентның тәрәзә төбендә таптанганыгызны очраклы хәл дип аңлатасыз, - дип башлап китте ул сүзен.- Гафу итегез мине, лейтенант, андый очраклыклар артык күбәйде түгелме соң? Беренчедән, сез очраклы рәвештә фронттан Кырымга киләсез. Икенчедән, Ливадия сараенда президент Рузвельт хезмәткәрләре арасында үз кеше булып китәсез һәм шуннан файдаланып, сарайның бөтен бүлмәләренә диярлек кереп йөрисез. Аннан соң үзегезнең эшегез белән турыдан-туры бәйләнмәгән бүлмәгә кереп, Сталин, Рузвельт, Черчилльнең яшерен уздырылган әңгәмәсен тыңлап торасыз. Шуннан соң сезне Юсупов сараена маршал Сталин янына алып китәләр, ләкин шундук кире китереп куялар. Ниһаять, төн уртасында, сакчылардан башка бөтен кеше йокларга тиеш булган вакытта, сез президент тәрәзәләре янына корал тотып киләсез. Сез үзегезнең сәер кыланышларыгызны ачыклап бирергә тиеш.
- Мине нишләтергә уйлыйсыз?- дип сорады Ильяс полковниктан.
- Президент уянгач, үзе карар чыгарыр. Ул әле генә йокыга китте. Әлбәттә, мин бу эшне аның санкциясеннән башка да тикшерергә тиеш идем, ләкин аңа сезнең турыда кемдер белдергән, һәм ул нигәдер сезнең белән кызыксына.
Америкалылар чыккач, бүлмәдә һәм якын-тирәдә тирән тынлык урнашты. Ильяс тагын авыр уйларга чумды. Бераздан сакланып кына баскан аяк тавышлары ишетелде. Бу – Майкл иде. Ул, Ильяс янына килеп, тиз – тиз генә:
- Мин сине коткарырга телим,- дип пышылдады. Ильяс эндәшмәгәч, аның богавын ычкындырды. – Мин бүлмәдән чыгып бер минут үткәч кач!
“Провокация,- дип уйлады Ильяс, - Ул мине качкан чакта атарга уйлый”.
- -Юк, Майкл, мин монда калам. Минем сезнең алда бер гаебем дә юк.
- Алай булгач, син бетәчәксең,- дип, америкалы Ильясның аркасына пистолетын терәде.
“Ә бит ул чыннан да мине үтерергә килгән, - дип уйлады Ильяс.- Мин качаммы, әллә монда каламмы, ул барыбер мине атачак, чөнки аның минем кармакта йөрисе килми. Мин тере булганда, ул үзенең тормышын һәрвакыт куркыныч астында, дип исәпли. Ә мине бетерсә, качарга теләгән иде дип, уңай гына котыла”.
Ильяс бер секундның бәясе тормыш бәясенә бәрабәр икәнне аңлады һәм яшен тизлегендә борылып, Майклның йөзенә берне тондырды. Тегенең кулыннан очып төшкән пистолет Ильяска күчте.
Ә шул арада берничә кеше сөйләшә - сөйләшә ишеккә якынлашалар иде.
- Богауны эләктер!- диде Хәбибулин яңагын угалап торган Майклга.
Тегесе аның кулларын яңадан богаулады һәм коралын сорады.
- Юк, әлегә миндә калсын, - диде Ильяс. – Майкл! Синең миңа пистолет биргәнеңне әлегә бер кешегә дә әйтмим. Ләкин, дус, исеңдә калдыр: ватаның алдында бу синең икенче хыянәтең.
Америкалы аны өзгәләп ташларга әзер иде, ләкин аңа тагын бәхет елмаймады.
Бүлмәгә Пирс белән кораллы ике офицер керде. Алар Ильясны яңадан тентергә керештеләр. Кесәсендәге пистолетны тапкач, полковник гаҗәпләнүдән телсез калды.
- Нинди пистолет бу? Кем бирде?
- Мин аны Майклдан алдым,- диде Ильяс.
- Майклдан? Ничек?
Майкл каушаудан кәгазь кебек агарган иде.
- Мин атылырга теләгән идем, полковник. Ә ул миңа ышанмады, тикшереп карар өчен коралын бирде. Сез кереп кенә эшне боздыгыз.
- Тикшереп карар өчен?- дип аптырады Пирс.- Бу нинди андый шикле эксперимент? Аңлашылмый. Ярый, соңыннан!.. Президент хәзер үк килеп җитә. Ашыгыйк! – дип, полковник Ильясны үзе белән алып китте.
Алар таныш залда 2 - 3 минут көттеләрме – юкмы, президент Рузвельтның арбасы күренде. Аны өстәл янына этеп китергәч, коляска йөрткән офицер бер якка тайпылды.
Полковник кулындагы папкасын президентка сузды. Тегесе Ильясның инглиз телендәге досьесын укый башлады. Хәбибуллин үзе турындагы мәгълүматларның тулылыгына һәм төгәллегенә шаккатты.
Ниһаять, президент башын күтәрде дә Ильяска карап:
- Мистер Хәбибуллин! Без сезнең белән бик сәер шартларда икенче мәртәбә очрашабыз, - диде. – Моны ничек аңлатыр идегез?
Рузвельтның җитди йөзен һәм күзләрен күргәч, Ильясның фикере чуалды. Ул ни дип җавап бирергә дә белмәде, озак кына уйларын тәртипкә китерергә азапланды.
-Яхшы, мистер Хәбибулин! Мин сездән теге вакытта ни өчен ул бүлмәдә утыра идегез, дип сорамыйм. Тик шуны гына әйтегез, сез безнең сүзләрне ишеттегез һәм аңладыгызмы?
- Аңладым, Президент әфәнде!
- Яхшы! Рәхмәт, мистер Хәбибуллин! Маршал Сталинның соңгы репликасын ни өчен дөрес итеп тәрҗемә итмәделәр икән? Мин моны Черчилльнең чыраеннан аңладым. Сталин ни дип ычкындырды соң?
- Ул, Президент әфәнде, сезнең урынга калыр кеше күндәмрәк булыр дип ышанам, - диде.
- Ничек инде минем урынга калыр кеше? Нинди кеше?..Кайчан?..Мин бит әле...Яңа президент сайлаулары якынлашуы турында әйтмидер инде ул, чөки аңа кадәр вакыт күп әле. Аңа кадәр сугыш та бетәчәк. Димәк, ул мине үтерергә җыена!
Мистер Хәбибуллин! Сез ничек уйлыйсыз? Маршал Сталин ни өчен миңа ачулы? Аның, сугыштан соң барлыкка килгән дәүләтләр чикләре үзгәрмәсен, дигән тәкъдимен кабул итмәгәнгәме? Әллә сәбәп бүтәнме?
- Үзем дә аптырыйм, Президент әфәнде! Чөнки ул вакытта иптәш Сталин күтәргән проблема һич тә әһәмияткә ия түгел, һәрхәлдә, Советлар Союзы халыклары өчен. Ә инде шуның өчен Америка Кушма Штатлары президентына кул күтәрергә теләү бөтенләй аңлашылмый.
- Димәк сез,- диде Президент, озак кына егеткә карап торгач,- Советлар Союзында яшәгән милләтләрнең киләчәктә иреккә чыгарга, СССР чикләрен үзгәртергә омтылачагы бөтенләй ят күренеш булыр иде, дип саныйсыз?
- Нәкъ шулай, Президент әфәнде!
- Йә алла, сезнең ничек аңыгызны томалаганнар. Большевиклар ул яктан эшли белә, - диде Рузвельт. Аннан соң, бераз уйлап торгач, дәвам итте,- Әйтегез әле, Юсупов сараена сезне ник алып бардылар?
- Иптәш Сталин янына, Президент әфәнде!
- Сер булмаса, нинди максат белән?
- Ул миңа махсус задание бирде, Президент әфәнде!
- Нинди задание инде ул? Ул ничектер соңгы булып үткән хәлләр белән бәйлеме?
- Бәйле, Президент әфәнде: иптәш Сталин миңа сезне үтерергә кушты.
Президент аптыравыннан башта сүз дә әйтә алмый торды.
- Сезгә?.. Мине?..Кайчан?..
- Ике ай эчендә мин сезне юк итәргә тиешмен, Президент әфәнде!
- Ике ай эчендә? Ә ни өчен ике ай? –дип, Рузвельт нәрсәдер аңларга тырышты.- Лейтенант! Ә ни өчен сез миңа серегезне ачасыз?
- Чөнки, Президент әфәнде, мин моңа каршы. Бу минем карашларыма туры килми. Аннан соң, минемчә, бу үтерешнең мәгънәсе дә юк. Икенчедән, мин бит сугышчан разведчик, террор эшен башкару өчен махсус әзерлекле кешеләр кирәк. Бәлки, андыйларга да шул ук әмер бирелгәндер, ә мин аларның эзен яшерү өчен генәдер. Ләкин бит бу коточкыч уенда мин генә түгел, минем иң кадерле кешеләрем дә катнаша.
- Моны ничек аңларга, мистер Хәбибуллин?
- Президент әфәнде, иптәш Сталин минем ата – анамны, туганнарымны Мәскәүгә китереп ябарга кушты. Әгәр ике ай эчендә сез исән калсагыз, аларны атачаклар.
- Димәк, аларны коткару өчен миңа ике ай эчендә үләргә кирәк була. Әйтегез әле, бу хәл сезнең халыкларның чын бердәмлеге турындагы фикерегезне үзгәртмәдеме?
- Һич юк, Президент әфәнде! – дип җавап бирде Ильяс. – Бер Сталин әле ул бөтен ил шундый дигән сүз түгел. Аннан соң...
- Нәрсә аннан соң, мистер Хәбибуллин?
- Мин, икенче яктан, иптәш Сталин ялгышадыр, дип тә уйлый алмыйм.
Бераз тынып торгач, Рузвельт Ильястан сорады:
- Мистер Хәбибуллин, сезнең иң зур теләгегез нинди?
- Дошман белән тулы җиңүгә ирешкәнче сугышу, Президент әфәнде. Ләкин инде моның әһәмияте юк шикелле.
- Рәхмәт, мистер Хәбибуллин! Мин сезгә ышанам. Ә әһәмияте турында соңрак бер-бер карарга килерсез, дип уйлыйм.- Президент Пирска карап дәвам итте, - Полковник! Белешегез, Утрауларга беренче самолет кайчан китә икән. Ялгышмасам, алар бер – ике көн эчендә Валлеттадан кузгалачаклар. Лейтенантны бүген үк Мальтага очучы “Дуглас”ка утыртыгыз! Анда аны Утрауларга оча торга транспортка алсыннар. Бөтен кирәкле кәгазьләрне әзерләгез!
- Президент әфәнде, сорау бирергә ярыймы? – диде Пирс.
-Әйе, әйе! Рәхим итегез!
- Лейтенант Хәбибуллин сугыш әсире сыйфатында җибәреләме?
- Ничек инде алай булсын, полковник. Руслар бит безнең сугышчан дусларыбыз. Кәгазьләргә “ул гомуми дошманыбызга каршы безнең белән бергә сугышырга тели”, дип языгыз!
- Эшләнер. Президент әфәнде!
Ильясны, өсте брезент белән ябылган йөк автомобиленә утыртып, ниндидер хәрбиләр белән бергә, Севастополь ягына алып киттеләр. Аны ике кораллы солдат озата барды һәм “Саки” аэродромында бер америкалы офицер карамагына тапшырдылар.
“Дуглас” ка утырганда документ – фәлән тикшермәделәр, чөнки бу хәрби самолет булып, үзләренең кешеләрен генә йөртәләр иде бугай. Үзен Джозеф дип атаган кара тәнле якты чырайлы офицер Ильясны Штатларга кадәр алып барырга тиеш иде.
Самолет, һавага күтәрелеп, көньяк – көнбатышка таба юл тотты. Кара диңгез өстеннән ике сәгать чамасы очкач, көньякка борылды, ә бераздан тагы элекке курсына күчте. Бу – фашистлар ягында сугышкан Греция биләмәләре иде. Самолет тирәсендә снарядлар ярыла, җирдән зенит туплары ата иде. Ләкин тәҗрибәле очучылар, хәвефсез – хәтәрсез генә очып, тагын бер сәгать үтте дигәндә, Урта диңгез өстенә килеп чыктылар.
- Мальта! – дип кычкырды шулвакыт пассажирларның берсе. Алда, океан уртасындагы озын крейсер кебек булып, Мальта утравы сузылып ята иде, ә аның читендә Валлетта шәһәре...
Ильяс абый шушы вакыйгаларны тасвирлагач, сөйләвеннә туктап, тамак кырды.
Мин исә маҗараларның дәвамын көтеп:
- Ильяс абый! Сөйләп бетерегез инде тарихыгызны! – дидем.
- Әй! – дип кулын селтәде карт. – Инде бер кызык җире калмады.
- Калды, Ильяс абый, калды. Әле бөтен кызыгы алда! Орден, президент Рузвельт, ата – аналарыгыз, Мәрьям, ниһаять...
Шулай дигәч, бабай тагын җанланды:
- Кызык дисеңме? Алайса сөйлим. Хуш, мине беләсеңме америкалылар кай җиргә итеп олактырдылар? Американың Тын океан уртасындагы штаты – Гавай утрауларына, вәт! Мальтадан гавайларга Кушма Штатларның хәрби диңгез флоты өчен ниндидер приборлар алып баруыбызны мин Гонолулуда гына белдем.
Америка Кушма Штатлары белән Япония арасында Тын океан утрауларын һәм Ерак Көнчыгышны үз кулларына алу өчен барган сугышлар турында син хәбәрдар, дип уйлыйм. Алар 1941 нче елның азагында Япониянең Пирл – Харборга һөҗүм итүеннән башланган иде. Ул вакытта алар Штатларның Тын океан флотын тулысынча диярлек юкка чыгардылар. Ләкин Америка штатларының икътисади потенциалы зур булу сәбәпле, 1945 елга алар инде Японияне үз утрауларына куып кертеп баралар иде.
Миңа андагы кан коюларда турыдан – туры катнашырга туры килмәде. Заводта мин сугышта японнар тарафыннан ватылган техниканы төзәттем. Бу заводны америкалалыр японнар белән сугыш башлангач махсус төзегәннәр икән.
Гавайлардагы тормыш турында ике генә сүз әйтсәм дә җитә: яшәргә һәм эшләргә була иде. Бөтен нәрсә яхшы иде: өс бөтен, тамак тук, эш авыр түгел. Тик ирек кенә юк. Ләкин инде ансы табигый хәл, мин бит, энекәш, ял йортына бармадым анда, үзең аңлыйсың.
Мин Гонолулуда айдан артык яшәдем. Көндез дә, төнлә дә әти - әни, туганнар баштан чыкмады.
Башта күңелне төшенкелек баскан иде. Бу дөньяда яшәүнең мәгънәсен күрмичә, тормыш белән исәп – хисапны бетерергә дә уйлаган идем хәтта. Ләкин тора – бара, дөньяның матурлыгын күреп, төрле хыяллар белән яши башладым. Их, мәйтәм, тизрәк туган илгә кайтып, дошманга каршы сугышып, батырлыклар күрсәтәсе иде. Ул вакытта, бәлки, якыннарымның язмышын да җиңеләйтергә булыр иде. Дөресен әйткәндә, аларны үлемнән коткару өчен минем башка мөмкинлекләрем дә юк иде бит.
Шушы хыялымны тормышка ашыру өчен утраулардан китүче суднолар турында белешеп тордым, тоткынлыкта яткан җирдән качу ягын эзләдем. Ниһаять, миңа да бәхет елмайды: хәрби техника төягән транспортка эләгеп,Утраулардан качтым һәм ничек итсә итеп, Манилага килеп җиттем. Бу утраулар ул вакытта инде американнар кулында иде. Материкка эләгү ул кадәрле авыр булмады: Филиппин утрауларының берсендә нык кына көймә урладым һәм, шул вакытларда була торган диңгездән материкка таба исә торган җилдән файдаланып, өч көннән соң Макаога килеп җиттем.
Миңа, Макаодан Владивостокка кадәр бару өчен, бөтен Кытайны үтәргә кирәк була иде. Нишләргә?
Кытайда да ул вакытларда болгавыр заман. Бөтен җирдә тәртипсезлек, ыгы – зыгы. Шуннан бик оста файдаландым да инде мин: төрле транспортка, бигрәк тә йөк поездларына утырып, үзебезнең ил чигенә якынлаштым.
Владивостокка килеп җиткәч, тагын аптыравыч: ни акчам юк, ни документлар, ни башкасы. Властьларга барып күренергә куркынычрак иде нигәдер. Ләкин миңа “ярдәм иттеләр”, милиционерлар тотып, участокка алып киттеләр. Бу көн – апрель аеның егермесе иде. Анда миңа каты гына бәйләнделәр, сугышка барудан качып йөрүче дизертирга санадылар, ләкин мин бирешмәдем, үземне контрразведка органарына тапшыруларын таләп иттем. Һәм моңа ирештем дә.
Владивосток контрразведкасында мин, әлбәттә, үземнең өскә нинди бурыч куелган булганлыгын чишмәдем, бары тик генерал Кравецның исемен генә атадым. Шуннан соң инде алар тиз генә Мәскәүгә шалтыраттылар, аннан ниндидер күрсәтмәләр алдылар, ә инде бер – ике сәгатьтән соң мине, Мәскәүгә китүче Генераль штаб офицерларына ияртеп, башкалага озаттылар.
Дөресен генә әйткәндә, Мәскәүнең мине алай бик тиз чакыртып алуы шөбһәгә төшерде. Домодедовода самолеттан төшүем булды, башына эшләпә, өстенә плащ кигән караңгы чырайлы бер адәм миңа эндәште:
- Лейтенант Хәбибуллин сез буласызмы? Минем арттан барыгыз! – дип, аэродромга ук килеп чыккан җиңел автомобиленә таба атлады.
Мәскәүгә килеп кергәч тә, әле бер сәгатьләп бардык без. Ниһаять, шәһәр үзәгендәге квадрат формасындагы зур бер йортның арткы ягына туктадык. Бу - Дзержинский мәйданындагы атаклы урын – Лубянка иде.
Мине коридордан – коридорга, каттан - катка атлата – йөгертә йөртеп әлсерәткәч, бер кабинетка керттеләр. Комитет рәисе урыбасары бүлмәсе иде ул. Өстәл артында таныш генерал – Кравец.
- Әйдә уз, егет!- диде ул, һәм мин аның беренче тапкыр елмаюын күрдем.- Иосиф Виссарионович сине хәтерендә тота,синнән бик канәгать һәм, ул гына да түгел, сине бүләкләү турындагы Указга кул да куйды.
Генералның бу сәер сүзләре башыма тиз генә барып җитмәде, ә инде бераз аңлап алгач, мин тәмам коелып төштем.
-Каушама, каушама, егет! Эшли белдең, макталырга да кыенсынма! Хәзер кәгазь ал да бөтенесен дә яз: кыскасы, капитан (капитан, дип эндәште ул миңа), башкарган эшең буенча отчет төзе. Аннан соң ял итәрсең. Ефремов!-дип ул ишеккә таба борылып кычкырды һәм шундук килеп кергән офицерга миңа кәгазь, каләм һәм урын бирергә кушты.
Мин сүзсез генә Ефремов артыннан атладым. Офицер мине бер аулак бүлмәгә кертеп урнаштырды. Зур гына бу бүлмәдә миннән башка тагын ниндидер майор да бар иде. Ул тәмәке төтененә күмелеп утырган, үзе гәзитләр караштыра иде. Ничә айлар буе гәзит- журнал күрмәгәнгә, мин дә бер гәзит алдым һәм йотлыгып укй башладым: фронттагы һәм, гомумән, дөньядагы хәлләрне беләсем килә иде.
“Америка Кушма Штатлары президенты Трумэн штаб башлыклары комитеты рәисе белән очрашты”-дип язылган иде беренче биттә.
“ Бу бит хата!-дип уйладым мин.- Нинди журналист яза икән моны?» Ләкин икенче урында да Трумэн президент дип язылган иде.
Майор урыныннан кузгалган иде инде, аңа мөрәҗәгать иттем:
- Иптәш майор! Ни өчен Трумэн дигән кешене АКШ президенты дип атыйлар?
- Соң, Рузвельт үлгәч, аның урынына вице-президент Трумэн калды бит. Америка Кушма Штатлары конституциясе буенча шулай тиешле.
- Рузвельт үлгәч?!- дип кычкырып җибәрдем мин, үз – үземне тыя алмыйча.- Ул үлдемени? Кайчан?
Майор миңа гаҗәпләнеп карап куйды да:
- Сезнең политругыгызны урыныннан алып, гади солдат итәргә кирәк! Ничек итеп ул шундый хәбәрне сезгә җиткермәгән? Ярый, әйтсәм әйтим: Рузвельт ярты ай элек вафат булган. Йөрәге чыдамаган имеш диделәр. Хәер, кем белгән инде аның дөресен? Андый эшләр турында гади халыкка ачык итеп аңлаталармы соң? Хәер, рәсми даирәләр дә күп нәрсәдән шикләнәләр: Президентның үлеме турында төрле сүзләр йөри. Кыскасы, бу ниндидер буталчык вакыйга.
Исем-акылыма килгәнче, берничә минут үтеп китте. Инде майор да чыгып китте. Лейтенант Ефремов та, сәгатенә караштыргалап, минем янга өч – дүрт мәртәбә кереп чыкты. Шактый соң иде инде бугай: бүлмәләрдә утлар да кабынды. Ниһаять, Ефремов, тынычсызланып, минем тагын күпме эшләргә җыенуым турында сорады.
- Лейтенант!- дидем мин аңа.- Мин инде бүген эшли алмамдыр. Бер тәүлектән күбрәк юлда азапландым. Миңа ял кирәк.
- Хәзер!- диде офицер миңа һәм бүлмәдән чыгып китте. Берничә минуттан ул минем янга кире керде һәм:
- Генерал эшегезне иртәгә көндезне сәгать уникегә чаклы бетерергә рөхсәт бирде,- диде.
Мине ашаттылар да шул ук бинадагы бер бүлмәдә йокларга да урнаштырдылар.
Миңа, тынычланып, уйларымны бер тәртипкә салырга кирәк иде. Димәк, Рузвельт үлгән (Кылт итеп аның, сезне коткарыр өчен миңа үләргә туры килер, дигән сүзләре исемә төште). Үлеменең рәсми рәвештә игълан ителгән сәбәбенә күпләр ышанмый. Шул ук вакыта Сталин үзенең боерыгын үтәгән өчен мине бүләкли, ягъни ул Рузвельтның үлемен миннән күрә. Кеше ышанмаслык хәл, билләһи!
Бик озак уйланып яткач, мин генералга Президентны мин үтердем, дип әйтергә булдым. Иртәгә мин отчетка Президентны ничек юк итүем турында язарга тиешмен. Минем бүтән юлым юк. Нидән башларга икән? Кеше ышанырлык нинди ялган уйлап табарга?
Ниһаять, минем баштан яшен тизлегендә бер уй йөгереп үтте: “Майкл!” Менә кем миңа Рузвельтның “башына җитәргә” ярдәм итәргә тиеш. Шундук бу вариантны ныклап эшкә җигәргә булдым. Ярты төн узганчы “Майкл” версиясен, үземә калса, ярыйсы гына легендага әйләндереп, тынычлап йокыга киттем.
Иртән, төнлә уйланган отчетны кәгазьгә күчереп, генералның ярдәмчесе, кара бөдрә чәчле Алфимовка тапшырдым. Аннан соң, Ефремов янына килеп, ата – аналарым турында сорадым. Лейтенант сикереп торды да каядыр китеп барды. Мин аңа ул сорауны кичә үк биргән идем, ләкин ул әлегә берни дә ачыклый алмаган иде.
Менә ул кире килде һәм:
- Сезнең якыннарыгыз хакында мин бернәрсә дә белә алмадым, чәнки алар турындагы мәгълүмат яшерен документлар рәтенә кертелгән,- диде.
- Ә кем минем үтенечемә колак салыр икән?- дип сорадым мин.
- Иптәш Хәбибуллин!- диде ул коры гына.- Вакыты җиткәч, сезгә бу турыда тулы җавап бирерләр.
Аннан мине генерал бүлмәсенә дәштеләр.Анда подполковник Алфимов та утыра иде. Генерал Кравецның алдында кәгазьләрем сибелеп ята.Анда минем Майклны Америка Кушма Штатларына каршы эшләвен сизенгәч, аны куркытып, үземә аударуым турында сырланган иде. Имеш мин аңа Рузвельтны үтерергә куштым һм шуның өчен Майклга аның ниндидер дәүләт развелка файдасына эшләве турында беркемгә дә әйтмәскә сүз бирдем. Ә инде Майклның ниндидер разведкага эшләвен сизенүем, Майклдан талап алган пистолетның Пирс тарафыннан миндә табылуы, миңа аны Майкл үзе бирде, дип күрсәтүем хак нәрсәләр булганга күрә, алар минем хикәятемдә ышандырырлык итеп сүрәтләнгән иде.
Генерал отчетны укып бетергәч, мыскыллы салкын күзләрен миңа төбәде һәм озак кына мине бораулады. Аның ышанмавы йөзенә кичә үк чыккан иде инде, шуңа күрә генералның “тәмле сүзләренә” мин артык илтифат та итмәгән идем. Сорауларны миңа Алфимов бирә башлады:
- Майклның ниндидер разведка өчен әзерләнгән белешмәсендә нинди мәгълүматлар бар иде?
- Америка Кушма Штатлары делегатларының конференцзалдан тыш үзара сөйләшкән сүзләре.
- Ни өчен бу турыда Совет командованиесенә җиткермәдегез?
- Мин бу эшне ныклабрак тикшерергә уйлаган идем, чөнки Майклның тәртибе шикле күренсә дә, аның гаепсез булуы мөмкин иде. Аннан соң, аның тапшырырга әзерләнгән сводкасындагы мәгълүматлар безнең ил мәнфәгатьләренә каршы килми...
- Безнең хөкүмәтебез мәнфәгатьләрен билгеләү сезнең кебекләргә түгел, югарырак даирәләргә йөкләнгән, иптәш Хәбибуллин!-дип тупас рәвештә бүлдерде генерал һәм Алфимовка борылып,- дәвам итегез!-диде.
- Сезнең отчетта, иптәш Хәбибулин, Майклны Гавай утрауларында таптым, дип язылган. Аның анда икәнен каян белдегез?
- Ул миңа бервакыт, Ялтадагы Конфренция беткәч, Гонолулу шәһәренә ялга барам, дип әйткән иде. Аның анда таныш кызы да яши бугай. Бу, чыннан да, шулай булып чыкты. Шәһәр зур түгел ич, аны тиз таптым.
- Мальтага нинди транспорт белән бардыгыз?
- Мин, иптәш подполковник, президент Рузвельтка мөрәҗәгать иттем, ә ул мине самолётка алырга әмер бирде.
- Нәрсә-ә-ә?! Бу ялган! Президент өчен син кем?-диде генерал түзмичә.
- Иптәш генерал! Мин Рузвельтка, сәяси сыену урыны сорап, үтенеч яздым.
- Нәрсә? Ничек батырчылык иттең? Бу бит туган илеңне сату!
- Иптәш генерал! Шундый кискен чаралар күрмичә, кыска гына вакыт эчендә мин ничек Штатларга барып җитеп урнашыйм да ничек үземә йөкләнгән бурычны үтим соң?
- Шулай да булсын ди. Сәяси сыену урыны сорар өчен төпле дәлил кирәк бит, ә синең нинди нигезең бар иде Президентка андый үтенеч белән керер өчен?
- Минем туганнарым Мәскәүгә китерелергә тиеш иде бит, иптәш генерал! Мин бу фактны күпертеп, мине һәм минем туганнарымны сәяси эзәрлекләү алып барыла, дип аңлаттым.
- Ягъни, синең әйтүеңчә, ата-аналарыңның монда китерелүен америкалылар тикшереп белделәр һәм сиңа ышандылар?
- Нәкъ шулай, иптәш генерал! Моның өчен аларга ярты көн вакыт җитте.
Генерал Кравец подполковникка үтергеч караш ташлады.
- Бу ялган!- дип акланырга тотынды тегесе. – Мондый мәгълүматның бинаның тышкы ягына чыгуы мөмкин түгел.
Мин шунда ук Алфимовның сәгатьләре санаулы булуы турында уйлап куйдым. Ул яшерен документларның һәм алардагы информациянең Лубянка бинасыннан чыкмавы өчен җаваплы иде, ахрысы. Кызганычка каршы, мин аңа бер ничек тә ярдәм итә алмый идем: йә ул, йә мин.
Генерал миңа таба борылды һәм караңгы чырай белән:
- Әгәр ялган сөйләсәң, бик кыю ялганлыйсың, ә андый ялган тиз ышандыра. Ләкин, иптәш Хәбибуллин, синең койрыгыңа басарга безнең мөмкинлекләр җитәрлек, аңлашыламы?
- Нәкъ шулай, иптәш генерал, аңлашыла!- дидем мин түрәгә, ә үзем эчтән уйлап куйдым: “Менә мондый эшкә, чыннан да хәлегездән килә!”
Менә шуңа охшаш “әңгәмә” ярты көнгә сузылды. Шул вакыт эчендә минем ничә мәртәбә һәлакәт яры читендә торганымны син, бәлки, аңлыйсыңдыр.
Орденны миңа генерал өч-дүрт офицер алдында үзе тапшырды. “Мин СССР Верховный Советы депутаты булганга күрә Президиум рәисе бу эшне миңа кушты,”- дип аңлатты ул. Ул тәбрикләгәндә, аның йөзендә, тавышында әлләни җылылык сизелми иде. Кабинеттагы офицерлар чыгып китүгә, ул миңа утырырга урын күрсәтте һәм коры гына әйтеп куйды:
- Йә, бөек разведчик! Хәзер безне яңа эшләр көтә. Син аңлыйсың булыр, без инде Майклны кулдан ычкындыра алмыйбыз. Аңа бик җитди йөкләмәләр биреләчәк. Сүз уңаенда шуны да әйтим: бүген синең ата – анаңны, сеңлеңне поездга утыртып, өйләренә озаттылар,- диде ул минем күзләремнән атылып чыккан яшьләргә игътибар бирмичә.- Синең аларны күрергә мөмкинлегең булыр: иртәгә үк Омскига баручы махсус самолёт белән Уралга - өеңә очарсың. Туганнарың белән күрешер өчен өч көн вакыт бирәбез. Ә хәзер ...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Өченче Орден - 3
  • Части
  • Өченче Орден - 1
    Общее количество слов 4523
    Общее количество уникальных слов составляет 2151
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өченче Орден - 2
    Общее количество слов 4550
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өченче Орден - 3
    Общее количество слов 2042
    Общее количество уникальных слов составляет 1094
    45.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    66.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов