Latin

Куш Каен Аланлыгы - 12

Общее количество слов 1739
Общее количество уникальных слов составляет 1068
45.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хәлимнең җавабы пыскып сузылып, көчкә тартылып кына чыкты. Әнисенең сәясәте тактик-стратегик планнары белән бергә җимерелеп төште. Уйлаганын ахырына кадәр китереп җиткерергә өйрәнгән, алпавыт хатыныдай үзен хис иткән, һәрдаим булдыклы саналган Нәгыймә апа моның белән ризалашырга теләмәячәк иде. Әмма хәзергә башы катты да китте. Галимә сурәтендәге ак күгәрчен аның хәтереннән очып чыгып китә язды, яшел кашлы йөзек тәгәрәп югала барды, татар калфагы күз алдында эреде, йөгереп йөргән бөтерчек тә, кер юу машинасы да, аш кәстрүле дә, өстәлдә туктаусыз кайнап утыручы җиз самавыр да, шикәр, бал, май, каймак та күренмәс булдылар. Ашы да уртачага тозланды. Биленә таянган олы килен түр башына кайтып кереп утыргандай тоелды. Нәгыймә апа эшне болай калдырасы түгел сыман иде әлегә. Тик фикере җыела алмады.
Ә, юк икән... Галимәнең газиз әткәсе авырып киткән бит, Салават каты чиргә калган, онытып та тора! Улыннан сораган иде, искәрмәдеме?
— Телефонга да җавап бирмәде, бүген дә алмады!— диде Хәлим шунда Галимәсе турында зарланып һәм, укыган газета-китапларын калдырып, чыгып китү ягына таба атлады.
— Алай икән,— дип калды анасы, үз уен тәмам таратып бетермәскә тырышкандай сак кына әйтеп куеп.
Улының ишек алдына чыгасын, мотоциклын кабызып, көпә-көндез дип тормыйча, Галимәне күреп кайтырга китәсен чамалап өлгерде. Бераздан аның уе расланды. Мотоцикл кабынган тавыш ишетелде. Нәгыймә апа, үз алдына елмаеп, яңа аш әзерләү мәшәкатенә кереште. Аның бу улы акыллы шул, үлчәми сөйләшеп тә тормый шул. Әнә бит, өйрәтмәсәң дә ни эшләргә кирәклеген һәм тиеш икәнлеген белә!..
9-Май бәйрәме көне бит! Чишмәгә суга төшәм дигән сәбәп белән Галимә, әтисе дә сорамас борын, чиләк тотып тыкрыкка таба йөгерде. Бүген Илгизәр анда сәгать унда ук килеп җитәсен әйткән иде, ә кыз көттерде, ярты сәгатькә махсус соңга калды. Яратса — көтәр, диде. Һәм шулай булып чыкты да. Алар чишмәгә икесе бергә төшеп менделәр. Бу юлы куллары кулда иделәр. Илгизәрнең ныклы бәдәне, сеңерле беләкләре ялгыш басарга да ирек бирмәде, чиләкне дә ул уймак урынына гына кулында йөртә иде.

XXXIII
Казан юлы никадәр озын, уйлата да уйлата. Иртән чыгып китәсең, кичкә генә барып җитәсең. Вокзалларда автобус көтү, юл чатларында машина «тоту» — болар барысы да Хәлим өчен инде гадәтләнелгән. Казанга беренче генә бармый-кайтмый. Ничә тапкырлар җәен-кышын, язын-көзен йөрергә туры килә аңа. Кайтып-китеп йөрмичә дә булмый. Сагындыра. Әти-әни, туган нигез, дуслар, туганнар... Галимә!
Юк, Галимәнең хыянәте аның өчен котчыккысыз күренеш булды. Ул болай килеп чыгар дип башына да китермәгән иде. Кызларга ышанырлык түгел икән бу дөньяда!
Хәлимнең күз алдында һаман да шул Куш каен аланлыгы иде. Карлы-буранлы көннәрдә дә ул бу сурәтнең ниндилеген ачык күрде, ярымай яктысында да, тулган айлы кичләрдә дә, яфрак ярган чакларын да. Бу урын аңа бик тә изге җир кебек тоела иде. Ә хәзер ниндидер куркыныч, упкынлы аланга әверелде дә калды. Юл җаена тәненә йокы сөреме иңеп, күзләре ябылгалаган минутларда да, авыр бер сурәт рәвешендә күңеленә килеп, котын кузгатып ничә уятты. Упкын булып кара урманнардан, таулар арасыннан караңгы болганчык су агып төшә дә, ярларыннан күтәрелеп чыгып, Хәлимгә таба үрелә. Ул яланаяклы. Артка чигенә. Хәлим үзен бала чагында кебек итеп тоя. Монда адашып килеп чыгуы аны хәйран итә. Кая качарга, нәрсә эшләргә белми. Ярый әле тыны кысылудан, коты китүдән уянырга өлгерә. Ничә тапкыр кабатланган бу саташу хәтеренең хәйран итүеннән, акылының вакыйгаларны аңлый алмыйча аптыравыннан, йөрәк утының кинәт сүнүеннән, шулай да учак күзе кебек кайнар мәхәббәт очкыннарының авыр-авыр итеп сулыш алыштыргандай сүнә баруыннан иде бу кичерешләре. Хәлим рухи халәтенең үзгәреше серләрен аңлый һәм тәртиптә тота белә торган егетләрдән иде югыйсә. Үзен тынычландырырга тырышты. Булган — беткән, кире әйләнеп кайту юк, диде. Бу аның яшәү принцибына әверелергә тиешле: аккан су ничек кире әйләнеп кайтмый, тормыш та шулай!
Әмма барыбер дә Галимә турында Хәлим тыныч күңел белән генә уйлый алмый. Моңа кадәрле киресенчәрәк булды югыйсә. Ә хәзер ачуы килә, мөмкин икән — кызның йөзенә төкерерлек хәлгә җитә. Шулай да рухы сабырлыкта калып, ачуын эченә җыя. Аннары шунда, хисләренә таш бастырырга теләгәндәй, башка нәрсәләр хакында уйларга тотына. Гали Даутовичның уртак акчаларны үзләштерүен дә хәтеренә ала. Аның белән аннары килешә дә. Фирма кемнеке иде соң? Кем аларга хезмәт хакы түләп торды? Ярый әле шушы заманда афера китереп чыгардылар. Хәзер бит кешене теләсәң ничек алдап, кәкре каенга терәтеп калдырып булмый. Ил халкы соңгы егерме-егерме биш ел эчендә тәмам үзгәрде, бигрәк тә «кризис дәвере» дигәннәре авырга килде. Бизнесның бары тик «майлы калҗасын» гына сайлап ашап яшәгән, үзләрен байгура итеп тоярга өйрәнгән, бер тиен акча табып та, ун тиенлек итеп яшәргә күнеккән шул нуворишлар бәхет көймәләренең комга килеп терәлгәнен тоеп, барысы да тәмам югалып калдылар. Кризис аларның бизнесларында түгел, бәлки башларында иде. Моны аңлар өчен ике-өч килограммлы ми түгел, тавыкныкы да җитә, маңгай киңлеге дә таләп ителми! Ул татарның, урысның, башканың нуворишлары акчаны бары тик инфляция аркасында гына эшләделәр, меңнәр-миллионнар очсызланудан тапкан ул байларының поты бер тиенгә әверелгәнен төшенмәделәр. Хәер, бәлки сизенгәннәр-белгәннәрдер дә. Әмма бу рәвешле баю юлына алар шундый да ияләшеп җиттеләр ки, илдә идарә даирәләре инфляция белән көрәшә башлауга, боларның «сабын куыклары» шартлап ярыла башладылар. Гали Даутович та менә шундый шәп, заманча бизнесменнар исәбендәге кеше иде. Ул да замана өчен кызыклы саналган товарлар җитештерүне оештыра алды. Төрле йолдызнамәләрне төзетүне дә, көндәлек язмыш прогнозларын ясатуны да, аларны радио-телевидение, газета-журналларга урнаштыруны, сатуны да оештыра алды. Ул йолдызнамәләр асылда аның фантазиясенә бәйле төзелә иделәр. Әмма алардан туя башласа, ял итеп, бу эшне ничә тапкыр Хәлимгә йөкләде. Вакыты юклыктан егет аларны өстән-өстән генә, бернинди системасыз, башына килгәнчә яза да чыга иде. Һәм ул прогнозлары хак булып баруга үзе дә аптырашларда калгалады. Әүвәле күрәзәчелеккә ышанмый иде. Инде шул прогнозлар һәм кеше гамәле арасында ниндидер уртак, охшашлы моментлар, психологик яссылыктагы бергәлекләр бар икәнлегенә үзенең дә соңгы көннәре дәлил булды. Ул газеталарда язылган йолдызнамәләрнең каршылыклы эчтәлектә килүләренә күнеккән, ә менә шушы бәйрәм көннәренә: «Сөйгәнегез белән очрашырга омтылмагыз, кәефегез генә кырылыр», «Мәхәббәттә алдануны тану көтә», «Йөрәк серләрегезнең ачылыр чагы», «Сөю хисе кайгылы булыр» кебек ничәмә йолдызнамә юранмаларын укыды. Алар дөрескә чыктылар. Мөгаен боларның кайсы да булса берсе, бәлки дә һәммәсе дә аның үзе тарафыннан ике ай элек үк офис түшәменнән йолдыз эзләп утырганда язылганнардыр? Һәрхәлдә Хәлим ул юрамышларда үзенең «тавышын» сизенә, әмма тагын да берәүнең кулы тиеп киткән, төрләндерелеп җибәрелгән урыннарны, авазларны да күрә, тоя. Тик шул фаразларның барысының да бердәй Хәлимнең язмышына туры килүләре бик тә сәер. Әллә соң ул үзе дә алдан күрү, күрәзәчелек итү көченә ияме?
Юләр! Чын мәгънәсендә юләр! Нинди күрәзәчелек ди инде ул? Кешеләрне алдый-алдый, үзең дә шул ялганнарыңа ышаныргамы? Менә хәзер Хәлимне югары белем алучы егет дип әйт инде, җыен хорафатка баш бирә башлагач, акылың кая китереп җиткерәчәк үзеңне?
Әллә соң тәкъдир дигәннәренең бу: «Менә, бик беләсең, күрәзәчелек итәсең килгән иде, йолдызнамәләр төзеп, кешеләрне бутый идең, үзеңне дә бер кызык итим әле!»— дип шаяртуымы? Адәмнәр ялган пәйгамбәрлек сатсалар, үзләре үк шул сазлыкларына батмый калмыйлар түгелме соң? Монымы тарихлар мең мәртәбәләр дәлилләмәде?
Эһ Галимә, кем уйлаган синең башка бер егет кочагында булуыңны, Хәлимме? Ул вакытта ни өчен мәхәббәт хатларыңны яздың да, кайнар иреннәреңне үптердең? Кеше ике-өч ай эчендә шулай кинәт үзгәрә аламы?.. Моңа ышануы мөмкин түгел!
Хәлимнең күз алдында кабат шул ук мыскыллану мизгелләре бар сурәтләре белән яңардылар. Башы авыраеп, егет онытылып калырга мәҗбүр иде. Автобус Казан юлы буйлап ажгырып йөгерде дә йөгерде. Кичә Хәлим бу вакытта Куш каен аланлыгында хәйран хәлендә иде, агып үткән су аның каршында кире кайткандай тоелды хәзер. Бу һаман да шул кеше дигән затның иллюзияләргә-күзаллауларга бирелү сәләтенә, виртуаль-ясалма хакыйкать дөньясына күчә алу сәләтенең көчле һәм куәтле булуы хакында сөйли торган фактлардан иде. Анда да, ягъни виртуаль-ясалма дөньяда да шушылай, вакыйгалар башланганда хәрәкәтләнүче көчләрне билгеле бер тәртипкә куясың да, аларны үз табигатьләрен аңларлык-аңламаслык дәрәҗәдә сыйфатлыйсың, аннары хәрәкәтләндереп җибәрәсең. Берсе дә үз язмышы мантыйгын боза алмый. Бусы — аларның язмышы. Әмма бу рәвешле генә «дөнья» төзелсә, кызыклы булмас иде. Һәр хәрәкәтләнүче көчкә аерым мөмкинлекләр-шанслар бирәсең. Ул аны файдалана яки юк, монысы акылына, теләгенә, намусына бәйле. Нәкъ тормыштагы кебек.
Эһ егет-егет!.. Ә син ул шанстан файдалана алдыңмы соң? Һаман да шул, акчаның капчыгы түгел, бәлки табучы көрәге генә икәнсең бит!
Хәлим әгәр дә кичә мотоциклында көндез Сарайлы авылына тагын да бармаса иде, бәлки Галимәнең Куш каен аланлыгында ят егет кочагында басып торуына шаһит та булмас иде. Ул моны әүвәле аңламый калды. Галимә түгел, башка бер кыз дип уйлады. Шунлыктан, комачаулый күрмим дип уйлап, аларны күрмәмешкә сабышты.
Баштарак Хәлим клуб буена мотоциклында килеп туктаган иде. Анда ишеккә йозак эленгән, кәҗә һәм сарыклар баскычларына хуҗа булып алганнар. Ак, олы мөгезлесе тәмам сузылып яткан да авызындагы сагызын чәйни дә чәйни. Әлбәттә бу клуб соңгы көннәрдә ачылмый башлаган иде булса кирәк.
Моннан Галимәләр урамына таба аска таба төшеп китәсе. Хәлим мотоциклын, кабызмыйча гына, утырган килеш этенеп, алга таба хәрәкәтләндереп җибәрде. Вакыт-вакыт тагын да этенгәләп алып, шулай тавышсыз йөрүен дәвам иттерде. Әүвәле барырмы-юкмы дип уйлаган иде, әмма мотоциклы үз авырлыгы белән дә, юлының түбәнгә таба булуы аркасында да йөрешен һаман кызулата гына барды. Аның болай тавышсыз да чабуы үзенә күрә бер кызык хәл иде. Малай чакларында Хәлим кай вакытларда шулай, мотоциклын алдан ук сүндереп, капка төпләренә тавышсыз кайтып туктый торган иде дә, көтмәгәндә җир өстендә пәйда булган сихри җен малае кебек шаккатырып өйдәгеләрне хәйран итә иде. Хәер, аның мондый шуклыкларына тиз өйрәнеп алдылар. Андый вакытларда абыйсы:
— Син күктән төштеңме әллә?— дип әүвәле аптыраса, аннары үзе дә шушы хәйләгә өйрәнеп алды. Мотоциклның тавыш белән килеп туктавына, узып китүенә һәммә кеше күнеккән, әгәр дә тын да чыгармыйча йөргәнен күрсәләр, барысы да хәйран итәләр, кайберәүләрнең йөрәкләре дә жу итә әле. Хәлим үзе дә, абыйсы тавышсыз гына мотоциклда килеп туктаса, көтмәгәндә аны күреп алуга, куркынып куйгандай иткәләде.
Сарайлы авылы матур бәйрәм көнендә мөгаен өстәл артында бәлеш ашап утыра торгандыр — урамнарында бер генә кеше дә күренмәде. Хәлим, мотоциклын тавышсыз гына йөртеп, галимәләр капкасы яныннан сиздерми генә узып китүенә бераз сөенде дә әле. Тукталып та тормыйча тыкрыктан Куш каен аланлыгына таба төшәргә дип рульне борды. Монда да юл такыр иде. Мотоцикл йөрешен тагын да тизләтте. Хәлим моңа куанган хәлендә иде.
Куш каен аланлыгына килеп туктаганда аның күзләре пар күгәрчен кебек куанышып бер-берсенә карап басып торган егет һәм кызга хәйран итте. Ул әле бу авылда да яшьләр көндез, кеше күзенә күренеп очраша башлаганнар дип белми иде. Моннан өй тәрәзәләренең елтыравык күзләре дә күренеп тора югыйсә. Әнә генә алар!
Чибәр пар Хәлимнең тыкрык башындагы Куш каен аланлыгына мотоциклда тавышсыз килеп туктавын бераздан соң гына сизенеп алды. Уңайсыз килеп чыкты. Хәлим, мотоциклын борып, ничек кенә моннан тизрәк китеп булмасмы дип кабаланырга тотынды. Өнсез калган яшьләргә кабат борылып карап, аларның берсе Галимә икәнлеген танып өлгерде. Үзе дә телсез, тәмам оят эчендә хәйран калып бераз вакыт торды да, аннары мотоциклын бер тибүдә кабызып, алга таба ыргылдыра-ыргылдыра чаптыртты да чаптыртты. Шулай шактый озак дөнья йөзен айкап йөргәне соңында текә тау башына барып чыкты. Җиргә авып, бик озак башын күтәрми елады һәм әрнеп йокыга талды...
Инде ул кабат юлда. Бүген үзенең яшь башын, янар йөрәген Галимәдән ваз кичтереп алып китеп бара. Алда тагын ничә Куш каен аланлыгы очрар аңа, белмәссең!
Казан, 2008-09.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Части
  • Куш Каен Аланлыгы - 01
    Общее количество слов 4209
    Общее количество уникальных слов составляет 2101
    38.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 02
    Общее количество слов 4136
    Общее количество уникальных слов составляет 2175
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 03
    Общее количество слов 4151
    Общее количество уникальных слов составляет 2184
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 04
    Общее количество слов 4032
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 05
    Общее количество слов 4070
    Общее количество уникальных слов составляет 2166
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 06
    Общее количество слов 3884
    Общее количество уникальных слов составляет 2092
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 07
    Общее количество слов 4156
    Общее количество уникальных слов составляет 2237
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 08
    Общее количество слов 4000
    Общее количество уникальных слов составляет 2085
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 09
    Общее количество слов 4210
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 10
    Общее количество слов 4068
    Общее количество уникальных слов составляет 2152
    37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 11
    Общее количество слов 4327
    Общее количество уникальных слов составляет 2220
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 12
    Общее количество слов 1739
    Общее количество уникальных слов составляет 1068
    45.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов