Latin

Куш Каен Аланлыгы - 06

Общее количество слов 3884
Общее количество уникальных слов составляет 2092
35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
«Шеф»ның бу яктан китереп кысуын шелтә дип тә, көлү буларак та кабул итәргә мөмкин иде. Хуҗасы белән Хәлим сак сөйләшергә, һәр сүзенең үлчәүгә салынганнан соң гына әйтелергә тиешлеген яхшы белә. Тик Гали Даутович аны, көтелмәгәнчә тинтерәтеп, барыбер акыл бурасын соңгы тузанынача кагарга мәҗбүр иттерә, егет моның белән берни дә эшли алмый, серләрен ачып, шунда ярыла да китә. Башкалар белән бер дә алай сөйләшмәгән хуҗаның Хәлимгә карата мондый мөнәсәбәте Хәлимгә ышаныч белән каравыннан килә, билгеле. Әмма егет моны Гали Даутовичның яратып бетермәвеннән шулайдыр дип исәпли һәм ялгыша иде. Акыллы кешедән хуҗалары шикләнәләр шул алар, ышана алмыйлар. Һәм дөрес эшлиләр дә. Акыллы кеше бөтен нәрсәне үтәли күрә, аңлап тора бит ул. Андый адәм янында ялганлашып та, хәйләләп тә булмый. Әгәр дә туры сүзле, үткен телле дә булса — беттең, каныңа тоз сала, «суя да ташлый» инде. Андыйларны безнең халыкта «Дәҗҗал» диләр. Әйе-әйе, Ахырзаман якынлашкач, халыкны тәмам аздырып, аркасын алга куеп, ягъни арты белән карап ишәккә атланып утырып, үзенә һәммә азгыннарны ияртеп, дөрес юлдан адаштырып алып китүче, шулай дөньялыкны тәмам бозучы, һәртөрле риваятьләрдә күпләп сөйләнелүче шул Дәҗҗал күздә тотыла да инде. Аны кайберәүләр Шайтан әмерен үтәүче дип тә әйтәләр. Әмма Ахырзаман шайтаный түгел, Илаһи киләчәк ул, шунлыктан Дәҗҗалны бары тик тәмуг кисәве буларак кына күзаллау хата икәнлеген төшенү авыр түгел. Хакның әмерен үтәүчеләрдән исәпләнмимени ул? Аңа тәкъдирдән шундый булырга язылмаганмы?
— Әллә инициативаны башкалар үз кулларына алдылармы?
Гали Даутович бу сюжеттан бик тә канәгать түгел иде. Җавап буларак хәзер хәлимнәр үз хәбәрләрен интернет челтәренә урнаштырырга тиешләр.
— Бу вакыйгаларның чыннан да театр гына түгеллеген раслаучы нинди дә булса дәлилләре күзгә чалынмый калмас иде...
Хәлим авызыннан мондый катлаулы җөмләнең ишетелүе Гали Даутовичның күңеленә хуш килде. Ул шунда гына йөзенә бераз яктылык чыгарды. Егетнең әлегә һушына килергә өлгермәве сизелә иде. Шеф җаваптан күпне аңласа да, һаман шул хәләл тел белән төшендереп бирүне көтә иде. Әмма бу мөмкин хәл түгел. Хәлим хәзергә корыга чыккан, аптырашта калган көймәче кебегрәк, вакланып та тормаячак.
Һәм менә ул, Алла бәндәсе, фикерләрен җыеп өлгерде дә:
— Минемчә, әгәр интернет хәбәрләрдә бу сюжетның театр гына булуын раслаучы дәлилләр китерсәк, гаскәриләребезгә бернинди дә зыян килмәвен әйтсәк?— диде ул.
Хәлим йөз өлеше белән дә хаклы иде. Нинди зыян, хәтта кыллары да, бөртек чәчләре дә өзелмәде милли гаскәриләрнең, моны Гали Даутович та белеп тора.
Кинәт офис ягында хезмәткәрләрнең хәрәкәтләре, кискен сөйләшеп алулары шәйләнде. Гали Даутович белән Хәлим шеф кабинеты каршындагы мәйданчыкка чыгып басарга ашыктылар. Телевизордан чираттагы яңалыкларны бирә иделәр, авыр һәм кискен тәэсирле музыка, бер-бер артлы төсләр уены булып алды. Диктор, аннары репортер бик ашыгып сөйләргә тотындылар. Сугыш хәрәкәтләре дәвам итә икән. Генераль штабның җитәкчеләреннән берәү, ниндидер урманлы һәм күлле-елгалы буш урыннарны картадан күрсәтеп, экстремистларның оясын төгәл ачыклаулары хакында рапорт бирде. Аннары бераз элек кенә тапшырылган кадрлардан өзекләр кабатландылар. Боларга өстәлеп, авыр яралы милли гаскәрие, ыңгырашып, саташкан хәлендә шактый кистереп:
— Безнең төп көчләребез бу вакыйгалардан хәбәрдар, кичекмәстән ярдәмгә килүләрен көтәбез! Туганнар, сезнең ярдәмегез кирәк!..— диярәк, тагын да башка сүзләрне тезеп, әмма калганнары кадрлардан төшереп калдырылып күрсәтелде. Чыннан да федераль көчләр белән милли гаскәриләрнең бәрелеше реаль факт буларак күзаллану өчен болар җитә калды. Инде Хәлим борчулы йөз белән Гали Даутовичка беренче булып карап куярга, инициативаны үз кулына алырга өлгерде:
— Сезгә нәрсә булса да аңлашыламы?
Мондый сорауга җавап бирүе «шеф»ына да авыр иде. Аларның икесенең дә күңелләрендәге даими сакланып килгән соңгы вакытлардагы икеләнү бүген туксанга төрләнеп өлгергән иде. Әгәр кеше әле болай, әле тегеләй, тәмам нигезсез уйланып аптыраса, бер карарга килә алмыйча интексә, моның ахыры аның күңеле буталу белән бетәчәк. Хәлим андый кеше булырга җыенмый иде. Университетта булган вакыйгалардан соң да югалып калмыйча, ничек вакланып җанын измичә саклагандай тойды үзен, бу юлы да хисләрен акылына буйсындырырга өлгерде. Яшь кешенең гадәте — канында кайнар ялкын ут алырга гына тора. Кемнәр үзләрен курку белән авызлыкласалар, Хәлим акыл белән эш итүдә мәртәбә күрде. Әмма бу юлда берничә тәҗрибәсе генә бар. Хәер, адәм баласының табигатендә акыл көче булса, ул югалып калмаячак. Менә хәзер егетнең рухы, алган мәгълүматларны аңында кайнатып, бер-бер мәгънә чыгарачак иде. Гали Даутович аңардан шуны көтте. Үзенең кабинетына керергә чакырып тагын ишәрәләде. Мондый хөрмәтне инде икенче тапкыр күрсәтүенә рәхмәт йөзеннән генә дә сүз йөгәнен Хәлим кулдан ычкындырмады, буш булса да, чамалап әйтүендә булды:
— Бер дә җитди вакыйга булырга охшамаган. Монда безнең катнаш юк, белеп торасыз. Димәк — «туфта» бу!— диде.
Аның шушы сүзләре хәбәрдарлыкка түгел, мөмкинлеккә, гипотезага корылган булганлыктан, тәмам ышандырып та бетерә алмый иде. Аргументлар өстәп сөйләргә тиешле Хәлим, фикерен куәтләргә исәпләнелгән һәм уйда ныгытылырга өлгермәгән сүзләрне әйткәч, беразга үзе аптырабрак калды. Аннары, яңа гына калдырып чыккан урындыкка утыргач, фикерен дәвам иттерүне мәслихәт күрде:
— Чыннан да, Гали Даутович, уйлап караганда, мәсьәлә ачыклана сыман,— диде.
«Шеф» өчен мондый сүз һичшиксез кызыклы һәм әһәмиятле иде. Әмма артыгы белән гомуми әйтелгән фикер, җитмәсә бернинди хәбәр белән дәлилләнмәгән хәлдә, шулай ук хата гамәлгә китерергә мөмкин. Тагын да шунысы бар: Хәлимнең проекты аркасында уеннан уймак килеп чыккан булырга бик мөмкин! Виртуаль чынбарлыкны реальлек дип кабул итеп, Генераль штаб та эшкә тотынган булса? Дөньяның ачысында-төчесендә күп йөзгән, гаделлек һәм дөреслек белән бизнесын корып та, власть органнарының комсыз түрәләре тарафыннан акыртып таланып торган, мафия төркемнәреннән әшәке кандалага имдерелгән кебек җәфалар күргән, инде дә бөлеп, яңадан оешып, кабат «эш» ачып, бу юлы инде беренче адымнарыннан ук бизнесын ришвәткә, хәйләгә, шулерлыкка, нуворишлыкка корган Гали Даутович өчен «дөньяны су басудан» да һәм бу соңгы яңалык хәбәрләреннән дә яхшысы юк иде, билгеле.
— Әллә чыннан да милли гаскәри гвардияләр оешып алганнармы? Югыйсә мондый күренешләрне телевидение кайдан тапсын? Безнекеләр әзерләп бирмәгәннәрдер бит инде?— дип, Гали Даутович Хәлимгә текәлеп карап торуында булды. Ул әлегә утырырга ашыкмады. Мондый авыр карашны күтәрүе Хәлимгә бер дә җиңел түгел иде. Бу хакта шефы да яхшы белә һәм шулай булып калуын тели, билгеле. Хуҗа бит, андыйлар өстенлек сакларга яраталар.
— Безнең ул кадәр катлаулы сюжетлар төшерә алырлык бюджетыбыз да юк,— дип, кызып китүгә таба бара башлаган иде дә Хәлим, шунда ук ялгышын аңлап алды һәм сүзләрен тыныч тонга күчерергә мәҗбүр булды.— Әлегә юк иде, хәзер бар бугай инде...
Гали Даутович аның сүзләреннән мыскыллы көлемсерәп куйды. Бу инде соңгы ике сөйләшү эчендә беренче тапкыр канәгать төстә елмаюы иде. Һәм ул да уендагын яшерми әйтеп бирде:
— Хәлим, сезнең проект табышлы килеп чыкты. Безнең фирманы миллиардерлар хисабына кертергә мөмкин!— диде.
— Белүемчә... Кызыксынган идем... Надия туташ әйтә... Беләсез, ул сары чәчәк барысына да өлгерә...
Хәлим өтек-төтек сүзләреннән туктап калды. «Бу нинди манера, нинди таркау, мәгънәсез сөйләшү, җитмәсә «сары чәчәк» дип җибәрүләре? Болар каян теленә йогарга өлгерде соң әле» диярәк үзенә карата аптырау барлыкка китерергә, сүзләренә хәйран итеп, ятсынып калырга тиеш иде ул. Һәрхәлдә Хәлимнең болар үз теле, үз әйтергә теләгәннәре һәм авызыннан чыгарга тиешле гыйбарәләре түгел. Моны Гали Даутович та аңлап, егетнең артыгы белән дулкынлануын, хәсрәткә төшүен сорауларына җавап таба алмаудан, бер нәрсә хакында уйлап, икенчесен эшләп, өченчесен сөйләвеннән гаҗиз икәнлеген төшенә ала иде. Моны бик яхшы сизенде, әмма мыскыллап алуны отышлырак юл санады булса кирәк, шунда:
— Акча саный башладыгыз, ә егетләр?— диде, бигрәк тә вак җаннар икәнсез дигән кебек җирәнү кыяфәтен йөзенә чыгарды, шуның белән Хәлимне үз аякларының астына ыргыткандай ишарә ясады. Мондый мөнәсәбәтне күтәрә алмаячагын егет үзе дә белә иде. Әмма хуҗа аның күңелен тәмам таркатып, оят чоңгылының төбенә кадалдырып төшерергә өлгерде. Ул:
— Аның нинди сере бар, барлык мәгълүматлар да интернет сайтларында бит,— дип акланырга мәҗбүр булды. Бу сүзләреннән дә Гали Даутович көлеп куйгач, Хәлим аларның бөтенләй дә башкача төс белән әйтелгән икәнлеген төшенергә өлгерде.
Шулай инде ул: без сөйләшкән булабыз, бер нәрсәне уйлап, шуны аңлатырга теләп әйтәбез, әмма төшендерергә теләгән фикеребезнең төсләрен ачыклап куертып тормыйбыз. Ничек теләсәләр, тыңлаучы-әңгәмәдәшләр шулай аңласыннар, имеш. Син актан әйтәсең, ул яшелдән аңлый, кызыл итеп сөйли, зәңгәр итеп тыңлыйлар. Үзеңә әйләнеп кайтканында әгәр дә каралып беткән икән, бер дә гаҗәпләнмә, димәк ки, яңадан агартып сөйләргә җаең туып тора. Моңарчы шулай килгән, синнән соң тәртипләр үзгәрерләр кебек кенә алар. Кешегә кешечә карый торган почмакны эзләсәң, таба аласың — ул синең үз кесәңдә, әллә кайда түгел!
— Эшебезнең эзенә төшеп маташалар, күреп тордыгыз түгелме?
— Әгәр дә яңалыклар хөкүмәт тарафыннан, власть ягыннан оештырылган шундый ук «блеф» кына булса?
Алар икесе дә сораулы карашларын бер-берсенә төбәделәр. Кемнәр өчендер кирелек хисен калдырган Хәлимнең фикерләү манерасы «шеф»ы Гали Даутовичның күңеленә хуш килә торган иде. Бу хәл язмышның иркәләвеннән түгел, акыл эшчәнлегенең ашкын көчләр белән алып барылуыннан егеттә шулай — болары да аңа аңлашыла. Ә менә ни өчен властьлар ил халкын бары тик үзләренә кирәкле һәм кулай информацияләр белән «тукландырып» торалар — менә монысы белән килешеп булмый, алай гадел түгелдер сыман!


XVIII
«Моны Гали Даутович үзе оештырган! Менә акыллы баш! Ничек оста китереп чыгарган!»— дип Хәлим, урам чатында уйланып, офисларын берничә милиция кешесе уратып алып, ниндидер кара плащлы, ак якалы эре-эре егетләрнең компьютерлар чыгарып, җиңел машиналарга тапшыра-илтә мәш килүләренә күзенең читен генә ташлап карап торды. Янында гына Альберт белән Надиянең көлешеп сөйләшүләрен ишетте:
— Туңдырма дисең инде «мороженое»ны? Бигрәк кызык инде!— диде Надия, чәрелдек тавышын ниндидер эчке бер ямь белән матурлап. Бу аның сөйләшү манерасы иде.
— «Өшетәм» дип булмый бит инде! «Туңдырмам»!— Альберт та көлде, аларның авазлар ярәшүендә гына булса да пар килә барулары тыңлап колак салган Хәлимгә кызыклы тоелды.
— Егетләр!
Эндәшкән Хәлимне алар танып алырга өлгерделәр. Бер-берсенә якынайдылар.
— Анда ни булды?— Хәлимнең соравын ишетүгә, алар да ишарә ителгән якка карадылар. Шунда ук йөзләренә аптыраш билгеләре чыкты. Инде суыклар китү белән эри башлаган апрель аеның кары өелеп торган урыннарында кәрәзләнеп каралырга өлгергән, саргылт камзуллы милиция егетләренең хәтта йөзләре дә шушы ачык һавада ачык күренәдер төсле иде. Офиска тентү белән керүләре, андагы хезмәткәрләрне һәм Гали Даутовичны эштән килгәннәрендә кулга алулары һәркайсының күз алдында сурәткә әверелде булырга кирәк, төсләре китте. Үзара карашып та куйдылар:
— Тотканнар!— дип әйтеп салырга өлгерде Альберт. Аңлашыла, федераль көч хезмәткәрләре аларның кайдалыгын белеп алганнар! Бернинди саклык чаралары да файда бирмәгән!
Үзара карашып куюлары, инде нәрсә эшләргә дигән шик һәм борчылу тулы иде аларның йөзләре. Проект хуҗасы булу Хәлимне соңгы вакытта үстереп җибәргәнлектән, яшьлегенә дә карамастан, җаваплылыкны үз өстенә алгандай, иптәшләрен ул урамның икенче ягына таба атларга чакырды:
— Сөйләшеп алырбыз! Әйдәгез! Монда безне күреп торалар!— диде ул.
Әмма Надия, җилкәсенә аскан кара күн хатын-кыз сумкасыннан фотоаппарат чыгарып:
— Әйдәгез, сез тегеләй атлагыз! Мин сезне төшергән булып, аларны кадрга алам! Кочаклашкан булыгыз! Ике «закадычный» дус кебек кыланыгыз!— диде.
Егетләргә артыгын аңлатып тору кирәк түгел иде. Кызның сценариесе буенча уен башланды. Алар эш белән мәш килүче органнар яныннан, хәтта кордон тасмасын да өзә язып, кыланып фотога төшә-төшә уздылар. Аларны танып туктатучы да булмады. Бары бер яшь милиционер егет кенә:
— Осторожно! Осторожно!— дип, кордон тасмасының өзелүеннән куркып, аларны саклыкка чакырды. Ә боларның исләре дә китмәде, күрмәделәр дә, сизмәделәр дә, имеш.
Почмакка борылгач кына көлүдән, сикеренүдән тынып калдылар да, Надиянең кулындагы фотоаппарат дисплеена капландылар. Сурәтләрнең ваклыгы ачык кына һичнәрсәне һәм һичкемне танырга бирми иде. Тик Надия генә:
— Бу бит безнең офисны түгел, күршеләрне камаганнар!— дип куанып кычкырып җибәрде.— Менә, карагыз, монысы — безгә керә торган ишек, ә бусы — аларныкы!
Хәлимнең борын төбенә китерелгән фотоаппарат дисплееннан, дикъкать ителеп караганда, моны ачык күрергә була иде.
— Әнә карагыз, бер милиционер аларның ишегеннән компьютер күтәреп чыгып килә. Ә бусы баскычтан менеп бара, күрәсезме?.. Тагын да бер фотоны атлатыгыз!.. Шулай!.. Әнә, менеп бара... Борылып караган чагында төшерелгән. Анысы — безнең «шеф», Гали Даутович!
— Каягыз әле, кая? Минем күзләр яхшырак күрәләр, сезнең кебек күзлектән түгелмен!— дигәч, ихтыярсыздан фотоаппарат Альбертның кулына күчте. Хәлимнән берничә яшькә өлкәнрәк булса да, нәзек йөз чалымнары аны малайсытыбрак күрсәтә иделәр. Бу вакытта куануы аның бу сыйфатының камиллегенә холкы-тотышыннан да дәлил өстәде.
Надиянең әйткәннәре расландылар. Яшьләр үзләренең хаталануларын аңласалар да, эш урыннарына курыкмыйча барып керергә ашыкмадылар. Тагын да бер кат инанып, тәмам ышанып җиткәннән соң гына, берәмләп-берәмләп офиска барырга сөйләштеләр. Алдан Альберт китте. Аны туктатып, кая баруын кызыксынып сораучы булмады. Бераздан ул әйләнеп тә чыкты һәм, курыкмый керергә мөмкин дигән ишарә ясап, Надия белән Хәлимне ашыктырды. Алар өчен бу вакытта дөньялык яшьнәп-давыллап узган яңгырдан соң күкләрнең ачылып, күңелләрнең хозурланып китүе кебек тоелды.
Шушы вакыйга Гали Даутовичның котын алырга тиеш иде. Күрше офисны тәмам таркатып, җитәкчеләрен суд тикшерүенә салым инспекциясе биргәнлеге тиз беленде. Алар «акча юу» белән шөгыльләнгәннәр икән. Ничек кенә хәйләләмәсен, кеше, гөнаһы булса, барыбер хөкүмәт капкынына килеп каба икән ул. Гали Даутович бу вакыйгадан һичшиксез нәтиҗә чыгарыр, моның нәкъ менә күкләрдән кисәтү икәнлеген төшенер өчен озак вакытлар баш катыру белән шөгыльләнмәскә тиеш иде. Шунда ук эшкә кереште. Ләкин берьюлы ике янәшә офиска да бәреп кермәүләре салым инспекциясенең сайлап-сайлап кына, «шахмат тәртибендә» эш итүе, өркетеп, «койрыкларны кискәләп йөрүе» хакында сөйли иде. Гали Даутович моны яхшы төшенде. Шунлыктан җавап реакциясе аңардан һичшиксез көтелә иде. Аңа бу турыда Хәлим дә искәртте.
— Гали Даутович,— диде ул,— Сез, салым җыю үзәгенә барып, былтыргы керем-чыгымнарыгыз буенча тагын бер кат тикшерүне сорап, исәп-хисап кәгазьләрегезне күтәреп барыгыз. Ышанычларын арттырырсыз, сөенерләр!
Хуҗа аның бу сүзләрен әүвәле кабул итәргә теләмәде, күңеле уйнаклап куйгандай булды. Яшь кешенең ничек акыллы киңәш бирүе мөмкин? Булмаганны! Сөйләнеп тә тормасын!
— Үртәп йөрү кебек килеп чыгачак. Алар белән бәйләнешергә язмасын!— дип, тыңларга да теләмәвен белдерде Гали Даутович, әмма йөзендә дулкынлану чалымнары чагылды.
— Очрагы ул түгел. Безнең проектның эчтәлеге сезгә яхшы мәгълүм. Сез — җитәкче! Проектны уңышлы тәмамлау өчен читтән, бигрәк тә хөкүмәт ягыннан комачаулык булмасын!
Хәлимнең проектны дәвам иттерергә ашыгуы, моның Гали Даутович күзаллаган планнарга туры килмәве менә шунда ачык беленде. «Шеф»:
— Сезнең кебек «акыллы баш» шушы вакыйгалардан уңай файдалану юлын сайлар иде,— диде.— Туктату хәерле булыр!
Сүзләре шактый кискен чыктылар. Ул хуҗа шул, ул ни әйтсә — шул булырга тиеш!
Әмма Хәлим икеләнде. Дөрес, хәзер университетта калдырылуы, «хатасын» гафу итүләрен, хәтта «онытуларын» да белгәч, югарыдагыларның күңелен кытыклап, халыкны юкка өметләндереп, ниндидер мифик гаскәриләрнең сугыш тәҗрибәләре туплау белән мәш килүләре хакында ялган мәгълүматлар әзерләп, милли армиягә дигән булып акча җыйнау... Кирәк бит, ышандылар, хәтта әнә хөкүмәт органнарының коты очкан. Ничәмә дивизияләрен күтәрмәгәннәрдер дисеңме? Ниндидер мифик армия белән сугыш ачканнар, җитмәсә әсирләр дә алганнар. Алардан журналистлар интервьюлар эләктерә, сөйләтә...
Ике-өч атна эчендә кечкенә бер офиста эшләп ятучы алтымы-җидеме, ярар инде, «үле җаннары» белән бер дистәләп кеше диик, юк кына бер әкият белән дөньяны әйләндерделәр дә капладылар. Дөрес, хәлимнәрнең үзләрен юләргә исәпләп, менә шушы эшләрне,— күрше офиска басып керү, телевизордан сугыш вакыйгаларын бирү, газеталарда Милли армиянең харап булуы хакында хәбәрләр тапшыру,— барысын да махсус, күзгә төтен җибәрү өчен генә оештырырга мөмкиннәр. Әгәр шулай икән, кешелек инде виртуаль, хыялый чынбарлыкта яши башлады дигән сүз түгелме бу?
Егет боларны уйлый, шулай кирәк, шушы инде ул тормыш дигән нәрсә икәнлегенә төшенә, моңа каршы берни эшләргә теләми. Гали Даутович исә яхшы чакта, эш тирәнгә киткәнче тукталырга киңәш итә. Хәлимнең ризалыгын көтә. Ә аңа, «шеф» буларак, әмер генә итәргә, югыйсә. Егет аның кулында, хезмәтен үтәп йөгерүче самавырчы малай гына түгелме? Дөньяда яшәүнең төп кагыйдәсе — түбәндәгеләрнең югарыдагыларга буйсынуыннан, үз язмышларын өстәгеләргә тапшырудан гыйбарәт. Менә шул инде ул — язмыш. Ә ихтыяр? Кызык икән, иң югарыда утыручының ихтыяры — язмыш, хәтта аның, менә шул әллә кемнең дә язылучы язмышы! Ихтыярлы кешеләрнең үз ихтыярлары үз язмышларына әверелә барамы икән? Нинди карар кылса да, ул әүвәле үз муенына элмәк кия. Патша кебек, тәхеткә менәргә ризалыгын биргән минутыннан башлап, муенына балта чабасы түмәренә башын куя, эшафотка күтәрелү өчен беренче адымын ясый. Николай патшага да беркем атмаган, үзенә атулары өчен ул үзе әмер биргән!
— Ярар, сез дөрес әйтәсез, Гали Даутович! Туктадык! Шәт, сез канәгатьтер! Акчалы булдык, җил сатып — алтын җыйдык!
Шунда Хәлил сүзләреннән туктарга тиешлеген төшенде. Акча турында сүз кузгатуы бары тик үз өлешен сорарга атлыгуы иде, билгеле. Хуҗа да моны дөрес аңлады.
— Минемчә, акча мәсьәләсендә беребез дә өлешсез калдырылмас. Шулай да майлы калҗа күп була алмый. Тукталу хәерле. Исәп-хисап счетын « терелтү» вакытны алыр, билгеле. Минем кешеләр ул эшне башладылар инде. Акчаның эзе югалырга тиеш. Аннары ай үтәрме, елмы... Шушы ел эчендә барып чыгар кебек. Панамагамы, Каһирәгәме ялга китәрсез! Анда банктан һәрберегез үз өлешләрегезне алырсыз. Зур булыр, билгеле. Хәзерге заман төрле уңайлыкларны китереп биреп тора. Пластик карталар белән эш итүдән дә хәерлесе юк. Коды үзеңдә саклана. Хәтереңдә. Бардың — алдың! Хәтта каядыр, кем исеменәдер банкоматтан гына тоттың да күчердең... Әйе бит?
Көтмәгәндә Гали Даутовичны бүлдереп ишек шакыдылар. Хәлим шушы килеп керүче талантлы кыз Надиядән бик тә шикләнә, аның Дәүләт иминияте комитеты яки шуның кебек башка бер оешмадан була алуына ышана иде. Ул ишектән кергәндә дә кыска итәгенә, матур тәненә, буй-сынына, чибәр йөзенә һәм чәчләренә бердәй игътибары тартылып уйлап куйганында да:
— Сез кулга алындыгыз, мин — Федераль тикшерүләр оешмасы агенты!— дип әйтер, кызыл кенәгәсен чыгарыр, пистолет төбәр кебек иде. Югыйсә менә бүген, эшкә килгәндә, күрше офисны салым органнары актарып ятканда, ул нәрсәләр уйлап чыгарды? Ничәмә сурәт төшереп алды, җитмәсә үз офислары исән һәм имин икәнлеген дә җиңел генә дәлилләп бирде.
— Гали Даутович,— диде Надия, керә керешкә чәчләрен төзәткәләп,— интернетта безнең кебек итеп милли гаскәриләр, милли кораллы көчләр хакында мәгълүматлар бирүче кабат ике сайт барлыкка килгән. Альберт әйтә, алар чынбарлыктан алып эшлиләр булса кирәк, ди. Бу нәрсә инде? Аларның исәп-хисап берәмлекләре дә бирелмәгән. Безнең счетның юкка чыгарылуы Федераль көчләрнең соңгы көннәрдәге җиңүләре белән бәйле дигән хәбәр дә китерелгән!
Надия, өстәл янына җитеп, шунда гына тукталып калды. Бу туташның урамда джинсы чалбардан, офиста итәктән яки кара костюмнан йөрүе, кием алыштырып алулары Хәлимгә ошый иде. Аягына кигән кара түфлиләренең үкчәләре ничек биек! Затлы нәселдән, затлы сөяк!
Хәлим шунда, онытылып китеп, милли проектның көтмәгәндә үз ирке белән «җимерелеп» төшүен, аларның өлгесендә башка «шулер»ларның җылы яңгырдан соң гөмбәләр кебек баш бирергә атлыгып торуларын, Гали Даутовичның хәйләсе түгелме бу эш дип уйлыйсы урынга, томана егет кебек исәрләнеп, менә шушы чуар чыпчык Надиянең аякларын тикшереп утыруында хәйран иде.

XIX
Университетта уку-укытуларының рәте-чираты, тиешле тәртибе юк сыман. Профессорлар, яшь доцентлар, лекцияләренә керәләр дә, сөйлиләр-сөйлиләр һәм чыгып китәләр. Студентларына аңлата-төшендерә алдылармы-юкмы — болар хакында уйлап та бирмиләр. Хәер, хәзер уку-укыту тәртипләре башкача икәнлеген алар үзләре дә кабатлап әйтергә ярата. Белем аласың килсә — син казынырга, эзләнергә, табарга тиеш икәнсең!
Группаларында үзен югалтканнардыр дигән иде дә, алай түгел икән, Хәлимнән син кайда йөрдең дип сораучы да булмады. Атна ярым, ике атна буена югалып тору студент кеше өчен гадәти эш. Ә теге «Клинский» белән «Макси» аңа юлда очрадылар, якын һәм дус итеп күрештеләр әле җитмәсә, хайваннар! Алар аркасында Хәлим чак кына университеттан куылмый калдырылды, күпме җәбер һәм мыскыллау ашады. Кеше башыннан йөриләр шул күпләр! Тормыш күзе өчен андый хәлләр чыннан да вак-төяк күренешләрдән генә микәнни?
Хәлим хәйранлыкта иде. Дөньяның болайга үзгәрүе аңа бик тә сәер тоелды. Ялгышлык белән тәрәзә ватсаң да җаныңа төшәләр, җавапка тарталар, дөнья кубаралар иде, ә монда, студентларның факультет утырышына куелып, «Тәрбия директоры»ның университеттан куу турындагы әмерен ишетеп, инде барысы да җимерелде, бәхетеңне үгез сөзде дигәндә — берни дә булмаган кебек. Гүяки ул вакыйгалар тарихтан сызып ташланганнар, «Клинский»ны Хәлим сугып екмаган, әнә ул, үз итеп, дусты ясап күрешә! Ап-ак дәфтәр битеннән тора барысы да. Хәтта көне дә кояшлы, якты, ямьле. Демократия заманы дигәннәре шушы микәнни?
Бүген Галимәдән Хәлим хат алды. Компьютерлар, смартфоннар, кәрәзле телефоннар заманында, элекке гадәтчә матурлап язылган, шәһәр кебек балкып торган иң матур авылдан ике дәфтәр бите тутырылган хат. Кулдан язылган, шушымы могҗиза түгел? Дөньяда, Хәлим югалып торган арада, нидер булган, гаҗәеп үзгәрешләре белән гүяки юри сөендерә!
Хәер, алар моңа кадәр дә бар иделәр. Әмма егет аларга игътибар итмичә, барысын да шулай кирәк дигән рухта кабул итә торды. Ә менә беразга югалып алгач, кабат кешеләр арасына кайтуына, монда рәхәт тә, күңеллерәк тә, гадәтирәк һәм бик алай ук мантыйкка буйсынмаган, ак та диярлек түгел, кара икән дип тә әйтмәслек яшәеш барлыгын тойды ул. «Клинский»ның һәммә нәрсәне кылырга кулы да, көче дә җитә ала торган мактаулы депутат абыйсының тикшерү астына алынуын да ишеткәч, һичшиксез егылып ук китәргә тиеш түгел идеме?
Тормыш ул — театр, диләр. Бу хикмәтле сүзне мең тапкыр кабатларга була! Бәлки борынгы бер грек хакиме яки хәкиме, булмаса адәме яисә әфәндесе әйткән сүзләрдер болар? Әмма тормышны театр итеп күз алдына китерә башлауга, җитдилек, хәтта җаваплылык юкка чыга. Кешеләр герой булудан, йә инде бернинди максатсыз яшәүдән, томан ерып барудан туктыйлар, шунда ук барысы да персона-шәхесләргә әвереләләр, аларның һәркайсы берәр роль башкарырга тотына, һәрберсенең үз йөзе, холкы, максаты барлыгы аңлашыла башлый. Әзергә — бәзер, биргәнгә — шөкер, бирмәгәнгә — төкер дип, «Аллаһы әкбәр»дән узмаган кешеләрнең тарихи-дини, гавами һәм күкләр белән бәйләнештәге миссиясе ачык күз алдына килә башлый. Үзеңне шушы театрның тамашачысы итеп тойсаң, әлбәттә ул шулай. Әмма бу тормышта син тамашачы булып кына кала алмыйсың, син үзең дә тамашада үз ролеңне башкаручы һәм инде, аңларга тиешсең, төп рольләрнең берсен түгел, бәлки ярдәмче, кемнеңдер булышчысы хезмәтен үтәгән персонажсың. Әйе, бу тормыш театрында тамашачылар йоклап беткәннәр!
Галимәнең хатыннан аңлашылганча, ул хәзер имтиханнарына бик тә тырышып әзерләнеп утыра. Бердәм дәүләт имтиханнары дигән шул БДИ рәвешендә кыскартылып әйтелә торган сынау бирү формасы турында хәзерге укучы балаларга әбиләре күбрәк беләләр, аның соры төстә, томан рәвешендә, кара язулы куркыныч бер нәмәрсә икәнлеген ачык күзаллыйлар. Бакча балалары гына, БДИ дигәндә, кәҗәгә охшашлы, эттәй усал бер нәрсә хакында әйтәләр булса кирәк дип куркынып елыйлар.
Ә Галимә исә бу вакытта укып та утырмый, имтиханнары өчен дә кайгырмый, бәлки тау башыннан чиксез күккә таба, Казан ягына югалып китеп карап тора иде. Әнә анда, еракта-еракта, күк белән җир кушылган калкулыклар арасына сыенган Күтәмәле, Имән, Ләшәү, Кәшер, Яхшыбай, тагын әллә нинди Илексаз, Зәй, Акташ, Чистай, Балык Бистәсе авыллары ягындагы һәм каршыдагы урманнар артында, еракта, бик еракта — Казан каласы. Аның киң урамнарында җылы апрель башының алтын кызыл кояш нурларында түфли үкчәләрен шак та шок китереп, курчактай киенгән чибәр кызлар рәхәт көлешеп сөйләшә-сөйләшә узалар.
Аларга Хәлим сокланып карап кала торгандырмы? Ә монда бичара Галимәсе, мәхәббәт утының кисәүләрен йотып, һәр аһы һәм зары саен кайнар яшьләре тамышып, тирән һәм авыр бота-итекләрдән салкын җилләргә йөзен куеп басып тора.
Галимә бу минутта үзен Хәлимсез бик тә ятим итеп тоюын әйтеп, бөтен дөнья каршында үзен кызгандырасы килгәндәй күзләрен яшьләндерде. Әле генә салкынлыгы белән өшетергә уйлаган җилнең йомшак, рәхәт, җылы һаваның умырзая исләрен алып килүе — көтелмәгән могҗиза иде. Инде еларга әзерләнгән кызның, хыялый дөньясы онытылып, кинәт башкача үзгәрүе, тышкы рәхәтлеккә чумуы яшьлек дип аталган чорның табигый күренеше иде шул.
— Бу синең сәламең, әйеме, Хәлим!— диде Галимә һәм:
— Әйе!— дигән җавапны ишетеп, шунда һушы китә язды. Борылып карады.
— Нәрсә, хыялланып басып торасың, исәр баш?— диде аңа сыйныфташы Хәмзә, табактай битенә чыга башлаган озын кара сакал-мыек төкләре йөзен ямьсезләвен һәм һәркемне ятсындыруын исәпкә алмыйча, кызны чиркандырып елмаеп алды.— Кемгә сәлам юллавың?
Алар бер урам очының балалары иделәр. Читтә йөргәндә — күрше, илгә кайткач — кырык ят, дигәндәй, аңа карата Галимәнең күңелендә берни дә юк, була да алмас кебек.
— Әйдә, кайтабыз! Нигә телефоннан гына шалтыратмыйсың. Кесә телефоныңнан?
Үчекләп аптыратучы Хәмзәгә аның бу хакта җавап биргәне бар инде. Менә, тагын, белмәгән кеше кебек, юри сорый бит. Кеше канына тоз салып йөрмәсә — беткәндер башка эше?
— Әйдә, кайтабыз! Юкса, кайткач сөйләп бирәм, Галимә, юләрләнеп, җилләр аша Хәлименә сәлам юллап калды, диярмен. Акылы саташа башлаган, диярмен!
Хәмзәнең котларны ала һәм кешене, куркытып, үзенә буйсындыра белү осталыгы бар иде. Галимә аңа иярергә булды.
— Син алданрак кайтып киткән идең түгелме?
Хәмзәнең бу сорауга җавабы әзер икән:
— Тыкрыкта калдым!— диде.
— Тагын арттан күзәтеп кайтыр өчен инде бу, әйеме?
Хәмзә үзенең хәйләкәр булуы хакында әйтсәләр, гаҗәеп дәрәҗәдә очынырга яраткан егет кисәге исә дә, бу юлы бераз кәефе киткәнне сиздергәндәй итте. Йөзенә боегу билгеләре чыгарды. Хәтта бераз юлны телсез барды. Әмма барыбер:
— Синең чибәрлеккә сокланудан да рәхәте юк!— дип, бөтенләй көтелмәгәнчә кызның җанын үртәп һәм ымсындырып әйтеп куйды.
Бу вакытта Галимә ирексездән кызаруын, ят авыздан күтәрә алмаслык итеп туры әйтелгәннән бик тә оятлы булуын җаны белән тойды. Аңа мондый сүзләрне Хәлим абыйсы сөйләсен иде, ул аларны хакыйкатькә, хәтта зур бәхеткә санар иде. Ә монда бөтенләй дә башкача килеп чыкты: Хәмзә гүяки аны юри үртәп, мыскыллап бара.
— Әллә бүген юкарак киенгәнсең инде?— дигән булды Галимә, моның белән әлегә нәрсә әйткәнлеген дә аңлый алмыйча.
— Нәрсә булган минем киемгә?— дип, Хәмзә кабак чыраен, тулган ай күкләрне айкаган кебегрәк иттереп, нурлы балкышта уңына да, сулына да йөретте.— Әллә калын димәкче идеңме?
— Юк, юка, дидем!
Алар Чоңгыл тавының нәкъ сырты аша узган туры таш юлдан авылларына таба төшеп килә башлаган иделәр инде. Каршыларына таба менеп барган атлы арбадан агай, алдан ук эндәшеп килеп:
— Чоңгылдан төшеп буламы? Су киткән дигән иделәр. Ничек чыктыгыз?— дип сораштырып алды. Атын туктатып тормады. Күрше урамнарыннан Гыймат агай яшьләрнең яхшы таныш кешеләреннән иде. Аңа:
— Су китте дә, кипте дә инде. Юлы яхшы!— дип белдереп әйтеп калдылар. Гыймат агайга арка терәп утырган хатыны, яшьләргә карап бара-бара, иренә терсәге белән төртеп кенә нидер әйтеп тә алды. Алары ук колакка бөтенләй дә ишетелмәде.


XX
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Куш Каен Аланлыгы - 07
  • Части
  • Куш Каен Аланлыгы - 01
    Общее количество слов 4209
    Общее количество уникальных слов составляет 2101
    38.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 02
    Общее количество слов 4136
    Общее количество уникальных слов составляет 2175
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 03
    Общее количество слов 4151
    Общее количество уникальных слов составляет 2184
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 04
    Общее количество слов 4032
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 05
    Общее количество слов 4070
    Общее количество уникальных слов составляет 2166
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 06
    Общее количество слов 3884
    Общее количество уникальных слов составляет 2092
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 07
    Общее количество слов 4156
    Общее количество уникальных слов составляет 2237
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 08
    Общее количество слов 4000
    Общее количество уникальных слов составляет 2085
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 09
    Общее количество слов 4210
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 10
    Общее количество слов 4068
    Общее количество уникальных слов составляет 2152
    37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 11
    Общее количество слов 4327
    Общее количество уникальных слов составляет 2220
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 12
    Общее количество слов 1739
    Общее количество уникальных слов составляет 1068
    45.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов