Latin

Казан Сөлгесе - 2

Общее количество слов 3436
Общее количество уникальных слов составляет 1338
37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Сөям, сөям сине, матурым,
Кайчан кавышырбыз без тагын,
Кайчан кавышырбыз без тагын?
(Елый.)
Ильяс. Елама, матур, елама, күз яшьләрең Ал таңнарда җиргә таммасын. Сөям, сөям сине, матурым. Кайчан кавышырбыз без тагын, !
Кайчан кавышырбыз без тагын?
Мөршидә. Сызлый, егет, сызлый йөрәккәем,
Сызлый татып гыйшык җәфасын.
Сөям, сөям сине, матурым,
Сөям, сөям сине, матурым,
Кайчан кавышырбыз без тагын?
Мөршидә. Аһ, харап булдык, җаным, харап булдык! Әткәй намазга да килә. Урамга көтү дә чыккан. Кая гына барыйк? Тотылдык, хур булдык!..
Ильяс. Әйдә, җаным, бире. Менә шунда картларның намаздан чыкканын көтеп торырбыз.
III КҮРЕНЕШ
Шулар ук, мөә з и н һәм картлар.
Музыка. .
М ө ә з и н. Заказ тәһарәт алып,
Кулга таякны тотып,
Башка чалманы киеп .
Алла өчен, тидия!
Картлар. Әгәр әтәч булмаса,
Иртә таң намазына
Кемнәр уятыр иде,
Эһем, эһем, тидия.
Оркестр уйный. Азан әйтәләр. Пауза.
Мөршидә. Харап кына булдым, харап булдым!..
Ильяс. Нәрсә булды, нәрсә бар?
Мөршидә. Харап кына булдым, ай, харап булдым!..
Ильяс. Нәрсә, нәрсә? Әллә...
Мөршидә. Харап булдым дим, харап булдым!..
Ильяс. Нәрсә харап булдың, ни бар?
Мөршидә. Калды бит, калды.
И л ь я с. Нәрсә калды?
Мөршидә. Калды, калды Казан сөлгесе!..
Ильяс. Кая?!
Мөршидә. Анда.
Ильяс. Ә!..
Оркестр “Казан сөлгесе“ көен уйный.
Мөршидә. Казаннардан килгән, ай, сөлгене
Мәчет мөнбәрендә калдырдым.
Калды, калды Казан сөлгесе,
Калды, калды Казан сөлгесе,
Калды ла бит гыйшкыбыз бйлгесе.
Нигә алдың, егет, кочагыңа,
Нигә мәчетләргә керттең?
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе.
Ильяс. Чәчләребез бергә бәйләнгәндер,
Ташламамын, җаным, син ышан.
Калды, калды Казан сөлгесе,
Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе,
Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе.
Мөршидә. Мәчетләргә хәтфә намазлыклар
Чигеп бирер идем, котылсам.
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Калды бит гыйшкыбыз билгесе,
Калды бит гыйшкыбыз билгесе.
Ильяс. Сәхәрләрдә корьән чыгар идем,
Мәдрәсәдә яткан чакларда.
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе,
Калды бит гыйшкыбыз билгесе,
Калды бит гыйшкыбыз билгесе.
Ильяс.Мөршидә.Мәңге шулай кочар идем.
Мәңге иркәләрмен кочакта.
Калды ич, калды ич Казан сөлгесе.,
Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе.
IV КҮРЕНЕШ
Мөршидә, Ильяс, картлар.
Оркестр "Бәдәвам" көен уйный.
Картлар Киңдер, кадир, кодрәтең, (хор). Иртә намаз сөннәтен
Һәйбәтләп укып чыктым,
Кабул кылгыл, тидия.
Җиде оҗмах ишеген,
Җитмеш җиде хур кызын,
Әлван-әлван нигъмәтен
Насыйп кылгыл, тидия.
411
Дәхи кәүсәр шәрабын
Һәм тәмле хөрмәләрен
Насыйп иткел син барын
Закускага, тидия.
Йомшак хөллә туннарын
Һәм бүре толыпларын,
Һәм кама бүрекләрен
Насыйп кылгыл, тидия.
Чалгы, урак алтыннан,
Сәнәкнең көмешләрен,
Тимер тарантасларын
Насыйп кылгыл, тидия.
Атның да юргаларын,
Кәҗә, сарык, сыерларын
Симез иткел син барын.
Сөт күп булсын, тидия.
Арыш уңсын мул булып.
Тары уңсын мең булып.
Ындырлар торсын тулып
Кибәннәргә, тидия.
Язын, көзен туй булсын,
Йортлар бирнәгә тулсын,
Киленнәр уңган булсын,
Эһем, эһем, тидия.
Оркестр “Казан сөлгесе“ көен уйный.
Мөәзин. Таптым, таптым Казан сөлгесен.
Ничек кергән монда, җен белсен!
Мөршидә. Харап булдык, җаным, без тотылдык.
Ильяс. Харап итте Казан сөлгесе.
Халык. Таптык, таптык Казан сөлгесен.
Кая, тизрәк халык җыелсын!
Халык керә.
Мөршидә. Ильяс. Качып кынай булмый: тозак, тозак
Безнең юлыбызга корылган.
Халык. Таптык, таптык Казан сөлгесен.
Таптык, таптык Казан сөлгесен.
Кая, тизрәк халык җыелсын!
Мөршид ә. Котылырга, җаным, бу хурлыктан
Хәйләләрен эзләп үзең тап.
Халык. Таптык, таптык Казан сөлгесен.
Кая, тизрәк халык җыелсын!
Ильяс. Курыкма, курыкма, җаным, коткарырмын. Менә хәзер шунда кереп ят!
(Капчыкка сала.)
X а л ы к. Таптык, таптык Казан сөлгесен,
Таптык, таптык Казан сөлгесен.
Кая, тизрәк халык җыелсын!
Мөәзин. Җәмәгать! Бу сөлгенең мәчеткә керүе тикмәгә түгел. Бер хикмәт булырга кирәк монда. 1
кода. Хикмәт бар, хикмәт бар! 2
кода. Зур хикмәт бар монда, бик зур! Мөәзин. Җеннәр алып кермәдеме икән анда? 1
кода. Җендер, җендер! 2
кода. Тәгаен җендер.
Мөәзин. Картлар! Моның хикмәтен хәзрәттән сорарга кирәк. Фәтвасын ул тапсын. 1
кода. Сорыйбыз, сорыйбыз!.. 2
кода. Фәтвасын хәзрәт тапсын.
Хәзрәт. Ие, ягъни мәсәлән, фараз кылдык, хуш... бу инде, мәсәлән, хуш, бинабәрин , ие, фаразан, мәсәлән, бу инде хуш... сөлге! 1
кода. Дөрес, дөрес. 2
кода. Ие, сөлге.
Хәзрәт. Бу инде, фаразан, ягъни мәсәлән, ие, хуш... Казан сөлгесе! 1
кода. Дөрес, дөрес. 2
кода. Ие, Казан сөлгесе.
Хәзрәт. Ие, хуш, ягъни мәсәлән, фараз кылдык, бу инде, фаразан, җен эше. 1
кода. Дөрес, дөрес. 2
кода. Тәгаен җен эше.
Хәзрәт. Фаразан, бу нәрсәгә мулладан башкага кагылырга ярамый.
Мөәзин. Мөәзингә дә дөрес, дигән китап.
Хәзрәт. Хуш, фаразан, моның серләренә дучар булырга кирәк. Җеннән, фаразан, кәҗә тәкәсе исе килер, дигән китап. Шуның өчен, фаразан, иснәп карарга кирәк. (Ятып исниләр.) Хуш, ягъни мәсәлән, ие, хуш, фараз кылдык, җенне эзләргә кирәк. 1
кода. Дөрес, дөрес. 2
кода. Эзләргә кирәк, эзләргә кирәк. (Эзлиләр.)
Мөәзин. Менә ул! Тотарга кирәк, тотарга кирәк. Алдан хәзрәт, хәзрәт барсын.
Хәзрәт. Ягъни мәсәлән, фараз кылдык, ие, хуш, бәнабәрин, (бездән булмас. Безнең, фаразан, тәһарәтебез шөбһәле хәзер. Фараз кылдык, мөәзин барсын. 1
кода. Дөрес, дөрес. 2
кода. Мөәзин барсын.
Мөәзин. Юк, җәмәгать, бездән булмас. Аның өчен минем тәһарәтем кичәге шул. Ягъни мәсәлән, иске. Яңа тәһарәтле кеше бару кирәк.
Ильяс. Картлар! Бу җен түгел. Бу урман арты боярының көтүчесе...
1 кода. Алай...
Мөәзин. Син, хәшәп, ахмак! Ни эшләп монда утырасың, халыкны куркытып? Бар, бар, юлыңда бул!.. Я, ни эшләп катып торасың? Тукта, тукта, ни эшкә монда килдең? Ә?
Ильяс. Кәҗәләребез югалган иде. Шуларны эзләп килгән идем. Төнгә калгач кайтырга курыктым да шунда кундым.
Мөәзин. Соң кәҗәләреңне таптыңмы?
Ильяс. Берсен таптым.
Мөәзин. Шунда кундым, дисеңме?
Ильяс. Әйе.
Мөәзин. Төнлә мәчеттә җеннәр йөргәнне ишеттеңме?
Ильяс. Ишеттем.
Халык. Ә, ә, ә!!
Ильяс. Ишеттем, дим. Төн буенча шау килделәр.
Мөәзин. Әйттем бит, җен эше дип. Син аларны монда алып килгәнсеңдер әле. Моңарчы, аллага шөкер, тыныч иде. Ярый, ярый, бар, юлыңда бул!
I кода, 2кода. Бар, бар!
Ильяс, капчыгын күтәреп, китә башлый. Капчык ертыла. Мөршидәнең аяклары салынып төшә.
Мөәзин. Тукта әле, бу нәрсә?
Ильяс. Кәҗә.
Мөәзин. Ә?!.
Ильяс. Кәҗә, дим.
Мөәзин. Кая, кая?
Әсма керә.
Әсма. Кая, сөлгем табылган, ди. Кая, кая?.Ә менә ул, Казан сөлгем!
Мөәзин. Аһ, адәм хурлыклары, ил корткычлары! Сезнең аркагызда яңгыр да яумый, игеннәр булмый. Терлек-туар кырыла. Бәйләгез үзләрен!
2 кода. Бәйләгез, бәйлә! (Бәйлиләр.)
1 кода. Бир кирәкләрен! (Як-якка тарткалыйлар.)
Мөәзин. Кара аны, җүнсезләр, хәшәпләнергә нинди урын тапканнар. Бирегез кирәкләрен!
Әсма. Әтәч! Тотылганнар. Кем кызы икән? Күлмәге минем Мөршидәм күлмәге төсле үк.
Мөәзин. Син, син, чуваш башың белән, безнең мөселман кызларын, фаразан... ядәч! Чәче купты! Чәче купты!..
1 кода. Бирегез кирәкләрен!.. (Чишендерәләр.)
Оркестр "Казан сөлгесе" көен уйный.
Ильяс. Мөршидә. Хуш, бәхил бул, дөнья, соңгы сәгать.
Сандугачлар фирак көйлиләр.
Xалык. Тик тор, тик тор, адәм актыгы,
Тик тор, тик тор, адәм актыгы,
Ил өстенә төште хурлыгы.
Мөршидә. Ильяс. Кичерегез, картлар, йөрәк утын!
Яшь чакларда гына яна ул.
Халык. Тик тор, тик тор, адәм актыгы,
Тик тор, тик тор, адәм актыгы,
Ил өстенә төште хурлыгы.
Хәзрәт. Җәмәгать, фараз кылдык, ягъни мәсәлән, бу эш бик зур эш. Боларны шәригать буенча, фаразан, хөкем итәргә кирәк.
Ибраһим. Нинди хөкем тагын? Кыйнап үтерергә дә, вәссәлам! Җәмәгать, фараз кылдык.
Салих. Картлар, боларның гөнаһлары бик зур.Хәзрәт әйткәнчә, шәригать буенча хөкем итәргә кирәк. Минемчә, боларны без шул агачларга бәйләп, иртәгә кадәр шунда калдырырга кирәк.
Мөәзин. Качып китсәләр, нишләрбез? Салих. Сакчы куярбыз. Сакчы булгач, кача алмаслар.
Хәзрәт. Фаразан, ягъни мәсәлән, хуш, шул агачларга иртәгә кадәр, фаразан, бәйләп кую - мәслихәт.
1кода. Бәйлйбез, бәйлибез!.. (Бәйлиләр.)
2кода. Бәйләргә, бәйләргә.
Мөәзин. Староста, десятник, үрәдниккә хәбәр итәргә кирәк. 1
кода. 2 кода. Шулай кирәк, шулай кирәк.
Оркестр “Әпипә“ көен уйный.
Мөәзин.
Староста, десятник, кая, тизрәк килсеннәр!
Староста, десятник, кая, тизрәк килсеннәр!
Халык.
Кая, тизрәк, кая, тизрәк, кая, тизрәк килсеннәр.
Кая, тизрәк, кая, тизрәк, кая, тизрәк килсеннәр!..
Пәрдә төшә.
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
Өченче пәрдәдәге күренеш.
I КҮРЕНЕШ
Оркестр “Казан сөлгесе“ көен уйный.
Ильяс.Мөршидә. Сандугачлар килеп канат кагып,
Сайрамаслар инде таңнарда...
Калды, калды хурлык билгесе,
Калды, калды хурлык билгесе,
Харап итте Казан сөлгесе.
Каф тавыннан якты кояш чыгып,
Нурларын чәчә алмас юлларга.
Калды, калды хурлык билгесе,
Калды,калды хурлык билгесе,
Харап итте Казан сөлгесе.
Ильяс. Сулар агар, ташып дулкын-дулкын,
Дулкыннарда йөзеп кем үтәр?
Калды, калды хурлык билгесе,
Калды, калды хурлык билгесе,
Харап ите Казан сөлгесе.
Мөршидә. Мәхдүм башың белән тоткын булдың,
Илләреңә хәбәр кем итәр?
Калды, калды хурлык билгесе,
Калды, калды хурлык билгесе,
Харап итте Казан сөлгесе.
II КҮРЕНЕШ
Шулар ук, Иб р а һ и м, Салих.
Салих. Нихәл, Ибраһим абый? Бу яхшыдан яман туган нәрсәләрне качырмадыңмы?
Ибраһим. Бер эләккәч, ычкындыру юк инде ул.
Салих. Кызы кем икән, танымадыңмы?
Ибраһим. Менә таң аткач, җыен алдында кем икәнлеге беленер. Тик менә мөәзиннең хатыны белән кызы төн буенча тынычлык бирмәделәр. Ничә мәртәбә куып җибәрдем үзләрен. Менә синдә, шәкерт, теге беркөнге шикелле йокыдан эчә торган нәрсәң булса, анысы ярар иде.
Салих. Нәрсә соң ул алай?
Ибраһим. Теге фәрештә бармагы дисезме әле - фифирус.
Салих. Кеше күрер бит.
Ибраһим. Мин җиң эченә тыгып кына, менә болай гына.
Салих. Янымда юк.
Ибраһим. Өйдә бармы?
Салих. Бар. Иренмәсәң, барып алып кил.
Ибраһим. Каян табармын мин аны?
Салих. Ападан сорарсың. Тәрәзә башында дисәң, табып бирер.
Ибраһим. Ә боларны нишлибез соң? Качарлар бит.
Салих. Син килгәнче мин каравыллап торырмын. Тизрәк кил. Минем намазга кадәр хәзрәткә барасым бар.
Ибраһим. Очып кына килермен. Кара аны, шәкерт, кача-нитә башласалар, шул күсәк белән башларына бәр. Староста үзе шулай диде.
Салих. Ярый, ярый. Бар тизрәк бул. Шырпысын да онытма!
Ибраһим. Тәрәзә башында, дисеңме?
Салих. Әйе.
Ибраһим. Яхшы карый күр үзләрен! (Чыга.)
Салих. Я, бар! (Ильяс белән Мөршидә янына килә.)Я, күгәрченнәр, эшләр начар бит: намаздан чыгуга, хәзрәтләр, картлар халык алдында сезне хөкем итәчәкләр, ә ул хөкемнең нәтиҗәсе нәрсә буласы, үзегезгә мәгълүм инде. Я, әйдәгез, миңа булышыгыз!
Ильяс. Әйдә, качыйк тизрәк!
Салих. Ярамый. Ул чагында мине харап итәсез. Аннан, урамнарда, тирә-якларда каравыллар куелган. Үзегез дә инде, мәчеттән башка җир таба алмагансыз. Син, Ильяс, чишен, хәзер чишен!
Ильяс. Нәрсә?
Салих. Күп шапырдама, чишен дигәч, чишен! Ә син, Мөршидә туташ, менә бу бүрәнәгә шушы күлмәкне киерт!.. Тизрәк маташыгыз! Менә шулай, менә шулай. Яулыгыгызны башына ябыгыз! Менә шулай... Тизрәк маташыгыз!.. Чү... киләләр!.. Качыгыз! Манарага! Манарага!.. Качыгыз!
Ильяс белән Мөршидә качалар.
IV КҮРЕНЕШ
Салих, Ибраһим, халык.
Ибраһим. (йөгереп кереп). Картлар намазга киләләр... Кая, бир күсәкне!
Оркестр “Тәкый гаҗәп“ көен уйный.
Намаз халкы. Һәр мөэмин хак мөселманның
җилкәсендә
Кырык бер фарыз, җитмеш җиде сөннәт булыр,
дигән.
Дәхи аның бишмәтенең кесәсендә,
Чүпрәге йөрер, дигән имди. Әптч! Ху-ху-ху-тфү!..
Салих. Мөәзин бабай, мәшәкатьләнеп манарага менеп азан әйтмә, мин азан әйттем инде.
Мөәзин. Бәрәкалла, шәкерт, бәрәкалла!
Староста. Ибраһим энем, халык килсә, безнең намаздан чыкканны көтсеннәр. Бу оятсызларга хөкем булачак. (Мәчеткә керә.)
V КҮРЕНЕШ
Ибраһим. Ярый, Саттар агай. (Карачкыларга карап.) Менә, җүнсезләр, үзегезгә хәзер хөкем булыр. Ни йөзегез белән картлар алдында торырсыз? (Егеткә төртеп.) Синең инде иманың да, оятың да юк. Син чуваш инде. (Кызга.) Ә син, мөселман башың белән, чуваштан башка кеше таба алмадыңмы, җүнсез. Әнә күрәсез, яхшы кешеләр намаз укыйлар. Аллага гыйбадәт кылалар. Ә сез монда, агач төсле, катып торасыз. Я, әйтегез әле, ни йөз белән картларга күренмәкче буласыз? Я, хуш, ни йөзегез белән муллалар, картлар алдында басып торырсыз, дим! И имансыз, мордар кяфирләр! Син аны безнең мәчеткә алып кердең? Нигә үзеңнең чиркәвеңә алып бармадың, ә? (Төртеп.) Һи, бүкән, сүз кайтарырга телең бармыймыни? Бармас шул. Ә син атаң-анаң алдында ни йөз белән торырсың? Кардәш-ыруларыңа ничек күренерсең? Сине бит хәзер чорт та кияүгә алмас.
VI КҮРЕНЕШ
Ибраһим һәм Салих.
Салих. Әйе, әйе, сине хәзер чорт та үзенә хатын итеп алмас. Синең ише имансыз агачлар урманда азмыни?
Халык җыела.
Ибраһим. Бусы оятыннан бөтенләй телдән калган.
Салих. Ә син, агач бүкән, нигә сөйләшмисең?
Ибраһим. Ә менә монысы нәкъ карачкы, катып тора. Җүнсез булса да, оят бар икән әле үзендә.
Салих. Егетләр! Хәзрәтләргә, картларга урындык кирәк булыр. Хәзер монда менә бу агачларга хөкем була. Тиз генә алып килегез әле.
Берничәсе чыга.
Ибраһим. Һи, җүнсезләр, йөзләрен яшергән булалар. Алай оялырлык булгач эшләмиләр аны!
Оркестр “Кәҗә бәете“ көен уйный.
Салих. Тавышланма. Хәзрәтләр чыгалар.
VII КҮРЕНЕШ
Әүвәлгеләр һәм картлар.
Намаз халкы. Иртә намаз укыганга ахирәттә
Чибәр-чибәр эһем, эһем булыр дигән.
Бик елмаеп ул ятачак, ди, зур оҗмахта,
Мәшанчылар шулай дигән инде, эһем, тфү!..
Староста. Җәмәгать! Таралмагыз. Менә бу уйнашчы азгыннарга хөкем була. Ә менә урындыклар да булган. Кая, менә шунда куегыз. И Галиулла, кәгазь, караң кая? Я, хәзрәтләр, утырышыгыз! Картлар, кодалар, сез дә утырыгыз. Үрәдникнең базарга барасы бар икән, эшне башкарырга хәзрәтләр белән мина тапшырды.
Утыралар. Староста медален кия.
Хәзрәт. Ягъни мәсәлән, инде фараз кылдык, бинабәрин, хуш, хөкемне шәрыг шәрифчә, фаразан, кылабыз инде. Шуның өчен, фаразан, мәгьюбәнең ир хатынымы, толмы яки кызмы икәнлеген, фаразан, безгә белергә кирәк.
Староста. Ибраһим, бу җүнсез хатынмы, кызмы?
Ибраһим. Белә алмадым, Саттар агай.
Староста. Әллә тол хатынмы икән?
И б р а һ и м. Белә алмадым.
Хәзрәт. Ягъни мәсәлән инде, фаразан, үзеннән сорарга кирәк була инде.
Староста. Ибраһим, ул җүнсезнең кызмы, хатынмы икәнлеген тиз генә белеп кил әле.
Ибраһим. Бездән булмас, Саттар агай, аның өчен...
Мөәзин. Кем, шәкерт, бар әле, кая әле, шәкерт, теге чүпрәк башның кызмы, хатынмы икәнлеген барып белеп кил әле.
Салих. Хәзрәтләр, картлар рөхсәт итсәләр, мөмкин.
Картлар. Рөхсәт, рөхсәт!
Кода.(барып). Әй син, чүпрәк баш, ир хатынымы син, толмы, әллә кызмы?.. Хәзрәтләр сорыйлар. Шунсыз булмый, ди.
Хәзрәт. Ие, ие, фаразан, ансыз һич булмый инде. Шәргъ шәриф бит ахрысы, фаразан, белергә куша инде.
Кода. Я, әйт инде. Хәзрәтләрне көттермә. Я, әйт инде, әйт!
Мөәзин. (барып). Я, әйт, хәшәп! Кызмы, хатынмы? Я, я, оялма!.. Оялма, хәшәп!
Хәзрәт. Фаразан, ягъни мәсәлән, көчләмәгез. Сөкүт1, фаразан, ризалык галәмәте инде. Ягъни мәсәлән, шәрган2, фаразан, никахсыз хатын булган була инде.
Староста. Әллә син, җүнсез, телеңне йоттыңмы?
Хәзрәт. Кем, Саттар, көчләмәгез. Мондый вакыйгаларда, фаразан, төрле хәлләр була ул. Бәлки хак тәбарәкә вә тәгалә телен алгандыр. Менә, фаразан, китапларның әйтүләренә караганда, шундый, фаразан, бинабәрин, хуш, фаразан, шундый эшләр вакытында Бохараи шәрифтә гаҗәп, фаразан, хәлләр булган. Шәйхан Габделсыгырхан заманында, фаразан, шуның шикелле бер иркәк белән бер хатын уйнаш кылып тотылган булганнар, фаразан, ягъни мәсәлән, шул гөнаһкярлар, фаразан, хөкем алдында, фаразан, аллаһе тәгалә нең кодрәте белән, хуш, фаразан, ташка әверелгәннәр.
Картлар. Кара син аны, ташка диең, ә?
Мөәзин. Ташка әверелү эшмени. Шуның шикелле хәзрәти Исхак заманында уйнашчыларның берсе ишәккә, берсе тәвәгә әверелгән, дигән сүзләр дә бар китапларда. Аның өчен бу гөнаһ, гөнаһларның иң әшәкесе. Хәшәбе инде. Шуның шикелле, бу хәшәпләрне дә аллаһе тәгалә хәзрәте, хәзрәт әйткәнчә,
ни эшләргә дә кодрәте бар. Ташка түгел, агачка әйләнүләре дә мөмкин!
1С ө к ү т - эндәшмәү.
2Шәрган - шәригать буенча

Староста. Ибраһим, син саклаган чакта телләре бар идеме?
Ибраһим. Күрмәдем.
Староста. Бар әле, чувашның теле урынында микән? Кара әле.
Мөәзин. Ә, кем, Ибраһим, фаразан, кирәк түгел. Иншалла, урынындадыр.
Староста. Алай булса, хәзрәтләр, эшкә керешик. Нинди җәза бирәбез боларга?
Хәзрәт. Фаразан, шәрыг шәриф буенча хөкем булса, ягъни мәсәлән, беренчесе, фаразан, тереләй җиргә күмү, икенчесе, фаразан, бил тикле җиргә күмеп, ташлар атып үтерү, өченче төрлесе инде, фаразан, капчыкка салып манарадан ташлау инде. Дүртенче төрлесе инде, фаразан, ике мең таяк ору, менә шул җәзаларның кайсын, фаразан, ягъни мәсәлән, җәмәгать кабул итәр.
2 кода. Минемчә, элек бил тикле җиргә күмеп ташлар белән бәрергә кирәк. Соңыннан манарадан ташларга кирәк.
1 кода. Минемчә, элек һәйбәтләп суктырырга кирәк, соңыннан манарадан ташлау кирәк, анда да, үлмәсәләр, тереләй җиргә күмү кирәк.
Мөәзин. Саттар агай, безгә инде үлем җәзасы белән хөкем итүебез өчен үрәдник хәзрәтләре сүз әйтмәсме?
Староста. Теләсәгез нишләгез үзләрен, дип үземә әйтеп калдырды. Шәригать кушканнан узып булмый инде. Бу җүнсезләрне яхшылап өйрәтмәсәң, башкалары да шул эшкә ябышыр! Аннан соң аның берсе кеше түгел бит, чуваш кына. Икенчесе дә шуннан артык түгел. Менә шуларның гөнаһ шомлыгы аркасында яңгырлар яумый, иген булмый, казнага имана җыелмый. Моның өчен становой хәзрәтләре үзе дә рәхмәт кәнә әйтер әле. Картлар, сезнеңчә ничек?
Берәү. Эш сезнең кулда. Без катыша алмыйбыз.
Салих. Хәзрәттән узып булса да әйтим, боларның гөнаһлары бик зур, шуның өчен, ут төртеп яндырырга кирәк үзләрен. Алар бик яхшы янарлар.
Хәзрәт. Кем, шәкерт, яндыру аллаһ тәгалә, фаразан, эше. Ахирәттә, фаразан, болай да янарлар. Дөньяда, фаразан, җәзаларын күреп үтсеннәр.
Салих. Дөньяда ук яндырырга кирәк.
Хәзрәт. Юк, анысы, фаразан, ярамый, гөнаһ була.
Салих. Боларны җиргә күмүдән эш чыкмас.
Хәзрәт. Анысы, фаразан, шәргь1 шәриф боерганча була.
Салих. Минемчә, алар утыннан башка нәрсәгә яраклы түгелләр.
Мөәзин. Җәмәгать, картлар, хәзрәтнең сүзеннән узып булмас, әйдә, минемчә, үтермәскә, ике мең таяк кына орырга кирәк үзләренә.
Староста. Хәзрәтләр, шуңар ризамысыз?
Хәзрәт. Риза, риза!
Староста. Кая, Ибраһим, яткыр үзләрен. Китер таяк. Үзем сугам. Хәзрәт, суккан өчен савап булыр бит?
1 Ш ә р г ъ - ислам шәригате, ислам дине законы.
Хәзрәт. Фаразан, кырык корбан чалганның савабы булыр, дигән.
Староста. Яткыр үзләрен, чувашыннан башлыйлыйк.
Мөәзин. Менә минем таяк нык тамыр агачыннан. Бисмиллаһ ирахман иррахим.
Ибраһим. Я, әйдә картлар алдына барып ят. Я, ни эшләттең? Нәрсәгә бүкән төсле катып торасың? Әйдә дигәч, әйдә диләр сиңа! (Төртә. Агач ава.) Җәмәгать, үлгән!..
Хәзрәт. Юк, фаразан, һушыннан гына тайгандыр, Ятып торсын.
Староста. Әйдә, икенчесен китер!
Ибраһим. И, син, чуваш калдыгы, әйдә ят! Әйдә дим инде! Әллә син дә... (Агач авып китә.) Җәмәгать, монысы да үлде!..
Халык. Үлгән!..
Җыелып карый башлыйлар.
Салих. Җәмәгать, агачка әверелгәннәр.
Хәзрәт. Яһу хуҗа Баһаветдин! Кәрамәт бу, фаразан, кәрамәт!
Мөәзин. Җәмәгать, нишлибез инде боларны? Үрәдник, становой хәзрәтләренә ни җавап бирәбез инде?
Хәзрәт. Фаразан, алланың кодрәте белән бүрәнәгә әверелделәр, диярбез.
Мөәзин. Гөнаһлары бик зур булган икән. Соң син, кем, Ибраһим, агачка әверелгәннәрен сизмәдеңме? Фәрештәләр яки иблиснең килеп-китеп йөрүен күрмә-деңме?
Ибраһим. Һич сизмәдем. Яннарыннан бер адым да читкә китмәдем.
Хәзрәт. Фаразан, күк капусы-фәлән ачылмадымы?
Хуш?
Салих. Җәмәгать! Бу алла тарафыннан безгә иңдерелгән бик зур бер гыйбрәт инде.
Староста. Соң, хәзрәтләр, боларны нишлибез инде?
Мөәзин. Күмәргә кирәк.
Староста. Бүрәнәләрнеме?
Мөәзин. Ие. Алар бит заһирән генә бүрәнәләр. Асылда синең шикелле үк кешеләр.
Хәзрәт. Дөрес, дөрес, фаразан, өсләрендәге киемнәре фидияләреннән булыр.
Ибраһим. Ничек инде, хәзрәтләр, җеназасыз гына күмәбезме?
Хәзрәт. Китапта бүрәнәгә, ягъни агачка, фаразан, җеназа укылыр, дигән мәсьәлә күренми. Синеңчә ничек, мөәзин?
Мөәзин. Җеназа укылмаганның фидиясе дөрес түгел... Аннан соң болар бит тыштан гына агачлар. Эчтән кешеләр бит, чын кешеләр. Менә күз алдыбызда агачка әверелделәр бит. Ике кеше шәһадәт бирсә, шәрган шул җитә. Ә монда без барыбыз да үз күзләребез белән күрдек бит. Ибраһим, Саттар ага, менә бу агачларның ярты сәгать моннан элек чын кеше икәнлекләренә шәһадәт бирәсезме?
Ибраһим. Саттар. Бирәбез, бирәбез... Җәмәгать, сез ни дисез?
Хал ык. Шулай инде...
Хәзрәт. Фаразан, боларның берсенә генә җеназа укый алабыз. Чувашы аның кяфир, фаразан, җеназа дөрес түгел.
Мөәзин. Юк, хәзрәт, ул кеше чагында кяфир иде. Ә хәзер ул агач. Шуның өчен аның мөселман булуы да ихтимал.
Хәзрәт. Синеңчә, фаразан, һәр икесенә дә җеназа лязим, ягъни мәсәлән, фарыз дисеңме, фаразан?
Мөәзин. Ие, ие, һәр икесеннән дә фидия тиеш.
Хәзрәт. Фаразан, бу агачларга, ягъни мәсәлән, бүрәнәләргә, фаразан, җеназа укыйкмыни, җәмәгать?
Халык. Үз эшегез!..
Мөәзин. Кем, Ибраһим, шәкерт Гыйльметдин, кая, табутны китерегез!
Табутка китәләр.
Саттар. Хәзрәтләр, боларны юып кәфенләү эшен нишлибез инде?
Мөәзин. Агачка нигә кирәк кәфен... Ләхеткә салабыз да - вәссәлам. Я, кая, егетләр, кабер казырга барыгыз!
Ибраһим. (табут китереп). Табут булды, хәзрәтләр.
Мөәзин. Бисмиллаһ ирахман иррахим. Күлмәге дә, яулыгы да ярарлык икән... (Егетне карап.) Ә бу хәшәпнең сәләмәдән башка бер нәрсәсе дә юк икән. Моңар, җәмәгать, җеназа дөрес түгел... Кая, бусын гына табутка салыйк. (Табутка салып, кыйблага каршы басып.) Кая, җәмәгать, сафланыгыз! Тәһарәтсезләрегез, тәяммим сугыгыз!
Халык тәяммим сугып сафлана
Оркестр “Казан сөлгесе“ көен уйный.
Ильяс. Казаннардан Мәскәү күренә микән? Биек манарадан карагач...
Бүрәнәләрне әйләндереп.
Хәзрәт. Бу ни, бу ни, кайдан бу тавыш?
Бу ни, бу ни, кайдан бу тавыш?
Калдырыгыз бу эшне... хуш...
Xалык. Ш... ш... ш...
Мөршидә. Җеназа укып күмелмәссең,
Гөрләп уттай янып яраткач.
Хәзрәт. Бу ни, бу ни, кайдан бу тавыш?..
Бу ни, бу ни, кайдан бу тавыш-шшш?..
Калдырыгыз бу эшне... хуш...
X а л ык. Ш... ш... ш... ш...
Саттар. Җәмәгать, тавыш мәчеттән ишетелә. Мөәзин, барып кара әле!
Мөәзин. Миннән булмас, булмас, җәмәгать. Фидияләре дә үзләренә булсын. (Күлмәкләрне ыргыта.) Хәзрәт барсын!
Хәзрәт. Бездән, фаразан, булмас. Катгыян булмас, фаразан.
Салих. Җәмәгать! Бу аларның өрәкләре түгелме икән?
Мөәзин. Ә-ә!
Салих. Тс... с... с!.. Шауламагыз! Юкса барыбыз да харап булабыз.
Хәзрәт. Җәмәгать, фаразан, аятелкөрси укыгыз! Фаразан, каранча догасы укып тирә-якларыгызны менә шулай сызыгыз! (Сызып күрсәтә. Үзе шул сызык эченә кереп кунаклый.)
Саттар. Кода, син мәчеткә кер әле. Тавыш шуннан килә бит. Әгузе бисмилла әйтсәң, берни дә булмас.
Салих. Алай-болай булса, бәхил булыгыз, җәмәгать!
Хәзрәт.Мөәзин. Бәрәкалла! Бәрәкалла! Аятелкөрси укып бар!
Салих мәчеткә керә. Бераздан бик каты кычкырып чыга. Аның артыннан Ильяс, Мөршидә чыгалар.
Салих. Өрәк, өрәк, өрәкләр!..
Xәзрәт. Мөәзин. Саттар. Картлар. Ләхәүлә, ләхәүлә, ләхәүлә!!!
Куркып чабып чыгалар. Шау-шу. Яшьләр көләләр.
Салих. Яшьләр, туктагыз! Иптәшләр, менә бу кеше минем дустым. Шиңгән каен мулласының улы, Казан шәкерте, Ильяс мәхдүм. Менә монысы аның киләчәк хәләл җефете, мөәзин бабайның кече кызы. Мин хәзер аларга никах укыйм! Я, утырышыгыз, рәтләп торыгыз! Эһем, эһем... Эл Хәмидулла, әл Хәмидулла, әл Хәмидулла!
Йә әммәл байгура,
Беләм диеп кайгыра,
Мужиклардан каера,
Карт хатынын аера.
Халык. Ха-ха-ха!
Салих. Йә әммәл хәзрәт,
Гакылы башында әзрәк.
Аңа тик бәлеш кирәк,
Җиң эчендә чүпрәк.
Сакалы нәкъ ярык көрәк.
Халык. Ха-ха-ха!
Салих. Йә, әммәл мөәзин,
Фидиядә синең күзең,
Бакыр грош син үзең,
Кулыңнан китте кызың.
Аллаһе әкбәр, котлы булсын никахлар! (Кул биреп котлый.) Егетләр, өстәлләрне алыгыз! Яшьләр. Мулла, мөәзин, үрәдник кирәкми.
Бүген туйлар итәбез, итәбез!
Бүген туйлар, туйлар, туйлар!
Музыка, бииләр.
Ильяс.Мөршидә. Мәдрәсәдә китап киштә-киштә,
Киштә саен утыра фәрештә. Кая, кая, Казан сөлгесе?
Апасыннан матур сеңлесе.
Сөлге белән аларны урыйлар.
Ильяс.Мөршидә. Хафаланма, җаным, курыкма һич тә,
Дуслар ярдәм итә һәр эштә.
Бигрәк матур Казан сөлгесе!
Апасыннан матур сеңлесе.
Салих. Йә, кияү белән килен, менә монда рәхим итегез! Ибраһим, мәчеттән киемнәр чыгар! Галиулла, өстәлне китер! Утырыгыз! Теге карт-корыларны куркытып, алдан ук качырыйк әле. Ха-ха-ха-ха! Халык. Утырыгыз, утырыгыз! Ильяс.Мөршидә. Рәхмәт кенәй, дуслар, рәхмәт сезгә,
Кавыштырдыгыз гомергә.
Халык. Серле икән Казан сөлгесе,
Апасыннан матур сеңлесе!
Кычкыру, сызгыру, шау-шу. Табынны тирә-якка чайкап алып чыкканда...
Пәрдә төшә.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Части
  • Казан Сөлгесе - 1
    Общее количество слов 4336
    Общее количество уникальных слов составляет 1665
    33.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Казан Сөлгесе - 2
    Общее количество слов 3436
    Общее количество уникальных слов составляет 1338
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов