Latin

Казан Сөлгесе - 1

Общее количество слов 4336
Общее количество уникальных слов составляет 1665
33.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Музыкаль комедия
Дүрт пәрдәдә
Катнашучылар:
Мөәзин.
Әсма - аның хатыны.
Саҗидә - зур кызлары.
Мөршидә - кече кызлары.
Ильяс - мәхдүм кода.
Салих - шәкерт.
Бану - авыл кызы.
Бибинур - авыл кызы.
Шәмси әби - карчык.
Ибраһим.
Хәзрәт.
Староста.
Картлар, егетләр, кызлар,
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Авыл мөәзиненең җыйнак өе. Оркестр “Бәдәвам“ көен уйный.
I КҮРЕНЕШ
Мөршидә, Саҗидә, Әсма, Шәмси әби.
Мөршидә, Саҗидә. Барыңыз алла бер диген,
Ислам дине хак диген,
Иван үрәдник диген,
Алла дигел бәдәвам.
Ислам динен тотмаган,
Су буена төшмәгән,
Улдыр адәми шәйтан,
Алла дигел бәдәвам.
Киңдер, кадир, кодрәтең.
Тотсаң җирнең кендеген,
Әйләнмә, тик тор, диген,
Алла дигел бәдәвам.
II КҮРЕНЕШ Әүвәлгеләр һәм мөәз ин.
М ө ә з и н. Кая, хатын, чапаным?
Кая, хәшәп, ташладың?
Синнән дә һич уңмадым.
Хәзрәткә туйга барам.
Әсма. Чапаның шунда иде,
Җилән астында иде,
Кадакка элгән иде.
Әйләндермә башларым...
Мөәзин. Исәнме, Шәмси әби!
Сине күрми дә торам.
Кая, тизрәк бул инде.
Хәзрәткә туйга барам.
Шәмси әби. Үзең нихәл, мөәзин!
Шәйхи картның фидиясен
Алып бетердеңме син
Улларыннан, тидия?
Мөәзин. Яхшыдан яман туган
Мужик балаларыннан
Алырсың син алардан!
Хәзрәткә туйга барам.
Кая, кая, сиңа әйтәм,
Хәзер мәҗлескә китәм,
Чапаным сездән көтәм.
Хәзрәткә туйга барам...
Шәмси әби. Туй дигәннән, мөәзин,
Нәүбәт синдә, сизәмсең?
Буйга җиткән ике кызың
Туй көтәләр, тидия.
Сиңа бар яшьрен серем,
Бикәңә дә сөйләдем.
Чыксаңыз ла, кызларым,
Мәслихәт бар, тидия.
Мөәзин. Нәрсә, нәрсә ул тагын?
Фараз кылдык, мин тыңлыйм.
Әллә яучылап килдең?
Һе, һе, һе, тидия.
Шәмси әби. Яучылык качмас әле,
Зиһнемне бүлмәсәнә!
Яхшылап тыңласана ..
Сүзләремне, тидия.
Тирә-як муллалары
Җиткән уллары белән
Хәзрәткә туйга килгән
Кода булып, тидия.
Шиңгән каен авылының
Рәүф хәзрәт мәхдүме
Юри монда килгән, ди,
Кыз күзләргә, тидия.
Мөәзин. Кыз күзләргә, дисеңме?
Растын син сөйлисеңме?
Югыйсә үртисеңме
Азанчыңны, и надан?..
Шәмси әби. Юк, юк! Алла сакласын!
Җир упсын, ялганласам.
Әйтер идем, тыңласаң,
Бер сүз сиңа, тидия,
Мөәзин. Әйт, әйт унны, йөзне әйт!
Хәерле булыр, шаять.
Кемгә булган бигаять
Мәхдүм кода, тидия?
Шәмси әби. Әйтсәм, син ышанмассың,
Я җәнҗал чыгарырсың,
Я өеңнән куарсың
Ялганчы дип, тидия.
Мөәзин. Әйт, әйт инде, и хәшәп!
Ихлас белән мин тыңлыйм.
Я, тиз бул инде, ахмак!
Вакытым юк, тидия.
Фараз кылдың, мәсәлән.
Эч серләрне яшереп
Саклап калу зур харам.
Китап әйтә, тидия...
Шәмси ә б и. Мәхдүм кода күңеле
Бу йортта, имеш, диләр.
Күзләргә килгән, диләр,
Кызларыңны, тидия..
Мөршидә. Менә, әткәй, чапаның!..
Саҗидә Менә камыш таягың!..
Әсма. Шәмси әби кая соң?
Шәмси әби. Монда, монда, тидия!..
Мөәзин. Кызларыңа әйт хәзер,
Киенеп-ясансыннар,
Кершән һәм иннекләрен
Буянсыннар, тидия!..
Шиңгән каен мәхдүме
Кода булып килгән, ди,
Күзе безгә төшкән, ди.
Күзеңне ач, ябалак!
Шиңгән каен мулласын
Кем икәнен беләмсең?
Тирә-якта бер үзе
Җир кендеге, тидия!
Шиңгән каен мәхдүме
Үзе коръән хафиз, ди...
Казанда бер шәкерт, ди.
Йоклап ятма, тидия!
Ул чагында эшләр шәп,
Син кодагый, мин кода,
Беләсеңме, и хәшәп!
Хәзрәткә,
Байларга туйга барам!
Мәхдүм булса бигаять,
Туй да итәрбез, шаять.
Кая соң минем таяк?
Эшеңне бел, ябалак!
Чыга.
Шәмси әби. Ярый, Әсма, миңа да
Китә башларга вакыт.
Утыра-утыра -онытып
Җибәргәнмен, тидия.
Саҗидә, Мөршидә. Шәмси әби, Шәмси әби, утыр әле!
Шәмси әби. Бик озак утырдым инде. Икенче бер тагын килеп “Мөхәммәдия“ укытып китәрмен.
Мөршидә. Шәмси әби, яшь килен ничек, ма турмы?
Саҗидә. Аягына ни кигән, калфагы ничек, зурмы?
Әсма. Бирнәләрен күрдеңме? Күпме?
Шәмси. Казан кызы булсын да, бирнәсе булмасын. Казан кызы булсын да, матур булмасын, Казан кызы булсын да, читек-кәвеш кимәсен, ул аннары нигә ярый. Указлы мәхдүмебезгә сорасак, төрек солтаны да кызын бирер иде, сорамадык кына.
М ө р ш и д ә. Буе-сыны ничек?
Шәмси. Бик матур, бик килешле. Менә болай гына. Баш, күз, аяк, кул әйтерлек тә түгел инде.
Кара җимеш төсле майланып торган кечкенә генә кап-кара күз дисеңме, җеп калынлыгы гына кап-кара каш дисеңме! Аяклары кәкре...
Мөршидә. Кәкре?
Шәмси. Әйе, балакаем, кәкре. Бик матур, бик кәкре. Казан кызы булсын да, аяклары кәкре булмасын. Ул аннары нигә ярый.
Мөршидә. Кәкре булгач, ничек матур була инде ул?
Шәмси. Шулай, кызым, кәкренең дә матурлары була икән. Хак мөселман хатын
кызларының аяклары кәкре булыр, дигән китап. Остабикә үзе шулай ди. Хәзрәте Хәдичәнең дә кәкре булган, ди. Китап кушканча, балакайлар, китап кушканча. Кәкре аяк арасыннан фәрештәләргә очып йөрергә уңай була икән, ди. Туры аяклы кешеләрнең тезләренә бәрелеп фәрештәләрнең канатлары сынар, дигән китап. Аяклары дисәгез бик матур, бик кәкре. Саваплы аяклар. Араларыннан берьюлы өч фәрештә очып үтәрлек.
Әсма. Соң ничек, бирнәләрен күрдеңме? Нәрсәләре бар?
Шәмси. Күрмәгән кая, аның нәрсәләрен күреп бетерер өчен гомерең дә җитмәс.
Мөршидә, Саҗидә . Нәрсәләре бар соң? Нәрсәләре бар?
Шәмси. Биш сандык тулы асыл күлмәкләре, дүрт сандык ефәк күлмәкләре, өч сандык йон күлмәкләре, бер сандык энҗеле калфак, беләзек, алка, йөзек.
Мөршидә. Ситсы күлмәкләре юкмыни?
Шәмси. Юк.
Саҗидә. Тагын, тагын нәрсәләре бар?
Шәмси. Бер сандык аяк чолгаулары, ике сандык тәһарәт чүпрәкләре, дүрт сандык сөлгесе...
Мөршидә. Сөлгеләре ниндиләр? Бездәге төслеме?
Шәмси. Юк, балакайларым, бездәгеләргә бер дә охшамый, Казан сөлгеләре инде.
Әсма. Казан сөлгесе, дисең?
Мөршидә. Тизрәк, тизрәк күрәсе иде Казан сөл гесен. Күчереп алыр идек өлгесен.
Саҗидә. Нинди була икән Казан сөлгесе?
Шәмси. Караганда күзне чагылдырырлык була икән ул, Казан сөлгесе. Бик кадерле кодаларга гына бирнә итеп биреләсе, ди. Кая, Әсма, мин китим инде. Килен күрендерергә чакыра килгән җирдән, сүзгә мавыкланып озаграк утырдым шул.
Әсма. Шәмси әби, булмаса булган икән инде,бераз сабыр ит. Мин дә синең белән бергә барырмын.
Шәмси. Э-э шул. Хатын-кыз җыелганчы бирнә карый торырбыз.
Әсма. Әйе шул. Хәзер өс-башымны гына алыштырыйм да, китәрбез.
Шәмси. Ярый, ярый. (Әсма чыга.) Кызлар, ай, кызлар! Саграк булыгыз. Безнең илләргә тилгәннәр, килгән, урлап китмәсеннәр үзегезне.
М ө р ш и д ә. Әй, аның ише җебегәннәрдән алдырмабыз әле.
Шәмси. Алай димәгез. Ул тилгәннәр арасында Казан шәкертләре дә бар, диләр.
Мөршидә. Булса ни!
Шәмси. И бәбкәләрем, Казан шәкертләрен сез әле белмисез икән. Алар сезнең генә түгел, Казан кызларының да башларын тубал итеп ташлыйлар, ди. Мәхдүмнәр алар “Бәдәвам“ китабын укыганны гына тыңлап тормаслар, “Йосыф“ китабына да керешерләр. Белеп торыгыз аны.
Саҗидә. Алар белгән “Йосыф“ китабын без белеп оныткан инде.
Шәмси. Аларның “Йосыф“ китаплары башкачарак, ди.
Мөршидә. Кызыл тышлы булмас инде.
Шәмси. Бәлки, кызылдыр да, каян беләсең аны. (Пауза.) Кызлар, Шиңгән каен хәзрәтенең улы Хәниф мәхдүм монда хәзрәтләргә кыз ягыннан кода булып килгән, ди. Авызына иблис төкергән, ди, Казан шәкерте, ди.
Саҗидә. Ничек төкергән?
Шәмси. Шулай, тоткан да төкергән... Өс-башларыгызны үзгәртебрәк, хушбуйларны сибебрәк, калфакларны киебрәк, иннекләрне сөртебрәк, читекләрне киебрәк, күкрәкләрне киеребрәк, чапаннарыгызны ачыбрак, башларыгызны күтәребрәк, вак-вак итеп атлабрак, урамга да чыгыбрак, су буена төшебрәк, йөзләрне дә ачыбрак, бил-сыннарны чайкабрак йөрү кирәк.
Мөршидә. Шәмси әби, үзең күрдеңме?
Шәмси. Кара, кара, күзләре нинди яна... Гыйшык чебене йөрәгеңнән тешләп алдымы әллә?.. Юк, балакай, аны уйлау сиңа иртә әле. Менә апаң әйтсә, бер хәл. Аның нәүбәте. Сиңа, алла боерса, башкасы да булыр әле.
Саҗидә. И, Шәмси әбинең шул булыр инде. Атам өендә торуыма күпсенә.
Шәмси. Юк, балакай, бер дә күпсенмим. Сыерчыкның оясы булмаса, сайрамый, ди. Сезнең яшь чакларыгыз, сайрар-сайрашыр чакларыгыз.
Мөршидә. Их, күрәсе иде үзен.
Шәмси. Кемне?
Мөршидә. Казан шәкертен.
Шәмси. Кара, кара... сине бу узып китмәсә ярар иде, балакай...
Мөршидә. Шәмси әби, мин болай гына. Син инде тагын әнигә әйтә күрмә.
Шәмси. Чынлап булса да, әйтмәс идем әле. Җанлы тәндә дәрт була ул. Гаеп түгел.
Әсма керә.


III КҮРЕНЕШ
Әүвәлгеләр һәм Әсма.
Әсма. Әйдә, киттек, Шәмси әби.
Шәмси. Әйдүк, әйдүк.
Әсма. Балалар, каралышып, буялышып йөрмәгез. Илдә ят кешеләр бар, өс-башыгызны рәтләгез!
Шәмси. Әйттем инде, әйттем, барысын да әйттем.
Мөршидә. Әнкәй, тиз кайт. Без куркабыз. Төнгә калма.
Шәмси. Курыксагыз, әнә кызларның киндер тукмаклаган җирләренә барыгыз, анда бик күңелле.
Әсма. Ай, аталары белсә, үтерер. Әйдә, Шәмси әби!
Шәмси. Әйдә, Әсма. Сау булыгыз, балалар. Киндер тукмаклаган җиргә, дим, сиздермичә генә.
Мөр ш и дә, Саҗидә. Сау бул, Шәмси әби. Тагын кереп утыр!
Әсма, Шәмси чыгалар.
IV КҮРЕНЕШ
Мөршидә, Саҗидә.
Мөршидә. Апа җаным! Апа җаным! Апа җаным! (Кочаклап әйләндерә.)
Саҗидә. Нәрсә? Нәрсә? Чү, җибәр!..
Мөршидә. Бер нәрсә сорар идем дә, ачуланырсың шул. . .
Саҗидә. Ачуланырлык булса, ачуланырмын да шул.
Мөршидә. Юк, апа, ачуланырлык түгел.
Саҗидә. Алайса, ачуланмам.
Мөршидә. Юк, ачуланырсың.
Саҗидә. Ачуланырмын шул.
М ө р ш.и д ә. Юк ла, нәрсәсенә ачуланасың аның.
Саҗидә. Алайса ачуланмам.
Мөршидә. Әем, ачуланырсың.
Саҗидә. Әле син шулаймыни? Мине ачуландырмакчы буласыңмыни?
Мөршидә. Бик кирәгең бар!
Саҗидә. Кирәгем булмаса, нәрсәгә такылдыйсың соң?
Мөршидә. Апа, әллә әйтимме?
Саҗидә. Әйт.
Мөршидә. Әллә әйтмимме?
Саҗидә. Әйтмә.
Мөршидә. Әйттерәсең килми шул. Әнә, әнә күзләреңә хәзердән үк зәһәрең чыкты.
Саҗидә. И, үз күзләрең бик шәп инде. Песи күз.
Мөршидә. Минем күзләрем бер дә песи күзләренә охшамаган әле. Ә менә синең күзләрең, нәкъ тавык күзе, кып-кызыл.
Саҗидә. Ә синең бәбәкләрең, аю күргән этнеке шикелле, акаеп тора.
Мөршидә. Синең акаер иде дә, акаерлык хәле юк шул.
Саҗидә. И бозау бәбәк, салам сыйрак, тавык баш! Сөйләшкән була бит тагын.
Мөршидә. Ә синең, ә синең борыныңа чуан чыга. Күркә борын, үрдәк баш, сары марҗа, каләм каш!
Саҗидә. Ә синең ашагач эчең богырдый. И лыгырдый, богырдый, Мөршидәнең эчләре арба кебек шыгырдый, лыгырдый, шыгырдый, богырдый...
Мөршидә. Ә синең йоклаганда борының сызгыра. Көтүченең курае Саҗидәнең борынында. Төннәр буе сызгыра йоклап торган урынында. Әлли, бәлли, сызгыра... сызгыра... сызгыра!..
Саҗидә. Ә синең.... Ә синең... Менә сиңа! (Бәрә)
Мөршидә. Әлли, бәлли, сыбызгы борын! Әлли, бәлли, сыбызгы борын! Бәрмә дим. Кая бәрәсең? Менә үзеңә! Менә, менә!..
Сөлгеләр белән сугышалар. Ильяс керә.
V КҮРЕНЕШ
Әүвәлгеләр һәм Ильяс.
Ильяс. Мөәзин бабай өйдәме? Мөршидә, Саҗидә. Әбәү, пәрәмәч! Кеше ич бу!
Мөршидә. Чуаш калдыгы, сиңа ни кирәк?
Саҗидә. И син, чепи күз, трубкаңны поскытма әле монда. Бу сыер абзары түгел.
Мөршидә. Нигә дөмегеп катып торасың? Ни кирәк сиңа?
Ильяс. Мин урман арты боярының көтүчесе булам. Тәкәбез югалган иде. Монда юкмы икән дип кергән идем.
Саҗидә. И җүләр, кәҗәләр өйдә буламыни?
Ильяс. Мөәзин бабайның кәҗәләре бар дигәч, килгән идем.
Мөршидә. Юк, юк. Безнең тәкәбез дә, кәҗәләребез дә үзебезнеке. Олак, тфиит!..
Саҗидә. Бу нәрсә бу?
Ильяс. Кая?
Саҗидә. Менә монда.
Ильяс. Курай.
Мөршидә. Уйный беләсеңме?
Ильяс. Белмәгәч, курай тотып йөрмәс идем.
Мөршидә. Оста уйныйсыңмы?
Ильяс. Тыңлаучылар яраталар иде.
Мөршидә. Безгә аз гына уйнап алмыйсыңмы?
Ильяс. Рөхсәт итсәгез, мөмкин.
Саҗидә. Кара, кара, рөхсәт дип, муллаларча ычкындыра. И надан!
Мөршидә. Чынлап, бераз гына уйнап алмыйсыңмы?
Ильяс. Уйнар идем дә, анагыз күрер бит.
Мөршидә. Күрмәс, күрмәс. Ул өйдә юк.
Саҗидә. Я, сырланма. Уйнасаң уйна, уйнамасаң, табаның ялтырат! Я, уйныйсыңмы?
Ильяс. Була.
Мөршид ә. Я?
Ильяс. Ә?
Саҗидә. Мә! Ха-ха-ха!.. Я, уйныйсыңмы,нде?
Ильяс. Берьюлымы?
Мөршидә. Әллә аерым-аерым да уйный беләсеңме?
Ильяс. Беләм.
Мөршидә, Саҗидә. Ә? Ха-ха-ха!.. Я, телеңә күп салынып торма. Уйна!
Ильяс. Алай ачулангач, уйнамыйм.
Мөршидә. Юк, юк, ачуланмыйбыз. Уйна.
Ильяс. Була.
Саҗидә. Я?
Ильяс. Уйныйм ич!
Саҗидә. Уйнамыйсың ич.
Ильяс. Уйнамыйм шул.
Саҗидә. Я, нигә син уйнамыйсың, чуваш калдыгы?
Ильяс. Оялам.
Саҗидә, Мөршидә. Оялам? Ха-ха-ха!..
Ильяс. Икегезгә берьюлы уйнарга оялам шул.
Мөршидә. Я, я, оялма. Әйдә менә шунда утыр да уйна!
Урталарына утырталар. Курайда “Казан сөлгесе“.
Мөршидә. Апа, беләсеңме нәрсә?
Саҗидә. Белмим.
Мөршидә. Сиздеңме?
Саҗидә. Юк.
Мөршидә. Менә нәрсә!
Саҗидә. Нәрсә?
Мөршидә. Тыңла әле.
Саҗидә. Тыңлыйм ла.
Мөршидә. Бу.
Саҗидә. Әйе, бу.
Мөршидә. Бу.
Саҗидә. Бу.
Мөршидә. Бу, дим.
Саҗидә. Кем?
Мөршидә. Тегеннән.
Саҗидә. Кайдан?
Мөршидә. Бу теге Шиңгән каен мәхдүменең ялчысы түгелме икән?
Саҗидә. Белмим.
Мө р ш и д ә. Шулдыр.
Саҗидә. Улдыр.
Мөршидә. Безне күзләргә килмәгән микән?
Саҗидә. Ә-ә-ә... Әллә кайчан шулай диләр аны. Әйдә, киенеп, матурланып чыгыйк әле.
Мөршидә. Без хәзер чыгабыз. Көтеп тор!
Саҗидә. Кара аны! Берәр нәрсә селтәмә! (Чыгалар.)
Мөршидә. Без хәзер.
Саҗидә. Без хәзер.
Ильяс. Кәҗәләр зарарсыз. (Ишектән карый.)
Салих. (тәрәзәдән). Я, ничек, эш пешәме?
Ильяс. Пешә, малай.
Салих. Кайсы ошады?
Ильяс. Тегесе.
С а л и х. Кайсы тегесе, кечкенәсеме?
Ильяс. Алар икесе дә бертигез ич.
С а л и х. Сеңелесеме, дигәнем?
Ильяс. Мин кайсы апа, кайсы сеңел икәнлеген белмим бит.
Салих. Яшьрәге ошадымы?
Ильяс. Билләһи газим, берсенең дә авызын ачтырып тешен карамадым..! Кара әле, Салих малай, хәзер ни эшлибез инде? Әллә син дә монда керәсеңме? Юкса бик чая нәрсәләргә охшыйлар. Муенны кашымасыннар, дим.
Салих. Мин капка төбендә генә торырмын. Алай-болай эләктерә башласалар, каравыл кычкырырсың тагын. Ха-ха-ха... Кара әле, кызлар киндер тукмаклаган җиргә үзләрен чакырып хат язып калдыр!
Ильяс. Әйе шул. Мәслихәт. Фу, бигрәк бөркү, тирләп беттем. (Чишенә. Хат яза.) “Әлхат нисфелмөләкат, син җаныйга сәлам хат. Бүген кичкәрәк, әтиең икендегә киткәчрәк, киндер тукмаклаган кызлар янына чык...“ Имзасын ничек куярга икән? Казан шәкерте дип куям. Казан шәкертенең базары монда шәпкә охшый. Икенчесенә дә язарга кирәк... “Әлхат нисфелмөләкат, син җаныйга сәлам хат. Бүген кичкәрәк, атаң икендегә киткәчрәк, киндер тукмаклаган кызлар янына чык!“ Боларның кайсы апа, кайсы сеңел икән, ә?
Саҗидә, Мөршидә керәләр.
Саҗидә. Минем яулыгым, уз яулыгым. Билләхи үземнеке. Ябалак күз! Бир яулыгымны!
М ө р ш и д ә. Сукырайдыңмы әллә? Үз яулыгым ич! Саҗидә. Минеке!
Мөршидә. Түгел! (Тәкрар әйтәләр.)
Мөршидә, Саҗидә. Әтәч, кеше бар ич! (Чыгалар.)
Ильяс. Нигә болар болай куркыттылар? Пәрәмәч, харап булдым лабаса. (Киенә.) Сынатмаска кирәк. Юкса тәпәләп чыгарулары да бар.
Саҗидә, М ө р ш и д ә. (керәләр) Әтәч, кеше юк ич!
Мөршидә. Кара әле, монда берәр кеше кермәдеме?
Ильяс. Керде.
Мөршидә. Кем?
Ильяс. Белмим.
Саҗидә. Соң син аның белән сөйләтмәдеңмени?
Ильяс. Юк.
Мөршидә. Кая китте?
Ильяс. Белмим.
Саҗидә. Нәрсә карап тордың соң оин?
Ильяс. Мин кәҗәләремнән башкасын сорашмадым.
Мөршидә. Берәр нәрсә калдырмадымы?
Ильяс. Калдырды.
Саҗидә, Мөршидә. Нәрсә калдырды? Нәрсә калдырды?
Ильяс. Белмим.
Саҗидә, Мөршидә. Ә?!.
Ильяс. Әйе.
Мөршидә. Калдырды, дисең ич?
Ильяс. Калдырды.
Мөршидә. Соң нәрсә калдырды?
Ильяс. Белмим нәрсәдер.
Мөршидә. Әй, аңгыра тавык! Сакалы бар идеме?
Ильяс. Юк.
Мөршидә. Мыегы?
Ильяс. Юк.
Мөршидә. Башы?
Ильяс. Юк. И, бар иде, бугай. Муен өстендә бер түгәрәк нәрсә бар иде, баш булгандырмы, нәрсә булгандыр шунда.
Мөршидә. Соң куллары бар идеме?
Ильяс. Бар иде, бугай.
Мөршидә. Кулы белән берәр нәрсә бирмәдеме?
Ильяс. Берне генә бирмәде шул.
Мөршидә. Соң ничәне бирде?
И л ья с. Икене.
Мөршидә. Ничек бирде?
Ильяс . Менә шулай.
Мөршидә, Саҗидә. Хат, хат, хат!..
Саҗидә. Кемгә бирергә кушты?
Ильяс. Апасына.
Саҗидә. Миңа, миңа, миңа!..
Ильяс. Ә монысын сеңелесенә диде.
Мөршидә. Миңа, миңа, миңа!..
Ильяс. Мәгез!
М ө р ш и д ә, Саҗидә. Кайсы миңа? Кайсы миңа?..
Ильяс. Менә монысы... Юк, түгел икән, монысы. Юк, түгел лә... Ә, менә монысы. Әй, юк ла...
Салихның сызгырганы ишетелә. Ильяс, кызларны ике якка бәреп, тәрәзәдән качып чыга.
Пәрдә төшә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Авылда мәчет алды. Киртә белән уралган. Уртада капка. Капкадан авылның матур бакчалы урамы күренә. Кызлар киндер тукмаклыйлар. Егетләр җыелалар.
I КҮРЕНЕШ
Оркестр “Әпипә“ көен уйный. Хор. Бию.
Кызлар. Сук, сук, ныграк сук! Егетләр. Киявеңә киндерә. .
Кызлар. Сук, сук, ныграк сук!
Егетләр. Киявеңә киндерә.
Хор. Кызлар тукмаган киндерә
Яшь йөрәкне көйдерә,
Кызлар тукмаган киндерә
Яшь йөрәкне көйдерә.
Бәр, бәр, ныграк бәр,
Ефәк төсле йомшарсын!
Бәр, бәр, ныграк бәр,
Ефәк төсле йомшарсын!
Кызлар. Ефәк юрган итеп ябып,
Мине сагынып йокларсың.
Ефәк юрган итеп ябып,
Мине сагынып йокларсың.
Егетләр. Чуп, чуп, ныграк сук,
Көчең әрәм китмәсен.
Чуп, чуп, ныграк сук,
Көчең әрәм китмәсен.
Кызлар. Кызларда көч күп була ул,
Бер дә исең китмәсен.
Кызларда көч күп була ул,
Бер дә исең китмәсен!
Егетләр. Ныграк, ныграк, ныграк сук,
Беләкләрегез талмасын!
Ныграк, ныграк, ныграк сук,
Беләкләрегез талмасын!
Кызлар. Беләге талган кызларны
Хатын итеп алмассың!
Беләге талган кызларны
Хатын итеп алмассың!
Оркестр уйный. Бию дәвам итә.
II КҮРЕНЕШ
Әүвәлгеләр һәм Салих.
Салих. Егетләр, урман арты боярының көтүчесе килгән. Үзе чуваш икән. Башына эшләпә кигән, үзе кап-кара, нәкъ чегән. Авызына курай капкан, чыбыркысын җилкә аркылы таккан. Култык астына капчык аскан. Нәкъ шәйтан.
Егетләр. Я, я?
Салих. Шул, курайда уйнаганда, чыдап кына тор, тыңлаганда. Ә инде җырлаганда , оказия! Хәйран да...
Егетләр. Соң ул кайда?
Салих. Каравыл лапасы алдында, халык, малай, халык анда!.. Ахыр заман, кыямәт!..
Егетләр. Нигә килгән соң ул монда?
Салих. Кәҗәләре югалган. Шуны эзләп монда килгән. Күргән-белгән юкмы икән дип сораша. Оказия инде, тамаша. Кураен да уйнап ала, җырлап ала. Үзе
нәкъ кыз бала. Елмая, кызара, ояла!.. Әйтерсең лә әүлия...
Егетләр. Әйдәгез, әйдәгез алып килик үзен монда. Кызлар, сез ни дисез?
Курай артта уйный.
Гөлбану. Килсен, килсен. Күзебез тимәсен, исебез китмәсен.
Салих. Чү! Уйный...
Бибинур. Мин бу көйне беренче тапкыр ишетәм.
Гөлбану. Мин дә, мин дә. Бу яңа көй, ахры.
Бибинур. Яңа кешедә иске көй булмас инде.
Салих. Халык хәйран булып тыңлап тора үзен. Түбән оч мөәзин бабай манарадан тыңлый-тыңлый картларны икендесез калдырган, ди. Егетләр, әйдәгез киттек. Кызлар, киндерегезне тукмаклашырга, кочаклашырга, уйнашырга, җырлашырга, тамыр тартышырга килеп җитәрбез. Көтеп торыгыз.
Җырлашып чыгалар.
Гөлбану. Кит, кит, шәкерт димәсәң хәтере калыр.
Оркестр “Алмата“ көен уйный.
Хор. Кыйгак, кыйгак, кыр казлары
Килер язлар җиткәндә,
Бу кыз бала ник назлана
Кысып, суырып үпкәндә.
Курай оркестр белән “Сибелә чәчәк“ көен уйный.

III КҮРЕНЕШ
Әүвәлгеләр, Мөршидә Саҗидә.
Мөршидә. Курай моңы моңлы икән,
Курай моңы моңлы икән.
Саҗидә. Йөрәккә хәсрәт сала икән,
Йөрәккә хәсрәт сала икән.
Чит илләрдән безгә яр килгән,
Кавышырга насыйп ир микән?
Гөлбану. Чү, чү, Мөршидә, моңланма.
Бибинур. Әллә таныш көйме бу сиңа?
М ө р ш и д ә. Ул туктады, ул туктады.
Гөлбану. Я, кызлар, әйдәгез, ай батканчы тукмаклал калыйк!
Оркестр “Әпипә“ көен уйный. Хор.
Кызлар. Тукмак, тукмак, ныграк сук
Киявемә киндерә,
Тукмак, тукмак, ныграк сук Киявемә киндерә.
Йомшак киндер, ак сөлге Яшь киленне сөйдерә,
Йомшак киндер, ак сөлге
Яшь киленне сөйдерә.
Салкын кышның, ак кары
Аклыгына көнләшә,
Салкын кышның ак кары
Аклыгына көнләшә.
Ак кошларның мамыгы
Төсле киндерем йомшара,
Ак кошларның мамыгы
Төсле киндерем йомшара.
Гөлбану. Хәзрәт киленен, Казан кызын күргәнегез бармы, кызлар?
Бибинур. Каян күрәсең аны, Казан кызы ич ул. ? Чапан астыннан башын да чыгармый, ди,
Гөлбану. Чыгарыр әле. Менә безнең белән уракка йөри башласа, чапаны тиз очар.
Бибинур. Хәзрәт килене нишләп уракка йөрсен?
Гөлбану. Нигә йөрмәсен. Безнең авылда эшләмәгәнгә икмәк бирмиләр.
Мөршидә. Бик матур, ди. Аяклары да бик матур, бик кәкре, ди.
Гөлбану. Абау, чатанмыни?
Мөршидә. Белмим. Шәмси әби әйтә, бик матур, бик кәкре, ди. Китап шулай куша, ди. Бүген үзен күрендерәләр бит. Безнең әнкәй дә шунда китте. Гөлбану. Алай, кәкре диең?
Мөршидә. Әйе, Казан кызлары арасында аякны какрәйтү купшылыктан санала, ди. Туры аяклы кызга кияү дә чыкмый икән, ди. Кияүләр кәкре аяклы кызларны, әтәч тары чүпләгән шикелле, чүпләп кенә торалар, ди. Туры аяклылары, кияүсез, урамда сызгырып тик йөриләр, ди. Хәзрәтнең улы да аның аякларына гашыйк булган, ди. Кәкре аякта мәхәббәт орлыгы була, ди. Шәмси әби шулай ди.
Гөлбану. Андый мәхәббәт орлыгын бер дә теләмәс идем әле.
Бибинур. Әнә, әнә Әсма абыстай к5илен күрендереп кайта. Сорыйк әле үзеннән.
Мөршидә. Әнкәй, әнкәй! Кызлар сине чакыралар.
Әсма. Нихәл, кызлар, ни йомыш? Киндер йомшарамы?
Бибинур. Ал да гөл, Әсма абыстай. Мамык төсле.
Әсма. Кызлар, бүген монда чит илләрдән бик күп_ егетләр килгәннәр. Берсеннән-берсе асыллар. Бай уллары, мәхдүмнәр, Казан шәкертләре. Итәкләрегезне җыйнабрак йөрегез. Казан шәкертләре бик усал булалар бит алар. Җыр чыгарып китмәсеннәр.
Гөлбану. Әсма абыстай, Әсма абыстай, Казан кызы матурмы?
Әсма. Бик матур, бик күркәм. Күзләре шомырт шикелле ялт-йолт килә. Кашлары инде җептән калын дисәм ялган булыр. Нечкә генә, кап-кара.
Гөлбану. Аяклары кәкре, ди. Дөресме?
Әсма. Дөрес, кәкре. Бик матур кәкре. Ул инде вак-вак атлап, чайкалып киткәндә бик килешеп тора. Симез үрдәк шикелле.
Бибинур. Кәкре аяк ничек матур була инде ул?
Әсма. Әллә тагын, һәммәсе дә бик матүр дигәч, миңа да матур төсле күренде шунда. Мин үзем алай ук кәкре аякны яратмыйм.
Гөлбану. Бирнәләре күпме?
Әсма. Бик күп. Бихисап. Менә миңа да бирнә бирделәр.
Кызлар. Кая, кая, нәрсә?
Әсма. Менә ул. Күрсәгез исегез китәр инде. Хәйран инде. Сез дә кызлар булып торасыз. Казан кызлары чынлап та бик уңганнар икән.
Кызлар. Кая, кая, нәрсә?
Әсма. Хәзер, хәзер була, балалар. (Чүгәли.) Бик затлы нәрсә инде. Күрсәгез һушыгыздан таярсыз матурлыгына. Яулыгымның очлары чияләп бәйләнгән икән. Ярый инде, икенче вакыт күрсәтермен.
Мөршидә. Әнкәй, бәгырем! Хәзер, хәзер күрсәт инде!
Кызлар. Әсма абыстай, күрсәт инде!
Әсма. Ярый, ярый, күңелегез булсын, күрсәтим инде. Үзе дә шул бөтен мәҗлескә ялгызыма гына ләкте.. Ай, балалар! Чишелми шул, чишелми! Иртәгә күрсә термен.
М ө р ш и д ә. Әнкәй, хәзер күрсәт инде!
Кызлар. Әсма абыстай, зинһар, күрсәт
Әсма. Күрәсегез бик киләмени?
Кызлар. Бик, бик!..
Әсма. Күрсәтим микәнни?
Кызлар. Күрсәт, күрсәт, Әсма абыстай!..
Әсма. Менә ул! Ай алла, әллә йорт анасы чуалткан инде. һич чишәр хәл юк. Ярый (урыныннан тора), балалар, соңга калмагыз. Әтиегез ачуланыр.
Мөршидә. Бирнәне, бирнәне күрсәтмисеңмени? Бир, үзем чишәм.
Әсма. Чишә алсаң, мә, кызым... Юк, юк, тукта. Я, ихтизарланып яулыгымны ертырсың. Үзем чишәм. Иблиснең гыйфрит койрыгын төенләгәненнән дә яманрак төенләнгән. Юк, балалар, юкка мөнтәзыйрланмагыз , хәшәпләнеп, өйгә генә кайтып китим.
Мөршидә. Әнкәй бәгырем, мин бармагымның йомшаклары белән генә чишәрмен.
Ә с м а. Ихтизарланып китеп ертмасаң, бирәм.
Кызлар. Менә рәхмәт! Менә рәхмәт!
Әсма. Юк, булмый... Әбүҗәһел койрыгы да болай каты төйнәлмәгәндер. Ярый, кайтыгыз, балалар!
М ө р ш и д ә. Бирнә, бирнә?!
Әсма. Менә ул...
Кызлар. Күрсәтмисеңмени?
Мөршидә. Әнкәй, бу нишләвең инде? Үзең дә чи шә алмыйсың. Бездән дә чиштермисең?
Әсма. Атагыз кайткач, шуңардан гына чиштерермен инде.
Гөлбану. Мөәзин бабайның чишкәнен без карар га барабыз... Сездән калмыйбыз.
Әсма. Я, алайса мәгез. Үзегез чишегез. Яулыгым ны гына ерта күрмәгез.
Кызлар. Юк, юк.
Әсма. Юк, туктагыз, үзем тагын маташып карыйм әле. Колһуалла укыгач чишелә торган иде. Ә менә, менә, булды шул.
Кызлар. Ах, сөлге, Казан сөлгесе!..
Оркестр, хор. “Казан сөлгесе“.
Кызлар. Каюлары нинди тигез анын,
Бибинур. Ука белән ефәк аралаш.
Гөлбану. Бигрәк матур Казан сөлгесе,
Мөршидә. Бигрәк матур Казан сөлгесе, Җем-җем итә аның өлгесе. Ике (башы тигез, тигез аның, Рәхәтләнә күңел карагач. Бигрәк матур Казан сөлгесе,
Бигрәк матур Казан сөлгесе, Җем-җем итә аның өлгесе.
Саҗидә.
Әсма. Ярый, кызлар, мин кайтыйм инде. Кая, Казан сөлгемне бирегез!
Бибинур. Әсма абыстай, карап туйыйк инде. Бигрәк матур икән. Үрнәкләрен өйрәнеп калыйк дибез.
Әсма. Каралта күрмәгез, һаман-һаман Казан сөлгесе бүләк итүче булмас.
Г өл б а н у. Буямабыз, Әсма абыстай. Менә Мөршидә алып кайтыр.
Әсма. Кызым, кара, буятма. Кайтканда төреп кенә алып кайт. Тузанланмасын. Кызым Мөршидә, мә, синең кулыңа бирәм. Синнән алырмын да. Тегендә-монда, диясе булма!
Мөршидә. Ярый, әнкәй. Җаным төсле үк саклармын..
Әсма. Ярый, хушыгыз, балалар. Мөршидә дим, оныта күрмә сөлгемне. Тузанланмасын. Җиргә куймагыз...
Мөршидә. Юк, юк, әнкәй.
Әсма. Кызым Мөршидә, кара аны, сиңа бирдем, синнән алырмын. Куллары белән таплатмасыннар. (Чыга.)
Мөршидә. Ярый, әнкәй, ярый.
Бибинур. Илаһым, бизәкләре нинди күп, нинди ваклар, нинди матурлар.
Мөршидә. Чигешләре, каюлары төрле-төрле.
Гөлбану. Казан кызларының аяклары кәкре булса да, куллары туры, күрәсең.
Мөршидә. Чү, егетләр киләләр.
Бибинур. Егетләргә күрсәтик әле. Исләре китсен.
Мөршидә. Юк, юк, күрсәтер хәлем юк. Я берәрсе кызык итеп борынын сөртер.
Гөлбану. Кулларына бирмәбез.
Кызлар. Күрсәтик, күрсәтик!..
IV КҮРЕНЕШ
Кызлар, егетләр.
Егетләр. Ха-ха-ха... Әмма да кызык иткәнсең, малай, молодец!
Ильяс. Шулай итмичә дә булмый шул. Кяфирдән шулай үч алмасаң, ничек аласың аны. Мин әйтәм, мин синең дуңгызларыңны көтмим, дим. Дуңгызларымны көтмичә, әллә кызларымны көтәр идеңме, ди.
Салих. Я, я!
Ильяс. Юк, көтәрсең, ди. Юк, көтмәм, дим. Юк көтәрсең, ди. Юк көтмим, дим. Дуңгызларымны көтмәсәң, мин сине чыгарам, ди. Мин әйтәм, син дуңгыз көтмәгән өчен мине чыгарсаң, мин тотармын да татарларның мөфтиләренә прашение бирермен, дим. Ул синең кәбестәләреңне санар, дим. Юк, ди, мөфти, ди, мирза, ди. Мирза мөфти үзе сине төрмәгә яптырыр, ди. Шулаймы, дим, яптырырмы, дим. Ярый алайса, мин синең дуңгызларыңны көтәм, дим. Шулай итеп, сиксән сигез мең дуңгызын көтә башладым.
Салих. Һа-һай... Сиксән сигез мең, диең? Җөгертәсеңдер.
Ильяс. Ие, сиксән сигез мең. Араларында сыердан да зурлары бар, малай. Шулай, беркөнне, дуңгызларны сазлыктан алып кайтып, ашханәгә кергән идем, өстәлдә чебен үтерә торган бер шешә дару тора. Тукта, дим, берәр нәрсәгә ярар әле, дим. Кесәгә ялт!
Салих. Ялт, диең?
Ильяс. Әйе, ялт. Иртә белән әлеге сиксән сигез мең дуңгызны сазлыкка илткәч, теге чебен үтерә торган даруны сазлык өстенә сибеп җибәрдем. Шуннан, малай, дуңгызлар кырыла башламасыннармы. Бер атна эчендә сиксән сигез мең дуңгыздан берсе да калмады. Араларында бояр үзе генә калды.
Салих. Кырылды, диең?
И л ья с. Чукырдаша-чукырдаша кырылдылар.
Салих. Соң бояр нәрсә ди?
Ильяс. Нәрсә дисен, дуңгызлардан бәхет юк. Татар дуңгызларыннан ничек булыр дип, дүрт кәҗә, бер тәкә алды. (Колакка сөйли.)
Салих. Нигә дүрт кәҗә, бер тәкә ул?
Ильяс. Мөселманча эшләде. Татарларга дүрт хатын белән торырга яраганны, нигә тәкәгә ярамасын ди.
Бибинур. Бу нинди чуваш икән?!.
Мөршидә. Урман арты алпавытының көтүчесе. Кәҗәләр эзли, ди.
Егетләр. Ха-ха-ха!.. Чеп-чи урыс икәнсең!
Салих. Я әле, егет, кураеңда уйнап ал әле! Юкса, күрмисеңме, кызлар, көзге чебиләр шикелле, бөрешкәннәр.
Гөлбану. Җылытучылар булмагач, бөрешкәндер шул.
Ильяс. Нәрсә ди ул?
Салих. Уйна, уйна! Сиңа түгел, миңа әйтә.
Оркестр, курай “Казан сөлгесе“ көен уйный.
Салих. Кара, эшеңдә бул!
Ильяс. Миңа әнә тегесе ошый.
Мөршидә. Күз карашларыннан башым әйләнә башлады. Бу ул үзе булырга кирәк. Бигрәк тә чибәр мәхдүм икән.
Саҗидә. Ул, ул... Каһәр генә суккан икән, үзе булган икән. Мөршидә, әнкәй Казан сөлгесен хәзер үк алып кайт диде бит сиңа. Нигә моңда катып торасың?
Мөршидә. Ярый, апа, хәзер алып кайтырмын.
Оркестр “Казан сөлгесе“ көен уйный.
Ильяс. Һаваларда тилгән, ай, очадыр.
Урын, урын сайлый кунарга.
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта,
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка!..
Мөршидә. Чит илләрдән килгән матур тилгән
Урын табар микән илләрдә.
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта,
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка!..
Саҗидә. Курайларда уйнап, букча тагып,
Кайдан килдең, егет, безгә син?
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта,
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка!..
Ильяс. Мәдрәсәләр күргән мин булырмын.
Китап, коръән укып мин үстем.
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка,
Сөйләшик барып аулакка!..
Мөршидә. Алдамасаң мине, чибәр егет,
Ачармын мин йөрәккәемне.
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта, Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта, Сөйләшик барып аулакка!..
Ильяс. Канатлар куеп очып килдем,
Сине, бәгырем, сине күрергә...
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта,
Каушыйк, каушыйк матур яшь чакта,
Сөйләшик барып аулакка!..
Егетләр, кызлар таралалар.
Саҗидә. Мөршидә, сиңа монда ни калган? Бар хәзер Казан сөлгесен өйгә илт. Әнкәй башыңны ашар.
Мөршидә. Мин ялгыз кайтырга куркам. Мә, үзең илт!
Саҗидә. Юк, син илт!
Мөршидә. Юк, син илт!
Саҗидә. Син илт!
Мөршидә. Син илт!
Саҗидә.Мөршидә. Яраттым шул Казан шәкертен.
Оркестр “Казан сөлгесе“ көен уйный.
Ильяс. Казаннардан кайткан, ай, сөлгене
Саф суларга төшеп кем чайкар.
Бар илт, бар илт Казан сөлгесен.
Яраттым шул матур сеңлесен.
Саҗидә. Аһ, харап булдык! Каравылчы килә...
Мөршидә. Качыйк, качыйк...
Саҗидә капкадан чыгып китә.
Ильяс. Әйдә, әйдә мәчеткә!..
Мәчеткә керәләр.
Пәрдә төшә.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Икенче пәрдәдәге күренеш. Әсма, Саҗидә керәләр.
I КҮРЕНЕШ
Әсма, Саҗидә.
Әсма. Я ходай, монда да юк. Йөрмәгән җирем калмады. Су буенда да юк, ындыр артында да юк, таллар арасьгнда да юк. Әллә икесен бергә урлап киткәннәр инде? Үзе генә булса бер хәл иде. Казан сөлгем әрәм булды лабаса. Җеназам өстенә ябарлык бер нәрсәм булды, дип шатланган идем. Насыйп булмаган, күрәсең. Син апа башың, белән нәрсә генә карап тордың, аңгыра тавык!
Саҗидә. Өйгә кайтыйк дип никадәр ялындым, ә ул...
Әсма. Ичмаса, Казан сөлгесен генә алып кайту кирәк иде. Аталарына ни җавап бирермен? Ил күзенә ни йөзебез белән күренербез? Күрәчәкләремә каршы балалар үстергәнмен икән!
Саҗидә. Әнкәй, күпер астын карыйк, шунда утырмыйлар микән?
Әсма. Булмас, булмас. Тәгаен, урлап алып киткәннәрдер. Таң да атты, көтү дә чыккан. Бөтен дөньяга: адәм мәсхәрәсе итте бу кыз бала.
Оркестр, курай уйный. Көтү тавышы. Әтәчләр кычкыра.
II КҮРЕНЕШ
Ильяс, Мөршидә.
Ильяс. Таңнар атып, Чулпан йолдызлары
Сүнеп килә якты күкләрдә.
Сөям, сөям сине, матурым,
Сөям, сөям сине, матурым.
Кайчан кавышырбыз без тагын?
Мөршидә. Йөрәгемне суырып алдың, егет.
Хәсрәтләргә салыр өченме?
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Казан Сөлгесе - 2
  • Части
  • Казан Сөлгесе - 1
    Общее количество слов 4336
    Общее количество уникальных слов составляет 1665
    33.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Казан Сөлгесе - 2
    Общее количество слов 3436
    Общее количество уникальных слов составляет 1338
    37.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов