Latin

Тормыш Бу - 02

Total number of words is 4217
Total number of unique words is 2100
38.8 of words are in the 2000 most common words
54.9 of words are in the 5000 most common words
63.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Ул тыныч кына, үзалдына гына яшәргә, кешеләр белән аралашмаска булды. Барысы да ансат кына кебек тоелды: ул берәүгә дә кагылмас; шулай ук башкалар да, аның дөньяда барын-югын искә алмыйча, үз эшләре, үз шөгыльләре белән генә булышып яши бирерләр...
Үзенең элекке эшләре, элекке хәрәкәтләре өчен үзен гаепләп, үз-үзен тиргәп, ул җәмәгать эшләренә артык бирелмәскә, гаилә корып, хатыны, балалары белән күбрәк кайнашырга уйлады. Һәм: «Мин җүләр булганмын икән, - дип фикер йөртте. - Ашыйсын ашамый, эчәсен эчми, көн дими, төн дими йөрелгән бит. Юк, бу дөрес түгел. Вакытында йокла, вакытында аша, кеше йөргәндә йөр, кеше ятканда ят. Моңарчы яши белмәгәнмен икән мин. Ә менә моннан соң... Моннан соң инде ничек яшәргә икәнен бик яхшы белермен... Ике кулыма бер эш алырмын да, мәсәлән, мәктәптә укыту эшен, шул эшемне генә белермен. Үземнең эштән башкаларын бар дип тә белмәм, уйлап та кармам... Ә ул эшемне мин намус белән, җиренә җиткереп, бик нык җентекләп үтәрмен. Шулай булгач, үз эшемне яхшы итеп башкаргач, миңа кем сүз әйтер дә, минем турыда кем башка төрле уйда булыр».
Төрмә капкасының каршысында гына булган йортның тупсасына барып утырды да, ул әнә шуларны уйлады...
Ләкин боларның барысы да ул уйлаганча гади, ул күз алдына китергәнчә ансат кына булып чыкмады. Тормыш катлаулы, бик күп яклы, һәм әнә шунысы белән дә ул кызыклы һәм күңелле булып чыкты.
Аның иң беренче теләге – үзенә бер ел буе ярдәм итеп йөргән Җиһаншина дигән кызны табу, аның кем икәнен белү иде. «Әгәр дә мин ул кызны тапсам, аның кем булуына да карамастан, кысып кына кочаклар идем дә, битеннән суырып, тәмләп кенә үбеп алыр идем», - дип хыялланып утыра иде ул. Нәкъ шул мәлне тыкрык борылышыннан Зөһрә күренде һәм йөгереп килеп аның кочагына ташланды. Шул ук вакытта төрмә капкасыннан анда эшләүче кыз килеп чыкты. Ул, Зөһрә белән аны күреп:
- Ә-ә, менә инде кавышкансыз да. Ә үзегез Җиһаншинаны белә алмый аптырап беттегез, - диде.
- Җиһаншина!? Ул синмени, Зөһрә? Син ул фамилияне кайдан алдың?
- Сөйләшербез, соңыннан... - дип пышылдады кыз, ирексездән читкәрәк тайпылып. – Мин үз фамилиям белән сиңа әйбер бирергә курыктым... Бер ахирәтемнең паспорты белән биреп йөрдек...

Мирсәй Әмиргә хат
Мирсәй иптәш!
Минем соравым буенча, 14 нче июньдә прозаиклар секциясенең утырышы булды. Бу утырышта «Казаклар»әсәренә язылган алты рецензия тикшерелде. Әсәр белән таныш иптәшләрнең чыгышлары тыңланды. Үзенә күрә кечкенә генә бәрелеш, «кылыч ялтырату» сыман әйберләр дә булып алды. Ләкин утырышның гомуми тоны, иптәшләрнең бу мәсьәләгә нык әһәмият биреп караулары рәвешендә, минем күңелгә ошап калды.
Нәтиҗәдә эш сезнең белән миңа авып калгандай булды. Сезне редактор итеп беркетергә һәм әсәрнең беренче кисәген 1941 елда басарга дигән карар чыгарылды. Сезнең, утырыш карарын кабул итеп, бу әсәрне дөньяга чыгару мәсьәләсендә ахырга кадәр миңа булышуыгызны, үзегезнең мастерлык ярдәмегезне күрсәтүегезне мин гаять зур шатлык белән каршы алыр идем.
Утырыш барышында әсәрне тулыландыру буенча аерата игътибар ителергә тиешле берничә мәсьәлә аңлашылды. Боларны эшләп карарга кирәк һәм эшләп булыр дип уйлыйм. Моның өчен, һичшиксез, Оренбург якларына барып кайтырга кирәк. Чираттагы ялымны тизрәк ала алсам, 1 июльдән дә калмый шунда китәчәкмен. Анда бару, минем уемча, бөтенләй үк мәгънәсез калмас кебек...
Дусларча сәлам белән һәм сезнең «шәфкатьле булуыгызны» теләп, Нәфикъ Яһудин. 21 июнь 1941 ел. Казан.

Төнге сәгать 2 дә уяндым. Яктырып килә иде. Йокы кермәде. Мирсәйгә шушы хатны яздым.
Сәгать 5 нче ярты. Күзгә йокы керми. Укытучыларның фәнни конференциясендә сөйләнгән доклад һәм шулай ук «Казаклар» әсәренең язмышы әле һаман да хәл кылынмау – минем йөрәкне җилкендереп тора.
Тәрәзә ачык. Кояш матур гына күтәрелеп килә. Шәһәр җире булуга карамастан, минем яраткан әтәчләрем шаулап кычкыра...

31.08.41
Нәфикъ Яһудин
«Совет хөкүмәте һәм Коммунистлар партиясе безгә карата киң күңеллелек күрсәтте һәм бик дөрес эшләде. Хәзер безгә шушы хөкүмәтне корал тотып саклау чираты җитте. Һәм без аны актык каныбыз тамганчы сакларбыз... Эшнең гомуми куелышы дөрес. Ә вак-төяген тикшереп торырга вакыт юк...»

Фронт блокнотлары
Әтием Нәфикъ Яһудинның бу дөньядан китүенә берничә ел үткән иде инде. Туган йортыбызның морҗасын сыларга кирәк булды да, әнием изгән балчыкны күтәреп чарлакка мендем.
Монда миңа бар нәрсә дә таныш. Менә кергәч тә уң якта умарта магазины. Аның янында – рамнар өеме. Арырак – зур гына тартма. Ул тартмада – җиде бала береннән-беренә бирә-бирә киеп туздырган аяк киемнәре. Әнә, балачактан таныш капчык та шул үз урынында эленеп тора... Кызык, нәрсә икән ул капчыкта? Бу уй мине үзенә тарта барды, тарта барды ... Кызыксынуым ахыр чиккә җитте. Эш бетү белән капчыкны кадактан алдым да, өстенә кунган күпъеллык тузанын борхытып, чишеп җибәрдем...
Ниндидер иске газеталар. Монысы 1942 елгы, ә монысы – 1943... Үз күзләремә үзем ышанмый текәлебрәк карыйм. Фронт газеталары ич бу! Ә болары? Кулдан тегеп эшләнгән, инде саргаеп беткән, урыны белән тычкан кимергән блокнотлар... Кулыма алып, актара башладым... Әтинең почеркы!.. Капчык тулы алтын булса да, шулкадәр шаккатмас идем. Бу бит әтиемнең фронт язмалары!..
Менә бер блокнот. Тышлыгының эч ягында шундый язу: «Если я потеряю тетрадь или погибну на фронтах Отечественной войны, то ее (тетрадь) посылайте по адресу: ТАССР, Атнинский район, дер. Дусюм, Ягудину Н. Х. Или: Казань, ул. Баумана – 19, Союз советских писателей Татарии».


Хәрби эшелон
Прожектор нурлары астында ялтырап, поезд тизлегендә алга баручы ике рельс, ике винтовка штыгын хәтерләтеп, тимер юл күперен җиңел генә тишеп узды да, елга аръягындагы караңгы төннән дә карарак нарат урманына барып кадалды. Тукы-түке, тукы-түке, тукы-түке... Кая шулай ашкына бу корыч тәгәрмәчләр? Вакыйгаларны үзләренең корыч ритмына буйсындырырга, дөньяны ничек тә һәлакәттән алып калырга телиме? Әллә инде бу аларның кешеләр тормышына бернинди кагылышы булмаган үз яшәеш ысулы гынамы?
Ничек кенә булмасын, сержант Нәфикъ Яһудинга әнә шул тәгәрмәчләр дөбердәвеннән башка җир йөзендә инде бер генә аваз да калмаган кебек тоела башлады. Әйтерсең, пулялар сызгыруы да, снарядлар шартлавы да, берничә миллион кешенең, хайван дәрәҗәсенә җитеп, кыргый тавышлар белән бер-берсе өстенә ташлануы да – поезд китеп барган якта менә бүген, шушы минутларда булып яткан хәлләр түгел. Әйтерсең, боларның барысы да – әкият, кешеләрнең эчпошыргыч бертөрле тормышына аз булса да җан кертү өчен сөйләнә торган уйдырмы гына...
Нәфикъ, әле тәрәзә артындагы шомлы караңгылыкка күзләрен текәп, әле әфәләм төрле позаларда йоклап ятучы иптәшләренең теге яки бу гадәтләрен, көлке сүзләрен исенә төшереп, уйларының очына да, кырыена да чыга алмыйча бик озак йокыга китә алмый ятты. Менә ул, тәгәрмәчләр көенә оеп, бер генә минутка онытылган иде, күзләрен ачса, ни гаҗәп, берничә солдатның гырылдавын исәпкә алмаганда, вагон эче тып-тын. Кояш чыгып килә. Аның кыек нурлары бар нәрсәне – Урал тауларының текә кыяларын, әле эри дә башламаган карларын, горур чыршылары янында оялып кына басып торучы шәрә каеннарын, тау битенә ябышып урнашкан авыл йортларын, йортлар өстендәге төтен баганаларын – барчасын, барчасын да кызгылт сары төскә буяган.
«Менә бит, уянмасам, җәннәтнең кайда икәнен белми кала идем», - дип уйлап та өлгермәде Нәфикъ, җир янә әкрен генә артка шуыша башлады. Шулчак Нәфикъның карашы авыл читендә кулын болгап басып торучы бер кызга төште. Кызның чибәр йөзен, аның зифа буен өстендәге иске бишмәт тә, башындагы мамык шәл дә, аягындагы зур пима да яшерер хәлдә түгел иде. Нәфикъ, кыз ерагайган саен тәрәзә пыяласына маңгае белән ныграк сыена барып, ул кояш нурларында эреп югалгач та әле озак кына матур-матур хисләргә бирелеп ятты. Кыз нәкъ менә аңа кул болгый, аны сугышка озата иде кебек...
Үзенең утыз бер яшеннән күпкә яшьрәк күренүче сары чәчле, зәңгәр күзле, сипкелле коңгырт йөзле, тәбәнәк кенә буйлы сержант вагонның өске киштәсеннән җиңел генә сикереп төште дә, гимнастерка итәген тегеләй-болай тарткалап, рәтләп куйды. Аннары, бармакларын тарак сыман тырпайтып, чәчләренең озын чагындагы гадәте буенча, башын берничә мәртәбә артка сыйпады.
Ул юынып килүгә башка солдатлар да тора башлады. Ләкин шулвакыт иртәнге ашның әле тиз генә булмаячагы, алдагы станциягә кадәр түзәргә туры киләчәге ачыкланды... Нәфикъ яңадан урынына менеп ятты һәм, янчыгыннан куен дәфтәре белән каләм чыгарып, язарга кереште.

3.04.42
Беренче апрельдә юлга чыктык. Бабайлар әйтмешли, баш караган якка таба барабыз...
Озатылу алдыннан барлык тармаклар буенча (топография, минометтан һәм мылтыктан ату, элемтә эше һ.б.) аерата нык рәвештә сынаулар булды...
Батарея уку-өйрәнү вакытында бердәм һәм актив булып чыкты. Дөрес, башта зур кимчелекләр була. Батареяне һәм комбатны ике капма-каршылык изеп килә: өйрәнү эшендә, белем ягыннан башкаларга караганда без һәрвакыт, һәр йомгак саен алда, нык алда. Дисциплина изә.
Комбатның бер җыелышта әйткәненчә:
- Гомумән алганда батарея яхшы. Ләкин кайбер яраксыз элементлар бар. Шул элементлар безнең намусыбызны саталар, безнең намусыбызны эчәләр, намусыбызны үзләренең шәхси интереслары белән алыштыралар. Бер караганда, кечкенә нәрсә: Андрюков берничә минутка хатыны янына киткән икән, Кленцов күпмедер эчкән икән, нәрсә булыр дисең. Ләкин безне әнә шул вак-төякләр кимерәләр, шулар ашыйлар, шулар аяктан егалар. Әнә шулар безнең тез астына сугалар...
Әнә шул «чүп-чарлар» белән нык көрәшелә. Масленников ун, Баталов биш елга хөкем ителәләр, Кленцов иптәшләр судында карала... Соңгы вакытта ул кимчелекләр бетерелә. Кызыл байрак икенче батареядән алынып безгә бирелә. Шулай итеп, без байрак белән барабыз. Дивизион байрагы безнең вагонда...
Иртәгә китәбез дигән көнне стройга тезелү булды. Берничә көн авырып яткан комбат килергә һәм сөйләргә тиеш иде. Ул килде. Аны зур игътибар һәм хөрмәт белән каршы алдык. Ике ягыннан култыклап, ике кеше тоткан, кәкре башлы кара таякка таянган, кызыл кыналы фин пычагы һәм сумка таккан, куртка изүе чишек. Әнә шул кечкенә гәүдәле, какча яңаклы, чуар йөзле, кызгылт сары чәчле, үткен һәм дикъкать белән караучан зәңгәр күзле кеше – лейтенант, уртага кереп, сөйли башлады:
- Без сугышка барабыз! Беләсезме?! Без сугышка барабыз. Ватан өчен, Сталин өчен. Кирәк икән, гомеребезне дә кызганмабыз... Я, куркучылар бармы? Хәзер үк әйтегез. Андый кешеләр безгә кирәкми, аларның урыны монда түгел... Барыгызның да йөрәге нормаль тибәме?.. Иң яхшысы, байракны без алдык. Кабәхәт фашистларны тар-мар итеп, без аннан да байрак белән кайтырга тиешбез... Бу сугышта безнең җиңмәвебез мөмкин түгел. Мин бүген урамда бер сугышчымны очраттым. Ул хәзер лазаретта. Рядовой... Рядовой! Ә мин, үзем яралангач, батареяне аңа биреп калдырдым. Күкрәгендә Кызыл Байрак ордены... Дөрес, һәлак булучылар да күп булган – монсыз сугыш юк... Исән калганнары барысы да бүләкләнгәннәр...
Икенче көнне комбатны хатыны озата килде... Чибәр хатын... Ул – елый... Комбат, вагоннан яулык болгап: «Яшьсез, тик яшьсез...»
Комбат, комсостав өчен аерым шартлар белән әзерләнгән вагонда барудан баш тартып, безнең белән гомуми вагонда килә. Ул кирәк вакытта үзен гади, гадәттән тыш гади тота. Ләкин берәү дә аның «башына атлана» алмый. Урыны белән каты... Күз карашы яки әйткән сүзләре белән генә дә тәртипкә китерә ала...

4. 04. 42
Һәрвакыт аскы сәкедә йоклап килүчегә: «Ул, каз шикелле, караңгы почмакта яхшырак симерә»... Тамак тук һәм бару кәефле...
«Сау бул, Уфа, сау бул, Уфа, Каршы тауларың белән. Исән бул, туган илкәем, Сөйгән ярларың белән», - дип, җырлап, Уфаны калдырып үттек.
Бер дә көтмәгәндә, уйламаган җирдән, Уфа вокзалында Закир абзый белән очраштым. Бер сәгатьтән артык сөйләшеп тордык. Мин авылдан чыгып киткәннән алып, унөч ел буенча, анда зур үзгәрешләр булган... Кечкенә малайларның күбесе, лейтенант булып, Ватан сугышында катнашалар... Закир абзыйның 1928 елда юкка чыккан энесе исән икән. Бу – гаҗәп тарих...

Нәфикъ шунда язуыннан туктап дәфтәре белән каләмен читкәрәк этәрде. Аннары, кулларын баш астына кушырып, чалкан ятты. Хыял дәрьясының исерткеч дулкыннары аны шунда ук балачагына, Оренбург далаларында адашып калган туган авылы Яңа Черкаска алып китте. Иң беренче, ә димәк, иң кадерле истәлекләреннән берсе Нәфикъны ирексездән елмаеп куярга мәҗбүр итте...
Кич. Авыл очындагы кәкре тал янына ирләр һәм хатын-кызлар җыелган. Димәк, озакламый көтү төшәчәк. Бала-чага да шунда аяк астында буталып чирәмдә уйнап йөри. Бер кызчык күзләрен уа-уа еларга тотына. Нәрсә булган? Чүп кергән икән.
Әнисе аның күз кабагын әйләндереп чүпне эзләп карый, таба алмый: «Күрмим бит,» - ди. Кыз һаман елавында була. Шулчак бер карт: «Берәр малайдан ялатырга кирәк аны, шулай итсәң бетә ул,» - ди, ирләргә күз кысып.
Ул, малайлар арасыннан иң бәләкәе булган Нәфикъны чакырып ала да, аның колагына нәрсәдер пышылдый. Нәфикъ кыз янына килә, аның күзен яларга җыенып үрелә һәм... үбеп ала. Кыз үкереп үк еларга тотына. Хатыннар чәчрәп: «Оятсызлар, сез өйрәтеп җибәргәнсез аны, « - диләр. Ирләр көлешәләр, Нәфикъны мактыйлар: «Вәт маладис, егет икәнсең!»
Поезд, бер якка авыша төшеп, борылыш ясый башлады. Нәфикъның күз алдында тагын бер истәлек гәүдәләнде...
Печән өсте. Ул туган тиеш бер абыйсына печән җыярга булыша. Үтә җентекләп, печәннең бөртеген дә калдырмый тырмалап йөргән Нәфикъны күреп, абыйсы: «Бик тасвирламасаң да ярар, энем, ашап туймаганны ялап туймассың,» - дип куя. Бераздан Нәфикъ артыннан сибелеп-сибелеп печән учламнары кала башлый. Абыйсы аңа: «Энем, нигә әле артыңнан шулкадәр печән кала?» - дигәч, Нәфикъ, уйлап та тормастан: «Әй, абый, ашап туймаганны ялап туймассың инде,» - ди. Абыйсының шул вакыттагы ачулануын, «ашап туймаганны ялап туймассыңмы?» - дип, аны кыйнавын әле булса хәтерли Нәфикъ. Инде елмаеп хәтерли...

10.04.42
Сызрань шәһәрендә булдык. Анда мунча кердек. Тәнгә рәхәт һәм күңелле булып калды. Гомумән, тыныч һәм яхшы барабыз.
Бүген төшемдә Һаварияне күрдем. Ул ир бала тапкан, имеш. Һәм ул бала, шул туган көнендә үк, ялангач килеш тәпи йөри, имеш...
Люция кызым нинди төшләр күрә икән?.. Аның мунчадан соң вак кына тир тамчылары белән капланучан танавын күрер өчен нәрсәләр генә бирмәс идем мин хәзер...

14.04.42
Нәрсә ул мәхәббәт? Көнләшү нәрсә? Гомумән, мәхәббәт бармы, әллә юкмы?
Берәүләр: «Мәхәббәт бар,» - диләр һәм аны үзләренчә расларга, чыннан да бар итеп күрсәтергә тырышалар. Икенчеләр, бу турыда сөйләшүне бөтенләй әһәмиятсезгә чыгарып, аны юк бер нәрсә, бушка лыгырдау итеп күрсәтергә теләгән бер кыяфәт белән, чырайларын сытып, кашларын җыерып һәм кулларын селтәп: «Юк нәрсә ул! Юу-ук!» - диләр.
Безнең вагонда бүген төнлә шул турыда сөйләшү булды. Мин уянганда әңгәмә шактый нык кызган иде инде... Шаров, бер летчикның ничек итеп хатынын сөюе, шул сөю аркасында (башкалар белән «йөргәне» өчен) хатынын кыйнавы һәм кулга алынуы турында, суд барышы һәм адвокатның «Нәрсә соң ул мәхәббәт?» - дигән сорауга җавап бирүе (бу сорауга җавап бирелүне халыкның сорап алуы), ахырдан летчикның акланып чыгуы турында сөйли иде... Тик адвокатның аңлатмасын Шаров сөйләп бирә алмады...
Бу турыда мин, йоклый алмыйча, байтак кына уйланып яттым. Минемчә, мәхәббәт бер яктан караганда бар, икенче яктан – юк.
Матур әдәбиятта мәхәббәт турында күп һәм бик кабартылып языла. Мондый язулар никадәр ялган һәм кабартылган булсалар, кешеләргә шулкадәр ныграк ошыйлар: берәүләр (бигрәк тә яшьләр) шундый мәхәббәтнең чыннан да булуына ышанып, икенчеләр исә, ышанмасалар да, аның булуын теләп, мәхәббәт турындагы китапларны яратып укыйлар.
Кешеләрдә гомумән үзенә яраклыны сайлап алу бар: һәм ирләрдә, һәм хатын-кызларда. Димәк, мәхәббәт бар һәм ул, мәхәббәт, үзеңнең үлчәвеңнән, үз «хәлеңнән» чыгып, үзеңә яраклыны, үзеңә ошаганны сайлап алу.
Ләкин әнә шул сайлау үзе мәхәббәтне юкка чыгарып ташлый. Сайлап алу! Мәсәлән, мин базарга көрәк сатып алырга чыгам икән, бу агач көрәк кенә булган сурәттә дә, мин аның яхшы, ыспай эшләнгәнен һәм нык булганын сайлап алам. Шул ук вакытта, билгеле, үземнең кесәдәге акчага карата сайларга мәҗбүр булам. Акчам (ягъни үземнең матурлык һәм эшлеклелек) чамалы икән, мин инде артык матур һәм артык нык эшләнгәнгә үрелә алмыйм...
Шулай итеп, ирләр хатын-кызлар алдында, ә хатын-кызлар ирләр алдында гади бер товар, агач көрәк хәлендә булып калалар. Моңар минем һәм миңа билгеле булган башка бик күпләрнең тормыш һәм «мәхәббәтләреннән» мисал алырга мөмкин... Шуннан чыгып минем бер җыр да бар:
Аклы буй-буй күлмәгемне Тузганчы кия алмадым. Гомерем үтте, һичбер кемне Өзелеп сөя алмадым.
Яшь вакытта беренче мәртәбә сөйгән кызын кеше һич тә онытмый, диләр. Бу бер караганда чыннан да шулай булырга кирәк. Минем үземнең дә бер Фатыйма исемле кыз бар иде... Хәзер аның ире һәм балалары, минем дә хатыным һәм балам бар. Шулай булуга да карамастан, мин Фатыйманы еш кына искә төшерәм һәм, аңардан мең чакрымнар ераклыкта яшәвемә карамастан, аны һич тә оныта алмам. Аның да шундый ук хәлдә булуы миңа билгеле...
Бу шулай, бу бик дөрес. Ләкин шул ук вакытта мин үземнең өч-дүрт яшьлек чагымдагы ике вакыйганы бер дә онытмыйм...
Әбием үлем авыруы белән авырып яткан вакытта мин һәркөнне диярлек аның «хәлен белергә» бара идем. Ул мин килгән саен, баш очыннан алдырып, миңа конфет яки печенье бирдерә иде. Моннан соң мин бик күп конфет һәм печеньелар ашадым, ләкин аларның барысы да онытылып беткәннәр. Ә әбием биргән конфетларны, шул вакыттагы шатлыкларымны мин һич тә онытмаячакмын.
Тагын бер вакыйга хәтеремдә нык саклана. Анам мине курчак шикелле яхшы киендереп йөртә торган булган. Хәтта ул миңа үз аякларыма гына яраклы елтыр итекләр дә сатып алып кидергән (ул вакытта балаларга итек кидерү гадәте булмаса да).
Бервакыт ул:
- Бар, улым, әтиең янына барып кайт, - дип җибәрде.
Ә анда әтинең яшь хатыны үзе генә икән – озын буйлы, ябык... Аңа минем шулай киенеп килүем ошамаган, күрәсең: килеп керүем булды, якамнан эләктереп тә алды, ишегалдына сөйрәп чыгарды һәм, типкәли-типкәли, капка астыннан чыгарып олактырды... Аннан соң да мине типкәләмәделәр түгел, ләкин монысы бигрәк тә истә.
Теге беренче мәхәббәт дигән нәрсә дә менә шушы мисалларга охшаш.

15.04.42
Кичә кич Рязань шәһәренә җитәрәк бер станциядә байтак кына туктап тордык. Яз, кичке саф һава – сулаган саен сулыйсы килеп кенә тора. Тимер юл буенда кары эреп бетеп кипкән җир. Вагоннардан төштек. Җыр һәм бию оештырылды. Безгә якын гына тагын бер эшелон тора иде. Ул – фронт өчен мобилизацияләнгән кызлар эшелоны булып чыкты. Алар гармун һәм җыр авазларына тәрәзәләрдән ябырылып карый башладылар... Безнең комбат шуларга таба китте. Мин гармунчыга: «Әйдә, без дә шунда барабыз,» - дим. Гармунчы елмаеп куйды. Киттек. Безнең арттан башка сугышчылар... Бию, танцы... Якындагы авыл хатын-кызлары килеп кушылдылар. Тагын да күңелле булып китте. (Рязань хатын-кызлары – юан гәүдәле, кыска буйлы, киң күкрәкле, күбесе лапак йөзле һәм кәкре танаулы). Биш-алты яшьлек бер малайга:
- Вот они – молодцы! – дим. Ә ул:
- А вы – красные бойцы.

16.04.42
Комиссар кыска гына рәвештә 1942 елгы заем турында аңлатма ясады. Кимендә бер айлык хезмәт хакына язылу турында тәкъдим булды.
- Әлбәттә! Нинди сүз булырга мөмкин, - диештеләр.
Күпчелек үзе теләп өчәр, дүртәр, бишәр айлык хезмәт хакына язылдылар...
Сугыш булган урыннарга (дөресрәге, элек фронтка якын урыннарга) килеп кердек. Ватылган йортлар, янган вагоннар, бомба оялары...

17.04.42
Калинин шәһәрен үтеп киттек. Җимерек биналар, морҗалары гына утырып калган заводлар... Хәрабә хәленә килгән шәһәр һәм авыллар дошманга каршы ачуны тагын да көчәйтә.
Басуда, окопларда – үле гәүдәләр. Колхоз малайлары аларны җыеп күмәләр... Юл буенда, станциядә яткан үлекләргә карап һәм аларның айлар буенча җыелып бетмәвеннән генә чыгып та, бу тирәдә җирнең йөзе немец-фашист сөякләре белән тулган икән, дип әйтергә була. Һәм мин, вагон тәрәзәсеннән карап:
«Фашист кергән безнең җиргә
Безләрне кол итәргә...» - дип җырлап барам.

9.05.42
Комиссар сүзләре:
...Бөтен дөнья ут казанында кайнаганда, шул ноктадан чыгып уй йөртергә кирәк.
...Җирне сөегез. Җирне казыгыз һәм үзегезгә яшеренү урыннары әзерләгез... Тагын бер мәртәбә әйтәм – җирне сөегез. Ул сезне үлемнән саклар, дошманга бирмәс...

Биеклек өчен
(«Совет әдәбияты», 1942, №9-10)

Бу хикәядә минем үз исемем генә үзгәртелгән,
калганнары чын булган кешеләр,
шул чын вакыйгаларда үзләре катнашучылар.
Нәфикъ Яһудин

Көн матур, кояш үзенең иркәләүчән нурларын сибеп елмая. Иртәдән алып кичкә кадәр коеп яуган яңгырлы, салкын көннәр артыннан булган мондый кояшлы көн сугышчыларның күңелләрен аеруча күтәреп җибәрде.
Шушындый матур көннән файдаланып, һәркем үзенә вак кына эш тә тапты: берәүләр сакал-мыекларын, чәчләрен кырырга керештеләр; икенчеләре эчке киемнәрен, гимнастерка яки чалбарларын юып киптерделәр; өченчеләре исә, чылтырап аккан саф сулы елга буенда чиләк белән су кайнатып, тәннәрен юдылар.
Салих, шомырт ботагына эленгән киемнәренең кибүен көтеп, газета укып утырган вакытта төш авышып килә иде инде. Фашистларның балаларны җәзалап үтерүләре турындагы хәбәрләр Салихка бигрәк тә нык тәэсир иттеләр. Ул, немецлар тарафыннан җәзалап үтерелгән бала рәсеменә карап, үзенең шул бала белән бер чамадарак булган кызын, өзелеп яраткан Люциясен хәтерләде. Кызы турында хатыны белән ике арада булган кызыклы әңгәмәләрне исенә төшерде. Салих, хатынына иркәләнеп һәм үзе яраткан сүзләрне аңардан тагын да ишетәсе килеп, әледән-әле:
- Карап-карап торам да, бу кыз нәкъ әнкәсе, - дип куя торган иде.
Ә хатыны исә, сөйкемле генә итеп елмайган хәлдә:
- И-и, Салих, җүләр икәнсең лә син. «Атасы» дип тә әйтмәм әле үзеңне алай булса, - ди. Аннан инде, бармакларын бөгә-бөгә, санарга керешә. - Иң элек, бу кыз нәкъ синең шикелле кыска буынлы: менә, бармакларын гына кара син аның, тезеп куелган борчак шикелле матур бармак башларын гына кара... борыны янчек, чәче сары, күзе зәңгәр – аның бер җире дә миңа охшамаган, - ди.
Салих исә, бу сүзләрне әле яңа гына уйлап тапкан шикелле бер төс белән:
- Анасы, күзләре турында алдыйсың инде. Күзләре бер дә зәңгәр түгел бу кызның – кара, - ди.
Чыннан да, Люциянең күзләрен кара дип тә, зәңгәр дип тә әйтеп булмый. Яңа туган көннәрендә аның күзләре зәңгәр булдылар. Соңга таба, көннәр һәм айлар үтә барган саен, ул күзләр һаман карала барган кебек тоелалар иде. Моңар карата хатын ни дип әйтергә дә белми. Ләкин ул аптырап һәм югалып, бөтенләй җавапсыз да калмый:
- Ярар тагын. Синең балаң булган кебек, минем дә балам ла ул, - ди. Кечкенә караватта уйнап утырган баланы кулына ала. Һәм алар икәүләшеп баланы сөяргә керешәләр.
Салих кинәт кенә йокыдан уянгандай сискәнеп китеп: «Эх-х, оныта да язганмын икән әле. Бүген Люциянең туган көне бит... Кызыйның үзенә атап хат язарга, аның исеменә үк адреслап җибәрергә кирәк,» - дип куйды.
Тик ул бу хатны башларга да өлгермәде, нәкъ шул вакыт:
- Рота! Стройга тезелергә! – дигән команда яңгырады.
Сугышчылар һәм командирлар тиз җыелды. Сафның алдына чыгып, батальон командиры сөйләргә кереште:
- Иптәшләр! «П» биеклегендә ике айдан бирле дошман яши. Ул анда бик нык урнашкан. Менә шул биеклектәге дошманны штурмга алырга кирәк. Бурыч гаять җаваплы. Шуңа күрә штурмлаучы группа фәкать үз ирекләре белән теләп баручылардан гына төзелә.
Ул, сафтагы сугышчыларның йөзләренә сынаулы караш ташлап, тынып калды. Сугышчылар да тын, бик тын торалар – әйтерсең лә бу берничә минутның әһәмияте һәм барлык кыйммәте, бөтен дәһшәте әнә шул тынлыкта, һәркемнең мәсьәләне үз алдына хәл кылуында иде.
- Я, кемнәр тели? - дип сорады командир.
Барысы берьюлы кубып, гөрелдәшеп куйдылар:
- Мин телим! Мин дә!
Батальон командирының йөзе яктырып китте, әйтерсең лә алда торган бурыч яртылаш хәл кылынган иде инде.
- Штурмга барачак удар группага язылырга теләүчеләр – өч адым алга!
Кырык бер кешедән унсигез кеше, берсеннән берсе калышмаска тырышып, алга атладылар.
Батальон командиры, дәртле бер тавыш белән, алга чыккан сугышчылар өчен команда бирде:
- Равня-йсь! Смир-рна-а!..
Аннары ул җайлап кына сүзгә кереште:
- Рәхмәт, иптәшләр, барыгызга да рәхмәт. Ләкин сез мине уңайсыз хәлдә калдырдыгыз. Миңа бу кадәр күп кирәкми, сезнең ротадан биш кеше җитә. Бөтен батальоннан егерме кеше кирәк. Иптәшләр, тагын бер мәртәбә уйлап, исәпләп карагыз. Кире уйлаган кеше бу сафтан хәзер үк чыксын, берәүне дә куркак дип атамыйм. Әгәр дә уңайсызланган кеше булса, ал белән, арт белән, теләсә ян белән чыгарга мөмкин – бернинди дә устав нормаларын таләп итмим.
Ләкин урыныннан кузгалучы күренмәде. Командир уң кулын селтәп куйды һәм көлеп җибәрде. Сугышчылар да көлешеп, аякларын кузгаткалап алдылар. Арадан берсе:
- Без барыбыз да бергә барабыз, иптәш өлкән лейтенант! - диде.
Башкалар да аны куәтләделәр. Өлкән лейтенант:
- Барыгызга да рөхсәт итә алмыйм: рота яшәргә, үзенең бурычларын үтәүне дәвам итәргә тиеш, - диде. - Кемнең балалары бар? Өч һәм өчтән артык баласы булган иптәшләр кулларын күтәрсен!
Арада биш-алты балалы ирләр булуга карамастан, берәү дә кулын күтәрмәде.
- Барыгыз да өйләнмәгән япь-яшь егетләр булып чыктыгыз әле сез, - диде командир. - Болай булгач, арадан биш кешене сайлап алырга минем үземә рөхсәт итегез.
Һәм ул, аерым сугышчыларга һәм кече командирларга бармагы белән күрсәтеп:
- Менә сез чыгыгыз! Сез! Сез... Сез, - дип кабатларга кереште.
Штурмга барырга тиешле биш кеше бер кырыйга чыгып тезелде. Салих бу биш кеше арасына кермичә калды. Һәм ул, җитди бер тавыш белән:
- Иптәш өлкән лейтенант! Миңа калырга һич тә ярамый: мине дә бу иптәшләр исәбенә кертеп санагыз, - диде. Ә үзе, рөхсәт бирелүне дә көтмичә, әлеге биш сугышчыга таба атлый ук башлады. Өлкән лейтенант исә Салихның бу эшенә кулын селтәп кую белән генә канәгатьләнде. Аның йомшап китүен күреп, Салих артыннан тагын ике сугышчы иярде.
Исемлеккә язылучыларга ял итәргә һәм әзерләнеп торырга кушып, өлкән лейтенант башка роталарга китте. Әзерләнү өчен ике сәгатькә якын вакыт бар иде. Шушы арадан файдаланып, Салих хат язарга утырды.
*
Сөекле кызым!
Син үзең монда түгел, ләкин син һәрвакыт, һәр минут минем белән. Сиңа булган кайнар якынлыгым, аталык хисләрем минем йөрәгемне тутыралар. Туган көнеңдә сиңа үземнең сагынычлы сәламнәремне җибәреп, сәламәт яшәвеңне, зур һәм акыллы булып үсүеңне теләп калам.
Кадерле Люциям!
Минем бу матур теләкләрем сүздә, менә бу хатка язылган хәрефләрдә генә түгел. Мин сине яратуымның чын йөрәктән булуын кабахәт дошманга каршы көрәш белән дә күрсәтәм.
Сиңа ике яшь тулган көнне тагын да ныграк истә калдыру өчен мин, үзем теләп, дошманны штурмга алырга баручылар отрядына язылдым. Безнең өскә зур гына бурыч йөкләнә. Без пычрак фашистларны илебезнең бер биеклегеннән алып ыргытырга яки шул урында тураклап, барын да үтереп бетерергә тиешбез.
Бу бурычны чын намус белән үтәп чыга алуыма ышанам.
Көннәр һәм айлар үтәр. Еллар үтәр. Сез, ирекле туган илебезнең балалары, бәхетле булып, азат илебезнең гүзәл чәчәкләре булып үсәрсез. Кызым! Әгәр дә бу авыр көрәш көннәрендә үлеп калсам, минем бу хатымны саклап тотарсың һәм кат-кат укырсың. Зурайгач, менә бит минем әтием нинди булган, дип исеңә алырсың.
Кайнар сәламнәр белән, әтиең Салих.
*
Лейтенант Зайко кечерәк кенә каен төбенә килеп басты да, сул кулын башы өстендә болгап җибәрде:
- Иптәшләр! Барыгыз да минем янга!
Дошманның көче, кайда, ничек һәм нәрсәләр урнашуы турында сораулар биреп, сугышчылар лейтенантны чорнап алды. Ләкин ул бер сорауга да җавап бирмәде. Үзе уйлап, тәртипкә салып килгән фикер агышын бозмас өчен, башкаларның тынычлануын көтте. Кыска, ләкин таза гәүдәле, ягымлы соргылт күзле комиссар да лейтенант янында, аннан аз гына арттарак басып тора иде. Лейтенант «П» биеклегенә таба кулы белән күрсәтә-күрсәтә, сөйләргә кереште:
- Без өч группага бүленәбез: беренче группа минем белән, икенче группа комиссар белән, өченче группа сержант Гарипов Салих белән барачак. Беренче һәм икенче группалар, сопканың сул ягыннан аның арткы өлешенә, немецларның тылына һөҗүм итәләр. Өченче группаның алдына куелган бурыч та җиңел түгел. Ләкин без сержант Гариповка ышанабыз. Ул бездә һәрвакыт яхшы як белән танылып килде.
Үзенең группа башлыгы итеп куелуы шатлыгыннан Салих лейтенант Зайконың соңгы сүзләрен ишетмәгән дә төсле булды. Салих: «Бу ышанычны тулысы белән акларга кирәк» - дип күңеленә беркетеп куйды.
Командирның аңар төбәп әйтелгән сүзләре Салихның уйларын бүлде. Командир:
- Иптәш Гарипов! Өстегезгә төшкән бурычны тулысынча үтәп чыга алырсыз дип ышанабыз, - диде.
Салих бик тиз генә:
- Әлбәттә, иптәш лейтенант! - диде.
Салих, командирлар һәм комиссарлар киңәшмәсеннән аерым бер дәрт, үз көченә һәм иптәшләренә тагын да ныграк ышану белән тулып чыкты. Зур дәрәҗәдәге командир һәм комиссарлар аңар үзләре белән тигез дәрәҗәдәге кеше кебек карап, аның белән чын күңелдән сөйләштеләр. Җитмәсә тагын аңардан киңәшләр дә сораштыргалап куйгалыйлар иде. Ә чынлыкта исә, алар үзләре Салихка бик күп файдалы киңәшләр бирделәр.
Салих землянкадан чыккан вакытта төн гаять караңгыланган иде. Ләкин күзләр караңгыга ияләшкәнне көтеп торырга һич тә вакыт юк. Ул, тар гына траншеяның юеш стеналарына бәрелгәләп һәм аны куллары белән капшап, алга таба баруында дәвам итте. Кинәт кенә һавага, бик-бик югарыга, ап-ак ут сызылып күтәрелде. Бу – немецларның ракеталары иде. Аның яктысы «П» һәм «К» биеклекләренә, алар янындагы уйсулыкларга, мина һәм снаряд казылмаларына, йөзләре белән җиргә капланып төшкән үле гәүдәләргә төшә иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Тормыш Бу - 03
  • Parts
  • Тормыш Бу - 01
    Total number of words is 4334
    Total number of unique words is 2178
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 02
    Total number of words is 4217
    Total number of unique words is 2100
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 03
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2077
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 04
    Total number of words is 4284
    Total number of unique words is 2064
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 05
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2155
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 06
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2138
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 07
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2111
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 08
    Total number of words is 4366
    Total number of unique words is 1895
    41.7 of words are in the 2000 most common words
    57.9 of words are in the 5000 most common words
    65.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 09
    Total number of words is 4162
    Total number of unique words is 2030
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 10
    Total number of words is 4378
    Total number of unique words is 1928
    41.0 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 11
    Total number of words is 1548
    Total number of unique words is 785
    53.2 of words are in the 2000 most common words
    66.0 of words are in the 5000 most common words
    72.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.