Latin

Тормыш Бу - 01

Total number of words is 4334
Total number of unique words is 2178
39.7 of words are in the 2000 most common words
56.3 of words are in the 5000 most common words
64.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(документаль повесть)
Ватан сугышы ветераны, атказанган укытучы, язучы һәм хәбәрче
Нәфикъ Яһудин истәлегенә
Хәтеремә әллә нәрсә булды...
Бар нәрсәне шакырайтып туңдырырга, дөньяга тик үзе хуҗа булырга теләгәндәй, әй дулады бу кыш, әй котырды... Аңардан да куәтлерәк көч юк кебек иде. Ә барыбер башка кышлардан артык уздыра алмады. Җир шары тәгәрәвеннән туктамады, хәтта тизлеген дә киметмәде. Шуңа күрә ул яз биләмәләренә төгәл үз вакытында, нәкъ расписаниесендә каралган сәгатьтә килеп керде...
Бүген паркта чыпчыклар да май кояшына назланып кына чутылдашалар, күбәләкләр дә парлашып кына очалар. Кешеләр генә, гадәтләренчә, кырыс күренергә тырышалар. Хәер, аларның да бу кыланышыннан бернәрсә барып чыкмый кебек: язның сихеренә каршы тора алмыйча, йә юкка гына көлеп җибәрәләр, йә күзләрен тутырып тәүге чәчәкләргә карап тора башлыйлар...
Әнә юкә аллеясы буйлап, әкрен генә адымнар белән, таякка таянган бер карт килә. «Батырлык өчен» медале аның җыерчыклы йөзенә, үз-үзен тотышына аерым бер тантаналылык, бөеклек нурлары өстәп балкый кебек. Карт минем янга җитүгә туктады да чирәм өстендә уйнап йөрүче балаларга карап тора башлады. Мин аңа карап елмаеп куйдым. Исәнләштек, сөйләшеп киттек. Үзеннән-үзе Бөек Ватан сугышы еллары турында сүз чыкты.
«Немецлар тарафыннан атып үтерелгән кеше мин,» - диде карт шулчак, мине шаккатырып. Һәм сөйләп китте:
«1941 елның декабрь азаклары иде. Дошман һөҗүме вакытында чолганышта калып, утызга якын кеше тоткынлыкка эләктек. Немецлар безне үзләренең тылына таба алып киттеләр. Кинәт әйләнә-тирәгә снаряд һәм миналар төшеп шартлый башлады. Шундый якын төшәләр – безгә төбәп аталармыни... Туктарга команда булды. «Моменттан файдаланып, качып булмасмы?» Кая ул! Немецлар да ахмак түгел икән. Акыра-бакыра юлдан читкәрәк чыгарып тезделәр дә, без нәрсә дә булса аңлап өлгергәнче, автоматларыннан ата да башладылар... Ниндидер көч мине җиргә бәрде, һәм мин янымдагы куак артына тәгәрәдем. Мәңгелек булып тоелган берничә секундтан ату тавышлары тынды. Дошман солдатларының ерагая баручы аяк тавышлары да ишетелмәс булды. Мин сак кына башымны күтәрдем. Ни күрим, яңа гына янәшәмдә килгән тап-таза егетләр ничек туры килде шулай кар өстендә аунап яталар... Миннән башка тагын берничә кеше исән калган булып чыкты. Яралыларның ыңгырашу, сүгенү тавышлары. Ялвару тулы күзләр... Үз аякларында барырдай алты кеше җыелдык та, яралыларга тиз арада ярдәм җибәрергә вәгъдә итеп, көнчыгышка таба йөгердек... Туңган елга буйлап барабыз. Алда тимер юл күпере. Иптәшләрем күпер астыннан үтмәкчеләр. Ә бит күпер тирәсе миналанган булырга мөмкин. Мин әйтәм: «Ни булса да, яр өстенә күтәрелеп, тимер юл аша чыгабыз.» Чак күндердем үзләрен. Бер кире беткәненә «үгет-нәсихәт» тә «укып» алырга туры килде... Үзебезнең позицияләргә җиткәндә, төн иде инде. Безне бер иске сарайга ябып куйдылар. Шинельләрне йөгергәндә ташлап калдырган идек. Суыктанмы, билгесезлектәнме, төнебез йокысыз үтте. Иртән сарайны бер капитан ачты. Ул безнең часть номерын сорап белде дә: «Сезнең батальон хәзер әнә теге калкулык артында. Озакламый һөҗүм. Мин сезне күрмәдем, сез – мине. Күземнән югалыгыз!» - дип боерды... Әй ул капитанны-ы! Ярты гасыр рәхмәт укыйм, һаман аз кебек. Ул бит безне трибуналдан коткарды».
Җәһәннәмнең бөтен баскычларын үтеп тә өенә исән кайткан бу солдатның әле булса җаны әрни. Теге вакытта җәза урынында ятып калган яралы иптәшләренең язмышы борчый аны. Шунда аларга ярдәм итә алмавы йөрәген телгәли...
Бервакыт мин (үсмер чак иде) фронтта аягын калдырып кайткан авылдашым Сәлим абыйдан шундый сүзләр ишеттем: «Сугышта, энем, атакага барасың икән, тормыш белән инде хушлаш: сине яки үтерәләр, яки яралыйлар - икенең бере.» Әле дә бу сүзләр искә төшкәндә тетрәнеп куям. Без бит «Ура!» кычкырып гел алга баручы, бер дә үлмәс совет солдаты турындагы фильмнар гына карап үскән малайлар идек. Шундый мавыгып, үзебез агачтан мылтыклар ясап, «сугыш» уеннары уйный идек. Беребезнең дә «немец» буласы килми иде...
Тагын бер күңелдә уелып калган очрашу студент чагымда булды. Поездда сугыш ветераны белән барабыз.
«Атышлар тыныбрак торган арада, - дип башлады ул сүзен, - урман буенда ял итәбез. Кинәт агачлар арасыннан куян килеп чыкты да миннән ерак түгел генә бер чокырга төшеп ятты. Мин командирга: «Хәзер куян ите ашыйбыз», - дим. Көрәк алдым да чокырга таба киттем. Командир: «Кайда ул, бир әле мин аны атып үтерәм», - ди. Мин: «Юк, тидерә алмыйсың». Чокырны читләтеп кенә узып барган булдым да «шап!» тегенең сыртына – кымшанырга да өлгермәде мескен. Солдатлар таң калдылар. Табышымны командир алдына китереп салдым гына, урман алдындагы калкулыкта тагын бер куян пәйда булды. «Монысын инде мин атып үтерәм», - ди командир. Минем: «Тидерә алмыйсың», - диюемә дә карамастан, ул автомат дискы бушаганчы атты һәм ... тидерә алмады. Без шулай бер немецка да бөтен рота белән аткан идек. Бер пуля тисә! Тәки бернинди ярасыз үз окопларына кадәр йөгереп барып җитте».
Бу повестьның төп герое, алай гына да түгел, төп авторы да әле, Нәфикъ Яһудинның бер язмасы монда урынлы булырга охшый. Әлеге дә баягы, сугыштагы куян мәсьәләсе. Тик чишелеше икенче.
«1944 елның марты иде. Минем фронт газетасында эшләгән чак. Зур гына тимер юл станциясе. Ашыгыч рәвештә фронтка җибәрелүче эшелоннар станциягә килеп тулганнар да үтеп китәр өчен чират көтәләр. Безнең эшелон да шунда барып төртелде... Инде төн урталары иде. Нәкъ шул вакытта дошман самолетлары килеп чыгып, станцияне бомбага тота башлады. Безгә вагоннардан чыгарга, ераккарак китеп ятарга кушылды. Калын кар өстеннән мүкәләп барып, мин дә бер тирән генә чокырга төшеп яттым. Күккә дошманның фонарь-ракеталары элеп куелган. Алар шундый якты яналар – кар өстенә энә төшсә, аны да эзләп табарга мөмкин булыр иде кебек. Яктылык күзнең явын ала, ап-ак кар өстен җемелдәтә. Әнә шул яктылык нурларына, бу урында һич тә хаҗәте булмаган, бары тик ачуны гына китереп торган нурларга коенып, кыр уртасында бер куян утыра. Аның алгы аяклары югары күтәрелгән, үрә торган колаклары куркудан калтырыйлар, күзләре чагыла, күрмиләр булса кирәк... Ә дошман самолетлары һаман гүләп-гүләп очалар, станция йортларына, эшелоннарга бомбалар, пулемет уты яудыралар. Безнең сугышчылар зениткалардан, башка төр кораллардан аталар... Тирә-якта шундый кызу хәлләр барган вакытта, кая китәргә, нәрсә эшләргә дә белмичә, куян, һаман газапланып, кызганыч бер хәлдә утыра бирде. Шулай утырды-утырды да, кинәт кенә борылып, миңа таба чаба башлады. Мин яткан чокырга килеп тә төште, куеныма кереп тә ятты. Ятты һәм кузгалмады. Аны куркытмыйча ничек тә озаграк үземнең куенда яткыру теләге белән мин дә селкенергә дә батырчылык итмичә ятам. Шул хәлдә күпмедер вакыт үтеп китте. Һавадагы фонарьлар сүнеп, тревога беткәч тә, ничек минем куеныма килеп кергән булса, шулай ук капыл гына сикереп, куяным каядыр үз юлына чыгып та чапты. Мин аның караңгылык эчендә сузылган ак шәүләсен генә күреп калдым. Аркасыннан сыйпап, сөеп-яратып кына озатырмын дигән идем, булмады, хәтта саубуллашып та тормады. Менә шуның өчен куянкайга минем азрак кына хәтерем калды, бераз үпкәләп тә йөрдем үзенә. Хәер, шелтәләүгә караганда аны кызгану, куркыныч минутларда кешегә ышанып, аңа сыенуы өчен рәхмәт тойгылары миндә көчлерәк иде шул.»
«Сугыш бетеп өч көн яшәсәм, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде – аннан үләргә дә риза», - дип уйлаган, шулай дип теләгән әтием – өстенә фашист бомбалары яуганда да, биеклекне штурмлау группасына үзе теләп язылганда да, фронтташ дуслары белән мәңгегә хушлашканда да...
Боларның барысы да инде хәзер – тарих. Болар – мин тумас борын булган хәлләр.
Нигә әле алай булгач төшләремдә миңа таба фашист танкы килә? Нигә әле мин, атакага барган чагымда күкрәгемне тотып җиргә авам да, иптәшләремнән аерылып калуда үземне гаепләп, оятымнан шыбыр тиргә батып уянам? Әйтерсең лә бу вакыйгалар минем белән булган. Әйтерсең лә әти белән мин – бер кеше...
Хәтеремә әллә нәрсә булды – үз башымнан узмаган хәлләр искә төшә...

***
Мирсәй Әмир, «Казан утлары», 1975, №5.
«Сугыш алды елларында Казан педагогия институтын тәмамлап чыгып, Арча ягында укытып йөрүче Нәфикъ Яһудинны мин язучылар сафына ышанычлы адымнар белән килүче, әдәбиятыбызны яңа образлар белән баетырга тиешле өметле каләм иясе дип белә идем. Миңа аның төгәлләнеп бетмәгән бер романы белән танышырга туры килде. Роман Оренбург ягында яшәүче татар казаклары тормышын гәүдәләндерә иде. Гражданнар сугышы чорына багышланган бу әсәр мине әдәбиятыбызга яңалык алып килүе белән генә түгел, теле, стиле ягыннан да үзенчәлекле булуы белән бик нык кызыксындырган иде. Аны әдәби яктан тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен авторга үз киңәшләремне әйттем. Ул аларны хуп күрде һәм әсәрен камилләштерү өстендә бик ныклап эшләргә кереште. Ләкин тәмамларга өлгермәде, сугыш башланды...»

Ике батыр
Нинди генә иҗат әсәрен алмыйк,
ул һәрвакыт - автопортрет.
Сәмуел Батлер

Нәфикъ Яһудин. «Казаклар» романыннан
Йокысыннан уяну белән үк Хисамыйның күңелен нәрсәдер тынычсызлый, ул нәрсә турындадыр борчылып уйлый башлады. Иренең шундый уйчан хәлдә булуын күреп, Мәгузә дә аңар һичбер сүз әйтмәде. Ул, әгәр дә иренә берәр сүз кушса, аның карышып һәм киреләнеп китүеннән курка иде.
Үзалдына борчылып уйлаган саен Хисамыйның Җәләйне күреп сөйләшү теләге көчәя генә барды. Ә өеннән урамга чыккач ул инде үз-үзенә тәмам ышанып: «Кешеләр азрак вакытта барыйм да, картны аулакта гына күреп әйтим», - дип уйлады.
Ләкин Хисамый соңгарак калды. Ул килгәндә, мәчеткә байтак кеше җыелган иде инде.
Хисамый, кичә кичтән үк Җәләй картның өенә кереп, аның белән ачыктан-ачык сөйләшеп куймавына үкенә башлады. Кичә аны бу эшкә ниндидер горурлык, турысын гына әйткәндә, үзен тәкәбберрәк тотарга теләве җибәрмәде. Хатыны Мәгузә дә әйтеп-әйтеп караган иде юкса:
- Әтисе, сиңа әйтәм, син көрәшкә чыгам дип йөрисең йөрүен дә, Җәләй абзыйның моңар хәтере калмасмы? Ничә әйтсәң дә, байтак еллардан бирле мәйдан тотып килгән кеше бит. Егылсаң, үзеңә хурлык, ексаң, Җәләй абзый кызганыч.
Аңа каршы Хисамый җитди генә бер тавыш белән үзенең гадәттәге җавабын кайтарды:
- Сөйләмә әле, әнисе, дөньяда мин дә казачи исемен күтәреп йөрим ләбаса! Казачи булып бер мәртәбә дә мәйданга чыгып көрәшмәү ул хурлык. Чын казачи өчен оят эш бу.
- Ә егылып куйсаң?
Хисамый кызып китте:
- Егылып куйсаң да егылып куйсаң сиңа тагын! Егылып куйсаң – җир күтәрә. Җир астына берәүнең дә төшеп киткәне юк бит әле.
- Белмим инде, әтисе, Җәләй абзый рәнҗи күрмәсә ярар иде, дип кенә әйтүем...
Мәгузәнең тел төбендә әйтелеп бетмәгән башка уйлар да бар. Ул үзе бер нәрсә турында сөйли, ә бөтенләй башка нәрсәләр турында фикер йөртә иде.
Җәләй гаиләсе белән Хисамыйныкылар күптәннән аралашып, байтак еллар буенча аерылмас дуслар булып яшиләр. Ә соңгы елларда, Миңлебай белән Фатыйма дөньяга килгәч, бу ике гаилә арасындагы якынлык тагын да ныгый төште. Әйе, бервакыт шулай Хисамый белән Мәгузә, өч яшьлек улларын да алып, Җәләйләргә кунакка бардылар. Җәләйнең Фатыймасына бер яшь тулып, аның да күңелле генә тәпи йөрергә өйрәнеп килгән чагы. Кунаклардан берсе идәндә уйнап йөргән балаларга карап:
- Болар икесе дә бик матур, бер-берсенә пар килгән балалар икән, - диде.
Икенче берәү:
- Чынлап та, бу балаларны колак тешләтеп куйсагыз, пар күгәрчен шикелле гөрләшеп гомер итәрләр иде, - дип, тегенең башлаган фикерен куәтләп куйды.
Җәләй Хисамыйның «кылын» тартып карау теләге белән:
- Колак тешләтү безнең татарларда бик кулланылмый инде үзе. Ул асылда казахлар гадәте бит, - диде.
Хисамый исә, үзенең бу эшкә һич тә каршы түгеллеген белдереп:
- Казахларда булса да, безнең авылда күп кеше шулай итә бит. Мин үзем дә Мәгузәнең колагын шушы улым кадәр вакытта тешләп куйганмын, - диде.
Нәтиҗәдә Мөршидә кызын үз янына чакырып алды. Ә Мәгузә улын, җитәкләп алып килеп, Фатыйма каршысына бастырды да:
- Я әле, улым, әнә шул матур сеңлеңнең колагын тешләп ал әле, - диде.
Миңлебай шунда ук Фатыйманың сул колагын тешләп тә алды. Ә аның «матур сеңлесе» кычкырып елап җибәрде.
Бу вакыйгадан соң, берсе артыннан икенчесе агып, унбер ел вакыт үтте. Һәм менә быел шушы сабан туе аркасында Мәгузәнең күңеле борчылып тора. Хисамый белән Җәләйнең көрәш вакытында сүзгә килеп, моңарчы саклап килгән дуслыкларын югалтып куюларыннан курка иде ул. Ә халык телендә хәзердән үк төрле сүзләр сөйләнә, Хисамый белән Җәләйне ничек тә сугыштырырга җыенып йөрүчеләр дә юк түгел...
Моны Хисамый үзе дә яхшы аңлый...
Мәчет эчендә тирән тынлык. Кешеләр акрын гына пышылдап намаз укый. Ләкин Хисамыйның уйлары башка нәрсәдә, аның фикере хатыны Мәгузә әйткән сүзләр тирәсендә чуала. Аның күзләре Җәләй картта.
Җәләй карт үзен гадәттән тыш җитди, тирә-ягындагы эш һәм хәрәкәтләргә бөтенләй игътибарсыз тота. Күрәсең, ул намазын бик нык бирелеп укый һәм үзен көрәштә өстен чыгаруны Аллаһыдан сорый. Моны күргәч, Хисамый сабан туенда көрәшергә уйлавына үкенә башлый. Җәләй карт аңа тагын да олырак булып, Алла ярдәме белән бөтен кешене егып йөрүче бер изге җан булып аңлашыла.
Кешеләр шау-гөр килеп мәчеттән чыга башладылар... Әнә Җәләй карт Хисамыйдан биш-алты адым гына алдан бара: кулында намаз таягы, башында зур ак чалма, өстендә кояш нурларында елкылдап-елкылдап күренә торган кара җилән. Хисамый, Җәләй картның әнә шул җиләненә карап, эченнән генә көлемсерәп куйды. Әмма адымын кызулатмады. «Сөйләшәсе килә икән, ул үзе адымын акрынайтсын. Ашык-пошык аны куып җитәргә мин дә бит инде бала-чага түгел, - дип уйлады ул. - Ә куып җиткәч нәрсә дип әйтермен? Абзый, мин сине быел көрәштә егам икән, моның өчен миңа ачуланма инде, дип әйтерменме? Әгәр дә ул үзе мине әйләндереп салса?»
Мәгәр Җәләй карт та үзен эре тотарга яратучан кеше иде. Ул, артыннан Хисамый килүен белә торып, аңар әйләнеп тә карамады, адымын да акрынайта төшмәде. Моңа ачуы тәмам кабарган Хисамый: «Алайга калса, Җәләй картта булган тәкәбберлек бездә дә табылыр», - дип уйлады да уң яктагы тыкрыкка борылып кереп китте.
Тыкрык эчендә Хисамыйны Котырык Муллагали куып җитте. Ул, сүз башлап җибәрү өчен генә әйткән шикелле итеп, башта Хисамыйга сәлам бирде һәм аның хәлен сорашты. Аннан соң:
- Шулай, Хисаметдин кордаш, бүген көрәшкә чыгасың икән. Ярый-ярый, бик хуп, бик мәслихәт эш. Җәләй картны әйтәм әле, дөньяда аннан башка кеше юк шикелле итеп, бик кәпрәеп йөргән була бит. Синең хакта көрәшкә чыга икән дип ишеткәч тә, әһә, мин әйтәм, Җәләй картның борынын җиргә бәреп янечә икән инде бу, мин әйтәм, килбәтсез борынын бик югарыга чөеп йөри иде, дим.
Хисамый, уйламаганда гына тәнен кигәвен чаккан шикелле, чыраен сытып һәм җилкәсен куырып куйды. Аңарда, кинәт кенә борылып, кулындагы юан намаз таягы белән Котырык Муллагалинең башын сугып яру теләге туды. Ләкин ул моны эшләмәде: салмак кына адымнар белән эре-эре атлап баруында дәвам итте, Котырык Муллагалигә җавап итеп бер генә авыз сүз дә әйтмәде...
Көрәш ялан аяклы, ялан башлы кечкенә малайлардан башланып, һаман зурракларга күчә барды... Ниһаять, халыкның көткәне - Хисамый белән Җәләйгә дә чират җитте. Мәйдан уртасына Җәләй чыгып, рәттән алты кешене екты. Шуннан соң, кулына сөлге тоттырып, көрәш мәйданына Хисамыйны алып чыктылар. Ул, үзе көрәш өчен әзерләнеп килгән булса да, ни өчендер башта каршылык күрсәткәндәй итеп торды. Мәйдан алып баручылардан ике кеше аны ике ягыннан култыклап, төрлечә уен-көлке сүзләр сөйләп, ирексезләп чыгарган шикелле итеп чыгардылар... Хисамый да, Җәләй шикелле үк, алты кешене һичбер кыенлыксыз гына ыргыткалады...
Батырларны шул рәвешчә ял иттерә-иттерә көрәштерү берничә мәртәбә кабатланды... Азак килеп, Оренбург батыры Җаппар да егылгач, мәйдан хуҗалары булып Җәләй карт белән Хисамый торып калды...
Менә шул ике кеше, сөлге белән бер-берсенең биленнән кысып тоттылар да, сөзешкән вакытта сак һәм акыллы кыланучан карт үгезләр шикелле, мәйданның бер читеннән икенче читенә этәрешеп йөри башладылар. Моңарчы Җәләй белән көрәшеп караганы булмаса да, Хисамый аның кайбер гадәтләрен белә иде инде. Көче һәм сәләте белән хисаплашырга туры килгәнрәк кеше булганда, Җәләй карт аны һич тә башлап үзе күтәрми. Ул, зур хәйләкәрлек белән, элек тегенең күтәрүен көтеп йөри. Әлбәттә, яңа кеше гадәттә озак түзә алмый. Чыдамы бетеп, тиздән ул Җәләйне күтәрә башлый. Ләкин ул моны булдыра алмый. Моңар Җәләйнең авыр булуы да, хәйләкәрлеге дә, аркасында шуып йөргән кара җиләне дә уңайсызлый. Кеше аны биленнән тотып күтәрә башласа, кулы шуып, ул аны муеныннан кочаклап кала. Шул вакыт теге кешенең гәүдәсе турылана төшә һәм ул: «Мә, мине күтәреп ал да олактыр инде!» - дигән шикелле, үзе дә сизмәстән, Җәләйнең кочагына барып керә. Нәкъ шул вакыт Җәләй аны бик нык кыса һәм күтәреп ала да, сырты белән җиргә сала.
Хисамый әнә шуларны исәпкә алды һәм үзе башлап Җәләйне күтәреп карарга һич тә җыенмады. Ләкин Җәләй дә аны күтәреп карап үзенең чамасын белергә ашыкмады... Шулай да Хисамыйның моңар ачуы килмәде. Киресенчә, Җәләйнең һаман хәйләгә сабышып кына йөрүен белгәннән соң, Хисамыйга дәрт һәм көч өстәлгәндәй булды. Ул аны бик нык этәреп алып китәргә җыенгандай итте дә, тик ул моны эшләмәде, ул Җәләйне кинәт кенә күтәреп алды һәм, аның чуен шикелле авыр гәүдәсен үзенең югары чөелгән уң аягы өстенә утыртып, тиз генә сулга борылды. Карт көрәшче аркасы белән җиргә барып төште...
Халык, бөтен мәйданны көчле яшен бәреп үткән шикелле, тын булып калды.
Атасының көрәш мәйданында егылуын беренче мәртәбә күргән Фатыйманы курку һәм рәнҗү тойгылары чорнап алды. Аның кечкенә йөрәге ашкынып һәм өсте-өстенә «лепелдәп» тибә башлады... Бераздан халык айнып киткәндәй булды. Кешеләр арасыннан:
- Ялгыш булмадымы икән соң бу?
- Яңадан көрәштереп карарга кирәк.
- Чынлап та, картның күңелендә калырлык булмасын, - дигән сүзләр ишетелә башлады.
Җәләй, егылган урыныннан акрын гына кузгалып торды да, ничәмә еллар буенча тарап-сыйпап кына үстерелгән сакалындагы чүп-чарларны һәм өстендәге туфракларны какты. Янына ук килеп баскан кызы Фатыйма белән хатыны Мөршидәгә карады. Аларның куркудан йөзләре агарган һәм тәннәре калтырана иде. Җәләй, мәйдан әйләнәсендәге барлык кешеләр өстеннән күзләрен йөртеп чыкты да, уң кулын салмак кына югары күтәреп:
- Кардәшләр, барыгыз да тыныч булыгыз! Хисамый күрше мине дөрес екты, бик һәйбәт итеп екты, - диде.
Шуннан соң ул үзенең сул ягындарак басып торучы Хисамыйга кулын сузды; чын дуслык һәм татулык билгесен белдереп, аны кочаклап ук алды. Баш-башлары бик киң итеп чигелгән зур мәйдан сөлгесен Хисамыйның иңбашына салды да:
- Бүгеннән соң Җаек һәм Сакмар буйларының батыры булып син каласың, энем. Көчеңнең һәм сәләтеңнең игелеген күр! – диде.


Тәүге сикәлтәләр
Мин шомартмый гына сөйләячәкмен...
Уильям Шекспир

Нәфикъ Яһудин. Истәлекләр
Атам мәзин булган. Озын буйлы, сары – мин аны шулай гына хәтерлим. Ул гади кеше булырга тиеш, чөнки тегермәнгә дә бара, печән чаба һәм кышын чана белән печән дә ташый. Балык тотарга ярата. Хәтта бервакыт, үзе ураза килеш, суда йөзә-йөзә җәтмә белән балык тота.
Туарыма бер ай чамасы вакыт калгач ул анамны аерып җибәрә һәм мулла кызына өйләнә. Дүрт ел без әнкәйнең энесе йортында – ярлы крестьян гаиләсендә торганбыз, әнкәйнең шәл бәйләп сатудан килгән керем хисабына яшәгәнбез...

1914 елда Габделхалик мәзин Мәгузә абыстайны яңадан ала һәм ике хатын белән тора башлый: яшь хатын белән генә эшләр барып чыкмый – тавыклар да, казлар да, башка хайваннар да үрчемиләр.
Дин законнары буенча, яңадан шул иренә бару өчен, хатын башка бер иргә барып кайтырга тиеш. Монда да шулай эшләнә: иртәгә никах укылырга тиешле көнне Мәгузәне юри генә Галиуллага бирәләр, һәм хатын бер төн күрше ир куенында кунып чыгарга мәҗбүр була...
Мәгузәнең кече улы Каюм анасына охшап туа: кечкенә гәүдәле, коңгырт чәчле, җитез хәрәкәтле. Ә күзләре... Башта алар кара булалар, аннан коңгыртка әйләнәләр, аннан зәңгәрсу сызыклар өстәлә... Бу үзгәрешләр артыннан бигрәк тә Габделхалик мәзин җентекләп күзәтә...

1918 елда атам безне тагын ташлап китә – яшь хатынның бай туганы үлү сәбәпле, алар авылның такта түбәле, карагай капкалы зур йортында тора башлыйлар. Без – гаилә хакы өчен байларга ялланып эшләүче Вахит абый, мин һәм Каюм энем – әнкәй карамагында калабыз... Атам, ниндидер талашлар аркасында, яшь хатыны тарафыннан куылып чыга. Безнең гаиләгә дә килеп сыена алмый. Эш эзләп Оренбургка чыгып китә һәм 1921 елның кышында ачтан үлә.

Габделхалик мәзиннең уйлары бик зурдан иде, тик ул аларны тормышка гына ашыра алмый калды. Барыннан да элек ул үзенең мәзин булуыннан һич тә канәгать түгел иде. Белеме Хәлләф мулланыкыннан бер дә ким булмаган хәлдә аңа буйсынып йөрүне мәзиннең күңеле күтәрә алмый иде. Аның өстенә, Габделхалик мәзиннең тавышы Хәлләф мулланыкына караганда күп мәртәбәләр көр, тыны иркен иде. Хәлләф мулла өйдә булмаган чакларда мәчеттә муллалык хезмәтен Габделхалик мәзин үти. Мондый көннәрдә намаз укып урамга чыккач картлар аңа рәхмәт әйтәләр: «Синең тавышыңа җаннар рәхәтләнеп китә», - диләр.
Мәгәр аңа авылда мулла булырга туры килмәде. Хәлләф мулла үлмәде, урыныннан да китмәде. Ул да белемле һәм тәҗрибәле мулла иде... Габделхалик мәзин авылны икегә бүлмәкче, бер мәхәлләдән ике мәхәллә ясап, авылның Карбыз тавы очына икенче мәчет салмакчы булды. Мәчет салу эшенә тиз кереште... Бодай җыю, бүрәнә китерү... Бу эшкә ул үз малын да кызганмый иде. Ләкин революция булып китте. Мәзиннең үзе мулла булу уе да, балаларының һәркайсысын берәр авылга мулла итү хыялы да юкка чыкты...

Мәгузә карчык олы улы Вахитны күптән инде үз кулыннан ычкынган итеп исәпли иде. Аның үзе теләп, карт анасын һәм ике энесен ташлап, Кызыл Армиягә китүе үзе генә дә карчыкның барлык соңгы өметләрен юкка чыгарып ташлады. Ә моңарчы ана белән бала арасында бик күп килешә алмау фактлары булды. Чәч мәсьәләсен генә искә төшерү дә җитә. Ана: «Урыс кебек чәч үстереп йөрмә», - ди. Бала моны тыңламый. Ул барлык яңалыклар белән кызыксына... Шулай ук чәч тә үстереп йөри.
Карчык үзсүзлеләнә. Вахит йоклаган вакытта аның маңгай чәчен кайчы белән кыркып ала... Икенче көнне зур шау-шу күтәрелә. Вахит: «Бу актыккысы булсын! Моннан соң тагын миңа шулай бәйләнәсең икән, мине бу йортта башка күрмәссең», - ди.
Ана улының чын ачу белән әйткән сүзләрен иренен тешләре арасына кысып кына тыңлый. Шуннан соң ул күп хәлләргә түзә. Ләкин улына кыз сайлау мәсьәләсендә тагын тыкшынып карый... Вахит бу йортны ташлап китә һәм ике елга якын (армиягә киткәнче) Сакмар буенда сал куып, чит авыл һәм шәһәрләрдә эшләп йөри...

Ачлык ел. Безнең сыерны, кәҗәне урлыйлар. Әнкәй йорт-җирне унбиш кадак алабута оны катыш онга сата. Без янә әнкәйнең энесе өендә. Ул чордан шундый хатирә сакланган. Каюм энем белән капка төбенә чыгып утырабыз да: «Ашыйсы килә, ашарга бирегез», - дип, елап утырабыз. Кешеләр, үтешли: «И-и, бахыр ятимнәр», - дип, безне жәлләп китәләр...
1924 ел. Әнкәй үлә. Без энем белән тамак ялына кышын байларга эшләп, җәен авыл көтүен көтеп йөрибез. Шулай бер ел вакыт узганнан соң Вахит абый, үзе армиядән кайтканга кадәр тору шарты белән, энемне Оренбург, мине Каргалы балалар йортына бирә...

Каргалыда без элекке вакытта нык билгеле булган Гали бай йортында тордык. Авыл мәктәбенә укырга йөри идек. Укулар бетеп көннәр җылынгач та Гали байның җәйге дачасына күчә идек.
Дача матур гына агып яткан елга буенда урнашкан, биек таш койма белән әйләндереп алынган. Койманың ике башы да әлеге елгага барып терәлә. Дачаның нәкъ уртасында түгәрәк йорт. Бу безнең йокы һәм ял урыны. Бакчадагы җиләк-җимешләрне без яз башыннан ук тәрбияләп үстерәбез дә, өлгергәч аларны безгә я шул көе генә, я компот итеп бирәләр...
Тиздән мин балалар йорты стена газетасының актив хәбәрчесе булып киттем. Беренче хәбәрем качып-посып кәрт уйнаучылар турында иде. Бу хәбәрем чыккач мин, чиксез шатланып, байтак вакыт шушы газета тирәсеннән китә алмый йөрдем. Үзем язган хәбәрне ничек йотлыгып укуым, шул төнне куанычымнан йоклый алмый чыгуым әле дә хәтеремдә... Хәбәр эзсез калмады. Тәрбиячеләр балаларның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүләренә, нинди уеннар уйнауларына игътибарларын көчәйттеләр...
Бер корбан бәйрәмендә дингә каршы доклад сөйләвем дә исемнән чыгачак түгел. Ул болай булды. Докладны вожатый абый алдан ук язып бирде. Мин шул язганнарны кат-кат укып тулысынча ятладым.
Менә корбан бәйрәме дә килеп җитте. Безгә бәйрәмчә аш әзерләп ашаттылар, барыбызны да бәйрәмчә киендерделәр. Тамак туйдырып күңелләнеп алгач, без стройга тезелдек. Җәйнең кояшлы көне иде. Алда байрак тоткан кыз, аның ике ягында барабанчы белән быргычы. Мин пионер отрядында барабанчы идем. Дачаның зур тимер капкаларын ачып җибәрделәр. Иптәшем быргы кычкыртып, мин барабан кагып кузгалып киттек. Артта җыр яңгырады...
Шул рәвешле без авылның базар мәйданына барып кердек... Менә трибуна. Без туктадык. Вожатый абый миңа пионерлар торган якка карап сөйләргә куша. Әгәр дә халык күп җыелып китсә, әйләнгәләп аларга да карап алырга киңәш бирә. Ул үзе трибуна эчендә торачак икән дә, мин ялгышсам, әйтеп җибәрәчәк икән.
Вакыт җитте. Мин трибунага менеп киттем. Шунда ук базар мәйданы тулы халыкка күзем төште: картлар да, яшьләр дә, хатын-кызлар да бар. Мин каушабрак калдым булса кирәк, астан вожатый абыйның акыллы киңәшләре ишетелде:
- Үзеңне кулга ал. Тынычлан, нык тынычлан. Халыкка бик туры карамаска тырыш. Тыныч кына, нык тавыш белән сөйли башла.
Мин көчле, көр тавыш белән яңгыратып сөйли башладым. Мин монда, унбер мәчете булган зур авылда, диннең иң көчле урынында, сәүдәгәрләр, нэпманнар оясында, диннең байлар һәм дин башлыклары кулында изү коралы булуын әйттем..
Соңыннан авылның муллаларыннан кайберләре, урамда мине очратсалар, төсләрен нык бозып, түбән карап, җиргә төкеренеп китәләр иде. Аның каравы укытучылар, авыл яшьләре мине якын күреп калдылар. Алар, бер елга якын мин булган урында әнә шул җыелышны искә алып, муллаларның чыдый алмыйча кыйлануларыннан, төрле сүзләр белән каргау-каргануларыннан көләләр иде...
Бу көннәрдән бирле күп еллар үтте. Безнең баштан да күп хәлләр узды...

Чит илләрдә ялгыз үзем...
Нәфикъ Яһудин. Автобиографик язма
Габделвәли гает намазына алдан ук әзерләнә. Булган кадәр чиста киемнәрен киеп гаеткә бара... Укый... Карт-корының өмете арта. Аны Уфага җибәреп муллалыкка укыту теләге көчәя. Хәтта бодай, он җыю эшләре дә башлана. Габделвәлинең авыл советы председателе булып эшләүче абыйсын үгетләү бара. Ләкин, ун-унбиш көн «адәм рәтле» генә йөргәннән соң, Габделвәли яңадан элекке эзенә төшә: гармун уйный, ачыктан-ачык Фатыймага карата мәхәббәт җырлары җырлый...
Ахыр килеп, ул Оренбург шәһәренә китә.
Габделвәлигә педтехникумда укуы авыр була. Фатыймага хат язмый. Комсомолга керә...
Яз. Концерт. Габделвәли сәхнәдә, түзә алмыйча, Фатыйма турында өзгәләнеп-өзгәләнеп җырлый...
Комсомол җыелышы. Аны комсомолдан чыгармакчы булалар:
- Череп таркалган мещан җырларын җырлады ул. Вак буржуазлык. Атасының идеологиясеннән чыкмаган. «Чит илләрдә ялгыз үзем» - имеш. Ул нинди ялгызлык? Меңнәрчә комсомоллар, миллионнарча хезмәт ияләре кайда? Дөньяда бер Фатыйма гына түгел бит. Безнең илебездә миллионнарча гүзәл кызлар үсәләр. Комсомол кешегә мәхәббәт утында яну оят, хурлык бу. Шундый кешене без комсомол сафында тотабыз...
Фатыйманың атасы бик динле карт була. Ул – урта хәлле крестьян. Аны ялгышлык белән раскулачить итәләр. Габделвәлинең абыйсы Фатыйманың атасын сөрүгә каршы. Ләкин район вәкиле үз сүзен итә. Үги ана бу хәлдән файдалана, Фатыйманы Гыйлаҗигә бирүне куерта һәм аны Гыйлаҗигә бирәләр дә... Шулай итеп, мәхәббәт югала, кыз сүнә...
Габделвәли, бу турыда ишетеп, өч ел буе авылына кайтмый... Ул инде укытучы, хәтта мәктәп мөдире...
Менә ул, ниһаять, авылында. Фатыйманың инде улы бар... Мәрьямнәрдә мәҗлес. Габделвәли бармый. Мәрьям килеп, елап инәлә.
- Юк, Фатыйма булган урында минем йөрәгем кузгала, - ди Габделвәли. – Әллә нәрсәләр җырлап ташлавым бар.
- Түзәрсең әле, Габделвәли абый, бер юлга җырламыйча да булыр. Фатыйма синең килүеңне тели...
- Әнә бит, син әйтәсең... Ә мин...
Бара. Исергәч, нык-нык әйтеп җырлый: «Хак тәгалә шулай язган – Елына укыйм бер намаз; Синең өчен, Фатыймакай, Утка керсәм, ул да аз».
- Ходаем, җырламыйча түзә алмады инде, - дип куя Мәрьям. Фатыйма ахирәтенең куенына сыена. Габделвәли гармун уйнап җырлавын дәвам итә...
Шау-шу куба. Фатыйманың ире кыза, сугышмакчы була... Габделвәли сикереп тора да:
- Хушыгыз, тигезлек белән генә көн итегез, - ди, чыгып китә. – Юк-юк, гаилә тормышын бозарга ярамый. Миңа монда калуы авыр...

1932 ел
Казанга килү белән ул педагогия институтына юл тота... Шушы ук институт бусагасын ул көнне Шәйхи Маннур белән Сибгат Хәким дә атлап керәләр... Беренчесе үзенең «Муса» романын Нәфикъ Яһудинга түбәндәге сүзләр аша юллаячак:
«Хөрмәтле Нәфикъ дус! Яшь чакларны сагынып, бу китапны сиңа истәлек итәм. Кайларга китеп югалдың син, нишләп безнең якларга бер килеп күренмисең? Хатың өчен, андагы җылы сүзләр өчен зур рәхмәт. Андый сүзләрне ишеткәндә карт язучы үзен бәхетле сизеп куя. Безнең гомер кешеләрнең андый саф күңелле сүзләрен ишетә алмыйча узды бит, үзең беләсең. Кырыс еллар кичердек, кешене бары тик тиргәү, кимчелеген табу гына бар иде бит дөньяда!.. Әйдә, иске яраларны яңартмыйк, күңелләрдә яхшылык көче табып, үткәннәргә салават дип кенә тәмамлыйк... Син алай гел югалып йөрмә әле. Җәй көне бу якларны да бер әйлән. Яшьлектә бергә укыган иптәшләр белән картайгач та бер күрешәсе килә бит!.. Ярый, хәзергә хуш. Дуслык сәламе белән, алтмыш өч яшьлек Шәйхи дигән егет. 12.12.68. Казан.»
Икенчесе, Нәфикъка «Par at» китабын бүләк иткәне, куен дәфтәренә язып куячак: «Мин студент чакта бик беркатлы булганмын. Дөнья катлаулырак икән. 1937 ел шактый күзне ачты».

1937 ел, яки
«Коммунистлар партиясенә рәхмәт»
16.05. 1941
Нәфикъ Яһудин. «1937 ел» (автобиографик эпизод)
Төрмәдән чыкканда ул ялгыз иде. Дөрес, бер ел буена аның янына кемдер килеп, ай саен диярлек акча тапшырып йөрде. Ләкин кем булды ул? Җиһаншина. Ул нинди Җиһаншина, кайдан килгән Җиһаншина булды ул?.. Ә хәзер кайда барырга? Иң элек кем белән сөйләшергә? Ничек яшәргә?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Тормыш Бу - 02
  • Parts
  • Тормыш Бу - 01
    Total number of words is 4334
    Total number of unique words is 2178
    39.7 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 02
    Total number of words is 4217
    Total number of unique words is 2100
    38.8 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    63.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 03
    Total number of words is 4169
    Total number of unique words is 2077
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 04
    Total number of words is 4284
    Total number of unique words is 2064
    38.9 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 05
    Total number of words is 4267
    Total number of unique words is 2155
    39.2 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 06
    Total number of words is 4241
    Total number of unique words is 2138
    37.3 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 07
    Total number of words is 4196
    Total number of unique words is 2111
    38.0 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    61.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 08
    Total number of words is 4366
    Total number of unique words is 1895
    41.7 of words are in the 2000 most common words
    57.9 of words are in the 5000 most common words
    65.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 09
    Total number of words is 4162
    Total number of unique words is 2030
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 10
    Total number of words is 4378
    Total number of unique words is 1928
    41.0 of words are in the 2000 most common words
    56.3 of words are in the 5000 most common words
    64.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тормыш Бу - 11
    Total number of words is 1548
    Total number of unique words is 785
    53.2 of words are in the 2000 most common words
    66.0 of words are in the 5000 most common words
    72.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.