Latin

Казак кызы - 6

Total number of words is 4080
Total number of unique words is 2157
32.5 of words are in the 2000 most common words
46.2 of words are in the 5000 most common words
53.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Бу сүз рас булса, мин сезгә тагын бер рас сүз сөйләп бирим: бер заман хан куеп, аннан соң боларны бетереп, урыннарына солтаннар сайлатып күп азапланганнан соң, урыс патша Сары-Арканың йөрәгенә керергә уйлады. Барлык казакъ җире – урыс йортының уртак малы, дип әйтә салды. Үзенә хезмәт кылган адәмнәрдән мал белән, ялган ант белән алдап биләр, булыслар сайлата башлады. Аңарчы без – белмәгән ишетмәгән адәмнәр – кукаллар, урыс түрәләр безнең җәйләүләрне, зур күлләрне, елгаларны алып кара чикмәнгә бирә, безне яман корыган чүлләргә куа торган булды. Ул заманнарда Сары-Арканың күп җирендә булдым, мәгәр һәркайда ак сакалым буенча күз яше түктем. Ясаган иямә шул вакыт ант бирдем: кайда мөмкин – шунда кукалны, кара чикмәнне үтерү, канын кою, малын урлап китү – миңа бурыч булсын, дидем... Кулымнан күп җан кичердем: урысның күп малын далага качырдым; көннәрнең көнендә атлары югалган өчен бер казакъ йортына килеп талаш кылып яткан биш кукалны күрдем. Янымда гайрәтле җегетләр бар иде, сәбәбен сорамадым: җавабын үзем бирермен, түбәләгез, каннарын түгегез дошманнарның дидем!.. Арада сугыш китте, сүз әйтеп авыз йомганчы кара чикмәннәр быт-чыт булып җиргә сузылып ятты. Арадан берсе качып өйдә яшеренгән икән. Җегетләрем аны тоттылар да, кайнап, анасын югалткан бута кебек акыртып, каршыма китерделәр. Бу бичара начар киемле, чабаталы, ак сакаллы бер кукал иде. Күрүгә аягыма егылды, аз-маз казакъча бытылдый икән: «Өемдә биш балам... авырып яткан кимперем бар. Мине кызган!» – диде. «Әй, атаңа нәләт булгыры! Казакъны талыйсың, җәйләвен аласың, инде үз башыңа төшкәч кызгану кирәк булдымы?» – дидем. Кукал карт сабый балаларча җылады: «Утатасы, – диде, – сүземне тыңла, миңа тидертмә», – диде. «Әйтәчәгең ни? Сөйлә!» – дидем. Бичараның ак сакалы буенча мөлдер-мөлдер күз яше акты: «Без ни кылыйк, – диде, – туган илебездә кояш җылы, туфрак яхшы, анда алма, йөзем үсә; мәгәр, диде, көн итәргә җиремез булмаганнан, тынычсызлык чыгаргач, безне бу якка куалар. Сезгә килсәк, җәйләвемезне аласыз дип, сез безне каһәрлисез, инде без кая барыйк?» – диде. Яман каты акырып җылый бирде. Күземә яшь килде, янымдагы бүз балаларга: «Картны куя бирегез, китсен, күңелем бозылды», – дидем. Берәүсе телемне алмады, яңадан түбәли башлады. Карт аягыма егылды, шундый бер яман җылады, йөрәгем парчаланды. Җегеткә: «Тукта!» – дидем. Ачуланып миңа карады, кукалның йөзенә каты бер камчы сызды да, атын тартып, янымнан кача бирде. Шул көннән антымны боздым, кукалның, кара чикмәннең канын коюдан, малын куудан күңелем суынды. Яшел-Сырт өчен алач кычкырып сугыш ачуга каршы әйтүем менә шуннан соң иде... Акылың булса, башыңа сал: берәү сине кыйнаса, аның камчысы гаеплеме, кулымы?
Аксакалның сүзе шау-шу тудырды. Аңлаучы аз булды, арадан берәү чыгып каты әйтә башлады. Кайберәүләр: «Моның картлыгы җиткән, акылы китеп калган», – диделәр. Башкалар: «Илнең өлкән агасына мондый сүзне әйтә алган телең корысын!» – диделәр.
XXIX
Биремҗан әкәнең тирәсендә сүз кызганда гына, арба өстенә менеп кычкырган Азымбай картның тавышы бөтен мәйданны яңгыратты:
– Молдалар, теләгәнегез дәвергә* керегез!
[* Дәвер -үлгән кешенең гөнаһларын кичерү йоласы: бер варис тарафыннан бирелгән садаканың кире "бүләк ителеп", фидияне бирүче белән алучы арасында шулай кат-кат (мәрхүмнең 12 яшьтән соң яшәгән еллары санынча) әйләнеп йөрүе]
Халык эчендә кузгалыш китте, һәрбер казакъ: «фидиядән калмасын», дип, үзенең мулласын дәвергә кертергә эзләп йөгерде.
Мәдрәсәдә укыган казакъ җегетләре, далада муллалыкта торган татар шәкертләре, вак ишаннар, суфилар, бәдәлчеләр, төрле яктан йөгерешеп, Байтүрәнең мәете яткан өлкән ак тирмәгә агылдылар.
Уен сүзне ярата торган Сарсымбай, Яңгырбайның мулласы татар шәкерте Габдулла Әлказаныйга, бер-бер артлы дәвергә йөгергән, җиләнле, җөббәле, кайбере тужуркалы, чапанлы бәндәләргә күрсәтеп, мәсхәрәле тавыш белән:
– Молдакәм, казакъның бер сүзе бар: үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер, диләр, моны ишеткәнең бармы? – диде.
Бу – теге мәет өенә фидия өчен чабучыларга чәнчү иде. Габдулла Әлказаный моны аңлады, күп еллар казакъта йөргән бер шәкерт булганга, аптырамады, кызмады, шундый ук мыскыллы елмаю белән:
– Нугайның, казакъның Акменла* исемендә өлкән бер чәчән акыны бар. Синең миңа әйткән сүзеңне синдәй симез бер казакъ бае әнә шул Акменлага әйткән икән. Акын болай дип җавап биргән: «Үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер, казакъның караңгы даласын муллалар килеп агартмаса, синең кебек наданнарның башын бет кимерер», – дигән. Бу сүзне ишеткәнең бар идеме? – диде.
[* Акменла – шагыйрь Мифтахетдин Акмулла (1831 – 1895).]
Сарсымбай моңа ачуланмады, яңадан көлә биреп җавап кайтарды:
– Сүзең рас гуй, молдакәм: без сабый чакта атабыз нугайдан мулла китерде, аңа ит ашатты, кымыз эчерде. Йортның яшь киленнәре нугай мулланы, өлкән адәм гуй, ничек сүзен кайтарасың, дип, кочагына алды. Без, яшьләр, укыйбыз дип йөрдек. Күп ел үтте. Алар китте... Мәгәр нугай мулладан безнең аркабызга төшкән яман таяк эзләреннән башка һичбер нәрсә калган юк. Нугай молдакәләр шулай укытса, Акменлаларның сүзләрен без кайдан ишетик?
Мәетнең өеннән Азымбай чыкты да, Габдулла Әлказаныйга карап:
– Яңгырбай молдасы, дәвергә кермим дип торганыңмы синең? – дип кычкырды.
Сарсымбай тагы шаяртты:
– Карганың үләксәдән качканын күргәнең бармы? Молда ничек дәвердән калсын!
Молдакә, өйгә таба атлый биреп:
– Сарсәкә, синең белән сүз көрәштерим дигән исәбем бар иде. Мәгәр җиназа эчендә моны ошатып бетермим, – диде.
Бай казакъ, кәефләнеп, артыннан кычкырды:
– Ай, ярыктык молдакәм! Нугайның синең кебек сүз белгәне аз очрый. Килсәң, туктым, кымызым әзер гуй... Әбдән мас булганчы эчеп, бер әңгәмә корыйк!
Габдулла: «Ярый, барам», – дип вәгъдә бирде дә, тирмәгә керде.
XXX
Зур түгәрәк ак өйнең эче халык белән тулы. Кирәгә буйлап көпеле, колакчынлы казакълар, күзе яшьле, ак урамаллы хатыннар утыралар. Алардан уртагарак җөббәле, чалмалы, җиләнле, кечкенә кара бүрекле, тужуркалы, кайсы чапанлы динчеләр тезелгәннәр. Иң урта бер җирдә, кәфен өстендә, юрганга, киезгә уралып, таудай калын, симез гәүдәле Байтүрәнең мәете кыйблага каршы, ишеккә аягы белән сузып салынган. Аның йөзе ак сөлге белән каплаулы.
Мәрхүмнең сүл ягында кулына тәсбих тотып Байтүрәнең энесе Якуп тора. Бу – заманында мәдрәсәдә байтак укыган, дәфен, җиназа тәртипләрен белүче бер адәм.
Мәетнең сул ягы буйлап, ишектән түргәчә ике рәт булып, дин әһеле – дәверчеләр, фидиячеләр сафланганнар.
Халык урнашып беткәч, Азымбай карт килеп керде: Кеше калмады, башларга ярый, – диде.
Кулына тәсбих тоткан Якуп бай түрдәге нугай ишанга карады, акрын, сабыр тавыш белән:
– Мәрхүм җитмеш тугыз яшендә иде. Ничә елдан фидия бирәбез? – диде.
Габдулла Әлказаный арада иң йөгерек зиһенлеләрдән иде. Тиз җавап бирде:
– Унике яшь сабавәт* өчен була. Аннан калган алтмыш җиде елга бирелергә тиеш! – диде.
[* Сабавәт – сабыйлык.]
Барлык фидия алучыларны санадылар. Болар утыз дүрт иде. Арадан бер сукыр белән бер яшь баланы, сез дәвергә утырырга ярамыйсыз дип, сафтан чыгардылар. Калды утыз ике. Боларның һәрбере ике еллыкны алганда, алтмыш дүрт ел китә, калган елны өч муллага өстиләр. Боларга өчәр елның гөнаһысы тигән була. Егерме бер муллага икешәр, калганнарга өчәр дәвер тиешлеген исәпләп, эшкә тотындылар.
Якуп байның янында кечкенә бер төргәк бар иде: монда, шәригать буенча, бер еллык гөнаһ өчен лазем булган кыйммәттә акча, алтын, көмеш иде.
Бай тәсбихен беләгенә салды да, мәетнең нәкъ күкрәк турына утырып, каты, ачык санаулы тавыш белән:
– Мәрхүм вә мөтәваффа Байтүрә бине Хантимернең өстенә лазем булып та вакытында әда кыйлынмаган көлле ма ваҗиб вә фарзысынын искате фидиясе өчен ошбу затны кабул кыйлып алдынмы?* – дип, шул турыда, үлекнең икенче ягында утырган татар ишанына, Байтүрәнең күкрәге ашасыннан сузып, кулындагы төргәкне бирде.
[* Мәрхүм һәм вафат булган Байтүрә Хантимер улы тарафыннан үтәлергә тиешле булып та, вакытында үтәлмәгән барлык тиешле эшләрен һәм үтәмичә калдырырга һич тә ярамый торган эшләрен өстеннән төшерү фидиясе өчен бу әйберне кабул ител алдынмы?]
Мулла акча, алтын белән тулы төргәкне ике кулы белән сузылып алды да:
– Кабәлти вә һибте ләкә*, – дип, кире байның үзенә кайтарып бирде.
[* Кабәлти вә һибте ләкә – кабул итеп алдым һәм үзеңә яңадан һибә кыйлдым. (Г.И. искәрмәсе.)]
Бу муллага өч еллык гөнаһ тиеш булганга, шул ук сүзләрне әйтешеп, кара-каршы өч мәртәбә алыштылар.
Аннан соң нәүбәт Габдулланыкы иде. Ишан читкә китте, бусы аның урынына килеп утырды. Якуп баягыча:
– Мәрхүм вә мөтәваффа Байтүрә бине Хантимернең өстенә лазем булып та вакытында әда кыйлынмаган көлле ма ваҗиб вә фарзысының искате фидиясе өчен ошбу затны кабул кыйлып алдыңмы? – дип муллага сузды.
Габдулла Әлказаный яхшы, дөрес гарәп мәхрәҗе* белән:
[* Мәхрәҗ – әйтелеш.]
– Кабәлти вә һибте ләкә, – дип кире кайтарды. Моңа ике еллык кына гөнаһ бирелгән иде. Шуңа күрә бу ике генә мәртәбә алып кире кайтарды. Калганнарның һәммәсе шулай дәвер ясап, мәрхүм байның алтмыш җиде еллык гөнаһысын өләшеп алдылар.
Дәвер шулай тәмам булгач, Якуп аягүрә басты:
– Молдалар, сезгә моның бәрабәренә мал бирербез, күпме бирсәк тә ризасыздыр бит? – диде дә, дәвердә йөргән төргәкне кесәсенә тыга башлады.
Һәммә динчеләр бер авыздан җавап бирделәр:
– Ризабыз, ризабыз!
Яңадан бераз халык керде, тәһлил* әйттеләр дә, бик күп кешеләр мәетне шул киезләре, юрганнары белән күтәреп тышка алып чыктылар.
[* Тәһлил әйтү – гарәпчә «бер алладан башка алла юк» дигән җемләне кат-кат әйтү.]
Өйдә хатын-кыз арасында тагы елау күтәрелде. Аңарчы тирән кайгылы йөз белән сабыр гына йөргән Рокыя байбичә:
– Ай, Байтүрәм, ау! Мине кемгә калдырып китәсең, ау? – дип, кызганыч, әрнүле зар белән бөтен мәйданның йөрәген өзгеч рәвештә елап, гәүдәсе белән кирәгәгә бәрелеп, газаплана башлады.
Аның янына хатыннар җыелды, яшьле күзләре, үксегән тавышлары белән юатырга тотындылар. Ләкин Рокыя тынычланмады.
– Ай, Байтүрәм, ау! Мине кемгә калдырдың, ау? – сүзләре белән әрнеп, кычкырып елый бирде.
Башкалар да кушылдылар, тагы мәрхүмнең зурлыгын, яхшылыгын санап, елый-елый мактый башладылар.
Хатыннар өйдә, шул аһ-зар эчендә елауда калды, ирләр мәет артыннан җиназага таба агылдылар.
XXXI
Үлекне тирмәдән утыз сажин чамасырак читкә алып китеп, таза, яшел чирәм өстенә куйдылар. Бер җегет ат өстенә басып мәйданның төрле ягына карап:
– Җиназага!.. Җи-на-за-га! – дип, өзеп кычкыра башлады.
Халык диңгез дулкыны кебек шул якка кузгалды, мәетнең төн ягыннан киң-киң сафлар белән, аяк киемнәрен салып, тыгызлана-тыгызлана тезелделәр. Киң, тигез мәйдан кара болыт кебек җәмәгать белән капланды. Өстән карасаң, очлы бүрекләрдән, колакчыннардан гыйбарәт зур бер куе урман кебек җәелгән иде.
Арттан берәү:
– Тәмам! – диде.
Җиназага аерым тантана бирү өчен, кичә төндә ат җибәртеп, бүген төш вакытына йөз чакрым җирдән китертеп җиткерелгән мәшһүр татар ишаны, бөкрәйгән кечкенә буе, яшел чапаны, ак чалмасы, йомры башы, озын яшел таягы белән бу җәмәгатьнең алдында тора иде. Җиназаны ул укыячак иде. Нечкә, зәңгәр тавыш белән:
– Ният итегез! – диде.
Җиләнен каптырган, кама читле мескен бүрекне басыбрак кигән Габдулла Әлказаный, сафларның уртасыннан торып, каты-сабыр тавыш белән кычкырып:
– Илаһи ният кылдым җиназа намазы укымага, аллага хәмед өчен, пигамбәргә друд өчен, мәеткә дога өчен, йөземне юнәлдердем кыйблага, оедым ошбу хәзер имамга, аллаһе әкбәр!.. Менә шулай ният кылыгыз, җәмәгать, – дип, халыкны өйрәтте.
Имам колак какты. Җиназа укылды. Ләкин бер кызык булып алды: ишан беренче колак кагудан соң, аллаһе әкбәр дип тәкбиргә чакырганда, уртадагы сафларның, берсендә, гади намаздагыча, берничә казакъ рөкугка киттеләр. Аларга башкалары да иярде, ике-өч саф гөж килеп сәҗдәгә яттылар. Болар арасында Карлыгачның кияве Калтай да бар иде. Бер татар шәкерте пырх-пырх итеп болардан көлде дә, түзә алмыйча, сафтан чыгып, артка барып оеды.
Җиназа намазы бетте. Якуп алгы сафтан карап кычкырды:
– Җәмәгать, бу нинди адәм иде?
Халык, гөр килеп:
– Яхшы адәм иде! – диделәр.
– Сүз белән рәнҗеткән, башкача хакы-дәгъвасы булган адәм бармы? Булса, кичерсен!
– Юк, юк! – диделәр.
Мәетне арбага салдылар. Берничә адәм аны ат белән кабергә алып киттеләр. Башка халык һәммәсе монда калды. Яңадан, дәрья тулкыны кебек агылып, кутанга якын бер урында бәйләнгән малларга таба киттеләр. Болар арасында дүрт дөя бар иде. Алар аптырап, түбән сузылган озын муеннарын борып, күз салдылар да яңадан тыныч кына күшәргә тотындылар. Шулар белән беррәттән торган, әле бүген генә тотып җылкы көтүеннән кайтарылган бер асау айгыр, бу кара болытның үз өстенә таба агылып килүеннән куркып, арлы-бирле дулый башлады. Сыерлар, корчаңгы тайлар, ябык бозаулар тыныч торалар иде.
Фидияне, зур сәдакаларны, бүләкләрне зиратка алып бармыйча, монда гына өләшәчәкләр, болар һәммәсе шуның өчен билгеләнгән маллар иде. Арада ун башы мәрхүмнең үз малларыннан, калганнары дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән иде.
Бүләк, фидия өләшүдә иң зур роль Якуп белән Яңгырбайда булды.
Бу чыннан да өлкән бер эш иде: кемгә нәрсә, күпме бирү мәсьәләсендә бер яктан байлык, икенчедән ыруглык, партиялек яклары, өченчедән ил эчендәге дәрәҗәсе күз алдында тотыла.
Муллаларның насыйплары – үзләренең гыйлемнәре яки ничә еллык гөнаһны алулары буенча түгел, бәлки кайсы йортныкы, нинди байныкы булу – беренче мизан* иде.
[* Мизан – үлчәү.]
Мәрхүмнең якыннары фидиялек маллары янына килеп җитү белән, динчеләр арасында пши-пши сөйләнү китте: кемгә нәрсә тия?
Муллаларны, хуҗа байларының хәленә карап, өч груһка* аердылар. Беренчедә алты, шулар эченә Габдулла Әлказаный да керде. Икенчедә – тугыз, калганнар – өченчедә.
[* Груһ – төркем.]
Иң элек асау айгырны чишеп алдылар. Фидиячеләрнең күзенә ут йөгерде.
– Бу кемгә? Бу кемгә?
Ишанны чакырып, шуңа дога кылдырдылар. Ул итәгенең сул ягын кайтарып атның тезгененнән тотты да, арбасына илтеп бәйләү өчен ялчыга биреп җибәрде. Арада тоташ өркәчле, калын, озын ботлы бик зур дөя бар иде. Моны чишеп алу тагы өметләрне кузгатты. Ләкин бу берәүгә дә насыйп түгел иде: Троицкида күп заманнар укыганнан соң Мәккә-Мәдинәләрдә, Бохараларда берничә еллар йөреп кайткан бер укымышлы казакъ – Йолдызбай хаҗи бар икән. Авыру сәбәпле үзе килә алмаган, юкса җиназаны да ул укырга тиешле иде. Бу дөяне шуңа дип куйдылар.
Аннан соң бер дөя, ике корчаңгы тай, бер колынлы бия, бер сыер, дүрт куй санап, беренче дәрәҗәдәге алты муллага берьюлы дога кылдырдылар. Болар үзара теләсәләр ничек бүлешәчәкләр. Фидиячеләр малларның тезгененнән, бәйләгән җирләреннән чабулары белән тотып икенче якка кудылар да, җиргә ярым тезләнеп дога кылдылар. Аннан соң груһлап та, аерым-аерым да бирүдә дәвам иттеләр. Мулланы үз фамилиясе белән түгел, бәлки байның исеме белән атап чакыралар иде:
– Ис Әхмәт молдасы, кил бире!
Өстенә җөббә, аягына шиблет, башына каракүл бүрек кигән, җитү чәчле шома Казан шәкерте Зәки Гайфи тәкәллеф белән генә атлап барды. Ул ояла да, хурлана да иде. Һичкемгә күтәрелеп карамыйча, корчаңгы тайны тотып, җиргә тезләнеп дога кылды да, җитәкләп мәйданнан ук юк булды.
– Бүребай молдасы, кил бире!
Башына ак бүрек, өстенә саргылт җилән, аягына зур кәвеш кигән такыр башлы, сакаллы татар хәлфәсе Сәйфулла, бик аз гына да шикләнмичә, мин хакымны алам дигән төсле кыю атлап, чуар үгезнең янына туктады, егерме тәңкәләр торыр бу дип эченнән уйлый-уйлый, җиргә тезләнеп дога кылды да, якындагы арбага илтеп бәйләде. Симезлеген чамалау өчен сыртыннан, кабыргаларыннан сыйпап карады.
Калган малларны шулай – берәм-берәм дога кылдырып тараттылар.
Бер читтәрәк бәдәлче ике гарәп хаҗие тора иде.
– Сезгә малны сатып йөрү мәшәкать булыр, – дип, аларга унар сумлык алтын бирделәр.
Дин әһеле белән эшне бетергәч, казакъның өлкәннәренә бүләк өләшә башладылар. Арада хаклары икедән утыз сумгача торган төрле төстә байтак чапаннар, берничә кыйммәтле палас, дүртәр аршыннан биш кисәк кара постау бар иде. Кабилә, партия, картлык, яшьлек кебек, электән төзелгән үлчәү буенча, боларны һәркемнең дәрәҗәсенә карап өләштеләр.
Якындагыларның һәрберсенә бер нәрсә бирделәр. Еракларның биләренә, авылнайларына, аксакалларына гына эләкте. Азымбай картка мәрхүмнең үзе кигән яхшы туны белән көпесен бирделәр. Ул, моңардан бик канәгатьләнеп, уенчык алган балалар шикелле, төлке эчле толыпны җилкәсенә салып, яшел чапанны кулына тотып, шат көләч йөз белән йөри башлады. Бу вакыт аның күңеленә тагы бер шөбһә килде: берничә көн элек Биремҗан аксакалдан чыккач Арысланбайга барып, анда Сарсымбай ягына сүз сөйләдем, бу хата булмадымы икән? Байтүрәнең үз киемен киеп, аның атын атланып, мин ничек найманнарга каршы барырмын?
Азым әкә өлешеннән шулай риза булса да, арада күңеле тулмаучылар бар иде. Калтайның атасы, Сарсымбайның кодасы Сарыбай үзенә бирелгән бүләкне Яңгырбайныкыннан ким саный; хәлбуки, ил эчендәге урыннары буенча болар бертигезләр иде.
Балаларга, зәгыйфьләргә бакыр акча өләштеләр. Шулай итеп мондагы эшләр бетте.
Арбалар, иярле атлар кузгалдылар, җәмәгать мәет артыннан каберстанга чапты. Тик хатыннар гына калды.
XXXII
Моңарчы кабилә, партия талашын онытып бары бергә кайнашкан казакълар, атка менеп далага чыгу белән, яңадан һәммәсе үз хәлләренә кайттылар. Сүз берләштергән кебек, ничектер һәр ыруг, һәрбер груһ үзләренә аерым укмаштылар. Зыярат ун чакрымнар бар иде. Бөтен юл буе – ат өстендә корылган бик күп аерым киңәш, яшерен план мәҗлесләренә әйләнде.
Сарсымбай белән Арысланбай ат менеп килгәннәр иде; бай һәрвакыт өзелергә торган төсле күренгән кодасы Сарыбайны үзенә ияртте. Болар киң далада юлсыз-нисез барган атлылар, арбалылар арасыннан Биремҗан аксакалны таптылар. Ул ике айгыр җигүле тарантаста бара, янына теге акын Тылсымҗан утырган иде. Җитеп, хәл сорашуга, акын шагыйрь үзенең җәберләнүен сөйләде:
– Өлкән атабыз Бирем әкә миңа шелтә кылды... – диде. Карт аның сүзен бүлде:
– Мин ни сөйләгәнемне беләм. Сакалыңа чал кереп бара ятыр. Акылга утырырга вакыт; ак сөякне мактап, гидайны хурлап гомер итәсең! Сары-Арканың өлкән акыны Абай белән Тургайбай акыннан гыйбрәт алсаң булмасмы дип әйтәм! – диде.
Акын булгач, партия турында сүз ача алмадылар. Чөнки ул найманнар көен җырлаучы адәм иде. Картны калдырып, өчәве алга чаптылар.
Болардан бер якта дүрт-биш казакъ тагы шулай ат өстендә киңәш кылып, дала буйлап чабалар иде. Урталарында Якуп күренде. Яңгырбай белән Азымбай карт та шулар янында иде.
Сарсымбай, атын куалый биреп, шул груһка ишарә кылды:
– Арысланбай, күрдеңме Азым әкәңне? – диде. Җегет кулын селекте:
– Йомшак адәм гуй! Тун белән чапан аның күңелен ризалаткандыр!
Аңарчы тик барган Сарыбай телгә килде:
– Ул исәр картка мин тун белән чапан гына түгел, иярле ат белән буталы дөя биргән булыр идем!
Сарсымбай тирән бер мәгънә белән моңа каршы әйтте:
– Иярле атлар белән буталы дөяләр бирә торган адәмнәребез Азымбайдан башка да күп булса кирәк, – диде.
Сахра тутырып кабергә чапкан җәмәгать эчендә төрле ыруглар булса да, шул юлдагы сөйләшү, бергә баруда да төп ике агым сизелә иде. Танабуга, Кызылкорт, Кара-айгырлар бергәрәк кайнаша, болар ничектер Сарманнарга тартылалар иде; Дүрткара, Алтын ыруглары симез найманнар тирәсендәрәк чуалалар иде.
Күрер күзгә беренче груһның адәме күбрәк күренә иде.
Сарсымбай эченнән уйлап барды да, юлдашларына ишеттереп әйтә куйды:
– Алар ак сөякләре белән мактанса, без күплегебез белән җиңәрбез, күрәсезме алачны? – диде.
Алда, яшел сахра уртасында, зур күл буенча тәбәнәк, киң ак өйләр күренде.
Бу борын Бирем әкәнең җәйләве булып, ун ел элгәре генә килеп хохоллар утырганнар, хәзер зур авыл булганнар иде инде... Һаулап этләр өреп чыкты, калын аяклы, ялангач башлы марҗалар өйләреннән чыгып, кызык итеп, бу нинди җау дигәндәй карап калдылар. Казакълар ат-арбада чаптырып үтеп киттеләр.
Шул авылдан ярым чакрым ары каберлек иде.
Чите җимерек, эреле-ваклы, төрле язулы, иске, яңа кабер ташлары ерактан ук, безне читләр арасында ташладыгыз дигән кебек, хәсрәтле хәрабә хәлендә күренделәр.
Каберстанның бер ягында өелгән халык, тукталган арбалар, бәйләүле иярле атлар торалар; анда Байтүрәне ләхеткә төшереп күмәләр.
Зыяратның өсте колакчыннар, бүрекләр белән чуп-чуар төстә: һәркем мулласын иярткән дә, үзенең якын үлекләренең каберләрендә, береннән икенчесенә күчеп, коръән укытып йөри.
Кемдер:
– Тәмам! – дип кычкырды.
Төрле җиргә чәчелгән җәмәгать ашыгып-ашыгып җыелдылар.
Уртада Байтүрәнең әле яңа гына өелгән кечкенә тау кебек биек кабер туфрагы, аның дүрт почмагында дүрт мулла, кабыргаларында, баш, аяк очларында тагы икешәр-өчәр динче утыра.
Халык һәммәсе җыелып бетүгә, казакъ бае Ис Әхмәт калын, киберле* тавыш белән:
[* Киберле – горур, масаюлы.]
– Молдакәм, укы тәбарәк, – дип кычкырды.
Зәки Гайфи, тамак кырып, укырга авызын гына ачкан иде, Бүребай мулласы Сәйфулла, беренчелекне бирмәс өчен, көчле, матур тавыш белән:
– Әгузе билләһи минәшшәйтанирраҗим. Бисмилләһир-рәхманниррәхим, – дип сузып та җибәрде. Зәки Гайфине туктарга мәҗбүр кылып, аз вакыт эчендә тәбарәкне ярып укып та чыкты. Бу – бик тиз, кызу, ләкин музыкалы яңгыратып, Шәйморза мәкаме* белән укучы иде.
[* ...Шәйморза мәкаме белән... – Татарстандагы элекке атаклы Шәйморза мәдрәсәсе дамеллалары Коръәнне үзләренчәрәк көйгә салып (үзгә мәкам белән) укыганнар. Бу мәдрәсәдән чыккан шәкертләрнең Коръән укуы традицион укудан аерылып торган. Монда шуңа ишарә.]
Казакълар, мактап:
– Ай, ярыктык молдакәм! Кандай* тиз агыза гуй, – диештеләр.
[* Кандай – кайсылай (ничек).]
Дүрт почмактагы, яндагы муллалар да кыска-кыска мәкърәэләр* укыдылар. Тагы бер мулла, баеның әйтүе белән, «Ясин»ны башлаган иде, «минәлмөкәррәмин»гә җиткәч яңлышты да, «сөбханә раббикә раббил гыйззәт гаммә ясифун»ны әйтеп, тәмам итте.
[* Мәкърәэ – Коръәннән өзек.]
Моның белән мулла үз бае алдында гына түгел, башкалар алдында да үзенең базарын бетерде, начарга мисал булып йөрергә калды. Күп вакытлар көлеп сөйләргә телләргә керде.
Динчеләргә унар тиен сәдака бирделәр. Дога кылынды.
Җиназа, дәфен, сәдака шуның белән бетте. Җәмәгать яңадан атларга менде. Тагы камчылар уйнады. Тагы ыруглар, кабиләләр, партияләр, груһ-груһ киңәшеп, дала буенча киттеләр. Хохолларның балчыктан ясалган акбурлы өйләрен үтеп, тагын этләрен өрдереп, инде ит, кымыз уе белән, яңадан мәрхүмнең җәйләвенә – Якты-Күлгә шаулашып кайттылар.
XXXIII
Болытлар таралды, күк йөзе ачылды. Аяз матур көн күңелләрне иркәләп яктылык белән елмайды. Яңгырдан соң бөтенләй кибеп җитмәгән хәтфәдәй яшел, киң, тигез сахра, ерактан асыл зөбәрҗәт диңгезе кебек җемелдәп, кояш нурында уйный башлады. Киезгә, тунга уралып, тирмә эчендә бөрешеп утырган балалар шатлана-шатлана далага чәчелделәр. Бүз җегетләр, сылу кызлар ат иярләп, юк йомышны бар итеп, җәйләүдән җәйләүгә чаптылар. Озак яңгыр, юеш салкын җил астында төсләре качкан матур колыннар ду килеп, көр тавыш белән кешнәшеп уйнарга тотындылар. Якты-Күл әйтерсең көмеш диңгезенә әверелде, шулай матур, тыныч, саф нур белән ялтырап китте.
Зыяраттан кайткан халыкның да күңеле берьюлы күтәрелде, иртәнге, көндезге авыр һава, кара болыт, моңа кушылган мәет-җиназа, кабер басынкылыклары таралды.
Бу җәйләүдәге унбиш тирмәнең унысы төрле фәкыйрь казакъларныкы булып, уртадагы зур, яңа ак киез өйләр Байтүрә белән Якупныкы иде. Халык, һәркем үз дәрәҗәсенә карап, шул биш тирмәгә тулдылар. Боларга сыймаганнар өчен далада җиргә киезләр, паласлар җәелде, ачык көн, якты кояш астында утызар-кырыгар кешелек табыннар ясалды.
Гадәт буенча, башта коръән укылды, динчеләргә сәдака бирелде. Аннан соң инде, әйтерсең, Байтүрә, җиназа, кабер бөтенләй хәтерләреннән чыкты, мәҗлесләр ниндидер уен-көлке җыелышлары, үткен сүзләр, тапкыр җаваплар көрәшенә әйләнде. Байның үз кымызы да хисапсыз иде. Мәрхүмнең якыннары, кардәш-ыруглары да һәммәсе турсыклар, сабалар белән килгәннәр иде. Эчүнең исәбе-саны булмады, кымыз күбрәк китерелгән саен башлар җиңеләя, күзләрдә ут уйный, телләр чәчәнләшә бара иде.
Байның үзе торган өлкән өйгә илнең зурлары: кабилә башлыклары, аксакаллары, биләре, байлары утырдылар. Иң түрдә Биремҗан аксакал, аның бер ягында Якуп, Яңгырбай, икенче ягында Сарсымбай, аның кодасы Сарыбай, аларга тоташып Карлыгачның тамыры Арысланбай белән кияве Калтай, аннан түбәнгә таба шулай һәркем дәрәҗәсе буенча урнашканнар иде. Азым әкә, мәрхүмнең чапанын киеп, көлкерәк кыяфәттә, бу мәҗлескә хезмәт кылучы булып, бераз кызарып, уен әйтеп йөрүче иде.
Бирем әкә үткән заманнарның хәлләрен сөйләде. Әбелхәер ханны каһәрләде. Яман тылмачлык, илчелек кылды дип, татар Тәфкилевне шелтәләде. Ерак киная белән китереп, бу җирдә дә үзенең Хәерләре, Тәфкилләре булмады түгел дип, найманнарның хан, солтан булып яшәгән, йортны ак патшага кол итүдә булышлык иткән бабаларына да күләгә ташлады. Боларга каршы баш күтәргән казакъ баһадирларына, ерак илдәге Көтибар* исемле каһарманга озак тукталды. Аның бу сүзләре Байтүрә-Якуп яклылар өчен агу, Сарсымбайлар өчен бер бәйрәм иде.
[*Көтибар – Есет Көтибаров – XIX йөзнең 50 – 60.елларында колониаль изүгә каршы көрәшкән казакъ батыры.]
Яңгырбай белән Арысланбай ярым көлкеле, ләкин агулы сүз белән чәнчешеп тә алдылар.
Ләкин кымыз эчеп кәеф күтәрелгәнгә, сүз болардан уен-көлкегә тартылса, һәммәсе дә шат булачаклар иде. Азымбай моңа бер чара таба алудан гаҗиз иде.
Мәрхүмнең каберендә озаклап утырып, елап калган акынның кайтып ишектән керүе бар кеше өчен дә бер җиңеллек тудырган кебек булды. Азым әкә аны култыклап алды, бераз кузгалыштылар, шагыйрьгә уртада урын бирелде. Түрдә кирәгәдә бер укалы бүрек белән бер яшел чапан асылынып тора иде. Якуп, урыныннан кузгалмыйча ук:
– Азым әкә, шуларны акынга кидерсәңче, агамның әйткән сүзе шулай иде! – диде.
Мәҗлестә бер яңалык булып алды. Азымбай карт йөгереп барды, уйнап-көлеп бүләкләрне алды да, киендерде – мәҗлестә гүя күзне уйнатырлык күренеш Азым әкә белән Тылсымҗан иде.
Акын:
– Биргәнеңә шөкер, – дип, ярым-йорты бит сыйпады, билендәге думбрасына кул сузды:
– Байтүрәбез бер иде... Аны югалтудан күңелем яраланып калды... Думбрам да бүген, ак таң беленеп, кайгылы кара үлем хәбәре йөрәгемне яралаганнан бирле, телдән тукталды, өлкәннәрнең рөхсәте булса, аның бер моңлык әйтүгә исәбе юк түгел иде – диде дә, җавап көтмичә үк үзенең гомерлек юлдашын моңлатып, халык җырларыннан берен көйләп җибәрде:
Ат жаксысын сорасаң,
Ир жаксысын күрерсең,
Тун жаксысын киерсең,
Кырыйм менән Казанда,
Хива менән Бохарда.
– Борынгылар шулай дигәннәр, мәгәр, безнең бу заманда ирнең яхшылары Сары-Арканың үз эчендә дә юк имәс, – дип, мәҗлеснең, илнең зурларын берәм-берәм ярым көй, ярым кара сүз белән мактап китте:
– Арабызда бер чал бар, яше өлкән, акылы югары: маңлай күзе күрмәгән белән, ак күңеле казакъ йортының каты кайгысы өчен ялкынланып янып тора, – дип, башта Биремҗан аксакалны олуглады.
Аннан соң:
– Нәселе Чиңгизгә җитә, каны ханнардан, солтаннардан килә, яхшы атаның бу баласы – хәзерге көн ил агасы, – дип, Якупка тукталды.
Әйтәчәк фикерләрен, сүзләрен бераз эзләгән кебек, көйне озын-озын сузып, бераз уйланды да, Арысланбайга карап:
– Атаңның өлкәнлеге даланы каплады, үзеңнең яшең аз булса да, маңлаеңда акыл нуры балкый, йөрәгендә азаматлар куәте бар, – дип озак җырлады.
Думбраны, җырны ишетеп, башка тирмәләрдән халык монда агылды, сыярга һич җай юк иде; тирмәнең киезләрен күтәрделәр, өйнең бөтен тирә-ягы урамаллы хатыннар, колакчынлы казакълар белән капланды.
Акын гүя боларның һәммәсеннән хәбәрсез кебек, кулларын уйнатып, башын диваналарча чайкап дәвам итте:
– Сабырың күп, дәүләтең мул, сөягең ак булмаган белән, ил өчен гайрәтең зур: лачыннар арасында бөркет бул, – дип, Сарсымбайны мактады.
– Дошман күрсәң, соңкардай ашкынасың, алач дигән тавыш булса, ук-җәядәй атыласың, – дип, Яңгырбайга берничә сүз әйтеп, ахырдан көен дә, тавышын да ярым көлкегә әйләндереп, Азымбайга карады:
– Дәүләтем юк, бәхетем ким дип зарлык кылма, кыямәтнең оҗмахында тәхетең бар, – диде.
Бу соңгысы халыкның кәефенә бигрәк ошап калды. Өйдәге, һәм тыштагы җәмәгать, көлеп:
– Ай, ярыктык Тылсымҗан! Ясаган ияң чәчәнлекне кызганмаган үзеңнән! – дип шаулаштылар.
Азым карт, бераз рәнҗегән тавыш белән:
– Акыным, ялкыным, ау! Иртә-кич тәңрегә: «Мал да бирче, бак та бирче!» – дип моңлык кылдым, сүземне алмады, биргән малын кышның яман җоты белән һәлак кылды, – диде.
Азымбай яше зур, сакалы ак булса да, байлыгы юк, кабилә эчендә дәрәҗәсе кечкенә, шуңа күрә аның белән бераз җүләрләрчә шаяралар иде.
Сарыбай бераз кинаяле мәгънә белән әйтә куйды:
– Бай үлде, сиңа тун белән чапан калды, күңелең һаман канәгать түгелме? – диде.
Бу бик тупас тоелды. Яңгырбай, үткен усал йөзенә тәхкыйрь төсен чыгарып, Сарыбайның уңайсыз сүзенә:
– Мондый чәчәнлекне начар биядән туган кара-айгырлар гына әйтә белсә кирәк, – диде. Бу Кара-айгыр кабиләсенең түбән дәрәҗәсенә ишарә иде.
Сүзләр кабынды. Кымызның кәефе мигә йөгерде, кара-айгырларның берсе, арттан торып:
– Башкалар ни сөйләсә дә үпкәм юк, мәгәр Яңгырбай үзенең төрекмәннән урланган Дүрткарасы белән мактана башласа, казакъ йорты көлми ничек чыдый?! – дип чәнечте.
Бу инде бөтенләй каты әйтү иде. Чөнки хәзерге көндә ак сөяк саналган Дүрткара кабиләсе хакында чыннан да шундый бер әкият бар иде. Яңгырбай өчен бу һәрвакыт җан әрнеткеч бер кара тап иде. Ул сабырын югалтты, аягүрә басып, камчысын биленнән ала куйды.
Сүз талаш-кычкырыш чигеннән ашты. Башта кара-айгырлар белән Дүрткара кабиләләре кыздылар, боларга сарманнар, кызылкортлар катнашты.
Азымбай, кызып, каны кайнап, үзенчә зур сүз әйтергә теләде:
– Башка кабиләләр үзара талаш кылганда да һәммәдән өстен булган симез Найман ыругсы барлыгын оныттыгызмы? – диде.
Бу зур хата булып чыкты. Аңарчы тик утырган танабугалар кузгалды. Чөнки Найманга мәңгелек дошманнар иде. Азым әкә сүзен бетермәстән, берәү кычкырды:
– Найманнарның исеме симез булса да тоткан юллары тигез имәс! – диде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Казак кызы - 7
  • Parts
  • Казак кызы - 1
    Total number of words is 4152
    Total number of unique words is 2185
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.6 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Казак кызы - 2
    Total number of words is 4142
    Total number of unique words is 2249
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Казак кызы - 3
    Total number of words is 4107
    Total number of unique words is 2137
    34.0 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    56.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Казак кызы - 4
    Total number of words is 4145
    Total number of unique words is 2144
    34.7 of words are in the 2000 most common words
    49.9 of words are in the 5000 most common words
    57.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Казак кызы - 5
    Total number of words is 4076
    Total number of unique words is 2169
    34.2 of words are in the 2000 most common words
    49.5 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Казак кызы - 6
    Total number of words is 4080
    Total number of unique words is 2157
    32.5 of words are in the 2000 most common words
    46.2 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Казак кызы - 7
    Total number of words is 4127
    Total number of unique words is 2184
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.0 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Казак кызы - 8
    Total number of words is 4094
    Total number of unique words is 2079
    34.7 of words are in the 2000 most common words
    48.7 of words are in the 5000 most common words
    56.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Казак кызы - 9
    Total number of words is 4025
    Total number of unique words is 2141
    34.4 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.