LatinEach bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Җанга Уелган Уйлар - 44
Total number of words is 3984
Total number of unique words is 2146
35.4 of words are in the 2000 most common words
50.0 of words are in the 5000 most common words
57.6 of words are in the 8000 most common words
Менә шундый авыл салыр идем мин. Тик тормышка ашмас хыялымны бүлеп чынбарлык калкып чыга. Мин шундый авылны төзесәм дә, дәүләтнең салым салучылары, әллә нәрсәләр өчен түләтеп акча каеручылары авылны таларга тотынырлар иде дә, бүгенге хәленә төшерерләр иде.
2002 ел
ЗАМАНГА ИШ БУЛЫЙМ ДИСӘҢ...
Шагыйрь, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин
Разил ВӘЛИЕВ: Равил туган, мин сине инде кырык елга якын беләм: кылган гамәлләреңне дә, иҗатыңны да кызыксынып күзәтеп барам. Син күпләр өчен кызыклы шәхес, ил күзендәге кеше.
Алтмышынчы еллар уртасында ук инде син татар шигъриятендә мәйдан тоткан шагыйрь, җәмгыятьнең игътибар үзәгендәге гаярь егет идең. Әдәбият тирәсендәге безнең кебек яшь-кыркыннар гына түгел, олпат-олпат язучылар да нигәдер синең янга тартыла, синең белән әңгәмә корырга атлыгып тора иде. Чөнки син ул чакта ук инде саллы фикерле, зирәк акыллы, тумыштан зыялы зат идең. Еллар үткән саен, билгеле, холкыңда да, фигылеңдә дә үзгәрешләр булгандыр. Әмма син үзеңнең әлеге асыл сыйфатларыңны югалтмадың, киресенчә, аларны камилләштердең генә кебек.
Нәкъ кырык ел элек очрашкан-сөйләшкән чакларны искә төшереп, бүген дә сүзебезне шигърият, әдәбият язмышы, милләт һәм дәүләт язмышы, шулай ук үзебезнең язмыш турында алып барсак, әйбәт булыр иде. Әйдә, иң элек шуларның соңгысыннан – үзебездән башлыйк әле... Синең язмыш үзең уйлаганча, үзең теләгәнчә бара дип саныйсыңмы? Гомер башындагы – балачактагы хыялларың, теләкләрең тормышка аштымы?
Равил ФӘЙЗУЛЛИН: Зурлап әйткән сүзләрең өчен рәхмәт. Сорауга җавап шул: язмышка рәхмәтлемен. Кайчак уйлап та куям: Ходайның яраткан бәндәләренең берсе булып чыктыммы әллә? Балачактагы хыялларымның байтагы тормышка ашты. Малай чакта көндәлегемә болай дип язып куйганмын: «Шагыйрь булып, китабыңны тотып, кайтсаң иде Туган ягыңа!». Чынга ашты бит! Китаплар да байтак чыкты. Татарчасы, русчасы дигәндәй... Гомумтиражлары – миллионга якын. Азмы-күпме үз укучыларым даирәсен булдыра алдым. Кыскасы, кече яшьтән үк анык максатым булды, төрле якка сибелмичә, юнәлгән кыйблага барырга ихтыяр көче табылды һәм, бик мөһим нәрсә, максатка ирешү юлында шарт-мөмкинлекләр дә булмады түгел.
Р.В. Алтмышынчы, җитмешенче еллар белән чагыштырганда бүгенге көндә әдәбият-сәнгатьнең җәмгыять һәм дәүләт мәйданында тоткан урыны шактый кечерәйде, тарайды кебек. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсың?
Р.Ф. Төп сәбәп – Вакыт факторында. Дөнья гел үзгәрештә. Моннан кырык-илле еллар элек булган вәзгыять бүгенгедән бик нык аерыла. Ни дисәң дә, бу вакыт эчендә ике буын диярлек алышынды инде. 1960–70 еллар әдәбиятын, сәнгатен, асылда, сугыш чорын күргән, күп сынау-михнәтләр кичергән буын вәкилләре тудырды. Бу әдәбиятны укучы да, нигездә, шул чорда тәрбияләнгән кешеләр булды. Ул елларда төп тәрбия чыганагы – китап, аннан кала – радио. Телевизор әле яралып кына килә. Компьютер кебек могҗизаларның исе дә юк... Китап – тәхеттә! Рухи яктан кешеләрнең, шул исәптән безнең һәм бездән алдагы буыннарның үзгә бер бәхетле чоры! Гомумән, уйланып хисләнү, гаҗәпләнеп хыяллану – әдәбият-сәнгатьнең үзәген тәшкил итүче компонентлар. Хәзер дөньяны прагматик акыл басты. Техник белем артты, Җир-планетаның сере кимеде, кешеләрдә гаҗәпләнү тойгысы саекты... Уенчыгы күп бала үзенчә бәхетсез бит ул – аны нәрсә беләндер кызыктыру кыен... Читкәрәк кителде шикелле. Үзебезнең хәяттан бер мисал: үткән гасырның утызынчы-илленче елларында татарның рухи мохитен, бигрәк тә авыл мохитен, Такташ шигъриятеннән тыш күз алдына китереп була иде микән? Мөгаен, юктыр. Ә менә XX гасыр ахырын татар гавамының күпчелеге Такташсыз тәмамлады дип тә әйтеп буладыр. Мөкиббән китеп яшьләр егылып укыймы хәзер Мокамайларны, Алсуларны?.. Шәһәр яшьләре күбрәк «Хади Такташ» дигән җинаятьчел төркемне беләләр... Такташ үзенең бөек шагыйрь булуыннан туктамады ләбаса! Уйланырлык нәрсәләр күп...
Һәр заманда, һәр җирдә «кеше җаны өчен көрәш бара!». Хәзер бу көрәшкә безнең буын кешеләре өчен беркадәр ят бүтән ысуллар, информациянең бүтән төрле чаралары тартылды...
Р.В. Атлаган саен без: «Тормышлар авырайды, катлаулы заманда яшибез»,– дип зарланабыз. Кайчандыр син үзеңнең бер шигыреңдә: «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга»,– дип язган идең. Чыннан да, иҗат кешесенең, әдәбият-сәнгать әһелләренең шундый хәлдә калуына бүгенге заманны гына гаепләү дөрес микән? Талантлы шагыйрьләр, язучылар бүген дә җитәрлек, ә алтмышынчы еллардагы күтәренке иҗат рухы, иҗат халәте нишләптер сүрәнәйде. Шагыйрь буларак та, җәмәгать эшлеклесе – баш мөхәррир буларак та син бу борчулы халәтнең сәбәпләре һәм аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге хакында еш уйланасыңдыр инде...
Р.Ф. Барыбер, заман факторын исәпкә алмау дөрес булмас. Мәгълүм дастанда әйтелгәнчә, «Заман кемнең заманы?». Кызганыч, хәзер акча заманы (дөресрәге, хәзергә акча заманы, тормыш гел генә кыргый базар көенә бармас). Безнең чорда, нигезе дөресме-юкмы, барыбер, иман заманы иде. Исеме нинди «изм» белән генә аталмасын, халыкта якты киләчәккә ышану бар иде. Ул ышанычны кешеләр күңеленә иңдерүчеләр кемнәр иде соң? Искерәк терминология белән әйтсәк, идеология хезмәткәрләре – укытучылар, язучылар, сәнгатькярләр... Ышаныч тудыручыларның абруй-дәрәҗәләре дә зур иде. Гомумән, без үскәндә укытучы кеше – изге, язучы кеше – Алла кебек кабул ителә иде. Ә хәзер?.. Вәзгыять бөтенләй бүтән! Кем гаепле? Минемчә, гаепнең бер очы – бүгенге Дөнья Җиһангирләренә – зур сәясәт башында торучыларга тоташа. Алар халыкны кат-кат алдадылар, гади кешеләрнең өметен кистеләр. Сүзләре бер, гамәлләре икенче төрле булды. Халык, нигездә, бер нәрсәгә дә ышанмый башлады. 1960 нчы елларда, мәсәлән, бездә – әдәбиятка яңа аяк басучыларда – шигъри Сүз белән Дөньяны яхшырта алабыз дигән тирән инану бар иде. Бездә генә түгел, миллионлаган әдәбият-сәнгать сөючеләрдә дә... Хәзер язучы халкы үзе дә «шигырь – бер нәрсә, Дөньяны әйләндерүче чыгыр – икенче нәрсә» икәнен бик яхшы төшенде инде.
Ә иҗади мохит, иҗади атмосфера, иҗади рух мәсьәләсенә килсәк, бу очракта байтак нәрсә иҗатчыларның үзләреннән дә тора. Әйе, бездә сәләтле, хәтта талантлы, эшсөяр каләм ияләре аз түгел. Берничә дистә исем санап китәргә мөмкин булыр иде. Алар – безнең байлыгыбыз. Әмма безгә максатый берлек җитенкерәми. Әлбәттә, һәр иҗат кешесе – аерым бер дәүләт кебек; сүз иҗади эзләнүләр, иҗат стиле берлеге турында бармый (без төрле реализмнар тарафдарлары булып яшәп карадык инде). Сүз милләт язмышында СТРАТЕГИК БЕРЛЕК турында бара. Өстәвенә, кайберәүләрдә шәхси амбицияләр дә кирәгеннән артык булып чыкты: кемдер – үзен Тукай дип саный; кем – Наполеон яки Гете сыйфатында хис итә; кемдер – мәхәббәт лирикасында үзен, ким дигәндә, Петрарка дип исәпли; кайбер кемсәләр, түрә булгач, мин язучыларның иң кәттәсе – беренчесе дип уйлап саташа... Тормыш ыгы-зыгысына бирешеп, көнкүреш ваклыкларыннан күтәрелә алмыйча, Бахус бабай хозурында үзен югалтканнар да аз түгел...
Шулай да, борынгы замандагы бер хаким-җиһангир сүзләрен дә ара-тирә искә алу ярыйдыр. Гаскәрләре белән сугыш-орышка керер алдыннан ул әйткән имеш: ишәкләр белән шагыйрьләрне саклагыз! – алар безгә сугыштан соң да кирәк булачак әле. Өстәп әйтергә генә кала – шагыйрьләр тарих өчен дә кирәк бит әле!
Р.В. Халык, милләт язмышы турында уйламаган, кайгыртмаган кешедән язучы да, олы шәхес тә чыкмый торгандыр. Ә бүген милләтебезне саклап калу, аның гомерен озайту өчен иң беренче чиратта ниләр эшләргә кирәк дип саныйсың?
Р.Ф. Әгәр бу сорауга гамәлгә ашырырлык анык җавап бирә алсам, минем гражданлык статусым аерым дәрәҗәгә ия булыр иде. Әңгәмәбезнең иң мөһим һәм иң авыр соравыдыр бу. Моннан 30 ел элек язылган «Кирәк безгә» дигән шигыремне хәтерләп үтсәм, читләтеп булса да, өлешчә җавабым саналыр, бәлки.
Тәкъдир шундый: бик аздан да олы шатлык
таба алырга,
сөенергә кирәк безгә.
Олимп уты ягар чакта,
сүнеп барган
учагыңа тын өрергә кирәк безгә.
Заманга иш булыйм дисәң –
кем бер янса –
ун яшьнәргә,
ун янарга кирәк безгә.
ТОРМЫШ дигән ХАЛЫКАРА САБАНТУЙДА
батыр булып
калалырга
кирәк безгә!
Азмы-күпме булган дәүләтчелегебезне сакларга, ныгытырга, көчәйтергә тиешбез. Яшәешебез этабында бу – мәҗбүрият. Аның өчен халыкның милли үзаңы югары булу кирәк. Бу изге гамәлдә язучыларыбыз шактый өлеш кертә ала дип уйлыйм.
Р.В. Соңгы елларда безнең җәмгыятебез бик нык, хәтта кирәгеннән артык, сәясиләште кебек. Иҗат әһелләребезнең шактые сәясәт урманына кереп адашты. Син үзең дә замананың иң болгавыр чорында – туксанынчы еллар башында, Югары Совет депутаты булып, ул карурманга кереп чыктың. Менә хәзер, сәясәттән бераз читләшкәч, бу мәсьәләгә ничегрәк карыйсың? Иҗат кешесе сәясәттән ерактарак торырга тиеш дип саныйсыңмы? Шигърият белән сәясәт бер-берсеннән ниндирәк ара калдырып яши алалар?
Р.Ф. Сәясәттән ераклашкан саен –
Табигатькә ныграк елышам.
...Тәгәрәде кызыл кыргый алма
елан үтеп киткән юл аша.
Моннан чирек гасыр элек язылган бу дүртьюллыкта да куелган сорауга җавапсыман ишарә бар кебек. Сәясәт дигән төшенчәгә кем нинди мәгънә сала бит. Бар – агымдагы тактик максат, бар – стратегик максат. Әгәр иҗат кешесе бүгенгесен бүген үк бетереп бара торган сәясәттә «үсә Казан, үсә нурланып, башкалабыз Москвадан якты нур алып» җыры көенә «эреп бетә» икән, ул кеше – кызганыч. Әгәр талантлы кеше, үзенең шәхси иҗади йөзен саклап калып, халыкның киләчәген кайгыртып сәясәттә катнаша икән, аны хупларга кирәк. Безнең язучы депутатларның күбесен соңгылар рәтенә кертер идем. Шундый сорау да туа: үз милләте, үз халкы өчен җанатар кешене сәясәтче дип атап буламы? Мин шәхсән үземне сәясмән дип санамыйм. Шул ук вакытта, җәмгыятебездә булган хәлләргә битараф кала да алмыйм. Әйтик, мине үзебезнең илбашын сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр икән, сүзләремне кәгазьгә мин теләгән алфавит белән язуны тыялар икән, ни җан белән тыныч калмак кирәк! Сәясәтче булу-булмау икенчел нәрсә, ә, шагыйрь әйтмешли, гражданин булу мөһим, зарур, хәтта мәҗбүри...
Р.В. Элеккерәк елларда күп кеше сүз иреге юклыктан, цензура кысуыннан зарлана иде. Инде сүз иреге дә игълан ителде, цензура да бетерелде, әмма зарланучылар аңа карап иҗатта әлләни майтара алмадылар, журналистика да, әдәбият-сәнгать тә дәррәү күтәрелеп, берничә башка үсеп китмәде. Әллә соң ул «сүз иреге» дигән нәрсә шигърияткә зыян гына китерә микән? Демократия азрак булган саен шигырь теле – эзоп теле көчәя генә бара бит... Әнә Муса Җәлил үзенең иң яхшы шигырьләрен Моабит төрмәсендә язган...
Р.Ф. «Сүз иреге» дигән сүздә күпмедер шартлылык бар. Нинди генә заман, нинди генә катылыклар булмасын, Сүзне тыю мөмкин түгел. Уйны богаулап булмый бит! Дөрес, кеше җанына курку салып, Сүзнең канатын кисеп, вакытлыча аның яңгырау, таралу, басылу сферасын чикләп була. Тарих күрсәткәнчә, диктаторлар идарә иткән чорларда була андый хәлләр. Әгәр үзебезнең җирлеккә якынрак килеп, татар әдәбиятына күз салсак, шуны әйтә алабыз: төрле гасырларда – бик борынгы заманда да, ханнар заманында да, патшалар заманында да булган әдәбиятыбыз һәм хәзер дә бар! Ниндидер шартлар булмаса, әдәбият та, сәнгать тә туа алмый! Кысулар, чикләүләр, икенче төрле әйткәндә, цензура булмаса, әлбәттә, Әдәбият Агачы кәүсәлерәк, ябалдашлары мәхәббәтлерәк күренер иде. Шул моментны да искәртеп узыйк – күп нәрсә шәхескә, талантның зурлыгына бәйле. Пәһлеваннар белән һәркем исәпләшә! Зур талантлар торгынлык дигән заманда да менә дигән әсәрләр яза алдылар: Ә.Еники, С.Хәким, С.Баттал, А.Гыйләҗев, Ш.Хөсәенов, Г.Афзал, М.Мәһдиев, М.Юныс, Т.Миңнуллин, И.Юзеев һ.б.
Р.В. Синең үзеңне дә шулар рәтенә кертәсе килә. «Космополит түгел», «Гөмбәзләре кояшмыни!», «Тәкъдир язган эшләр...», «Колонизатор әлифбасы», «Дошман – сигез, без – тугыз», «Шайтан каласыннан КамАЗларга карап», «Әлмәттә җир тетрәү» һәм башка дистәләгән, заманы өчен шактый кыю шигырьләрең цензура шактый көчле саналган заманда язылды бит.
Р.Ф. Хәтерләвең өчен рәхмәт. Сүземне дәвам итеп шуны гына өстисе килә: кулымнан килсә, хөр фикергә түгел, халтурага цензура кертер идем мин. Азмы-күпме такмак чыгара алган, кесәсе калын булган һәркем «китап» чыгара ала хәзер. Элек мөмкин булмаган эш. Чын китапның кадерен җибәрүдә искиткеч зыян салды бу үзешчәннәрнең «китаплары»! Нигездә, бихисап саналган хосусый нәшриятлар чыгарды аларны...
Р.В. Әйе, бүген Татарстанда төрледән-төрле эреле-ваклы ике йөздән артык нәшрият бар. Шулай ук яңа журналларыбыз, газеталарыбыз да пәйда булды. Болары яхшы. Әмма ул китапларның, газета-журналларның тиражлары, гадәттә, берничә меңнән артмый. Җиде миллион халыкка бер тамчы гына бит бу! Китап кибетләребезнең күбесе ябылып бетте, хәзер инде китапханәләргә дә кул сузучылар күренә башлады. Укучысы булмаса, киләчәктә әдәбият үзе дә әкренләп юкка чыга барырга мөмкин бит. Без бу мәсьәләне Дәүләт Советында кат-кат күтәрәбез, таләп итәбез. Ә җитәкчеләр: «Заманалар үзгәрде, хәзер халык китаптан читләште, компьютерга бирелде», – диләр. Мисал итеп көнбатыш илләренә төртеп күрсәтәләр. «Әдәбият-сәнгать ул халыкның кечкенә бер өлешен генә кызыксындыра», – дип тә куялар. Менә син үзең ул агайларга ничегрәк җавап бирәсең?
Р.Ф. «Пәри – башка, җен – башка», диләр безнең халыкта. Россия гомер-гомердән читләргә кызыгып, читләрдән өлге алып яшәде. Әйтик, дин тәгълиматы византиялеләрдән кергән булса, дәүләт төзелеше системасы – Алтын Урдадан... Хәзер дә әнә, Европа күзенә карап, Америкага иярмәкче... Дистәләгән милләтләрне бетереп, тоташ Россия халкы (дөресрәге, рус халкы) ясамакчы. Янәсе, Америкада халык америкалы дип йөртелә бит... Аңлапмы, аңламыйчамы, мондый «прогресс» карашлылар безнең җирлектә дә бар. Әдәбият-сәнгатьнең, бигрәк тә әдәбиятның, рухи тормышыбыздагы гомер-бакый алып торган урынын белер өчен, аз гына артка – үткәнгә, тарихка борылып карау кирәк. Мең еллык әдәби тарихыбыз бар дибез. Әйе, бу шулай. Болгар яки Алтын Урда чорымы, Казан ханлыгы яки соңрак чорлармы – һәр дәвердән конкрет шәхесләр, конкрет әдәби әсәрләрне санарга була. Йә, мондый байлык күп халыкларда бармы? Русларныкымы яки нибары ике йөз еллап тарихы булган америкалыларныкымы? Шуңа күрә, әдәбиятның безнең халык язмышында үзгә роле, үзгә миссиясе. Әдәбият, җыр-моң – безнең төп байлыгыбыз. Төптән уйласаң, безнең бүтән милли байлыгыбыз – матди байлыгыбыз юк та бугай әле... Шунысын да искәртик: иң авыр гасырларда да дәүләтчелекнең кайбер функцияләрен (тәрбия, мәгърифәт, хөкем кануннарын...) теге яки бу күләмдә әдәбият саклап кала алды бит. Әгәр, – диниме, дөньявимы, – әдәбиятыбыз булмаса, бездә бүгенгәчә исән калган дәүләтчелеккә омтылу хисе дә булмас иде. Әгәр чыннан да «әдәбият-сәнгать ул халыкның кечкенә бер өлешен генә кызыксындыра» икән, бу – безнең фаҗигабез. Без һәммәбез дә, – син олы түрәме, гади мөгаллимме, – халыкка тарихи чынлыкны аңлатып, милли үзаңны күтәрү юнәлешендә эшләргә тиешбез. Үзләрен дөнья кендеге дип санаган, болганчык чорда зур байлык (кызганыч, ул байлыкны милли байлык дип санап булмый. Хәер, ул мал-мөлкәтнең язмышы алда ничек булып бетәр бит әле. Дөнья бу!) туплаган, әлегә зур дәрәҗә йөрткән агайларга яки энекәшләргә әйтер сүз шул: кайдан чыкканны онытмаска иде!
Р.В. Иҗат кешесен дә, гомумән, милләтне дә иң беренче чиратта өмет яшәтә. Әмма ләкин буш хыяллар, ялган өметләр белән гомер кичереп, үзең дә сизмичә, ярык тагарак янында калуың мөмкин бит. Безнең әдәбиятның, безнең милләтнең киләчәккә ныклы өмете, төпле ышанычы бар дип саныйсыңмы? Һәм ул нидән гыйбарәт? Нәрсәгә таяна?
Р.Ф. Сораулар җитди. Яшәешебезнең асылына бәйле сораулар. Иң әүвәл, шәхси яктан җавап бирәм: әгәр әдәбиятның, милләтнең киләчәгенә өмет, ышаныч булмаса, иҗат эшенә алыныр идемме? Ышаныч нидән гыйбарәт? Чагыштырмача зур санда халык бар (хәтта яртылабы милләт гаменнән читләшкән, космополитлашкан һ.б. «лашкан» булса да), димәк, милләт бар. Аңлаганнар өчен зур һәм гыйбрәтле тарих бар (ул бик нык бозып өйрәнелгән һәм аңлатылган; объектив өйрәнгәндә, тарихның бик күп сәхифәләре безнең милләт файдасына булачак). Күпләребезнең геннарында «без дәүләтле халык булган һәм киләчәктә дә булырга тиеш» дигән эчке бер горур тойгы яши...
Р.В. Әйдә, дөнья гамен бер читкәрәк куеп, янәдән үзебезгә кайтыйк әле... Безнең халык сине зур шагыйрь һәм мәртәбәле «Казан утлары» журналының баш мөхәррире буларак белә. Заманында син, күпләребезне көнләштереп, казна эшендә эшләмичә, шактый вакыт чып-чын шагыйрь булып кына яшәгән идең. Хәзер шул елларны сагынмыйсыңмы?
Р.Ф. Сагынам, әлбәттә. Кеше буларак – яшьлекне, ир кеше буларак – көчле, дәртле ир-егет чагымны сагынам. Гомумән, мәшһүр язучыларның күбесе гомерләренең билгеле бер өлешен фәкать иҗат эшенә генә багышлаганнар. Мисаллар күп, үзебезнең әдәбиятта да, бүтән халыклар әдәбиятында да. Казна эшен дә, иҗат эшен дә ал да гөл итеп югары дәрәҗәдә алып бару мөмкин түгел диярлек. Гомер – кыска, Вакыт – цейтнот...
Р.В. Син гомер-гомергә һәр урында беренче булып килдең. Шигърияттә дә, җәмәгать эшләрендә дә, китап бастыру, премияләр алу өлкәсендә дә иң элек өлгерә, яшьтәшләреңнән гел алда бара идең. Хәтта суда йөзү, чаңгы шуу ягыннан да сиңа тиңнәр табылмый иде. Син һәр эшне җаның-тәнең белән бирелеп, булсынга дип, ахырына кадәр җиткерәм дип эшлисең. Хәтта шигырь язганда, җитди нотык тотканда да маңгаеңнан тирләр тамып тора. Ә тормыш гел эштән генә тормый бит ул. Күңел бәйрәм дә сорый. Күңел бәйрәмнәрең нидән гыйбарәт синең?
Р.Ф. Пенсия яшендәге кешегә җылы сүз кирәк ул дипме, артыграк мактап ташладың шикелле. Күңел бәйрәме дигәннәре хәзер күбрәк нәни улыма бәйле. Хәзер аңа дүрт яшь. Кызык чагы. Аңа дөнья кадәр вакыт һәм көч сарыф итәргә кирәк. Әмма ул биргән шатлыкны берни белән дә үлчәп бетереп булмый.
Р.В. Синең шигырьләреңә дистәләгән композиторлар тарафыннан бик матур көйләр язылган. Шулар арасыннан халык күңеленә мәңгелеккә уелып калырдайлары да шактый. Ә үзеңә аларның кайсысы аерата якын, аерата кадерле? Ялгыз чакларыңда күбрәк кайсы җырыңны авыз эчеңнән көйләп йөрисең?
Р.Ф. Җыр димәктән, Разил туган, мин сине җырлар короле дип саныйм. Бу өлкәдә минем хезмәт зур түгел. Махсус җыр текстлары язганым да булмады. Заманында шактый ук исемле композиторлар аерым шигырьләргә берәр-икешәр (нигездә, берәр) көй яздылар язуын. Әмма алар күп түгел. Кайберәүләр, «Аккошлар» (Ф.Әхмәтов көе) җырын яхшы диләр. Минем үземә сүзләре бик үк ошап бетми. Ш.Шәрифуллин көй язган «Иясез шатлык» дигән бер җыр бар. Аны радиодан сирәк кенә биргәлиләр. Ошый ул миңа, сүзләреннән канәгатьмен. Шушы җырны кайчак авыз эченнән мыгырдаштыргалыйм...
Р.В. Сүзебез ахырында соңгы вакытта кылган гамәлләрең һәм киләчәккә ниятләгән эшләрең турында берничә сүз әйтсәң икән.
Р.Ф. Үткән елда төп эшләремнең берсе Татарстан Язучылар оешмасы тарихын язу булды. Архив документларына нигезләнеп, аерым фактлар һәм вакыйгалар нисбәтендә соңгы чор татар әдәбиятының үсеш тенденцияләрен ачыкларга тырыштым. Бу хезмәт аерым китап рәвешендә чыкса да, алга таба мин аны тулыландырырга телим. Татар әдәбияты тарихын өйрәнүчеләр өчен бер кирәкле кулланма булсын дим.
Соңгы ун елда язылган шигырьләремнең китап булып дөнья күргәне юк. Элегрәк ике елның берендә (кайчак хәтта ел саен!) яңа шигырь китапларым чыга иде. Монда берәүнең дә гаебе юк. Нәшриятка җыйнап, әзерләп биргәнем булмады. Яңа дигән шигырьләрем, алар арасында бик кыскалары да, поэмага тартым озыннары да бар, җыенысы ун табак чамасы булыр. Шуңа өстәп – вакыт җитте бугай – истәлек-хатирәләр дә язасы килә. Гыйбрәт алырлык, күргән-кичергән хәлләр шактый. Әдәби мохиттә байтак яшәлде бит.
2003 ел
ДӨНЬЯГА МИН КЕШЕЛӘР КҮҢЕЛЕ АША КАРЫЙМ...
Әдип Фәнис Яруллин
Разил ВӘЛИЕВ. Бүгенге көндә татар язучылары арасында Фәнис Яруллиннан да популяррак кеше юк дисәм, ялгышмамдыр кебек. Аның пьесалары театрларда шыгрым тулы залларда бара, җырлары көн саен радио-телевидение аша да, сәхнәләрдә дә яңгырый, ул конкурсларда, фестивальләрдә лауреат исемнәре ала, китаплары елның елында диярлек иң күп укыла торган басмалар рәтенә керә.
Фәнис Яруллинның фаҗигале дә, гыйбрәтле дә һәм бәхетле дә язмышы, тормыш юлы, инде әйткәнемчә, күпләргә шактый яхшы билгеле. Фәнис абый белән беренче очрашуым моннан 40 ел чамасы элек булган иде. Ул чакта мин Түбән Камада мәктәптә укыйм, үзем дә шигырьләр язгалыйм. Бәлагә очрап, кул-аяклары хәрәкәтсез калган, әмма рухы сынмаган-сыгылмаган Фәнис Яруллин дигән егетнең шигырьләре, аның хакында язмалар республика гәзитләрендә басыла башлады. Шулай көннәрдән бер көнне шул Фәнис Яруллинның Бәкер санаториенда дәвалануы хакында ишеткәч, мотоциклга утырып шунда чыгып киттем. Мотоцикл йөртергә таныклыгым булмаган килеш ничек 300 чакрымга якын юл үтә алганмындыр, белмим, әмма теләгемә ирештем – Фәнис Яруллинның үзен күреп сөйләшә алдым, һәм бу көн, бу вакыйга минем күңелемдә мәңгегә уелып калды.
Фәнис абый, гомереңнең ул еллары хәтереңә ничегрәк кереп калган? Нинди уйлар, хыяллар борчый иде сине ул көннәрдә? Күңелеңдә өмет күбрәк идеме, әллә өметсезлеккө бирелгән чакларың ешрак була идеме?
Фәнис ЯРУЛЛИН. Алай бөтен җирдә дә минем әйберләрем шаулап-гөрләп бара дию бигүк дөрес булмастыр. Иҗат, үзең беләсең, шундый нәрсә: ул күбрәк боз астыннан чыккан су кебек, сиздермичә генә үз юлыннан бара. Шаулаган-гөрләгән чаклары сирәгрәк була.
Ә синең Бәкер санаториена килгәнеңне хәтерлим әле мин. Яза башлаган чорларда ничектер тиз популярлашып киттем. Кырыема яшьләр күп килә иде. Бәкер санаториенда да Иштирәк, Сарабиккол, Бәкер мәктәпләреннән укучылар җыелып килеп, шигырьләремне үземә сөйләп киткәннәре хәтердә. Шуңа күрә синең килүеңә артык гаҗәпләнмәдем. Шулай да баштан «Бу кадәр араны мотоцикл белән ничек килде икән?» дигән уй йөгереп үтте.
Ул көннәр минем өчен шактый авыр көннәр иде. Беренчедән, ел буе Казан хастаханәләрендә ятып бик арыткан, икенчедән, үземнән дә бигрәк табиблар, шәфкать туташлары миннән туйган. Бу хәлдән ничек котылырга белми ятканда, ул вакыттагы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының баш редакторы Абдулла абый Гомәров мине менә шушы санаторийга җибәрү әмәлен тапты. Бәкердән инде мин башка хастаханәгә кайттым.
Р.В. Фәнис абый, синең язмышың гаять тә катлаулы. Бәлагә тарыганга кадәрге сау-сәламәт балачагың, егет чакларың бар. Ә аннары – түшәк өстендә, коляскада үткән еллар.... Кешеләр синең гомернең икенче өлешен яхшырак беләләр. Ә яшь чакта, малай чакта, егет чакта ниндирәк иде ул Фәнис Яруллин?
Ф.Я. Сүз дә юк, язмыш катлаулы булды минем. Алты бала үстек. Әти сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән, сугыш башлануга фронтка киткән һәм 1942 елда сугышта һәлак булган. Сугыштан соңгы ачлык-ялангачлыкны күп күрергә туры килде. Әни киндер суга, бәйләм бәйли, тегү машинасында кешеләргә күлмәкләр тегеп бирә иде. Боларның барысы да колхоз эшеннән тыш, йә төнлә, йә ял вакытларында эшләнүен искә алсак, әнинең тырышлыгына таң каласың. Менә шул әнинең тырышлыгы безне мескен итмичә, җор күңелле, тормышка якты күз белән карарга өйрәткәндер, мөгаен.
Балачакта без һәрберебез шук, шаян, тиктормас балалар булабыздыр инде. Мин дә үземнең иптәшләрем кебек Ык елгасының текә ярыннан суга сикерергә, бакча артында үскән өянке башларына менеп, кызларның су керүләрен карарга, тауларга менеп, андагы кыя ташларга исемнәрне язарга ярата идем. Башка малайлардан, бәлки, бераз хыялыйлыгым белән генә аерылганмындыр. Театр-спектакльләр карасам – артист, баш очымнан самолет очып үтсә – очучы буласым килә иде. Шулай да күңелдә бик сирәк кешеләр генә белә торган тагын бер хыял йөри – ул шагыйрь булу. Анысын аның чормадагы дәфтәр генә белә иде.
Р.В. Әгәр дә шул бәлагә тарымаган булсаң, син нинди юлдан киткән, ниндирәк һөнәр сайлаган булыр идең икән?
Ф.Я. Бәлагә тарымаган булсам да, барыбер шигырь язар идем. Табигать синең күңелеңә шундый сәләт салган икән – аны тыеп, туктатып булмый. Ул чишмә кебек – таш белән бастырып куйсаң да, барыбер өскә ургый.
Р.В. Әгәр вакытында кирәкле медицина ярдәме күрсәтелсә, табиблар сине аякка бастыра алган булырлар иде, дип уйлыйсыңмы?
Ф.Я. Бөтенләй үк терелмәсәм дә, бераз рәтләнер идем. Красноярскидагы хәрби госпитальдә ятканда: «Мине Мәскәүгә җибәрегез», – дип врачларга күпме ялвардым. Мәскәүгә офицерларны гына җибәрергә хакыбыз бар, ә син курсант кына, диделәр. Армиядә бервакытта да гади солдатка кеше итеп карау юк иде. Бәлки, ашыгып операция ясамасалар, яхшырак та булган булыр иде. Санаторийларда булганда операция ясатмаган авыруларны күрергә туры килгәләде. Аларның күбесенең хәле минекеннән җиңелрәк иде. Бәлки, тора-бара терелеп тә киткәннәрдер.
Р.В. Без бит шактый кырыс заманда яшибез. Каты бәгырьле, тар күңелле, миһербансыз кешеләр белән дә очрашырга туры киләдер. Ә син шундый чакларда да усалланмыйсың, күңел төшенкелегенә бирелмисең. Үзең һәрчак җор телле, әсәрләрең оптимистик рухлы, геройларың киң күңелле, шаян холыклы, миһербанлы... Шушы кадәр бетмәс-төкәнмәс яшәү дәрте каян килә сиңа, Фәнис абый?
Ф.Я. Җор теллелек, оптимистлык кешенең холкына туганда ук салынадыр, дип уйлыйм. Бер дә елмаймаган кешеләр әзмени дөньяда?! Андыйлар, өсләренә бәхет ишелеп төшкәндә дә, сукраначак кына. Яшәү көче минем характерыма туа-тумыштан ук салынгандыр, дип уйлыйм.
Р.В. Аллаһы Тәгалә бу дөньяга яхшы кешеләрне дә, яманнарын да бертигез санда ярата, дип әйтәләр. Минемчә, бу бәхәсле фикер. Менә синең үзеңә тормышта яхшы кешеләр күбрәк очрадымы, әллә яманнарымы?
Ф.Я. Әйе, бу бәхәсле нәрсә. Сан ягыннан килеп карасаң, бәлки, начар кешеләр күбрәктер дә әле. Ләкин кайвакыт бер яхшылык ун яманлыкны оныттыра. Минем тормышымда яхшы кешеләр күбрәк очрагандыр, мөгаен. Юкса таш астыннан чишмә булып бәреп чыга алмас идем. Мин бәлагә тарып, район больницасыннан ук куылып, газсыз, сусыз авыл йортына кайтып яши башлагач, яныма «Яшь ленинчы»да әдәбият бүлеге мөдире булып эшләүче Марс Шабаев килде. Ул минем шигырьләрне укып, әйбәт дигәннәрен үзе белән Казанга алып китте. Анда «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» гәзитләрендә минем хакта зур-зур мәкаләләр язып чыкты. Шигырьләремне гәзит-журналларда бастырырга ярдәм итте. Кыскасы, дөньяда шундый кеше барлыгын укучыларга җиткерде. Аннары Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким һәм башкалар игътибар итте, ярдәм кулы сузды... Димәк, яхшы кешеләр күбрәк очраган миңа. Батырып калдырмаганнар, калкытып чыгарганнар.
Р.В. Фәнис абый, Нурсөя ападан башка мин сине һич кенә дә күз алдына китерә алмыйм. Ул синең илһамчың да, багучың да, сердәшең дә, гомер юлдашың да. Синең бәхеткә дип кайларда дөньяга килгән дә, ничек сине эзләп тапкан икән бу олы җанлы, изге күңелле, батыр йөрәкле татар кызы?
Ф.Я. Нурсөя – минем тормышымны чын мәгънәсендә тормыш итүче ул. Әгәр Нурсөяне очратмаган булсам, бүгенге дәрәҗәләргә ирешә алмас идем. Чөнки авыру кешене карап, аны иҗат биеклегендә тоту бик кыен эш. Яшәү бит көнен дә, төнен дә дәвам итә. Нурсөяне мин көне-төне постта торучы солдат итеп күз алдына китерәм. Ә моңа бик сирәкләрнең генә көче җитәдер.
Нурсөя үзе Мари ягыннан. Бәхетемәдер инде, мине Казан больницасына китергән елны ул да Казанга килеп эшли башлаган. Җитмәсә, бер үк мәктәп укучылары да булып чыктык. Минем бит армиягә киткәндә урта белемем юк иде. Казан больницасында ятканда, 18 нче эшче яшьләр мәктәбе укытучылары палатага килеп укытып йөрделәр. Аттестат алырга ярдәм иттеләр. Шунда укучылар арасында Нурсөя дә бар иде.
Р.В. Заманында Васильево тирәсендәге күл буенда безнең бакчалар бер тирәдәрәк иде. Нурсөя апаның бакчасы әллә каян аерылып тора. Анда чәчәкләр дә купшырак, кыярлар да эрерәк, алмалар да тәмлерәк кебек тоела иде миңа. Шулай бер көнне Нурсөя апа белән икегез, машинага утырып, бакчага килеп төштегез. Нурсөя апага булышам дип, мин сине кулларыма күтәрдем дә бакча сукмагы буйлап кереп киттем. Шулчак нәрсәгәдер абынып сөрлектем һәм син чак кына кулларымнан төшеп китмәдең. Шулчак син: «Агач тумраны күтәреп кермисең бит, аяк астыңа карабрак атла. Югыйсә, әйләндереп җибәрермен!» – дип шаярткан идең.
Дистә еллар буе урын өстендә ятып та шаянлыгыңны, шуклыгыңны югалтмавыңны, тормыш ваклыкларыннан өстен булып калуыңны күргәч, миңа безнең көндәлек мәшәкатьләребез, борчуларыбыз бик тә кечерәеп калган кебек тоела. Ә сиңа безнең ыгы-зыгы килүләребез, вак мәшәкатьләребез көлке булып тоелмыймы, Фәнис абый?
Ф.Я. Мәшәкать, кайгы-хәсрәт беркемнеке дә көлке түгел инде ул. Һәркемнең үз мәшәкате, үз кайгысы иң зуры булып күренә. Үз җаның аша үткән җил дә давыл булып тоела.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Җанга Уелган Уйлар - 45
- Parts
- Җанга Уелган Уйлар - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4042Total number of unique words is 186636.5 of words are in the 2000 most common words51.3 of words are in the 5000 most common words58.7 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4144Total number of unique words is 203036.0 of words are in the 2000 most common words50.4 of words are in the 5000 most common words58.5 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4040Total number of unique words is 211232.8 of words are in the 2000 most common words47.5 of words are in the 5000 most common words55.2 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3914Total number of unique words is 212932.3 of words are in the 2000 most common words44.6 of words are in the 5000 most common words52.6 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3937Total number of unique words is 196435.7 of words are in the 2000 most common words51.1 of words are in the 5000 most common words59.2 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3939Total number of unique words is 170837.4 of words are in the 2000 most common words51.1 of words are in the 5000 most common words58.8 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3887Total number of unique words is 199333.5 of words are in the 2000 most common words45.8 of words are in the 5000 most common words54.6 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3830Total number of unique words is 192234.6 of words are in the 2000 most common words48.8 of words are in the 5000 most common words56.9 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3936Total number of unique words is 180836.9 of words are in the 2000 most common words50.9 of words are in the 5000 most common words59.9 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4064Total number of unique words is 190036.3 of words are in the 2000 most common words50.6 of words are in the 5000 most common words59.0 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3976Total number of unique words is 181336.2 of words are in the 2000 most common words51.0 of words are in the 5000 most common words58.6 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4110Total number of unique words is 171738.8 of words are in the 2000 most common words52.0 of words are in the 5000 most common words60.0 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3977Total number of unique words is 187437.6 of words are in the 2000 most common words53.2 of words are in the 5000 most common words61.1 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3988Total number of unique words is 191736.1 of words are in the 2000 most common words50.8 of words are in the 5000 most common words58.4 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4032Total number of unique words is 181336.1 of words are in the 2000 most common words50.4 of words are in the 5000 most common words58.2 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4076Total number of unique words is 172340.2 of words are in the 2000 most common words54.8 of words are in the 5000 most common words63.1 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4115Total number of unique words is 189238.7 of words are in the 2000 most common words52.3 of words are in the 5000 most common words61.4 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4146Total number of unique words is 193536.4 of words are in the 2000 most common words50.4 of words are in the 5000 most common words59.0 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4024Total number of unique words is 184236.5 of words are in the 2000 most common words50.4 of words are in the 5000 most common words59.8 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3841Total number of unique words is 184639.1 of words are in the 2000 most common words53.2 of words are in the 5000 most common words61.1 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4076Total number of unique words is 200935.7 of words are in the 2000 most common words50.4 of words are in the 5000 most common words57.9 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4053Total number of unique words is 207634.8 of words are in the 2000 most common words48.6 of words are in the 5000 most common words57.2 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3957Total number of unique words is 181538.5 of words are in the 2000 most common words52.5 of words are in the 5000 most common words61.6 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3864Total number of unique words is 185638.7 of words are in the 2000 most common words54.0 of words are in the 5000 most common words62.3 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4033Total number of unique words is 176938.0 of words are in the 2000 most common words52.2 of words are in the 5000 most common words61.3 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4069Total number of unique words is 190238.8 of words are in the 2000 most common words53.0 of words are in the 5000 most common words61.6 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3943Total number of unique words is 213031.1 of words are in the 2000 most common words44.4 of words are in the 5000 most common words51.4 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 28Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3819Total number of unique words is 208829.5 of words are in the 2000 most common words43.0 of words are in the 5000 most common words51.0 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 29Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4022Total number of unique words is 205834.1 of words are in the 2000 most common words50.1 of words are in the 5000 most common words58.1 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 30Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4110Total number of unique words is 188635.9 of words are in the 2000 most common words50.8 of words are in the 5000 most common words59.0 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 31Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3908Total number of unique words is 175935.8 of words are in the 2000 most common words50.8 of words are in the 5000 most common words58.6 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 32Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3964Total number of unique words is 214331.0 of words are in the 2000 most common words44.4 of words are in the 5000 most common words52.8 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 33Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4037Total number of unique words is 215730.0 of words are in the 2000 most common words42.9 of words are in the 5000 most common words50.3 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 34Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3858Total number of unique words is 217430.1 of words are in the 2000 most common words44.7 of words are in the 5000 most common words52.3 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 35Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4045Total number of unique words is 211934.0 of words are in the 2000 most common words47.1 of words are in the 5000 most common words55.5 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 36Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3811Total number of unique words is 192632.6 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words54.9 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 37Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3919Total number of unique words is 217330.9 of words are in the 2000 most common words44.4 of words are in the 5000 most common words51.6 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 38Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3933Total number of unique words is 182635.1 of words are in the 2000 most common words50.1 of words are in the 5000 most common words58.7 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 39Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4033Total number of unique words is 198136.1 of words are in the 2000 most common words51.0 of words are in the 5000 most common words59.6 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 40Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3946Total number of unique words is 196733.8 of words are in the 2000 most common words48.6 of words are in the 5000 most common words56.3 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 41Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3890Total number of unique words is 203729.0 of words are in the 2000 most common words40.9 of words are in the 5000 most common words48.2 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 42Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3942Total number of unique words is 183837.2 of words are in the 2000 most common words51.7 of words are in the 5000 most common words60.7 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 43Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4146Total number of unique words is 221633.9 of words are in the 2000 most common words48.1 of words are in the 5000 most common words57.3 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 44Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3984Total number of unique words is 214635.4 of words are in the 2000 most common words50.0 of words are in the 5000 most common words57.6 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 45Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3944Total number of unique words is 226330.9 of words are in the 2000 most common words44.1 of words are in the 5000 most common words51.4 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 46Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4075Total number of unique words is 217432.5 of words are in the 2000 most common words46.1 of words are in the 5000 most common words53.3 of words are in the 8000 most common words
- Җанга Уелган Уйлар - 47Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3536Total number of unique words is 187436.6 of words are in the 2000 most common words50.5 of words are in the 5000 most common words58.1 of words are in the 8000 most common words