Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“беренче” – Tatar explanatory dictionary

berençe
беренче (Cyrillic)
Häzer bez sezneñ belän başlaybız bezneñ berençe däresne
message-reply
сан
1. 1) Бер-бер артлы санаганда, урыны иң башта булуны белдергән тәртип саны. Беренче кат күзем кояш күргән Җирләр ерак калды. А.Алиш. Һәрнәрсәгә исем китеп йөри, Беренче кат күргән шикелле, Һәр яхшыга әзрәк сөенеп китәм, һәр начарга

«сытам үтемне». Ш.Маннур

2) Санап үтелгәннәрнең иң башта аталганына күрсәтү өчен кулланыла. Боларның беренчесе баштанаяк романтиклыкка нигезләнеп язылган. Г.Нигъмәти. Әсәрнең икенче басмасында Казан бае Кәрим белән Уфа бае Сәгыйть образлары, нык кына эшләнеп, беренчесе – реакцион буржуа, икенчесе либераль буржуа вәкилләре итеп бирелгәннәр. М.Гали

2. с. мәгъ. 1) Башлангыч, башлангыч чордагы. Революциянең беренче канлы көрәш елларында ул бала булды. Г.Ибраһимов. Таһирның гаилә тормышында җимерелү тудырган әнә шул беренче, җиңел һәм кечкенә генә «сил ташы» аның кандидатлык диссертациясен яклый алмый йөрүе булды. Н.Акмалов. Булачак шагыйрьнең беренче укытучылары әтисе һәм әнисе була. Л.Габдрахманова

2) Берәрсенең билгеле бер юнәлештә, өлкәдә күрсәткән башлангыч эше, тәҗрибәсе булган, тәүге мәртәбә башкарылган. Икенчедән, безнең авылда әле бу – беренче тәҗрибә. Ш.Камал. Туфанның эшчеләр тормышыннан алып язган бу беренче җитди әсәренең кыскача мөндәриҗәсе әнә шуннан тора. Г.Нигъмәти. Бу – минем Вәсиләгә беренче мәртәбә ялганлавым иде... Ф.Хөсни

3) Булачак, чираттагы вакыйгаларның, күренешләрнең иң баштагысы, тәүге, вакыт ягыннан иң якындагысы. Җебеп төшмәдем, аның беренче әтәч кычкыруга ук юкка чыгачагына өмет итеп, хәйләгә керештем. З.Мәхмүди. Беренче чаңгымны да үзем ясадым. К.Миңлебаев. Мин, беренче мөмкинлек булу белән, бу турыда республика прокурорына хәбәр иттем. Һ.Такташ

4) Бер елда, сезонда, билгеле бер вакыт эчендә иң башта барлыкка килгән,

күренгән. Тәгәрмәч тырнакларына, тугым ярыкларына сырышкан карларны тузгытып, беренче арбалар узды урамнан. Г.Гобәй. Беренче кар, белмим, кайчан явар, Тик Үләрмен мин ул көнне. Бүген әле, тиздән кыш килә, дип, Ямап куйдым ертык бүркемне... Һ.Такташ

5) Моңарчы булмаган; күренмәгән; яңа барлыкка килгән. Якты, шат дөньяда, пакь, яшь, матур, нәфис баланың йөрәгенә беренче авыр яра булып, аның турында, Хәлим хәлфә исеме белән бәйләп, пычрак гайбәт туа. Г.Ибраһимов

6) Моңа кадәр кичерелмәгән. Язда булса иң беренче мәхәббәтнең ялкыны, Көздә – сөешеп каушуның эчкә сыймас шатлыгы. М.Җәлил. Яки мәктәптә күргән беренче хисләрегезне әнкәгезгә, кайтып, очына-очына сөйләгәнегезне, әнием, «әни» менә болай языла, дип, әниегезгә тагын да матуррак булып күренгән кыек-мыек хәрефләр белән дәфтәр битенә язып күрсәткәнегезне исегезгә төшерегез! Г.Гобәй. Һәм ул, яраланганнан соң беренче мәртәбә, газиз тойгыларын музыка теленә салып уйнап җибәрде. Г.Бәширов

7) Нинди дә булса бер ягы, сыйфаты белән башкалардан өстен, алдынгы. Ә соң тирә-якта гыйлеме вә әхлагы белән беренче урын тоткан Зөләйха остабикәнең тәрбияле мәхдүменә – мулла булырга якынлашкан угылына – бу килешәме? Г.Ибраһимов

8) Төп, иң мөһим. Берләшүнең иң беренче файдасы уларак, бу вәхши инсаннар, иң әүвәл, бик зур бер кыр кәҗәсе үтерделәр. Г.Тукай. Мин, бер-

никадәр, балаларның рухларына азык бирү вә аны тәрбия итүне беренче максат итеп тотсам да әдәбият

Россия мөселманнары арасында тиешле кадәр таралып китмәсме, дигән өметем дә бар иде. Г.Тукай

9) Иң яхшы, иң югары сыйфатлы, иң югары дәрәҗәгә ия булган, иң шәп. Уездный шәһәрнең берсенә читтән бер кием тегүче килеп, базарга якын бер урамда фатир алып, капка башына «бу шәһәрдә иң беренче яхшы тегүче» дип вывеска яздырып куймыш. Ш.Мөхәммәдев.

Мин сине, дөньяда беренче сайрау-

чы, дип ишетә идем... Г.Тукай. Ләкин, үзенең архитектура стиленең матурлыгы, нечкәлеге белән, шәһәрдә иң матур йортлар арасында беренче урынны тота, дип әйтергә мөмкин. Ш.Камал

10) Сайлап алынмаган, кайсы туры килсә – шул; иң башта очраган, очраклы. [Нәфисәгә] Күз атып йөрүче егетләр аз түгел иде. Ул, озак сайламаса да, беренче күзенә юлыккан кешегә чыкмады. Г.Бәширов. Кафил, бик каты сусаганлыгын тоеп, беренче очраган чәйханәгә керде. Тәмуг чәчәге

11) музыка Баш партияне башкаручы

3. рәв. мәгъ. Барысыннан да алдарак, башта, әүвәл. Малайларны беренче Якуб абзалары күреп алды. И.Гази. Татар телендә шактый шома сөйләшүче карт следователь, беренче күрүдән үк, Мостафага әллә кайчангы танышы кебек эндәште. К.Нәҗми. Әмма моряклар монда үз өлешләрен беренчеләрдән булып керткәннәр. Ә.Хәбибуллин

4 . и. мәгъ. 1) Җитәкче, оештыручы. Хәзер үк, бөтенесен җыеп, кайнар табага бастырырга ниятләде, чөнки аңа беренче тарафыннан барлык хокуклар бирелгән, ул аларны, сөт арттырмаган өчен, иң начар сүзләр белән сүгә ала, мыскыллый ала... Ф.Садриев

2) Баш бала. Беренчегез белән тәбрик итәм, иптәш. Г.Гобәй

3) Ризыкның иң башта бирелә торганы (аш: борщ, щи һ.б.ш.). Сез нинди нәрсә телисез, беренчегә суп әйтикме, борщмы? Г.Камал

Беренче адым(нар) Баштагы, башлангыч вакыт, чор. – Беренче адым атланды! – дип, Якуб рәхәтләнеп әйтеп куйды, – хәзер Казанга язып җибәрсәң дә була. И.Гази. Беренче булып 1) Алдан, иң элек, иң әүвәл. Иң беренче булып, умырзая Баш күтәреп чыга дөньяга. Ә.Ерикәй; 2) Алдынгылар рәтендә, алдынгы булып. Бөтен фәннәр буенча университетны беренче булып бетерә. М.Гали. Беренче карлыгач (сандугач) Башлангыч билгеләр; берәрсенең билгеле бер юнәлештә, өлкәдә башкарылган башлангыч эше, тәҗрибәсе, уңышы.
Беренче кул оста Иң шәп, иң яхшы эшләүче.

Вәй белән Дәй --- үз эшләренең беренче

кул осталары булырга омтылып яшәгәннәр. Р.Төхфәтуллин. Беренче кулдан Төп чыганаклардан
message-reply
1. Тəртип саны: бер. рəв. Барысынан да алдарак, башта 2. Санап
үтелгəннəн соң башкалардан алда аталаган кешене, əйберне һ. б. ш. күрсəтү
өчен кулланыла 3. Башлангыч, башлангыч чордагы. Берəрсенең нин. б.
башлангыч эше, тəҗрибəсе, уңышы турында. Булачак, чираттагы
вакыйгаларның, күренешлəрнең иң баштагысы, вакыт ягыннан иң
якындагысы. бер елда, сезонда, билгеле бер вакыт эчендə иң башта барлыкка
килгəн, күренгəн 4. Моңа кадəр бөтенлəй булмаган, яңа барлыкка килгəн.
Моңа кадəр кичерелмəгəн 5. Нин. б. ягы, сыйфаты белəн башкалардан өстен,
алдынгы. Төп, иң мөһим. Иң яхшы, иң югары сыйфатлы, иң югары дəрəҗəле
6. Сайлап алынмаган, кайсы туры килсə, шул; иң башта очраган 7. Иң башта
бирелə торган кайнар сыек ашамлык (аш, борщ, щи һ. б. ш.) 8. муз. Баш
партияне башкаручы, җитəкче [б. скрипка] 9. кер. Беренчедəн. БЕРЕНЧЕ
ЯРДƏМ -Кинəт авырып китүчегə, бəхетсезлеккə очрап яраланучыга врач
килгəнгə кадəр күрсəтелə торган медицина ярдəме
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “беренче” in Tatar language – 1. 1) Бер-бер артлы санаганда, урыны иң...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "беренче"?
Ask a question if something is not clear about the word "беренче".