Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кат” – Tatar explanatory dictionary

kat
кат (Cyrillic)
исем
1. 1) Нәрсәнең дә булса өстен каплап тора торган әйбернең
бер катлавы, катлам; яссы җисем (саннар яки аергычлардан соң гына
кулланыла). Мирхәйдәр абзыйга өйалдын икенче кат такта белән
әйләндереп, ике такта арасына пычкы вагы тутырып, өстәмә
бүлмә ясарга туры килде.
Ә.Фәйзи. Башымда бер кат яулык кына

булуга карамастан шабыр тиргә баттым. Р.Хафизова. Шәһидә
алай итте, болай итте, яз җитүгә, Муллагалигә бер кат күлмәк,
чалбар юнәтте.
А.Расих. – Укырга ирек бирмиләр! – дип, ачу белән
үзалдына сөйләнде Коля һәм, тәрәзәнең ике катын да ябып, китабы-
на иелде.
Җ.Тәрҗеман
2) Бинаның, корылманың аслы-өсле торган бүлемнәренең берсе.
Гыймазовлар йортның аскы катында торалар иде. С.Рафиков.
Тугызынчы каттагы бер кешелек бүлмәгә кайтып кердем.
Р.Мөхәммәдиев. Китапханә белән уку залы зур йортның икенче
катын биләгән икән.
И.Туктар
2. рәв. мәгъ. Мәртәбә, тапкыр. Җиде кат үлчә, бер кат кис. Мәкаль.
Мин бу вакыйганың ничек булганын, бер нәрсәсен дә калдырмыйча,
баштанаяк, тагын бер кат сөйләп бирдем.
А.Шамов. Тагын бер
сыйфат: һич тә беткәнче ашыйсы түгел, ә иртәнге аш
вакытында бер кат тамак ялгап алгач туктыйсы.
М.Мәһдиев.
Шәһит җиргә төшәргә әзерләнде һәм очар кошлар биеклегеннән
тагын бер кат әйләнәтирәгә күз салды.
Ф.Латыйфи
message-reply
исем
1) искергән сүз Тартым яки килеш кушымчалары белән генә
кулланыла: нәрсәнеңдер яны, турысы, аңа якын торган урын. Шул
вакыт мәчет катында дөм сукыр бер карт тора.
Г.Тукай. Ул,
тупаслыкка каршы тупаслык белән җавап бирер өчен, офицер
хатынын өстәл катына чакырып китереп, стаканның китеген
күрсәтте.
К.Тинчурин. Фәрдәнә апа да, елаганын күрсәтмәс өчен,
тәрәзә катына китеп басты.
Р.Хафизова
2) Кем дә булса тора торган, яши торган урын. Кияү --- кыз
катына кичкич кенә барып йөри.
К.Насыйри. Атлар катына
йөгереп килсәм – атлар юк! Менә агай, йөдәдем бит.
Х.Кәрим.
Әгъләмне шул Исхак үтергән, дигәч, түзмәдем, туган, сезнең
катыгызга килдем.
С.Рафиков
3) Кемнең дә булса алды, каршысы. Гүя син патроннар салып
Торасың минем катта.
Ф.Кәрим. Бер туку станогы янында өч-
дүрт ир кеше басып тора иде, Хәлим алар катына да


туктыйсы итте. И.Гази. [Туктар] Сәрхушлегенең аргы ягына
чыгып, үпкәсенә бик каты салкын тидереп алгач кына, кабат әнисе
катына кайтып егылды...
Х.Ибраһим
message-reply
I.
1. Нəр. б. өстен каплап тора торган əйбер; яссы җисем (саннар яки
аергычлардан соң гына кулл.) Этаж.
3. Мəртəбə, тапкыр. II. КАТ -Нəр. б. яны,
турысы, аңа якын торган урын [мəчет катында] кем дə булса яши торган урын,
төш [кыз катына бару]. Кемнең дə булса алды, каршысы
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кат” in Tatar language – 1. 1) Нәрсәнең дә булса өстен каплап тор...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кат"?
Ask a question if something is not clear about the word "кат".