◊ Болайга борылу (борылгач)караболайга китү (киткәч). Шулай диде дә, эшнең болайга борылуына гаҗәпләнеп, нидер әйтергә җыенгандай, урыннан кузгала башлаган кунак хатынга борылды. Г.Бәширов. Болайга китү (киткәч) Эш-хәлнең көтелмәгән юнәлешкә үзгәрүе, көтелмәгән юнәлеш алуы. Болайга киткәч, үз бодаемны мин колагыннан тартып булса да үстерәм бит инде. Г.Бәширов. Болай гына Аерым максат куймыйча, очраклы гына. Бәлки, яшьрәге болай гына, көчен саклар өчен генә бирешә башлаган булгандыр? В.Нуруллин. Болай гына калдырмау Истә тоту, онытмау. Мин аны болай гына калдырмыйм. Ш.Камал. Болай да Аннан башка да. Исәнлек-саулык барында, мин болай да рәхәтләнеп торам, керен дә юасың, башкасын да эшлисең. Ш.Камал. Җәй көне Казанда болай да тын алыр хәл юк. К.Нәҗми
message-reply
Tatararrow-right-bold-outline
Note
Cookie settings
We use cookies to provide you with the best possible experience. They also allow us to analyze user behavior in order to constantly improve the website for you.