Latin

Иляһи бәет

Загальна кількість слів становить 97
Загальна кількість унікальних слів становить 83
37.3 слів у 2000 найпоширеніших слів
49.3 слів у 5000 найпоширеніших слів
56.5 слів у 8000 найпоширеніших слів
Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слів
...Байның кызы бай кебек, йөзе тулган ай кебек.
Күз өстендә кашлары корып куйган йай кебек[1].

Биле нәзек талдай ирүр, агъзы шикәр-балдай ирүр.
Әйткән сүзгә тормыйдыр, кылыгы йаман алдыйдыр.

Каләм тарткан каш кына, күрсәм күңлем ашкына,
Әйтеп, сүзем тыңламай, ниндәй бәгъре таш кына...

...Кашың берлә күзеңә, йөз мең алтын үзеңә,
Җаным фида кыйлырмын, бер кәлимә сүзеңә...

...Күңлем төште үзеңә, коңгыр(т) кара күзеңә,
Йөрәк кенәем йанадыр, кермәйсең лә сүземә

Куй күзеңнең багышы, күптер аның сагышы.
Күп сагышка төшергән ике күзең багышы.

Нәркәс кара күзләрең, тулгай ай тик йөзләрең,
Һич күңлемдин китмәйдер бал-шикәр тик сүзләрең...
___________________
[1] Йай кебек – җәя кебек.
Ви прочитали 1 текст із Татар література.