Latin

Актаныш Татары

Загальна кількість слів становить 275
Загальна кількість унікальних слів становить 204
52.9 слів у 2000 найпоширеніших слів
72.4 слів у 5000 найпоширеніших слів
76.6 слів у 8000 найпоширеніших слів
Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слів
Хикәя
Ришат җизни шалтыраткач, йөгергән булдым. Алар ничәнче ел Казан шәһәре янында гына юл салалар. Минем кала. Бер күреп килим әле үзен, дидем. Хәер, бүтән сәбәпләре дә бар, алары сөйләр өчен түгел.
Ришат җизни күптәннән «КамАЗ машинасы»н йөртә. «Камавтодор»да эшли, бригадир. Үзләре Яр Чаллы шәһәрендә яшәсәләр дә, казаннарга ярдәмгә килгәләп торалар тагын.
Кичен очрашырбыз дип сөйләшкән идек. Көннәрне бутаганмын. Иптәшләре: «Хәзер күренер, монда гына ул! Көт!»— диделәр. Юл читенә барып туктадым. Баксаң, хуҗаларының машинасында бензин беткән дә, аэропортка җизни белән киткәннәр. Көтәргә булдым. Озак та үтми, килеп тә җиткәннәр. Җизни яннан гына «КамАЗ»ында узып та китте. Иптәшләре белдергәч, машинасын туктатып, йөгереп килеп:
— Күрмәдем, кайнеш, иртәгә очрашасы идек!— дип, шунда ук үзенекен сөйләп алды.
Минем белән улым да бар иде. Кечерәк вакыты. Аны «КамАЗ»ына утыртып, карап-күреп килсен әле диярәк китеп тә барды.
Ул арада яныма кара «Москвич» машинасы килеп туктады.
— Ком кирәк идеме әллә?— ди бу, уңнан-сулдан чабышып йөк ташыган машиналарга ишарә итеп.— Берәрсе белән сөйләшмәдеңме?
— Юк,— дидем.— Ә нәрсәгә?
— Күпмедән саталар икән?— ди бу тагын да.
— Белмим,— дим.— Кирәксә, сөйләшеп була ул!
— Кайсы белән?— ди.
— Әнә, хәзер җизни килер. Ул аларның бригадиры. Төне буе ташыйлар алар!
— Ярар, сөйләшик соң!— ди бу.
Ул арада ком төялгән авыр «КамАЗ» машинасында җизни дә әйләнеп килеп җитте, туктады.
— Бу кеше ком сатып алырга итә,— дим аңа, беркатлы башымны акыллыга санап.— Шабашка!
— Ул бит безнең хуҗа, алдамасын! Юри сөйләнгән ул!— дип, җизнәкәй көлеп кенә куйды.
Теге «Москвич»тагыдан сорыйм:
— Сез кайсы якныкы?
— Актаныштан!— ди.
— Ә-ә, шулайдыр шул,— мин әйтәм.— Ишеткәнем бар иде, Актаныш татарлары белән башкортларга ышанырга ярамый дип, хак икән!
Үпкәләгәндер инде, ул китеп барды. Без дә сүзләребезне бетереп таралыштык. Менә ничек тә була икән!
18.07.2000.

Ви прочитали 1 текст із Татар література.