Latin

Шигырьләр - Сания Ахметзянова - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 2881
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
32.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Йөрәк алды чәнчеп: үз урынында —
Мине ташлап, кая киталсын.
Хәлем китте, күреп ун минутлык
Хакыйкати тормыш киносын.

УЙЛАРМЫ?
И кыз бала, кыз бала,
Моңаймале, түз, бала!
Юксынып туган йортын,
Гомер итә кыз бала.
Әти ясаган кабада
Җеп эрлим җырлый-җырлый,
Кулымда әни орчыгы
Әйләнә зырлый-зырлый.
Төн йокылары күрмәгән
Әнием яшь чагында,
Кул җылыларын тоям күк
Шул җитез орчыгында.
Әтинең тальян тавышы
Ишетелгәндәй була;
Вакытсыз өзелгән моңы,
Сулкылдап, җанга тула.
Чорналган җептәй гомерләр,
Чуалды заманалар...
Уйлармы туган нигез, дип,
Без үстергән балалар?

ТИЕШ!
Керфекләремнән сибәли
Кояшлы яңгыр бүген.
Әнине искә алам да,
Татлы сагышка талам да,
Гөлдери күңел күгем.
Хатирәләр чүпләм-чүпләм:
Алтындыр да көмештер...
Үткәнне җанда яшьнәтү,
Киләчәк өчен яшәтү –
Бүген миңа тиештер.

* * *
Үпкәләдең, ахры, әни, миңа,
Моңсу бага дымлы күзләрең.
Элеккечә җан түреннән түгел,
Саркып кына чыга сүзләрең.
Чишмәләрнең юлы ерак китә,
Кайтыр өчен кабат әйләнеп;
Мин бит синең бәхет таҗларына
Сәйлән булып тамар ләйсәнең.

КИЧЕР, ӘБКӘЙ
Туры сүзле, гадел Ак әби син,
Күңел нурың күчкән йөзеңә;
Оныкларың дәү әнием диеп,
Якын итеп дәшә үзеңә.
Төп нигезнең якты кояшыдай,
Каршылыйсың, озатып каласың.
Дәү әнием, син көннән-көн безгә
Кадерлерәк була барасың.
Балаларың, үрмә гөлләреңдәй,
Назларыңда үскән коенып;
Инде хәзер оныкларың яши
Изге теләгеңә сыенып.
Күрше кызы аша хат җибәрдең:
“Әйтер сүзләрем бар, балам, кайт!”
Тагын кайтмый калдым. Кичер, әбкәй,
Соңламасам иде... соңгы кат...

УТЛЫ КҮМЕР
Әниемнең күзләрендә
Шатлык микән, зар микән?
Мин баласын уйламаган
Берәр көне бар микән?
Ә мин менә онытылам,
Йөрәк тигез типкәндә;
Әни, дип инәләм бары
Соңгы чиккә җиткәндә.
Үтәлмәгән вәгъдәләрем –
Җандагы утлы күмер...
Әнине бәхилләтергә
Җитәр микән бер гомер?!

* * *
Балалар хакы яшәтә
Яндырып та көйдереп.
Торсалар ярый “Йәсин”дә,
Иренгә су тидереп...

КАЙТУ
Ялан тәпи баскан эзләремнең
Җылысына карлар яугандыр,
Авыл башындагы нәни инеш
Кар көртенә күмелеп калгандыр.
Әй, язмышым, аерып туган йорттан,
Еракларга алып киттең син;
Карашыма — сагыш, ә йөземә
Сагыну төсе салып үттең син.
Бер ягымлы тавыш дәшә сыман,
Бик ерактан, хәтер түреннән.
Ромашкалы җәе яшьлегемнең
Ап-ак бәскә инде төренгән.
Ак бүреген кырын салды микән
Басуларда эскерт өсләре?
Таралгандыр таңгы урамнарга
Яңа пешкән икмәк исләре.
Әткәемнән откан “Авыл көе”н
Сагынып җырлармын дип, кем белгән...
“Туган нигезеңә баш июнең
Ояты юк”, – дигән уй белән
Кайтып киләм әле, кыяр-кыймас,
Күптән чыгып киткән юл белән.

ӘНИ БӘЛЕШЕ
Башына яулыгын бәйләп,
Алъяпкычын яба да,
Кулы-кулга йокмый: әни
Бәлеш ясый табада.
Бармакларын биеткәләп,
Чит-читен бөреп куя;
Шулпа салырга уртага
Каплаулы тишек уя.
Бәлеш пешү хөрмәтенә
Табагач та кузгала:
Кызу мичтән эләктереп,
Кайнар бәлешне ала.
Хуш исләрен бөрки-бөрки,
Мичтән чыгып килеше:
Бигрәк уңган, йөзе килгән —
Бәлеше дә бәлеше!
Кетер-кетер килеп тора—
Мондый бәлеш кайда бар?
Түгәрәк капкач астыннан
Күтәрелә кайнар пар.

Бәрәңгесе вак-вак шакмак,
Исең китеп карарлык,
Ите дә мулдан күренә —
Өреп кенә кабарлык.
«Кыстатмагыз, җитешегез! —
Әни табынга дәшә, —
Кайнар килеш ашыйк», — диеп,
Агач кашык өләшә.
Ярмаланган бәрәңгесе
Телгә салуга эри,
Шулпасында бөрчек-бөрчек
Майлары йөзеп йөри.
Ите сусыл, бигрәк йомшак,
Мине кап диеп тора.
Сөйләшергә вакыт та юк —
Кашыклар биеп тора.
Әни пешергән бәлешне
Ашагачтын бергәләп,
Инде безнең дә «йөз килде»,
Күңелебез түгәрәк.
Килгән-килгән, китеп торма, —
Үт син, бәхет, түргәрәк.

УКЛАУ
Җырлый-җырлый токмач җәям,
Бигрәк җитез уклавым!
Тәгәрәп йөри кунада –
Бер дә белми туктавын.
Җәемем дә бигрәк тигез –
Юкара җәйгән саен,
Чит-читләрен кат-кат үтә –
Уклавым белә җаен.
Каян шулай остарганмы? –
Ул инде шактый яшьтә.
Әбиемнең кулларында
Өйрәнгән башта эшкә;
Әбиемнән – әниемә ,
Миңа күчте аңардан.
Кулдан-кулга йөри-йөри,
Уклау шактый шомарган.
Хуҗабикә алыштырыр
Көннәре килде менә:
Уклавымны иртәгәдән
Тапшырам киленемә!

ӘНКӘЕМ-СЕРДӘШЕМӘ
Сабый чактагыдай, иркәләнеп,
Алларыңа башым салыймчы?
Үзем күптән әни булсам да мин,
Нәни кызың булып калыймчы?
Чәчләремнән сыйпа әле, әни,
Тойыйм кулларыңның җылысын.
Изге йөрәгеңә сыйдыргансың
Мәхәббәтнең иң-иң олысын.
Өзми-куймый бәхетем сайраганда,
Син һәрвакыт әзер тыңларга;
Җанымдагы телсез сагышларны,
Ярый син бар, сүзсез аңларга.
Дустым да син, әни, киңәшчем дә,
Бер серләшик таңга кадәрле...
Упкыннарга күңел убылганын
Тояр кешең булу кадерле!
Сүз әйтергә әле өлгермәдем:
“Аңлашылды, – дисең, барысы да, –
Авыр йөгең кире төяп китмә,
Ташлап калдыр, – дисең, басуда. –
Шатлыкларың, бүлеп, ал үзеңә,
Беләм, алар сиңа кадерле.
Үз сыеннан үзе сыйланганнар
Була, – дисең, – озын гомерле”.
Бер бушаныйм диеп кайткан идем,
Күңел иләсләнгән чагында,
Ничек әле чишелмәдем, әни...
Сине кайгыртканга кайгырудан
Артыр иде кайгым тагын да.

ӘЙТТЕМЕ ӘНИ, УЙЛАДЫ ГЫНАМЫ?
Күзләреңә туры карый алмыйм –
Карашларың җанга ут сала.
Газиз башкаеңда нинди уй бар,
Никләр болай моңлы син, бала?!
Җырлавыңны тыңлап, йөрәк туктый,
Күкрәгемдә каба сулышым...
Еламыйча түзәр хәлләрем юк –
Никләр болай моңлы тавышың?
Кушылыймчы мин дә җырлавыңа,
Булмасам да җырчы сандугач;
Бардыр әле уртак көйләребез,
Моң-зар кылларыбыз пар булгач...
Күкрәгемә куй син башкаеңны –
Ярты сагышыңны мин алам.
Бергә-бергә барыбер җиңелрәк,
Моңаймале ялгыз, әй балам!
Сузып-сузып уйна гармуныңны,
Күңелеңдә төер калмасын.
Җырлый-җырлый, елый-елый юыйк
Әрнеп типкән үкенү ярасын.

ТАНСЫКЛАУ
Табыннар тулы булса да,
Сый-нигъмәт бөтен түгел:
Чикмәнле мич бәрәңгесен
Тансыклап куя күңел.
Йомры бәрәңге егәре —
Куәтле буыннарда,
Җанга йөгерә җылысы
Иң зәһәр салкыннарда.
Күмерләнеп пешә бит ул
Юлаучы учагында.
Кем сыйланмас бәрәңгедән,
Биетеп учларында!
Икмәк белән янәшә ул
Кадерле урын алган:
Михнәтле елда халкымны
Ачлыктан йолып калган.
Җыяр ризык, эчәр сулар
Читтә йөртә бәндәне.
Туган нигез төшкә керә,
Сагындырса бәрәңге.

ШӘЛБИЗӘК
Әни шәл бәйли кышкы кичләрдә,
Җитез уйнатып көмеш энәсен.
Ул кулларыңа, әни кадерлем,
Күзләр тимәсен, күзләр тимәсен.
Әни шәл бәйли кышкы кичләрдә,
Изге уйларын җыр итеп көйләп;
Дисбе тарткандай, күзәнәк саен
Ак теләк теләп, ак теләк теләп.
Әни шәл бәйли кышкы кичләрдә,
Йөгерек уйлары еракка китә:
Балаларыннан — газизләреннән
Бер хәбәр көтә. Гел хәбәр көтә.
...Мин шигырь язам кышкы кичләрдә,
Сагышка манып көмеш каләмем.
Җырлы шәлбизәк булып ирешсен,
Әнием, сиңа таңгы сәламем,
Таңгы сәламем, сагыну сәламем.

ӘНИЕМ ХАТЛАРЫ
Була минем бик бәхетле көннәр,
Була моңсуланган чакларым.
Шатлыкта да, авыр вакытта да
Укыйм әниемнең хатларын.
Теләп миңа күркәм сабырлыклар,
Кушсаң да син, әни, түзәргә,
Күз яшьләрең тамган эзләр калган
Бик сагынам, дигән сүзләрдә.
“Быел язгы ташу иртә төште,
Юлга чыкма, балам”, — дигәнсең,
Хат соңында үзең: “Тиз көннәрдә
Күрешү көтеп калам”, — дигәнсең.
“Бәрәңгеләр әйбәт булды, диләр,
Чыгып күрә алмыйм мин генә.
Сабый бала карагандай карый,
Мең рәхмәтләр яусын киленгә...”
Әниемнән хатлар килми инде,
Кайт, балам, дип хәзер дәшми ул...
Бәхил кылып, хәер-дога укып,
Җан тибешем булып яши ул.

ТУГАН ЯКЛАР — ҖАНГА ДӘВА
Кайларга китеп барасың,
Утыртчы, зәңгәр поезд?
Хәсрәтләремнең куйнында
Калдырма мине ялгыз.
Булмасмы ерак җирләрдә
Хәлемә керүчеләр,
Өзгәләнгән минутымда
Бер киңәш бирүчеләр?
Сагышлы йөзем күрмәсен
Якыннар да, ятлар да,
Сөенмәсен дус түгелләр
Мин көенгән чакларда.
Нигә ашыгасың, поезд?
Ерагая тавышың.
Кемнәргә сөйләп бушатыйм
Күкрәк тулы сагышым?
Сыенам туган нигезгә, —
Бүтән чарам калмады:
Үзең күтәр кайгыңны, дип,
Поезд мине алмады.
Туган яклар — җанга дәва,
Диюләре чындыр ул;
Илләреңнән аерылсаң,
Бер хәсрәтең ун булыр.

ОЗАКЛАМЫЙМ
Төшләремә күптән керми туган йорт,
Кайтмый, диеп, инде өмет өзгәндер.
Күрешүне көтеп, сабыр май ае
Юл буена сары чәчәк тезгәндер.
Элеккечә мине әни җанашым
Капка төбендә үк каршы алмас шул...
Озак тордың, хәбәр бирми тилмерттең,
Һай балам, дип өзелүче булмас шул.
Язлар җитсә, күңелдә боз кузгала,
Дәрьялары тула күзгә яшь булып;
Сагынулар-саргаюлар газаплый,
Бәгырькәйдә яткан ачы таш булып.
Озакламыйм, кайтып киләм авылга,
Тынгы эзләп җанымдагы давылга.

МИРАС
Күңелемдә, әни, өең нурлы,
Тәмле ашың пешкән кайчан да.
Яран гөлләр арасыннан карыйм,
Сагыну пәрдәләрен ачам да.
Уйларымда дөрли хатирәләр,
Чәчрәп куя якты очкыны;
Ишетелгән күк кырыс-йомшак итеп,
Әтиемнең капка ачканы.
Иңнәремә ап-ак олы мичнең
Җылылары калган ягылып.
Мөлдерәшеп карый тамчы гөлләр,
Күз карашым китсә кагылып.
Әти ясап биргән агач чанам
Бала чакта калган онытылып.
Көянтәмнең алма-бизәкләре
Яшьлек төсен җуйган, сыкылы...
Энем мунча яга. Нәкъ әтичә,
Миллекләрен үзе бәйләгән.
Бөтнек исләренә рәхәт оеп,
Яшьлек болыннарын әйләнәм.
Кунак сые мулдан, урын түрдән –
Элеккечә монда барысы.
Туган нигез – ярлы хәләл байлык,
Әти-әниемнең мирасы.

АВЫЛ КЫЗЫ
Шәһәр тормышына ияләштем,
Миннән бәхетлерәк юк сыман, –
Тик барыбер ялантәпи йөргән
Авылым урамнарын юксынам.
Телефоннан була хәл белешеп,
Хат язалам, әгәр теләсәм...
Җаннарыма тынгы тапмыйм барыбер,
Бер авылга кайтып килмәсәм.
Телләр беләм, илләр-җирләр гизәм –
Заманадан тормыйм калышып,
Тик гомергә керде күңелемә
Урман шавы, чишмә тавышы.
“Шәһәр кызы түгелмени син?” – дип,
Ник шулкадәр хәйран каласың?
Асылына алып кайта язлар
Җирсеп яшәр адәм баласын.

МИН — ТУГАН ЯК БАЛАСЫ
Туган йортта мин — әнкәмнең
Газиз йөрәк парәсе;
Чит туфракка аяк баскач,
Татарстан баласы.
Үземнеке була Мөслим,
Баулысы, Тәтеше дә.
Чит җирләрдә туганың күк
Үз ягың кешесе дә.
Сагынам Мишә талларын,
Ямьле Ык буйларын да,
Чупырдап үскән булсам да,
Кесмәсем суларында.
Туган җир — газиз Ватанның
Һәр авылы, каласы.
Мин — халкымның бер бөртеге —
Татарстан баласы.

БӨЕКЛӘҮ
Язлар белән кайтты үз йортына
Бөркет кебек мәгърур биш улы,
Ватан йөрәгендә урын алды
Һәйкәл-сыннар булып бу юлы.
Шушы туфрактан бит милләтемнең
Гали улларының күпмесе!
Даһиларның, галим-остазларның
Бу бөркетләр бары бишесе.
Тукай, Камал, Гомәр, Гарифына,
Мөхәммәткә баглап хөрмәтен,
Арчалылар шулай бөекләде
Туган халкын, газиз милләтен.

ОЧРАШУ ҖЫРЫ
Сагынып кайттыгызмы, сабакташлар,
Онытылмас мәктәп елларын?
Бер узыйк, дип, Хәтер урамыннан
Үсмер чакның йөгерек юлларын.
Хатирәләр — күңел түрләрендә,
Серләшербез таңга кадәрле.
Бүген бездә Яшьлек үзе кунак,
Бу очрашу шуңа кадерле.
Сау гынамы, газиз укытучым,
Таныйсыңмы мине, юк микән?
Җан сыкравы булып, кемдер дәште:
“Кайберәүләр инде юк күптән...”
Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк
Аерылышып киткән чагында...
Бу изге йорт, туган нигез кебек,
Очраштырсын безне тагын да.
Нигезен җуйган – кайтыр юлын җуйган!
Хәтер торсын юллар сагында.

БЕЛЕМ АЛИҺӘСЕ — ӘЛИФБА
Бала чагым чыкса кулын изәп,
«Кил монда-а!» — дип, барыр юлыма,
Вакыт чиген кичәр тылсым итеп,
Әлифбамны алам кулыма.
«Качыш-качыш» уйныйм... Өлкән уйлар
Бүген мине эзләп тапмасын.
Ак бантиклы нәни кызчык булып
Ачам балачакның капкасын.
...Әлифбамнан карый таныш йөзләр,
Сагынгандыр мине алар да...
Тик дәшмиләр, үз-үзеңне онытып
Йөрдең дигән кебек кайларда.
Әнә Муса тауда чана шуа,
Каз ашата үскән кыз Наза,
Дамир душта, Бәшир балык тота,
Хаҗи апасына хат яза.
Чү! Әминә нигә елый тагын
Куе таллы елга буенда?
...Читтән генә кызыгып карап торам
Сабый күңелем дәшкән уенга:
— Куян, син кайда?
— Яшел тугайда.
— Куян, син кайда?
— Калын урманда.
— Куян, син кайда?
— Карлы буранда...
Хәтер сурәтләре җанлана да,
Өзәм чикләвеген, миләшен.
Авыз итәм Бану биргән балны,
Әни салган балан бәлешен.
...Белем дигән изге мәгарәнең
Син, Әлифбам, алтын ачкычы;
Һәр хәрефең, һәр иҗегең гүя
Тормыш үрләренең баскычы.
Галимгә дә, гади эшчегә дә
«А» дан «Я» га сабак биргәнсең;
Сабыйлыктан безне зур дөньяга
Син җитәкләп алып кергәнсең.
Рәхмәт сиңа, гыйлем алиһәсе —
Туган телнең тугры сакчысы.
Әлифба ул — туган телдәй, берәү!
Булмый начары йә яхшысы.
...Белсәм дә мин тәүге сентябрьгә
Кабат кайту мөмкин түгелен,
Изге китап — Әлифбамны ачам,
Сафландырыр өчен күңелем.

КАРДӘШЛЕКНЕ САКЛЫЙК ЙӨРӘКТӘ
Бер анадан туган булмасак та,
Бер туфракта туып үстек без;
Туган авыл күкрәгеннән типкән
Чишмәләрнең суын эчтек без.
Очрашабыз хәзер сирәк кенә,
Эчәр сулар читтә булганга.
Авылым хәбәрләре җанга дәва
Сагынулардан күңел тулганда.
Бер сукмактан тәпи атлап киттек,
Бер мәктәптә гыйлем алдык без;
Нинди генә үрләр яуласак та,
Авылдашлар булып калдык без.
Очрашабыз хәзер сирәк кенә,
Җыяр ризык читтә булганга.
Авылым һавалары җанга дәва
Сагынулардан күңел тулганда.
Туган нигез җылысына төреп,
Кардәшлекне саклыйк йөрәктә.
Үз-үзенә кайта һәрберебез
Туган якта, туган төбәктә.
Очрашабыз хәзер сирәк кенә,
Тәкъдиребез читтә булганга.
Авылым кешеләре – җанга дәва
Сагынулардан күңел тулганда.

ГАЛӘМИ СӘЛАМ
Арча сөйли! Шәфәкъ алсуланып,
Таң туганда газиз җиремдә,
Башлап сүзен изге теләкләрдән,
Аваз сала Тукай телендә.
Тәүге сәлам авыл кешесенә,
Таңнан торучыга һәр көнне;
Терлекчегә, иген игүчегә –
Сыйлы итүчегә һәркемне.
Хәерле көн хезмәт юлларыннан
Бергә атлаучыга ил белән;
Алны-ялны белми чабучыга,
Ашын табучыга тир белән.
Иман бирсен намазлыкка баскан
Уңай нияттәге җаннарга,
Тәмле төшләр күрсен нарасыйлар,
Изрәп йоклаганда таңнарда.
Гыйлем эстәүчегә – тел ачкычы,
Мөгаллимгә – зиһен, сабырлык;
Адашканның ачсын күңел күзен,
Туры юлны эзләп табарлык.
Әткәй-әнкәйләргә килеп торсын
Балаларның изге хәбәре,
Җитәкчеләр илгә игелек кылсын,
Кулларыннан килгән кадәрле...
Арча сөйли! Сөйләп кенә калмый,
Сүзе күчә изге гамәлгә;
Киләчәкне сайлап, эфир аша
Тавыш бирә бөтен галәмгә.

ЯШӘҮ ГИМНЫ
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Язгы моң тулсын өйгә;
Кушылсын күңел оркестры
Дөнья җырлаган көйгә.
Яшьниләр ләйсән тамчылар —
Яңгырның сеңелләре,
Керфеген ача бөреләр,
Тулышып күңелләре.
Өйрәнчек җил көй чыгара,
Чиртеп кояш нурына;
Чыпчыклар алкыш яудыра
Сыерчыклар хорына.
Сабый бала аваз сала
Бүген тәүге язына...
Каурый болыт белән Күккә
Яшәү гимны языла.

КОШЛАР КАЙТА
Әллә үтте кыр казлары,
Кыйгак-кыйгак сәлам биреп,
Әллә күктә ефәк тасма
Җилфердәвен калдым күреп.
Киек казлар, парын табып,
Оя кора туган якта.
Нәсел җебен ялгар өчен,
Туган якка кошлар кайта.
Санарга да өлгермәдем –
Күмелделәр офыкларга,
Киек коштай бәйсез җанны
Җилкендереп очышларга.
Әйтерсең лә кыр казлары
Җырлап үтте турыбыздан:
“Өзелмәсен тамырыгыз
Туган-үскән ягыбыздан!
Туган-үскән ягыбыздан!”

НӘҮРУЗ КИЛӘ
Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитте,
Елый-елый, кышкы юллар агып китте.
Нәүруз килә! Ил-йортыма Нәүруз килә!
Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, Кояш көлә.
Җир-анабыз шифа-дымга туенсын, дип,
Бар тереклек бәрәкәттә коенсын, дип,
Изге теләк әйтә-әйтә, бала-чага
Өйдән-өйгә кереп йөри йөгерә-чаба.
Яр буенда күмәкләшеп казан асыйк,
Уңдырышлы еллар теләп, бәйрәм ясыйк.
Арыш, бодай, арпа, тары — бар да уңсын,
Куанычлар сумәләктәй* үргеп торсын.
Тулган Аймы мул табынга әллә төшкән? —
Түм-түгәрәк табикмәкләр уңып пешкән.
Кар өстендә бии-бии учак яна,
Узган елгы кайгыларны салыйк аңа.
Нәүруз килә, Яңа елны алып килә,
Зәңгәркүзкәй** — Яз сылуы балкып көлә.
Көн буена уен-көлке тынып тормый,
Яшь-җилкенчәк учак аша сикереп уйный.
Көн белән Төн кул бирешер сәгать җитә,
Бар кешеләр өмет баглап язны көтә.
Нәүруз килә! Ил-йортыма Нәүруз килә!
Көр күңелле Яңа елны алып килә.
*Сумәләк — Нәүруздә төрки халыкларда шыттырылган бодай үрентесен ваклап, аңа он, май салып, тәүлек буе пешереп әзерләнгән хәлвә.
**Зәңгәркүз исеме белән борынгы заманнарда Нәүруздә иң оста җырлаучы кызны атаганнар. Аңа, биек урынга менеп, махсус йола җыры башкарып, Язны чакыру хокукы бирелгән.

ЯФРАК ГОМЕРЕ
Кыенсынма, кил яшь яфрак,
Учыма куй учыңны;
Лепердәми генә тыңла
Язмышың юраучыны.
Гомер фалыңны ачармын,
Уч төпләреңә карап;
Әйтеп бирермен теләсәң,
Киләчәгеңне, юрап.
Сандугачлар сайраганда,
Моң тибрәтеп талларда,
Чык тамчысы булып тамар
Күз яшьләрең таңнарда.
Җәйге челлә ышыкланыр
Күләгәң салкынына,
Яңгырлар елар сыенып
Ямь-яшел ялкыныңа.
Шаярту гына булса да,
Хаклык бар минем сүздә:
Гафу ит... гомер сызыгың
Туктала шушы көздә...
Каяндыр чыгып, көчле җил,
Ярсып-давыллап алды.
...Япь-яшь яфрак өзелде дә
Иңемә башын салды.

АЧУЛАНМА, ШӘҺӘР...
Асфальт сулап үскән таш каланы
Зәһәр кояш тормый кызганып.
Мөмкин булса, йортлар безнең арттан
Китәр иде әллә кузгалып.
Бәлзәмләнгән һава тынга каба, –
Июнь җилләренең исе ул.
Шигырь дәфтәремә чәчәк салам –
Бу бәхетле көннең төсе ул.
Бала-чага ялан тәпи чаба,
Яшь-җилкенчәк туймый шаярып.
Җәйгә чыккач, хәтта карт-корылар
Таягына тормый таянып.
Хисләрнең бер бәйдән чыгар көнен
Беләсең бит инде, бик көттек.
Калдырабыз җәйге ятимлектә,
Ачуланма, шәһәр, без киттек.

САФЛАНУ
Тормыш шау-шуыннан җан талкынып,
Эшем төшкән чакта кулымнан,
Җитәкләшеп ялгызлыгым белән,
Кереп киттем урман юлыннан.
Изге мәгарәгә иңгән кебек,
Убылды уй серле упкынга.
Бер мизгелдә дөнья мәуласыннан*
Әверелдем гүя тоткынга.
Сихерләнгән кебек түбән төштем
Кемдер баскыч уйган сукмактан.
Урман ияләре – агач сыннар –
Кулын суза миңа як-яктан.
Кыңгыраулар каршы йөгереп чыга,
Күбәләкләр, уйнап, очына;
Каен җиләкләре, тәгәрәшеп,
Үзе өзелеп төшә учыма.
Томырылып ята тау иркендә
Куптарылган тамыр-гөрзиләр:
Тынычлыкны безнең бозмасмы дип,
Шыпырт кына мине күзлиләр.
Аулак дөнья. Монда вәхшиләрчә
Кул салмаган әле кыргыйлык.
Бу сәйранга җирнең куеныннан
Чишмә чыккан, әнә, ургылып.
Тау чишмәсе... саф уйларын уйлап,
Кая ага болай атлыгып?
Сәҗдә китеп, тәкатьсезлек белән
Тере суын эчтем йотлыгып.
Әй Табигать, кыйпылчыгың итеп
Тойдым шунда кабат үземне;
Җиләс җилгә куйдым йөзләремне,
Рәхәтлектән йомып күземне.
Туган йортка кайткан кебек булдым,
Чын бәхеткә бүген тиендем.
Үз Җиремнең – үз өемнең мине
Чит итмәвен аңлап сөендем.
Кайтып киләм кире чынбарлыкка,
Яңа туган кебек, сафланып.
Чытлыкланып, сабый хыялларым
Янәшәмнән йөгерә шатланып.
*мәула – ия, хуҗа

ТУГАН-ҮСКӘН ҖИРЛӘРДӘ
Җылы яңгыр юып үткән
Җәяүле басу юлын.
Кочак җәеп каршы ала
Безне хәтфәдәй болын.
Өзмик, әйдә, чәчәкләрне,
Үссеннәр матур булып;
Уйнасыннар күбәләкләр,
Гөл-чәчәкләргә кунып.
Тирбәләләр талгын җилдә,
Ямь биреп Туган җиргә.
Бүләк итеп ал гөлләрне
Болыны белән бергә.
Дөнья ямьле кояш белән,
Болын яме – гөлләрдә.
Күкләр аяз, күңелдә – яз
Туган-үскән җирләрдә.

ЗӘҢГӘР КҮЛДӘ
Табигатьнең, кызлар күңеледәй,
Дәрт ташыган гүзәл мизгеле.
Җәй сеңгән дә көзләр кочагына,
Аерылам дими тиз генә.
Күл өстендә әллә яфрак йөзә,
Әллә минем хисләр тирбәлә...
Күңелемдә җем-җем рәшә уйный,
Төсләр алып якын-тирәдән.
Исем китеп, сине тыңлап барам:
“Шагыйрьнеке”, ахры, йөрәгең.
“Бу көзге көн, якын дустым, – дисең, –
Истәлеккә сиңа бүләгем...”
Зәңгәр күлдән чыккан чишмәләрнең
Учыбызга алып салкынын,
Сүндермәкче булдык инде әллә
Йөзебезгә капкан ялкынны.
Сабыйларча беркатлы мин бүген,
Үз-үземнән хәтта оялам:
Әйтерсең лә чишмә суы түгел,
Шәраб эчкән сыман тоелам.
Дөнья малларына алыштырмас
Бәхет бүләк иттең, мең рәхмәт.
Сулап туймас көзге бәлзәм-һава
Янган йөрәкләргә, һай, рәхәт!
Үзе шатлык, үзе сагыш җанда!
Җәйләр сула, көзләр чәчәктә.
Тәүге тапкыр көзгә гашыйк булдым,
Хәйран гомер җирдә яшәп тә.
“Яшәү — бәх-е-ет!”, — диеп, бар дөньяга
Килгән иде сөрән саласым,
Баеп барган кояш куркыр, диеп,
Әйттем бары тәһлил-догасын.
Югарыда кошлар аваз салды,
Ерак юлга дәшеп бер-берсен...
Саубуллашу җырында да хәтта
Шатлык ишетелә әйтерсең!
Әйтерсең лә Яшьлек үзе кайткан
Кунак булып көзләр иленә...
Озатып калды безне Зәңгәр күлдә,
Чиккән шәлен салып иңенә.

СОКЛАНУ
Урманга көз-рәссам килгән:
Һәр яфракның үз төсе.
Пәрәвез ятьмәләрендә
Тирбәлә гөмбә исе.
Өрәңгедә күпме йолдыз, —
Санадым хәйран калып.
Күлдә йөзә тал яфрагы,
Әйтерсең алтын балык.
Мин аяк атлаган саен
Кыштырдый чуар келәм.
Кыштырдамый — сөйләшә ул
Яфраклар теле белән.

КӨЗ ҺӘМ БЕЗ
Кырауга биреште көз яме,
Кышларга тапшырды язмышын.
Җирләрнең куйнына баш салып,
Көз ала ахыргы сулышын.
Көзләрнең гомере бер түгел,
Китәр дә кайтыр ул әйләнеп.
Безләрнең язмышы торган күк,
Пәрәвез җебенә бәйләнеп.

ТӘҮГЕ КАР
Дөнья ап-ак, күңел хуш,
Сагындырган икән кыш.
Тәрәзәгә күзең сал,
Тәүге карны күреп кал.
Карлар төшә серләшеп,
Безгә шатлык өләшеп.
Үтә гомер шул карларның
Пакьлегеннән көнләшеп.
Юләрем син, дип, көлмә,
Бу бит ялган кар, димә, –
Көзнең көне санаулы,
Кышка да күп калмады.
Күмеп кара төсләрне,
Назлап якты хисләрне,
Күкләрдән иңә аклык,
Безләргә теләп сафлык.

ИСТИРАХӘТ
Ал чаңгыңны, чык син әйдә
Казансу буйларына,
Котлап яңа яуган карны,
Бас чаңгы юлларына.
Үз-үземә фәрман бирдем
Җиңәргә ялкаулыкны,
Гомерлек юлдаш итәргә
Ыспай буйлы саулыкны.
Җиле дә исми каршыга,
Суыгы да чамалы.
Монда бар да үз ишләрем:
Чаңгылы да, чаналы.
Җиллерәкләр җилсен диеп,
Туктап юл сапма, чаңгым!
Синең кыргый җилне җигеп
Эз ярып барыр чагың.
Уйнак җанны биләп ала
Йөгәнсез иркенлекләр;
Суласаң, сулышка каба
Саф һавалы киңлекләр.
Тездән көрткә чумып кала
Сузан буйлы камышлар,
Баш кагып уза елмаеп
Узган елгы танышлар.
Тау битендә, шау-гөр килеп,
Бала-чага кайнаша;
Көртнең мамыгын туздырып,
Ике маэмай уйнаша.
Сипкелле йөзенә Кояш
Болыт-пәрәнҗә япкан.
Ни арада кайтыр юлга
Зәңгәр кич кырын яткан?
Пар эзләр кала сызгырып
Чаңгылар табаныннан.
Яшьлектән килеп, бураннар
Шул эздән табар сыман.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Сания Ахметзянова - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3900
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2394
    29.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Сания Ахметзянова - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
    32.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    45.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.