Latin

Нине Ниткәндә

Süzlärneñ gomumi sanı 648
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 388
35.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Һәркенне нитә тырган теге ни... таң... беген дә нитә... ата. Нитеп ата... кызарып.
Мин, ниләремнән йәт кенә аней алмичы, ниләремне нитә-нитә уянам. Ниемә... хатыныма... карыйм. Никтер беген беренче нитми. Бүтән кеннәрне ату нитеп... уянып... мине әллә нишләтепләр бетерә тырган гадәте бар. Беген нитми. Аның керфекләренә эрәм дә, аларның ачылмаганына әллә ни нитмиче генә:
- Әй, ни! Нитергә вакыт бугай бит! Әллә нитәбезме? – дим.
Ул гел шылай инде минем – нитмәгән булып кылына. Үзе былай бер дә ялкау-фәлән тегел.
- Син, - мин әтәм, - бар әле, нием, нине генә нитеп кер әле, мегерәп тырмасын!
Аннары әзерәк кенә синең белән нитеп тырырмын да, нигә үзем куырмын... кетүгә.
- Хазер, хазер, - дип нитә хатын.
- Ну инде, нәмәстәкәем! Теге ни кебек ниеңне нитеп ятма инде, - минәтәм, - йәт кенә нитеп бетереп кер дә...
Кайбер кеннәрне ул бер дә нитеп тырмый... киреләнеп... рәхатьләнеп нитә. Ә беген нишләптер нитә... тискәреләнә. Аңнамассың бу катын-кызны.
Үзем беренче тырып ниткем келәми – юрган астында ни бит... рәхать. Шының эчен тегенең киреләнүенә тегеләй дә нитәм, былай да ниткәлим. Теңкәсенә тиям, кыскасы.
- Булды, - минәтәм, - гитте ниткәләнеп ятырга! Бар, ниеңне нитеп кер инде!
Тискәре инде беген, тискәре һәм киребеткән. Мине нитмәгән булып ята. Ярар, дим эчтән генә, барыбер үзеңә нитергә кала бит ул ни... хайван. Мегерәп, теңкәңне кырытса, түзәлмәссең, нитерсең. Нитмиче, кая пычагыма китерсең?!
Сизәм: хатынның бик ниткесе келәмәсә дә, җәлли ахырысы тегендәге нитеп тырган нине.
Ниһаять, аның ни астыннан ние яктыга чыга. Әни ишетмәсен дип нитеберәк кенә чыш-пыш нитешеп ятабыз шылай. Тегендә тәрәзәдән нинең әллә нинди ни тавышына ышаган мегерәве ишетелә. Савыр вакытын сизәдер бичара.
Ә хатын, минем белән бер-ике генә сүз нитешеп ала да, башы белән тагын ни астына нитә... кереп чума. Мынысы инде бетеннәй ни! Күпме шылай нитеп ятырга була?!
Ниткәнгә сабышып ята. Минем анарга нием кабарганнан кабара бара. Әллә җиңел генә берне нитеп... менеп тешәргәме сың үзенә... ләкин зур ни белән үземнең ниемне тыеп калам.
- Нит инде давай, - дим тегенәргә.
- Үзең башта нит, - ди.
Тискәре беткән! Аңныйм инде мин аны да. Иртән иртүк тырып ниткесе келәп тырмый, ни астында ниерәк шул.
- Ярар, әз генә тагын нитик тә, - мин әтәм, - икәү бергә чыгып нитербез.
Бу ни аның да ниенә хуш килә. Ә мин план кырам: мының эстеннән хазер ниен нитеп... тартып... алам да, ниен нитәм... чеметәм... шындук ниенә чыдый алмыйчы тырып утырыр.
Әнигә нителмәсен дип нитешеп ятсак та, ниткән икән – кинәт икенче бүлмәдән аның башы күренде. Аның ние һаваны дырылдата:
- Тырыгыз! Нәстә баядан бирле нитешеп ятасыз? Ниегезне ниттегезме сың әле? Юктыр бит! Нине үзем куермын, барыгыз – мегерәп тырмасын анда, нитегез дә кетүгә чыгарыгыз! Сез шында нитеп ергән арада чәй дә элгерер. Теге ниләрнең... Минзәйләрнең теге нәмәстәкәйләре кереп безнең тавыкларны нитеп йери ахырысы – барыгыз әле йәтерәк. Безнекеләрне үз артыннан яртеп китмәсен! Ничек шул бәдбәхетне биздерергә?!
Анягынак, карагыз инде, кара, - ул сүәк кебек нәзек бармагы белән тәрәзәгә күрсәтә.
– Тегеләренең үләт кыргыры кәзәләре безнең ни башына ук менеп гиткән. Үз ниенең ниләре диеп беләмедер? Ниенә... хуҗасына... шының хатьле ышаса да ышар икән.
Пырдымсыз! Тырыгыз, тыр, ниләрегезне ниткәләп ятмагыз!
Әнинең сүзе безнең эчен ни... закон. Нитешеп... ызгышып... ятудан туктыйбыз.
Кузгалабыз. Чыннан да, кем беренче нитсә дә барыбер тегелме сың? Бер-береңә нитешеп ятудан ни файда? Тырырга тек тырырга инде! Хатынга булган нием... ачуым... момент нитә... шиңә. Ниенә... кылак тебенә... менеп тешмәк келәвем дә юкка чыга.
Әнинең ишектән үрелеп кергән башы югалуга, нитешеп тә тырмыйчы гына нитәбез... киенәбез. Нине... сыерны... нитергә... савырга... тышка чыгабыз. Савабыз. Кетүгә ызатабыз. Аннары аннан катешлый, үгә кермибез, ә пает башына печәннеккә үрмәлибез.
Шында бер шәп урыныбыз бар безнең.
Шында менәбез дә, әни дәшеп эзләргә кычкырса да, катьмаганнар икән әле дип уйласын эчен пыш-пыш кына нитешеп ятабыз. Мындамы, мында инде минем ни беркачян да нитми... киреләнми. Киресенчә, үзе башлый әле. Минем нитеп кенә... чамалап кына... янә анарга менеп тешкем кели башлый. Ул аның саен нитә... кытырта. Теге ни... инде шиңгән нине... минем ниемне... юри кабарта. Нишләтәсең инде, безнең ниләребез шындый – нитешмиче генә тыралмыйбыз, чурт.
1993 ел
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.