Latin

Хөкем - Загит Мурсиев - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 2870
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1531
35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Әкиятче. Бу сорауга тарихчы төплерәк җавап бирер иде, ләкин мин дә аңлата алам. Георгийның аҗдаһа белән сугышуы турындагы әкият соңрак урысларда барлыкка килә. Аны Атилла гаскәре алып килмәгән дип кем әйтә ала. Дөрес, мондый әкият башка халыкларда да булган һәм аҗдаһаны буйсындырган герой төрлечә аталган, бәлки, ул рус әкияте дә булмагандыр. Һәрхәлдә, ул чакта Георгий исеме руста булмаган, Григорий гына булган. Ләкин монысы вак мәсьәлә. Тик менә төркиләрнең штандартлары аҗдаһага охшатып эшләнгән булуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Европа халыкларын Атилла басып алгач, алар өчен баскынчылар атрибуты куркыныч һәм дәһшәтле нәрсә булып кала, без свастиканы күрәлмәгән кебек, алар да моны күрәлми. Шул ук гадәт мәскәүлеләргә күчә. Рим һәм Византия ярдәме белән Мәскәү үсә башлагач, төркиләрнең аҗдаһасын (рухи символын) үтерү дәүләт максатына әйләнеп гербларга күчә. Чөнки, Мәскәү дәүләтен киңәйтү өчен төркиләрне урыслаштырырга, урыслашмаганнарын үтерергә, җирләрен тартып алырга кирәк. Моның өчен барлык халыкта, шул исәптән украиннарда, казакларда төркиләргә карата нәфрәт тәрбияләү мотлак. Изге Георгийның аҗдаһаны үтерүе шушы максатта хезмәт итә. Ягъни, төрки легенда нигезендә Мәскәү үз легендасын булдыра, тик капма-каршы мәгънәдә. Гамәлдә исә, тагын бер әйтәм, изге кешенең җан кыеп йөрүе бик сәер нәрсә.
Рәис. Рәхмәт, утырыгыз. Тарихчы, сез әкиятче сүзләренең изге Георгий һәм аҗдаһага караган өлешен раслый аласызмы?
Тарихчы. Алам. Мәскәү символы нәкъ шулай килеп чыккан, ул төркиләрнең рухын үтерергә өндәү булып торган. Аннары, аҗдаһа сүзенең килеп чыгышын аңлатучы төрле фаразлар бар, күпчелегендә бу исемнең бер өлеше рух, җан төшенчәсенә барып ялгана.
Көнчыгыш халыклары мифында аҗдаһаны үтермәгәннәр. Мәсәлән, Кытай легендасында аҗдаһа император улы Юйга буйсынган. Юй аны җирләр буйлап йөреткән, аҗдаһа койрыгын сөйрәп үткән төштән сугару каналлары казыганнар, шулай итеп нык отышлы булганнар.
Рәис. Сезнең фикер аңлашылды. Мифология суд өчен дәлил булмаса да, Мәскәү төркиләрне күрәлмәде, изге аҗдаһадан явыз дракон ясады дигән фикерегез игътибарга алынды. Сез тагы да нидер әйтергә телисез шикелле?
Тарихчы. Телим. Мәскәү тарихына чыннан да ышанырга ярамый. Чөнки берзаман барлык иске китапларны күчереп, ягъни үзгәртеп язу кампаниясе башлана. Һәм бу эшкә халык арасында мошенник булуы белән даны чыккан хәйләкәр грек Арсений җитәкчелек итә. Яңадан язылган китапларның инде бернигә яраксызлыгын, ягъни оригиналга бөтенләй тап килмәвен профессор Н.Д.Успенский да борчылып язып калдырган.
Рәис. Аңлашылды, утырыгыз. Шаһитлар исемлегендә тагын Кеше бар. Сүз сезгә бирелә, Кеше әфәнде.
Кеше. Мин Мәскәүнең ни өчен төркиләрне күрәлмәве сәбәпләренә тукталыр идем. Рим белән Византия дөнья хакимлеге өчен ярышканда төркиләр Константинопольгә өстенлек бирә, күбрәге аның белән бәйләнеш тота. “Дуслыкта”булуларына ышандыру йөзеннән Византия төркиләрнең символлары – тәре һәм ике башлы сәмруйкошны ала. Бу кош безнең эрага кадәр икенче гасырга чаклы төрки улысы символы булган. Аңлашыла ки, төркиләр тарафыннан игътибарсызлыкта калган Рим үз язмышы белән килешми, кыпчакларны күрәлмәс була. Бу яман чир азак Европага һәм Византия ярдәме белән үскән Мәскәүгә дә тарала.
Икенче сәбәп – Атилла үзе. Басып кергән яуны беркем дә яратмыйдыр. Җирле халыкка ятлар никадәр лояль булмасын, алар барыбер илбасар, талаучы була. Ә таламый яки ул замандагы тәртип нигезендә ясак түләтми армияне асрап булмый.
Өченче сәбәп соңрак барлыкка килә. Христианнарның тәүге Евангелиендә язылган булган: “%иргә соңгы пәйгамбәр килер, аның исеме Мөхәммәд Сәед булыр,”- диелгән. Җиргә соңгы пәйгамбәр килә, аның исеме Мөхәммәд була, ләкин ул христиан динен яңа биеклеккә күтәрми, ә Хак дин – Мөселман динен башлап җибәрә. Биредә ачуланырлык сәбәп тә бар шул.
Явызлык белән тулы йөрәк дөреслекне күрәлми. Биредә Мәскәүгә юл күрсәтүче дә була шул. Бер генә мисал китерик: латин тарихчысы Аммиан Марцеллин IV гасыр ахырында кыпчаклар турында язганда “алар кыргыйлар кебек ашыйлар,”- ди. Баксаң, Европа ашка кул тыгып ашаган, ә кыпчак – кашык белән. Менә шулай һәрҗирдә без ялган күрәбез.
Рәис. Рәхмәт, утырыгыз. Сүз Намуска бирелә, рәхим итегез.
Намус. Мин Мәскәүнең намуссыз булуын раслыйм, һәм берничә факт китереп үтмәкчемен. Игътибар итсәк, тарих буена Мәскәү төркиләргә намуссыз караган, аларның, шул исәптән Дәшт-и-Кыпчакның юк булуы өчен тырышкан. Шуңа да археологлар борынгы әйберләр тапса, бу Бөек Даланыкы, монысы скифныкы, дип дөньяда булмаган милләтләргә сылтаган.
Тагын шул: татар-монгол игосы дип аталганы нәрсә ул? Беренчедән, татар түгел, монголлар килгән, икенчедән, ул чакта Мәскәү дәүләте булмаган әле, өченчедән, монголлар дүрт йөз буена урысларны талап, алар исәбенә яшәмәгән. Монысы 1823 елда гимназия укытучысы П.А.Наумов уйлап чыгарган нәрсә. Төркиләргә каршы сугышу, аларның җирен тартып алу өчен бу бик кулай сәбәп була һәм дәүләт сәясәтенең кендеге итеп алына.
Тагын бер гаҗәп факт. Мәскәү һәрчак карательләр тоткан. Бу бит илне, халыкны дошманнардан саклаучы гаскәр түгел, ә гражданнарны җәзалау өчен булдырылган инструмент. Империя коралы. Ягъни хакимнәр теге яки бу халыктан риза түгел икән, геноцид сәясәте үткәрелгән.
Төркиләрне юк итәргә тырышуның яңа мисалы. Аркаим табылгач, аны тиз генә Иранга “ялгап” куйдылар. Нәрсәгә нигезләнеп? Бәлки, аны төркиләрнең борынгы бабалары коргандыр.
Башкортларны алыйк, ирекле рәвештә Мәскәүгә кушылганнар, имеш. Кем кушылган? Дөрес, берничә ыру башлыгы барган (аларны тотып, ирексезләп алып барганнар), ләкин бу халык түгел. Халык әле тагы да йөз елдан ашу каршылык күрсәткән. Бу хакта Америка галиме А.Доннели җентекләп яза, Мәскәүнең вәхшилеге турында мисаллар китерә.
Һәм бу сәясәт дәвам итә. Мәсәлән, Мәскәүнең иң зур музейлары Эрмитаж булсынмы, А.С.Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музее булсынмы аларда кыпчак культурасына караган бер генә әйбер, сыңар гына экспонат та юк.
Көнъяк Себердә табылган ташка уеп язылган язулар мең ел буе өйрәнелми. Данцигтан килгән Даниэль Мессершмидт ачкан Нерчинск ташъязуларына Мәскәүдә игътибар итүче дә булмый.
Кыскасы, кая карасаң да төркиләрне оныттыру, кимсетү сәясәте. Европага күк алласына табынуны, яхшы армия, көйле эшләүче дәүләт төзелеше, тимерчелек, сәнгать, әдәбият һәм башка күп нәрсәләр алып килүче халыкны кыргыйлар дип исәпләү яхшы түгел. Гамәлдә барысы да киресенчә булган бит. Шул ук Джильс Флетчер 1581 елда рус дәүләте турында язганда болай дигән: “Дәүләт корылышы – торганы бер тирания, Аллаһ турында хак гыйлем юк, законнар юк, дәүләт күләмендәге суд тәртибе юк.” Менә шул бер кәлимә сүздә Мәскәү дәүләтендә нинди кыргыйлык хөкем сөргәне ачык чагыла.
Копенгаген университеты профессоры Томсен рәсми Мәскәү тарихының чеп-чи ялган булуын күрсәтеп, дөресен язып чыккач, аның китабын Мәскәү тыя. Алай гына да түгел, Мәскәүнең тарихны сәясәткә буйсындырып, үз файдасына үзгәртеп язуын һәркем белә. Ә менә Томсен хәзер Мәскәү мәдәнияте дип аталган нәрсәнең нигезендә төрки мәдәният ятуын фәнни яктан исбатлый. Монысы да факт. Бүгенге көндә һәр чиркәүнең алтаре Алтайга – төркиләрнең тәүтөбәгенә караган. Ләкин шулай да Мәскәү төркиләрне кыргыйлар дип атаган һәм аларны юк итү чарасын күргән. Һәм бу вакытлыча күренеш түгел, ә тарих буена! Шунлыктан, Мәскәү холкын төзәтеп булмый, ул иң каты хөкемгә лаек дип саныйм.
Рәис. Рәхмәт, утырыгыз. Безнең шаһитлар арасында Тимерче бар. Тимерче әфәнде, сүз сезгә бирелә.
Тимерче. Тимерле халык – мәртәбәле халык. Тимер ул теге яки бу милләтне цивилизация юнәлешендә югары баскычка күтәреп куючы фактор. Тимер ул ныклы икътисад, сәүдә, һөнәрчелек, сәнгать, мәдәният. Мәскәүнең кыпчакларда тимерчелек булмаган дип ышандырырга тырышуы шуннан килә. Менандр Протектор үзенең китабында Византия сановнигы Зимархның төркиләр иленә сәяхәте турында яза. Европада ифрат кыйммәтле тимернең анда урамда сатучылар гади әйбер итеп сатып йөрүләрен күреп, Зимархның исе китә. Менә шулай, тимер төркиләрдә борын заманда ук булган.
Бер мисал китерәсе килә. Башкортлар Мәскәүгә кушылгач, Мәскәү шундук аларга мәгъдән казуны, тимер эретүне тыя. Ни өчен? Чөнки тимердән корал эшләп була, ә кораллы халыкны, әгәр ул баш күтәрә калса, тез чүктерүе авыр. Тимердән эш кораллары да ясала, ә икътисады, сәнәгате алга киткән халыкны шулай ук җиңүе ансат түгел. Шуңа да элек-электән тимернең кадерен белгәннәр, тимер тапкан – тилмермәс, дигән халык. Мәскәү кыпчакны булсынмы, башкортнымы тимерсез итәргә тырышкан икән, моның сәбәбе аңлашыла. Мәкер, явызлык, башка халыкларга яшәргә ирек бирмәү, аларны кимсетү яки бөтенләй оныттыру теләге йөртә Мәскәүне. Шуңа да ул тиешле җәзасын алсын иде.
Рәис. Тагын бер шаһитыбыз бар. Зәркән әфәнде, тикшерелгән эш буенча сез нәрсәләр әйтә аласыз?
Зәркән. Мәскәү тимерне “яшергән” икән, бизәнү әйберләре турында әйтәсе дә юк инде. Археологлар нидер таба икән, бу теге халыкныкы, монысы фәлән милләтнеке дип ярлык сала торганнар, ә кыпчакның исеме дә чыкмый. Әгәр дә инде кыпчак каберлекләре килеп чыкса, аларны сөреп куйганнар. Орел шәһәрендә кыпчак зиратын бульдозер белән тигезләп завод төзиләр.
Кыйммәтле әйберләргә килгәндә исә, әлбәттә, хатын-кызлар бизәнгечләреннән тыш, төркиләр атларының йөгәннәрен, сугыш коралларын да нәкышләгән. Ләкин, алар кайда гына табылмасын, болар дала халкыныкы, согдиләрнеке, я булмаса дөньяда булмаган скифлар, троглодитларныкы дигәннәр.
Дәшт-и-Кыпчак ядкарьләре музейларда да бик күренеп бармый, элек заман алар күпләп чит илләргә озатылды, ә калганы музей подвалларында күсе азыгы булып ята.
Мәскәүнең гадәте кызык инде ул, 1666 елга кадәр чиркәүләрдә дин хезмәте төрки телдә башкарылган, ә бүген килеп ул төрки телне танымый, күрми. Кыйммәтле әйберләр белән дә шул ук. Ханнар бер-берсенә, чит ил хакимнәренә искитәрлек хәзинәләр бүләк иткән, зиннәтле әйберләр белән хак түләгән, ә Мәскәү бу хакта янәсе берни белми. Аныкынча, Дәшт-и-Кыпчак иле булмаган. Исең китәр.
Рәис. Утырыгыз, Зәркән, рәхмәт. Безнең чакырылган шаһитларыбыз күрсәтмә биреп бетте. Гаепләүче, сүз сезгә бирелә. Мәскәүнең гаебен раслаучы яңа дәлилләр китерә аласызмы?
Гаепләүче. Хөрмәтле Рәис әфәнде, дәлилләр күп ул. Шаһитлар әйткәне ун суд өчен җитәрлек булса да, болар тарихта билгеле булганнан тузан бөртеге кадәр генә. Ләкин мин үз функциямне үтәү йөзеннән Мәскәүне гаепләү белән генә чикләнсәм, намусыма хилафлык кылырмын төсле. Минем аны аңлыйсым килә, һичъюгында, аңларга тырышып карыйсым килә. Шунлыктан, аңа берничә сорау бирер идем.
Рәис. Мәскәү, басыгыз, Гаепләүченең сезгә сораулары бар. Гаеләүче, сез гел борынгы заманны гына актармыйча соңгы дәвергә якынрак килсәгез иде. Югыйсә, бездә шундый фикер барлыкка килә башлады: Мәскәү элек әшәке булган, ләкин хәзер ул элекке Мәскәү түгел.
Гаепләүче. Ярый, Рәис әфәнде. Мәскәү, сезгә минем соравым шундый: биредә әйтелгәнне кабатлыйм, ни өчен сез башкортларга тимер эшләүне тыйдыгыз?
Мәскәү. Яман нияттән түгел, гел яхшы уйдан. Беренчедән, башкорт җире ул чакта ил чиге иде, шунлыктан коралның читкә, ягъни дошманнарга эләгүен туктатырга кирәк иде. Икенче яктан, Европа илләре әледән-әле миңа һөҗүм итеп торды, шунлыктан, минем өчен тимер стратегик чимал булды.
Гаепләүче. Ни өчен энциклопедиядә “төркиләр” сүзе юк?
Мәскәү. Энциклопедияне белгечләр төзи, мин алар өчен җавап бирә алмыйм. Язсалар да куллары корымас иде әле.
Гаепләүче. Ни өчен китапларны яндырасыз? Бу хәл сездә даими рәвештә кабатлана килә. Бу чыннан да вандализм бит.
Мәскәү. Моның өчен дә мин гаепле түгел, дияр идем, ләкин, ялгышлык булгандыр. Дөнья тарихы шулай, кичәге дус – бүген дошман, элекке дошман – бүген дус. Ана шундый мөнәсәбәтләр кискенләшкән чорда яшәргә язмасын Ходаем, китаплар яндыру гына түгел, кеше башларын да кисмәккә салып чабалар.
Гаепләүче. Ләкин явызлыкның башы, генераторы сез үзегез бит. Казанны алгач, бар халыкны үтереп бетерү, кабатлап әйтәм, мәсхәрәләп, җәзалап үтереп бетерү сезгә нигә кирәк иде?
Мәскәү. Ачның ачуы яман шул. Казан бик озак каршы торды, баш бирмәде, шуның аркасында гаскәрнең ачуы соңгы чиккә җитә. Калага бәреп кергәч яугирлар инде берни аямый: яндыра, талый, үтерә.
Гаепләүче. Ягъни, сезнеңчә, бу очраклы күренеш, дөрес бит, ә геноцид түгел?
Мәскәү. Аллам сакласын. Биредә бернинди алдан уйланган сәясәт юк, боерык юк, сугыш афәте бу, бары шул гына.
Гаепләүче. Дөнья халкы мәскәүлеләргә җирәнеп карый, аларның әшәке сөйләшүенә гаҗәпләнә. Ни өчен сезнең тел гел тиргәшүгә җайланган, шулкадәр начар сүз күп?
Мәскәү. Безнең халык гомер бакый авыр тормыш кичерде, бик күп михнәт, бәхетсезлек күрде, сөйләшүе шуннан килә. Аны цивилизованный итү өчен башка телгә күчереп булмый ләса.
Гаепләүче. Ни өчен башка халыкларның һәйкәлләрен күрәлмисең?
Яклаучы. Ничек? Бу дәлилсез сорау, мин каршы!
Гаепләүче. Алайса, мисал китерәм. 1919 елда кызылармия солдатлары Култәгин ташларына винтовка төбәп төз атарга өйрәнә. Бу вандализм түгелмени? 1997 елда президент указы басылды, анда дәүләт саклавыннан чыгарылучы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлеге гәзитнең ике бите тулы иде, шулар арасында төркиләр тарихына караганнары да бик күп иде бит.
Мәскәү. Болар мин белгән нәрсә түгел. Култәгин дигән сүзне башлап ишетәм.
Гаепләүче. Ни өчен сез халыкның надан булуын, тарихын белмәвен телисез? Соңгы вакытта хәтта милли мәктәпләрне кыса башладыгыз?
Мәскәү. Алай түгел, мин һәрвакыт башка милләтләр мәнфәгатен җаным-тәнем белән яклыйм. Йөзләп милләтне үз канатым астына сыендырып...
Залдан реплика. Басып алып диң!
Мәскәү. ...аталарча хәстәрлек күрәм, саклаучы һәм яклаучы булып торам. Аларның тарихы онытылмасын өчен барысын да эшлим. Мәсәлән, Иван Грозный Казанны алгач, татарлар хөрмәтенә иң абруйлы мәйдан уртасына собор төзедем, башкортлар миңа кушылгач исемемне федерация дип үзгәрттем. Ягъни, тиң хокуклы халыклар берләшмәсе! Моны сез кайда күргәнегез бар, Америка индеецларына шундый хөрмәт бармы?!
Репликалар. Алдашма! Оятың бармы синең? Вәт кабәхәт!
Рәис. Гаеләүче әфәнде, сез гаепләү телмәрен Мәскәү исәбенә башкарып чыгарга теләдегез, шикелле. Ул башта ук вакыйгаларга аңлатма биреп, үзенең гаепләүгә карата мөнәсәбәтен әйтеп үткән иде. Сезнең тагын әйтер сүзегез бармы?
Гаепләүче. Бар! Мәскәү гаепле, монысы һичшиксез ачык. Ләкин ул үзе гаебен таныса дөрес булыр иде, югыйсә, ул судтан соң да үзен гаепсез санап, шөгылен дәвам итсә, безнең бүгенге утырышыбызның әһәмите дә югалып кала, шикелле. Мин аны гаепле саныйм һәм, хөрмәтле Рәис, гаепләү карары чыгаруыгызны сорыйм.
Рәис. Рәхмәт. Гаепләнүчене яклау өчен сүз Яклаучыга бирелә.
Яклаучы. Рәхмәт, хөрмәтле Рәис әфәнде. Бүген биредә Мәскәүне кыпчаклар тарихын урлауда гаепләү процессы бара. Мәскәү гаеплеме, түгелме дигән сорау куелуы үзе үк хокукый нормага сыймый, дияр идем мин. Бу - нонсенс. Ул нидә гаепле соң? Тарих, кызганычка каршы, сугышлардан тора. Аның өчен бүген килеп кемнедер гаепләмиләр. Алайса, без иң тәүдә немец халкын хөкем итәргә тиеш идек. Дәшт-и-Кыпчак империясенең таркалуына килгәндә, борынга Ацтек, Инк дәүләтләре, шумерлар да юкка чыккан, Мәскәү гаеплеме? Мондый хәл булып тора, хакимнең берничә улы кала, аларның һәркайсы баш булырга тели, шуннан инде үтереш башлана. Үлми калалар икән, сугыш китә, халык, территория вак берәмлекләргә бүленә. Кичәге бербөтен дәүләтнең өлешләре үзара дошманлаша башлый. Бу, кабатлап әйтәм, тарихта була торган хәл.
Мәскәүне кыпчакларның тәресен, ике башлы бөркетен, динен үзләштерүдә гаеплиләр. Боларның барысын да ул Византиядән керткән, ә Византия кыпчаклардан алган дип фараз итсәк, Мәскәүнең биредә катнашы юк.
Залдан реплика. Үзләштерүдә түгел, бозуда, мәгънәсен җуюда гаепләнә.
Яклаучы. Гомумән, шуны әйтергә теләр идем. Җинаятьчене хөкем иткәндә без: “Ул шуны эшләгән, ул моны эшләгән,”- дип төгәл категорияләр белән эш итәбез. Ә тарих турында сүз барганда “шулай булган, имеш” дип әйтергә туры килә. Ягъни, кире кага алмаслык дәлил түгел. Менә шул “имеш”кә карап кемнедер гаепләп булмый.
Мин Мәскәүнең гаепсез булуын болай да беләм, бар күңелем белән ышанам, өстәвенә, әле әйткән сәбәпләр буенча, ул хөкем ителергә тиеш түгел. Шуның өчен, хөрмәтле Рәис, мин Мәскәүне гаепсез дип табуыгызны һәм барлык гаепләүләрне урынсыз дип санавыгызны сорыйм.
Рәис. Рәхмәт. Хәзер инде гаепләнүчегә соңгы сүз бирелә. Мәскәү, сез үзегезне аклап нәрсә әйтә аласыз?
Мәскәү. Мин гаепле түгел. Төркиләрне онытуны, кимсетүне мин түгел, Еропа башлады. Латин авторы Аммиан Марцеллин үзенең “История” дип аталган китабында IV гасыр кыпчакларын бик кыргый халык дип сүрәтләде. Менә шул Европага җитә калды, чөнки баскынчыларны кыргыйлар, вәхшиләр дип күрсәтү кирәк иде. Шулай итеп төркиләрне күрәлмәү җәелдерелде. Бу сәясәт акрынлап киң таралган икән, ягъни минем биләмәләремә дә күчкән икән, мин гаепле түгел. Халык авызына бияләй тыгып булмый.
Мин гаепле түгел. Ни өчен Гаепләүче мине кыпчаклар турындагы елъязмалар, китаплар булмавында гаепли. Ни өчен алар турында минем монахлар язып барырга тиеш булган, ә алар үзләре түгел.
Гаепләүче. Андый язулар булган, аларны сез юк иткәнсез!
Рәис. Бүлдермәгез.
Мәскәү. Мин гаепле түгел. Кыпчак калдыклары әле дә тату яшәми. Асфандияров атлы профессорны гына алыйк. Ул Башкортстан җирендәге татар авыллары хакында башка сыймаслык ялган уйлап тапты бит. Башкортлардан арендага җир алу турында килешү төзегән көнне татар авылының барлыкка килгән көне дип игълан итте. Маладис! ә килешү төзегәнчегә кадәр ул авыл кайда утырды икән, җирдә булмагач, күктәдер, ахыры. Аннары, күчеп килү дигәннән, элек урын алыштыру авыр булмаган. Яхшырак җир эзләп берничә чакрымга, хәтта ярты гына чакрымга күчеп утырганнар. Асфандияров шуны белмиме? Аныкынча фикер йөрткәндә, кеше паспорт ала икән, шул аның туган көне.
Бу ни өчен эшләнә соң? Татар белән башкорт арасына чөй кагу өчен. Беренче нәтиҗәләр бар, шикелле. Башкорт шуны оныткан. Иван Грозный Казанны алу белән башкортлар да колады. Бу юлы да шулай булачак, татарлар юкка чыгу белән башкорт та калмаячак.
Кыпчак варислары үзара сугышканга мин гаепле түгел. Искә төшерик, чеченнәргә, кырым татарларына каршы сугышта татар-башкорт катнашмадымы? Алар әле дә Батыршалары белән мактаналар. Утызынчы елларда басмачларны юк итүдә татар бригадалары хәлиткеч роль уйнамадымы? Афганстанга кем китте? Соңгы чечен сугышында алар аз идеме? Башкортларның бетмәс болаларын алыйк. Кемдер баш күтәрә, кемдер патша гаскәрләренә ярдәмләшә. Бер-берсен үтерешәләр. Миңа нәрсә, барыбер түгелмени? Үзләре тели икән, бөтенләй үлеп бетсәләр дә хәсрәтем юк. Дөнья тискәре татардан, тыңлаусыз башкорттан, дуамал чеченнән арынып калса начар булырмы, минем халыкка урын иркен калыр.
Реплика. Вәт кабәхәт! Нәрсә сөйли ул?!
Мәскәү. Дөресе шул, мин гаепле түгел. Янәсе, дүрт-биш мең чакрымга сузылган зур дәүләт булган да, мин шуны яшереп куйганмын, халкын юк иткәнмен, исемен оныттырганмын. Вәт әкәмәт.
Рәис. Сүзегез бетсә, утырыгыз. Суд киңәшмәгә китә.
Сәркәтип. Басыгыз, суд китә.
- - -
Залда тынлык. Тынлык – тынычлык түгел, киеренкелек. Секундлар, минутлар колакта зыңлый. Йөрәк тибә. Йөрәк тибеше яхшы секундомер. Ул вакытны санап кына калмый, аның кадерен, авырлыгын, җаваплылыгын үлчи. Авыр, җаваплы минутлар үтә. Секундлар, минутлар көнне ашый. Көн кичкә авыша. Кич ул көннең капкачы. Бу кич нинди нәтиҗә белән ябылыр. Тарихның беренче хөкеме гаепләнелүченең гаепле дип танылуы, хаклыкның тантана итүе белән тәмамланырмы, әллә тагы да яманлыкның өстә калуы беләнме? Бер очракта бу көн тарих битендә гаделлек тамгасы булып уелып калачак, икенче очракта хурлык табы булып. Аны онытасы килер, ләкин онытып булмас.
Секундлар вакыт саный. Йөзләрдә сабырлык, көтү галәмәте. Зиһен һаман уйлый. Барысы да әйтелдеме? Юк. Йөздән бер өлеше дә әйтелмәде. Ышандырырлык әйтелдеме? Ышандырырлык әйтелде кебек. Ак акыллы бәндә өчен ышанырлык, ләкин, әнә бит, кара эчле Яклаучы шаһитларның сүзен чүпкә да санамады. Үткәннәрне дәлил итеп китерү “имеш”кә таяну була, ди, ә суд “имеш”кә таяна алмый. Шулай итеп, Яклаучы судка нинди карар чыгарырга “юл” күрсәтеп бирде.
Инде ничәнче тапкыр шаһитлар күз кырые белән сәгатькә карый, биш, ун, унбиш минут үтте, шул гына, ә үзе ярты гомер сузылган кебек. Ниһаять...
Сәркәтип. Басыгыз, суд килә!
Рәис. Беренче тарих суды Гаделлек һәм Галәм исеменнән Мәскәүне кыпчаклар тарихын яшерүдә, тыюда һәм бозып күрсәтүдә гаепләү эшен карады һәм гаепләнелүчене гаепле дип тапты. Суд өч пункттан торган хөкем карары чыгарды.
1. Мәскәүне ике ярым тапкырга зурайтырга. Әгәр Мәскәүгә башка милләтләр күпләп килеп тулса, Мәскәү халкына бүтән милләтләргә хөрмәт белән карый башларга, шофинизмнарын тыярга туры килер.
2. Мәскәү дәүләтенә чит ил гражданнарының керүен җиңеләйтергә. Илдә башка халыклар артса, милләтләр нисбәте үзгәрсә, мәскәүлеләргә моның белән килешүдән башка чара калмас.
3. Мәскәү халкының кимүен дәвам итәргә. Мәскәү халкының башка дәүләтләр белән кушылуын, ягъни катнаш никахлар санын арттырырга. Атасы яки анасы мәскәүле булмаган мәскәүле шовинизм котыруына бирелмәс.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Хөкем - Загит Мурсиев - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4287
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2138
    30.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Хөкем - Загит Мурсиев - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2870
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1531
    35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.