Latin

Елан Оясы - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4654
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2324
36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
- Йә, сөйлә әле, сердәшкәем, ничек яшисең? Югыйсә, сине чирләп ята дип сөйләделәр.
- И-и, Минзилә, чирле икәнемне белгәч, нигә барып хәлемне белмәдең соң?
- Үпкәләмә инде, Сәбилә. Минем ул тәмуг тегермәне янына барасым килеп тормый шул.
- Алайса, хәлемне сорап тормасаң да була, авылда яшерен эш юк, кемнең кем икәне билдәле.
- Анысы дөрес инде. Тик шулай да?..
- Ни әйтим сиңа. Мин алар өчен кәнтәй дә, сөйрәлчек. Бар белгәннәре урлашу да мине тукмау. Кичә генә тагы кайдандыр сүтеп электромотор алып кайткан.“Шунардан циркулярка ясап, сине тураклыйм”, - ди.
- Шул сүзне чынга аласыңмы?
- Белмим инде, - дип уфтанды Сәбилә. – әнә бит, электрошокер ясады. Токка суктырып һушымны ала да ярсуы басылганчы тукмый шуннан. Болай күпме яшәрмендер. Иһ, әллә барысын да участковыйга сөйләп бирергә инде...
Кызлар шулай зарланып утырдылар. Тик Сәбиләнең үз бәласен куертып иптәш кызын боектырасы килми иде. Шуңа да ул, үзен тыя төшеп, тыныч кына сөйләшә башлады.
- Үз хәлләрең ничек соң, Минзилә? Хәмзә белән борчагың пешәме? Минемчә, башыгыз да бар, күзегез дә, тик башлы-күзле генә була алмый йөрисез.
- Әй, сөйләмә, ахирәт. Әллә үзе бераз пешмәгән, әллә бәхет пешеп җитмәгән. Әйдә өйләник, дип кистереп әйтми, суза да суза. Башка егеткә чыгып куйганны көтәдер, ахрысы.
- Алай димә, ул акыллы егет, сиңа аңарга илтифат күрсәтмәү ярамас.
- Кара әле, сине теге, кем әле, Хәербарның җырлап башын әйләндергәнсең, диләр, миңа да бер җыр өйрәт әле!
Сәбиләнең куркуыннан күзләре түгәрәкләнде.
- Ни сөйлисең? Нинди Хәербар ул!
- Йә-йә, ялгыш әйттем. Гафу ит мин юләрне.. Оныттык. Тик, син миңа берәр җыр уйлап чыгар инде, яме!
- Соң, дөньяда җыр беткәнме?
- Бетмәгән. Ләкин миңа үзем генә белгән, Хәмзәгә генә аталганы кирәк.
- Белмим инде, Минзиләкәй. Кеше өчен җыр уйлаганым юк иде. Ярый, китер алайса дәфтәреңне...
Сәбилә каләм тотып уйга калды. Менә аның кулы тигез, матур хәрефләр белән җыр сүзләрен тезә башлады.
Әйтче, дустым, хәзер йөрәгеңә
Нинди ният, нинди уй салдың?
Кулдан китте инде мөмкинлекләр,
Алдыбызда хәзер ни калды?
Гафу итмим диеп ялгышлыкны
Без кемгә соң начар эшлибез,
Бер-беребезгә без тәкәббер булгач,
Икебез дә ялгыз яшибез.
Парсызлар да бу дөньяда яши,
Ярсызлар да яши моңаеп.
Ярсыз язмыш син калдырма миңа,
Парлы язмышка да мин лаек.
Үткән хаталарга үпкә саклап
Сыңар канатны да бәйләмә.
Парлашсалар, ялгыз канатлар да
Бәхет күкләрендә әйләнә!
Ахирәте язганны укыгач, Минзилә шатлыгыннан кул чабып алды.
- Ий, Ходаем, бу бит нәкъ мин теләгән сүзләр. Кайдан күңелемне аңладың син, Сәбиләкәем?!
- Без барыбыз да бер инде ул, дускаем. Барыбыз да бер үк хистән исәрләнәбез.
- Дөресен язгансың. Бер егет озата килгән иде. Хәмзәне көнләштерим дигән идем, көнләшсә, тәкъдим ясар дип уйлаган идем. Ә ул, юньсезең, үпкәләп йөри хәзер. Гәеп миндә, ләкин ул егет кеше бит, килеп сорашса, аңлашса булмыймы. Иһ, бу җырга көй дә табасы иде бит.
Сәбилә тагы да иптәшенә ярдәмгә килде. “Моны болай җырларга була”, - дип көйләп күрсәтте. Һәм кызлар җыр өйрәнеп тагы да бераз утрдылар. Шулчак яшь хатын, беләгендәге сәгатенә карап, сискәнеп китте:
- Ай, озак утырганмын. Үтерәләр инде.
- Син килгәләп йөре, Сәбилә, яме. Шулардан бик куркып яшәмә. Яңа хәбәрләр сөйләшеп утырырбыз.
Ишек тоткасына тотынган Сәбилә бер мизгелгә тукталып калды:
- Яңа хәбәр дигәннән, беләсеңме, Габитның энесе Динар өйләнә бит. Тагы да бер баланы минем сыман бәхетсез итәләр икән. Ярый, сау бул.
- Исән бул, ахирәткәем.


Гариповлар гаиләсе туйга әзерләнә. Сәбилә баштанаяк эшкә күмелде, әмма бу көннәр аның өчен иң тынычы, җиңеле булды. Әйе, үзе өчен яхшы иде. Тик Сәбилә бу йортка төшәчәк килен өчен борчылудан туктамады. Бала гына бит әле – унҗиде яшь. Чәчкәдәй чагында Гариповлар тәмугына килеп кермәсә булмый микәнни?! Сәбиләне әнисе сораучысы барында барып кал, дип бирде, башкача акыл өйрәтүчесе, яклаучысы булмады, ә бу кызга ни җитмәгән? Югыйсә, авылда Мәмдүнә карчыкны, аның малайларын беләләр, шикелле.
Әллә инде мәхәббәтме? Мөгаен, шулайдыр инде. Бәлким, яшәп тә китәрләр... Сәбилә шулай уйлый да үз-үзен өметләндереп тә куя (шайтан гына өметсез). Өйдә ике килен булса, бәлки, әр-хур, тукмалу кими төшәр. Яшьләр мәхәббәтле яшәсә, кем белә, шушы елан оясына да бер ямь, бер кот кунуы ихтимал.
Туй туй инде, бик күңелле барды. Мәмдүнәнең: “Бу йортта мин баш, бел, кызый”, - тип кисәтүен исәпкә алмаганда, барысы да Аллага шөкер. Авыл халкы җырга, биюгә оста, җор телле, шуңа да өй эче гөр килеп тора. Менә кияү белән киленгә теләкләр теләү башланды. Шулчак Мәмдүнәнең үлгән иренә ничектер туган тиешле Минзилә болай дип сүз башлады:
- Мәмдүнә җиңгә, син монда йорт башы, яшь киленгә ана буласы кеше. Әйдә әле, без синең исемнән киленгә багышлап бер җыр җырлыйк. Син әйтергә тиешле сүзләрне җырга салып әйтик. Ризалык бирәсеңме?
- Нәрсә була инде бу кыланыш? - диде кортка коры гына.
- Синең исемнән киленгә багышлап җыр җырлыйбыз, дим. Ризамын, дип әйт, - диеп көчлерәк итеп кабатлады Минзилә.
- Ну, ризамын, ди, җырлап карагыз.
Минзилә тураеп утырды һәм табын тирәсендәге яшь киленнәрне, кыз-кыркынны карашы белән байкап алды да җыр башлады, башкалар шундук күтәреп алды, Сәбилә дә кушылды.
Барча кеше бүген шат һәм елмаюлы,
Өйдә бәйрәм, килен көтеп җан җилкенә.
Хисле дә ул, ямьле дә ул – килен төшү,
Гүя өйгә назлы яшьлек үзе килә.
Аяк басып кына мамык мендәрләргә
Йортыбызга безнең бүген килен төште.
Уңган килен ул табар, тип әйткән халык,
Безнең килен унны табар, сынап карыйк.
Йөзе якты, сүзе татлы, кулы уңган –
Мондый килен бездә генә, мактап калыйк.
Җырны хатын-кыз алдан өйрәнеп куйган иде, шуңа да ул бик матур килеп чыкты. Ә сүзләрен, әлбәттә, Сәбилә язган иде. Тик болай гына түгел, җырның кушымтасы да бар иде һәм ул өч мәртәбә яңгырады.
Килен, килен, сайлап килдең бу нәселне,
Йөрәгебез белән кабул иттек сине.
Бәхетләрең, котың белән кил син безгә,
Мәңге яшә ямьнәр биреп өебезгә.
Бу шигырьны иҗат иткәндә Сәбилә кемне күз уңында тоткандыр, ә менә әле йөрәге сыкрый – шулкадәр дә туры килми бит! Көлеп әйткән кебек. Кайда инде ул бәхет, кайда ул йөрәк белән кабул итү, кайда ул башка кайналар шикелле “кызым”, “балам” тип әйтү.
Ә кыз әле бәхетле иде. Кара, ул нинди матур! Түтәлдәге гөлчәчкә дими нәрсә диясең тагы. Яхшы костюм кигән, прическа ясаган кияү дә кешегә охшаган бит. Эчендәгесе маңгаена язылмаган. Хәер, ул алай ук әшәке дә түгел, күбрәге агалары йогынтысына бирелә, эчү, урлашу – алар оеткысы. Тик барыбер нәсел сыйфатлары бар инде: үзсүзле, дуамал, гарьчел. Кәләшен кибеткә барганы өчен дә кайда йөредең, кәнтәй, дип тукмамаса ярый инде.
Ул арада танцылар башланды. Сәбилә биергә оста һәм бик ярата, әмма Габит бу җәһәттән һич мактана алмас иде. Эштә ифрат елгыр егет танцы дисәң карт аюга әйләнә. Иһ, Сәбиләнең яхшы биегән берәр егет белән рәхәтләнеп әйләнәсе килә! әнә теге участковый Таймас шикелле белән.
Ә әлзәнә Динар белән биеде. Аңа карап сокланмаган кеше калмагандыр. Тик Динар “бирешә” башлады, яшь егетне эчкәне баса иде. Алар ял итәргә урыннарына барып утырдылар. Шул чак әлзәнәне Таймас биергә чакырды. Кыз, аны-моны уйлап тормый (тиле яшьлек) риза булып танцыға төшеп китте. Бу мәлдә Динар бераз аңына килгәндәй булды, аның аракыдан төнәйгән күзләре әлзәнәне эзләде. Ә ул... Динар ни күрсен, аның кәләше чит кеше белән танцевать итә. Әйе, әйе, аның яраткан кызы, әй, хәзер инде нинди кыз булсын, бичәм дип әйт, ят бәндә кочагында. Күр, кулларын аның иңбашына салган, нәрсәдер сөйләшәләр. Нәрсә булсын, әлбәттә, Динардан көләләр, бу шымытырны шымытабыз диләрдер. Ә ул бит әлзәнәгә бар җаны белән ышана иде, аның бары тик үзен генә яратуына бер тамчы да шикләнми иде, ә ул беренче мөмкинлек чыгу белән ят кеше кочагына ташланырга әзер. Ах, хәшәрәт!
Динарның йөрәге янды, гарьлеге бугазына тыгылды. Хурлык. Адәм хурлыгы. Моннан да зуррак хурлык юк! Динар чайкала-чайкала ишеккә юнәлде. Йөрәген утлы көнләшү яндыра, нәфрәтеннән башы шаулый, чигәләре үтереп кыса. Хурлык. Хурлык. Хурлык! Аяклар абзарга атлый. Анда, баганада, сыер бәйли торган бау тора...
Сәбилә сизгер. Һәрнәрсәне игътибарга ала. Бу гаиләдә шулай гына яшәргә мөмкин. Менә ул әле дә хәтәр эшне беренче булып сизеп алды. Биегәннән соң урынына утырган кәләш сиздермәскә тырышып алан-йолан каранып ала – Динарын югалткан. Торып эзләргә, йә башка кешегә кушарга базнат итми. Ә вакыт инде шактый үтте, һава сулап бераз җилләнеп алырга теләгән кеше күптән керергә тиеш иде инде.
Сәбилә түзмәде, якынрак утырган бер-ике хатынны ияртеп йортка чыкты.
- Динар юк бит, эзләп карыйк әле, - диде ул хафаланып.
Эзләп торырга туры килмәде, хатыннар абзарга керү белән асылган Динарга тап булдылар. Күңелле башланган туй әнә шулай тәмам булды. Кияве белән бер төн дә уздырмаган унҗиде яшьлек кыз тол хатын булып калды.

Хәербар җай гына яшәп ятканда, Березняки авылында вакыйгалар куера барды. Шушы борынгы урыс авылы язмышының Хәербарга бернинди кагылышы юк кебек тоелса да, ахыр чиктә урман кешесенең гомере чикләнүдә формаль яктан нәкъ шулар сәбәпче булды.
Серафим Суханов урнына килгән яңа поп Никанор авылдашларын дингә җәлеп итү буенча кыю эш җәелдереп җибәрде. Урамда очраган яшьләрне чиркәүгә йөрмәгәннәре өчен битәрләде, мәрхүмнәрне җирләүдә катнашмый киреләнде, янәсе, алар чукынмаган, православный түгел, шул ук сәбәп белән өйләнүчеләргә фатиха бирмәде. Ә инде күрсәткән хезмәтләре өчен бишләтә кыйммәтрәк ала башлады. Поп эчәргә дә, кеше күрмәгәндә тәмәке суырырга да ярата иде. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләгәне өчен авыл урыслары аны Прохвост дип атады.
Чиркәүгә гыйбадәткә халык никадәр күбрәк йөрсә, шул кадәр күбрәк акчасы керә. Шуңа да поп тырышты, анарда диндарлыкка караганда малтабарлык хөсетлеге көчлерәк иде, күрәсең. Шунлыктан аның тырышлыгы башка юнәлеш алды. Яңа “рухани” авылның вәзгыяте белән танышканда, менә шундый фактларга игътибар итте. Революциягә кадәр Березняки храмы зур һәм бай булган. Гыйбадәт, дини бәйрәм вакытларында халык белән шыгырым тулган. Настоятель үзе дә акыллы, абруйлы һәм вәкаләтле кеше булган, диләр. Тик, заман башка - заң башка, властька коммунистлар килгәч, чиркәүнең гаять авыр чаңын кутарып төшерәләр, гөмбәзен кыямәт көне шайтаннары кебек кыланган бер төркем ир җимереп ташлый. Настоятель боларны куркытып та карый, ялбарып та маташа, тик яңарак кына бөтен волостьта шәрифле кешенең сүзен колагына да элүче булмый. Җимерү эпидемиясе вируслары кара халыкның миен ашый башлаган чак шул инде. Бераздан Павел атакайның үзенә дә чират җитә, аны совет властына каршы коткы таратуда гаепләп сөргенгә озаталар. Шул чакта ул каравылчыларны этеп җибәреп арбада торып баса да: “Сезнең авыл дөрләп яначак әле. Янып бетәчәк әле, әйткән иде диярсез!” – дип кычкырып җибәрә.
Булгандырмы бу хәл, әллә инде берне биш итә торган авыл әкиятчеләре уйдырмасымы, белмәссең, ләкин монысы мөһим дә түгел. Мөһиме шул, искене яңартып, бу легенданы файдага борырга була бит. Прохвост менә шул хакта баш ватты. Ул башта ук шундый карарга килде: бу эшне башкаручы православный булмасын. Аз булса да алласыннан шөрли иде поп. Ә авылда иноверецлар бармы? Бар, әлбәттә, сораша-белешә торгач, ул иң кулай кеше дип Хашимны тапты. Бу ир Мирасимнан килеп марҗага йортка кергән икән. Үз авылларында аларның гаиләсен бернинди әшәкелектән дә чирканмый торган кешеләр дип беләләр икән, монда да өйдәш хатыны белән бер дә фәрештәләр фатихасы алып яшәгән адәмнәргә охшамаганнар. Бик хуп. Әгәр бәндә эчкече дә, җинаятьче дә икән, ул инде акчага намусын гына түгел (анысын күптән саткан), әллә нәрсәсен дә сатарга әзер.
Прохвост Хашимны бер генә күреп сөйләште, тегесе риза булды. Шуннан күп тә үтмәде, мәктәпнең буш торган иске интернаты янып китте. Ут төн уртасында чыга һәм кеше-кара уянганчы янгын күтәрелә, коп-коры бинаны кайда инде ул сүндерү...
Районнан килгән следователь бу янгынның ни сәбәптән чыгуын тикшерүгә бөтен көчен салды, ләкин нәтиҗәсе күренмәде. Шунысы гына ачыкланды, янган бинага җиде-сигез егет аламасы җыела торган булган. Сыра эчкәннәр, тәмәке тартканнар, мәк саламы белән булашканнар, шикелле. Тәмәкене без сүндереп ташлыйбыз, дип малайлар ант итә. Гомумән, бер генә шаһит та утның нилектән чыгуын аңлата алмады. Төн салкын була, шуңа да яшьләр тиз тарала, ә янгын таң алдыннан күтәрелә. Кыскасы, Мортазинның уйлый-уйлый башы катып бетте, тик эшнең очына чыга алмады.
Кадерле укучым, әгәр синең түземлегең җитеп хикәятемнең шушы җиренә тиклем укыган булсаң, нинди әсәр бу, гел үлеш тә гел үтереш, тормышта алай булмый бит диярсең. Булмый. Булырга тиеш тә түгел. Тик, булды бит! Аның менә шунысы яман да инде, әмма синең фикерең хак. Шуның өчен бер үлемне тәфсилләп тормыйк. Гариповларның Факас исемлесе, Сәбиләне җәберләүдә аеруча рәхимсез кыланганы, одеколон эчеп үлде. Моның нәрсәсен сөйләп торасың – гадәти хәл. (Гадәти хәл?! Менә тормыш!). Шулай итеп кыйссабызның кара йөзле геройлары кими башлады, кайсын үлем алды, кайсын төрмә. Әйе, мин “отрицательный герой” дигән сүзне кара йөз бәндә дип нарыклар идем. Хәер, безнең телдә мондый атама булмаса, ягъни кирәге чыкмаса, бигрәк тә яхшы булыр иде. Ләкин, әнә бит, бер Мирасим авылында гына күпме кара йөз туып үскән. Ә Сәбилә берәү генә. Менә кайда ул трагедия, ә еланнар һәм “еланнар” үлүендә түгел. Ярый, фәлсәфәне калдырып торып, сүзебезне дәвам итик.
Хәербар су алырга соңгы вакытта көн уртасында төшәргә күнегеп китте. Чөнки кояш нурлары чокырдагы ташны кыздыргач, еланнар шуның өстенә җылынырга чыга. Менә шул еланнарга карап Хәербар алар белән Мирасимдагы Гариповлар гаиләсе арасында ниндидер бәйләнеш бар кебек тоя башлады. Әйе, бу тиле фикер генә, мөгаен, очраклы гына булуы мөмкин, тик, ни гаҗәп, барысы да бермә-бер туры килеп тора бит. Ә факт белән бәхәсләшеп булмый.
Теге чакта Сәбиләгә җиде елан турында сөйләгәч, ул ни дигән иде әле. “Мин җиде еланны көн дә күрәм, шулар арасында яшим”- диде шикелле. Менә хәзер еланнар җидәү түгел – өчәү генә калды. Былтыр Фандасны төрмәгә утырттылар – бер елан кимеде. Шуннан, кыш көнендә, Кирам исемлесе электр чыбыклары урларга тырышканда токка сугылып үлде. Язын Гариповларның иң кечесе Динар үзенең туенда асылып үлде. Шуннан - Факас. Гариповларның дүртесе юк – еланнарның дүртесе юк. Менә гаҗәп, Сәбиләне җәберләүчеләрнең берсе кимү белән, еланнарның да берсе юкка чыга. Адәм ышанмаслык мистика бу.
Чыннан да, ишле Гариповлар гаиләсе кыска гына вакыт эчендә сирәгәйде дә куйды. Ләкин моның белән генә эш бетмәде. Березняки авылында яшәгән Хашим да күптән түгел бәлагә тарыган икән. Хатыны Валя белән бергә эчкәннән соң, исерек баштан бәхәс чыгып, аны үтереп куйган.
Район үзәгеннән килгән следователь эшне озакка сузмады. Чөнки барысы да көн кебек ачык: шаһитлар бар, мәет бар, аны тукмаучы бар. Валя башы белән мич кырыена егылган. Башындагы җәрәхәте, мич читендәге кан таплары шул хакта сөйли. Кыскасы, гаепленең кулына богау кидереп районга алып киттеләр.
Авыр җинаять ачу, эшне җентекләп тикшереп тиз арада делоны судка тапшыру нинди генә тәфтишченең дә кәефен күтәрер иде. Чөнки эшеңә карап авторитет, ә авторитетка карап звание һәм оклад килә. Ләкин Мортазинның күңеле барыбер тыныч ук түгел, икенче бер җинаять борчып тик тора. Теге ут төртүчеләр ачылмый калды бит әле. Ничек инде, кемдер биш-алты йортны яндырсын да һаман да рәхәтләнеп иректә йөрсен, имеш, гарьлегең килмәсмени. Алай булырга тиеш түгел, ниндидер эз, улика, ут төртүченең кулдашы, ярдәмчесе яки, киресенчә, заказчысы булырга тиеш. Җинаятьче никадәр генә хәйләле, тәҗрибәле булмасын, бөтенләй бернинди дә эз калдырмый булдыра алмый. Бу мөмкин түгел. Ул эзне таба белергә генә кирәк дип өйрәттеләр Мортазинны укыганда. Ә ул аны таба алмый. Профессиональ горурлыҡ бар бит әле, шуңа гарьләндерә. Юк, ничек булса да бу йомгакның очын табарга тиеш ул. Тик әйтүе җиңел, эшләве авыр.
Поп исә шушы вакыйгалар арасында җай гына итеп үз мәнфәгатен кайгыртты. Дөрес, Хашим төрмәгә утыргач, башта ул көенергә дә, сөенергә дә белмәде. Бер яктан караганда, башланган эш ярты юлда тукталып калды, ә икенче яктан, бу хәл бик кулай түгелме? Следователь ут төртүчене авылдагылар арасыннан эзли, ә гаепле бәндә инде төрмәдә утыра. Кемнең башына килсен. Тик шулай да Хашимны шик астыннан чыгару яхшы булыр иде. Поп шулай эшләде дә – кара төндә ялгыз карчыкның өенә ут җибәрде. Юк, ул әбигә начарлык китермәде, карчык бу вакытта дәваханәдә ята иде, аннан аны картлар йортына күчерделәр. Анда карау һәйбәт, ашау яхшы, Матрена өчен борчылыр урын юк. Ә менә җинаятьчене табып кара инде хәзер иптәш-әфәнде кем следователь! Ут төртүче төрмәдә утыра, ә Березняки һаман яна. Моны аңларга һич кенә дә башың җитмәячәк.
Укучы фикердәшем, онытмагансыңдыр, бу янгыннарның максаты бер иде. Әйе, поп үзенең вәгазьләрендә бу фактны тулы мөмкинлектә файдаланды.
- Диннән читләшеп барасыз. Всевышнийдан курыкмыйсыз, өегездә икона юк. Балаларыгызны чиркәүгә йөретмисез, үзегез хәерне бик аз бирәсез, шулай итеп өстегезгә гөнаһ җыясыз, - дип куркытты ул авыл халкын. – Беләсезме, моннан сиксән еллар элек шушы изге Михаил храмының иеромонахы Павел атакай сезне кисәтеп киткән бит. Әгәр акылыгызга килмәсәгез, дөрләп яначаксыз, дигән. Аның сүзләре рас булды. Үзегез күрәсез, бер-бер артлы өйләр яна. Бу сезгә ихлас күңелдән дин тотмавыгыз өчен, барыгыз да чиркәүгә йөремәгәнегез өчен Хакимыбыз җәзасы. Аңыгызга килегеҙ, туганнар. Авылыбыз бөтөнләй янып бетмәс борын Ходаебыз алдында тәүбәгә килик, гөнаһларыбызны ярлыкавын үтеник. Көндез йә төнлә булсынмы, туктаусыз гыйбәдәт кылып, йортларыбызны янгыннан саклыйк, рухларыбызны мәңгелек тәмугтан коткарыйк.
Попның бу алымы карт-корыга тәэсир итә башлады. Чиркәүгә йөрүчеләр, акча китерүчеләр артты. Тик ул моңа гына канәгать түгел иде: храмның кыйммәтле әйберләрен, иконаларын төяп төн уртасында кайдадыр озатты. Шулар арасында теге вакытта Серафим Суханов коткарган иконалар да гаип булды. әйе, “Христос хезмәтчесе” төпкел һәм динсез (димәк, төшемсез) авылда гомерен узгарырга җыенмый иде, шуңа да биредә булган байлык исәбенә үз маясын туплады. Кыскасы, Березняки халкы теләгәненә иреште. Бер дигән Сухановны яратмадылар, пычрак гаеп тактылар, хәзер менә үзләренә тиң-тигез килгәнен таптылар,“игелеген” күрсеннәр.
Әмма болар Березняки халкы тормышындагы бер вакыйга гына. Ул безнең кыйссабызга, Хәербар белән Сәбилә язмышына кагылмый кебек. Шуңа да без сүзебезне янә Мортазинга күчерик. Озак уйланды ул, сорашмаган, киңәшмәгән кешесе калмады, тик шулай да җинаятьченең эзенә төшә алмады. Эзенә төшә алмады алуын, әмма, зирәклегең булса, мондый эш бөтенләй файдасыз да булмый. Тикшерү барышында Мортазинга шундый факт билдәле булды: былтыр, чиркәү подвалыннан иконалар югалгач, элеккеге поп сихерче дип даны чыккан Хәербар атлы кешегә барган икән. Имеш, ул шундый-шундый адәмнәр урлаган, дип сөйләп биргән. Бу хәбәр Мортазинның миен зеңкетте. Баштарак ул үз көченә яки бәхетле очракка өметләнде. Нинди булса да бер очы чыгарга тиеш бит, без капчыкта ятмый. Әмма бу юлы без, ягъни энә йомырка эчендә, йомырка кош оясында, оя агач башында, агач утрауда, утрау күл уртасында, ә күл... әллә кайда иде шул. Мортазин морадына ирешә алмады. Үз-үзе белән тартышып йөри торгач, ниһаять, ул бер карарга килде һәм, гарьлеген җиңеп, ерак юлга чыкты.
Иномарка күрсә, Хәербар чыраен сыта, ошатмый ул аларны. Дөресрәге, аларның хуҗаларын. Йә үзләрен бик дорфа тоталар, йә булмаса әллә нәрсәләр сорашып йөдәтеп бетәләр. Гүя дәваланырға түгел, ә биш минутта медиум яки экстрасенс булып кайтырга килгәннәр. Ә син менә аларны өйрәт тә куй, аз да түгел, күп тә түгел.
Бу юлы иномаркадан милиция майоры киемендәге кеше чыкты. “Мортазин”, - дип таныштырды ул үз шәрәфе белән. “Мортазин икән Мортазин, минем өчен кеше син, Алланың кашка тәкәсе түгелсең”, - дип уйлады Хәербар, тик көтмәгән кунагына әдәп күрсәтергә тырышты.
- Мин бу эшне эшләмим, - диде ул, Мортазин үзенең гозерен сөйләп биргәч.
- Ни өчен? - дип гаҗәпләнде анысы.
- Бу бит сезнең һөнәри эшегез. Миңа моның нәрсәгә кирәге бар!
- Син ничек сөйләнәсең, гражданин, минем кем икәнне белмисеңме әллә?!
- Белмим. Алладан олы түгелсең дип беләм.
- Телеңне тый, югыйсә үкенергә туры килер.
Мондый, тәртәгә сыймас мөнәсәбәткә җавап итеп, Хәербарның бер бик “шәп” сүз әйтәсе килсә дә, чыдады, әйтмәде, кирәкмәгән җирдән үзенә бимаза алырга теләмәде. Ул һәйбәт итеп кенә аңлата башлады:
- Карагыз әле. Мин менә шәһәрдән, кешеләрдән качып, урман уртасына килеп яши башладым. ә сез мине эзләп киләсез дә тагы да шул күңелгә ятмаған эшләрдә катнашырга өндисезме?
- Ярый, кайдан, нигә качканыңны белешермен, алайса.
- Белешәсе юк. Кирәккән-кирәкмәгән җиргә кысылып гөнаһ эшләдем. Башкача шундый хаталарга юл куймас өчен җәмгыятьтән аерым яшим.
- Милициягә ярдәм итү – синең бурычың.
- Ә җинаятьчеләрне эзләү – сезнең һөнәрегез, эшегез. Әгәр аны мин табып бирсәм, бер хәл булган саен сез миңа йөгереп килә башларсыз бит. Ә кайда четерекле эшләр чишә-чишә тәҗрибә туплау, камилләшү, ә кайда профессиональ горурлык?
- Йә, әйтәсеңме, юкмы. Югыйсә, мин сиңа җинаятьне ачуда комачаулаганың өчен статья чәпәп куям.
- Саташма әле монда, бар, алдыңнан артың ямьле! - диде Хәербар, түземлеге бетеп.
- Нәрсә?! Бер суксам бетәсең бит, бөҗәк!
- Ә син сугып кара, өлгерерсең микән, - диде нәфрәт белән Хәербар. Ул шушы мәлдә туры итеп Мортазинның күзләренә карады. Тегенең кинәт баш миен түзеп торгысыз салкын куырып алды. Ул, йодрыгын Хәербарның баш очында күтәргән килеш, катып калды, аннан селкенә-калтырана берничә адым артка чигенде, шуннан борылды һәм кинәт, тәмуг авызыннан котылган гөнаһ ияседәй, күзләре акайган килеш чыгып йөгерде.
Кәттә машина үкереп урынында буксовать итеп алды да алга ыргылды. Бары тик әйләнбаш урманы янында гына акылына кайтты Мортазин. Җен ачуы белән тормозга басты. Нәфрәтенә түзә алмый машинасыннан чыгып күптән үк артта калган урман яланы ягына карап йодрык болгап кычкырды:
- Үтерәм мин сине, колдун! Барыбер дөмектерәм. Барыбер бетерәм! Ишеттеңме?!

Көн гаҗәп матур, якты булып туды. Ник бер яфрак селкенсен дә, ник шылт иткән тавыш ишетелсен. Бу көнне ике елан үз куышларыннан чыгып шуа-шуыша ерак кына киттеләр. Кеше белән елан – дошман, дияргә була. Ничек кенә булмасын, кеше елан күрсә, нигәдер мотлак рәвештә аны үтерергә тырыша. Шуңа карамастан, күп еланнар адәми затларга якын яшәүне кулай күрә, бакчаларда, базларда оялый. Бу ике еланның оясы кайда булгандыр, билдәсез, тик, әнә бит, килеп өй ниргәсенә менеп яттылар. Болар Хәербар өе янындагы еланнар булмагандыр, аннан кадәр ничек килсеннәр, мөгаен, икенчеләредер. Тик, нишләп әле моңача күренмәгән нәмәрсәләр бүген килеп монда ирәеп яталар? Белмәссең, әллә кешеләр тормышын күзәтәлер, әллә шул тормышны бозарга тырышалар...
Бу көндә Сәбилә фельдшер пунктына барырга тиеш иде. Авырлы булгач, күренеп кайтырга кирәк. Йорт эшләрен бераз ерып чыккач, шунда юнәлде. Аннан кайтып килешли ахирәте Минзилә очрады. Ул, ниһаять, Хәмзәсенә кияүгә чыкан иде – бик тиз авырга да калып куйган икән. Ике яшь кәләш урамда бераз сөйләшеп тордылар.
Ә еланнар һаман ята. Кыймылдап та карамыйлар. Аларның эше дә, ашыгыр җире дә юк. Шуңа да алар мәңгелек фәлсәфә, мәңгелек сер-зәхмәт кебек. Сәбиләнең кайтканын көтү алар өчен бер черем итеп алу гына булды. Алар күрде, алар барысын да күрде! Тик алар телсез. Алар шаһит түгел...
Сәбилә җилкапкадан килеп керүгә ике егет абзардан килеп чыгып аны тотып алды.
- Эләктеңме, кәнтәй, күптән сине дөмектерергә кирәк иде. Менә вакыты җитте! - дип берсе аның битенә сугып җибәрде.
Сәбилә чайкалып китте. Шул уңайдан икенчесе арттан китереп бәрде. Тукмала торгач, хатын егылды, ә адәм актыклары, ярсып, аны типкәләргә тотынды. Бераздан алар бичараны аягыннан тотып лапаска сөйри башладылар. Аңына килгән Сәбилә тибенергә маташты һәм түфли үкчәсе берсенең иягенә эләкте. Моңа әтрәк әләмнәр тагы да ныграк котырып, хатынның түфлиләрен йолкып ыргытылар, кычкырырга маташканы өчен кат-кат авызына суктылар. Шаулап кан китте. Ләкин бичара һаман аңында иде әле. Аны тотып торып башын абзар баганасына бәргәләделәр. Шунда гына ул хәрәкәтсез калды, буынсыз булып җиргә авып төште.
- Тиз үлмәсен, - диде кабәхәтләрнең берсе.
Әйе, ике явыз Сәбиләнең берни дә сизми үлүен теләми иде. Алар кеше җәзалаудан кызык таба иде. “Бу хәшәрәтне ничек тә аңына китерергә кирәк”, - диештеләр. Шуңа да һушсыз хатын өстенә бер чиләк салкын су сиптеләр. Сәбилә хәлсез күзләрен ачты. Шуны гына көтеп торган бу бәндәләр аның кулларын артка каерып, муенына бау салдылар...
Еланнар боларның барысын да күрде. Еланнар барысын да белә. Ләкин алар шаһит түгел. Еланнар дөньясында шаһит та, суд та, төрмә дә юк. Алар үтерешсез генә яши. Шуңа да алар, сәерсенеп кешеләрнең кыланышын күзәтеп, кара дүңгәләк булып ниргәдә тик яталар.
Ә өйдә карчык “җәфалана” иде. Аның нияте җиренә җиткерелеп үтәлдеме, барысы да дөрес эшләндеме, беттеме теге зәхмәт – тизрәк беләсе килә иде. Елан кешене чага икән, артына борылып карамый китеп бара. Кеше үләме, юкмы аның өчен мөһим түгел, үзе исән булса җиткән. Ә менә адәм балалары (бәлки, Иблис балаларыдыр?) бер-берсен үтерүдән канәгатьлек ала. Әйләнеп килеп шул урынны карап йөри, ничекләр булганын кат-кат исенә төшерә. Мәмдүнә дә йортка чыгып җентекләп күзәтеп керде. Аунап яткан түфлиләрне пөхтә генә итеп күтәрмәгә итеп утыртты. Ул бик тыныч иде. Йә, шуннан әйтегез инде, кем кыргый, еланмы, әллә кешеме?
Карчык чамалады: инде йомыш үтәүчеләр әллә кайдадыр, эзләре суынды, килененең “кайтмавына” да ярты гомер узды, димәк, эзләп чыгарга ярый. Ул телефонга үрелде. Сәбиләнең әнисенә, ул кереп йөргән барлык кешеләргә шылтыратып чыкты, килене аларда “юк” икән. Шуннан чыгып эзли башлады, бакчадан, абзар тирәләреннән карады. Берничек тә “таба” алмагач, Мәмдүнә күрше-күләнгә кереп чыкты. “Бигрәк йөрәгем әллә нишли, бер-бер хәл булмагае”, - дип аларга шом салды. Шуннан авылның икенче очына юнәлде, анда Габитләр бер кешегә веранда кагып маташа иде.
- Сәбиләнең гадәтен белмисеңмени, әни, ул бит кайбер чакта иртән китеп кич тә кайта! - диде ачу белән улы. Шуннан, уйлап торгач, өстәп куйды: - Ярый, алайса, бераз көтик тә, кайтмаса, эзләрбез.
Кайтышлый Мәмдүнә күрше карчыгына кереп чыгарга булды. “Бигрәк эчем поша, әйдә әле безгә, ичмасам бер иркенләп чәй эчик әле,”- дип, аны үзләренә чакырды. Чөнки Мәмдүнәгә шаһит кирәк иде, шаһит...
Икәүләп килеп керсәләр, баядан бирле эзләнелгән Сәбилә лапаста асылынып тора, имеш. Мәмдүнәнең куркыныч тавышы авыл буйлап яңгырады.
Шул арада халык җыелып китте, барчасының йөзе караңгы, барысы да карачкыдай тын, йөрәкләрен телгән аптырау белән бер-берсенә тавышсыз гына сорау биргән кебекләр: ничек бу болай булган? Үзе үлгәнме, кемдер үтергәнме? Шушы кызның үлеме кемгә кирәк булган? Үз-үзенә кул салган дисәң, иртәнге якта гына фельдшер янында булган, Минзилә белән сөйләшеп торган, аларның икесе дә киленне бик шат иде, тиздән ана булачагына куанып йөри иде, диләр.
Тәфтишчеләрнең эзләнү-тикшеренүләрен халык тын гына күзәтүен белде. Гүя кешеләр әле үз күзләренә ышанмый, ә белгечләрдән сүз көтә. Сәбилә тере бит ул дигән сүз көтә! Ләкин...
Тикшерү барышында тагы да шул ачыкланды: Сәбилә ялан аяк, туфлие күтәрмәдә тора. Гаҗәп: дөм исерек эчкече дә, эче киткән сырхау да абзарга аяк киемсез бармый, абзар бит ул. Аннан соң шул аягың белән ничек өйгә керәсең?!
Аптырарлык та, борчылырлык та шул. Бер гаиләдән бер-бер артлы ике кеше асылынып үлсен әле. Соңгы вакытта Гариповлар кырылып бара түгелме? Тегеләре бик җәл дә түгел инде аның, Газраил гел генә ялгышып йөремәгәндер, ә менә шат күңелле, алчак хатын (бала гына бит әле ул) нишләп бу юлга баскан? Ай-һай-һай. Ышануы кыен...
Сәбиләнең иреннәре күгәреп шешкән, муены, яңагы тырналган, эче, башы, бот тирәләре күм-күк... Шуңа карамастан, тәфтишчеләр: “Мәрхүмә үзе асылынып үлгән”, - дигән нәтиҗә ясады.
Ә еланнар һаман ята. Югыйсә, алар өчен “маҗара” да бетте. Гүя нидер көтәләр. Ана бит, кайдандыр ишетеп килеп җиткән гәзит хәбәрчесенең үзләрен фотога төшерүенә дә игътибар итмиләр. Алар нәрсә көтә, ниләр уйлый, нәрсәләр белә икән...


Якты дөнъяның бер гүзәл кызы, бер гаепсез җаны, шакшылык һәм хурлык арасында яшәп тә күңелендә шат җырлар тудыра алган бер заты харап булды, ерткычлар кулыннан юк ителде. Бу хакта Хәербар ишеткәч...
Әйе шул, Сәбилә белән Хәербар хикәятебезнең башында очрашкан иде, сүзебезнең азагын да алар турындагы кәлимәдән тәмамлыйк. Шулай яхшырак булыр. Ә аңа кадәр кыска гына итеп тагы да бер вакыйга турында сөйләп үтик, тагы да бер вәхшилек очрагын йөрәгебез аша үткәреп, кабәхәтлекнең чиге булмавына исебез китеп сүзсез калып торыйк. Шул чагында без, бәлки, вәхшиләрчә үтерелсә дә Сәбилә шул ерткычлар тырнагыннан котылды, хәзер ул, һичшиксез, Аллаһыбыз мәрхәмәте астында дип үзебезне юатырбыз. Әллә инде Гариповларга карата нәфрәт һәм җирәнүебез көчәеп, чәчкә кебек чагында харап булган мәрхүмәне тагы да ныграк кызганырбызмы? Тегеләй дә, болай да дөрес булыр. Янә дә шунысы рас: Еланлы чокырда иң олы, иң юан елан гаип булды. Сәбиләнең каргышы сукты, ахрысы. Әйе, бернинди хорафатларга ышанмаучы, барып чыккан ваемсыз кеше дә миңа кушылып бу юлы нәкь шулай уйларга тиеш. Чөнки ике ир Сәбиләне тукмаганда, Мәмдүнә тәзрәдән карап торды. Күрде кыз аның йөзен, берничә мәртәбә күрде. Нинди генә явыз карчык булмасын, яклашырга чыгар, аралар дип өметләнде. Йә, шушы “кеше” җир йөзендә яшәргә хаклы идеме?.. Үз агуыннан үлде бу елан.
Габит ул көнне мунча бурасы сатып җибәргән иде. Юл уңае кибеткә кереп мул итеп аракы алып чыкты. Егетнең шатлыклы көне, күпме акча керде, рәхәтләнеп шактый вакыт типтереп яшәргә була. Ә Мәмдүнә янә канәгать түгел, йә тегесе ярамый, йә монысы.
Ни дисәң дә, хатын-кызның үз акылы, һич ирләрчә түгел. Габитның авызына аракы эләксә – дөньясы түгәрәкләнә, бар эшен онытып тора. Ә Мәмдүнә исә эчен тырнап торган бар чүпне тышка чыгара башлый, сүз агуын уңга да, сулга да сибә. Әнә, бүген ул улын һаман да печән ташымавы өчен битәрләп алды. Шуннан аяк астында йөргән песине тибеп очырды, янәсе, бу өйдә шуны гына да ашатырлык кеше юк. Габит эндәшми кала алмады:
- Соң кем гәепле? Сәбилә сиңа ошамады, үзең юк итәргә куштың.
- Кушса ни, - диде аңа каршы Мәмдүнә, - мин бит сиңа киленсез яшик димәдем. Нигә икенчене алмыйсың? әллә ирлегең юкмы?! Юктыр! Булса, ул кәнтәең муртаеп беткән ир янына йөрмәс иде.
Ярсыган хатын сизгерлеген югалткан, күз төбендәгесен дә күрмәс булган иде. Күрсә, ярты сүздән телен тешләп өзгән булыр иде. Чөнки малае бу хурлаудан күгәргәнче кызарды, акрын гына аягөсте басты, гарьлегеннән кан сауган мие котырыгы белән алга ташланды һәм анасын электереп алып буа башлады. Мәмдүнәне сугышырга өйрәтәсе юк, иренә ул бик еш очып куна иде, улының да чәчен учлап тотып кинәт артка тартты. Авыртудан акырган Габитның каты итеп бот арасына типте. Ә үзе артына чигенмәде, качарга уйламады. Шул аның хатасы булды. Габит өстәлдәге шешәне алып күз ачып йомган арада анасының башына сукты, ул егылгач та әле кеше акылына килмәде, җенле килеш аның эченә типте, башын как идәнгә сукты. Соңыннан зур стакан тутырып аракы коеп эчте дә, чайкала-чайкала атлап караватына чак барып җитеп, урынга ауды.
Следователь Мортазин бу юлы да Габиткә мәрхәмәтле булды. Аныкынча, хәл нәкъ киресенчә булып чыккан: болар башта аз гына сугышып алганнар, шуннан татулашып аракы эчкәннәр. Хатынның үлеменең сәбәбе – чамасыз күп алкоголь. Гаҗәпләнәсе юк, мондый хәлләр булып тора. Халык эчә. Ә Габит, протоколны укыгач, шатлыгыннан “Ура!” кычкырмый чак түзде. Ләкин ул юкка шатлана иде, тәфтишченең ни өчен үзен яклавын, аның исәбенә үзенең нинди мәкерле планын гамәлгә ашырырга җыенганын ул белми иде әле.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Елан Оясы - 4
  • Büleklär
  • Елан Оясы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4835
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2212
    40.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Елан Оясы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4736
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2280
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Елан Оясы - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4654
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2324
    36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Елан Оясы - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 2607
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1424
    44.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.