Latin

Ай Нуры - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4712
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2179
39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Ике бүлмә әзер, кухня белән йокы бүлмәсенә генә өлгерәлмәгәннәр икән. Кухняда бик мул итеп табын әзерләделәр. Балык сакчылыгы инспекторының сый-хөрмәте ни булсын, әлеге дә баягы, шул балык инде, дип, Таймас әле яңа гына тотылган корбан балыкларын үзе кыздырып куйды. Вино ачылды. Бу юлы “миңа ярамый” диюче булмады.
- Сез, Кәүсәрия, бөтенләй ашамый утырасыз, әллә берәр нәрсә ошамыймы? - диде Таймас.
- Карале, нигә сез гел “сез” дип сөйләшәсез, “син” дип әйтүе авырмыни? - дип Кәүсәриядән алда җаваплады Зәмния.
- Без бервакыт “син”гә күчеп карадык инде.
- Кайчан?
- Каладан кайтканда. Таймас мине машинасына утыртып алып кайтты. Шунда, юлда туктап, йолдызлар санадык һәм бик ихластан “син” дип сөйләштек.
- Чыннан да, кайбер шартларда кешеләр балаларча эчкерсез, самими булып китә икән, шулчагында ничектер якын күреп, үз итеп сөйләшә башлыйсың, - диде Таймас.
- Соң, бүген дә шундый мәл инде, дус булгач, дус булыйк.
- Бик дөрес. Бүген шундый зур эш эшләнде, иң мөһиме, рәхәтләнеп бер өстәл артында утырабыз. Әйдәгез, дуслык башлап җибәрү өчен рюмка күтәрик!
Матур утырдылар, ләкин кунак вакыты кыска, кайтырга кирәк. Беренче булып, ниндидер эшен искә төшереп, Зәмния кузгала башлады. Кәүсәрия ияреп чыкты.
- Нигә калмадың? - диде урамда аңа ахирәте.
- Син нәрсә, тозсыз сүз сөйлисең, башың буталдымы әллә? - дип үпкәләде монысы.
- Юләр син!
Юләрме, әдәплеме, кыюсызмы – ни әйтсәң дә дөрес кебек инде, кеше күңелен төгәл генә белмәгәч.


Кылчык
Таймас иртәнчел кеше, Кәүсәрия дә йокы түшәге белән дус түгел, сәгать биш тулганда балык сакчылыгы инспекциясе янына төшеп тә җиткән. Фазылханов әзер иде инде, ханым килүгә шундук “Обь” көймәсенә кереп утырдылар һәм томанлы иртәне бик борчымый кузгалып та киттеләр.
Менә гаҗәп, ал да күренми, арт та, ә ике ярны әйтерсең дә җир йоткан. Теге вакытта төнлә шулай булган иде, ә бүген, инде көн яктыртуына карамастан, берни дә күренми, хәтта кояшның да кай якта икәнлеген чамалавы авыр. Каймаклы сөтне хәтерләткән саргылт томан күк патшасы нурларын мең, миллион тапкыр чагылдырып-сындырып, бутап бетерә, шунлыктан чыннан да кояшның кайда икәнен күрү мөмкин түгел, ал да, арт та, һәртараф бертигез якты күренә иде. Бу – табигатьнең тагын бер тылсымы, матурлыгы. Менә бит ничек, без гомер буе шунда яшәп тә, берни күрмибез икән. Ә килгән кеше миңа шул хозурлыкларны ачып бирде. Рәхмәт әйтми ни әйтәсең. Балыкчылар, пароходчылар елганы юкка гына шулкадәр яратмый икән.
Бераздан томан күтәрелә башлады. Менә гаҗәп, ул тагы да кайнап торган сөткә охшады, әйтерсең, идел бик зур казан булып бар суын буга әйләндереп күккә күтәрергә тели. Кәүсәрия бу манзарага сокланып барганда, янә бер матурлык ачылды: ялт итеп иртәнге якты кояш чыкты. Әйе, ул гадәттәгечә офык артыннан түгел, томан өстендә түгел, ә аның астында күренде. Моны Кәүсәрия болай аңлады: инде күптән көн башланганлыктан, кояш та бераз калкынган булган, ләкин ул томан аша күренмәгән, ә хәзер, җир болыты бераз күтәрелүгә ул әнә шулай аста калган булып чыкты. Көн чалт аяз булырга ошый. Кояш һич аямый күзләрне чагылдыра, алга карарлык та түгел, җитмәсә су өсте хас көзге, үч иткәндәй әллә бар яктылыгын җыеп Кәүсәрияне сукырайтмакчы. Томан баш өстенә менгәч инде хәзер ярлар күренә башлады, тау битләре куе урман белән капланган, оек энәседәй төз наратлар буын киереп биеклеккә сузыла. Тик, аларнаң очлары, хәтта тау башлары күренми, чөнки куе томан әле һаман баш очында асылынып тора. Бу өйрәнмәгән кешегә бик гаҗәп, хәтта сәер тоела, дөнья ничектер яссыланып, басылып калган кебек, чөнки күк гөмбәзе юк.
Кәүсәрия искиткеч табигать манзарасыннан аерылып Таймаска карый. Гаҗәп кеше бит, үзе чандыр гына, корсак дигән нәрсәнең эзе дә юк, киресенчә, йөгерүче спортчылар кебек какча, кояшта янган йөзе шоколад төсенә кергән, ә соры күзләре дөньяга очкынлы елмаю белән карый. Үзе ягымлы, һәркем белән уртак тел таба, эше шундый булуга да карамастан, күңеле тупасланмаган. Аннары, аның белән сөйләшүе дә кызык, еш кына кешене аптырауда калдыра, ни өчен ул моны белә, ә мин моңа чаклы белмәгәнмен, дип гаҗәпләнеп куясың. Кәүсәриянең Таймаска сынап каравы тиккә түгел, менә шушы ир аркасында ул энесе белән сүзгә килеште, гомумән, аңа хәл итәсе бар: йә Таймастан ерак тор, йә инде аңа ныграк елыш та, гайбәтенә түз булып чыга.
- Син укытучы кеше, ояла бел! - ди Туктар.
Кәүсәрия аны аңлый, кемнең генә үз туганы турында гайбәт сүзе ишетәсе килсен. Аннары, бераз гына мутлана да иде Туктар. Чөнки ул – браконьер, ә апасы – инспектор сөяркәсе! Шулай килешәме? Сүзгә каршы сүз, Кәүсәрия үз таләбен куйды.
- Ә син балык тотуыңны ташла. Башка кәсеп беткәнме?! Миңа Таймасның бармагы да тигәне юк, ә син юкны сөйләп утырасың.
- Ялгыз ир юкка сырылмыйдыр әле, көт тә тор, хәйлә ятьмәсен башыңнан ук каплар. Хәер, миңа димәгәең, аның йорты зур, күченсәң минем өчен яхшырак булыр.
- Аңламадым, ничек инде сиңа яхшырак, үз йортыңны кая куясың?
- Асия белән аерылырбыз, ахры. Башыма урын эзләргә туры килә.
- Әстагъфируллаһ! Ни булды тагын?
- Соң, хатын-кызның билгеле инде, барысы өчен дә мине гаепли. Никарагуада җир тетрәсә, анда да синең этлеген бу дияр иде, билләһи. Кичә тагын талаштык.
- Нәрсә бүлештегез, атаң малынмы?
- Юк ла. Тамагына кылчык кадалган. “Син мине үтерер өчен юри ашаттың, дөмегеп кит!”- ди.
- Вәт-вәт, мин дә әйтәм бит, адәм көлдереп браконьер булып йөрмә. Ә хатының бәрәңге ашасын, аның кылчыгы юк.
Менә шулай уйлар уйлап, ара-тирә сөйләшеп табигать матурлыкларына сокланып бара тогач, елга буйлап кырык чакрымлап түбән төштеләр. Таймасның планы шундый иде. Кәүсәриягә шушы байлыкларны күрсәтү, ял итү, бер уңайдан, кайтышлый инде, браконьерларны караштыру. Ә елга буе үзгәргән икән. Берзаман биредән Кәүсәрия теплоходта үткән иде. Ул чагында яр буенда сирәк-мирәк кечкенә авыллар тора иде, шикелле. Хәзер харап икән. Күп урында икешәр-өчәр катлы өйләр калкып чыккан. Болар инде без белгән йортлар түгел – коттеджлар. Алар яшәүдән бигрәк, масаер, байлык күрсәтер өчен, бу дөньяга мин хуҗа дип әйтер өчен әллә нәрсәләр кыландырып сырланып-киртекләп эшләнгән. Кайберләре хәтта су өстенә басма-платформа эшләп куйган. Андагы корылмаларны Кәүсәрия кечкенә өйләр дип уйлаган иде, тик Таймас боларның мунча икәнен әйтте.
- Бәй, юынтык суны кая түгәләр, елга өстенә акмыйдыр бит?!
- Елга өстенә ага шул. Бик ансат, бернинди канализация кирәкми.
- Соң, властьлар кая карый, шуны ничек рөхсәт итәләр? Елга ярына ике йөз метрдан якын берни төзергә ярамый дигән закон бар бит.
- Закон ул кара халык өчен языладыр инде, Кәүсәрия. Син гаҗәпләнмә, тиздән шундый әрсез вә оятсыз бәндәләр елгаларны, күлләрне бүлешеп алачаклар, кармакка балык каптырырга телисең икән, су хуҗасына башта акчаңны түлә.
Җәннәт бакчасыдай якты иртәдә сүзнең болайга борылуы икесенә дә ошамады, тукталып калдылар. Яңадан элекке халәткә кайтырга теләп, Кәүсәрия җыр башлады:
Идел бит ул, идел бит ул,
Идел бит ул, киң бит ул.
Караңгы көн, болытлы көн
Без аерылган көн бит ул.
Җырлап беткәч кенә Кәүсәрия исенә килде, Таймас көймә моторын сүндереп куйган икән. Болар елганың кап уртасында тукталганнар да, олы хатын җилбәзәк кыз сыман авыз күтәреп җыр суза, имеш. Ул оялып, кыенсынып Таймаска караш ташлап алды. Тик анысы ләм мим. Нәрсә дисен, кояшны якты, җәйгорны матур дип мактап буламыни. Яхшының кадере сүздә түгел. Таймас нык хисләнеп, күкрәк тутырып бер тын алды, Кәүсәриягә шул җитте – аңлады ул үзенең җыры ничек тәэсир иткәнен.
Чибәр ханым җырлап күңелен хушландырды, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, хәзер инде Таймас яраткан нәрсәләр турында да сөйләшәсе иде. Тик, нәрсә турында? Озак уйларга туры килмәде, ир кеше: “Их, бүген корбан балыгы шәп эләгә инде!”- дип бер әйтүе булды, Кәүсәрия бу сүзне эләктереп тә алды.
- Нишләп әле сез, балыкчылар, гел шуны сөйлисез, кай җире белән ул башкалардан өстен? Корбан дигәннән, ни өчен алай атыйлар, барча балык арасында шундый бер гаҗәп, “тәртә арасына кермәгән” исем кайдан килгән?
Фазылханов як-ягына каранып алды. Браконьерларны түгел, бер шәп фикер эзли иде ул. Башыңа төшсә, башмакчы буласың икән, ул да, бабайларга ошатып тамак кырып алды да, сүз башлап җибәрде.
- Соң, аның үз тарихы бар инде, кызым. Әкият дисәң дә була. Ул бит шулай: чын хакыйкать заманасы үтү белән онытыла да, аннары аны әкият дип кенә җиффәрә башлыйлар.
Кәүсәрия уенга кушылып алды.
- Сөйлә инде, бабай, зинһар өчен! Беләсе килә бит.
- Атаң сөйләсен.
- Әй, ул сөйли белми. Син матур сөйлисең, бабай, йә инде, ялындырма.
- Ялынырга тиешсең. Авыз ачып утырып кына гыйлем эстәмиләр, әнә шулай инәл, мин сөйләгәндә “браво”, “бис” дип кычкыргалап тор.
- Кычкырырмын, кычкырырмын, сөйлә генә.
- Ярый, алайса, күндердең. Бик сагызлы бала булдың ләса, сөйләрмен инде. Тик, тыңлап утыр, тыңламыйча боргалансаң, көймәдән төрттем төшердем булыр. Бел, кызыкай.
Кәүсәрия үзенең бик игътибарлы булачагын, эндәшмәячәген белдереп, ике кулы белән авызын каплады. Таймас аңа башына килгән беренче ялганны рәхәтләнеп “аудара” башлады.
- Борын-борын заманда кешеләр балык тота белмәгән, ди. Шуңа үлән ашап, урманда җиләк-җимеш җыеп көн иткәннәр, ауга йөргәннәр. Ләкин, тормыш үзгәрми тормый бит инде, бервакыт әллә табигать ризык бирми башлаган, әллә халык артык күп үрчегән, ләкин шунысы рас – ачлык башланган. Каза артык зураеп киткәч, күктәге Тәңре үзенең замы Су алласына кешеләргә ризык бирергә кушкан (күрәсеңме, бу мәҗүсилек вакытында ук булган). Су алласы ни бирсен, балык инде. Төрле-төрле балыкларны җыенга җыйган бу. “Йә, кем кешеләргә ризык булырга риза, кем үз-үзен корбан итәргә әзер?”- дип сорый икән. Барча балык “ы-мы” иткән, өнсез калган. Шуннан бирле алар телсез инде. Ләкин, Тәңре кушканны үтәргә кирәк, Су алласы яңадан сорый:
- Йә, нишләп эндәшмисез, кем кешеләрне коткарырга тели?
Шулчак куркуыннан бер зур гына симез балык койрык селкеп куйган, авызыннан “былт” итеп һава күбеге килеп чыккан. Моны Су анасы “мин” дип ишеткән, чөнки “былт” ул балык телендә мин дигән сүз икән.
- Ярый, алайса, адәм балалары сине ашар, - дигән дә, бу турыда ул Тәңрегә хәбәр иткән. Күк алласы кешеләрне кармак бөгәргә, ятьмә үрергә ничек өйрәткәндер, тик шуннан соң җир халкы балык тота башлаган. Ә су асты дөньясында боларны үзләрен корбан иткән өчен корбан балык дип атый башлаганнар. Менә шулай барлыкка килгән бу исем. Тик, Корбан балык та бик юньсез булмаган, тик тормаган койрыгым аркасында бәлале булдым, шул койрыгым гел сөяк булсын, кешеләр ашый алмасын, дип теләгән. Теләге кабул булган, ахры, корбан балыгы никадәр генә тәмле, симез булмасын, койрыгы барыбер шау кылчык.
Кәүсәрия пырхылдап көлеп җибәрде.
- Нигә көләсең, мин сиңа гыйбрәтле әкият сөйлим, ә син, тиле бала, көләсең? - дип сорады Таймас.
- Гафу ит. Менә шул “кылчык” дигән сүзең көлдерде. Энекәшнең хатыны балык ашаган, шунда тамагына кылчык кадалган. “!ч итеп ашаттың”, - дип әйтә ди. Менә хәзер аңладым, Туктар гаепле түгел икән, балыкта икән бар гаеп.
- Дөрес, шулай килеп чыга. Димәк, киленең хәрәм ризык ашаган.
- Шулайрак шул.
- Ярар, без хәләл ризык ашарбыз. Минем Су алласы белән бераз әшнәлек бар, ул биргәләп тора.
- Су алласымы, әллә су анасымы? Ирләргә ышанып булмый...
- Нигә алай дисең, әллә, корбан балык шикелле, кылчык койрыклы ирләр очрадымы?
Кәүсәрия уңайсызланып куйды. Бу сорауга җавап бирмәс өчен, карале, безнең як нинди матур икән бит, дип сәбәп тапты да шигырь көйли башлады:
Туфрагыннан мине яралткан да
Һава биреп Ходай сулаткан.
Өшегәндә ялкын бүләк иткән,
Сусаганда чишмә-су сарккан.
Ә җир үзе җиһан киңлегендә
Нибары бер икмәк кадәрле.
Ул бит бишек, бишек зур булалмый,
Шуңа да ул безгә кадерле.
Бишекләрне бала ташлап китә,
Ә җир безнең өчен мәңгелек.
Яшим дисәң җирдә имин-аман
Сакла аның үзен иң элек.
- Син үзең дә “кылчык” бит, Таймас, - дип җырлаган арада барлыкка килгән сүзен дәвам итте Кәүсәрия.- Браконьерлар, комсыз адәмнәрнең тамагына кылчык булып утырасың, аларга бушлай килгән мал исәбенә бирәнләнергә ирек бирмисең.
- Тырышам да бит, Кәүсәрия, тик бик барып чыкмый шул. Син менә бик дөрес әйттең: “Яшим дисәң җирдә имин-аман, сакла аның үзен иң элек”. Әнә теге особняк хуҗалары ни өчен монда төзенә дисәң, шул балыкка якынрак елыша бит инде. Гади халыкка штраф салуы берни түгел, ә менә яңа урыслар белән көрәшүе ай-һай авыр. Байлар-байлар бал эчә, безнең кебек ярлы халык ярга ятып су эчә, диюләре дөрестер инде.
Шул сүзләр белән инспектор моторкасын ярга борды. Төштеләр, бушандылар, учак ягып җибәрделәр. Бик матур урын икән, моннан бер генә авыл, өй дә күренми, аулак. Гашыйкларга тагы ни кирәк.
Ир белән хатын көн буена ял иттеләр, җиләк җыйдылар, урманда йөреп килделәр, ә әйтеләсе сүз әйтелми дә әйтелми. Ниһаять, бик тә иренчәкләнеп кенә, кояш байый башлады. Ул кызарган, түбәнрәк төшкән саен тау итәгендә утырган Таймас белән Кәүсәрия бер-берсенә ныграк якынлашты, гүя караңгылыктан куркучы ике сабый. Ә кич искиткеч гүзәл иде. Мондый кичтә юк-бар сөйләве шушы гүзәллекне әләф-тәләф итү булыр иде – өн дәшми утырдылар. Төнге салкынлык калтырата башлагач кына ике кешелек палаткага сыендылар. Баярак бер-берсенә якын килергә курыккан “Ләйлә белән Мәҗнүн” өчен ике кешелек чатыр артык иркен дә булып калды әле.
Ләкин, Таймас кайда да Таймас, сәгать дүрттә ул көймәсен елганың чоңгыллы бер урынына чыгарып якорь салды да, балык кармакларга утырды. Ике сәгатьтә унлап балык көймә төбендә ята иде инде. Берничәсен тиз генә тазартып учак өстенә элеп куйды, ут тергезеп җибәрде. Бары тик шуннан соң гына палаткага “җан” керде, кыздырылган балык исенә чибәр укытучы түгел, гафләт йокысы белән йоклаган шайтан да кузгалыр иде.
- Бар, матуркаем, иртәнге пакъ суда битеңне сафландырып мен дә, өстәл янына рәхим ит.
“Матуркаем”. Нинди ягымлы сүз! Кәүсәриянең йөзе генә түгел, бар булмышы елмая, көлә, балкый иде. Бу халәт бәхет дип атала, белегез!
“Матуркаем”. Балаларга әйтелә торган сүз. Ә нигә, Кәүсәриянең бала сыман иркәләнәсе, нәүмизләнәсе килмиме? Карале, зур кешенең дә гомер буе әнисенең баласы булып каласы килгән кебек, нәфес дигән нәрсә кемнеңдер сөйгәне булырга да тели. Аһ, шулай гына яшәсәң икән!
Кәүсәрия көйсез хан кызы рәвешенә керде. Авыз сулары килсә дә, ул иреннәрен бөрештереп, кызарып торган балыкка төртеп күрсәтте.
- Бу нәрсә?
- Корбан балыгы, фәрештәм.
- Фу, тагын корбан балыгы. Аның койрыгы кылчыклы дип ничә әйттем мин сиңа!
- Гафу итегез, алиһәм, гаеплемен. Сакланып кына капкалагыз инде, нәселегездә барыгыз да кылчыкка кадалмасагыз иде димен.
- Ах, син, җир бит, әле миңа каршы сүз әйтәсеңме?! Марш моннан, су алласы әшнәң булгач, берәр юньлерәк нәрсә бүләк итсен.
- Нәрсә телисез соң, ий нурлылардан нурлы патшабикәм, боерыгыз.
- Ну, берәр симез генә гөберле бака ботымы шунда, үзе карасын.
Шунда боларның шаяруы шартлады, икесе дә шаркылдап көлеп җибәрделәр.
Кәүсәриянең нишләптер теле чишелеп китте, гел сөйлисе килә, күңелне борчыган нәрсәләрнең һәммәсен дә сөйләп тышка чыгарасы, дөресрәге, менә шул ир белән уртаклашасы килә. Бәлки, җиңел булып калыр иде.
- Бака боты, дигәннән, беләсеңме, минем төшемә бик еш балык керә. Тик, син моны үзеңә бәйле дип уйлама, минемчә, синең монда катнашың юк. Чөнки ул балыклар һәрчак пычрак, сай суда була, үзләре әллә нинди сүлпән, йокымсыраган шикелле чак кузгалып йөзәләр, кайберәүләре бөтенләй катып калган. Үлгәннәре дә күп, зарарланганнары да бар, берсенең койрыгы юк, икенчесенең сыртын умырып тешнәп өзгәннәр кебек. Бер дә матур елгыр балыклар түгел инде, әллә нинди һәвефле, шомлы күренеш. Чиркангыч тойгы кала.
- Пычрак су дисеңме? - дип сорады җитдиләнеп Таймас. – Ни үле, ни тере балыклар. Бу, минемчә, гайбәт, дип атала. Яман су, сасы, черек күренеш шуңа ишарәли. Моңа каршы дәва бар: игътибар итмә, саңгырау бул. Сабыр иткән – морадына ирешкән, син дә бу гайбәттән тиздән котылачаксың.
Бу сүз Кәүсәриянең йөрәгенә кереп ятты. “Гайбәтләрдән котылырсың”ди бит. Ул: “Кайчан?”- дип сораудан чак тыелып калды. Ни алай оятсызланырга? Ничек кенә булмасын, беренче сүзне ир кеше әйтергә тиеш инде ул.
Ярый, кошлар очарга туса, кеше эшләргә туа, дигәндәй, уен-көлке, сәхрә ялын тәмам итеп, Таймаска эшкә тотынырга да вакыт. Бәхетле сәгатьләр бик күңелле үтте, китәсе дә килми, ләкин, ни хәл итәсең, ир кеше – дәүләт хезмәтчесе, үз бурычыңны авырсынмый үтәргә тиешсең.
Кайтырга чыктылар. Аз гына соңгарак калынды. Инде приколда утырган балыкчылар таралышып беткәндер дип уйлаган иде Фазылханов, аның “бәхетенә каршы” калган икән әле, күп тә бармадылар, каршыга килүче көймә күренде. Наратлы авылы кешесе Тәүзих булып чыкты бу. Һәрхәлдә үзе шулай диде. Кайчакта браконьерлар адресларын, исем-фамилияләрен алдашып әйтә, шуннан инде булмаган кешегә протокол язасың. Ләкин, Таймас та юләр түгел, ул мондый кешенең кыяфәтен, көймәсен истә калдыра һәм үзенә хаерхаһ балыкчылардан сорашып күпчелек очракта барыбер аларның эзләренә төшә. Икенче тапкыр эләккәндә мондый оятсыз бәндә законның ни икәнен үз җилкәсендә татый.
Тәүзих алдаша торган кешегә охшамаган. Үзеннән тәмәке, аракы исе дә аңкымый. Сөйләшүе матур. Ләкин менә балыкны артык күп тоткан. Бүген балык шәп эләгә, дип Таймас үзе әйткән иде Кәүсәриягә, димәк, ялгышмаган.
- Биш-алты эре балыкны калдырыгыз инде, иптәш инспектор, гаилә бар бит. Төн уртасында торып зимагор шикелле йөрүне, вакыт әрәм итүне исәпкә алыгыз, ичмасам, балык тотуы әллә бик җиңел дип беләсезме?
- Олы кешегә җиңел дә түгелдер. Тик, абзый, закон олы кешегә ташлама ясамый, аннары, без бит табигатькә китерелгән зыян зурлыгына карап штраф салабыз. Ә син, олымын дип тормагансың бит, әнә күпме балыкны харап иткәнсең. Хәзер без аны үлчәп карыйбыз.
- Зуррак биш-алтысын калдырыгыз инде, гаилә бар бит.
- Ярый, алайса, ал үзеңә эреләрен, ә вакларын минем көймәгә ыргыт.
Тәүзих белән Таймас балыкларны саный-саный бер көймәдән икенчесенә бушаттылар.
- Тә-әк, - диде инспектор, - утыз җиде баш булып чыкты. Штраф балык башыннан инде ул, фәлән сумны утыз җидегә тапкырласаң күпме була инде? Тә-әк, монда минем генә баш җитми, калькулятор кирәк.
Кәүсәриягә браконьер кызганыч булып китте. Агай кеше көтелмәгән хәлдән тәмам нәүмиз калган иде: күзләре мөлдерәмә тулы – елап кына җибәрми, үзе нидер әйтергә тели, тик, телдән язган кеше шикелле, өне чыкмый.
- Алай булмый бит инде, - дип чак бер авыз сүз әйтә алды ул.
- Нишләп булмый, барысы да закон буенча. Аннары, мин әле үзең сайлаган балыкларны санамадым. Закон буенча теләсәң, мин синең кармакларыңны, көймәңне дә конфисковать итәргә тиешмен.
- Аннан, алайса, мин асылынырга тиешмен! Бу раскулачивать иткән кебек була инде.
Фазылханов эндәшми торды, ул юрамал вакытны суза, икеләнгән булып кылана. Үзенә күрә психологик ысул, кеше курыксын, үзенә нинди бәла янаганын ачык итеп аңласын, күз алдына китерсен. Аңласа, бәлки, браконьерлыгыннан тыелып торыр. Һичъюгында күзгә чалынып бармас.
- Шулай... Артыграк тоткансың шул, Тәүзих абзый. Үзең кара, сезнең авылдан гына бүген унлап кеше чыкты бит инде, берсе дә буш кайтмый, синең кадәрле үк төяп кайткандыр. Димәк, бер көндә генә күпме зыян килде, шулай бит? Ничә кеше килдегез әле?
Таймасның хәйләсе барып чыкмады. Тәүзих үзе бәлагә тарыса да, башкаларны “сатарга” җыенмый иде.
- Мин белмим. Төн карасында чыгып киттем, берсен дә күрмәдем, - диде ул.
- Соң, абзый, минем дә план кебек нәрсә бар бит. Браконьерларны күбрәк тотарга, штраф акчасын күбрәк җыярга тиешмен мин. Берәр иптәшеңнең исемен әйтсәң, сиңа штрафны азрак язырга мөмкин булыр иде, аңлыйсыңмы?
- Аңлыйм. Берсен дә күрмәдем шул.
Таймас тагы да уйланып торган булды да, әйтә салды:
- Ярый, Тәүзих абзый. Бер юлга мин сиңа бәләкәй генә штраф язам, балык тотканың өчен түгел, балык тотарга чыкканың өчен генә. Аермасын аңлыйсыңмы? Үзең болай яхшы кешегә охшагансың, яшең дә бар... Тик, икенче тапкырга тотылсаң миңа үпкәләмә. Сыерыңны сатып штраф түләрсең, һич арттырмыйм, мин сиңа исәпләп күрсәттем.
Болар кузгалып киткәч тә Тәүзих бик озак көймәсендә утырып калды, ишкәкләрен дә кулына алырга оныткан кешенең ниләр кичерүен әйтүе кыен иде.
- Бик хәйләкәр, алдакчы кеше булып чыктың ләса син, Таймас. Белмим инде, моннан ары сиңа ышанырга ярар микән. – диде шаяру катыш шелтәләп Кәүсәрия.
- Хәйләсез – дөнья файдасыз, диләр. Хәйләләми булмый. Браконьерлар елгада балык сакчылыгы инспекторы барлыгын, аның күпне күрүен, һәрвакыт уяу булуын белеп торсыннар. Инспектор белән һәр очрашу исләрендә калса, йөрәкләре табан асларына төшеп менсә, табигать байлыгы киләчәк буыннарга да калыр. Шуның өчен хезмәт итәм мин, ил алдындагы бурычым шул. Инспектор Фазылханов шундый, ә синең өчен мин – Таймас, игелекле һәм хәстәрлекле кеше, ул яктан борчылма.
Ханым ни дә булса әйтергә өлгермәде, Таймас кинәт көймә моторын сүндереп куйды. Үзе кызыксынып алга карый.
- Кара, поши йөзә, - диде ул.
Кәүсәрия көймә рулен тотып килүче Таймаска алды белән, ягъни барасы якка аркасы белән утырганлыктан, җилкәсе аша карады. Шундук күренмәде әле ул поши, күргән хәлдә дә, дулкын чыгарып килмәсә, аны агып килгән агач төбе дип кенә уйларга мөмкин булыр иде. Таймасның шулкадәр үткен күзле булуына Кәүсәриянең исе китте, моны ул танышының хәрби очучы булуыннан күрде.
Поши агач күләгәләреннән чыгып елга уртасына җитә башлауга бик ачык күренде: күп тармаклы мөгезле олы хайван. Хәзер аның тымык суны дулкынлап алга омтылуы да күренә, мышнап сулыш алганы да ишетелә иде. Ул елга өстендә тукталып калган көймәгә һичбер игътибар бирмичә үз юлында булды һәм, көчле гәүдәсе белән киң елганы йөзеп үтеп, каршы ярдагы агачлыкка кереп югалды.
- Аучылар эзәрлекли микәнни әллә үзен? - дип, Таймас көймәсен кабызырга ашыкмады. Ләкин кеше-мазар барлыгы сизелмәде. Шуннан болар юлларын дәвам иттеләр. Берничә урында Фазылханов ярдан кармак салучы балыкчылар янына туктап исәнләшеп, сөйләшеп алды. Тыелган кораллар белән булашучылар барлыгы сизелмәде. Таймас үзенең күңелсез эшенә Кәүсәрияне шаһит итеп, аның кәефен бозасы килми иде, шулай да түзмәде, бер урында, бауга тагылган тимер ыргак төшереп, көймәсен арлы-бирле йөртә башлады. Күңеле сизгән икән, ыргак браконьер ятьмәсенә эләкте. Шундагы балыкларны да бушаткач, көймә төбе тулды, бу кадәр балыкны Кәүсәрия гомерендә дә күргәне юк иде әле. Ләкин, эш моның белән генә бетмәгән икән. Район үзәгенә якынлашып килгәндә алар хәрби комиссариатта эшләүче һәвәскәр балыкчы белән очраштылар.
- Миңа гына каныктың инде, усалларны күрмисең шул. Алар центнерлап тотса да ярый, сүз әйтүче юк...- дип тезде ул.
- Нәрсә сөйлисең син, Вазиф? Мин кемгә күз йомганым бар, закон алдында бар кеше бертигез җаваплы.
- Шулай булмый ни! Кәкре култыкта ике катер тора, электрокармак белән тотучыга тешегез үтми шул.
Фазылханов, көймәсен аудара язып, кирегә борды. Анда чыннан да Кәкре култык дигән урын бар, әгәр браконьерлар шунда кергән булса, елга фарватерыннан күренмиләр. Шуңа да Таймас күзенә чалынмый калганнар. Җитмәсә, берәр күзәтчеләре инспекторның үтеп китүен күреп: “әһә, бу кайтып бара, бүген яңадан чыгып йөрмәс инде”, - дип иркенләп үз этлекләрен эшли торганнардыр инде.
Вазиф дөрес әйткән, Кәкре култыкка җиткәндә генә текә тауга каршы ике катер тора иде. Браконьерлар инспектор көймәсен күрүгә, моторларын бар көчкә үкертеп, качып китү ягын карадылар. Тиз йөрешле көчле катерлар артыннан дәүләт исем өчен генә биргән көймәдә җитешү мөмкин түгел иде, инспектор тукталырга мәҗбүр булды.
- Бер уйласаң, тәкәббер прапорщик та дөрес сөйли инде, ата браконьерларны күзебез күрә, тешебез үтми. Күрәсең бит, качтылар да киттеләр, йә, шуларны ничек тотмак кирәк? - дип сөйләнде кәефе кырылган инспектор. Ләкин ул бичараланып калмады. Болар кичә үк килгән булган, димәк, утырган, ашаган урыннары булырга тиеш, караштырырга кирәк, дип уйлады һәм эзләнүгә кереште. Яр буенда учак яккан урынны табуы авыр түгел, браконьерлардан чүп-чар, ашамлык калдыклары да торып калган. Иң мөһиме, каен ботагында куртка эленеп тора. Таймас шуны карый башлаган иде кесәсеннән документлар килеп чыкты.
- Менә сиңа кирәк булса, - дип сөйләнде ул, - болар ерактан килгән абруйлы кунак булган ләбаса, ә мин белмичә аларны куркытып җибәрдем. Тә-әк, кем әле бу? “Водресурсохрана” дәүләт комитетында бүлек начальнигы булып эшли икән. Димәк, безнеңчә әйткәндә, суны һәм су тирәсендәге һәрнәрсәне күз карасыдай кадерләп саклый торган оешма инде бу. Бик хуш, визит карточкаң булгач, йомыш төшкәндә керербез инде, начальник әфәнде, штраф түләргә акчаңны әзерләп тор.
Кәүсәрия шушы сүзләрне тыңлап тагын бер гаҗәпләнде. Браконьердан штраф түләттерер өчен әллә чыннан да Мәскәүгә барыр идеме бу? Шулкадәр дә фанат булыр икән. Мондый кешеләр элек заман китапларда очрый иде, хәзер әдәбиятта да юньле герой калмады, шикелле. Әйткәндәй, менә бит җайлы мәл, сөйләшеп караганнан зыян булмас әле. Дөрес, Таймасның үпкәләп куюы бар, танышлыктан файдаланып калырга уйлыйсыңмы, диюе мөмкин, ләкин селкенмәгәнгә элкенми.
- Таймас, - диде ул, - эшеңнең хәвефле икәнен күреп торам. Мондый зур катерлар өстеңә дә менеп китәргә мөмкин, башкача зыян итүләре дә ихтимал. Алар күмәк, син - берүзең, бернинди шаһит юк, явыз адәмнәр очраса... Аллам сакласын. Берәр иптәш алып булмыймыни?
- Ярдәмче алырга рөхсәт бирделәр, ышанычлы кешесен генә табасы калды.
- Анысы һәйбәт икән. Карале, гаепләмәсәң, бер сүз әйтер идем.
- Син башта әйтеп кара. Күп икеләнгән – кибәккә иләнгән, ди иде минем картәни, икеләнгән кешенең эше алга бармый ул, әйт.
- Минем энем Туктарны эшкә ала алмыйсың микән?
- Соң, минемчә, ул браконьер, шикелле.
- Браконьер. Ләкин ул фанат. Нәкъ синең кебек. Берәр юньлерәк, күңеленә ошаган эшкә тап булса, браконьерлыгын түгел, ашавын да онытыр иде.
- Белмим инде, Кәүсәрия.
- Син үзең уйла: Туктар табигатьне яхшы аңлый, кайда нинди балык яши, ул кайчан уылдык чәчә, кайчан кармакка каба – барсын да белә. Өстәвенә, браконьерларның һәрберсен таный. Сиңа шундый ярдәмче бик тә файдалы булыр иде. Ә начар гадәтен ташлар ул. Монысын син минем вәгъдәм, дип кабул ит, әгәр ялгышсам мин гаепле булырмын.
- Болай дөрес сөйлисең кебек, Кәүсәрия. Браконьерларга каршы үзе браконьер булган кеше көрәшсә, нәтиҗәсе яхшырак булыр иде. Мин риза. Документларын алып иртүк минем янга төшсен, чөнки иртәнчәк рейдка чыгасы бар.
- Рәхмәт яусын үзеңә. Өстән тау төшкән кебек булды. Чыннан да, бүген минем бәхетле көнем икән. Барсы да синең аркада. Яхшы кеше син, Таймас.
Фазылханов кояшка карап елмая иде. Ул да бүген бәхетле. Дөрес, ул көн дә бәхетле, ләкин бүген аеруча. Әнә бит ничек сөйләшә Кәүсәрия. “Яхшы кеше” дип әйткәч, Таймасның хатыны булудан да баш тартмас, бәлки. Көймә Абызбайга якынлаша иде, кемнеңдер өй стенасына эленгән колонкадан көчле җыр яңгырый. “Пар балдаклар” көе боларның ниятләренә фатиха булып ява иде шикелле.


Таймас белән Туктар
Икенче көнне иртәнге сигездә Фазылханов өендә телефон шылтырады. Хакимияттән секретарь икән, район башлыгы үзе чакырта, ди. Инспектор кешелеккә дигән киемнәрен тиз генә киеп, көзгегә бер генә күз салып алды да, ак йортка юнәлде.
- Таймас, синең өстән жалоба бар бит әле, - дип каршылады аны Рафагил Нәби улы.
- Минем эшем шундый, жалобалар буенча дөнья рекорды кую миңа берни тормый.
- Анысы шулай, сиңа кем генә рәхмәт әйтсен соң. Тик, бу бит кара эшче түгел, прокурор урынбасары.
- Аңладым, штраф салган идем шул. Нәрсә яза инде иптәш Сарбаев? - дип сорады Таймас “иптәш” сүзенә басым ясап.
- Ул егет үз урынын белсен, ди. Безнең кебек номенклатурадан штраф түләттерергә маташу ул оятсыз дуамаллык, ди. Мә, үзең укып кара.
Менә гаҗәп, Сарбаев чыннан да штраф салырга ярамаган кешеләр исемлеген санап чыккан. Болар район хакимиятенең җитәкче работниклары, прокуратура, суд әһелләре, милиция офицерлары һәм район службалары җитәкчеләре.
- Мин ул Сарбаевның акылга таманрак икәнен белә идем, ләкин монысы инде чамадан ашты. Дөресен әйткәндә, мин браконьерлар белән көрәшмим, ә власть белән көрәшәм. Гади халык артык азмый, штрафтан, законнан курка. Ә боларга штраф салам – түләми, судка бирәм – суд аларны аклап чыгара. Электрокармак, динамит белән кем шаяра? Җитәкчеләр, хокук саклау органнары работниклары. Гаепләрен танып телләрен тешлисе урынга жалоба язалар, әйтерсең, мин гаепле. Алланың кашка тәкәсе мени ул Сарбаев!
- Кызма әле, Таймас. Андый кеше өчен штраф түләү гарьлек инде ул, алар бит алырга гына өйрәнгән. Тик, мин ни хәл итим, жалоба бар икән, чарасын күрергә тиешмен. Ярый, мин аңа әйтермен, Фазылхановка шелтә чәпәдем, син китергән исемлекне аңа бирдем, хәзер инде шул исемлеккә карап эшләр. Тик, син браконьерлыкка йөргәндә формаңны киеп, погоннарыңны тагып бар, югыйсә танымас, дип әйтермен, ярыймы.
Ирләр елмаешып куйды. Чыннан да, четерекле мәсьәлә иде бу, прокуратура вәкиленә син хаклы түгел дип аңлатуга караганда идел суын кире боруы җиңелрәк.
- Карале, Таймас, син аның үзен рейдка чакыр. Ә нигә, бик шәп булыр. Прокуратура браконьерларга каршы көрәшә! Шулай дип гәзиткә дә яздырырбыз. Никадәр балыкның, байлыкның дип әйтсәк тә дөрес, әләф-тәләф ителүен үз күзе белән күрсә, бәлки, таш башына бер уй килер.
- Чакырып карармын. Дөрес әйтәсез, үзләрен минем урынга куеп карасалар, жалоба язарга намуслары җитмәс иде.
Мондый хәл беренче тапкыр түгел, шуңа да Таймасның күңеле кырылмады, ул ашыгып үзенең конторкасына төште. Туктар аны көтеп тора иде инде.
- Ярый, документларың белән азак булашырбыз, ә хәзер рейдка киттек, болай да соңга калынды,- дип ашыкты инспектор.
Беренче көн Туктар өчен сабак алу көне иде. Аны Таймас үзе белгән хәйләләргә өйрәтте. Бер урында балыкчылар кармак салып утыра, Фазылханов бинокль аша игътибар белән карады – таныш кешеләр юк. Шуннан ул көймәне ышык урында туктатып, үзе җәяү генә балыкчылар янына китте.
- Фазылханов күренмәдеме, егетләр? - дип сорады ул урлакчы кеше шикелле алан-йолан каранып.
- Юк, беркем дә күренмәде, - дип җаваплады боларның берсе.
- Миңа ятьмә салырга кирәк иде, әнә тегендә салсам буламы? - дип йомшак кына эндәште тагын.
- Булмый. Ярамый.
- Алайса, әнә тегендә, әрәмәлек каршына куям. Анда тирән җир – елга үзәне булырга тиеш, - дип, Таймас аркасыннан рюкзагын сала башлады.
- Юк, анда да ярамый, - диде кемдер.
- Нәрсә, миңа урын юк мыни? - дип “борчылды” Таймас.
- Монда безнең урын, икенче җиргә кит.
- Алайса, таныш булыйк, мин - балык сакчылыгы инспекторы Фазылханов! - дип, рюкзагыннан алып форма фуражкасын киеп тә куйды Таймас. Биш браконьер авызларын ачып катып калдылар. Ә елга сакчысы Туктарны ашыктырды:
- Тиз генә көймәне алып кил! Биредә ике ятьмә салынган, шуларны алабыз. Ә сез, хөрмәтле браконьерлар, документларыгызны чыгара торыгыз, хәзер протокол язабыз.
Туктар, көймәдә йөзеп килеп, бер ятьмәне сөйрәп җыеп алды. Икенчесенә якынлашканда кинәт мылтык атылды, ядрәләр көймә алдында гына суны шадралады. Бер браконьер мылтык алып Туктарны үз ятьмәсенә җибәрмәскә тырыша иде. Таймас протокол язып маташканда чак кына исләми калды шул, биш кешегә биш күз кирәк, берсе мылтык алып өлгергән. Инспектор, кулындагы планшетын ташлап пистолетын алганчы, теге явыз тагын бер мәртәбә атып өлгерде.
- Ташла мылтыгыңны, югыйсә үзеңне дөмектерәм! - диде Таймас дәһшәтле итеп.
Бу бәдбәхетне һич кызганмый штраф язды ул, мылтыгын да алды. Ләкин моның белән генә эш бетмәде, Таймас ярдәмчесенә: “Боларны саклап тор, качарга маташсалар ат та ек, эткә эт үлеме,”- диде дә китеп барды. Туктарның пистолеты юк иде, әлбәттә. Ә инспектор үзе камышлар арасына атлады, бу игелексезләр суга ятьмә салганда йөзеп кермәгәннәр бит инде. Чыннан да, тиздән ул ике кешелек резин көймә табып алды. Монысын да конфискацияләде. Биш браконьер боларны чәйнәрдәй булып, нәфрәтләнеп торып калды.
- Менә шулай, Туктар, син кеше кармак тотып утыра дип алданма. Аның шул тирәдә ятьмәсе булырга мөмкин, шуны саклап утыра ул. Бигрәк тә кампания булса, яр буенда иномарка торса, уяу бул инде. Уяу бул дигәннән, минем юньсезлегем аркасында чак харап булмадың, гафу ит.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ай Нуры - 3
  • Büleklär
  • Ай Нуры - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4690
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2254
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ай Нуры - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4712
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2179
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ай Нуры - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4797
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2326
    38.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ай Нуры - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 2940
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1541
    42.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.