Latin

Әл-Кыйсьмес-Сани Мин Китаби «Мөстәфадел Әхбар Фи Әхвали Казан Вә Болгар» - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4150
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1850
31.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Мөфти Сәлимгәрәй хәзрәтләре 1302(1884) елда, рәбигыль-әүвәл аеның егерме җидесендә, кояш баегач, пәнҗешәмбе көнне төнлә белән Уфа шәһәрендә вафат була. Җомга көнне намаздан соң җеназасын мелла Мөхәммәд бине Салих әл-Гомәри казый укып, [Уфа шәһәрендә таш мәчет күршесендә җирләнә. Сиксән ике яшендә була. 1220(1806) елда Килем авылында туган. Балалары юк.
Бишенче мөфти. Мирза Мөхәммәдьяр бине Мөхәммәдшәриф бине Еаязид бине Габделҗәлил бине Солтан бине Мәмәт бине Чубан бине Тутар бине Күзай бине Котлыш бине Акъюл бине Юлбирде бине Тәңребирде бине Тәүкил бине Сәвалай бине Туксабай.
...Чыгышы белән башкорт төркеменнән. Бабасы — Габделҗәлил бине Солтан, Россия дәүләтенә хезмәт итеп өстенлекләр алган кеше. Атасы һәм үзе дә башкорт җәмәгате өстеннән «кантон» дәрәҗәсендә рәис булып тордылар. Моннан башка хезмәтләр дә күрсәттеләр...
Казан шәһәрендә татар ратушасы һәм аның башлыклары
Казан шәһәрендә мөселманнарның милек эшләре өчен үзләреннән сайланган башлык һәм әгъзалары булган өч идарә бар иде*. Берсе — мөселманнарның ятим балаларын һәм мәеттән калган малларын саклау өчен; икенчесе — мөселманнардан алына торган иманаларны җыеп, тиешле урынына тапшыру өчен; өченчесе — башка эшләрне карый торган ратуша идарәсе. Мең... елда ачылып, Кырым сугышы вакытында — 1271(1854) елда бетерелеп, Казан шәһәрендә мөселманнардан рәисләр булу юкка чыгарылды, барлык мөселман һәм христиан бер рәис кул астына җыелды.
Телгә алынган өч идарәнең һәркайсында махсус бер шәех һәм аның ярдәмчеләре, ә һәммәсенең өстендә «глава» дигән сайлап куела торган бер рәис бар иде. Бу өч идарәнең «ратуша» дип аталганы һәммәсеннән дә олысы һәм данлысы иде. Өч ел мөддәт белән сайланып, әгъзалары ике булгамистер • һәм ике ратман2 — барысы дүрт кеше булып, бер рәис карамагында иде. Ул рәисләрнең безгә билгеле булганнары турында алга таба сөйләнә.
Беренче рәис — Ягъкуб бине Солтангали бине
Кадыйр бине Биги бине Нугайчык бине Турайчык әл-
Казани. «Нижний өлкәсе Намика авылы Котлыгмө-
хәммәд мирза бине Ягъкуб» дип язылган 1200 нче
(1785) тарихлы кәгазьне үз күзебез белән күрдек.
Әлеге Ягъкуб бай 1203(1788) елда һәм бертуган энесе — Исхак 1204(1789) елда вафат булып, Һәр икесе ике бистә арасындагы каберлектә күмелгәннәр. Каберләренә куелган ташларында ислам, нисбәт һәм үлү тарихлары күрсәтелгән. Халык телендә йөргән сүзгә караганда, Ягъкуб бай икенче мәчет бинасы төзүгә күп дәүләтен туздырган һәм гомерен дә шуңа сарыф иткән. Төзелеш вакытында кичләрен хатыны белән икәүләп чыгып, савап өмете белән, мәчет бинасына кирәк булган кирпеч һәм агачларны үзләре ташып куя торган булганнар. Бүгенге көндә әлеге Ягъкуб һәм бертуган энесе Исхак байларның, балалары булмау сәбәпле, нәселләре беткән...
1 Булгамистер — бургомистрдан үзгәртелгән.
2 Ратман — элеккеге Россиядә ратуша члены.
Икенче рәис — Исмәгыйль бине Апанай. Лаеш өязе Җанбулат авылыннан Айтуган бине Җанбулат бине Җамаш исемле кешенең оныкларыннан. Халык телендә бабалары Җанбулатның Ашыт елгасының төньягындагы Чынбулат авылы кешеләренең бабасы Чынбулат белән бертуган икәнлеге турында сүз йөри. Атасы Казан шәһәрендә яшәп, «Апанай Хафиз» исеме белән танылган. Кабере «Зәңгәр мәчет» янындагы зират уртасында. Үзенең Исмәгыйль, Бикмөхәммәд, Зәгыйфә һәм Хәнифә исемле дүрт баласы булганлыгы мәгълүм. Хәзер дә нәсел-нәсәбе бар, фамилияләре аның исеме белән йөртелә. «Хафиз» дип, нигездә, хәдис галимнәре телендә йөз мең хәдисне күңелдән белүчегә әйтелә иде. Шуннан алынып, бер заман гомумән гыйлемгә ирешкән кешене, ә ахырда безнең мәмләкәттә язу таныган һәм укый алган кешене шулай дип атый башлаганнар: Галим хафиз, Җансарый хафиз, Кадыйр хафиз... Соңыннан шуннан үзгәртеп, «абыз» ди башлаганнар. Хосусан, Кыснз авылында, бабабыз мелла Сөбхан бине Габделкәримнең беренче килгән елларында, Әмир абыз, Багыз абыз, Бәшир абыз, Бэкри абыз, Гаед абыз, Габдеки абыз, Гомәр абыз дигән тугыз кеше булган. Хәзерге көндә телебездә калган «абыз агай», «абызтай», «абзый» сүзләре дә шуннан алынган. Тора-бара ул опы яшьтәге яки, чама белән генә булса да, ниндидер өстенлеге булган кешегә олылау теләге белән әйтелә торган сүзгә әйләнеп калган.
Хатыны Җанай исемле булып, чыгышы белән Га-лич өязендәге Сая исемле авылдан. Ул озын гомер итеп, ике оныгы — Йосыф һәм Муса гасырына ирешкән.
Сүз бара торган Исмәгыйль бабай укый-яза белми торган кеше булган. Казан кешеләреннән иң берен-челәрдән булып акча түләп сәүдәгәрлек дәрәҗәсенә ирешеп, «купец» исеме алучылар шушы Исмәгыйль белән Бикуш исемле кеше булган. Якыннарыннан Исай карт һәм башкалар үзләрен: «Чукындылар, керәшен булдылар»,— дип шелтәләгәннәр. Алар Казанның зур байларыннан булганнар. Казанда рәис булып торганда Йосыф бине Динмөхәммәд исемле берәүдән коллар сатып алуы турында мелла Мортаза бине Габделгазиз кулы белән язылган язуны бу урында үз гыйбарәсе белән китерәбез: «Тарих 1788 елда, январьның сигезенче көнендә, Казан еязе Арча
округы Иске бистәсенең йомышлы кешесе Йосыф Динмөхәммәд углы саттым үземнең кыйссама ' тигән колларымны Казанның Иске бистәсенең Исмәгыйль Апанай Хафиз углына йөз сум хак берлә. Ошбу мәз-күр колларым — Алат юлы Арча округы Күшәр илендә йорт берлән торучы мәзкүр колларым: әүвәл, Бикбау Сәедкәй углын, хатыны Нәсыйха, бер кызы, сабый углы Бикчәнтәй берлә; икенче колымның углы Мортаза Мөэмин углын; вә дәхи шул Күшәр илендә кайсы кем Бикбау били торган җирләрем һәм печәнлегем — келлесе 2 Исмәгыйль агайгадыр».
Россия дәүләте белән Төркия арасындагы бер сугышта әсир ителгән Гайшә исемле хатынны шул вакыттагы Казан губернаторы Исмәгыйль бабайга әйтел, үзе туй итеп, никах кылдырып биргән. Халык телендә ул хатын бик зур кешеләр нәселеннән чыккан дигән сүз таралган, ә үзе «турчанка» дип йөртелгән. Аннан Исхак һәм Хәбибелҗамал исемле балалар туган. Хәзерге көндә аның нәселеннән Хөсәен бине Ша-һиәхмәт бине Исхак бине Исмәгыйль яши. Исмәгыйль вафатыннан соң, ул хатынга мелла Мөхәммәдҗан мөфти өйләнгән. 1209(1794) елда җитмеш тугыз яшендә вафат булып, ике бистә арасындагы каберлеккә җирләнгән...
Йосыф, Муса, Исхак, Миһербан, Бәдигыльҗамал, Хәбибелҗамал исемнәрендә өч углы һәм өч кызы калды. Казан артындагы ӘлДермеш авылында олы яктагы мәчетне төзеткән. 1245(1829) елда ул мәчет тәмам төзелеп беткәч янган. 1248(1832) елда аны оныгы Хәсән бине Муса яңадан төзетте...
Өченче рәис — Муса бине Сәлим әл-Казани. Нәселе ««тутырмалар» дип билгеле. Күп еллар башкалардан хезмәт хакы алып һәм бу эшне башкарып, 1243(1827) елда вафат була. Аның нәселеннән Мәх-мүд бине Муса һәм Исмәгыйль бине Мостафа бине Ягъкуб бине Муса Казанда яшиләр. Углы Ягъкуб әтисеннән җиде ай соң вафат була. Без Казанга кайтканда, Әхмәд һәм Мостафа исемле угыллары бар иде, яшьли вафат булдылар.
Дүртенче рәис — Гобәйдулла бине Мөхәм-
мәдрәхим бине Юныс әл-Казани. Казан шәһәренең
. атаклы байларыннан. Йосыф бине Исмәгыйль бине
' Хыйссама — өлешемә. 2 Көллесе — бөтенесе.
Апанайның Фатыйма исемле кызын алып, аңа кияү була. Ибраһим, Исхак, Бәдигылькәмал, Фәхрелҗамал, Гайшә исемле балалары кала. 124... (182...) ел тирәсеннән шушы хезмәттә булып, 1258(1844) елда кабат сайлана. Әмма 1259(1843) елда, мөхәррәм аенда вафат булып, нәүбәте узганчы вазифаларын углы Ибраһим дәвам итә. Гобәйдулла үзе яшәгән беренче мәхәлләнең имам һем мөәззиннәренә Печән базарындагы кибетләреннән берсен — уртак файдалану өчен һәм тагын бер кибетен мәчетнең шәм һәм тәрәзәләренә дип вакыф иткән. Татар арасындагы зиһенле-лекне, аңлылык һәм һиммәтлелек дәрәҗәсен күрегез! Гыйлем һәм олылыкка ия булган кешеләрне никадәр түбән, игътибарга лаексыз саныйлар. Дәресләр укыту, имам булу, вәгазь сөйләүче булу — өч бөек дәрәҗә. Шулар һәм алардан башка бик күп хезмәтләр йөкләнгән галим, диндар, игътибарлы кешене надан һәм ярым дивана мөәззиннәр белән бер дәрә җәгә куялар!
Угыллары ул кибетләрдән кырык елдан артык файдаланып, хәтта мәчет амбарларының керемнәрен үзләренә алып, имам һәм мөәззиннәргә бер тиен бирмәделәр. Шулай булгач, гыйлемгә нинди кадер-хөр-мәт булсын, ул ничек күтәрелсен! Шуңа күрә меллалар дәгъва вәкиле (адвокат) булып хөкем йортына йөрүне, остазбикәләре исә яучы булуны артыграк күрәләр.
Тагын бер ямьсез күренеш: үги анасы Мәликә бин-те Хәсәнҗан үги кызын Исмәгыйль бине Исхакка бирергә була. Бу турыда үзара вәгъдәләшеп, инде эш туй киңәшләренә барып җиткәч, кинәт: «Юк, мин аңа үз кызымны бирәм»,—• дип, ярәшүләрне боза һәм аңа Гайшә исемле үз кызын бирә. Балаларының эш һәм әхлагы нәселдән килмиме икән! Инде үзләреннән хәтта мәхәлләнең барлык кешеләре дә кул селтәде...
Бишенче рәис — Хәсән бине Муса бине Исмәгыйль бине Апанай. Казанның мәшһүр һәм атаклы сәүдәгәрләреннән. 1216(1801) елда Казанда туа. Анасы Сәхибҗамал бинте Габдеррәшид бине Гали — Мирза Шаһиәхмәд бине Мөхәммәд бине Габдеррә-шиднең атасы белән бертуган кыз кардәше. Хәсән бине Муса 1249(1833) елдан башлап бу урында тора. 1280(1863) елда сәфәр аенда вафат була. Җеназасын мелла Салих укып, яңа каберлектә җирләнә. Мөхәммәдҗан, Мөхәммәдшаһ, Әхмәдшаһ исемле угыллары калып, Мөхәммәдшаһ — 1296(1878) елда вафат була, җеназасын мелла Таҗетдин бине Бәшир укып, яңа каберлеккә җирләнә. Атасы — Муса бине Исмәгыйль — Казанның олы байларыннан. 1242(1826) елда, рәҗәб аеның унтугызынчы көнендә алтмыш биш яшендә вафат булып, Казан шәһәрендә яңа каберлеккә җирләнә. Мортаза, Хәсән, Мөхәммәд, Гобәйдулла, Габделкәрим, Миңлебай исемле угыллары кала...
Алтынчы рәис — Исхак бине Мостафа бине Мортаза бине Давыд бине Йосыф бине Мөхәммәд әл-Казани ибне Афак. Казанның мәшһүр байларыннан. Вафатыннан соң миллион сум акчасы барлыгы беленә. Хәсән байдан соң, 125...(184...) елда бу урынны ала. 127...(185...) елларда кинәттән вафат була...
Җиденче рәис — Ибраһим бине Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим бине Юныс әл-Казани. 1220(1805) ел азагында туа. Анасы—Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай кызы Фатыйма, аның анасы — Исхак кызы Хә-бибә. Ибраһим — Казан байларының иң мәшһүре.
Шигырь:
Кеше күпме ярдәм итсә дә, артык мактамагыз: Оялып кызарырлык булса бик җитә. Чөнки аның ярдәме яки ярдәмнән баш тартуы Юмартлык яки саранлыктан түгел, Бәлки котырынып китүеннән Бер минутлык күренеш кенә —дигәнчә, ул, юләр юмартлык, аш-суының күплеге белән бергә, начар һәм яраксыз эшләре белән бик мәшһүр була. 1259(1843) елда атасы вафат булгач, аның рәислегенең икенче чиратын тәмамлый. 1269(1853) елда тагын сайлана. Кырым сугышы вакытында Казан шәһәрендә бу урын һәм идарә бетерелә. Ибраһим бине Гобәйдулланың һәр ике чиратта да эше кимчелекле була.
Сигезенче рәис — Миңлебай бине Габдер-рәшид бине Йосыф әл-Казани, «Ибне Әхмәд» дип йөртелә. Ибне Юныстан соң ук, 1261(1844) елда сайланып, 1275(1858) елда вафат була һәм яңа каберлектә җирләнә. ...Бик олы гәүдәле, авыр табигатьле булса да, яхшы яктан аерылып торган һәм үз эшен яхшы белгән кеше була...
Тугызынчы рәис — Мостафа бине Нәзир бине Әҗем бине Колмәмәт әл-Казани. Ул бу эшкә Хаҗи Миңлебайдан соң керешә,..
Унынчы рәис-— Ибраһим бине Гобәйдулла, Бу — рәисләрнең ахыргысы. 1303(1885) елда, рәҗәб аеның унысында, апрельнең икесендә, төш җитәр алдыннан вафат булды. Икенче көнне Казанда яңа каберлектә җирләнде. Сиксән өч яшендә иде. Җеназасын без укыдык. Балалары калмады. Малы кардәшенең угыллары Мөхәммәдрәхим, Габделкәрим, Габделвәли һәм хатыны арасында бүленде.
Мирза Шә һиәхмәд бине Мөхәррәм бине Габдеррәшид бине Гали бине Р ә с -к ә ә л-К а з а н и ә ш-Ш ә м ә к и. Чыгышы — Тәтеш өязендәге Шәмәк исемле авылдан. Ләкин монда сөйләнгән бабалары һәммәсе Казан шәһәрендә, Яңа бистәнең төньяк-көнбатыш өлешендә, хәзер Наласа пулаты дигән зур таш йорт урынында яшәп, кайбер җыентыклардан күренгәнчә, карт бабалары — 1147(1734) елда, рәбигыль-әүвәл аенда, углы Габдеррәшид 1206(1791) елда, җомга көн, рамазан аеның егерме өченче көнендә вафат булалар.
Мирза Шаһиәхмәд Казан шәһәрендә туа, мөселман һәм рус мәктәпләрендә укый. Казан һәм Уфа шәһәрләрендә хөкүмәт хезмәтләрендә булып, аеруча Казанда шәһәр башлыгы идарәсендә һәртөрле хезмәтләрне башкара, ахырда полицмейстер киңәшчесе, ә 1254(1838) елда шәһәр башлыгы урынбасары була. Идарә эшләрен бик гайрәт һәм тырышлык белән, гаделлек белән башкара, Казан халкын дер селкетеп тора. Бөтен эш аның кулында иде. Егерме ел тоташтан шушы эшне башкарып, «мең башы» дәрәҗәсен алды, 1274(1857) елда үзенең үтенүе буенча хезмәттән азат ителде. 1292(1875) елда, мөхәррәм аеның унҗидесендә, якшәмбе көнне кинәт вафат булды. Җеназасын Мостафа мөәззин сишәмбе көн укыды. Күмәргә бик күп кеше җыелды. Яңа каберлектә җирләнде. Яше җитмешкә якын иде. Корбангали бине Әхмәр бине Арсай кызы Хөсни исемле хатыныннан — Биния-мин, Сәедгәрәй, Бәһрам, Сәргаскәр, Хәдичә, Фәрхес-сөрур исемле дүрт углы һәм ике кызы, Ибраһим бине Әхмәр кызы Габидә исемле олы хатыныннан Мәрьям исемле кызы калды. Бик хәтәр хаким, кешеләрне буйсындыра алучы идарәче, шул ук вакыт кай-гыртучан да шәхес иде. Намазы дөрес булырлык дәрәҗәдә, Коръән укуы дөрес, язылышы һәм мәгънәсе ягыннан шома һәм дөрес язулы чибәр каләме бар иде.

1 Шигырь гарәпчә, биредә сүзгә-сүз тәрҗемәсе бирелде. (Т ә р җ. и с к.)
Давыд бине Җәгъфәрнең әйтүенә караганда, шәһәр башлыгы идарәсендә хезмәт иткәндә дә тәһарәтсез булмаган, бер намазын да калдырмаган. Игенлек, урман, печәнлек җирләре, төрле биналары, байлыгы һәм хайваннары күп иде. Дошманнарым бик күперенеп, котырынып, тәмам җиңүгә ирешкән вакытта, һичкем үтенече буенча түгел, бары дөреслекне яклау йөзеннән без фәкыйрьгә зур ярдәм күрсәтте. Бөек алла моны үзенә ахирәт өчен азык итсен, амин.
Тәрҗемәче — Рәхмәтулла бине Әмирхан бине Имәнколый бине Нурсәед әл-Кишети. Чыгышы — Казан өязенең Яңа Кишет авылыннан. Яшь чагында атасы белән Казанга килеп, Пороховойда һәм Бишбалтада яшәп, бераздан соң шәһәрнең үзендә беренче мәчет янында йорт алды. Янә бераздан күл башында — Болак буенда йорт алып, анда өй салып, күп еллар яшәде. Казанда булган зур янгын вакытында йорты янып, хәле начарланды. Ахырга таба бу йортны сатып һәм дөньясы тараеп, Яңа бистәгә барып бер йорт алса да, ул йортка икенче берәүнең дәгъвасы булганлыктан, квартирга күчәргә мәҗбүр булды. Йорт өчен биргән акчасы да югалды. Үзе шеш авыруына дучар булып, 1292(1875) елда, чәршәмбе көнне, егерме өченче Зөлхиҗҗәдә вафат булды. Яше җитмештән үткән иде. Җеназасын мелла Шаһиәхмәд үтәп, яңа каберлектә җирләнде.
Сәүдәгәрләрнең укымышлы һәм олылары кадәр укып, гарәпчә һәм фарсыча китаплардан күп кенә мәгълүмат туплау өстенә, рус телен һәм рус язуын да белә иде. Ахырда ул шәһәр башлыгы идарәсендә Казан тирәсе халкына тәрҗемәче булып торды. Россия дәүләтендә моннан башка да кайбер хезмәтләрдә була һәм медальләр ала. Хәзинә типографиясендә Коръән һәм башка күп китапларны, үзе генә яки икенче берәүләр белән бергәләп, яхшы кәгазь, кара һәм матур хәрефләр белән кабат-кабат бастырып, сәүдә итте. Башта дөньясы, тормышы иркен иде. Казиле авылына мәчет салдырды. Меллаларга Коръәннәр һәм һәфтиякләрне, бала-чагаларга укырдай төрле китапларны түләүсез тарата иде, Каләме шома, имласы дәрес, язуы матур һәм эчтәлекле иде. Гомумән, язуга сәләте бар, меллалар кебек яхшы яза иде. Тулы гәүдәле, бар әгъзалары килешле, калын һәм күркәм тавышлы, батыр, исерткеч эчәргә һәвәс, эш һәм сүзендә куркуны белми торган, ваемсыз кеше иде. Исерткечтән кәефе бик күтәрелеп китмәгәндә, тирән уйлап, килештереп, »ачык һәм һәр тыңлаучыга ярарлык итеп, күркәм һәм табигый матур гыйбарәләр белән мәгънәле сүзләр әйтә иде. Әмма исерсә, начар сүгенеп, кешене рәнҗетә торган сүзләр сөйли иде. Шулай да; «Гомеремдә һичкемне, исерек чакта да, ата-анасы белән сүккәнем юк»,— дип әйтә торган булган. Тәкәббер, явыз холыклы олы байларга турыдан-туры яки читләтеп әйтеп авыр сүзләр ишеттерсә дә, сүзгә батыр, сөйләве күркәм булганлыктан, теге байлар бәхәсләшүдән гаҗиз булып, дәшми калу яки көлгән булып кыланудан башка нәрсә эшли алмыйлар иде. Юныс бай балалары һәм мелла Сәгыйдьләр белән дус һәм якын булганлыктан, алар „белән бергә без фәкыйрьгә дә тел тигэләде. Шулай да чын ир, яхшыны яманнан аера белүче, дөнья хәленнән хәбәрдар, аңлы, китап уку белән шөгыльләнә торган кеше иде. Шулай күп ягы белән мәшһүр булганлыктан, бу урында язылды. Үлгәндә Габдулла исемле углы һәм өч кызы калды. Урынына Биниямин бине Йосыф бине Арсай тәрҗемәче булды.
КАЗАН ТИРӘСЕНДӘГЕ КАЙБЕР АВЫЛЛАРНЫҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ
Бу фасылда нәрсәсе беләндер танылган яки берәр мөнәсәбәт белән билгеле булган Казан шәһәре тирәсендәге кайбер авылларның кыскача тарихлары... һәм аларнь! төзетүчеләр искә алына,
Ташкичу— Казанга якын урнашкан бер авыл. Төп халкының күпчелеге Ашыт, кайберләре Пимар авылыннан, ә кайберләре башка яклардан килеп урнашкан. Исеме элеккеге «Ходайколый хәрабәсе»нә мөнәсәбәтле исем белән — «Ташкичү» дип аталганлыктан, бу урында электән үк кешеләр яшәгәнлеге мәгълүм буладыр. Ташкичүгә башлап килеп урнашкан шәхес Ашыт авылы кешеләреннән —• Туйхуҗа бине Туйкә исемле заттыр. Бу кешенең туу, килеп урнашу, вафат булу тарихлары ачык билгеле булмаса да, якынча безнең тарихтан 150 еллар чамасы элек, ягъни 1130(1717) еллар тирәсендә булыр. Чөнки Туйхуҗаның оныгы Габделгаффар бине Иштирәк бине
Туйхуҗа 1230(1814} ел азагында вафат булып, яңа каберлеккә күмелгән. Ихсан бине Иштирәк бике Туйхуҗа безнең гомеребездә картаеп, 1239(1823) елда вафат булды, җеназасын мәрхүм әткәбез укып, яңа каберлектә күмелде. Хәзер Ташкичүдэ «иске зират» һәм «яңа зират» дип йөртелә торган ике каберлек бар. Искесе — Ашыт ягында, Ташкичү басуының чигендә, елга буенда. Анда күмелгәннәрдән: юл буенда Яхъя мелла атасы — Габделбакый меәззин. Тагын юп буенда, зират уртасында — Дәүләтшаһ бине Иштирәк бине Туйхуҗа, баш һәм аяк очларында ике зур каен агачы бар. Иштирәк бине Туйхуҗа кабере — юл буенда. Елгага якын җирдә —- Муса бине Гали бине Әбүбәкер кабере. Эчкәре, зират уртасында бер кабергә куелган таштан: «1289(1872) ел, җемадиел-әүвәл ае»,— дип укыдык, алланы искә алудан соң язган сүзе: «Тарих мең дә ике й©з тугызынчы (1795) сәвернең тугызынчы көнендә (рамазанның 24е) Муса бине Биккол вафат».
Әмма яңа каберлеге авылга тоташ. Авылдан чыккач уң якта. Әүвәлге коймасы беткәч, 1303(1885) елда, 260 сумга төшереп, имән баганалар утыртып, койма тоттырдым. Бу каберлек 1225(1810) елда башланып, анда иң элек — бер гарип шәкерт, икенчесе — мелла Габделхәкимнең кызының кызы •— бер бала, өченчесе — әлеге мелла Габделхәким бине Габбас үзе күмелгән. Бу кеше Балтач авылыннан чыккан. Бераз вакыт Ашытта имам булып, соңрак имамлыктан китеп Ташкичүдэ яшәгән, балалары анда бар. Шул каберлектә күмелгәннәрдән тагын берничә кеше: хаҗи мелла Габдессәлам бине Габдеррахман; хөрмәтле атабыз мелла Баһаветдин бине Сөбхан; хөрмәтле әнкәбез Бибихәбибә Габденнасыйр кызы 1238(1823) елда сигезенче Зөлхиҗҗәдә вафат... Бер ташка болан язылган: «Бибихәдичә Хөсәен утлы хаҗи Мехәммэд кызы мең ике йөз утызынчы (1814) елда вафат». Тагын, Насыйбулла бине Фәтхулла бине Яхъя бине Габделбакый 1286(1869) елда, егерме икенче зөл-кагдәдә, пәнҗешәмбе көн вафат булып, җеназасын энебез мелла Садретдин укыды. Насыйбулла — капка янында, юл буена якын, атасы белән бабасы мелла Яхъя бине Габделбакый янына күмелгән. Казан шәһәренә беренче килүебездә юлдаш булды, өйләнгәнче биш-алты ай бергә яшәдек. Үткен, зирәк, аңлы, яхшыны яманнан аера белүче кеше иде.
Балаларыннан читекче чукрак Зәйнулла, Гыйсмәтулла, Габдулла һәм аларның балалары бүгенге көндә Ташкичүдә яшиләр, Тагын, Фәез бине Гадел бине Әбүбәкер 1240(1824) ел азагында вафат. Җеназасын әткәбез үтәде. Әткәбезне Ташкичүгә башлап килгән вакытында, үз итеп, зур теләк белән, яратып үз өенә алган. Бераздан сон, якыннары Габделкәрим исемле кешедән калган йорт урынына бер өй салып биргән.
Югарыда телгә алынган Туйхуҗаның тугыз углы Ташкичүдә туган. Исемнәре — Йосыф, Хөсәен, Әбек, Иштирәк, Ишми, Туйкилде, Ишем, Әрмәк һәм Яр-мәк. Кайберәүләрнең сүзенә караганда, Ишми белән Ишем — бер кешегә бирелгән исемнәр. Әрмәк, Яр-мәк һәм Туйкилде балаларыннан мәгълүм кеше юк. Гыйбадулла бине Гыйззәтула бине Госман бине Хөсәен, Сафа бине Габделгалләм бине Габделлатыйф бине Габдессәлам бине Яхъя бине Йосыф, Габдеррахман бине Габдессәлам бине Гаделшаһ бине Вәлид бине Хомид бине Ибраһим бине Әбәк, Габдеррахман бине Ширъяздан бине Шәрәфетдин бине Ибраһим бине Әхмәр бине Иштирәк, Габдулла бине Хәбибулла бине Габделгаффар бине Иштирәк, Фазыл бине Әхмәд бине Әбел-Фәез бине Дәүләтшаһ бине Иштирәк, Гатаулла бине Әхмәдшаһ бине Гобәйдулла бине Фәез бине Гадел, Әхмәд бине Гобәйдулла бине Муса бине Гали бине Әбүбәкер, Габдеррахман бине Бәйрәм-гали бине Корбангали бине Шәехморад бине Рәфикъ бине Ишми, Габделхәким бине Шаһиәхмәд бине Нигъмәтулла бине Хәбибулла бине Давыд бине Ишми, Хәсән бине Вәлид бине Габид бине Давыд исемле кешеләр хәзерге көндә Ташкичүдә яшиләр. «Давыд чишмәсе» дип йөртелә торган бер зур, яхшы чишмә исеме шушы Давыдка нисбәтән бирелгән.
Хаҗи Мөхәммәдҗан бине Исмәгыйль бине Мохтар бине Иштирәк, Хәсән бине Ибраһим бине Исмәгыйль, Садыйк бине Исмәгыйль — Шимай 1 кальгасында яшиләр.
Ашыттан килгән, әмма Туйхуҗа нәселеннән булмаган Насретдин бине Фәхретдин бине Хәмид бине Мәскәү бине Кикә бине Серкә, Садыйк бине Гаделша бине Габбас бине Мәскәү, Гобәйдулла бине Гайнулла бине Габдессәлам бине Мохтар бине Әхмәд бине Сәфәр исемле кешеләр бар.
Шимай —> Симай — Семипалатинск шәһәре.
аннан күчеп, хәзер «Күчмә» дип танылган елгада; каберлеге хәзер дә «Күчмә каберлеге» дип мәшһүр. Аннан соң, хәзерге урынына күчкәч тә, өч каберлеге булып, «иске каберлек», «яңа каберлек», «йорт өсте каберлеге» дип йөртелгәннәр. «Ашыт каберлекләрен-дә әүлия кабере бар»,— дип, халык телендә сөйләнсә дә, ачык бер хәбәр яки берәр китапта булмаган-лыктан, ана ягыннан бабабыз мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек вафат бугач, мәрхүм атабыз: «Инде Ашыт зиратында әүлияләр күмелгәнлеге мәгълүм булды»,— диде.
Ашыт кешеләреннән Мәкәләй бине Ак Суфи исемле гаять көчле һәм бик батыр кеше булган. Хәзер дә Ашытта искедән калган бик калын, хәтсез юан, ике ат көчкә тартырлык имән баганалар бар. «Мәкәләй шул баганаларны үзе ялгыз күтәреп утырткан»,— дип сөйлиләр. Берәр җирдә туй яки зур җыен булса да, башка мәҗлесләргә дә чакырылып, мәшһүр байлар белән аралашып яшәгән. Туйларга барганда, атын калын чи имән агачыннан кисеп бөккән дуга белән җигеп, башкалар туарып ала алмагач: «Без фәкыйрь кешене игътибарга алмыйлар, атыбызны тугармыйлар, китәм»,— дип, мәҗлес иясенә үпкә белдергәч, хуҗалар ялынып, гозер итеп, үзеннән туарта торган булганнар. Эчке мәҗлесләрдә сугыш чыгарып, кешеләрне кыйнап, күп вакытларда аларны киштә аркылы ташлый торган булган. Ахырда Кышкар байлары — Габдеррәшид бине Госман бине Габделкадыйр һәм туганнары Сәгыйдьләр — Мәмсә авылында бер мәҗлес ясап, аны явыз ният белән чакырып, бал эчертеп исерткәннәр дә сәндерәгә асып үтергәннәр һәм Ашыт суына чыгарып ташлаганнар. Берничә көннән соң мәете калкып чыккач, Ашыт кешеләре аны Ашыт суы буенда, «авыл асты тегермәне» дип йөртелә торган тегермәннән югарырак, елганың көньягында күмгәннәр. Хәзергә чаклы кабере мәгълүм, агачтан чардуган корылган. Бу вакыйга 1170(1756) ел азагында булган.
1220(1805) ел азагында Ашытта базар ачылган һәм кибетләр төзелгән.
Мәчкәрә авылы — Ишмән иле дип тә йөртелгән, байларының һәм шәкертләренең күплеге ягыннан күренекле бер авыл. Бу, нигездә, ар халкыннан бер төркемнең урнашкан авылы булган. Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Пимардан килгәннәрдән Әхмәдшаһ бине Баһадир-шаһ бине Габид бине Мөхәммәд бине Заһид — Таш-кичүдә, Габдеррахман бине Габдулла бине Сәйфулла бине Мөхәммәд бине Заһид—Казанда, Сәйфелмөлек бине Вәлид бине Мөсәгыйдь бине Мөхәммәд бине Заһид һәм балалары, туганы Йосыф, атасы белән бертуган Мохтарның балалары Кызылъярда яшиләр.
Мортаза бине Исмәгыйль бине Ибраһим бине Сәгыйдь бине Мөнасиб, Сәмигулла бине Гобәйдулла бине Хәмид бине Мортаза, Габдулла бине Хәбибулла бине Вәлид бине Мортаза — Ташкичүдә, Габделлатыйф бине Габделвәли бине Габдеррәшид бине Габделгазиз бине Габдеррәшид Трой 1 кальгасында яшиләр. Бо-ларның кайсы яктан килгәнлекләре билгеле түгел...
Шигырь:
Яшьлек һәм сабыйлык дәверен үткәргән идем, анда мин тормышымның яңа киемнәрен кидем; Анда мин яшерен уйларымның ялгышлыгын күрдем, анда минем яшьлегемнең ботаклары тибрәлде2.
Хәенә авылы — Ашыт суының ике ягына утырган. Ташкичүдән һәм Югары Ашытбаштан түбәнрәк урнашкан. Ташкичүгә тоташкан бер кечерәк авыл. Ике авыл арасында урнашканлыктан — «Кысна», ә кайбер сүзләргә караганда, бер очыннан аккан суы исеме белән «Хеснә» дип аталганы мәгълүм.
Мәрҗән авылы — Казаннан ике тукталыш төньякта, тау арасында урнашкан бер кечерәк авыл. Бабаларыбыз шул авылдан чыкканга, үзебезне шуңа бәйлибез. Дөресе: «Гомәрхуҗа», яки «Камәрхуҗа»дан үзгәртелгән — «Комыргуҗа» дигән авылдан чыккан бабабыз Габделкоддус килеп утырып, шуннан үзенә бер авыл башланып киткән.
Кечкенә булуына һәм күптән түгел оешуына карамастан, аннан күп кенә укымышлылар чыккан...
Ашыт авылы-— Ашыт елгасы буенда иң борынгы авыл. Хәтта ислам хөкүмәтләре (Казан ханлыгы) көннәрендә дә яшәгән һәм төзек биналардан торган. Әмма заман агышы белән бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән. Шул тирәдә дә дүрт урында утырганлыгы мәгълүм. Әүвәл — Шаһкол елгасында;

1 Т р о й кальгасы — Троицк шәһәре.
2 Шигырь гарәп телендә. Биредә сүзгә-сүз тәрҗемәсе китерелде. (Т ә р җ. ис к.)

Тәбеҗ исе/иле кеше, хайваннары һәм йорт-җирләре белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап урнашкан, Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әш-мәкә исемле кеше белән дошманлашып, шул Әш-мәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан, Бөре башы авылына салган мәчетен сүтеп, бүрәнә һәм агачларын хайваннарының муеннарына һәм койрыкларына тагып, Мәчкәрәгә күчергән. Бераздан соң Туймәҗ бине Туйкә исемле кеше ул мәчетне Бере башы авылына яңадан кайтарып, авыл халкына һәм имамнарына биргән. Бу мәчет хәзер дә мирас юлы белән имамнан имамга күчеп килә.
Өлкән бабалары Тәбеҗ, Бере суы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Хәзергә чаклы ул урыннан күмер, тимер калдыклары, иске дагалар чыга, һәм Бөре башы кешеләре әны «Йорт-елга» дип атыйлар. Ләкин ул елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач, Тәбеҗнең углы Көчек уп урыннан ярты миль кадәре җиргә — елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган һәм аның янына кайбер авыллардан кешеләр күчеп килеп, шуннан Бөре башы авылы оешкан. Шуңа күрә ул авыл Россия хөкүмәте документларында әлеге Кечеккә нисбәтән исемләнә. Көчекнең углы Туктаргали, Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080(1669) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында, кабере өстендә исемен һәм вафат булу тарихын язган тәш бар. Өч углыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып, авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә. Байморад бине Ишморад бине Ишмән бине Корбанай бине Бикәш бине Мәмәт бине Туктаргали хәзер дә исән. Туктаргалинең ике углы Ишмән һәм Ишкәй Мәчкәрәгә күчкән, балалары анда. Бер хәбәргә караганда, Ишманнең Гаед, Габдессәлам, Габделмәннан, Сәгыйдь, Бәшир, Нәзир, Үтәмеш исемнәрендә җиде углы булган. Икенче бер хәбәргә караганда, Ишмәннең Гаед һәм Үтәмеш исемле ике углы калган, Үтәмештән Габдессәлам, ә аннан Мөхәммәтрәхим һәм Габдулла туган. Үз балалары бу заманда нәселләрен «Габдулла бине Габдессәлам бине Хәлил бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Кечек бине Тәбеҗ бине Кодеш бине Сөләйман әл~Кирмани»дип билгелиләр. Ләкин Габдессәламнең атасы Хәлил бине Йосыф булганмы, әллә Йосыф бине Хәлилме икәнлегенә шөбһә бар.
Янә шунысы бар: әлеге Габдулла байның Мәчкә-рәдә мелла Габделхәмид мәдрәсәсендә укыган вакытында, «Гыймадел-ислам» китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә язган бу сүзләрен үзебез күрдек: «Бу китапны Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш — Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид бине Үтәгән мәдрәсәсендә 1172(1758) елда язды». Сүзе тәмам. Мәгәр «Үтәмеш» бабасының кушаматы булуы да мөмкин.
Россиялеләр Ханкирмән шәһәрен алганда, ар халкыннан бер солдат бер йортка кергән. Өй эчендә бер кеше дә булмаган, солдат фәкать бишектә бер бала күргән. Баласы юклыктан ул аны яратып, чир-мәсенә ' салып тәрбияләп, сәламәт килеш алып кайткан. Яше җиткәч, Алабуга ягындагы мишәрләрдән кыз алып биреп, ахыр гомерендә Ядкяр иленә китереп куйган, дип сөйлиләр.
Россиянең ул шәһәрне мөселман ханнары кулыннан бу рәвешле сугышып һәм җиңеп алулары булганы юк. Бу сүзләрнең хикәят кылганда гына кертелгәнлегенә ачык һәм җитәрлек дәлилләр бар. Ханкирмәндә мөселманнардан мөстәкыйль ханнарның булганы да юк. Ул шәһәр борынгыдан Россия кулында булып һәм русча «Городец» дип аталып йөртелгән. Казан ханнарыннан Олуг Мөхәммәд хан вафат булып, аның урынына олы уты Мәхмүд хан утыргач, Касыйм исемле икенче углы агасыннан куркып Мәс-кәүгә качып киткән, һәм Россия патшасы аны, «хан» исеме биреп, шул шәһәргә җибәргән. Соңыннан Казан, Хаҗитархан һәм башка урыннардагы татар ханнарыннан качкан кешеләр Касыйм хан тирәсенә тупланалар, һәм ул алардан гаскәр төзи. Касыйм ханнан соң да тагын күп кенә хан балалары шул рәвешчә Ханкирмән шәһәренә хан итеп куела, һиҗри тарихның 1000 елы тулганда (1591) Уразмөхәммәд хан бине Уңдан хан Россия хөкемдары Борис бине Федор тарафыннан хан итеп куела. Ул 1019(1610) елда вафат була. Аның соңында бу исемне бераз вакыт Хаҗи-мөхәммәд хан әс-Себери балаларыннан өч шәхес йөртә. 1085 ел һиҗридә (1674) биредә ханнар тәмам бетерелә.
Россия патшалары татар хан балаларын шул рәвешчә хан итеп куеп, үзләреннән гаскәр җыйдырып, шул тирәдә булган мукшы, чуваш, ар кебек халыклардан алына торган салымны аларга биреп тәрбия кылганнар. Шуңа күрә ул хан балалары рус хөкемдарына чын күңелдән хезмәт иткәннәр. Табигый батырлыклары аркасында алар зур хөрмәтләргә ирешкәннәр. Казан һәм Хаҗитархан шәһәрләрен алганда да алар Россия патшаларына бик зур ярдәмче булып, бик булышканнар. Бу шәһәр шушы сәбәп аркасында Россия телендә Касыймга нисбәтән танылып килә...
Кышкар азылы — элек заманнан ук дәүләтле байлары һәм зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыеп дәрес әйтүче имамнары белән дан һәм шөһрәт казанган авыл.
Оры авылы™ Ашыт елгасының төньяк ягында «Түбән Оры», «Байлар Орысы», «Казакъ Орысы», «Морзалар Орысы» дип йөртелгән борынгы зур авыл. Хәтта зиратында бер кабер өстендә Йосыф бине... исемле кешенең... 800 һиҗридә (1397) вафат булганлыгы язылган таш күрдек. Бик борынгыдан зур сәүдәгәрләре күп булып, байлык, горурлык, исраф итү белән танылган...
Мазар башы авылы — Казаннан дүрт тукталыш теньякта, ике мәчетле бер авыл. Рус телендә «Алашайка» дип әйтелә. Казан елгасы буенда урнашкан Югары Ише авылыннан күчкәнлектән, «Мазар башы» дип аталуы исеменә бераз аңлашылмаучылык кертә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.