Latin

Ачылмаган Тәрәзә - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 2897
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1615
41.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Ә Харис, тимерчыбык койкасын шыгырдатып, янә сузылып төште. Бераз хәл кергәнне, йөрәк юньләп тибә башлаганны көтәргә кирәк, аннары торып эш башларга. Туктале, ул нәрсәдә калды әле, кичә нәрсә язып булашты. Рәссам уйлап-уйлап караса да, исенә төшерә алмады. Вәт кызык, элеккеләрне хәтерли, ә кичәгесен хәтерләми башлады. Нервы таушала торгандыр инде. Әйе, бик үк уңмады ул бу тормыштан. Гомере әллә ничек айпан-тилпән чайкалып үтеп бара, якорь ташларлык урын таба алмады. Кайчан башланды соң аның тапануы, әллә түбән тәгәрәвеме? Сигез классны тәмамлагач художество училищесына укырга китте. Анда яхшы гына укып диплом алгач, район үзәгендә сынлы сәнгать түгәрәге алып бара башлады, картиналар иҗат итте. Шул чактагы бер хәл хәтеренә сеңеп калган. Харисның картиналары инде байтак булып киткәч, күргәзмә оештырырга уйладылар. Шактый кеше килде, директор хәстәрлеге белән, мәктәпләрдән класслары белән укучылар килеп карады, үз фикерләрен язып калдыручылар булды. Бер атна торды картиналар мәдәният сараен бизәп, инде бирелгән вакыт бетте, аларны җыеп алырга иде, ләкин Хариска сабыр итәргә, чак кына көтәргә куштылар. Юкка булмаган икән, хакимият башлыгы урынбаары Анас Хәниф улы үзе килеп кермәсенме. Ул эре адымнар белән тиз-тиз йөреп чыкты һәм үзенә ошаган картиналарга бармагын төртеп монысы миңа диде. Ярдәмчеләре шундук биш полотноны стенадан салдырып машинага төйи дә башлады.
Хариска каравы кызганыч иде. Аның күзләре зур ачылган, бу карашта нигә син аларны аласың, мине таларга ни хакың бар, дигән сорау җан әрнүе булып кычкыра иде. Ләкин авыз ачып сүз әйтә алмады шул. Юаш иде. Тик, егет шуны аңлый башлады, монда иҗат кешесенә хөрмәт юк. Һәм монда синең киләчәгең дә юк. Димәк, башыңны ал да чыгып кит!
Авыр уйларыннан арынып, авыр башын сөйрәп Харис кибеткә юнәлде. Ярты чакырым атлыйсы бар, ерак бит, арыды, шабыр тиргә батты. Махмырдан шул. Тегеләрнең бер стакан сырасы җитми калды. Аның каравы, хәзер кәеф булачак. Һәм ул олы түземсезлек белән аракы шишәсен ачты. Салкынча хәмер, тамак төбен кыжмырдатып, коргаксыган ашказанына, аннан кан тамырларына юл алды. Менә ул, шагыйрьләр әйтмешли, иң мөкатьдәс мизгел, куллар калтыраудан туктый башлый, сулыш алулары киңәя, йөрәк, яшь айгыр шикелле, куәтләнеп китә. Күзләр ачыла, зиһен яктыра, яшисе килә! Ләкин яшисе килгән кешенең ашыйсы да килә икән, ә Харис икмәк алмаган. Аракы алган, ә икмәк алмаган. Шайтан суы икмәктән, Ходай биргән бәрәкатьле ризыктан кадерлерәк мени инде. Бу уй егетнең аңына барып җитте, әгәр мин ипикәй алырга онытып эчкелек эзли башлаганмын икән, димәк, чыннан да алкоголикка әйләнеп бараммы әллә, дигән сорау туды башында. Ләкин егетнең рухына караганда шайтан көчлерәк иде: “Ерунда! – диде ул, - син бит вакытлыча гына эчәсең. Менә җае чыгар, яхшы эш табарсың, тормышың гөрләп китәр...Ул чагында чәйләп-мәйләп утырырга вакытың да булмас әле. Син бит талант!”
Талантка хәл кергәндәй булгач, өй алдына чыгып, кичәге эшен тәмамларга тотынды.
Бу дөньяда эчми генә яшәп булмыйдыр инде ул. Бигрәк тә иҗат кешесенә. Аларның күңелләре нечкә бит, илһам килеп шатлыклары ташса да эчәләр, күңелләрен таш басса да эчәләр. Өченче сәбәбе – дуслар. Су чокырга җыела, сукырлар бергә җыела, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Дуслар дигәннән, алар күп булды Харисның яхшы көннәрендә. Район үзәгендә рәт булмагач, егет шәһәргә китте. Эш тапты, иҗат белән шөгыльләнде, һәм уңыш та бик җиңел, бик тиз килде. Артык җиңел һәи тиз, шунлыктан Харисның беркатлы күңеле адаптацияләнеп өлгерәлмәде, лаеклы-лаексыз мактаулардан башы әйләнде. Күргәзмәсе булса, яки берәр премия, мактаулы исем алса дуслары яныннан китмәде. Болар минем шатлыкны уртаклаша, минем иҗатыма соклана, дип сөенде рәссам, ә тегеләренә кеше исәбенә сыйлану кирәк иде. Алып барды Харис аларны рестораннарга, фикердәшләр, дуслар бит, ә дуслар өчен берни дә җәл түгел. Акчамы? Бетсә ни, акчаны аны Монетный дворда баса торалар, тагын түләрләр әле.
Рәссамнар берлеге әгъзасы булган көн аеруча хәтерендә, ул көнне Харис ана шул эчүеннән чак үлми калды.
Узган гомер... Болар барысы да йоклаганда күргән рәхәт төш кенә булды, ахрысы. Ныклап эчүгә сабышкан кешене талант иясе дип тормадылар, бер-ике мәртәбә кисәттеләр дә, эшеннән кудылар. Сирәк-мирәк картиналарын сатуы яшәргә җитми иде. Эчкән кешенең эшләве дә әнә шул сирәк-мирәккә торып калган иде инде. Мондый күз көеге Хәлимәгә ник кирәк, ташлады да китте. Менә шуннан соң инде Харис яңадан авылга кайтып “төпләнде”. Төпләнде түгел, чүпләнде ул, ләкин монысын үзенә әйтмик инде, болай да кешенең күңеле китек.
Харис ара-тирә балык тоткалый. Яхшы гына эләксә, базарга барып сатып килә. Шундый уңышлы көннәрнең берсендә, әлбәттә, уңышны яхшылап югач, ул төн буена газапланды. Үзе дә аңламый калды бу хәлне, әллә чынлап, әллә төшендә булды. Имеш, ул тәмуг утында яна. Әйе-әйе, бөтен тәне яна, керосинга манып алган утын кебек дөрләп яна, җәһәннәм авыртуына түзәрлек түгел, ә үзе никтер үлми. Түзми дә, үлми дә, менә гаҗәп. Бермәлне Харис хәтта шатлана башлады: соң, утны изге нәрсә диләр бит, утта яну – гөнаһлардан котылу, сафлану, җанның чистарынып яңадан тууы, диләр. Бәлки, шулайдыр. Ходай мине дә әллә, гөнаһларым өчен җәза кылып, үземне яңадан яктыга чыгарырга, зур дөньяга тәрәзә ачарга телиме?
Их, мондый чакта киңәшер, уйлашыр кешең булса иде. Юк бит! Дуслар, кайда сез? Инде нинди яшь талантларның кесәсен имәсез? Ашап-эчкән чакта дуслар күп ул, башка бәла килсә чурт та юк. Бер китапта персонаж шифоньер белән сөйләшә. Укытучы Седлов аны юләр, дивана дигән иде. Бәлки, киресенчәдер. Бәлки, ул кешенең сер уртаклашырлык, күңел бушатырга ярарлык дуслары булмагандыр. Мәгәр, шушы шифоньерның дуслары арасында иң акыллысы да булуы мөмкин. Их, моны Седлов кебекләр кайдан аңласын...
Ә бит Харис кечкенәдән нечкә хисле булган, шул ягы белән башкалардан аерылып торган. Дусы Гафур белән көтмәгәндә Уфа вокзалында очрашкач, озак кына сөйләшеп утырдылар, шул хакта да сүз булды. Гафур санаторийга китеп бара икән, бушлай путевка биргәннәр, инвалидлыкка чыгып пенсия ала башлаган икән, тормышыннан бик канәгать кеше сыман сөйләнеп утырды, ә үзе ап-ак иде, шикле иде...
- Ничек син, авыл малае, рәссам булып киттең? Кем акыл бирде, кем өйрәтте сине ул эшкә? - дигән иде кофе эчеп утырганда Гафур.
- Мине табигать тәрбияләде, матурлыкны күрә белергә ул өйрәтте. Исеңдәме, яз җитеп карлар эрү белән, сыерларны алып, болынга чыгабыз иде. Ләкин мин бервакытта да сыерны карамадым, уенга мавыга идем. Ул кош ояларына менеп йомыркаларны карау, ул агач бөреләрен чәйнәү дисеңме, янәсе, нинди тәм килә. Былтыргы үләнгә ут төртә идем. Хәтерлисеңме, бермәлне агач төбенә куеп киткән сумкаларыбыз янган иде, сез миңа ачуланып йөрдегез.
- Хәтерлим, әлбәттә, нишләп ул син гел ут белән булаша идең?
- Менә шул табигатьне яратканнан инде. Былтыргы чүп быелгы үләнгә шытып чыгарга ирек бирми, басып тора шикелле тоела иде миңа. Яшь үләнне бик кызгана идем. Аннары, әти дә, көл үсемлек өчен бик файдалы, дия торган иде. Үләннәргә көл дә була дидем. Бәлки, алар, яшь шытымнар, ялкында пешеп, миңа рәнҗегәннәрдер, анысын уйламаганмын.
Менә шулай сөйләшеп утырдылар алар кофе эчкәндә. Әйе, кофе, Гафур инде хәмер эчми иде. Ләкин, соң булган шул, санаторийдан кайткач, тагын бер ай гына яшәгән. Менә сиңа зарланмаган, тормыштан бик тә канәгать булып сөйләнеп утырган ир.
Их, бәндәләр шуны аңласын иде: аракы һәм тәмәке Ходай биргән ризык түгел бит, шуңа алар организм өчен ят нәрсәләр. Аракыны ашказаны да үзләштерми, шунлыктан алкоголь баш миеңне боза, акылны тарката, бавырны эштән чыгара, аракыдагы эфир майлары организмда тупланып аны агулый. Шулай да эчәбез. Ник эчәбез?
Моңа кем җавап бирә алган? Һәркем үзенчә әйтер, ләкин, кемне генә тыңласаң да, җавап тулы түгел, бәланең асылын әйтмәде дигән фикер кала. Кеше ни өчен эчә, дигән сорауга аңлаешлы җавап булмагач, аны ничек туктатырга, бу бәлагә каршы ничек көрәшергә дигән сорауларга да җавап табып булмый.
Дуслар турында сөйләгәндә, кешенең эчкечегә әйләнүендә аларны да гаепләп ташладык. Харисның инде дуслары юк диярлек, ләкин ул эчүен ташламады бит. Еш кына акчасы да булмый, ә эчәргә җае чыга, анысы табылып тора.
Дус дигәннән, бик үк якын дус булмаса да, сөйләшеп утырырга ярарлык бер танышы бар икән әле. Район гәзитендә эшләүче Заһит ул, әнә үзе килеп ята. Йөзе бүртенгән, күзләре шар шикелле тәгәри, нидер булган моңа.
- Мине эштән кудылар! - диде анысы, килеп җитәр-җитмәстән.
- Кайда? Нәрсә-ә? - дип аптырады Харис.
- Эштән кудылар. Ильясов куды да чыгарды.
- Харис моңа бик озак ышана алмый торды. Чөнки Заһит өч телне камил белә, кушканны-кушмаганны эшли, барсына да булыша, теләсә кемне алыштыра ала, беркайчан да чирләгәне юк, кирәк икән автомат кебек көне-төне эшли ала. Шундый кешене юньле җитәкче куу түгел, ат урнына эшкә җигәр иде.
- Урамда б.. тибеп йөргән малайны редактор итеп куйдылар да, кыланыпмы кылана. Үз янына фәхишәләр җыйды, алар белән гитара чиртеп, типтереп яшәргә кирәк бит. Мин хәзер артыкка әйләндем.
Мондый чакта кешене тынычландыру өчен нәрсә кирәк? Дөрес, шишә. Заһит үзе белән алып килгән икән.
- Уйлап-уйлап торам да, тагын бер уйлап куям, - дип сүз башлады кунак, - нет пророка в своем отечестве, дип урыс бик дөрес әйткән. Бездә кеше бераз тырышлык күрсәтеп, аз гына башкалардан аерыла башлый икән, шундук аны кысрыклый башлыйлар. Йә кешене изәләр, туктаталар, йә үтереп үк куялар. Мин бер фермерны беләм: башта дуңгызларын агулап үтерделәр, бу яңадан эшен җайга салгач, кабаттан килеп тукмап, башын тишеп киткәннәр. Ә иҗат кешесенә бөтенләй көн юк инде ул.
- Нишләп булмасын, - дип каршы төште Харис. – Безнең районнан Госман Садә, Мөхәммәт Закиров кебек шагыйрьләр чыккан бит әле.
- Вәт, монысын дөрес әйттең, чыккан шул! Алар яшьтән үк безнең районны ташлап киткәннәр, шунлыктан кеше булганнар, ә монда калсалар кем булырлар иде, көтүчеме? Син нәрсә, әллә белмисеңме? Александр Банников нинди талант иде, ул бөтен Рәсәйдә танылачак шагыйрь иде. Ләкин аны менә шул редакциядән мыскыл итеп кумадылармыни. Кешенең башына җиттеләр. Китабы Мәскәүдә басылды, үзе үлгәннән соң. Тагын Фәнис Локъмановның ничек яшәгәнен белмимме. Ничә яшендә менә шулай эчкегә сабышып үлде? Инвалид кешене эштән куып, төрлечә бәгыренә тоз коймадылармыни? Эчмәс җиреңнән эчәрсең. Димәк, мин редакциядән куылган өченче язучы, бу тенденция түгелмени. Ана, районның иң шәп җырчысы, теләсә нинди артисткага торырлык Минзилә ничә ел эш табалмый йөри. Ә башкалар таба, мәдәният йортына кереп кара, анда күпме эшем иясе, исең китәр. Талантлар беркемгә дә кирәкми. Ялкау янында уңган кеше булса, тегенең ялкаулыгы нык ачык күренә. Шуңа яратмыйлар. Мине дә бит, эш урынында китап язып утырасың, дип кудылар. Әйтмәсәләр, улкадәр йөрәк әрнемәс иде. Син үзеңне кара: менә дигән сәләт иясе, ә өеңдә тараканың да юк, ачка кенәшеп беткәннәр. Америкада туган булсаң, миллионер булыр идең.
- Бәлки, шулайдыр. Тик, башкаларны гына гаепләү дөрес булмас. Һәркемнең үз проблемасы инде ул малай, менә мин эчкечелек аркасында харап булып ятам. Кем гаепле? Үзем!
- Беләм, синең монда ничек ятканыңны Шәрәф белән Тахау сөйләгән иде. Ир-ат янында хатын-кыз булмаса, начар инде ул. Хатының булса, үзеңне кулда тотар иде, бик ирек бирмәс иде. Балаң булса, аны ашату, киендерү турында уйлар идең. Эх, ә нигә сиңа өйләнмәскә, ялгыз хатын табуы авыр мыни...
- Нинди хатын, нинди бала?! Син нәрсә сөйлисең?
- Акыллы киңәш сөйлим.
- Ха, килгән акыл иясе. Син уйлый беләсеңме әзрәк, күз алдыңа китерә аласыңмы, миннән нинди бала үсәр иде. Минем әти тәмәжник булды, тәмәкедән үлде, мин алкоголик, ә минем малай наркоман булыр иде. Нәрсәгә кирәк үләр башка тимер таяк?! Юк, бу тормышта аек акыл белән яшәп булмый, уйланган саен куркыныч кына була бара.
- Булмады, сиңа болай да ярап булмады.
- Соң, заманы шул бит. Минем дусларымны гына ал: Булат ферма ызбасына төшеп, спиртлы эчемлек дип уйлап, ниндидер агу эчеп үлде+ Гафурның бавыры череде, шул эчкедән инде+ Рәсүлне искә төшерәсе дә килми, чөнки йөрәгем әрни, эчкән баштан тавыш чыгарган да, хатыны, ишекне терәп куеп, өендә яндырып үтерде. Ышан син кешегә, тормыш иптәше, имеш. Минем үземнең Хәлимәкәй бәгърем, җанкисәгем нишләде, эшем кирегә тәгәри башлау белән ташлап китмәсенме.
- Менә син чир кешедә дөрес яшәмәве аркасында барлыкка килә, дияргә яратасың, - дип әңгәмәне дәвам итте Заһит. - Эчкечелек тә шул ук чир бит инде. Алай булгач, алкоголиклар нәрсәдә ялгышкан, тормышларының кай җирендә, дөрес юлдан аймылып, тайгак сукмакка баскан. Без беләбез, нечкә күңелле кешеләр, артистлар, шагыйрьләр, художниклар бик еш эчкегә бата. Димәк, бу бәла профессиягә бәйле булып чыга. Алайса, нишләргә, бу кешеләр үз һөнәрләрен ташлап токарь, төзүче, нефтьче булып, кырыс эш һәм табигать шартларында күңелләрен катырып, ягъни тупасландырып, нечкә хисләрдән арынып эш атына әйләнеп яшәргә тиешләрмени? ә халык әдәбиятсыз, сәнгатьсез калсынмы? Юк, алай булмый, икенче юл эзләргә кирәк. Уйласаң табыла икән, бар ул андый чара. Мәсәлән, кайбер һөнәр әһелләренең сәламәтлекләрен даими рәвештә тикшереп торалар. Сәнгать кешесенә дә шундый игътибар кирәк. Риск төркеме бит инде алар. Алкоголь тәэсиренә бирелмәвенә әледән-әле тикшерү үткәреп, хәвеф сизелсә, шундук чарасын күрергә.
- Шулаймыни? Ну кеше көлдердең син, дускаем. Кем инде хәстәрлек күрә, без кемгә кирәк? Татарның бөек шагыйре Г.Тукайның кияренә бишмәте булмаган, берәр бай алып биргәнме? Юк! ә Мәҗит Гафуриның каберен дә белмиләр. Менә шундый игътибар. Беләсең килсә, бу ике шагыйрь дә туберкулездан үлгән, ә туберкулезны хәерчеләр чире диләр. Без хәерчеләр!
Харисның күңелендә ниндидер тонык кына тойгы, сизмерләү уянгандай булды, гүя мондый сөйләшеү кайчандыр инде булган, инде таныш кебек. Һәм “келт” итеп үзенең балачагы исенә төште. Харис әтисенең интегеп, йөткерә-йөткерә тәмәке тартуын, тартмаска үгетләүче әнисе, Сабир бабасы белән әңгәмәләшүен тыңлап тора иде. Бүген менә ул үзе шул хәлдә. Алайса, бүген без эчкечеләрнең кыланышларыннан гыйбрәт алып, аларның, ягъни әлеге очракта Харис белән Заһитның, сөйләшүләренә колак салыйк. Исерекләр ифрат вак мәсьәләләрне олы итеп сөйләп утырырга ярата. Иртәгә шуны эшлибез, моны эшлибез дип, батыраеп план кора, ә иртәгәсен үзләренең сүзләрен ник берсе исенә төшерсен. Хәтерсезлек – рәхәтлек. Әйттең – оныттың. Әйткәндә син батыр, эшем иясе, ә аннары берни юк. Синнән беркем, берни сорамый һәм син үзең дә бернәрсә өчен дә җавап бирмисең. Намусын югалткан кешегә хәтерсез булу кирәк. Һәм моңа юл аракыдан башлана. Эчкән кешенең киләчәге юк, ләкин ул аңа кирәкми дә. Аңа аракы кирәк! Бары шул гына. Иртәгә түгел, бүген, хәзер кирәк аракы, эчкечегә хәзер рәхәт булсын, хәзер махмырдан котылсын, ә иртәгәсен ишәк кайгыртсын. Шулай, алкоголик киләчәк турында уйламый, битараф дисәк бик дөрес тә булмас, ул аны белми, ул хакта күзаллый алмый. Чөнки аның киләчәге юк, ә юк нәрсә турында уйлап булмый. Бигрәк тә бар уйларың аракы, шишә, стакан һәм кыяр кисәге кебек нибары берничә әйбер белән чикләнгән булса, дөньяң шуларга кадәр кечерәеп калган булса.
Мин артыгын эчмим, мин чаманы беләм дигән сүзләр иң оятсыз алдашу инде ул. Әгәр алкоголизмны чир дип таныйбыз икән, монысы инде аның башлангыч чоры, чөнки алкоголизмның, ягъни кешенең деградация билгеләре, ярылып ята. Болар: кеше инде эчүне яманлыкка санамый, ул көрәшүне кирәк тапмый, рух ныклыгын җуйган, алдаша, иң аянычы, ул инде аракысыз тора алмый, көн башлануга дөнья көтү, тормыш итү турында уйламый, бүген эчмәдем бит әле, кайдан табарга икән, дип хәсрәтләнә.
Вакыт акрынлап уза тора, күк капусы ачылмый, болыт арасыннан гына Ходай бер капчык бәхет тә ташламый. Барысы да шул көе. Харис өчен хәтта начаррак. Күрәбез, ул кечкенә йортындагы түмәргә утырган да уйга чумган. Уй дисәң уй да түгел инде, гамәлгә аша торган, кешене дәртләндәреп хезмәткә кузгата торган уй түгел, ә сары, кабердәй салкын сагыш кына. Чөнки табигать тарафыннан салынган, эчтә, күңел төбендә утырган аң бу хыялларның инде чынга ашмаячагын белә. Адәм әле уйлый, хыяллана, тик бу инде көлгә күмелеп барган күмер күзенең соңгы тапкыр балкып алуы гына.
Көз. Салкынча. Яңагы эчкә баткан, күптән кырыну күрмәгән ирнең иңнәрендә иске куртка. Шәһәр истәлеге. Әтәч тиресеннән куртка түгел, мамыктан куфайка киеп куясы иде дә бит... Үзен-үзе хәстәрли белмәгән кешене кем хәстәрләсен. Ирнең карашы елга өстендә. Анда кара, көзге су шадралана. Соры болытлар авыр корсакларын сөйри алмый елга өстенә асылынган. Алар ни кар, ни яңгыр яудырырга белми тукталып калган сыман. Дөньяны сорылык баскан, гүя күк тәрәзе мәңгелеккә ябылган да, кояш кайдадыр бүленеп калган.
Харис белә, бу алдаткыч тойгы. Тиздән кыш килер, дөнья актан киенер. Рәссам яңадан кулына пумаласын алыр. Ул инде менә шушыннан сул якта күренгән авылны да сүрәтләде, уңда, елга аръягындагы урманлы тауларны да төшерде, ә менә үз өен киндергә сала алмый калган икән. Елга урталыгыннан караганда хозур күренеш булырга тиеш ләса. Текә елга яры, дөресрәге, тау үзенең горур күкрәге белән алга ерып кереп елганы борылып агарга мәҗбүр иткән. Шушы маңгайда җыйнак кына өй утыра, ул кош оясына, умартага ошаган кебек, әлбәттә, Харис аны яңа итеп, матурлап төшерәчәк. Йорттан өстә, тау башына чаклы һәрберсе колач җитмәс калынлыктагы наратлар баскан, алар бер-берсеннән биегрәк булырга, күккә үрләргә маташа сыман. Ә күктә ак болытлар, юк, чалт аяз, кояш балкый, әллә канатларын киң җәеп бөркет әйләнәме...
Язылыр әле, язар әле ул берсеннән-берсе матур картиналарны. Танылыр әле ул, яңадан аякка басар, эчүен ташлап мәшһүр рәссам булып китәр. Киң дөньяга, якты дөньяга ачар әле ул үзенең тәрәзәләрен...
Хыяллар, хыяллар. Тик, хыялны тормышка ашыру өчен иң тәүдә кузгалырга, нидер эшләргә иде шул. Ә Харис кузгалмады. Ул һаман да шушы бүкәнендә утыра бирде, гүя үзе дә, шушы бүкәненә кушылып, бер скульптурага әйләнгән.
Көзнең кышка әйләнүе һәрчак көтмәгәндә була. Кычкырын елга өстендә шадра дулкыннар уйнаса, иртән анда инде боз була. Ул әле пыяладай юка, үтә күренмәле. Шулай да елга инде бастырылган, язга тиклем кабык кигән. Тагы да бер-ике көннән түземсез балыкчылар килеп, боз тишеп, балык кармакларга керешә. Алар өчен бәйрәм. Читтән караганда, буразнага төшкән каргаларны хәтерләтәләр. Харис бу мизгелне ярата иде.
Харис дигәннән, үзе кайда соң әле, ни хәлләрдә икән? Бу сорау иң тәүдә Заһитның башына килде, шикелле. Йомыш белән ул аръякка чыгып бара иде, шунда Тахау белән Шәрәфне күреп тукталып калды. Үзе балыкчы булмаса да, һәрнәрсә белән кызыксына торган гадәте бар. Элекке журналист булмый, журналист мәңгелек була, ди ул үзе. Ярый, щулай да, Харис ни хәлдә икән?
- Күргәнебез юк, нәрсә эшләп ятадыр, - диделәр балыкчылар, ә үзләре каерылып кечкенә өй ягына карадылар.
- Тәрәзәсе ачылмаган. Тагы да махмырдан айный алмый ята микәнни?
- Барып, карап килик! - диде Заһит. Ниндидер шөбһә аңа иптәш чакырырга мәҗбүр итә иде.
Бу шик, шөбһә балыкчыларга да күчте, шикелле. Тик, мондый чакта кеше начар уйны башына алмаска тырыша.
- Нәрсә бар анда, йоклыйдыр инде, иртән торып эшкә барасы юк аңа, - диде Шәрәф.
- Йоклыймы, юкмы, барып карарга кирәк. Бәлки, чирләгәндер, әйдәгез, барып килик.
- Әйберләрне җыясы бар.
- Кем тисен инде аларга, - дип ризалык белдерде Тахау, - әнә, берәрсенә караштырып торырга кушабыз да...
Өч ир тауга күтәрелә башлаган иде, хафаланулары тагын да көчәйде – бернинди сумак, яңа кар өстендә кеше эзе юк ләса. Болар инде мөмкин кадәр ашыгып алга атладылар, гүя өлгерә алсалар бәлане булдырмый калалар. Ләкин бәла булган иде инде. Ирләр килеп керүгә Харис идәндә ята, өй эчендә күңелне болгандыра торган мәет исе таралган иде.
Юк, рәссамның хыялындагы тормыш тәрәзәләре ачылмый калды.
11 март 2013 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Ачылмаган Тәрәзә - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4727
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2219
    39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Ачылмаган Тәрәзә - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2897
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1615
    41.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.