Tatararrow-right-bold-outlineTatar Tatar telne uku

“кырыс” Tatar telneñ mäğnäle süzlektä

kırıs
кырыс (Cyrillic)
сыйфат
1. 1) Кирәгеннән артык җитди, каты күңелле, кискен
холыклы. Кыргызга тартым кыяфәтле, ләкин озын буйлы, арык кына
кырыс адәм.
А.Гыйләҗев. Кырыс, усал, гаярь кеше иде безнең әткәй.
Р.Мулланурова. Апа, әби шикелле, кырыс холыклы, дары мичкәсе
сыман гөлт итеп кабынучан.
Сөембикә. Яңа өйләнешкән чорлары
булса да, инде иренең кырыс, вакчылрак холыклы икәнен чамалый
башлаган хатыны, тавыш чыгасын сизеп, эндәшми кала.

Мәгърифәт
2) Җитди кыяфәтле, мөгамәләдә артык коры. Ул – монда төп хуҗа,
иртән керә, кырыс күзләре белән камераның һәр почмагын,
борылышын җентекләп капшап үтә, кермәгән ярык, күрмәгән нокта
калмый аңардан.
А.Гыйләҗев. Бу юлы да чыгышым ошамады, тәнә-
фестә яныма кырыс кына бер ир кеше килде.
А.Гыйләҗев
3) Каты күңеллелекне, артык җит дилекне белдереп торган. Бу сүзләр-
не тимер тәнле, кырыс Пермяков күз яшьләренә манчып сөйләде.

А.Гыйлә җев. Чәчтараш арган, ул бүген йөзләгән кешене кырыккан,
ул кырыс, усалланган.
А.Гыйләҗев
4) Миһербансыз, аяусыз. Бу мәсьәләдә, кирәк икән, кырыс та,
аяусыз да булырга тиешбез.
Мәдәни җомга.

Үзенә РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» дигән 159
маддәнең иң кырыс 4 нче кисәге буенча белдерелгән гаепләүне
тикшерү барышында да, инде узган елның 6 маеннан бирле дәвам
иткән суд утырышында да кире кагып барды.
Мәдәни җомга. Кырыс
чынбарлык дәрьясының кайбер тамчылары гына әле бу.
Мәгърифәт
5) Кулга ияләшеп җитмәгән, баш бирми торган; усал, дуамал.
Кырыс айгыр, артык көч белән тартылып, көтүчене ярым еккан,
ләкин аякларын иярдән, өзәңгедән чыгарып җиргә төшерә алмаган
иде.
Г.Ибраһимов
6) Тормыш итү өчен кыен, яшәү өчен авыр, уңайсыз булган. Тәмле
төшләр күреп йоклый идек – Кырыс заман төртеп уятты.
Зөлфәт.
Без бит һәммәбез кырыс дөньяда яшибез. Ф.Ярул лин. Әнә шул
елларда ук Фән үзендә кырыс бер яшәү ритмы тоеп ала...
Идел
7) Каты, тәләпчән, җитди. Фюрерның тынгысыз көрәше, каты
куллы булуы һәм кырыс тәртипләр урнаштыруы аркасында, илдә
тормыш дәрәҗәсе нык кына күтәрелде...
Т.Әйди. Мондый кырыс
чикләү фәнни гаделлеккә каршы килсә дә, ничәмә-ничә еллар буе
шул хата идеология өстенлек итте.
И.Надиров
8) Кискен, ачы. Кырыс җилләр, ачы бураннар белән көрәшергә
өйрәнгән ялгыз үскән агач төсле, Әлфия бары тик үз көченә, үз
акылына, үз ихтыярына таяна.
Т.Галиуллин. Көйгән, корыган
тигәнәкләрне, әрсез алабуталарны селкетеп, кырыс җил исеп
куйды, ул җил авыл ягыннан янгын исе, көйгән ит исе алып килде.

М.Мәһдиев
2. рәв. мәгъ. Артык кискен, җитди, катгый. – Утрауга ул үзе
баргандыр, – диде ул кырыс кына.
М.Насыйбуллин. Кирәк булганда,
дөреслек, гаделлек өчен кырыс та була белә.
М.Әмир. Беренче
карашка кырыс күренгән бу кеше чын күңелдән безне кайгыртты.

Ф.Фәтхелислам. Миңа бик кырыс кына кисәтү ясадылар. М.Мәһдиев.
«Ә сезгә юк», – диде ул, хатыннарга кырыс карап. Ф.Яруллин
message-reply
(КЫРЫСЛАНУ) (КЫРЫСЛЫК) 1. Каты табигатьле, усал, йомшаклык
күрсəтми торган. Каты, йомшак түгел.
2. Каты күңеллелек белдерү торган; артык
җитдилек чагылып торган. Артык кискен, җитди, катгый 3. Кыргый, кулга
иялəшмəгəн, иялəшеп бетмəгəн [кырыс айгыр] 4. Тормыш алып бару өчен кыен,
уңайсыз [к. табигать]
message-reply
Äsärlärdän ürnäklär
Häbärlärdän ürnäklär
favicon
Mäğnäsen, räsemne ämma audionı kuşarga
Tatar teldä “кырыс” süzneñ mäğnäse - 1. 1) Кирәгеннән артык җитди, каты күңел...
"кырыс" süzneñ mäğnäläre bulmasa ämma mäğnäläre añlamaslık bulsa, tärcemäsen sorarga mı?
"кырыс" süz turında närsäder añlap betermäsägez söal sorarga bula.