LatinКаждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Без Унберәү Идек
Общее количество слов 576
Общее количество уникальных слов составляет 427
42.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
(шигырьләр) Без унберәү идек Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем, Барысы да якты үзенчә... Шәл ябынган Ай шуларны юа Инеш суы алып чүмечкә; Ә инеше – безнең шул Сөлчә. *** Әни безне санаганда, кайчак Ялгышыплар бетә, бутала: Вәлит, Фәрит, Шәү... әй... Шәриф, Шәүкәт... Барысыда бала шул, бала. Үскән берсен юлга озаткан саен, Калганнарын санап юана: Фәргать, Рәгать... тагын биш имгәк бит, Унбер малай – унбер дивана; Унбер ир-егеткә бер ана. Үзе укый, үзе оек бәйли, Аякларда бишек тирбәтә: Уң аякта – игез Өлфәт-Тәлгать, Икенчесе – Әхәт-Җәүдәттә. Унберенче олан – төпчек бала, Ун әзиле бердәнбер Нәүхать, Кай арада олыгайган диген, Өч балалы бала, ниһаять?! *** Берчак саный – чыкмый: Тәлгать кая? Гүргә ятты, әти янына... Барыбер саный, унбер исем атап, Унбер чагыбызны сагына. *** Әни дәшә: “Вәлит, синме соң ул? Кайсыгыз бар анда, керегез!” “Ун энеле әзиебез китте... Ахирәттә тагын беребез”. *** Күнегәлми күңеле без кимүгә, Аңа һаман унбер күренә... Шәүкәт исемен дә, яшькә төреп, Яшереп куйды күңел түренә. *** Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем, Шәл ябынган Айның яшь чагын; Аның көмеш яктысына үрелеп, Ишәяләр йолдызлар тагын. Бу төшкә бер тагын керәм әле, Унбер булып калырбыз анда; Безне җыеп, әни табын ясар, Баш иярбез әни узганда. Унбер йолдыз без булырбыз ул: Вәлит, Фәрит, Шәриф, Шәүкәт тә, Фәргать, Рәгать булыр, Тәлгать, Өлфәт, Әхәт, Җәүдәт, Нәүхать, әлбәттә. Беләм, “ӘНИ” дигән бер сүз булыр, Бер сүз булыр унбер йөрәктә. "Безнекеләр бит ул!" китабыннан
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.