Latin

Без Унберәү Идек

Total number of words is 576
Total number of unique words is 427
42.1 of words are in the 2000 most common words
56.5 of words are in the 5000 most common words
63.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(шигырьләр) Без унберәү идек Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем, Барысы да якты үзенчә... Шәл ябынган Ай шуларны юа Инеш суы алып чүмечкә; Ә инеше – безнең шул Сөлчә. *** Әни безне санаганда, кайчак Ялгышыплар бетә, бутала: Вәлит, Фәрит, Шәү... әй... Шәриф, Шәүкәт... Барысыда бала шул, бала. Үскән берсен юлга озаткан саен, Калганнарын санап юана: Фәргать, Рәгать... тагын биш имгәк бит, Унбер малай – унбер дивана; Унбер ир-егеткә бер ана. Үзе укый, үзе оек бәйли, Аякларда бишек тирбәтә: Уң аякта – игез Өлфәт-Тәлгать, Икенчесе – Әхәт-Җәүдәттә. Унберенче олан – төпчек бала, Ун әзиле бердәнбер Нәүхать, Кай арада олыгайган диген, Өч балалы бала, ниһаять?! *** Берчак саный – чыкмый: Тәлгать кая? Гүргә ятты, әти янына... Барыбер саный, унбер исем атап, Унбер чагыбызны сагына. *** Әни дәшә: “Вәлит, синме соң ул? Кайсыгыз бар анда, керегез!” “Ун энеле әзиебез китте... Ахирәттә тагын беребез”. *** Күнегәлми күңеле без кимүгә, Аңа һаман унбер күренә... Шәүкәт исемен дә, яшькә төреп, Яшереп куйды күңел түренә. *** Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем, Шәл ябынган Айның яшь чагын; Аның көмеш яктысына үрелеп, Ишәяләр йолдызлар тагын. Бу төшкә бер тагын керәм әле, Унбер булып калырбыз анда; Безне җыеп, әни табын ясар, Баш иярбез әни узганда. Унбер йолдыз без булырбыз ул: Вәлит, Фәрит, Шәриф, Шәүкәт тә, Фәргать, Рәгать булыр, Тәлгать, Өлфәт, Әхәт, Җәүдәт, Нәүхать, әлбәттә. Беләм, “ӘНИ” дигән бер сүз булыр, Бер сүз булыр унбер йөрәктә. "Безнекеләр бит ул!" китабыннан






ЧЕЧНЯДАН ХАТ (шигырьләр) Чечнядан хат Окоп – өем. Паек – ашым. Пуляларга мишень – башым. Тирә-ягым – тимерчыбык, Булмый шуннан тышка чыгып. Чәнечкеле тимерчыбык – Яшьлегемнән бер кыйпылчык: Без ятабыз, окоп казып, Җиде солдат – беткә азык. Без үткән юл: Казан – Назран, Үзе озын, үзе арзан. Бер чишендек, бер киендек, Солдат гомере – бер тиенлек. Насыйп ризык йөртә, диләр, Сугышларга кертә, диләр; Сугышларда язмышларны Язган тәңре, белмим, бармы?!. Симез майор көлә тыштан: «Син бурычлы, - ди, - тумыштан: Рәсәй – анаң, Мәскәү – атаң, Сиңа алар – изге Ватан!» Чәнечкеле тимерчыбык, Ятам «калашник»ны кочып, Майор кушса – төзим, атам, Боера дип шулай Ватан. Иртәгә взвод утка керер, Чечен аулы юк ителер, Шуннан Моздок юлы, беләм, Тулып агар табут белән. Чәнечкеле тимерчыбык Озаталмас, ясин чыгып, Алсалар да кара хәбәр, Әти, килеп, мине эзләр. Безне көтә, ди, Грозныйда Ак киемле мәргән кызлар. Солдат белми үз язмышын, Кызларга без – тере – мишень. Каф кызлары – чибәр кызлар – Мәет саен сызык сызар, Урыс майор аның саен Сыйпар һаман погонкаен. Өем – окоп. Гаиләм – взвод. Алда – үлем. Артта – Моздок. Хатлар яздым, төннәр чыгып: «Тирә ягым – тимерчыбык... Герой булмай – батырчылык! Шым ятабыз, окоп казып, Җиде солдат – эткә азык...» 1995 ел Тимә, сөеклем, шомыртка! Шомырт тәлгәшләре тәрәзәм каршына Салынып-слаынып төшкән – өз дә кап! Кара, кара! Шомыртым бакчаны тарсына, Яшел яфраклары яктылыкны киткән каплап. Ә арада бөртек кара күзчекләр, Кызыктырып , ялтырыйлар, үчекләп. Сөеклем, үрелмә, алмасана, Ул матурлык сыймас синең учыңа. Шомырт өзим дип кенә дә сузылсаң, Ялангач ак беләгеңне күреп, күршеләр: «Кара бу шайтан кызын, каһәр суккан, Тагын монда кунган икән», - диешерләр. Көнче күбәләгем минем Елтыр чәч толымнарыңны үбәм: Сихерлдедер: күкрәгеңә, базмый, сулышым өрсәм, Күккә тия сыман баш түбәм. Бер кыз турында сорыйсың. Нигә, Күптән үткән-беткән хәлне авыр алып күңелгә, Нигә инде шулай көенергә? Ялган сүзгә түгел, миңа ышан! Телем аңлаталмаса да йөрәктәге утымны , Аңла, зинһар, күз карашымнан! Җылы рәхәт эзлим куеныңнан, Ә уеңа керсә шикләр, янам мин, газапланам. Ташла шигең, коч муенымнан! Син юк инде... Син юк инде... Ә мин янам һаман; Күпкә микән җитәр сулышым? Йөрәгемнең пыскып яткан утын Дөрләтмәкче булам тырышып. Ә бит ул чәчәкләр, төнге нурлар Дөрләгәннәр иде күкләргә; Май аеның яшеннәре булып, Әй, теләгән идем күкрәргә... Күзләреңә кереп күкрәргә... Ул күзләр... Ул күзләрне кәфеннәргә төрдем... Кәфеннәргә күндем ахырысы. Сүнгән таңнар төшләремә керсә, Яннарыңа килә барасы... 1996
You have read 1 text from Tatar literature.