Latin

Яралы Йөрәк - 2

Общее количество слов 3921
Общее количество уникальных слов составляет 1812
40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Кылдан нечкә калган нервлар,
Йөрәк җиткән шул дәрәҗәгә,
Шартлап ярыламын диеп тора,
Аз гына авыр сүзгә дә.
Еллар, яшьләр безне картайтмыйлар,
Кайгы-хәсрәт моңа сәбәпче.
Тимергә дә бер тамчы су җитә,
Тутыктырып бетерер өчен.
Тау башына менеп,
«Җиңдем»,- дидем.
Җил бәреп төшерде,
«Егылдым»,- дидем.
Беркайчан да без канәгать түгел,
Һичкем шөкер итми Ходайга.
Шуңа бәла-каза җибәрә ул,
Намуссыз һәм комсыз булганга.

РӘХМӘТЛӘРЕҢ БЕЛӘН РӘХИМ ИТ!
Үткән гомер, еллар бик кадерле,
Җиңел генә булмый онытып.
Күп мәртәбә әле бик сагынып,
Күңел тулып үткәнгә кайтыр.
Ләкин булмый гел көн, йә төн генә,
Вакыт бара, бездән сорамый.
Яңа гасыр, яңа еллар килә,
Беркем моны туктата алмый.
Ләкин, миңа шулчак бик ямансу,
Тагын бер ел үтеп киткәнгә.
Инде беркайчан да кайтып булмас,
Матур үтеп киткән көннәргә.
Бер уйласаң, нигә Яңа елны,
Матур итеп каршыламаска.
Туган-тумачалар белән бергә,
Күңел ачып бер утырмаска?
Һәрвакытта Яңа ел килгәндә,
Күңел шатлык, бәхет көтә бит.
И Яңа ел, шәфкатьле булып кил,
Рәхмәтләрең белән рәхим ит.

САБАН ТУЕ
Сабан туе дигән бу бәйрәмне,
Кемнәр дисез уйлап чыгарган?
Сорыйсы юк, татардан да гайре,
Уйлап чыгаручы булмаган.
Менә бит ул бер кечкенә авыл
Мәйданында туган бер йола.
Ә бүген ул дөньяда танылган
Бик зур бәйрәм булып санала.
Шундый күңелле бәйрәм булганга,
Бөтен милләт аны яратты.
Хәтта безнең бу бәйрәмебездән,
Көнләшүчеләр дә бик артты.
Күрегезче, бәйрәм кыза бара,
Ат чабышлары да башланды.
Батырлар көрәшкә чыгу белән,
Бик күп халык шунда ташланды.
Берсеннән-берсе уеннар кыза,
Белми халык нәрсә карарга.
Әнә сәхнәдә кызлар җырлыйлар,
Агыла халык җырлар тыңларга.
Әле аннан, әле бер урыннан,
Затлы бүләк алып чыгалар.
Суыткычлар, телевизорлар да,
Хәтта «Жигули» машиналар.
Бала-чагалар да буш калмыйлар,
Уеннарда гел катнашалар.
Бүләк алып чыгалар да алар,
Мактаналар, и шатланалар.
Әнә бер батыр сәхнәгә баскан,
Җилкәсенә салган зур сарык.
Сокланалар шул батырга карап,
Кул чабып котлый аны халык.
Батырлардан батыр калган шул ул,
Ихтирам итә аны халык.
Татарлардан батырлар бик күп,
Татарлар өчен бу горурлык.
Шулай үтә бу күңелле бәйрәм,
Күп милләтне хәйран калдырып.
Диңгезләрне гизеп чыгып җиткән,
Хәтта Америкага барып.
Ә бит кечкенә авылда гына,
Башланган ул, шәһәрдә түгел.
Ә бүген ул шундый колач җәйгән,
Хәтта зиһен җитәрлек түгел.
Татар бит ул шаккаттыра белә,
Әгәр берәр нәрсә уйласа.
Тимергә дә кадак кагар иде,
Әгәр бик нык итеп тырышса.
Әйдә әле, бәйрәм хөрмәтенә,
Берәр чәркә шәраб күтәрик.
Елына бер генә килгән икән,
Аны матур итеп үткәрик.

ХУШЛАШУ СҮЗЕ
Якын дуслар китә арабыздан,
Мәңгелеккә бездән, хушлашып.
Йөрәк әрни, күздән яшьләр тама,
Җилләр елый безгә кушылып.
Нишлисең бит, язмыш безнең шундый,
Мәңгелеккә беркем килмәгән.
Югалтуның ачыларын белми,
Кемнәр әле аны күрмәгән.
Якын дустыбызны озатабыз,
Әрни йөрәк, юксыну хисе.
Ул китсә дә, һич тә онытмабыз,
Күңелләрдә сакланыр төсе.
АК КАНАТЛЫ ҖИЛКӘНЕМ БЕЛӘН
Туганнан бирле
Иң якын дустым-
Ап-ак канатлы
Җилкәнем белән
Гел яшәп киләм.
Я җәяү барам,
Я очып барам,
Я агып барам.
Чөнки әле ул
Оча да белә,
Дөлдөл шикелле
Йөзә дә белә.
Көймә шикелле
Йөри дә белә
Кеше шикелле.
«Ничек әле ул
Шундый булган»,- дип
Гаҗәпләнеп тә,
Бик сокланып та,
Бик яратып та
Килеп янына
Иңнәрен сыйпап,
Бик озак кына
Еш карап торам.
Минем җилкәнем
Ул - минем җаным,
Ул - минем тәнем,
Нечкә күңелем,
Утлы-ялкынлы
Кайнар хисләрем.
Ул - минем күзем,
Кулым, аягым.
Ул кая бара,
Мин шунда барам.
Ул тукта дисә,
Мин туктап торам.
Ләкин, без икәү
Бар нәрсәне дә
Бергә эшлибез.
Бер-беребезгә
Каршы тормыйбыз.
Намусыбызга
Тап төшермибез.
Бер-беребездән
Һичбер нәрсә дә
Яшертен генә
Эшләп куймыйбыз.
Ләкин, мин аны
Ихтирам итәм.
Аның сүзләрен
Мин өстен куям.
Үземә түгел,
Аңа бигрәк
Зур бәя бирәм.
Нәрсә булса да
Ул уйлап таба.
Кирәк-яракка
Ул торып чаба.
Бар нәрсәнең дә
Ул җаен белә.
Күп кешеләрнең
Ул киңәшчесе.
Мин аңа әйтәм:
«Бәлки, әле син
акыл иясе».
Бар әле безнең
шундый уебыз:
шушы дөньяны
ары да бире
айкап чыгасы,
ерып чыгасы,
күреп кайтасы,
дөнья гизәсе.
Без шундый инде:
Озакка сузып,
Уйлап тормыйбыз.
Шушы көннәрдә
Юлга чыгарга
Уйлап торабыз.
Тик хәрәкәттә
Бар ди бәрәкәт
Ник шулай булгач,
Әйдә ятарга.
Кайтырбыз кире,
Бар нәрсәне дә,
Күп нәрсәне дә,
Юк нәрсәне дә,
Муеннан булып,
Нык күреп туйгач.
Әйдә, җилкәнем,
Китәр алдыннан
Бер җилкенеп ал.
Чыгар алдыннан
Дога кылыйк без.
Мөселманнарча,
Хәер-сәдака
Биреп китик без.
Күктә болытлар,
Җирдә елгалар
Агып баралар.
Без дә икәүләп,
Җилкәнем белән
Агып барабыз.
Агып баруны
Без хуп күрәбез.
Төрле җирләрне
Күреп барабыз.
Кайбер җирләрдә,
Туктап калабыз.
Минем җилкәнем,
Минем кебек үк,
Күп сөйләшергә
Гел дә яратмый.
Ул күп уйлана,
Күп тәэсирләнә,
Күргән-белгән
Эчендә тота.
Холык-фигыле
Менә бит шундый.
Ул күпне күрә,
Ул күпне белә,
Бик күп вакытта
Эченнән елый,
Тышыннан көлә,
Рәнҗеткәннәрне
Гел гафу итә.
Бик яхшы белеп,
Аның халәтен,
Сөйләшергә бик
Яратмаганын,
Теләмим аны
Мазасызларга.
Күргән-белгәнне
Гел үзем сөйләп,
Гел үзем язып,
Шәп итеп кенә
Кала үземә
Сөйләп барырга.
Күптәннән бирле
Агып барабыз.
Күп нәрсә күрдек,
Күп нәрсә белдек,
Әле һаман да
Күреп туймадык,
Карап туймадык.
Бик еракларга
Сузылган безнең
Шушы юлыбыз.
Минем киң күңел
Ару-талуны
Һичкайчан белми.
Күпме күрсә дә,
Һичкайчан туймый.
Хәер аңа бит,
Күрүдән башка,
Берни кирәкми.
Дөнья шундый зур,
Дөнья бигрәк киң.
Күпме күрсәң дә,
Туярлык түгел.
Башка җирне дә,
Күрик әле дип,
Ашкына күңел,
Җилкенә күңел.
Һаман агам мин,
Күбрәк күрим дим.
Кайда туктармын,
Үзем дә белмим.
Күп еллар актым,
Күп җирдә булдым.
Булмаган җирем,
Инде калмады.
Һаман да җаным
Тынычлынмады.
Шулай акканда
Төрле чак була.
Күңелем тулып,
Елап та алган,
Көлеп тә алган,
Җырлап та алган
Чакларым була.
Еллар агыла,
Гомер аз кала.
Әле һаман да
Яшәмәдем дә
Кебек тоела.
И бу зур нәфес,
Җитәр дими шул,
Күп яшәсәң дә,
Канәгать түгел,
Һаман да әле
Бу бик аз ди ул.
Бу очракта
Нәфесне әйтәм,
Тиргәмим әле,
Дөньяда яшәп,
Кем туйган әле?
Озак йөзгәндә
Төрле чак була.
Төрле афәтләр
Очрап тора.
Җилкәнеңне дә,
Бәреп аудара.
Кем дип тормый ул,
Бәрә йөзеңә.
Китәсең шунда,
Упкын төбенә.
Аннан чыгу юк,
Мәңге каласың.
Ул синең инде
Каберстаның.
Шул кара төнне,
Онытмам инде,
Аны мәңгегә.
Шулай йөзгәндә
Кинәт бәрде ул.
Гел көтмәгәндә
Ике баламны
Бәреп екты шул.
Киттеләр төпкә,
Мәңге ятарга.
Йөрәкне ерып,
Ике яркага.
Шул көннән бирле,
Кайгыга чумдым.
Йөрәгем янып
Яши башладым.
Әйләнәм дә
Гел ялгыш булган.
Гаилә корып,
Миңа яшәргә
Насыйп булмаган.
Кем аны белгән
Ниләр буласын.
Ачы язмышның
Нәрсә кыласын.
Ә вакыт һаман
Гел агып тора,
Кара кайгымны
Ул юып бара.
Ул бик зур кайгым
Бераз агара.
Агара да ул,
Әледән-әле
Кабат яңара.
Яңара да ул,
Тия бәгырьгә.
Кайгы икән ул
Бетми гомергә.
Ходай бирмәсен
Шундый кайгыны
Һичберкемгә дә.
Кайгы дигәнгә
Дару юк икән,
Һичбер җирдә дә.
Яшьлегемдә дә
Шушы кайгылар
Бик күп булдылар.
Әтием белән
Абыем бергә
Канлы сугышта
Ятып калдылар,
Корбан булдылар.
Без бик кечкенә
Дүрт бала идек.
Ятим калгачтын,
Интегеп үстек.
Әни мескенгә
Бик авыр иде,
Үз сыныгын да
Гел безгә бирде.
Кәлҗемә ашап
Без бераз үстек.
Ачлыктан качып,
Без читкә киттек.
Киттек без читкә
Биштәрләр асып,
Биштәр эченә
Кәлҗемә салып.
Шул көннән бирле
Без юлда көн дә
«Бу тормыш» дигән
зур җилкәнендә.
Бу бик зур җилкән
Минем өчен дә,
Һәммәбезгә дә
Булды афәтле,
Булды кинәле,
Безнең өченгә
Көе килмәде.
Гомумән, безне
Никтер сөймәде.
Алып китте ул
Безне Пермьгә.
Пермьнән тагын
Икенче җиргә.
Килеп җиттек без
Инде нишләргә?
Әни уйлады,
Шахтага кереп,
Шунда эшләргә.
Башка эшләр юк.
Нәрсә сайласын?
Авыр булса да,
Юк бит чарасы,
Ашарга сорый
Һәрбер баласы.
Шунда барактан
Фатир бирделәр.
«Яшәгез шунда»,-
диеп киттеләр.
Озак яшәдек
Бик тар бүлмәдә.
Шахта күмере
Ягып миченә.
Эшләрлек булып
Апаларым да
Үсеп җиттеләр,
Шул ук шахтага
Эшкә керделәр.
Әни, апалар
Эшләп торса да,
Шул тәмле ипи
Җитми һаман да.
Карточкаларга
Ипи бирәләр,
Кечтеки генә,
Туярлык түгел,
Үлмәслек кенә.
Ничек булса да
Вакытлар үтте.
Миңа мәктәпкә
Барып укырга
Вакытлар җитте.
Укыр көннәрем
Килеп тә җитте.
Бик җитди булып,
Әзерлек белән
Мәктәпкә киттем.
Беренче көнне
Мин татариннан
Барысы да көлде,
Чөнки мин әле
Шул урыс телен
Бик белми идем.
Ярый ул көнне
Көлделәр генә.
Башка көннәрдә
Теттеләр генә.
Үртәүләренең
Төрлесе булды:
«Чуни-чучмеклар,
Татарин-монгол,
Малай-гималай»
Дигән үртәүнең
Чиге булмады.
Бу үртәүләргә,
Кимсетүләргә
Чыдамым бетте.
Мәлгунь мәктәпне,
Әллә алкаштан,
Әллә уйнаштан
Туган булганнар,
Җен төсле булган
Пот балаларын
Мин ташлап киттем.
Ташлап киттем дә,
Башка мәктәпкә
Аяк басмадым.
Шулай итеп, мин
Чи надан калдым.
Нәкъ шул сәбәптән,
Тормышым йөге
Гел авыр булды,
Гел кырын килде,
Гел авыр эшкә
Җигелә идем.
Надан калуым
Үкенечкә дә,
Үкенергә дә
Гомергә калды.
Авыр булса да,
Мин бик нык түздем.
Ипи бәясен
Мин шунда белдем.
Менә шул чакта
Шуны аңладым:
Тормыш дигәннең
Ачы-төчесен
Белеп яшәүнең
Файда икәнен.
Әгәр белмәсәң,
Аның серләрен,
Ничек беләсең
Кеше хәлләрен.
Бик күп белергә
Мин гел омтылдым.
«Укый-язарга
Өйрәнермен»,- дип,
Хәтер төбенә
Язып та куйдым.
Вакыт күп үтте.
Без дүртебез дә
Зур булып үстек.
Әкренләп без
Таралып беттек.
Яшәдек шулай
Гел таралышып,
Бәләкәй генә
Хатлар алышып.
Тормыш җилкәнем
Ала да китә
Әллә кайларга
Белмәгән җиргә.
Гомерем минем
Гел юлда үтә.
Булмаган җирем
Калмады минем.
Актым да актым
Җилкәнем белән
Империяне
Берничә тапкыр
Әйләнеп чыктым.
Юллары аның
Бик такыр түгел,
Чокыр да чокыр.
Кайларда гына
Инде булмадым,
Нинди генә мин
Эш башкармадым.
Камчаткасында,
Үзбәкстанда,
Ерак Көнчыгыш,
Кыргызстанда,
Прибалтикада,
Салкын Себердә
Булдым, ахыры,
Җәһәннәмдә дә.
И санап китсәң,
Алар һич бетмәс,
Чутлый башласаң,
Бармаклар җитмәс.
Төрле җирләрдә
Эшләгән эшләр,
Алары да бит
Тулы бер биштәр.
Шахтада эшләү
Йөкче дә булып,
Урман кисүче,
Кирпеч заводта
Кирпеч ташучы,
Бик күп җирләрдә
Тагын эшләүче.
Шулай шул инде
Яткан ташны бит
Мүк басып китә,
Йөргән таш йөреп
Шомарып бетә.
Шулай гел йөреп,
Шомардым менә,
Шуам да китәм,
Икенче җиргә.
Шуңа күрә дә
Яши алмыйм шул
Бер җирдә генә.
Болай йөрүнең
Файдасы бик зур.
Дөньяны белү
Бик кирәк - зарур.
Шулай йөрмәсәм,
Дөнья күрмәсәм,
Кем булыр идем?
Җавабын бирәм:
Наданлыгымнан
Һичберкайчан да
Чыгалмас идем.
Горький әйткәндәй,
Шушы тормышның
Университетын
Мин ерып чыктым,
Шуңа күрә дә
Күп нәрсә оттым.
Нәкъ шул сәбәптән
Чигенде миннән
Кара наданлык.
Тормыш өйрәтте
Бик яхшы итеп
Алфавитларын,
Укый-язарга
Шулай өйрәндем,
Укый-яза белү -
Нинди зур шатлык.
Минем җилкәнем
Кабат җилкенә
Карап җилләргә.
Ашкына мине
Алып китәргә
Әле булмаган
Гел ят җирләргә.
Менә мин кабат
Гел бер ят җирдә
Кара сөремле,
Кара чырайлы,
Җанга ятышсыз,
Чиста һавасыз
Бер зур шәһәрдә.
Шәһәр исеме -
Магнитка икән
Белмәссең аны,
Магнитка булгач,
Әллә ул мине
Тартып китергән
Күп йөрисең дип,
Ачуы килгән.
Әллә инде ул
Берәр мәкерле
План корып куйган,
Мине шушында
Тартып куярга
Димәк уйлаган.
Шуны мин белдем:
Элек тә монда
Күп кеше килгән,
Дөресерәге,
Аларны көчләп,
Режим китергән.
Кулаклар имеш,
Туган җиреннән
Көчләп куганнар,
Сез шушы җирдә
Эшләргә тиеш.
Бигрәк тә монда
Бик күп куылган
Яхшы кешеләр,
Тырыш кешеләр
Гыйлем кешеләр
Татарстаннан.
Ул чакта әле,
Шәһәр булмаган,
Тап-такыр гына
Зур ялан булган.
Көнен дә, төнен дә
Эшләгән алар,
Ял да булмаган,
Ә өсләрендә
Зур чыбыркылар
Сызгырып торган.
Эшләп арыгач,
Кайтып ятарга
Торак булмаган,
Кем кайда калган
Шул салкын җиргә
Арып егылган.
Куылганнарның
Мондагы эше
Бик авыр булган,
Нәкъ шул сәбәптән,
Чутсыз, хисапсыз
Кырылган кеше.
Чирләп китүдән,
Суык, ачлыктан,
Бәла-казадан
Үлеп китүче
Шул кешеләрнең
Саны булмаган,
Санаусыз булган.
Зәмһәрир суык
Кышкы айларда,
Эт чыдамаслык
Шундый шартларда
Яшәгән халык
Палаткаларда.
Иртән торуга
Бик күп кешеләр
Мәет булганнар,
Салкын, туң җирдә
Туңып, бозланып
Катып калганнар.
Бик күп үлсә дә,
Монда кешеләр
Кимеп тормаган,
Эшелоннар гел
Яңа корбаннар
Китереп торган.
Әйтерсең бу җир
Бухенвальдия,
Аз халкы түгел,
Дошманнар гына.
Шунысы гаҗәп:
Нишләп юк монда
Крематория?
Менә бу шәһәр
Шулай төзелгән.
Ун бала туса,
Йөз кеше үлгән.
«Легендар» дигән,
Исем тагылган
Магнит калага,
Данлы булганга,
Меңләгән кеше
Сөякләреннән
Калкып чыкканга.
Әй дус җилкәнем,
Нигә әле син
Монда туктадың?
Берәр матур җир
Нигә тапмадың?
Игътибар ит син -
Нинди моңсулык,
Сульфит газыннан
Кап- кара булып
Яфраклар янган,
Янган кешеләр,
Һәм тирә-юньдә
Шиңгән чәчәкләр,
Сары үләннәр
Тезелеп киткән.
Әнә биредә
Тәбәнәк, озын
Агач бараклар
Череп беткәннәр,
Мазарстанны
Хәтерләтәләр.
Һичшиксез мине
Шушы төбәккә
Тәкъдир китергән,
Чөнки бу җиргә
Әби-бабамнар
Монда сөрелгән.
Әби-бабаем
Минем килгәнне
Теләгәннәрдер,
Ходай Тәгалә
Кабул иткәндер.
Күптән инде сез
Дөнья куйгансыз,
Мәңгелеккә сез
Тынычлангансыз.
Рәнҗеп киткәндер,
Сезнең җаныгыз.
Менә мин килдем.
Исәннәрмесез,
Әби, бабаем!
Авыр түгелме,
Ничек хәлегез?
Сезне күрдем дә,
Әрнеде күңел.
Күпме сез монда?
Санарлык түгел,
Кайнар яшьләрем
Ага күземнән
Тыярлык түгел.
Ирексез килеп
Сез шушы якка,
Никадәр авыр
Михнәт чиккәнсез,
Бәхет көткәнсез,
Бәхетсез булып,
Мәңге киткәнсез.
Кайгыгыз икән
Тау кадәр булган.
Шул зур кайгыдан
Хәтта ярылган
Кабер ташлары.
Шулкадәр яман
Булган икән бит
Яшәү шартлары.
Йоклагыз инде,
Тәмле төш күреп.
Туйганчы йокы
Сезгә тимәгән,
Күрмәгәннәрне
Сез инде күргән.
Булганы булган,
Кире кайту юк.
Кабат михнәтләр
Сезгә янамый.
Сезне йөдәткән,
Сезне нык изгән
Шушы дөньядан
Бакый дөньяга
Сез инде моннан
Китеп котылган.
Кайчандыр элек
Акылы бик зур
Бер фәлсәф әйткән:
«Кеше ул,- дигән
Килә дөньяга
Гел михнәт чигеп
Яшәргә генә».
Шул фәлсәф кебек,
Мин дә уйланам,
Уй-фикерләрем
Еракка китә.
Нигә бу кеше
Шулай яралган?
Гомер-гомергә
Берсе-берсенә
Нужа күрсәтә,
Берсе-берсенә
Хыянәт итә.
Мазарстанда
Авыр сулышлар,
Авыр фикерләр,
Ничек инде ул
Шулай булмасын,
Күпме корбаннар
Рәҗнеп яталар.
Күбесе алар
Яшьләй киткәннәр.
Исән чактада
Тар баракларда,
Тар бүлмәләрдә
Җәфа чиккәннәр.
Назлы кулларны,
Назлы сүзләрне,
Сөю-сөелү,
Яратышуны,
Сөючеләрне,
Сөйгәннәрне дә
Күрми киткәннәр.
Бик катгый надзор,
Бик үткен күзләр
Төбәлгән булган,
Басым астында
Хокуксыз коллар
Хәлендә алар
Яшәп ятканнар.
Рөхсәтсез әгәр
Бер адым гына
Син читкә китсәң,
Бик катгый итеп
Җәза биргәннәр.
Мин китим әле,
Әби, бабаем
Тыныч йоклагыз,
Сез моңа лаек.
Хәзергә әле
Саубуллашаек.
Килеп торырмын
Мин сезнең янга,
Килеп күрмичә
Түзалмас җаным.
Һич белеп булмый
Алгы язмышны,
Бәлки, минем дә
Шушында булыр
Соңгы станым.
Бик күп йөрдем мин
Дөньяны гизеп,
Мәсхәрәләргә,
Кимсетүләргә
Тешемне кысып,
Ачуны тыеп,
Һәрвакыт түзеп,
Бәхет эзләп тә
Күп агып бардым.
Аны бер җирдә
Таба алмадым.
Булды кайчакта
Күңелле мизгел,
Шунысына да
Канәгать булып
Шатланды күңел.
Бер җирдә дә мин
Күп яшәмәдем.
Йөрәк түзмәде,
Гел бер урында
Озак яшәве
Минем өчен бик
Газаплы иде.
Һәр нәрсәнең дә
Чиге була бит,
Әллә шушында
Калырга микән?
Юкка түгелдер
Әби-бабамның
Теләк-рухлары
Тартып китергән.
Әллә туфрагым
Моннан алынган.
Дөнья серләрен
Безгә алдан ук
Белер өченгә
Ходай язмаган.
Меңләгән монда
Татар милләтем,
Күптән төпләнгән,
Димәк, бу урын
Безнең төп йортка,
Бәс, әверелгән.
Бик күп уйландым,
Бер төп фикергә
Ахры, тукталдым:
Хәзергә монда
Яшәп торырга
Диеп уйладым.
Бардым бер җиргә
Эшкә керергә.
«Ай-һай,- диделәр,
Йөргәнсең икән
Дөньялар гизеп,
Эшләрсең микән?
Эшебез авыр,
Бик каты түзеп
Авыр эшләргә».
Түзәм мин, иптәш,
Авыр сүзләргә,
Түзә алмыйм мин,
Менә шунда эш.
Авыр эшләрдә
Мин инде күптән
Терсәк тешләгән.
Камчаткада да.
Кәттә портларда
Йөзләгән тонна
Йөкләр ташып,
Күптән күнеккән.
Менә монда да -
Мельзаводында
Җитмеш килолы
Зур капчыкларны
Бер җиңел мендәр
Күтәргән кебек
Бик талгын гына
Очыртам гына.
Никадәр генә
Эшләгән эшең
Авыр булмасын,
Кайда булмасын
Чамалап кына
Бирә акчасын.
Әлбәттә, үзем
Мин комсыз түгел,
Ләкин менә шул
Гаделсезлеккә
Борчыла күңел.
Бәләкәйдән үк
Авыр эш эшләп,
Гомерем үтә,
Нишләмәк кирәк,
Һөнәр булмагач
Мәҗбүри итә.
Икенче яктан,
Уйлап карасаң,
Башың ял итә.
Баш белән эшләп
Кайбер кешеләр
Псих булып китә.
Һәрбер эшнең дә
Кимчелекләре
Булмый калмый ул.
Шуңа күрә дә,
Язмышың белән
Син канәгать бул.
Менә шулай дип
Үз-үземне мин
Юатып яшим.
Башка төрле мин
Яши дә белмим.
«Үз тормышыңны
Ямьләргә тырыш»,-
Димен үземә.
Тырышмый гына
Табылмый табыш.
Шушы эшемдә
Кинәт бер көнне,
Һич көтмәгәндә,
Бик чибәр генә
Кызны очраттым.
Очрату белән
Аны яраттым.
Табигатьтән мин
Бик тә оялчан,
Кызлар янына
Һич тә баралмыйм.
Матур сүзләр дә
Бер дә табып та,
Уйлап та һичбер
Чыгара алмыйм.
Шулай да беркөн
Бардым янына.
Сөйләштем бераз
Оялып кына.
Шул оялуым
Бетерә мине
Юкка чыгарып.
Каушап, көшәнеп,
Кызарып, пешеп
Интегеп бетәм,
Әйтә алмыйча
Кирәк сүземне.
Хәзер дә менә
Нәкъ шулай булды.
Гел пүчтәк сүзләр
Сөйләп утырдым.
Тузга язмаган
Шул сүзләр белән
Мөгаен, аны
Бик тә ялкытып
Бетергәнмендер.
Аның алдында
Күренгәнмендер
Бер юләр булып.
Гел шулай була,
Характерымны
Үзгәртә алмыйм.
Нәкъ шул сәбәптән
Матур кызларны
Карата алмыйм.
Гел бушка гына
Тырышканмын ла
Шушы кыз белән
Бик танышырга.
Бу кыз икән бит
Күптән йөри ди
Бер егет белән,
Аңа чыгарга,
Тормыш корырга.
Минем шул инде,
Ни кылансам да
Гел барып чыкмый,
Фиаско булып
Гел тәмамлана.
Барып чыкса да,
Уңышлы булмый.
Бу инде минем
Беренче түгел,
Булганнары да
Бетәсе түгел.
Яшем дә инде
Утызга җитә.
Кызлар сайларга
Вакыт та үтә.
Зимагурлыкта
Күп еллар йөреп,
Вакыт булмады
Кызлар сайларга.
Кирәктер инде.
Кайчан булса да
Тормыш корырга.
Гаиләне соң
Ничек корырга?
Яшәр җирем юк,
Яшим кешедә,
Хәлем икеле,
Рәтләп яшәргә
Түбә дигәне
Хәтта юк әле.
Шулай да мине
Бик озак итеп
Көттермәделәр:
Агач барактан
Кечкенә генә
Бүлмә бирделәр.
Менә бит әле
Фортуна миңа
Бераз елмайды.
Түбә дә булды
Эшләп алынган.
Күп булмаса да
Акча да булды.
Мәсьәлә хәзер
Берәр ипле кыз
Табуда калды.
Нәкъ бу фәлсәфә
Минем өчен бит
Бик четерекле,
Кыен мәсьәлә.
Игътибар итсәм,
Эшләгән җирдә
Кызлар күп икән,
Берсе мине гел
Күзәтә икән.
Беркөн сизендем,
Гел миңа карый,
Күзен дә алмый.
Кара син аны,
Ничек оялмый.
Карап торуга
Гел юаш кына,
Бик матур түгел,
Ямьсез дә түгел,
Уртача гына.
Кем белсен аны,
Бәлки, ул минем
Бик тиз арада
Булып куясы
Хәләл җефетем,
Хәләл бәхетем.
Беркатлы гына,
Бик гади генә
Булып күренеп,
Янына килдем.
Хәлен-әхвәлен
Сорашкан булдым.
Игътибар иткәч,
Ул бик сөенде,
Бөтен серләрен
Ул сөйләп бирде.
Шуннан соң инде
Аның турында
Барысын да белдем.
Шулай итеп, без
Танышып киттек,
Дуслашып киттек,
Озакламыйча
Очрашырга
Вәгъдәләштек без.
Әти-әнисе,
Абый-сеңлесе
Белән бергәләп
Яшиләр икән
Үзләре салган
Өйләре белән.
Шәфкать туташы
Булып эшли үзе.
Чыннан да юаш,
Миңа охшаган.
Бик әкрен чыга
Сөйләгән сүзе.
Җиде яшькә ул
Миннән кечерәк,
Ак озын чәчле,
Кашлары кыйгач,
Кап-кара күзе,
Йомрырак йөзле,
Аягы аның
Бераз нечкәрәк,
Тазарыр димен
Эчемнән генә
Кияүгә чыккач.
Беренче күргән
Көннән үк мине
Бик тә яраткан.
(Әлбәттә, инде
мин бит ул чакта
бик чибәр идем,
күргәне берсе
гашыйк булып гел
арттан калмыйча
йөриләр иде).
Менә бу кыз да-
Люция дигән
Шәфкать туташы,
Читтә калмаган,
Мине яраткан.
Аңа карата
Игътибарымны
Җәлеп итәргә
Бик тә тырышкан.
Шулай итеп, без
Кабат очраштык.
Озак утырдык
Кызык гәпләшеп,
Якын танышып,
Фикер алышып.
Эчемнән генә
Уйлап алдым мин:
Бу, бәлки, булыр
Минем кәләшем.
Шулай итеп, без
Бер-беребездән
Канәгать калдык,
Бик еш очрашып,
Яратышып та
Йөри башладык.
Беркөн Люция
Бик сәер генә
Елмаеп куйды:
«Тыңла әле,- ди.
Шуны белдерәм:
Әти-әнием
Сине иртәгә
Безгә кунакка
Чакырдылар»,- ди.
Шулай итеп, мин
Килдем кунакка.
Ихтирам итеп
Каршыладылар,
Саулык-иминлек
Сораштырдылар.
Ипле гаилә
Икәне шунда
Күренеп тора.
Стенасында
«Аятел-Көрси»
Эленеп тора.
Бик ипләп кенә
Сүз башладылар.
Мин кайсы яктан,
Кем икәнемне
Җентекләп кенә
Сораштырдылар.
Танышуларым
Файдага булды.
Һәрберебез дә
Танышулардан
Канәгать калдык.
Әти-әнисе
Кызын бирергә
Риза булдылар.
Мине дә алар
Бик ошаттылар.
Аштан, чәйдән соң
Дога кылдык без,
Барысы да икән
Ихтирамлылар,
Озатырга дип
Һәммәсе чыкты,
Хәтта кулъяулык
Болгап калдылар.
Менә бит алар
Татарстаннан
Куылмаса да,
Мәҗбүр булганнар
Шул зур ачлыктан
Качып китәргә.
Тырыш булганнар,
Бик матур итеп
Өйләрен салып
Керә алганнар.
Яши белгәннәр
Һич башкалардан
Ким булмаганнар.
Татар шулай бит,
Беркайда да ул
Югалып калмый.
Авыр булса да,
Армый-талмый гел
Кыенлыклардан
Егылып калмый.
Озакламыйча
Без өйләнештек.
Минем инде шул
Бик тар бүлмәгә
Беркөнне күчтек.
Тардамыни эш,
Күңел киң булсын,
Сөйгәнең булсын,
Тарда да яшәп
Бәхет табасың.
Шулай бик тату
Яшәп киләбез,
Әби-бабайга
Барып йөрибез.
Бәхетле көннәр
Матур төш кебек
Бик тиз үтәләр.
Безгә бик мөһим
Көннәр җитәләр.
«Әле тагын да
Бәхет кимемәс»,-
Дигән өмет бар.
Ә киресенчә,
Ул бәхет үсәр,
Менә бит тиздән
Люция ханым
Баласын табар.
Бик күп йөрде ул,
Кибетләрдә дә
Киемнәр эзләп,
Барысын да табып,
Куйды әзерләп.
Белмибез әле,
Кем булып туар,
Ир баламы ул
Яки кыз булыр,
Кайсы булса да,
Алар безгә бик
Сөйкемле булыр.
Минем үземә
Кыз булсын иде.
Кызлар нәселен
Бик тә яратам.
Бәлки, шул чакта
Миннән дә бик нык
Бәхетле кеше
Булмас та иде.
Әйе, шулай шул
Минемчә булды,
Бәхеткә каршы,
Кыз бала туды.
Шатлыгым минем
Җиргә сыймады.
Кар төсле чәче,
Зәңгәр күзләре,
Тыңлап туймаслык
Булып чыгалар
Моңлы сүзләре.
Көннән-көн үсә,
Безнең булмәгә
Нур чәчеп тора,
Шуңа күрә дә
Кушамат бирдек-
Нурлы Нәсимә.
Безнең вакытлар
Шундый тиз үтә.
Нәсимәм инде
Шул араларда
Тәпиләп китә.
Көннән-көн аны
Шундый яратам,
Бераз күрмәсәм,
Бик нык сагынам.
Чын яратуны
Тик хәзер белдем,
Элек мин аның
Нәрсә икәнен
Белми дә идем.
Үскән саен ул
Гел матурлана,
Алдыма менеп,
Шундый назлана.
Назланган саен
Нурлана гына.
Үчти-үчтине
Бигрәк ярата.
Кайвакыт аны
Түшәмгә кадәр
Бик каты атам.
Шул чагында ул
Көлеп туя алмый.
Шатлыгы аның
Тар бүлмәбезгә
Һич тә сыя алмый.
Өнемдә дә - ул,
Эшемдә дә - ул,
Төшемдә дә - ул,
Уемда да - ул.
Эштән кайттым исә,
Йөгереп килә
Минем каршыма,
Күкрәккә очып
Килеп тә менә.
«Әттә, әттә»,- дип
Бөтерчек кебек
И өзгләнә.
Бер оҗмах кошын
Тоткандай булам,
Алсу битләрен
Нык үбеп алам.
Сәламәт булып,
Бәхетле булып,
Бер нәрсәгә дә
Мохтаҗ булмыйча,
И үссен иде,
Җанымнан да син
Кадерле булган
Сөекле балам.
Менә ул көлә,
Менә шатлана,
Сөенеп туймый
Якты дөньяга
Туган булганга.
Әти-әнисе
Аның янында
Гел назлап кына
Сөеп торганга.
Нишләп соң миңа
Шушы нарасый
Балам көлгәндә,
Фәкать менә шул
Матур мизгелдә,
Гел ихтыярсыз
Күз алларыма
Кара уй килә,
Шомлы уй килә.
Шул кара уйлар
Һәрвакыт минем
Йөрәкне телә.
Кайчакта менә
Шулай да була:
Кадерләп тоткан,
Бик саклап йөрткән,
Гел көтмәгәндә,
Кыйммәтле бәллүр
Төшеп китә дә,
Шартлап ярыла.
Ничек кенә соң
Шул бәхетемне,
Шул шатлыгымны,
Куанычымны
Сакларга икән?
Шул бәллүр кебек,
Беркөнне кинәт
Шартламас микән?
Күз алларыма
Хәтта китерү
Мөмкин дә түгел,
Ләкин нәрсәдер
Һич котылгысыз
Булып киләсен
Бик каршы булып,
Шундый сызланып,
Тыярга теләп,
Сизенә күңел.
Сизенүләрем
Бушка булмаган.
Ул афәт мине
Бик күптән бирле,
Көне җиткәнче
Тик көтеп торган.
Юынырга да
Нәсимә кызым
Ярата иде.
Плитага куеп
Суны да шунда
Кайната идек.
Шушы көнне дә
Юындырырга
Җыена идек.
Ничек булгандыр,
Беркем күрмәде,
Кайнап торган су
Кызым өстенә
Кинәт түгелде.
Җан ачысыдай
Тавыш яңгырады.
Кызым тавышы
Йөрәкне ярды.
Нәсимәкәем
Хушсыз егылды.
Күтәреп алдым,
Койкага салдым.
Салкын су алып
Өстенә койдым.
Тән тиреләре
Кабарып чыкты,
Нәкъ бер мизгелгә
Күзләрен ачты.
Ике генә сүз:
«Әттә, әттә»,- дип
Әйтеп өлгерде.
Соңгы сулышын
Бик авыр алды.
Кечкенә кулы
«Бәхил бул»,- дигән
Шикелле итеп,
Бик хәлсез генә
Кулымны кысты.
Соңгы тапкыр ул
Күзләрен йомды.
Мин карап каттым
Җан кисәгемә,
Елый да алмыйм,
Яшьләрем каткан,
Гүя коточкыч
Төш күреп ятам.
Ничек соң әле
Без күрми калдык,
Саклый алмадык,
Шул мәлгунь үлем
Кочагына бит
Үзәгебездән
Өзеп озаттык.
Ник бу кайгымнан
Җир дә тетрәми?
Йолдызлар нигә
Ярылып төшми?
Җан ялгыз калды,
Бәхет өзелде,
Бәгырь киселде,
Дөнья чүл кебек
Буш булып калды,
Йөрәк әрнүдән
Сулыгып калды.
Бу каһәрле көн
Шул көнне килде-
Гыйнвар аеның
Унысы иде.
Зәмһәрир суык,
Туңган һәр нәрсә.
Каберстанда
Шундый моңсулык,
Тәннәргә үтеп,
Салкын җил исә.
Җир куенына
Бирдем баламны.
Шул балам белән
Күмдем мин җиргә
Газиз җанымны.
И Ходаем, син
Ник шулай кылдың?
Газиз баламны,
Бердәнбер минем
Куанычымны
Ник тартып алдың?
Бу ярам инде
Мәңге төзәлмәс.
Рәнҗү, кайгылар,
Әрнү, сызлану
Гомергә бетмәс.
Люциянең дә
Бик күп елаудан
Күзләре баткан,
Хәтта нечкәреп,
Ябыгып калган.
Менә икән ул
Тормыш дигәне,
Гел булмый икән
Матур көннәре.
Була икән бит
Җанга үтәрлек
Ачы җилләре.
Начар башланды
Минем тормышым,
Киләчәктә дә
Нәрсә күрсәтер
Минем язмышым.
Үтте яшь гомер,
Үттеләр еллар.
Басылды бераз
Ярсыган күңел.
Туктатып булмый,
Вакыт тиз бара,
Гомер тиз ага.
Ә безнең инде
Икенче бала
Туарга тора.
«Елан тешләгән,
Баудан да курка»,-
Диеп әйтәләр.
Уйланып барам,
Киләсе көннәр
Нинди булырлар?
Нинди күчтәнәч
Алып килерләр?
Шуннан шомланып
Куркып та торам.
Шулай да тормыш
Уңай яккарак
Үзгәреп китте.
Без торган барак
Искереп бетте.
Безнең баракны
Килеп сүттеләр.
Ике бүлмәле
Фатир бирделәр,
Шәһәр читеннән
Яңа бистәдән.
И Ходаем, дим
Яхшыга булсын,
Кайгы-хәсрәтләр
Гел артта калсын.
Яхшысы гына,
Шатлыгы гына
Гел алда булсын.
Шатлык дисәм дә,
Кайгы күңелдә
Бер киртә булып
Калыр гомергә.
Балкыр микән ул
Шулкадәр хәсрәт
Күләгәсендә?
Күз алларымнан
Китми Нәсимәм,
Төшемдә күреп
Мин аны сөям,
Мин аны үбәм,
Мин аны кочам.
Яшьле күз белән
Кинәт уянам.
Шулкадәр аны
Үлеп сагынам.
Кайгы-хәсрәткә
Дару юк икән.
Аннан да авыр,
Аннан да каты,
Аннан да яман
Бер чир юк икән.
Күчтек, ниһаять,
Яңа фатирга,
Яңадан башлап
Тормыш корырга.
Ялтырап тора
Бүлмә эчләре,
Әле бетмәгән
Буяу исләре.
Шушы хәятта,
Шушы мизгелдә
Ачыла кабат
Хәтер битләре:
Ничәмә еллар
Черек баракта,
Бик тар бүлмәдә
Интегеп яттык.
Шарт булмаганга,
Бик тар булганга,
Сыялмаганга,
Газизебезне -
Нәсимәкәйне
Шунда югалттык.
Менә бит сиңа
Бөтен шарт туган :
Яшә, гомер ит.
Шушындый шартны
Инде күптәннән
Бик булдырасы
Килгән иде бит.
Шул чакта булса,
Сөенер идек.
Нишлим соң инде?
Юк күңелемдә
Шулкадәр шатлык.
Күңелдә бушлык.
Әгәр сөенсәм,
Нәсимәм минем
Бик рәнҗер кебек.
Кайда булсам да,
Кая барсам да,
Юксыну хисе.
Яшь бала күрсәм,
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Яралы Йөрәк - 3
  • Части
  • Яралы Йөрәк - 1
    Общее количество слов 4111
    Общее количество уникальных слов составляет 1987
    36.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яралы Йөрәк - 2
    Общее количество слов 3921
    Общее количество уникальных слов составляет 1812
    40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яралы Йөрәк - 3
    Общее количество слов 3890
    Общее количество уникальных слов составляет 1817
    38.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Яралы Йөрәк - 4
    Общее количество слов 254
    Общее количество уникальных слов составляет 191
    53.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    63.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    72.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов