Latin

Тапшырылмаган хатлар - 2

Общее количество слов 4491
Общее количество уникальных слов составляет 2235
34.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
55.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Яшермим, мин алдынгы совет хатыны гына түгел, гүзәл хатын булырга да теләдем. Менә шуның өчен дә мин сине театрдан кайтканда белемемне арттырып кына түгел, матурлыгымны сакларга тырышып та каршы ала идем. Син дә мине буш итмәдең. Бик еш гримыңмы да сөртмичә миңа, минем яныма, кочагыма ашыга идең. Нигә болай? — диюемә син, мине үбә-үбә: Галиям, мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине соеп, синең турында уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. Ьүген иптәшләр дә, таныш тамашачылар да, яныма кереп, к ү иммим кыстылар, рәхмәт, диделәр. Залда яңгыраган алкыш бер м 11 ца гмна түгел, сиңа да иде. Аңладыңмы инде ни өчен мин гыйш-м.гма чаптым? — дип җавап бирдең.
Кайбер көннәрне мин дә спектакльгә бара идем. Синең белән (юрга шатлана һәм кайгыра торган идем. Синең яхшы уйнавың — минем өчен дә шатлык, синең начар уйнавың — минем өчен дә |йгы була торган иде. Ләкин син, Искәндәр, сәхнәдә генә түгел, •рмышта да артист булгансың. Бу ягың белән син татар совет и кәсенең чын артистларыннан, алдынгы көчләреннән аерыла-,щ. Бер язарга керешкәч, тәртип белән языйм инде.
Артистлар тормышы белән якынтын таныша башлаганда, язның соңгы айларында, мин рабфакны бетердем. Рабфакны бетер-гон көнне үк сиңа күчендем.
Көз көне мин Казан университетының медицина факультетына укырга кердем. Бу көзгә хәтле безнең тормыш яхшы барды. Ә коч көне иртә чәчәк аткан мәхәббәтебезнең хуш исле яфраклары арасында сары яфраклар күренә башладылар.
Иң элек син минем укырга керүемә каршы тордың. — Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул... Белемең болай да җитәрлек... Күгәрченнәр күк гөрләшеп торыйк, укыма, — дидең.
Бу беренче бәрелешүдә синең сүзләреңдә ата-бабаларыбыз-пың тавышлары ишетелгәндәй булды. Ләкин мин үземнең иркемне, теләгемне, киләчәгемне корбан итәрлек дәрәҗәдә түгел идем. Чөнки мин, синең әмерләреңә карамастан, университетка кердем. Ә сәхнә мине кызыктыра алмады.
Шуннан соң без бер бүлмәдә бергә торсак та, сирәк, бары тик төнлә белән генә очраша торган булдык. Иртә белән мин дәрескә киткәндә, син йоклап кала идең. Ә кичләрен сине театрдан көтә-көтә, мин йокыга китә идем. Чөнки син уникедә кайтасы урынына бик еш икедә-өчтә кайтырга өйрәндең. «Гыйшкым» белән башланган матур тормышыбызның шушындый төс алуы турында мин байтак уйландым. Җимерелә башлаган семьяны ныгыту өчен «Семья дәфтәре» уйлап чыгардым. Минем уемча, без бу дәфтәргә семья эчендә булган барлык кимчелекләрне яза барырга, шуны укып төзәлергә тырышырга тиеш идек. Бу дәфтәр миндә хәзер дә саклана әле. Менә аның беренче бите:
Искәндәр!
Хәзерге чорда да семья — җәмгыятьнең кирәкле бер ячейкасы. Семьяны буржуаларча аңлаудан арчынып, яхшы совет семьясы төзергә кирәк. Быел без шушындый җаваплы эшкә керештек. Гарип семья өчен без бер-беребез алдында гына түгел, ил алдында да, балаларыбыз алдында да гаепле булачакбыз. Яхшы уйла, акыллым, чөнки начар семья эшкә зур зарар китерә.
Менә бу дәфтәр семьябызның көзгесе булсын. Семья көзгесенә карап, үзебезнең яхшы якларыбызны да, яман якларыбызны да күрик. Бәлки, бу романтикадыр. Булса соң! Минемчә, семья һәм мәхәббәт романтикасыз булмый.
Бу дәфтәргә мин үземне кызыксындырган, икәвебез өчен дә кирәк булган барлык фикерләремне, уйларымны яза барачакмын. Син аларны илтифат белән укы һәм үзең дә яз. Кайчагында тел белән әйтә алмаган сүзләрне каләм белән әйтүе җиңелрәк була. Бу дәфтәр үзебез өчен файда китермәгәндә дә — балаларыбызга, киләчәк буынга ата-аналарының тормышлары турында бер документ булыр. Дәфтәрдән яхшы әйбер тапсалар — җылы итеп искә алырлар, начар нәрсә күрсәләр — туйганчы көләрләр.
Галия
«Семья дәфтәре» әнә шулай башланган иде. Ләкин син бу дәфтәргә бары бер генә тапкыр карадың. Чөнки «Дәфтәр» языла башлаган елларны «мещан» сүзе бик модада иде: танец — мещанлык, духи — мещанлык, чәчәкләр — мещанлык, галстук — мещанлык... күп нәрсәне мещанлык дип «аңлаучылар» бар иде. Син дә минем дәфтәремне «мещанлык» дип пычгаттын. Менә синен жавабын
Галия!
Бу эшең миңа ошамый. Бу — чеп-чи мещанлык. Дәфтәр белән семья төзеп булмый. Тизрәк ташла үзен. Күз алдында тотма. Кеше-фәлән күрсә, көлкегә калырбыз. «Дәфтәр»сез дә торыр була ме. Кеше сокланырлык тормыш кору өчен күп нәрсә кирәкми. Минем характерымны өйрән, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм күрсәт... Яхшы семья өчен шулар чит).
Искәндәр
Шушы язуыңнан соң син «Дәфтәр»гә әйләнеп тә карамадың мин сиңа болай дип җавап биргән идем:
Ялгышасың, акылсызым!
Ьу мещанлык түгел. Бу фәкать синең куркуың гына. «Кеше көлкегә калырбыз», имеш. Аннары «минем характерымны беләсең сорауларыма игътибар ит, ярдәм күрсәт» дигән сүзләреңне ничек аңларга? Нигә мин сине өйрәнергә тиеш тә, син мине тугел? Синең бу сүзләрең: «Миңа буйсын, миңа кол бул», — дию шул бер бит. Бу бик иске караш. Шулай ук мин синең турыда өнытыммыни?
Галия
Әйе, ялгышканмын шул. Чөнки без икәвебез дә ул чакны мә-хобботнең нәрсә икәнен аңлап җитә алмаганбыз. Көрәшчеләр гсмьясын, совет семьясын кору өчен табигый һәм идея сайланышыннан туган мәхәббәтнең булуы кирәк. Табигый сайланышка (ышкы матурлык, тән байлыгы, сәламәтлек, төс, күз, йөз, тавыш, порү күркәмлеге керә. (Әлбәттә, кемгә кем ошый. Кемдә нинди ) Ну сайланышка без икебез дә җавап бирәбез. Безне башта әнә шул табигый сайланыш бәйләде дә. Без бер-беребезгә сокландык. шуның исереклегендә икенче сайланышны, идея сайланышын, аның кироклеген сизми калдык. Идея сайланышына тормышка, җәмгы, эшкә карашның бер булуы, сәяси караш бердәмлеге керә. Шушындый ике сайланыш булмаганда, семьяда талаш, кычкырыш туатыр кон нервлар какшый, фаҗигаләр башлана, ата-аналар тарафыннан балалар ташлана. Дөрес, матди як та зур урын тота. Ләкин бу иорсо баштагы ике сайланышка нык бәйләнгән була. Безнең арада идея сайланышы юк иде. Киресенчә, бу сайланыш урынына синдә, бергә тора башлагач та, тышкы матурлык астына яшеренгән иске карашлар чәчәк атарга тотындылар.
Озакламый мин балага уздым. Бу хәл икенче бәрелешүгә, таплшуга сәбәп булды. Башта син, чыраеңны сытып, ике-өч көн эндәшмичә йөрдең. Ә соңыннан артистлык талантыңнан файдаланып, мине сөяргә, назларга, назлаган булып, аборт ясатырга киңәш бирергә тотындың, хәтта куша да башладың:
— Без әле яшь. Синең укыйсың да бар. Мин артист, мин иҗат кешесе. Бала икәвебез өчен дә тере богау булачак, — сүзләреннән, — мине яратсаң, минем белән торырга теләсәң, бала китермә! — дип куркытуга күчтең.
Әгәр дә мәрхүм Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»н берәр генә ел иртәрәк белгән булса идем, мин аның түбәңдәге шигырен алтын кара белән язып сиңа бүләк иткән булыр идем:
...Шулай, дустым!
Сезнең песи халкы
Балаларын ташлап китәләр.
Песи халкы гына түгел,
Этләр, аюлар да,
Кешеләр дә шулай итәләр...
Ярый әле, сезнең песи малайлары
Ни булса да тере туалар.
Ә кешеләрнең күбесе,
Бала табудан куркып,
Корсакта чакта ук буалар.
Әйе, киләчәк буынны корсакта чакта буарга, аборт өстәленә ятарга мин риза булмадым... Кысыр булып яшәүдән кешеләр нинди кызык табалар соң? «Тыныч» тормышларын, «рәхәт» көннәрен бозарга теләмичә, сәламәтлекләренә зарар китереп булса да, күбесенчә ирләренең кушуы белән, гомер буена баласыз яшәгән хатын-кызларны беләм мин. Алар (алар белән бергә ирләр дә) ко-ча-коча эт асрыйлар. Эт үбеп, үзләрен юаталар. Ял көннәрендә, кешеләр балаларын күтәреп йөрергә чыкканда, алар этләрен җитәкләп чыгалар. Эт белән бергә йокларга яталар һәм шуны югары культура нечкәлегенә хисаплыйлар. Ә мин киләчәк тормышка эт түгел, батыр егет, көрәшче үстерергә теләдем. Балага узгач, мин ниләр генә уйламадым! Беренче мәртәбә үзен ана итеп хис кыла башлаган хатынның татлы хыялларын, тәмле уйларын аңлата алган кеше бармы икән!
Карынымда чакта ук мин баламны әллә кем итеп күрдем. Менә ул — егерме ике яшьлек егет, инженер, сыйныфсыз җәмгыятьнең атаклы кешеләреннән берсе, Советлар иленең яшь галиме, имеш. Шул ук минутта мин аны кыз дип тә күрдем. Чибәрлегенә исең китәр. Ул — рәссам, имеш. Аның картиналарында илебезнең шатлыгын, эшчәнлеген күрсәткән иң якты буяулар күзләргә рәхәтлек бирә.
Мин кыз таптым.
Бала да булгач, кыз да тугач, син әллә нишләдең. Дөрес, елмайган булдың. Хәлемне сорадың. Ләкин синең һәрбер кы-
Җәмәгать эшен ташлау, заман агышыннан аерылып калу, синең «чапрещаю»ларыңа буйсыну минем өчен үлем белән бер буны р иде. Дөрес, мин бик күп нәрсәгә төшенеп җитә алмый идем шул. Шулай да җәмгыять хисе, җәмгыять өчен яшәү фикере синең буйсынудан өстен булырга тиеш икәнлеген мин гипоп идем инде. Минем семья, мәхәббәт турында булган караш-нарым да әнә шул хисне — җәмгыять өчен файдалы булу тойгысын үстерергә теләүдән туган нәрсәләр. Идея сайланышы булмау аркада безнең семьябызның җимерелүенә дә төп сәбәп — җәмгыятыш карата мөнәсәбәтне төрлечә аңлау булды. Мин үзем моны бик соң аңладым, һәм шуны яхшы итеп аңлагач кына, семья фаҗигасе мотиҗәсендә туган яраларым тиз һәм җиңел төзәлделәр.
Балама мин Кадрия дип исем бирдем. Бу да сиңа ошамады.
- Кадрия-я-я... ха-ха... Кад-ри-я-я-я... — дип, баланы куркыт-1.1П чакларың еш булды.
минем өчен ул кадерле иде, кадерле булганга күрә Кадрия дим атадым да. Мин аның өчен төн саен биш-алты мәртәбә тора манышыңнан «менә көтмәгән бәла» дигән фикерне укып була иде.
Кайберәүләр, хатыннары бала тапкач, семьяларын ташлап качып китәләр. Син качмадың. Ләкин барлыгын белән юклыгың бер иде.
Бала туу белән, семьяга бала караучы кирәк булды. Син көн саен диярлек:
— Бүген дә рольне өйрәнеп булмады. Бу шау-шуда иҗат итеп буламыни?! — дия башладың. Күңел өчен генә булса да, әллә ни-чо айлар буена баланы кулыңа алып карамадың. Балага исем кушарга кирәк булгач, син теш арасыннан әче көлү белән:
- Дездемона, Розалия, Луиза, Офелия кушыйк, — дип, йө-рокко тоз салдың. Чөнки бу исемнәрне тезгән чагында синең танышыңда «син, бичара татар кызы, Офелияләр үстерә аласыңмыни!» дигән каһкаһә бар иде.
.)йс, семьяда бала тавышы яңгырагач, син мине татар кызы булуым өчен дә тирги башладың. «Татар кызы матур итеп сөя белми. Татар кызы үзеңдә болай да аз булган матурлыкны балага биреп, үче буш кала» шикелле сүзләр синең төп сүзлегең булып кит-•гслор. Шул рәттән үк минем җәмәгать эшенә катнашып йөрүемне до топкыйть итә башладың:
Җил куып йөрисең шунда. Шайтан кушамыни сиңа әллә кемнәрне укытып йөрергә? Җыелышларга чабарга берәү дә кушмый, үзең чабасың. Миннән чибәррәкне таптың, күрәсең. Дәрес-го11 башка җиргә йөрергә мин сиңа запрещаю! — дип, бармак янадың.
идем. Ә син, Искәндәр, минем хәлемне беләсе урынга, әллә нигә бер уянганда да:
— Кешегә тынычлык бирмисең... — дип, баланы йоклатыр өчен кухняга чыгып китәргә мәҗбүр итә идең. Шунда да мин сиңа сүз әйтмәдем. Иптәшләрең алдыңда:
— Дөнья кызык ул: бер генә ел элек ялгыз идем, ә хәзер — өйләнү белән — дүрт кешелек семьяны кайгыртырга туры килә.
— Кызлар бар да яхшы, тик менә начар хатыннар кайдан килә? — кебек күгәргән авыр сүзләреңне шаяруга, шаярып әйтелгән сүзгә әйләндерергә тырыша идем.
Дөрес, сиңа җиңел булмады. Ләкин син бер генә тапкыр да семьяның кытыршы яклары турында күзгә-күз карап сөйләшергә, аңлашырга теләмәдең. Тик расходның күплеге турыңда гына зарлана идең. Хәтта көндәлек расходка бирелгән акчаның кайда һәм ничек тотылуы турында тиененә хәтле хисап алудан да тартынмый идең. Авырга алма, Искәндәр, бергә торган чагында мин сине чыгышың, тәрбияң белән шелтәләмәдем. Инде хәзер күп нәрсәне аңлый алганнан соң, тормыш күренешләренә тикшерү ясый алганнан соң, ул елларны син бик еш атаң мөәзингә охшап китә идең, дип әйтә алам. Син бит балага сөт алырга биргән акчаны да, садака акчасын караган шикелле, әйләндереп-әйләндереп, мең кат карый идең.
Шулай да мин түздем. Чөнки бер ел эчендә бер-береңне аңлап матур семья кору эше җиңел түгел икәнлегенә төшенгән идем. Вакытлы кыенлыкларга карап семьяны җимерергә, Кадриямне ятим итәргә теләмәдем. Мин бик еш: «Искәндәрнең яхшы яклары да күп, ул үзгәрер әле», — дип уйлый идем. һәм, кулымнан килгәнчә, сине үзгәртергә тырыштым. Йомшак мөгамәлә күрсәтү, баланы Галиәкбәр абзыйларга илтү, студентлар арасына катнаштыру, яңа китаплар уку... төрлечә тырышып карадым. Мин сиңа төшкән расходны җиңеләйтү өчен аз сәгатьләр белән генә чикләнгән ялымны төрле учреждениеләргә плакатлар, лозунглар язып үткәрдем. Бу да ярдәм итмәгәч, бала караучымны чыгарып, Кадриямне яслегә йөртә башладым.
Хәзер шуларны уйласам, үземнең түзүемә гаҗәпләнәм. Кышкы салкында, әче буранда, иртәнге сигездә бер кулыма китаплар кыстырып, икенче кулыма бала күтәреп, яслегә ашыга идем. Дәрескә соңга калмас өчен, ясле белән университет арасын ун минутта үтим дип чаба-чаба шабыр тиргә бата идем. Син татлы йокыда кала идең. Миңа булышу түгел, «Болай торуның ахыры булырмы, юкмы? Ашарга әзерләмичә киткәнсең», — дип, тиргәү сүзләрен генә әйтә идең. Рәхәт чагым — ял көне була торган иде. Ял көннәрендә син бик озак йоклый идең, йокыдан торгач, кырынып, сөртенеп ипкипләреңә дип чыгып китә идең дә төнге 12 гә, 1 гә хәтле кайтмый идең. Ә мин, Кадриямне сөя-сөя, аның көндәлеген язам, дәрестән артта калмыйча таза бала үстерүемә гаҗәпләнеп шатланам, кайчандыр синең өчен җырлаган «Гыйшкым» җырын Кадриямә җырлыйм. Минем кардәшләрем юклыкны син яхшы бе-лосең. Ял көннәрендә миңа бары университеттагы иптәшләрем гсно киләләр иде. Кайчагында үзем Галиәкбәр абзыйларга барып чыга идем. Ләкин эчке серләремне берәүгә дә сөйләмичә, үземдә гс1 ю тота идем. Мин аларны «Семья дәфтәре»мә, «Баламның көн-долсге»нә яза идем.
Искәндәр!
Ана мәхәббәтенең зурлыгын, тирәнлеген, җылылыгын аңлатырга көч җитми. Бу мәхәббәт шигърияттән өстен. Аны бары тик кешелек дөньясының зур акыл ияләре генә аңлата алалар. Бу турыда Ленинның ата-аналарына язган хатларында иң матур, иң пшгьриятле юллар бар. Шул хатларны укып, ата-анамның иртә үлүенә бик кайгыра идем. Назсыз, иркәсез үскән сабый чагымны хәтерләп, баламны әнкәем өчен дә иркәләргә, сөяргә тырыша идем.
Эх, шул тойгыларны китап итеп язсалар иде! Революция өчен короштә корбан булган аналарның да иң беренче җылы сүзләре балалары турында булган. Ольга Делевская — шуларның берсе. Ул 1919 елны Төмәндә аклар тарафыннан кулга алына. Шуннан соң аны ярминкә мәйданында газаплап үтерәләр. Ольга Делевс-кмяпың төрмәгә утыртылу алдыннан язган соңгы хатын татарчага шрҗсмә итеп күчерәм. Бу хат сиңа, минем балага булган тирән ютымны һәм синең тойгыга ярлы булуыңны аңларга ярдәм итәр. Менә ул:
Александра Николаевна! Бу хатны мин минем кулга алынуымнан соң укырсыз дип язам. Сезгә Ирина турында кайгыртырга туры килер. Беләм, утенмәсәм дә, сез моны эшләрсез. Мин сездән нәрсә турында үтенер идем: мин улгәч, сез дә минем кечек үк Ирочканы иртә-кич сөегез, иркәләгез. Мин аны, ихтимал, назлаганмын. Зинһар, каты сүз әйтеп ачуланмагыз. Үләр минутларымда Ирочкамны җылы итеп иркәләуче калмады дип уйлау минем өчен бик авыр булыр иде. Минем уемча, революцио-нсрка йөрәгендә Ирочкага карата да җылы мәхәббәт һәм иркә-1Ц'к табылыр. Әйтергә теләгән сузем шул гына иде. Тонык һәм пин-сез сүзләр. Матур сүзләр эзләргә хәзер соң инде. Бу хис — кетенең иң тирән һәм йөрәккә иң якын хисе. Мин аны аңлата алмыйм. Үзегез сизегез дә Иринаны сөегез.
Ольга Делевская
Менә шушындый хатларны укып, мин семья эчендә тупаслана башлаган хисләремне матур кешеләрнең тойгылары белән бизәргә, Ольгалар өчен дә Кадриямне сөяргә, иркәләргә тырыштым. Мин баламның «Көндәлек» дәфтәрен язудан, язылганын укудан рәхәтлек таба идем. Дәфтәрне язган чагында, бик еш Ольга хаты тәэсире астында Ирочканы уйлый идем. Менә хәзер дә, күзләремне йомып, күз алдыма аны, Ирочканы бастырырга, матур итеп күрергә тырышам. Хәзер 34 нче ел. Димәк, хатның язылуына 15 ел вакыт үткән. Ирочка әнкәсеннән 4—5 яшьтә калган булса, хәзер аңа, аз дигәндә, 19—20 яшь булырга кирәк. Әнкәсенең хаты аның өчен иң яхшы дәрес китабы булгандыр. Бу хат Ирочкада илебезгә, илебездәге эшкә — әйтеп бетергесез мәхәббәт, дошманга — ачу тойгысы тудыргандыр.
Ирочка Делевская, син хәзер кайда? Сине күрәсем, синең белән сөйләшәсем килә.
Ирочка турында уйлау баламның көндәлеген баетты. Ләкин син, Искәндәр, бу дәфтәргә бер генә тапкыр да күз төшермәдең.
— Андый мещанлык белән шөгыльләнергә минем вакытым юк, — дип кырт кистең.
Соңга калып булса да, «Көндәлек»нең кайбер урыннары белән таныш. Безнең арабыз ерак хәзер. Ләкин Кадрия синең дә балаң бит. «Көндәлек»нең кайбер өземтәләрен уку файда китерүе мөмкин. Менә алар:
2 ай, 20 көн.
Кадриям аңлырак була башлады. Үзенә эндәшкәндә, тулы елмаю белән җавап кайтара. Әле күптән түгел генә бер тавышлы итеп елый иде. Хәзер төрле авазлар чыгарып елый. Аныц сәламәт елавы мине куандыра. Тик Искәндәр генә бу елауга ачулана.
3 ай, 10 көн.
Кадриям мине һәм миңа еш килеп йөрүче иптәшләрне таный, таныш булмаган кешене күрсә — кашларын җыера, ачулана. Нинди шатлык! Димәк, кызымның башы эшли. Тик Искәндәргә ияләшмәве генә мине борчый. Хәер, монда бала гаепле түгел. Искәндәр үзе гаепле. Ул әле һаман да кулына алып баланы сөйгәне юк. «Егармын дип куркам», — ди.
4 ай, 24 көн.
Бүген ял көне. Көн буе балам белән сөйләшеп утырдым. Кич белән Галиәкбәр абзыйларга барып кайттым. Әнкәм семьясындамыни! Шундый күңелле булып китте.
Бүген Кадриягә бер букет чәчәкләр алдым. Кадрия ачык, якты, ялтыравыклы әйберләр ярата, «бым-бым» авазларын әйтә. Шатлануын шулай белдерәме? Әллә: «Әнкәем, сиңа бик авыр, — .ипк,)й аңламаса да, мин аңлыйм... Түз, мин тиз үсәрмен һәм сиңа җиңел булыр», — дип әйтүеме?
6 ай, 20 көн.
Мин биегән чагында, Кадриям кычкырып көлә. Качыш уенын ислә кебек. Башын күкрәгемә куеп, өйдәге кешеләр белән качып уйнарга ярата. Яследә дә үзен бик яраталар. «Бер дә еламый, аяк-Ш/1Һ1 белән тик уйнап утыра», — диләр. Мескенем. Исән үссен

7 ай, 18 көн.
Кадрия «Әннэннә» дип әйтә башлады. Бүген (ял көне) көн буе чпымда шаярып утырды. Мин стена газетасына килгән мәкаләрләрне төзәттем, ул, кечкенә көзге алып, көзге артыннан үзен табарга тырышып, бертуктаусыз сөйләнеп утырды.
10 ай, 20 көн.
Кадриягә тешләр чыга. Яследә калдырганда, мине моңаеп озата. Алырга баргач, кочагыма керә, күкрәгемә кысыла. Куллары гиш битләремнән сыйпый: «Әннә ү-ү», — ди. Уенчыклар белән шушы рәвештә уйный. Күбрәк кәгазьләр белән уйнарга ярата.
Искәндәр бүген беренче тапкыр Кадрияне кулына алды. Ләкин нишләргә белмәгәнгә: «Улым... улым... ә, улым түгел лә, кы-и,1 м... ә... син бит кызым», — сүзләреннән башка бернәрсә әйтә ачмады. Нишләп улым дип ялгышты икән? Әллә берәр җирдә улымы? Йөрәк сызлый.
11 ай, 18 көн.
Ьүген көн буе Ирочканы уйлап йөрдем. Кем белә? Бәлки, эчендә теләгән бер кешеңне табып сөйләшергә мөмкин бу-пччак. Ирочка турында мин сиңа үземнең уйларымны яздым. Әгәр дә мин үлеп китсәм, Ирочканы эзләп тап. Минем урыныма ул сиң булыр.
Кер яшь.
Советлар иленең кечкенә гражданкасына бүген бер яшь тулды. Тазалыгына сокланмаган кеше юк. Чисталык һәм сәламәтлек ярышында бүләкләделәр үзен. Бүген мин аңар яңа күлмәкләр иллтем. Күчтәнәчләр китердем. Иптәшләр дә котларга килде. Тик Искәндәр генә Кадриянең туган көнен оныткан. Ул бүген тонге икедә кайтты. Күптән елаганым юк иде. Бүген еларсың.
Кер яшь, 2 ай.
Кадрия йөри башлады. Бик матур итеп ладошки уйный. Мичем китап алып утырганымны күрсә, ул да китап сорап йөдәтә. ач, рәсемнәрен карарга тотына, сөйләвемне сорый. Шырпы савыты белән уйнарга ярата: бер бушата, бер тутыра. Шырпыга охшашлы уенчыклар сатмыйлармы икән — карарга кирәк.
Бер яшь, 4 ай.
Кадриям кызамык белән авырый. Ләкин куркыныч тугел — җиңел уздыра. Шулай да больницага салдым, һәр көн янына барып йөрим. Өйдә шундый күңелсез...
Бер яшь, 5 ай.
Баламны больницадан алдым. Хәле яхшы. Бик көчләнеп кенә качыш уенын уйнады. Шундый сагынган уземне: көн буе итәгемдә утырды. Ләкин Искәндәр Кадрия авырган чагында һич пошынмады төсле. Ул, артык мәшәкатьтән котылу өчен, ихтимал, баласының үлуен дә теләгәндер. Бар бит шундый аталар. Китегез, таралыгыз, юләр фикерләр!
Тагын Ирочканы уйладым. Аны да сөясе килде.
Бер яшь, 9 ай.
Кичә Кадрияне демонстрациягә алып чыктым. Кулына кечкенә кызыл флаг тоттырдым. Башта халыкның куплегенэ, музыка тавышына аптырады булса кирәк — дәшми йөрде. Тора-бара ияләште. Флагын кутәреп кычкырырга, уйнарга тотынды. Өйгә кайткач, бик озак «шулай, шулай» дип, урамдагыча маршлап йөрде.
Искәндәр!
Бергә торган чагында син бу «Көндәлек»не укырга теләмәдең. Ә хәзер хатыңда балаларның көндәлек тормышлары, ничек тәрбияләнүләре турында язуымны сорыйсың. «Миндә дә аталык хисе кузгалды», — дисең. Эч пошканнан гына әйтелгән сүз түгелме бу?
Балаларым яхшы үсә. Атасыз үсүләреннән башка зарланырлык нәрсәләре юк. Авыл дигәч тә, ала торган тәрбияләре шәһәр-дәгедән бер дә ким түгел. Кадриям МТС янындагы балалар бакчасына йөри. Көз көне укырга башлый. Ләкин хәзер дә бик шәп укый, яза, рәсем ясый. Бик күп җырлар белә.
Кичләрен без аның белән икәүләп җырлыйбыз. Безгә карап Рафаэль дә җырлаган булып кылана.
Үткән ел радио куйдырдым. Бу радио балаларга гына түгел, үземә дә, күршеләргә дә зур шатлык булды. Райздрав үземә ашлык җыю вакытында медицина эшләрен яхшы куюым өчен патефон бүләк итте. Ул хәзер тулысыңча Кадрия иркендә. Көзгә пианино алырга уйлыйм.
Искәндәр!
Хатыңны син бик нечкә, әйтергә яраса, бик төче язгансың. Ләкин аерылышкан минутлардагы чыраең һаман күз алдымда тора.
Рафаэль тугач нинди тамаша ясаганыңны хәтерлисеңме? Аны оныту ы кыен. Син бит больницага мине каршы алырга да бармадың. I [төшләремнең ярдәме белән кайтырга туры килде.
Француз халкында гаҗәп яхшы бер мәкаль бар. Бу мәкальне (юлай тәрҗемә итәргә мөмкин: «Кеше үзенә күрергә туры килми юрган кайгыларны, фаҗигаләрне кайгыртып картая, газап чигә». ( 'ни дә юкны, булмый торган нәрсәләрне була дип пошына идең нит. Бу ике баланы ничек тәрбияләрмен, артистлык талантым бет-ю, нишләрмен, дип уйламый идеңме? Син киләчәктән курка торган кеше түгел идеңме? Әйт, Искәндәр, сине нәрсә борчыды? Бәлки, берәр пычракка баткан булгансың.
Мин больницадан кайтып хәл җыярга да өлгермәдем, син:
— Сиңа, Галия, артист хатыны булырга түгел, яслегә бала караучы булып керергә иде, — аннары бераз йомшарып, — хәер, мин сине гаепләмим, мин үзем гаепле, уйламыйча өйләнүем өчен I пепле, сәхнә кешесе һәрвакыт ирекле булырга тиеш... Ә мин семья белән, балалар белән богауландым... Язмыш шулай, күрәсең. Мине яшьтән үк бәхетсез, диләр иде... Дөрес сүз... Мин синең белән артык тора алмыйм. Үсмәгән балалар өчен үземне корбан итә алмыйм... Хуш... Мине эзләмә, — дидең дә ташлап чыгып киттең.
Дөрес, йөрәгемнең әллә кай почмагында сиңа карата җылы хисем бар иде әле. Шулай да мин сине туктатмадым. Син, ихтимал: «Бу елар, муеныма асылыныр, миннән башка тора алмас, чакыртыр, ялварыр», — дип уйлагансың. Чөнки синең шикелле түгел и кешеләр үзләренә баш июне яраталар.
Мин ялварырга да, тезләнергә дә теләмәдем. Башта миңа бик кыен булды. Син чыгып киткәндә, минем бөтен байлыгым, шатлыгым — ике балам иде. Урамда елаган чакларым булды. Бер ба-наммы бакчага, икенчесен яслегә йөрткәндә, рухи авырлыктан, иаскан урынымда катып кала идем.
Әллә укуымны ташлыйммы дип икеләнгән чакларым да булды.
Мин синнән бер тиен дә сорамадым, үзең аңлап бирмәдең. Хәер, сине хәзер театрда эшләми, киткән дип тә сөйләделәр. (Алимент түләүдән качмагансыңдыр бит?)
Мине бәладән коткаручы кешеләр университет директоры Дау-гон иптәш белән партком секретаре Николаев булдылар. Галиәк-бор абзый белән студентлар коллективы да күп кенә ярдәм итте-лпр. Аларның миңа күрсәткән туганлыклары сыйнфый туганлык иде. Иптәшләрем күңелсезләнергә бирмәсәләр, башкалар матди егылудан саклап калдылар.
Даутов белән Николаев иптәшләрне мин бик озак онытмам. Алар гаҗәп яхшы җитәкчеләр. Галиәкбәр абзый минем нинди хәлдә калуымны белгәч тә, Даутовка барып сөйләгән. Алар 14—15 нче елларны Бондюг заводында бергә эшләгән булганнар. Шуннан Даутов иптәш мине үзенә чакыртып алды. Николаев та шунда иде. Нинди сизгер кешеләр — алар минем семья тормышым турында бөтенләй сорашмадылар. Ярага тоз салып әрнетергә теләмәделәр, күрәсең. Бары уку турында гына сөйләштек. Шул көннән башлап миңа йөз илле сум стипендия билгеләнде.
Галиәкбәр абзый үзе дә, хатыны да бик еш хәлемне белә башладылар. Артта калган дәресләрдән куалап җитү өчен үземә ярдәмгә иң яхшы студентларны беркеттеләр.
Бу соңгы бер ел эчендә без бөтенләй күрешми тордык. Ахы-рысында институт тәмам булды (бу вакыт медицина факультеты аерым институтка әйләндерелгән иде инде). Дәүләт имтиханнарын биреп бетергәч, мин Даутов иптәшкә барып (ул башка хезмәткә күчерелгән иде), зачет книжкамны күрсәтеп, аңа һәм аның аша партиягә, хөкүмәткә рәхмәтемне белдердем.
Галиәкбәр абзыйларда институтны бетереп врач булу хәбәре зур бәйрәмгә әйләнде. Ял көне туры килгән иде. Көне буе балаларым белән шунда сыйланып, кунак булып утырдым.
һәм бер айдан соң, ике баламны күтәреп, Әдрәс районына врач булып эшләргә киттем. Китәр алдыннан Кадриям белән «Швейцария» бакчасына бардым. Анда татарча спектакль куела, спектакльдә Искәндәр катнаша, дигәннәр иде. Син үзеңнең яраткан ролеңдә идең. Без сиңа күренмәс өчен бик сакланып утырдык. Кадрия сине онытмаган икән, таныды:
— Әнкәй, әтием бит бу, — диде.
— Юк, акыллым, әтиең түгел... охшаган гына... Синең әтиең еракка, бик еракка китте. Синең әтиең хәзер артист түгел инде, — дидем мин.
Спектакльгә бару сиңа соңгы сәлам калдыру иде.
Син миңа күпме генә газап-михнәт китерсәң дә, миндәге йомшаклык һаман үзенекен итә килде. Казаннан киткәндә, ничектер, күңелсез тоелды. Пароход кузгалгач, Ольга Ковалеваның яратып җырлаган:
...Люди добрые, поверьте, Помню, что было. Расставание хуже смерти: Его я не забыла... —
дигән җырын җырладым. Ләкин бик тиз:
—Җитәр, Галия, ташла... Искәндәр сиңа тормый,—дип, үземне кулга алдым да башымны югары күтәреп, алга, күп кайгы күргән Иделнең тынычлыгына карадым.

Искәндәр!
Мин сиңа моннан ике атна элек ике хат язган идем. Ләкин җибәрмичә калдым. Менә бу хатым белән бергә җибәрермен, мхры.
Син үзеңнең хатыңда: «Тормышың ничек уза? Балалар мине I агынамы? Искә төшерәләрме? Үзең нәрсә эшләп ятасың? Авылда күңелсез түгелме? Берсен дә калдырмыйча яз», — дисең. Кы-(ыксынуың өчен чын күңелдән рәхмәт.
Мин район үзәге булган Әдрәс авылына килеп төштем.
Бу авыл миңа бик ошады. Монда иске авыл эзләрен күрсәтеп торган мәчет тә, фәлән дә юк. Авыл уртасыннан боргаланып-сыр-галанып агым су үтә. Шунда шатлана-шатлана бәбкәләре белән качлар, үрдәкләр һәм нәни балалар коена. Су буена алмагачлар, чия һәм шомырт агачлары тезелгән. Яз көннәрендә авыл ап-ак чәчәкләргә күмелә. Авыл өстенә хуш ис — аромат җәелә. Күрше таулардан чишмәләр ага. Тау өстендә урман шаулый. Авылдан километрда урман эчендә ял йорты урнаша. Ял йортының флагы көндезге кызыл йолдыз сыман җем-җем итә, җилферди. Бу ял йортына һәр ел саен илебезнең төрле почмакларыннан ял итүче-лор җыела.
Көн саен авыл өстеннән һава яңгыратып корыч кошлар оча. Лныл уртасыннан безгә дөнья яңалыкларын китереп, сәлам хат-нарын калдырып, поездлар уза. Поездда баручылар, чәчәкле авылга карап, яулык селкәләр. Поезд тавышына кушылып, бүртә баш кырларда тракторлар җыры яңгырый. Ак тасмадай сузылган таш юлдан грузовик һәм җиңел машиналар йөри.
Авылның җәйге күренеше әнә шул төстә. Ләкин авылда тора оашлау белән миңа бик күп кыенлыкларга да очрарга туры килде.
Иң әүвәл ике ай буена амбулаториянең кечкенә генә бер бүл-мосендә урнашып тордым.
Мин килеп төшкәндә, амбулатория — врач пункты ташландык хәлдә иде: бинасы җимерек, пычрак, салкын—кичләрен җил-лор ыжгырып тора. Миңа хәтле пункт белән бер фельдшер мөдирлек иткән. Ул пунктка килгән спиртны эчү һәм ялган справкалар язып өләшүдән башка бернәрсә белән дә кызыксынмаган. Мин килер алдыннан гына аны, шундый эшләре өчен һәм дәүләт ашлыгын урлау эшенә катнашуда гаепләп, кулга алганнар.
Мөдир үзе бозык булгач, пунктның башка медицина эшчеләре дә: фельдшер Николай Яковлев, акушерка Хәдичә Таһирова, санитарка Мәрьям Галиева, чәчәк салучы Петров та эшкә салкын карарга гадәтләнгәннәр. Хезмәткә соң чыгалар, иртә китәләр, пунктка кергән авылларга барып йөрмиләр.
Райздрав урындыгына вакытлыча утырган тәҗрибәсез 20 яшьлек кыз үзеннән чыгып бернәрсә дә эшли алмый.
— Монда мин ничек эшләрмен икән, — дип котым очты. Шуның өстенә балаларымның авырулар килеп йөргән җирдә яшәүләре дә йөрәкне әрнетә башлады. Райбашкарма кешеләренең пункт эшләре белән җитәрлек үк кызыксынмавы ачуны китерде. Аптеканың ярлылыгы эчне пошырды. Берничә тапкыр «Әллә ташлап, качып китимме?» дип тә уйладым. Ләкин китмәскә, киртәләрне җимерергә булдым.
МТС эшчеләренең ярдәме белән тиз арада гына амбулатория бинасын чистарттым, түшәмен һәм стеналарын агарттым. Аптека мөдиренә кискен рәвештә иң кирәкле даруларны булдырырга куштым. Авыруларны караган чакта:
— Кай җирең авырта, апа?
— Башым.
— Мә алайса, шуның белән аптекадан порошок алырсың. Көнгә өч тапкыр эчәрсең.
— Синең нәрсәң авырта?
— Аякларым сызлый. Салкын тиде, күрәсең. Эчем дә рәтле түгел.
— Мазь булыр. Йоклар алдыннан сөртерсең, — дип кенә карауларны туктаттым. Авыруны тыңлап карау, градусник куллану, авыруга карточка тутыру шикелле нәрсәләрне керттем.
Билгеле, шушындый кечкенә әйберләр дә башта каршылыкларга очрады. Җыелыш уздырырга туры килде. Пунктның эчке тәртибен төзеп аңлаттым. Авылларга чыгып йөрергә план төзедем. Эшнең иң күп өлешен үземә алдым.
Ләкин иң курыкканым — авыруны белә алмау, дөрес диагноз куймыйча ялгышу иде. Икенче көнемдә үк үземә тилерә башлаган 6 яшьлек бер ир баланы китерделәр.
— Күптәнме авырый?
— Кичәгенәк бик яхшы иде әле. Бүген кичкә таба шулай булды, — диде анасы.
Аптырадым бит. Баланы тыңлаган булдым, температурасын карадым, пульсын санадым. Ләкин нәрсә белән авырый — белә алмыйм. Фельдшер да юк. Ә бала тилерә: акыра, куллары белән баш әйләндергеч хәрәкәтләр ясый, күзләрен акайта.
Бу беренче бәладән мине врачлык сизгерлегем коткарды: авыруны коендырырга, юеш простыня белән төреп тотарга куштым һәм нервларны тынычландыра торган дару биреп җибәрдем. Ике- өч көннән соң бала элекке сәламәт хәленә килде. Ул, мескен, ти-лсборән үләне ашаган икән.
Ашлык җыю вакыты җитте. Авылда берүзем калып, эшчеләремне участокларга беркетеп, төрле авылларга чыгарып җибәрдем. Ерак авыллардан монда килеп ат куып йөргәнче, халык үзенә кирәк беренче ярдәмне урында алсын, дидем.
Шул вакыт эчендә районыбызда медицина эшен югары дәрәҗәгә күтәргән өч вакыйга булып алды. Шуның аркасында врач исеме бик озак телдән телгә сөйләнеп йөрде.
Беренче вакыйга — 6—7 яшьлек бер кыз баланың Әдрәс суыма бату вакыйгасы. Бу кызны мин элегрәк тә белә идем. Аның исеме Нәфисә. Ул бик еш минем Кадриям белән бергә уйный иде. Ьеркөн Кадрия артыннан аларга кергәндә, семьялары белән дә танышып чыктым. Атасы ашлык хәзерләү пунктында механик Һулып эшли. Бик яхшы эшче. Партия члены. Анасы Зәйтүнә ки-оскыда газета-журналлар сата. Тату торган менә шушы семьяның бердәнбер балалары — Нәфисә, йөзә белмичә су кереп, тирән чокырга очрап баткан. Балалар шау-шуына җыелган халык аны бер-мпчо минуттан соң гына судан үлек килеш чыгарган. Атасы миңа чапкан. Мин өйдә юк идем. Амбулаториягә килделәр.
Бату хәбәрен ишетү белән үк, мин, чемоданымны эләктереп, су янына йөгердем. Ләкин баланы өйгә алып кайтканнар иде инде.
Хәзер дә күз алдымда. Әнә ул өстәлдә ята. Тәне күгелҗем төс-ко керә башлаган, иреннәре каралып бөрешкән. Аяк бармаклары арасына үлән кысылган. Нинди матур бала иде. Әле иртә белән гепо безнең тәрәзә янына килеп, шатлыклы күзләрен уйната-уй-Н11 га:
- Кадрия, әйдә уйнарга!.. — дип кычкырган иде. Уйнарга, сикерергә, көләргә әзер иде. Ә хәзер үлек. Аның баш очында, ба-иасының юеш чәчләрен үбә-үбә, ана елый. Зәйтүнә апаның үксеп еланы үлем кайгысын тагы да авырайта. Аяк очында нәрсә эш-лоргу дә белмәгән ата:
- Доктор, берәү генә бит... Бердәнбер балабыз иде... Шулай ук үлдемени? — ди. Нәрсәдер әйтергә тели. Ләкин сүзен әйтә алмый, тотлыга. Аның сүзен ана дәвам итә:
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Тапшырылмаган хатлар - 3
  • Части
  • Тапшырылмаган хатлар - 1
    Общее количество слов 4478
    Общее количество уникальных слов составляет 2251
    34.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Тапшырылмаган хатлар - 2
    Общее количество слов 4491
    Общее количество уникальных слов составляет 2235
    34.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Тапшырылмаган хатлар - 3
    Общее количество слов 4402
    Общее количество уникальных слов составляет 2217
    35.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Тапшырылмаган хатлар - 4
    Общее количество слов 2384
    Общее количество уникальных слов составляет 1350
    42.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов