Latin

Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 3

Общее количество слов 3840
Общее количество уникальных слов составляет 2174
30.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
45.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
53.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Җаным әрнегәннән язам дуслар
Түзәрлегем тәмам калмагач.
Ничә еллар телен чарлагач та
Гайбәтченең теле талмагач.
Кешесе кем, кемнәр сөйли әле?
Авыз ачып бер сүз кушмассың.
Шул әшәке әдәм белән булып,
Алар ыңгаена басмассың.
Каян алып сөйли ул сүзләрне
Төн йокламый уйлап ятамы?
Үзе кебек кеше чәйнәүчедән,
Урам буйлап җыеп кайтамы?
Аптырыйм мин, нигә кирәк икән,
Җаннарына рәхәт буламы?
Көнләшүдән шулай кеше чәйнәп,
Әллә тамаклары туямы?
Үз алларын нигә күрми икән,
Онытканмы узган тормышын?
Алланы да санга сукмыйлар бит
Кортлык белән каплап булмышын.
Җир күтәрә шундый хасисләрне,
Елап түзә шушы хәлләргә.
Балаларын уйласыннар иде,
Курыкмыйлар юкны сөйләргә.
Бу дөньяда тел чарлавы рәхәт,
Алла белер җавап алырга.
Нахак сүзләр ишетү җиңел түгел,
Тырышырмын тыныч калырга.
Чыгырымнан мине чыгарырга,
Тырышалар зәһәр тел белән.
Барысы да арттан гына сөйли,
Алларыма каршы юк килгән.
Барысына рәхәт тормыш телим,
Минем кебек рәхәт яшәсен!
Алла күрә безнең кылган эшне,
Гайбәтчеләр әйдә сөйләсен.

Классташларыма... 30 елдан соң... (2012)

Исәнмесез минем классташларым,
Укытучы апа , абыйлар!
Кайнар сәламемне алып килдем,
Сезгә бүләк итеп җан-дуслар!
Рәхмәтемне алып килдем сезгә,
Мәктәбемне килдем хәтерләп.
Йөрәгемдә туган хисләремне,
Еллар аша саклап, кадерләп.
Ул вакытлар мәңге онытылмас,
Иң бәхетле мәктәп еллары.
Тәнәфескә дәшеп кыңгырауның,
Колакларда шаулый чыңлавы.
Күп тапкырлар төшләремдә күрдем,
Дәресләргә соңга калганны.
Дәрес вакытында шаярышып,
Директордан шелтә алганны.
Белем алган урта мәктәбебез,
Булмаса да инде күптәннән.
Сагындырып һаман искә төшә,
Еллар аша узып , үткәннән.
Кайчан гына бергә җыелышып,
Мәктәп бусагасын без чыктык.
Утыз елны узып , бергәләшеп,
Очрашуга без бүген кайттык.
Үзгәргәнбез инде, үзгәргәнбез
Төрле язмыш безне сынаган.
Балалар да үсеп буй җиткәннәр,
Маңгайлар да инде сырланган.
Гәүдәләр дә яшь чактагы түгел,
Карашлар да бик нык үзгәргән.
Ләкин күңел һаман унҗидедә,
Йөрәкләргә көзләр кермәгән.
Безнең дуслык һаман сүрелмәгән,
Бик күп гомер аерым булсак та.
Җыелышып кайттык очрашуга,
Еракларда тормыш корсак та .
Укытучым- минем өчен бөек,
Белем дөньясына өндәүче.
Рәхмәт сезгә әйтәм кабат-кабат,
Оныталмасмын сезне үлгәнче.
Классташларым... Сезгә эндәшәмен,
Тик бәхетләр сезгә юллыймын.
Сезне күрүемә шатлыгым зур,
Бергә булулардан туймыймын.
Утыз елга сузмыйк очрашуны,
Ешрак кайтыйк туган якларга.
Аралашып яшик классташларым,
Бергә булыйк авыр чакларда.
Сау-сәламәт булыйк барыбызда,
Таза-исән булсын балалар.
Шатлык белән тулы булсын тормыш,
Суынмасын безнең аралар.
Бер күрешү - үзе бер гомер бит,
Кадер-хөрмәт итик дусларны!
Бергә булган шушы минутларны,
Онытмаска бирик антларны!

Ялгыз аккош...

Өченче ел күрәм күл өстендә
Парсыз аккош йөзә моңаеп,
Өченче ел һаман ышанмыйча,
Парын көтә микән саргаеп?

«Ялгыз аккош кабат кайтмый»-диләр
Кайта икән шул ул аккошлар.
Ачы язмыш җиле аерганмы,
Булды микән әллә ялгышлар?

Дулкыннарга каршы йөзә аккош,
Ялгыз калу бигрәк шул авыр.
Җиңә алса тормыш дулкыннарын
Сөйгән ярын бәлки ул табыр.


ӘТИ-ӘНИЕМӘ БАГЫШЛЫЙМ...

(дүртенче бүлек)

Әтиемне юксынам...

Күзләремне ачкач , тагын йомдым
Төшләремне килде җыясым.
Барысында җыеп , онытмыйча
Шигырь итеп язып куясым.
Тәрәзәдән карап әтиемне
Юксындым мин бүген төшемдә.
Сагынудан тамган күз яшемнең
Ачылыгын тойдым өнемдә.
Төшләремдә авыр иде миңа,
Әйтерсең дә яңа яралар.
Берничек тә дәваларга булмый,
Кайтарырга юк шул чаралар.
Йөрәгемдә кайный сагышларым,
Хасрәтемнән җаным кыйнала.
Яшьләремне йоткан еллар аша
Узганнарга уйлар юл ала.
Башым терәп җиргә, Ходаемнан
Сабырлыклар елап сорадым.
Бүген күргән барлык төшләремне
"Тик шатлыкка ", -диеп юрадым.
Белгән догаларны калдырмыйча
Укып чыктым иртән торгачта.
Насыйп итсә иде Газиз Аллам
Очрашырга безгә оҗмахта.


Әти килде сине алырга...

Түр башында яткан әниемне
Кочакладым тыным буылып .
"Әтиебез ташлап китте"-диеп
Әйтә алдым җаным куырылып.
"Шулайдыр шул. Тавышы да бетте
Бик теләде инде , әй Аллам.
Ходай насыйп итсә мин дә инде
Озакламам, аңардан калмам!
Тавышлама кызым, чү, елама
Әтиеңә салма авырлык.
Бүген төнлә мине озатырсыз,
Ходай сезгә бирсен сабырлык!"
Әтиеңне күрәм алларымда
Дәшә мине кулларын сузып.
Бергә китсәк сезгә авыр булыр,
Торам әле әз генә түзеп.
Насыйп дөнья азагына җитте,
Балаларым бәхил булыгыз!
Озын гомер телим барыгызга,
Гел уңышлы булсын юлыгыз!
Тату яшәп гомер юлын үтең
Гомерләр бик кыска, белегез.
Абый, энеләрең белән кызым
Туганлыкны саклый күрегез!
Иңнәреннән алып әниемне
Кочагыма кыстым яратып.
Үлемнәргә каршы торып булмый
Кайгы җилен булмый таратып.
Авыр чирне җиңү мөмкин түгел
Тик әнием , син сер бирмәдең.
Түзәлмәслек авыр булганда да
"Хәлем авыр минем"-димәдең.
Саубуллашыр минут килеп җитте
Боек күзләр салмак йомылды.
Шул минутта аяк асларымнан
Җир убылган кебек тоелды.
Әти алды сине үз янына,
Хәзер инде сез кабат бергә.
"Бәхетлеләр"-диде авыл халкы
Икәү бергә керделәр гүргә.
Дүрт ел булды сезне югалтуга
Дүрт ел инде йөрәк яралы.
Җаным өзгәләнә дүрт ел буе
Күңелемнең күге каралы.


Сагынам әти- сине юксынам...

Авыр миңа бүген, йөрәк сыкрый
Җан өзелә, урын табалмый.
Дүрт ел элек кайгы китергән көн
Әле булса мине җәзалый
Тормышымны болыт каплаган көн
Газиз әтиемне югалткан.
Ачы кайгы бәгыремә үтеп,
Йөрәгемне телеп канаткан.
Күтәралмас хәсрәт салды бу көн
Дүрт ел элек минем җаныма.
Сине югалтуым чын булганы
Һаман сеңә алмый аңыма.
Шушы көннән тынгы тапмый күңел,
Әрнеп уза бик күп көннәрем.
"Төшләремә керер бәлки "-диеп
Өметләнеп уза төннәрем.
Онытылып китеп телефонны
Кулларыма алам кайчакта.
Шылтыратып хәл сорыйсым килә,
Онытылып калам чынлапта.
Юксың әти, юксың инде җирдә
Йорт-куралар биктә торалар.
Син булмагач кыек асларына
Шук чыпчыклар оя коралар.
Рәхмәт әти, мең-мең сиңа рәхмәт
Үстердең син безне кадерләп.
Биш балаңа үрнәк әти булдың,
Тормышка син бирдең әзерләп.
Рәхмәт сиңа, әти, әтикәем
Бар эшне дә белеп эшләдең
Ут уйнады синең кулларыңда
Кызган тимер кебек яшәдең.
Дүрт ел бүген, әйе әтикәем
Дүрт ел тулды синсез калганга.
Бу дөньяда безне ятим итеп
Сагышларга безне салганга.
"Капкаңны ач , әти, кайтам!"- диеп
Телим шалтыратып әйтергә.
Ашыктың шул безне калдырырга
Мәңгелеккә җирдән китәргә.
Күккә карыйм, анда йолдыз түгел
Сине күрәм әти-юксынам.
Йөрәгемдә сине саклыйм һаман
Синсез яшәү миңа юк сыман.


Әнием көтә...

Туган нигеземдә әнием көтә
Тәрәзәдән алмый күзләрен.
Яулык очы белән яшен җыеп,
Үз алдына сөйли сүзләрен;
"Кызым, балам-бер кызчыгым минем,
Бигерәкләр сине сагындым.
Күңелкәең бәлки сизенер дип
Бүләк яулыгыңны ябындым.
Син яраткан балан бәлеше дә
Мичтә инде, тиздән өлгерә.
Син кайтуга маяшымны кичә
Пешердем мин йөгерә-йөгерә.
Сагышларга салма мине кызым,
Борчуларга салма йөрәкне.
Кайтып күрен инде күзләремә
Аңла , зинһар , минем теләкне!"
Эх, әнием кайтыр идем дә бит
Атлап түгел, очып яныңа...
Төшләремдә генә көтәсең шул,
Тынычлыклар тапмый җаныңа.
Эх, әнием яннарыңа синең
Өзелепләр килә кайтасым.
Сабый чакларымны искә алып
Кочагыңа сыенып ятасым.
Уянасым килми кайчагында
Төшләремдә килә каласым.
Җан җылымны биреп әнием сиңа
Назларыма килә саласым.
Төшләремдә әнием көтә мине
Тәрәзәнең сөртеп тирләрен.
Барып хәлен белеп булса икән,
Белсәң икән торган җирләрен...


Төшләремдә килсәң, кил елмаеп...

Төшләремә еш керәсең әнием,
Догалар да инде укыймын.
Сәдакалар биреп торам һәрчак,
Уйларымнан сине куймыймын.
Сагынамын әни, сагынамын...
Җаным елый синсез тормышта.
Күңелемдә чиксез әрнү яши,
Йөрәк кыса һәрбер сулышта.
Бүген тагын сине күреп әнием,
Яшьләремә буылып уяндым.
Кочагыма сине кысып кочтым,
Тән җылыңны синең тоялдым.
Мөлдерәмә яшьләр белән тулы
Карашыңны миңа төбәдең.
"Бик сагындым сине кызым"-диеп
Моңсу гына бер җыр көйләдең.
Әникәем, нигә кердең төшкә...
Ниләр сиңа бирми тынычлык?
Минем өчен көеп- янасыңмы?
Итә алмаганга булышлык.
Әни бәгърем , үтенеп сорыйм синнән
Мине уйлап телмә җаныңны.
Мин болай да һәрчак тоеп яшим,
Яшәнәмдә синең барыңны.
Газаплама җанкаеңны әнием,
Сабырлыклар миндә җитәрлек.
Язмыш җилләренә каршы торып,
Тормыш юлларымны үтәрлек.
Төшләремдә килсәң , кил елмаеп
Кояш нуры булсын күзеңдә.
Алсу таңдай балкып торсын йөзең
Тургай җыры булсын күгеңдә.
Сине югалтудан, йөрәгемдә
Хуҗа булып алган бушлыкка.
Шатлык нуры керер аз булсада
Яшәү дәртен салып тормышка.


Кадерле әнием Фатыхова Камәрия
Гимадрислам кызы истәлегенә...

Көтмәгәндә башка сукты хәбәр:
"Балакаем, әниең түшәктә...
Кайта калчы, зинһар , соңга калмый
Кулсыз калдым, булмый нишләптә!"
Әтиемнең шушы сүзләреннән
Аңым югалгандай тоелды.
Телефонга озак карап тордым,
Күз яшьләре сансыз коелды.
Йөрәгемне ярып узган хәбәр,
Хуҗа була язды үземә.
Җан әрнеде, тозга манган сыман
Кара пәрдә ятты күземә.
"Нишләп әнием, әни-җаныкаем,
Нинди чирләр сиңа кагылды?
Безне уйлап- көюләрең әллә
Чирләр булып сиңа тагылды?"
Күз алдымнан узды балачагым,
Әниемнең йомшак куллары.
Бәхет белән тулы карашлары,
Җырлаганда бишек җырлары.
Биш балаңны тигез күрдең әни,
Барысын да бирдең тигезләп.
Яныгыздан инде таралыштык,
Һәркайсыбыз бәхетен эзләп.
Шундый матур дөньяларны ташлап,
Уйлама син Әнием китәргә.
"Кайтам, кайтам әнием яннарыңа,
Бирешмибез зәһәр чирләргә!"
Тезләндерде каршысына Аллам.
Тыннарыма буылып еладым.
"Мөмкин булса, тагын бераз гомер
Бирче Әнигә!"- дип сорадым.
Рәхмәт Аллам , мине ишеттеңме?
Гомер бирдең сөйгән кешемә.
Аягына басты әни-бәгърем,
Тагын өч ел өстәп яшенә.
"Хәлең ничек ?"-диеп сораганда,
Гел дә:"Әйбәт."-булды җавабы.
Үзе белеп, чыдам каршы алды
Ишек каккан гомер азагын.
Беләгемә ятып җанын бирде,
Йомылдылар шомырт күзләре.
Әле булса колагымда чыңлый:
"Бәхетле бул!"-дигән сүзләре.


ЧЫН ЙӨРӘКТӘН
(шигырьләр)

Әниле чак...

Әниле чак искә төшә һәрчак,
Озын чәчләремне үргәне.
Йомшак кулы белән баштан сыйпап
Үгет-нәсыйхәтлар биргәне.
Әниле чак бәхет белән тулган,
Иң тыныч җир- әни куены.
Әни барда бөтен дөнья нурлы,
Яшәүнең юк һичбер кыены.
Иң тәмле аш -әни пешергәне,
Җылы икмәк ашап туйгысыз.
Түр башында әни мендәрендә
Бер йокларга иде кайгысыз.
Әни назы - иң назлысы булган,
Төннәр якты әни янында,
Мәхәббәткә төреп, без туганны көтеп,
Йөреткән ул безне карынында.
Йокламыйча баккан төннәр буе,
Бишек тибрәткән ул җыр җырлап.
Бәйләгән ул җылы оекбашлар,
Төрле җепләр белән сыр сырлап.
Әниле чак калды үткәннәрдә,
Тик әнием мәңге йөрәктә.
Бергә булган ул бәхетле чакны,
Кайтарырга булмый теләптә.


Әниемне күрдем төшемдә...

Төшкә тагын әни керде бүген,
Дөнья мәшәкате белән мәш килә.
Кыярларын җыеп алып куйган,
Инде чәчкәләргә су сибә.

Билләренә ал япкычын буган,
Елтыр яулык аның башында.
Сөйләнеп тә ала үз алдына,
Мин торганны күрми каршында..

Гөлләр белән тулган бар тирә-як,
Сокланудан күзләр камаша.
Чәчкәләрдән чәчкәләргә кунып
Күбәләкләр куя тамаша.

Кочаклыйсым килеп карап торам,
Тик нигәдер аяк атламый.
Кинәт кенә әнием юкка чыкты,
Катып калдым берни аңламый.

Күзләр тулы яшьтән уяндым мин,
Төш икәнен төштә аңладым.
Яннарыңа барып нигә әнием
Кочагыма сине алмадым?

«Яраларны вакыт дәвалый»- дип
Әйтүләре генә бик җиңел.
Еллар узган саен авырырак,
Сагынудан өзелә күңел.


Онытмыйк әниләрне...

Әниләрнең исән чакта
Кадерләрен белмибез.
Сагынудан яшьләр тулы
Күз карашын күрмибез.
Дөнья артыннан куабыз,
Вакыт җиткереп булмый.
Әниләр көтәләр безне
Юлдан күзләрен алмый.
Соңгы юлларга озаткач
Күңелләр тынгы тапмас.
Күз яшьләре түгеп кенә
Кирегә алар кайтмас.
Бу дөньяга безне биргән,
Яратып назлап сөйгән.
Гомерен безгә багышлап,
Гел безнең өчен көйгән.
"Әни"- дигән изге сүзне,
Әниләрне онытмыйк.
Кадер-хөрмәтләргә төреп
Булдырганча олылыйк!
Якты йөзләребез белән
Күңелләрен юатыйк.
Җылы сүзләребез белән
Сагышларын таратыйк.
Теләк булса- вакыт җитә,
Әнисез калу авыр.
Әниләрне рәнҗетмәгез,
Үкенерсез соң булыр!


Туган ягым...

Туган якка булган тойгыларны
Нинди сүзләр белән аңлатыйм?
Күңелләрне телеп өзгәләгән
Сагышларны ничек таратыйм?
Туган якның сулары да шифа,
Кояшы да нурлы,җылырак.
Урманнары тулы татлы җиләк,
Басуларда какы,кузгалак.
Җан тынычлык таба туган якта,
Күтәрелә моңсу күңелем.
Кайчан кайтсам җылы караш белән,
Каршы ала энем,киленем.
Әти-әни генә каршы чыкмый,
Кайту яме - каршу алудан.
Күзне каплый ачы күз яшьләре,
Йөрәк әрни өзелеп сагынудан.


Якыннарым булсын бәхетле...

Бер көнем дә тыныч кына узмый,
Төрле яклап җилләр исәләр.
Төрле яктан хәбәр алып килеп,
Телемнәргә җанны кисәләр.

Яхшы хәбәр килсә - куркып куям
Шатланырга җитми кыюлык.
Хәрбер тыныч кына узган көнгә
Риза булып кына торырлык.

Барысын да уйлап өзеләм шул,
Балаларым уйның түрендә.
Таза-исән генә яшәсеннәр,
Кояш булсын тормыш күгендә!

Туганнарым чыкмый уйларымнан,
Дүртесе дә якын җаныма.
Энеләрем өчен көюләрем,
Балачактан сеңгән каныма.

Үз-үземне онытамын кайчак,
Барысы өчен янып-көйгәндә.
Булдыралсам барын эшләр идем,
Алар ярдәм сорап килгәндә.

Якыннарым рәхәт яши икән,
Тыныч үтә минем көннәрем.
Йөрәгем дә шатлык белән тула,
Тәмле йокы күрә төннәрем.


Кызык хәл...булган хәл...

Бер кызык хәл сөйлим әле,
Кичә генә булган хәл.
Эсседән кая керергә
Аптырап йөрегән мәл.
"Усолка"-дигән елгага
Төштек су коенырга.
Ташлар белән буа буып
Суынып юынырга.
Астан куптара башласак,
Стакан килеп чыкты.
Ул да булмый су астыннан
Ялтырап шешә калкты.
Аны-моны уйлап тормый
Табышны ярга бәрдек.
Буабыз да әзер булды,
Рәхәтләнеп йөзәрлек.
Матур гына ял итәбез,
Тирә-ягыбыз тыныч.
Буабыз да җилле генә,
Эсседә бер юаныч.
Суык судан ләззәт табып,
Ятканда рәхәтләнеп.
Ике хатын якынлашты
Килгәндәй гайрәтләнеп.
Кызып нидер сөйләшәләр,
Безнең якка карыйлар.
Баштан төрле уйлар үтте
Әллә , - димен, таныйлар?
Берсе килде безгә якын,
Тирә-якка күз атты,
Аннары кыяр-кыймастан
Әкрен генә сүз катты.
"Заначканы безнең таптыгызмы?
Стакан да булырга тиеш.
Шунда гына качырып куйган идек,
Эчәрбез дип суынган килеш.
Булса әйдә, тизрәк бирегез дә,
Ирләребез килеп җиткәнче.
Тиз-тиз генә кабып куйыйк әле,
Градусы очып беткәнче!"
Хуҗасын тапты шешәбез,
Ярый да түкмәгәнбез.
Чүпләр белән бәрербез дип,
Алып та китмәгәнбез.
Җайлап утырып буада,
Укып безгә рәхмәтне,
Ирләреннән кача-поса
Бушатылар шешәне.


Миләшләрем...

Миләшләр алга манчылган ,
Көзләр микән якыннан?
Йөрәгемдә учак дөрли
Мәхәббәт ялкыннан.
Миләшләрем тәрәзәмә
Кагып ниләр сөйлисез?
Җанымның сөю утында
Янганын сез белмисез.
Көзге миләш татлы була,
Балланган чагын көтәм.
Сөю кошым шул миләшкә.
Кунар дип өмет итәм.


Теләк...

Күктә йолдыз атылганда
Теләдем мин теләкләр.
Яшь вакытлар искә төшеп
Өзелә шул үзәкләр.
Әйтерсең дә теләк тели ,
Өздерә бер сандугач.
Йөрәгем сулкылдап куя
Сагышлар белән тулгач.
Яшьлегемә юл сорамыйм
Сагынып саргайсамда.
Алларымда ал-гөл булсын,
Тик үзем картайсамда.


Сакла Аллам...

Саклый күрче Аллам балаларны,
Бер гөнаһсыз сабый җаннарын.
Гомер биреп җиргә җибәргәнсең .
Авырлыктан чистарт юлларын.

Гомерләрен кисмә ялгыш өчен,
Егылсалар көч бир торырга.
Насыйп итмә Аллам аналарга
Тапкан балаларсыз калырга.


Дустыма...

Әй дускаем,ничек телең бара?
Күзләремә карап алдыйсың.
Үз күзләрем белән күргән хәлне,
Ялган сүзең белән талкыйсың.
Син бит минем якын дустым идең,
Һәр сүзеңә синең табындым.
Шушы беркатлыгым аркасында
Әле булса килеп абындым.
Ышанычым үлде, шушы көннән
Дуслыкка да урын калмады.
Ачуларым сиңа харәм кебек,
Йөрәгемне бушлык чорнады.
Хәзер инде яшә ялганыңда ,
Гөнаһасы синең үзеңә.
Теләсәм дә ышаналмам кебек
Хәтта инде дөрес сүзеңә.


Олыгайта әллә...

Юкка гына күңел тулып китә,
Ул да булмый күзләр яшьләнә.
Олыгаю шулмы икән әллә?
Урынсызга күңел гаръләнә.
Игътибарсыз була алган җирдә
Хәтер калып кайчак яфалый.
Соңгы вакыт "картлык чире" бик еш
Үкчәләргә басып алгалый.
Пәрәвезгә тиңләшерлек булып,
Нечкәргәннән күңел нечкәрә.
Җитеп кала кырын карашлар да,
Минут саен уйлар үзгәрә.
Төрле сорауларга җавап эзләп
Җанның тынычлыгы җуела.
Шул чагында инде узган гомер
Җырланган җыр сыман тоела.


Ходаем газаплама...

Җиде юлның чатларында
Басып торгандай булам.
Күңелемә тынгы тапмый
Сагыш-моңнарга тулам.
Сулкылдый - яна йөрәгем,
Өзгәләнә бәгыръләр.
Нигә икән язмышыма
Язылмаган кадерләр?
Кайсы юлны сайласам да,
Аңлыйм нинди буласын.
Ялгызлыкта узган гомер
Әрнүләргә туласын.
Йә, Ходаем җитәр инде,
Үтенәм-җәзалама!
Гөнаһларымны гафу ит,
Башкача газаплама!


Диңгез буйларына юл алам...

Юлга чыгам,ерак юлга чыгам
Юл аламын диңгез буена.
Туган ягым, ачулана күрмә
Вакытлыча,тик ялга гына.
Белмим нигә тарта диңгез мине?
Ярларында яткан ком-ташы.
Искән җилгә каршы килгән кебек
Дулкыннарын бәреп шаулавы.
Җәйләр җитсә күңел канатлана
Очар коштай дәртле талпына.
Тәнем сорый тозлы диңгез суын,
Ярларында җаным ял ала.
Тәнгә сихәт ,җанга ризык алам
Ярларында Кара диңгезнең.
Азга гына барам-ялга гына,
Туган якка җитми үземнең.


Корбан бәйрәме белән!

Раббыбызның ризалыгы өчен.
Җирдә бүген корбан чалабыз.
Туганнарны,күрше-күләннәрне
Табыннарга җыеп алабыз.
Ятим ,фәкыйрьләрне ашатабыз
Мохтаҗларга өлеш салабыз.
Раббыбызга кушканнарын үтәп
Якынырак була алабыз.
Корбан бәйрәмебез котлы булсын ,
Гөрләп узсын корбан сыйлары.
Иман белән тулсын барча йөрәк ,
Изгелектә булсын уйлары.


Апам булса...

Тик бер генә апам булса икән,
Һич булмаса инде сеңелем.
Эч серемне ачар бер кешем юк
Әрнеп өзелгәндә күңелем.

Уртак булса әгәр шатлыгыбыз,
Кайгы килсә бергә көенеп.
Булса икән тик бер генә апам
Яшәр идем чиксез сөенеп.


Сөйгәнемнән ишеттем...

Бер күрүдә гашыйк булдым иркәм
Үз гомеремә җитәрлек итеп.
Билләреңне кочкан толымыңны күреп,
Хәйран калып,исләрем китеп.
Ялкын чәчкән нурлы карашыңнан
Йөрәгемдә утлар кабынды.
Ләззәт катыш сихри бер хис туып
Җаным -тәнем буйлап сарылды.
Шушы көннән син сөйкемле җанны
Яшәп булмый иде күрмичә.
Шикләнмичә килеп керде сөю,
Гашыйк булдым үзем сизмичә.
Йөрәгемнең иң түренә узып
Саф мәхәббәт җәйде тамырын.
Шул минуттан мин аңлаган идем
Гомерлеккә анда калырын.
Сәбәпләре булды сүндерергә
Тик җанымның көче җитмәде.
Бер күрүдә хуҗа булган сөю
Йөрәгемне ташлап китмәде.
Ул вакыттан чиксез сулар акты
Бик күп еллар артта калдылар.
Сөюемнән туган өмет белән
Минем юллар сиңа бардылар.
Яшьлегемдә гашыйк булдым сиңа
Әле булса өзелеп яратам.
Синсез узган көнем елларга тиң
Юлларымнан сагынып кайтам.


Үзгәрде бит бар дөньм...

Очраклы бер очрашудан
Үзгәрде бит бар дөньям.
Караңгы төннәр яктырды,
Нәрсә булды,әй Аллам?
Яшь- җилкенчәк чаклар мени,
Күңел җырлый гармунсыз.
Тик торганнан биеп китәм,
Елмаям бер урынсыз.
Уяндылар хыялларым ,
Йокылар ташлап китте,
Әллә инде йөрәгемә
Мәхәббәт тәрәз чиртте?
Канатланган кебек йөрим
Менә әле бүгендә.
Шул гына җитмәгән иде
Миңа ирекле көндә.
Хисләремне йөгәнләрмен ,
Тойгыларны тыярмын,
Йөрәгемә юлны ябып
Келә салып куярмын.


Йөрәгемне инде шакыма!

Шакысаң син -шакы ишегемне,
Йөрәгемне башка шакыма.
Тормыш тәртәсеннән читкә чыгып,
Колын кебек инде тагылма.

Кирәк түгел синнән бернәрсәдә,
Хакы кыйбат кылган эшеңнең.
Җаным шаша күреп кыланышын,
Ике йөзле булган кешенең.

Башка арба эзлә инде җаным,
Таба алсаң - тап син бишекне.
Ачуланмас идем һич тә инде,
Шакымасаң хәтта ишекне.


Мин күрәсен-кем күрә...

Үзем турыда онытып,
Гел бит сине уйладым.
Синең яраткан ашларны,
Пешерүдән туймадым.
Эшкә киткәндә озаттым,
Каршыладым кайтканда.
Иркәләп ,назлап уяттым
Алсу таңнар атканда.
Синең өчен гомеремне
Әзер идем бирергә.
Көннәр буе үз янымда,
Тели идем күрергә.
Ялгышларың әз булмады,
Барысын гафу иттем.
Күзем йомып күп нәрсәгә,
Үзгәрүеңне көттем.
Синекечә булды барда,
Чыкмадым бер сүзеңнән.
Күңелеңдә ни барлыгын
Күрдем синең күзеңнән.
Авырсынмый бар эшне дә
Эшләдем үзем теләп.
Тормыш барыр кебек иде
Яшәсәк җайлап-көйләп.
Тырышлыгым җилгә очты,
Җиңәлмәдем язмышны.
Аптырап та куям кайчак
Язмышмы бу,каргышмы?
Сынау өстенә сынауны,
Кызганмый,Ходай бирә.
Шулай тиештер күрәсең,
Мин күрәсен кем күрә?
Синең белән узган гомер
Булган бит кара сызык.
Алдагысын - Алла бирсә
Яшәрмен актан сызып.
"Узганнарны кызганма!"- дип ,
Әйтүе генә җиңел.
Искә төшсә узган гомер,
Тынычсызлана күңел.


Гашыйклар көне...

Туган көне бүген Мәхәббәтнең,
Гашыйк йөрәкләрнең бәйрәме.
Бер-бересен сөйгән ике җанның,
Күңелендә хисләр бәйләме.
Бәхетлеләр көне белән дуслар
Ихлас котлап телим теләкләр.
Парлы булсын җирдә барча кеше,
Мәхәббәттән шашсын йөрәкләр.
Күзләрегез чәчсен сөю нурын,
Яныгызда булсын тиң ярлар.
Иреннәрдә булсын гел елмаю,
Читтә торсын сездән моң - зарлар.
Сөегез һәм сөлегез дуслар,
Җан коенсын сихри сафлыкка.
Дәртле сөю назларында йөзеп
Гомер узсын бәхет,шатлыкта.


Бушап калды...

Бушап калды җаным,әйтерсеңдә
Әйләндереп төбен кактылар.
Бар булганын кысып җыйдылар да
Йолкып алып читкә аттылар.
Бушап калды йөрәк,тынды каным
Әрнүләрем ,сагыш-моңнарым.
Ташлап китте булган барлык хисләр,
Хыялларга тулы уйларым.
Күңелемнең күмерләре янып,
Көлләре дә очты җилләргә.
Ташлап китте сыман бар да мине
Кире кайтмас ерак җирләргә.


Сөюнең җебе нечкә...

"Яратам ,сөям!"-диюче
Күбәеп китте әле.
Читтә гыйшык уйнар өчен,
Йөрәгемнең юк хәле.
Үз ярымны теләгәнчә,
Сөеп булса да ярый.
Ир заты бит наз җитмәсә
Шунда ук читкә карый.
Уңга -сулга каранырга
Вакыт калмый бик аз да.
Колак салсаң читкә-миткә,
Батып калырсың сазда.
Чит -ятларның "Сөям"нәре
"Яратам"ы бер кичкә.
Кадерләп саклыйк булганны,
Сөю җебе бик нечкә.


Мәхәббәт...

Мәхәббәт ул-изге хис,
Ходайдан безгә бүләк.
Бүләкне йөрәк түренә,
Салып сакларга кирәк.

Мәхәббәт ул-гомерлеккә,
Югалтсаң җанга яра.
Кансыз әрнегән яраны
Дәваларга юк чара.


Үзең теләгәнчә яшисең...

Үзең корган,үзең теләп алган
Тормыш белән бүген яшисең.
Рәхәт булса сиңа- хәбәрең юк,
Очраганда хәтта дәшмисең.
Чөнки теләгәнчә яшисең.

Тормышның да төрле чагы була,
Шулай булганын да аңлыйсың.
Ярдәм сорап яннарыма килеп
Ялагайлап мине алдыйсың.
Теләгәнне алмый калмыйсың.

Миңа булса үз эшеңне ташлап,
Беркайчан да йөгереп бармыйсың.
Үз алдыңны башка кешеләрдән,
Кыйбатлырак диеп саныйсың.
Кеше өчен көеп- янмыйсың.


Көттем сине...

Гомерем буе хыялымда булдың
Көттем сине алсу таңнарда.
Көттем сине ярсу язлар саен,
Ташкыннарга гашыйк ярларда.
Көттем сине кышның бураннары
Тәрәзәмне кагып узганда.
Җәйләремдә моңлы сандугачлар
Сагыш тулы җырын сузганнда.
Көттем сине уйлы төннәремдә,
Ай нурыннан назлар алганда.
Чулпан йолдызының чаткылары
Йөрәгемә өмет салганда.
Көттем сине,әле һаман көтәм
Көзләремдә бәлки килерсең.
Мине теләп типкән йөрәгеңне
Соң булсада миңа бирерсең.


Рәсәй-илем сиңа эндәшәм...

Нәрсә генә күрсәтмәдең безгә Рәсәй,
Төзелешләр,үзгәрешләр ,сүтеп кору.
Элегесе барган тормыш үз халкыңны,
Тере килеш табаларга салып куыру.
Халкың яна чыдый алмый изелүгә,
Эчкечелек басты авыл-калаларны.
Әз сынаулар күтәрдеме безнең җилкә?
Инде кемнәр ясыйсың син балаларны?
Михербансыз,оятсызлар иленә син,
Әйләндең бит,шул хәлләрне сизәсеңме?
Тирә -якка байлыгыңны таратканда,
Үз халкыңның ач икәнен беләсеңме?
Михнәт күрми яши бары депутатлар,
Хәерчегә чыгып бара гади халык.
Алда ниләр көтә икән безнең башны?
Баш ягыннан бозыла шул үле балык.
Рәсәй елый,тик яшьләрен күрүче юк,
Белүче юк нигә аның әрнегәнен.
Күрү авыр халкын тәмуг чокырына.
Сасы исле балык башы сөйрәгәнен.
Тере мәет булып бара ярты халкың,
Тәмуг уты сыман яна синең битең.
Кан елатып бер хисапсыз сава-сава,
Күпмегә соң җитәр икән синең сөтең?
Нәрсә өчен без аналар бала таптык.
Үзебезне кызганмадык,сөйдек,бактык.
Алда ниләр көтә безнең газизләрне,
Тулы киштә сыра,хамер Һәм наркотик?
Сочидагы уеннарың безнең өчен,
Шатлык хисен тудыралмый теләсәктә.
Ватып булмый катлы тәрәз пыяласын,
Төпләрендә күпме генә гөжләсәктә.


Дөнья...

Бәйдәге эт бәйсез этне
Әзер чәйнәп өзәргә.
Ирекле эттән көнләшми
Авыр аңа түзәргә.
Узган-барганга абалап
Үтә аның көннәре.
Рәхәтләнеп үза кебек
Бәйсез этнең төннәре.
Киртә ярыгыннан карап
Бәйдәге эт ыжгыра.
Урам тормышына кызып
Сыкрап гомер уздыра.
Тормышта да шулай инде,
Ялгызны парлы сөйли.
"Рәхәтләнеп яши бу"-дип
Ялгыз тормыштан көнли.
Гаиләсен "Богау"ларга
Аз түгел тиңләгәннәр.
Үз күңеленнән чыгарып
Башканы сөйләгәннәр.


Кеше сүзе- кеше үтерә...

"Кеше сүзе-кеше үтерә",-дип
Юкка гына халык әйтмәгән.
Күпме кеше нахак рәнҗетелеп,
Ачы күз яшьшләре түкмәгән.
Борын астындагын күрмибез шул,
Урман артларыннан эзлибез.
Үзебезнең кем икәнне белми
Бер гаепсез кеше чәйнибез.
Кеше тормышына керәбез без,
Кеше кайгысыннан көләбез.
Шатлыклары булса көнләшәбез,
Дошманыбыз кебек күрәбез.
Барыбыз да бала үстерәбез,
Безнекеләр яхшы башкадан.
Рәхәтләнеп телне чарлыйбыз без,
Җыябыз бар тузга язмаган.
Шушы зәһәр телләребез белән
Эшлибез без күпме явызлык.
Урман артларына күз атканда
Борын асты сыгып борырлык.
Нәрсә җитми безгә бу тормышта
Тыныч ,тату гомер үтәргә?
Кечеләрне кече күрә белеп,
Олыларны хөрмәт итәргә.
Һәрбер кеше теләгәнчә яши,
Бәлки язмыш шулай язылган.
Тикшермикче кеше тормышларын,
Нигә кирәк чокыр казырга?
Кеше сөйләү гөнаһ,онытмыйкчы
Гөнаһның да иң-иң зурысы.
Теге дөньяларда җавап бирү
Авыр булыр дуслар,уйлыйкчы!


ЯЗГЫ СУЛЫШ
(шигырьләр)

Язгы кояш- җанга ләззәт...

Иңнәремә салып кайнар кулын
Язгы кояш назлап иркәли.
Утлы карашлары чагылдырып
Күзләремне минем үртәли.

Тыннарымны төреп сулышына
Күңелемә бәхет тарата.
Йөрәгемне сихри моңга төреп
Татлы хисләремне яңарта.

Әйтерсеңдә җанда нидер шыта,
Бөреләнә кояш нурыннан.
Тәнем буйлап ләззәт юлга чыга
Шатлык ташып чыга ярыннан.


Мәхәббәтле йөрәк яшәрә...

"Бу яшеңдә сиңа нинди сөю,
Нинди Мәхәббәт ул?"-диярсез.
Бәлки мине аңлап җитә алмый,
Тәнкыйтьләрсез инде, сөйләрсез.
Мәхәббәтнең яше юк бит аның,
Ул яшәгән йөрәк - яшәрә.
Сөюләргә түрдән урын биреп,
Яшәргә дә безгә яшәргә.
Ялгышудан, янулардан куркып
Сөюләрне кире какмагыз.
Мәхәббәтле йөрәк дәртле була
Сөюләрне назлап саклагыз.
Дөнья ямьле, тормышыбыз нурлы
Мәхәббәттән йөрәк дөрләсә.
Яшебездә онытыла хәтта,
Җаныбызга бәхет үрләсә.


Исемеңне язам карга...

Ямьле язлар юлда-диеп
хәбәр килде.
Серле кояш нурларыннан
моң сибелде.
Язгы һава сулышыннан
тын назлана.
Йөрәк яна сагышлардан
җан сызлана.
Язам синең исемеңне
язгы карга.
Кар сулары алып китсә
тынар барда.
Йөрәгемнең әрнүләре
бәлки сүнәр.
Тәкъдиремә язылганга
җаным күнәр.
Күңелемдә сиңа булган
сөю үләр.
Йөрәк түрен бөреләнгән
өмет биләр.


Мин түзермен...

Якты көннәр күңелемне һич юатмый,
Синсез тормыш -һәр минуты караңгы төн.
Кошлар сыман киттең миннән еракларга,
Тойгыларны тыюлары бигрәк читен.

Ятсам-торсам уйларымда синең белән,
Ялкыннарда яна йөрәк, дөрлим үзем.
Йолдызларга карап синнән көтәм хәбәр,
Йөрәгемне талкып тора сагыну сүзем.

Кышкы җилләр, кар-бураннар үртәгәндәй
Дулап-ярсып карлар түши юлларыңа.
Мөмкин булса кайнар кояш нурларыдай
Таңнарыңда басар идем алларыңа.

Хисләремне сагышларга манчып иркәм,
Саф сөюнең кулларында мин кол булдым.
Сулар җитми кипкән назлы гөлләр кебек
Сине көтеп сөюләрсез мин дә сулдым.

Кырыс тормыш буйсындыра алмасада
Яшьләремнең чишмәсенә сулыш өрде.
Йөрәгемне әрнүләргә минем салып
Ялгызлыкны кочагыма түшәп бирде.

Кыен миңа иркәм синсез узган тормыш
Ялгыз итмә -кайта күрче яннарыма.
Килер язлар белән бергә кайтып кереп
Шәм булсада кабыз әле җаннарыма.

Хисләремнең тирәнлеге чиксез минем
Чыдарга да, көтәргә дә мин әзермен.
Синең нурлы күзләреңне күрер өчен
Кочагыңда эрер өчен мин түзермен.


Булганына шөкер...

Җитә безгә Ходай биргән дөнья,
Сынаулары, биргән шатлыгы
Тазалыкны гына кызганмасын,
Кирәк түгел дөнья байлыгы.
Катлы йортлар, затлы машиналар
Кирәк түгел таза булмасаң.
Сый-хөрмәттән өстәл бөгелүе
Нигә кирәк ашый алмасаң.
Безгә әйдә бирсен Ходай ваклап
Барысын да әз-мәз чамалап.
Ярдәменнән безне калдырмыйча
Бәла-казалардан аралап.
Байлык биреп сынамасын Ходай
Бары җиткән-шөкер, кирәкми.
Башкайлардан акылларны алма
Кайгы салып кисмә йөрәкне!


Нахак ишетү кыен...

Игътибар итмим дисәңдә
Сүз ишетсәң бик кыен.
Гайбәтчеләр оста була
Сөйлилзр белеп җаен.
Берәүләр уйнап сөйләнә.
Уйлап сөйләүчеләр бар.
Әйтерсең дә алар өчен
Бу дөньяда урын тар.
Үз тормышы асты өскә
Килсә дә күрүче юк.
Башкаларны тикшерүдән
Әйтерсең тамагы тук.
Кешенекен бигрәк тәмләп
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 4
  • Части
  • Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 1
    Общее количество слов 3781
    Общее количество уникальных слов составляет 2029
    30.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    43.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    51.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 2
    Общее количество слов 3773
    Общее количество уникальных слов составляет 2111
    27.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    42.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    50.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 3
    Общее количество слов 3840
    Общее количество уникальных слов составляет 2174
    30.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    45.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    53.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Кадрия Фатыхова-Бадртдинова - 4
    Общее количество слов 2051
    Общее количество уникальных слов составляет 1331
    34.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов