Latin

Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре - 2

Общее количество слов 3356
Общее количество уникальных слов составляет 1473
33.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хоккей уйнау өчен
 
Теннис уйнау өчен
Яхтада йөзү өчен

Диңгез яки күл кирәк
Ракеткалар кирәк
Бассейн кирәк
Боз кирәк
Туп кирәк
64 шакмаклы аклы-каралы такта кирәк
кәшәкә (клюшка) кирәк
кар кирәк
 
Эт
Ат
Мәче
Сыер
Тычкан
Тавык
Кеше
Чыпчык
сарык

Бәэлди
Чыркылдый
Кыикылдый
Кешни
Чиный
Бернәрсә әйтми
Сөйләшә
Мөгри
мыраулый
 
Соңгы күнегү үзенең тематикасы ягыннан да кызыксыну тудыра. Чыннан да, кайсы телдә хайваннар ничек тавыш бирәләр? Бу – бик үзенчәлекле һәм балаларга башка мәгълүматлардан якынрак, һәм шул кызыксыну җәнлекләрнең исемнәрен хәтердә калдырырга ярдәм итә.
Бу кабатлау принцибын ачыклап килә торган күнегүләр. Монда без бер җөмлә конструкциясен гамәли рәвештә кабатланып килгәнен күрәбез. Шул ук вакытта балаларга кызыклы тематика да һәм башваткычлы уен да тәкъдим ителә ала.
Текст белән эшләргә өйрәтү ысулларында, әйтеп киткәнчә,  аның мавыктыргыч һәм коры булмавы таләп итеп билгеләнә. Шул ук вакытта монда да без балаларга ниндидер яңа мәгълүмат бирәбез:
Өч сум акча булса, сагыз сатып алып була. Җиде сум акча булса, кечкенә шоколад алып була, икмәк алып була. Өч йөз сум акча булса, чалбар яки күлмәк алып була. Егерме мең сум акчаң булса, син яхшы компьютер сатып аласың. Ә инде йөз мең сум акчаң булса, яңа машина сатып алып була. Ә акчаң булмаса, бер әйбер дә сатып булмый. Чөнки бөтен әйбер өчен түләргә кирәк.
 
Лексиканы үзләштергәндә еш кына күпмәгънәле сүзләр очрый, һәм аларны өйрәнгәндә өстәге принципларны калдырырга тырышырга кирәктер. Ягъни аларның нигезендә каламбур төсле мәзәкләр китереп була. Мәсәлән, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев авторлар шагыйрьләр әсәрләрен. Ә кайвакыт кыска мәзәкләр дә куллануы мөмкин:
 
– Нигә бүген син соңга калдың соң?
– Мин өйдән соң чыктым.
– Ә нигә иртәрәк чыкмадың?
– Ә иртәрәк чыгарга мин өлгермәдем.
 
Китап кибетендә:
– Бер нинди дә булса яхшы укыла торган китап бирегез әле миңа.
– Сезгә җиңелрәк китап кирәктер?
– Авырлыгы турында борчылмагыз: мин машинада…
 
 
Еш кына яңа сүзләрне өйрәнү белән бергә балаларга яңа грамматик модельләрне дә бирергә җиңелрәк була.
 
– Әлфия, иртәгә беренче лекция буламы, белмисеңме?
– Буладыр инде…
– Ә икенче лекциягә Искәндәр килә микән?
– Киләдер…
– Ә Рәмзия синең белән Чаллыга барамы соң?
– Белмим, барадыр…
– Нигә син гел «дыр» да «тыр» дип әйтәсең?
– Киләчәкне кем белә?..
 
 
Текст белән эшләргә өйрәтү өчен тексттан соң авыр булмаган, әмма барыбер текстка мөрәҗәгать иттерә торган күнегүләр файдалы. Еш кына бу очракта дәреслекләрдә текст буенча сораулар гына күзәтелә. Безнең тарафтан түбәндәге гамәли мисаллар китерелә ала:
 
1
Из жизни рыб
Рыбы укыймы? Алар бит сөйләшә белмиләр. Юк, алар сөйләшәләр, алар бер-берсен яраталар, обучают, учат.
Ә действительно, балыклар укый. Аларның разные мәктәпләре бар, гимназияләре дә, высшие учебные заведения да бар. Под водой шулай ук мәктәпләр була. Рыбы үз мәктәпләрендә «Физика», «Воды химиясе», «Подводная географиясе», «Рыбак психологиясе», «Кешеләр страна – сухая страна», «Средства предохранения от крючка» кебек дәресләр укыйлар. Анда шулай ук лекцияләр була, аннары лабораторияләрдә разные типы воды белән опыты дә була.
Рыбы-ученые под водой на камнях китапларын язалар, ул китапханәләргә балык-студентлар йөри.
Однако балыклар арасында да лентяи күп, алар укымыйлар, дәресләрен оставляют (пропускают), шуңа күрә попадаются на крючок…
Кайда да укырга кирәк. Знания под водой да кирәкле икән. Укысаң, на крючок не попадешься!
 
Ученый баран
Нигә сарык укый-яза белми? Чөнки аңа укый-яза беләргә нельзя. Әгәр ул укый-яза белсә, кешеләр укый-яза белмәгән кешеләргә: «Эх, неграмотный баран», – не могли бы сказать. Менә шулай шул!
(по Лабибу Лерону)
 
2
Уку турында
Балыклар тормышыннан
Балыклар укыймы? Алар бит сөйләшә белмиләр. Юк, алар сөйләшәләр, алар бер-берсен яраталар, укыталар, өйрәтәләр.
Ә чыннан, балыклар укый. Аларның төрле мәктәпләре бар, гимназияләре дә, югары уку йортлары да бар. Су астында шулай ук мәктәпләр була. Балыклар үз мәктәпләрендә «Физика», «Су химиясе», «Су асты географиясе», «Балыкчы психологиясе», «Кешеләр иле – коры ил», «Кармактан сакланучы чаралар» кебек дәресләр укыйлар. Анда шулай ук лекцияләр була, аннары лабораторияләрдә төрле сулар белән тәҗрибәләр дә була.
Галим-балыклар су астында ташларга китапларын язалар, ул китапханәләргә балык-студентлар йөри.
Әмма балыклар арасында да ялкаулар күп, алар укымыйлар, дәресләрен калдыралар, шуңа күрә кармакларга эләгәләр…
Кайда да укырга кирәк. Белем су астында да кирәкле икән. Укысаң, кармакка эләкмисең!
 
Укымышлы сарык
Нигә сарык укый-яза белми? Чөнки аңа укый-яза беләргә ярамый. Әгәр ул укый-яза белсә, кешеләр укый-яза белмәгән кешеләргә: «Һәй, надан сарык!», – дия алмаслар иде. Менә шулай шул!
(Ләбиб Лерон буенча)
Һәм текстны шундый тәрҗемә аша биргәч (И. Франк методы буенча), аның белән эшне дә рецептив күнегүләр аша башкаруы әһәмиятле. Ул биремнәр берничек тә авыр булмаска тиешле. Ә, кызганычка каршы, бүгенге дәреслекләрдә авыр гына һәм коры гына текстан соң  Эчтәлеген сөйләгез һәм Сорауларга җавап бирегез кебек биремнәрне күзәтеп тә булмый.
Мисал итеп түбәндәге күнегүне китереп була:
 
Берсе артык:
1. Балык кеше белән сөйләшә белә.
2. Балык сөйләшми.
3. Балык сүзен кеше аңламый.
 
1. Су астында балыкларның институтлары бар.
2. Су астында китапханәләр һәм музейлар күп.
3. Балыкларның уку йортлары юк.
 
1. Укый-яза белгән балык кармакка эләкми.
2. Укый-яза белгән балыклар булмый.
3.  Балыклар китаплар укый һәм кешеләр турында әкиятләр сөйли.
 
1. Сарыклар укырга һәм язарга яраталар.
2. Сарыклар балыкларны укырга һәм язарга өйрәтәләр.
3. Сарык укый-яза белми, чөнки алар наданнар.
 
Шул ук вакытта текстка сораулар кирәк, әмма алар һәрдаими җиңел булырга тиешләр.
 
Сораулар:
1.    Балыклар укыймы?
2.    Балыклар сөйләшә беләме?
3.    Балыкларның китаплары бармы?
4.    Алар яза беләме? Алар ничек яза: куллары юк бит?
5.    Алдан кешеләр дә китапханәләрне ташлардан ясаганнар. Сез андый китапханәне күргәнегез бармы?
6.    Ничек уйлыйсыз: татар телен яки балык телен өйрәнергә авыррак?
7.    Нинди балыклар кармакка эләгә?
8.    Кеше белән балыклар дуслармы?
9.    Нигә кеше балыкларны карммакка тота (ловит)?
10.    Сез балык тотарга яратасызмы?
 
Тагын бер мисал. Монда без инде И. Франк методын кулланмадык, әмма төп текст итеп җиңеләштерелгән татар халык әкияте текстын алдык. Халык авыз иҗаты һәрвакыт кабатлаулары, үзенең метафоралары һәм кызыклы сюңетлары белән аерылып тора. Һәм аларны куллану кайвакыт бик тә уңайлы.
 
Васыять
Татар халык әкияте
Борын заманда булган икән бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт олы улына әйткән:
– Син, улым, хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал, – дигән.
Шуннан соң уртанчы улына:
– Син, улым, гел тәмле әйбер генә ашап тор, – дигән.
Ә кечесенә:
– Син ешрак өйләнергә кара, – дигәню
Ярар. Карт үлгән. Әтиләре үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек булса да үтәргә кирәк. Ничек үтәрбез икән?» – дип баш вата башлаганнар.
Олысы йорт салу турында уйлый, уртанчысы тәмле ризыклар эзләп чыгып китә, ә кечесе ешрак өйләнү турында хыяллана.
Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Егетләрнең тормышлары белән кызыксына.
– Тормыш бик шәп түгел әле, бабай, – ди олы уллары. – Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт сал», – дигән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк, – ди.
Уртанчысы әйтә:
– Миңа әти тәмле ризыклар гына ашап тор дип әйткән иде, – ди.
Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә:
– Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым», – дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый, – ди.
Карт боларның сүзләрен тыңлап-тыңлар тора да, болай ди:
– Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен ялгыш аңлагансыз икән, ди. Ул сезгә менә болай дип әйткән: «авыл саен йорт сал» диюе – «авыл саен дуслар тап, чөнки дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була» дип әйтүе булган; «тәмле ашлар гына ашап кына яшә» диюе – «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр» дип әйтүе; аның «ешрак өйлән» дип әйтүе – «эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр» дип әйтүе ул, ди. Әтиегез сезне эшләп көн итәргә өндәгән, – ди.
Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул әйткәнчә үти башлыйлар.
 
Текст өстендә эшләгәндә, түбәндәге китерелгән күнегүне гел кулланып була. Беренчедән, ул үзенең гадилеге белән аерылып тора. Бу очракта аны эшләми алмаучы укучы була алмый, моның өчен текстка гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Икенчедән, бу күнегүне башкарганда, укучы бөтен төшереп калдырылган яңа сүзләрне табып, аларны кабатларга мәҗбүр.
 
1)               – Син, улым, … килсә, авыл саен йорт …, – дигән.
2)               – Син, улым, гел … әйбер генә ашап тор, – дигән.
3)               – Син ешрак … кара, – дигән карт.
4)               Әти әйткән … ничек тә булса … кирәк.
5)               «Ничек үтәрбез икән?» – дип … … башладылар.
6)               Карт боларның  сүзләрен …-… тора да болай ди.
7)               – Әй, улларым, сез әтиегезнең васыятен … аңлагансыз икән.
8)               «Авыл саен дуслар тап, чөнки … дуслар белән яшәве җиңелрәк була».
9)               «Эшләп ашасаң, … … тә бик тәмле булыр».
10)          «Эш артыннан йөреп, хатыныңны … кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр».
 
Текстка бәйләп төрле күнегүләр китереп була. Әмма дәреслекләребез бүгенге көндә биремнәр төрлелеге белән аерылып тормыйлар. Мәсәлән, түбәндәгечә күнегү тәкъдим итеп була:
 
Җөмләләр төзегез:
1)               Булган, бер, карт, заманда, борын, икән.
2)               Йорт, салу, уйлый, турында, олысы.
3)               Чыгып, тәмле, китә, ризыклар, эзләп, уртанчысы.
4)               Турында, хыяллана, өйләнү, ешрак, кечесе.
5)               Тормышлары, егетләрнең, кызыксына, карт, белән.
6)               Үтәгән, юк, әтинең, әле, васыятен.
7)               Әтиегезнең, васыятен, аңлагансыз, ялгыш, икән, сез.
8)               Кара, икмәк, булыр, эшләп, ашасаң, тә, бик, тәмле.
9)               Дуслар, яшәве, белән, дөньяда, була, җиңелрәк.
10)          Сезне, өндәгән, әтиегез, көн, итәргә, эшләп.
 
Текст, әлбәттә, үзенең кызыклы сюжеты белән аерылып торырга тиеш. Бу очракта укытучы төрле инглиз дәреслекләреннән һ.б. шундый текстларны үзлегеннән тәрҗемә итеп, һәм кирәкле яңа сүзләр кертеп тәкъдим итә ала. Мәсәлән:
 
Бәхетле кеше
Бервакыт бер илдә патша авырый башлаган. Бер табиб та аны терелтә алмаган. Патша бик карт булса да, аның бик яшисе килгән. Соңыннан бер бик атаклы табиб әйткән:
– Патшаны терелтер өчен, аңа бәхетле кеше күлмәген кидертергә кирәк. Шуннан соң гына ул терелер.
Патшаның вәзирләре бәхетле, кайгысыз кешене эзли башлаганнар. Беренчедән, алар баш министр янына барганнар:
– Син зур хакимият кешесе. Синең һәр сүзең бөтен илдәге кешегә закон. Бу илдә иң бәхетле кешедер? – дип сораганнар.
– Булмаганны сөйлисез. Сез аны белмисездер, әфәнделәр: минем бөтен гомерем кайгыда үтә. Илдә булган бөтен мәсьәләләр – минем кайгы.  Мәсәлән, хәзер мине күрше илләр белән мөнәсәбәтләр борчый. Сез мине бәхетле кеше дип саныйсыз, ә мин үземне бик тә бәхетсез дип саныйм.
Шуннан вәзирләр башкаладагы һәм бөтен илдәге иң бай кеше янына киттеләр.
– Син безнең илебездә иң бай кеше. Син бәхетлеме?
– Сез, әфәнделәр, ялгышып килгәнсез. Бик бай булсам да, иң бәхетле түгел. Минем башым кайгыдан чыкмый. Я корабым бата, я караклар борчый. Мине ничек инде бәхетле булыйм?!
Вәзирләр бөтен илне әйләнеп чыкканнар, ләкин бер кеше дә үзен бәхетле дип санамаган. Шулай кайгырып кайтып барган вакытта, вәзирләр урманнан җырлап чыккан кешене очратканнар.
– Син шундый күңелле җырлыйсың. Бәлки син үзеңне бәхетле дип саныйсыңдыр? – дип сораганнар бу фәкыйрь киенгән кешедән вәзирләр.
– Әйе, мин үземне бәхетле дип саныйм. Минем зур кайгыларым юк. Нәрсәм бар, мин шуңа канәгать, – дип җавап биргән теге кеше.
– Алай булса, безгә синең күлмәгең кирәк.
– Гафу итегез, әфәнделәр, кызганычка каршы, минем күлмәгем юк. Мин гомерем буе күлмәк кимичә йөрим, – дигән бәхетле кеше.
 
Нокталар урыннарына сүзләр куегыз:
1)                    Патшаны терелтү өчен, аңа бәхетле кешенең күлмәген … кирәк.
2)                    Син зур … кешесе.
3)                    Сез мине … кеше дип саныйсыз, ә мин … бик бәхетсез дип саныйм.
4)                    Шуннан соң вәзирләр башкаладагы һәм бөтен … иң … кеше янына киткәннәр.
5)                    Минем башым … чыкмый: я корабым …, я … борчый.
6)                    Вәзирләр бөтен илне … чыкканнар, ләкин бер кеше дә … … дип санамаган.
7)                    Син шулай … җырлыйсың.
8)                    … булса, безгә минең күлмәгең ….
9)                    Гафу …, …, кызганычка …, минем күлмәгем юк.
10)              Мин гомерем … күлмәк … йөрим, – дигән … кеше.
 
 
Тематик бәйләнеш монда кушма җөмлә конструкциясен  дә (грамматик материалны) кабатларга ярдәм итә:
 
1) Бер табиб та патшаны терелтә алмаган, чөнки (а) аларның дарулары булмаган; б) карт бик карт булган; в) табибларның патшаны дәваларга теләкләре булмаган.
2) Баш министр үзен бәхетсез дип санаган, чөнки (а) ул карт һәм авыру булган; в) аны халык яратмаган; в) аның илдәге мәсьәләләр борчыган.
3) Вәзирләр бәхетле кешене таба алмаганнар, чөнки (а) алар ялкау булган; в) бөтен кеше дә үзен бәхетсез дип санаган; в) алар патшаның үлемен теләгән).
4) Вәзирләр каршына урманнан җырлап (а) бүре; б) бик бай бер кеше; в) фәкыйрь кеше) чыккан.
5) Фәкыйрь кеше үзен бәхетле дип саный иде, чөнки (а) ул булганына канәгать булды; б) аның күлмәге юк иде; в) аның акчасы да, проблемалары да юк иде).
 
Билгеле булганча, рус балаларына бәйлекләрне үзләштерү татар телендә аеруча әһәмиятле, Без монда тестка якын торган биремнәрне тәкъдим итә алабыз:
 
Җәяләрне ач:
1)                   Мин Алабугага (кадәр, бирле, турында) автобус (кебек, тагын, белән) кайттым.
2)                   Хәбир Казан (белән, турында, өчен) бик аз сөйләде.
3)                   Рәмзия базарга (кебек, кадәр, таба) (автобус, автобустан, автобуска) белән барды.
4)                   Автобус Казаннан Чаллыга (кадәр, аша, таба) барганда Мамадыш (шикелле, турында, аша) үтә.
5)                   Бу поездлар (Мәскәү, Мәскәүгә, Мәскәүдән) (кебек, аша, таба) барамы?
6)                   Алексей Марат (турында, белән, шикелле) футбол карарга ярата.
7)                   Марат, самолетка утырып, Мәскәүдән (башка, бирле, таба) Бегишево аэропортына (хәтле, башка, соң) йоклап кайтты.
8)                   Искәндәр авылдан (бирле, башка, соң) беркайда да булмаган.
9)                   Әлмәт Зәй шәһәреннән (бирле, башка, соң) булыр.
10)             Марат (кебек, хәтле, белән) Искәндәр яздан (хәтле, башка, бирле) күрешмәгәннәр.
 
Башваткычлар һәм кызыклы күнегүләр, әлбәттә, балаларга ошый. Алар монда яңа лексиканы гына үзләштермиләр, хәтта үзләренең гомуми фикерләүләрен үстереп, татар теленә хөрмәтләре дә арта. Әлбәттә, бу күнегүләрне җиңелрәк лексика белән дә башкарып була. Әмма кызыклы күнегүләрне үзләштергәндә, укучылар сүзлек белән дә кулланырга өйрәнә. Ә билгеле булганча, сүзлек белән дөрес һәм эшләү – шулай ук бүгенге мәктәптә шактый зур мәсьәлә булып кала.
 
Антонимнар:
Тиз « …, сирәк « …; начар « …; зур « …; кыска « …; җылы « …; кара « …; төн « …; юк « …; якты « …; кичә « …; үткән « …; нечкә « …; юеш « ….
 
 
Бер сүздән икенчесенә үрнәк буенча күч (һәр киләсе сүзнең бер хәрефе үзгәртелә):
Үрнәк: көн – көл – гөл – гел – гер – сер
сары ® яшел
корыч ® камыр
болыт ® караш
 
Сүзләрнең тәртибен билгелә (сүзлек буенча):
Үрнәк: алма – әрем – елга – исем – орлык – өрәңге – утын – үрмәкүч – эт – юлбарыс – яка (сүзләр сузык авазлардан алфавит тәртибендә урнашканнар)
агым – әмер – бәхет – вакыт – гөмбә – дөнья – ...
әрекмән – ватан – дару – жиһан – ...
дивар – гамәл – ваклык – бака – ашханә – яугир – юлбарыс – ...
 
Китерелгән сүзләргә якы, әмма калын булган тап:
Үрнәк: Мәскәү – Казан; дөя – ат; матур – чибәр.
Мәк; җиде; кәрәкә; диңгез; үзәк; гүзәл; көрәк; йөрәк; өстәл; җәрәхәт; кимчелек.
 
Китерелгән сүзләргә якы, әмма нечкә булган сүзләр тап:
Үрнәк: ат – ишәк; кояш – күк.
Сыер; таза; гасыр; атна; балык; елан;
 
Китерелгән сүзләргә шул ук темага караган сүзләр яз:
Үрнәк: куян – күсе; чиләк – чүмеч.
Кысла; балык; сарык; тавык; алма;
 
Сүзләрнең тәртип мәгънәсен тап һәм рәтләрне дәвам ит:
Үрнәк: ал – тал – тала – талак
кар – кара – ?
өч – көч – ?
мәк – бәке – бәхет – ?
 
Кайсы сүздә хата бар?
башак – көлке – серкә – сөзмә – көзгә – мөгез
беләргә – киләргә – китәргә – бәйләргә – менәргә
аңгыра – караңгы – бәрәңге – яңгыр – менгер
башлаячак – киләчәк – керәчәк – барачак – китәячәк
 
Шул үк хәрефкә башланган тематик төркемнәрне дәвам ит:
кабартма – каймак – коймак, катык, казылык, как, калҗа, камыр, карта, катлама, кекс, корт, куллама, куырма, кызартма, кыстыбый, кәләвә, күзикмәк, күпертмә, күрәгә
кукуруз – кабак – кавын, каен, какы, камыш, карагач, карама, кара җиләк, кедр, кишер, кыяр, кәбестә
кондыз – керпе – кама, кеш, кысла, куян, кәҗә, күсе, күбәләк, кыекбаш, кәлтә
карга – каз – күке, күркә, карлыгач, каракош
Анаграммы кебек башваткычлар киң кулланырга тиешлеге турында күп кенә психологлар билгели. Әмма, телче тарафыннан да монда аеруча мөһим күренешне әйтеп китәргә буладыр. Мондый биремнәр укучының орфографиясен дә төзәтеп килә:
 
Анаграмманарны чиш һәм артык сүзне тап:
 
стәөл
нкруыды
аваркта
ңгяры

шеки
әәрзәт
анетс
аплса

маал
ияч
кипта
крлангыа


 
калко
енум
саккро
шеке

 
алчарб
үлмккә
үкбер
ртой

 
хфрәе
үзс
мҗөлә
һшәәр
 
 
Монда рәт-рәт җәнлекләр исемнәре, шуннан кызыл баганадан эш яратучан бөҗәкне тап:
 
 

К

 

 

Н

 

 


К

Ы

С

 

 

 

 


 

 

 

Ә

К

Ү

Ч


 

М

А

 

 

 

Л


К

Ы

 

 

 

А

Ш


 

 

Е

Р

 

Ә

 


 

К

Ү

 

Е

 

 


Б

 

К

 

 

 

 
 
Җәяләр эчендә язылган сүзләрне белдергән сүзне тап (нокта саны хәреф санын белдерә):
 
чор (...) төгәл булу
үсемлек (....) күз ялкынсынуы
элек булган көн (....) мәҗлес
 
Әлбәттә, китерелгән күнегү рус балалары өчен катлаулырак булып тоелыр, әмма бу очракта моннан куркырга ярамый. Монда инде укытучы үзе дә актив катнашып, өстәмә мәгълүматлар бирергә тиешле. Ә аннан шул лексик берәмлекләр белән төрле диалоглар төзеп була.
 
 
1. Горизонталь юлларга агач исемнәрен яз һәм билгеләнгән вертикалдә тагын бер агач исемен тап:
 
 

 

 

Н

 

 

 

 


 

У

С

 

К

 

 

 


 

 

 

 

Ш

Ы

 

 


 

 

К

 

Е

Н

 

 


 

 

 

 

И

Р

Ә

К
 
Җавабы:
 
И

М

Ә

Н

 

 

 

 


 

У

С

А

К

 

 

 


 

Ч

Ы

Р

Ш

Ы

 

 


 

 

К

А

Е

Н

 

 


 

 

 

Т

И

Р

Ә

К
 
 
2.  Табышмакларга җавапплар табып языгыз. Шуннан бишенче табышмакның җавабын билгеләнгән баганадан табырсың:
 
 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 
 
 
1. Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган
2. Аягы юк – ил гизә,
  Күзе юк – яшь түгә
3. Җәйге эссе көннәрдә
Мине сагынып көтәләр,
Мин аз гына күренсәм,
Качып-посып бетәләр.
4. Ял итәр дә йолт итәр,
Тигән җирен ут итәр.
5. Ул булса, көн була,
Ул булмаса, кем була?
 
Җавабы:
 
 

К

Ү

К

 

 


Б

О

Л

Ы

Т

 


 

Я

Ң

Г

Ы

Р


Я

Ш

Е

Н

 

 
 
 
3. Бөтен сүзләр дә А хәрефенә башлана. Рәт-рәт шакмакларны тутыр:
 
А

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 


 

 

 

 

 


 

 

 

 

 


 

 

 

 

 
 
 
1. Агач башында алтын йөзек,
Аның да бер яртысы өзек
2. Үзеңнән олырак яшьтәге кыз туган.
3. Алсу битле кыз үсте,
“Тып” итеп агачтан сикереп төште.
4. Сары төстәге затлы металл, байлыкны белдерә.
5. Әкиятләрдәге күп башлы зур елан.
 
Җавабы:
 
А

Й

 

 

 

 


П

А

 

 

 


Л

м

А

 

 


Л

т

ы

Н

 


Ж

д

а

һ

А
 
 
4. Бөтен сүзләр дә Б хәрефенә башлана. Рәт-рәт шакмакларны тутырыгыз:
 
Б

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 


 

 

 

 

 


 

 

 

 

 
 
1. Утта янмый, суда батмый
2. Баткаклыкта җылый, үзе чыкмый.
3. Аягы юк – ил гизә,
  Күзе юк – яшь түгә
4. Һәр кулда алар бишәр.
 
Җавабы:
 
Б

О

З

 

 

 


А

К

А

 

 


О

Л

Ы

Т

 


А

Р

М

А

К
 
Мондый күнегәләр үзенең катлаулыгына карамастан, кызыклыгы, яңалыгы белән аерылып тора. Бу мисаллар укучыларга тиз рәвештә яңа лексика берәмлекләрен үзләштерергә булышалар. Мондый башваткычларны чишүдән соң (укытучы ярдәмендә), балалар белән аерым сүзләр буенча диалоглар, әңгәмәләр төзү уңыш китерә.
 
 
 
Йомгаклау
 
Телне өйрәнү андагы сүзләрне өйрәнүдән башка мөмкин түгел, әлбәттә.
Методика тарихында башка телләргә өйрәтүдә иң зур урынны нәкъ лексика алып тора. Телгә өйрәтүнең кайсы гына этабын алсак та, иң башлап сүзләр өйрәнелә. Фонетикага өйрәткәндә дә, авазлар сүзләр аша килеп керәләр. Морфологияне өйрәткәндә дә, сүзнең формалары синтаксик нигездә үзләштерелә. Сөйләшү, тыңлап аңлау, уку һәм язудан торган сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтү лексикадан башка мөмкин түгел. Шуңа күрә чит телне өйрәнгәндә, телнең лексикасын өйрәнү иң мөһим, иң әһәмиятле өлкә дип санала.
Татар теленең лексикасын укытканда бик күп теоретик материал бар. Алар арасында: яңа сүзгә аңлатма бирү; күрсәтмәлектән файдалану, тасвирлаудан файдалану, санау алымын куллану, ыру сүзгә күрсәтеп аңлату, синонимнардан файдалану, антонимнардан файдалану, сүзнең сузъясалыш кыйммәтеннән файдалану, сүзнең эчке формасыннан файдалану, көчле контексттан файдалану, тәрҗемәдән файдалану.
Ләкин рус балалары өчен язылган дәреслекләрдә әйтеп киткән ысулларның кайберләре генә файдалана.
Кызганычка каршы, татар теленең лексикасын укытканда, кабатлау, иҗади күнегүләр, адаптацияләнгән текстлар, башваткычлар һ.б. юк дәрәжәдә.
Без хезмәтебездә яңа ситуатив-эмоциональ ысулын кушып, шул ук вакытта текст белән эшләүне анализлап киттек. Монда бүгенге дәреслекләр һәм әсбаплар төзүчеләр өчен киң кыр ачыла. Укучыларга карата коры һәм мавыктыргыч темалы текстлар бирү – балаларны тел өйрәнүгә битараф калу дигәнне белдерә. Чөнки тел, беренче чиратта, ул – чынбарлык белән бәйләнеш, шәхеснең мәгълүматый кырын тулыландыру чарасы.


 
 
 
 
 
 
Авторның саубуллашу сүзе
Китерелгән күнегүләр, башваткычларны укытучылар үзләре дә башкара ала. Әлбәттә, шундый һәм охшаш күнегүләр һәм текстларга ихтыяҗ булса, аларны зур күләмле җыентык итеп тә чыгарып булыр иде, әмма мондый җыентыкка, кызганычка каршы, әлегә мөмкинлекләр юк.


 
Кулланылган әдәбият
 
Ибрагимов Т.И. Ускоренное обучение татарскому языку: Обучение общению и составлению деловых бумаг на татарском языке: Методические указания и учебные задания. – Казань: Изд-во Казанского гос. тех. ун-та, 1998. – 128 с.
Кононов А.Н. История изучения тюркских народов в России. Дооктябрьский период. – Л.: Наука, 1972. – 271 с.
Лерон Л. Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, мәзәкиятләр, шигъри әкиятләр, әкият-пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2004. – 303 б.
Методика преподавания русского языка как иностранного. – М.: Русский язык, 1990. – 231 с.
Нигъмәтуллина Р.Р., Фәизова Ф.С., Юнысова Р.Ә. Татарча да яхшы бел. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге. – Казан: Мәгариф, 2005. – Б. 63.
Сафиуллина Ф.С. Татар теле: рус урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2001. – 311 б.
Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле: рус урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2002. – 223 б.
Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус урта гомуми белем мәктәбенең 10 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2000. – 271 б.
Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.
Хайруллин М.Б. Татар теле лексик системасындагы хәзерге этаптагы яңарышка карата //Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Выпуск 2. – Б. 36-49.
Харисов Ф.Ф. Как все это было? (из истории обучения татарскому языку нетатар) // Республика Татарстан, 1993. – №2.
Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному. – Казань: Изд-во ТаРИХ, 2000. – 479 с.
Хәйдәрова Р.З., Нәҗипова З.Р. Татар теле: Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен коммуникатив метод нигезендә төзелгән сынау тәртибендә дәреслек: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998. – 201 б.
Юсупова А.Ш. Историко-лингвистическая характеристика и анализ самоучителей и разговорников татарского языка конца XVIII- начала XX вв.: автореф. канд. дисс. – Казань, 1994. – 18 с.
Юсупов Ф.Ю., Гарипова В.З. Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәктәпләренең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 1998. – 207 б.
Юсупов Ф.Ю. Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәктәпләренең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ю. Юсупов, В.З. Гарифуллин, Л.К. Новикова. – Казан: Мәгариф, 1999. – 271 б.
 
 
 
 


[1] Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – Б. 101.
[2] Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – Б. 104.
[3] Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – Б. 115.
[4] Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – Б. 116.
[5] Сынык җәяләр эчендә Юсупов Ф.Ю. Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәктәпләренең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.Ю. Юсупов, В.З. Гарифуллин, Л.К. Новикова. – Казан: Мәгариф, 1999. – 271 б.  дәреслектәге бит күрсәтелгән.
[6] Нигъмәтуллина Р.Р., Фәизова Ф.С., Юнысова Р.Ә. Татарча да яхшы бел. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге. – Казан: Мәгариф, 2005. – Б. 63.
[7] Лерон Л. Кояшны кочкан малай: Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, мәзәкиятләр, шигъри әкиятләр, әкият-пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б. 135.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Части
  • Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре - 1
    Общее количество слов 4021
    Общее количество уникальных слов составляет 1703
    31.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    43.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    51.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре - 2
    Общее количество слов 3356
    Общее количество уникальных слов составляет 1473
    33.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов