Latin

Милләт Өмете - 04

Общее количество слов 4041
Общее количество уникальных слов составляет 2239
33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
53.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Арада саташа башлаучылар барлыкка килеп, аларның саны көннән-көн үсте. Берараны Фәрит тә башы әйләнеп-әйләнеп китүен сизеп, бертуктамастан бар белгәннәрен укырга кереште. Ул зүрәтисе Нотфулла белән Мифтах дәүтисенең яңгыр теләгәндә нинди намаз укырга кирәклеген искәрткәннәрен исенә төшерде: “Мөхәммәд галәйһиссәләм гыйбадәт урынына Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорарга килгәц, Аллаһыга яңгыр сорап мөрәзәгать иткән һәм ике рәкәгать намаз укыган. Аннары Пәйгамбәр галәйһиссәләм киеменең кире ягын әләндереп кигән”, – дип тәфсилле иттереп сөйләгәннәр иде алар.
Шуларны исенә төшерүенә шатланудан, Фәрит кичектермичә намазлыкка охшатып чүпрәк җәйде дә намаз укырга кереште: Әгуузү билләәһи минә-ш-шәйтани-р-раҗим. Бисмилләһи-р-рахмәәни-р-рахиим. Илаһи, ният кылдым, иртә намазымның ике рәкәгать сөннәтен укымакка, йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына, халисан лилләһи тәгалә...
Ул киемнәрен әйләндереп киде дә, диңгез суы алып, аның өстендә дә дога кылды: “Илаһым, үзеңнең кодрәтең белән шушы суыңның тозын төпкә утыртып, эцәрлек хәлгә китерсәң иде”. Фәрит сулы савытның өстен белгәннәрен укып каплап куйды да болыт күренмиме икән дип, палубага күтәрелде. Күк йөзе чиста, көннең кызу булачагына ишарәләп кояш күтәрелеп килә иде.
Офыкның көнбатыш ягыннан кояш кебек икенче шар күргәч, ул саташам дип уйлап, яңадан үз каютасына ашыкты. Бераз тынычлангач, тозы тонсын дип куйган суын бер йотым гына кабып караган иде, шаккатты: су төчеләнеп калмасынмы. “Я, Раббым, мине дә акылдан яздыруыңмы инде?” – дип куйды ул үз алдына сөйләнеп. Фәрит акылдан язып өлгермәгән бер матроска да суын эчереп карады. Аның йотлыгып эчүен күргәч, ул тулысынча Аллаһының гозерне ишетеп, ярдәм итүенә инанды. Хәзер инде ул яңгыр булачагына да шикләнмәде, шуңа тулысынча ышану өчен яңадан палубага күтәрелсә, бая офык сызыгында күргән шар инде аның баш өстендә үк эленеп тора иде...
Фәрит аңына килгәндә үзен җәннәт бакчасында күрде. Һәр тарафтан күзләрне рәхәт иркәләүче биниһая күркәм илаһи яктылык сирпелеп тора. Күңелгә хуш, җиләс һава бөркелә, гомумән, эссе кояш астында гүя ул азапланып ятмаган да. Фәрит, каршында пәйда булган гигант кешеләрне күргәч, үзен әкиятләрдәге алып батырлар белән очрашкандай хис итте.
Аны аякларында йөртмәгәндәй дә иттереп, җилдереп кенә патша аппарта ментыдай зиннәтле бүлмәгә алып керделәр. Анда тәхеттә ак сакал-мыеклы мөлаем гына карт утыра иде. “Кем син, кайдан?” – дип сорады ул Фәриткә текәлеп торып.
– Фәрит атлымын, Болгар зирлегеннән.
– Алайса син безнең кеше булып цыктың, олан.
– Ә син үзең кем сың?
– Мин син әткән Болгар бабаңнарның олуг Ханы Кобрат Ханга туган кеше булырмын. Фәрит корт чаккандай сискәнеп китте.
– Мин дә Болгар Ханнарының дәвамцысы бит.
– Беләм, битеңдәге миңеңнән үк күрәмен. Шоның өцен минем янга китерүләрен сорадым да инде.
– Ә Кобрат Ханга син ницек туган? – дип кызыксынуында булды Фәрит.
– Ницек булсам да белмисең, мин сиңа ага тиешле олы кеше, шул зиткән.
– Алайса Ага-Хан инде! Мин шолай дип йөртим, ярыймы?
– Бик күркәм ат, яхшы. Шолай булсын.
– Ага-Хан, Кобрат Ханнар моннан мең еллар элек үк үлгәннәр бит инде, син ницек озын гомерле була алдың икән?
– Эххе-хе-хе, монда тиз генә үлмиләр шул, вакыт та башкаца үтә.
– Нинди зир соң бу шошындый серле?
-Зирдәгеләр Бермуд өцпоцмагы дип йөртәләр, без шул Бермуд утраулары астында.
-Алай булгац ничек монда су керми?
Ага-Хан Фәритнең ышанмый торуын күргәч, хезмәтчеләрен чакырып, ләгәнгә су салып китерергә кушты. Аннары шул суга чынаякны әйләндереп тыкты:
– Цынаяк эценә су керми бит. Менә бу су асты патшалыгын да бик зур цынаяк ны әләндереп, су астына батырганнар дип күз алдыңа китер.
– Яктылык каян килә алайса? – Фәрит әле һаман ышанырга теләмәде.
– Әгәр цынаякның өстен пыяладан ясасаң яктылык кермәсме? Сине монда китергән затлар бик кодрәтлеләр, аларның булдырмаган эшләре юк. Шоның өцен бу зиргә берницек үтеп кереп булмый, көймәдә якынаерга теләсәләр, әләнеп каплана лар, я булмаса бер кая да селкенә алмица кояшта янып үләләр.
– Безнең судно белән дә шолай булды.
Ага-Хан башын гына кагып алып, дәвам итте: “Алар кирәксә күз карашлары белән тауны күцерәләр. Кирәксә дошман гаскәрен бер ук та атмицаа егып салалар”.
– И-и-их, Болгар Ханлыгына һөзүм иткән монгол, Аксак Тимер, урыс яуларын шулай кырып саласы булган! – дип йодрыгын селтәп куйды Фәрит, – Алтын Урдабызга бәреп кергән Аксак Тимерне, Казан Ханлыгына солыхны бозып, хыянәтцел һөзүм иткән Иван Грязный (Грозныйны ул зурәтисе белән бала вакытында бәхәсләшкән чакларыннан бирле шулай атарга гадәтләнде) гаскәрләрен цәнцелдергәндә шәп килеп цыккан буласы да бит!
– Зир йөзендәге барлык зур вакыйгаларны, аеруча Болгар зирлегенә кагылыш лы хәлләрне зиткереп торганга, мин алардан ярдәм итүләрен үтенгән идем дә. “Без ят кавем эшләренә тыгылмыйбыз”, – диделәр шул.
– Алайса испаннарның Америка континентында яшәүце безнең туганнары бызны варварларца кыруын да ишеткәнсең?
Ага-Хан, әйе, дигәнне аңлатып, башын кагып алды да сорап куйды:
– Ә зирнең аръягында каян килеп безнең туганнар яшәсен икән?
– Ак еланны “акцылан”, Бразилиядәге бик зур бер шарлавыкны “Игуасу”, икенчесен “Агуа”, – дип атагац, башка бик күп безнекенә охшаш сүзләре булгац, ницек туган димисең инде?
– Хы-ы, шолай мени әле? Хәтердә, испаннар бу тирәдә өц кимәләре белән атналар буена каңгырап яттылар. Мин цыгып караган идем. “Бирмә ут, бирмә ут!” – дип кыцкырып торуыма карамастан, бу Алыплар аларга ут яктыртып, зирне күрсәттеләр.
– Бермуд синең бирмә ут, – дип кыцкыруыңнан килеп цыктымы икән әллә, Ага-Хан?
– Булырга мөмкин.
– Испаннарның ул цагында Америкага юл табулары бик кызганыц хәл бил геле. Хаер, соңрак барыбер юл ацылган булыр иде. Әмма ләкин зир йөзендә испан нарның Америка халыкларына, урысларның татар, Кавказ һәм Себер халыкларына карата кылган варварлыкларын берницек аклап та, аларның вәхшилеген бернигә цагыштырып та булмый торгандыр.
– Нигә алай дисең, олан? Барлык сугышларда да халык күпләп кырылган, шоңа күрә дә сугыш-орыш инде ул.
– Алай төгел, Ага-Хан, Иван Грязный башкисәрләре ат арбасы биеклегеннән әз генә озынрак малайларны да кылыцтан үткәреп, турап цыкканнар. Шәһри Бол гарда безнең бабаларыбызның кабер ташларын үзләренең циркәүләре нигезенә салганнар.
– Булмас хәл бу!
– Булган шул мына, гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташларын циркәү фундаментларында үз күзләрем белән күрдем. Ниндидер татар куштаннары ташлар дагы язуларны кырып-сылап яшермәкце булганнар да, тик кара эшләре ахыргаца барып цыкмаган, зыялы кешеләр комацаулаганнар. Дөрестән дә нигә урыс колони заторларының вандализмын яшерергә, бөтен дөнья халкы күреп торсын аларның цын йөзләрен. Югыйсә, үзләрен бик цивилизацияле кешеләр дип лаф орырга ярата лар, циникларца кылануларыннан коскылар кели. Мына шоларны аңнатып булмыймы ул Алыпларга, татар халкы гасырлар буена азатлыкка омтыла, гаделлекне торгызып, урыс коллыгыннан, үзләренцә әтсәк, урыс игосыннан азат итүдә ярдәм күрсәтсеннәр!
– Аңлатып кара, инандыра алырсыңмы үзләрен!?
– Мин алар телен ницек белим?
– Белергә кирәкми дә, алар дөньядагы барлык халыкның телләрен генә түгел, тереклек ияләренең нәрсә теләгәннәрен дә аңлыйлар.
– Ә мин аларны ницек аңлармын?
– Аптырама, алар нәрсә әтергә теләгәннәрен көңелеңә үк салып бирерләр.
Фәрит Ага-Ханга зиткергән моң-зарын Алыпларга да сөйләп карады. Әмма: “Без бер тапкыр башка цивилизация эшенә тыгылып, кырылып бетә яздык инде. Ә хәзер тәүбә иттек”,- дип ризалашмадылар.
– Һиц югы Мәскәүне Татарстанга союздаш республика статусы бирергә күндерегез, – дип үтенде ул.
Алыплар: “Безгә зир кешеләренә күренергә ярамый”, – дип ул үтенечне дә кире кактылар.
– Үзегезнең кодрәтегезгә, сәләтегезгә өрәтегез алайса, – дип үзенекендә булды Фәрит.
“Син нормадан артык радиация алып өлгергәнсең. Өстәвенә яшең дә артып киткән”, – дигән җавапны ирештерделәр аның күңеленә.
– Ул цагында минем энекәшемә өрәтегез, ул менә яшүсмер генә әле, – диде Фәрит елар дәрәҗәгә җитешеп. Аларның бик серле, үтәдән-үтә тишеп керердәй карашлы күзләренә карап. Алыплар үзара карашып алдылар да ризалыкларын белдерделәр.
– Ә ул монда ницек килеп эләгә алыр сың?
“Без үзебез аны табарбыз”, – җавабын тойды Фәрит. Аннары аңарга ясмык зурлыгындагы пыяла кристалл кисәге биреп, шуны энекәшенең кендек куышлыгына яшереп, өстеннән май белән сылап куярга куштылар.
Фәрит яңадан көймәләренә илтеп куюны сораган иде дә, Ага-Хан аңа тормышта кирәк булыр дип, Кара-Каплан көрәш ысулларын өйрәнеп алырга, буыннар сызлаганны дәваларга, елан-чаян чагуларына каршы тору дәваларын үзләштерергә тәкъдим итте.
-Ул кадәр озак торсам безнең кимәдәгеләр үлеп бетәрләр бит, – дип Фәрит кире кагарга маташкан иде дә, Ага Хан аны: “Борцылма, монда бер ай узганда синең кимәңдә бер сәгать тә үтмәгән булыр”, – дип тиз тынычландырды һәм аның хезмәтчеләре күнегүләрне башлап та җибәрделәр. Ә Фәрит балачагыннан ук бик елгыр булып үскәнгә, көрәш алымнарын тиз үзләштерде...

Ага-Ханның вакыт нисбәтендәге сүзләре дөрес булып чыкты, Алыплар аны урынына илтеп кенә калмыйча, көймәләрен әйләнмәлектән дә чыгарып куйдылар. Анда үзе белән бергә төчеләнгән суны эчкән матрос:
– Мин сине боцман, сәгать буена эзләп йөрим, кая гына югалып яттың шуның кадәр?” – дип мыгырданып каршы алды.
– Каютамда бикләнеп, тәмәке көрәтеп утырдым, әллә ярамыймы?
– Әйдә, көлеп торма, синең тәмәке тартмаганыңны беләбез. Бөтен команда үлеп ятканда шаяртмасаң да ярый.
– Ә мин анда тәмәке тартмадым, синең комацаулап йөрүеңнән кацып бикләндем дә Аллаһы Тәгаләдән безне коткаруын сорап, дога кылып утырдым.
– Я-я, коткардымы соң инде синең Аллаң? – диде ул мәкерле көлеп.
– Минеке генә түгел, синең дә Аллаң ул хөрмәтле Федор Михайлович, ә сезнең аллагыз Иисус Христос яһүдләрнең Моисее, мөселманнарның Мөхәммәд галәйһиссәләм шикелле пәйгамбәр генә.
– Шайтаныма олак үзеңнең пәйгамбәрең белән, күп сөйләнеп торсаң ботың нан тотып диңгезгә бәрермен! – дип усал сүгенде Федор.
– Минем пәйгамбәремә тел тидерәсе булма, югыйсә үзеңнең балыкларга ри зыкка оцуың бар!
– Нәрсә-ә, йолкыш татар, кабатла әле?! – командада иң елгыр һәм физик яктан бик көчле булуы билгеле Федор, Фәрит өстенә очынып килүе булды, үзенең ни арада идәнгә килеп төшкәнен аңламый да калды.
– Тыныцландыңмы? – Фәрит акыртып аның кулын каерды.
– Булды-булды,- Фәрит кулыннан ычкынгач, ул тагын ымсынып караган иде дә, әмма бу юлы инде очып ук китте.
– Кисәтәм, тагын бер тапкыр гына явыз ният белән минем яныма якынлашсаң, дөрестән дә диңгезгә оцасың, Аңладыңмы йолкыш урыс?!
– Аңладым.
– Мына яхшы булган, ә хазер мине игътибар белән тыңла. Мин сиңа төце су эцердемме?
– Төче, билгеле.
– Аня савытны кара, төбенә тоз утырган, Аллаһыдан ялварып, дога кылып сорагац, суны тондырып бирде. Мына хазер икәүләп сорасак, судноны да Бермуд өцпочмагыннан цыгарырга мөмкин. Туган зирләреңә исән-сау катькың келәсә, сорибыз, ризамы?
– Риза, әлбәттә.
– Алай булса, тәреңне салып куй да минем арттан кабатла. Ләәә иләәһә иллә-ллаааһ. Мөхәммәдә-р-рәсуулулааһ.
Федор карусыз рәвештә Фәрит артыннан гуаһлык бирде.
– Мына син дә мөселман булдың.
– Булырмын, әгәр дә бу тәмугтан котылсак.
– Әдә, палубага менеп карыйк, берәр үзгәреш юкмы икән?
– Боже мой! Үз күзләремә ышанмыйм.
– Боже мой түгел, Сөбхәәналлааһ! Югыйсә Аллаһы тәгалә яңадан әләнмәгә кертәцәк.
Федор шунда ук Сөбхәәналлааһ, дияргә ашыкты.
– Ә хәзер моторны кабыз да курсны үзебезнең якка тот, мин рациядән ярдәмгә цакырам...
Соңыннан, исән-сау базага әйләнеп кайткач Фәриттән битәр Федор: “Аллаһы Тәгаләгә ялварып котылдык”, – дип карганса да аларга беркем дә ышанмады. Киресенчә, югарырак җитәкчелеккә бу хакта авыз ачып сүз дә әйтмәскә кисәттеләр. Әмма шулай да аларга дәваланып алырга дип, вакытыннан элек ял бирделәр.
Фәрит мөмкинлек чыгу белән ук туган ягына юл алды. Авылын күрмәгәнгә 15 еллап вакыт үтеп киткәнлектән, бу арада аның бик якын кешеләре дәүәтисе Мифтах белән зурәтисе Нотфулла картлар инде күп еллар элек вафат булганнар иде. Фәрит барыннан да элек аларны юксынды. Моңа кичен күрше йортка тәрәвих намазына керүе дә сәбәпче булды, билгеле. Зекер әйткән вакытта аның күңеле моңсу сызла нып, дәүәтиләрен сагыну аеруча үзен нык сиздерде.
Мифтах картның уң аягы Герман сугышыннан ук биртелеп кайтканга күрә, ул аягын көчкә сөйрәп йөри иде. Шуңа күрә Фәрит аны тәрәвих намазына сәнәскәдә тартып бара торган булды. Намаз беткәнне ул үзе шикелле бала-чага белән мич ара лыгында, чаршау артында тыңлап тора иде. Намазның һәр 4 рәкагәтен укыган саен дәүәтисе белән зурәтисе биниһая моңлы иттереп зекер әйттеләр:
Сөбөхәәнәзил мөлки вәл мәләкүт. Сөбөхәәнәзил гиззәти вәл кодорәти вәл кибрийәти вәл җәбәрут. Сөбөхәнәл мәликил хәййилләзии ләәйәмут. Соббуухөн коддуусер раббел мәләәәәъикә тиврәррух. Ләә иләһә илләллаһу нәстәгфируллаһ, нәсьәлөкәл җәннәти вә нәгууззә бикә минәннәр.
Рамазан айларында урамда да, хәтта мәктәптә дә әлеге зекерне эченнән генә көйләп йөрергә бик ярата торган иде Фәрит. Шуңа күрә укытучылар, аны ураза тота торгандыр дип уйлап, су каптырырга да ниятләп карадылар, әмма башка укучылар капсалар да Фәритне берничек мәҗбүр итә алмадылар. Чөнки бу хакта ул һәрнәрсәдән хәбәрдар Хатип абыйсы белән күптән киңәшләшеп уйган иде инде.
– Әгәр дә сиңа су каптырырга тырышсалар, алардан ирексезләп су эцертергә ярый дигән законны күрсәтүләрен таләп ит. Конституциядә вөздан ирегенә хокук бирелүе турында әт,- дигән иде Хатип абыйсы.
– Нәрсә соң ул вөздан иреге?
– Дин тотарга ярый дигән сүз. Ышанмасагыз СССР Конституциясеннән укыгыз, диген.
Фәрит шулай эшләде дә. Сыйныф җитәкчесе Әминә апалары гадәттәгечә парталар буенча су эчертә килеп, Фәриткә җиткәч, малайларга Фәритнең кулларыннан тотып торырга кушкан иде дә:
– Тотынып кына карагыз, тәнәфескә цыккац күрмәгәнегезне күрсәтермен! – дип кисәткәч, берсе дә аның белән бәйләнешергә теләмәде, – апа, сезгә кем рөхсәт бирде балаларның авызларына ирексезләп су салып йөрергә, законда андый нәрсә юк.
– Законда ураза тотарга да ярый, димәгән.
– Дигән шул мына, ышанмасагыз СССР Конституциясеннән укыгыз, анда вөздан ирегенә хокук бирелүе әтелгән.
– Нинди вөҗдан иреге инде ул тагын?
– Теләгән кешегә дин тотарга ирек, дигән сүз.
– Син генә шулай күп белдең инде, үзе пионер ичмаса! – дип Әминә апалары шуннан башка су эчереп йөрүләреннән туктады.
Тәравих намазыннан дәүәтиләрен юксынып чыкканнан соң уйланып торган да, аның хәтерен әнә шушы мәктәп еллары хәтирәләре биләп алды. Аны моңсу уй-хисләреннән Фәниснең урамнан уеннан кайтып керүе генә аерды. “Әле ярый Фәнис энесе туып, нинди зур булып үсеп куйган”, Фәрит Фәнисне чакырып алып, аңардан мәктәп тормышын сораштырды. Хәзер Рамазан аенда укучыларның авызларына су каптырып йөрүләр күренми икән.
– Анда ураза тотучы укучылар да юк диярлек, – диде канәгатьсезлек белән Фәнис.
– Син аларга карама, һәрвакыт Аллага шөкер кылып торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә андыйларны ярдәменнән ташламый. Мына бит, берәр зиребез әз генә авырту белән Алла, дияргә тотынабыз һәм көңелгә зиңел булып китә.
– Шулай шул. Мин дә күп тапкырлар сынаганым бар.
– Безнең судно белән булган хәлләрне ишетсәң синең күзләрең акаерга мөмкин, дип серле генә итеп башлап җибәрде дә, әйтеләчәк хәбәренә Фәниснең игътибарын ныгырак җәлеп итәр өчен, Фәрит абыйсы энесе нишләр икән дип тынып торды.
– Сөйлә инде алмабый, нәрсә булды? – дип пырдымсызланды Фәнис.
– Бервакыт суднобыз, безнеңцә дәрья кимәсе инде, әләнмәле төшкә кереп адашты да, кызуда эцәр сусыз атнага якын азапландык. Күпцелек кеше хәлсезләнеп егылды. Мин диңгездән тозлы су алып, өстендә яңгыр теләге белән намаз укып дога кылдым да, Ходайдан тозны төпкә утыртуын үтендем. Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма, бераздан суны эцеп караган идем, безнең Цирмешән суы кебек, тозлылыгы сизелмәде дә. Ходайның кодрәте циксез аның, – дип тәмамлады серле хикәясен Фәрит.
– Дәрьядагы әйләнмә безнең Чирмешәндәге тирән тобалы әйләнмә кебекме инде ул, алмабый?
– Хи-и, дәрья бит ул синең географияңнән укыган океан дигән сүз. Диңгезнең дә бер кырыеннан икенце кырыена меңләгән цакырым булганда, дәрьяныкы дистәләрцә мең километр. Ә синең Цирмешәнеңнең иң киң әләнмәле төшендә дә 20-30 метрдан артмыйдыр. Шоңа карамастан йөзә белмәгәннәр өцен Цирмешән әләнмәсе дә куркыныц. Мин 5-6 яшемдә әздән генә батып үлмәдем, әниң вакытында күреп алды.
– Сөйлә әле алмабый, ничек булды ул?
– Миннән бер-ике яшькә олырак Мансур белән Цирмешен кырыенда коенып ятабыз, ә алмапалар елганың аръягында комда кызыналар. Суның төбе дә күренми, сайдыр дип мин алдан кереп киткән идем, әләнмә шонда үк бөтереп алды үземне. Су тирбәлеп, борынга кадәр күтәрә дә: “Алмапа! –дип кыөкырмакөы гына булам – яңадан төшеп китәм. Әле ярый, мин кулларымны югары күтәреп торганмын, Мансур үзенең Асия апасына (урыны зәннәттә булсын, машина астында калып бик иртә үлде,мескен ), ә Асия апа минем алмапага әткән. Синең әниң тиз генә йөзеп кереп тартып алды үземне. Мин су эцеп тонцыккан идем, алмапа елый-елый аркама кагып, суны цыгартты аннары.
– Ә нишләп әни елады?
– Еламаска бит, миңа бер-бер хәл булса, әнидән, ягъни синең дәүәниңнән каты эләгәцәк иде. Анарга мине кулыннан да ыцкындырмаска, дип бик катгый кушылган була. Шоның өцен алмапа батуым турында әнигә бер сүз дә әтмәскә кушты.
– Әйтмәдеңме?
– Әтмәдем, билгеле. Ул бит: “Әнигә әтсәң, үдә генә утырацаксың, минем белән бер кая да бармисың!” – дип кисәтә килде. Мин алмапаның кулына гел тагылып кына йөрдем инде. Мескен киц утырырга кызлар янына да үзе белән алып барырга мәзбүр була иде...
Фәрит әнә шул гөнаһсыз сабый чакларын сагынып, хәтерендә яңартты. Әйе, өйдәге эшләре дә баштан ашкан алмапасына өстәмә йөк булып, аңа үз ишләре белән иркенләп күңел ачарга бөтенләй диярлек мөмкинлек бирми иде шул ул. Тагылып йөрүе генә җитми, арып, алмапасыннан кулларына күтәртеп баруны да таләп итүе белән җанына тия. Әлбәттә инде, 12-13 яшьлек кыз балага 4-5 яшендәге “бүкән”не күтәреп йөрү бик авырга туры килә. Андый чакларда Фәритне үзе шикелле кызчыклар янында такмаклап, үртәп алырга да күп сорамый Фәридә:
– Башы тубал кебек, корсагы гөп кебек, аяклары еп кебек, ул кем була?
– Фәрит, Фәрит, – диешәләр балалар чыр-чу килеп.
Шуңа күрә Фәрит алмапасының: “Башы...”, – дип әйтергә тотынуына капризлануыннан шып туктый. Үзеннән ике яшькә олы Саҗидә дә шунда булса, Фәрит майлагандай тәртиплегә әверелә иде, кая анда шыңшу, тын да чыгармыйча, гел Саҗидәне генә күзәтеп йөри. Бигрәк ошатты шул ул зәңгәр күзле, сары чәчле бу кызны. Тәмам аның мәктәпне бетереп, каядыр читкә китеп баруынача яшерен җан атып йөрде.
6-7 сыйныфларда укыганда ук бик әрсез, үзеннән шактый олы егетләргә дә башбирмәс малай булып үссә дә, ничек кенә ошатуына карамастан, Саҗидәгә авыз ачып сүз әйтергә беркайчан кыюлыгы җитмәде аның. Әмма шулай да ул, апасы үрнәгендә рифмага китереп, “шигырьләр иҗат итәргә” остарып, Саҗидәгә, үзенең кем икәнен белдермичә генә “шигырь” кисәге язып юллаган иде:
Сине күреп әллә нишләдем мин,
Үз-үземә урын табалмыйм.
Бер карашың белән әсир иттең мине,
Ә мин сиңа хәтта туры багалмыйм.
Куркам синең серле карашыңнан,
Югалтырмын кебек башымны.
Бирсен иде Ходай хет бер мизгел,
Сөяр өчен бәхет кошымны...
Өмет итмим, чөнки беләм инде
Баш иючең бик күп шул синең.
Тик шулай да бер үтенечем бар:
Идеалым булып кал минем!..
Саҗидә авылдан китеп баргач, ул 8 нчы сыйныфка күрше Элмә авылыннан укырга килгән үзеннән бер яшькә олырак Сафиягә дөньясын онытып кызыкты. Әмма бу чибәр кыз янына килеп сүз катарга да Фәритнең кыюлыгы җитмәде. Шул ук вакытта башка егетләргә дә аны озатырга юл куймады. Тәвәккәлләп караучыларны “гаскәрендәге” берничә малайны җибәреп, Сафиягә кырын да карамаска тәүбә иттереп акылга утырттыра торды.
Башка малайларны да Сафиягә якын җибәртмәде, ләкин үзе дә аңа сүз катырга җөрьәт итә алмады. Тик кем әйткәндәй, изге урын буш тормый, бервакыт ул үзеннән бер сыйныф алда укыган Рәшит белән Сафиянең күгәрченнәр кебек гөрләшеп торуларын күрде. Бу очракта Фәрит берни дә эшли алмады, чөнки Рәшит белән аның арасында балачактан ук килешенмичә дә барлыкка килгән үзара татулык саклана иде шул.
Бу беркая да тыгылмыйча, әмма үзен дә кечкенәдән үк беркемнән кыерсы тырга бирмәгән төптән таза малай Фәритне үз итә иде. Башлангычта бер сыйныфка югары укыганда, ул башка малайлардан Фәритне кыерсытырга бирмәде. “Хазер кайда икән ул минем балалык елларындагы яклауцым, күрешәсе иде шоның белән, – дип Рәшит турында уйланып алды Фәрит, -ә аның Айрат абыйсы мәктәптә эшли бугай, иртәгә үк кереп күрергә кирәк булыр”.
Икенче көнне Фәрит мәктәпкә Айратны сорап кергәч, аның авырып торуын әйттеләр, шуңа күрә ул күчтәнәчләр алып, аларның өйләренә юл тотты. Матур чәчәкләргә күмелгән албакчалы шактый ук иркен йорт. Айрат, өендә сукыр эчәгенә операция ясатканнан соң, савыгып ята икән. Фәрит белән алар туганнарча кочакла шып күрештеләр. Айрат аның керүенә бик тә шатланды инде.
– 20 еллап күрешкән юктыр шәт, мин армиягә киткәндә әле сез безнең Рәшит белән үсмер малайлар гына булып калдыгыз, мин кайтканчы сез китеп бардыгыз. Син шул китүеңнән бирле кайтып та күренмәдең ахыры.
– Туры килмәде шул. Нәрсә язып утырасың сың әле, дәрес планнары дисәң, укуцыларыңның зәйге каникуллары тәмамланмаган.
– Әнә шул балачак, яшьлек хәтирәләре сагындырып куйды да, истәлек рәвешендә яза башлаган идем.
– Укырга бир әле сер булмаса?
– Нинди сер булсын, менә төшергеч аркылы да яза идем, ал шуларын. Мин аны менә хастаханәдән чыккач кына язарга керештем әле.
Фәрит Айрат белән саубуллашып чыгып, өенә кайтуга истәлекләрне укырга кереште:

ПАР АКЧӘЧӘК
I
“Тормыш юынтык су чиләге булдырудан башлана, диләр. Ә безнең, үз тормышыбызны корып җибәргәндә, әгәр шулай әйтергә яраса, хәтта чиләгебез дә юк иде. Ләкин шулай да без ул чагында үзебезне бик бәхетле итеп тойдык. Утырырга урындыгыбыз, ятарга адәм рәтле сәкебез булмаса да без бәхетле, фәкать бер-бере- безгә бөтен йөрәгебезне биреп, мәхәббәт тулы күзләребез белән караша алганга, дөньяда барлыгыбызны онытып сөелә алу мөмкинлегебез булганга бәхетле идек без.
– Без гомер буена шулай бәхетле яшәрбезме икән, Айрат? – ди Сәвия, миңа тагын да ныграк сарыла төшеп. Аның озын керфекләре күбәләк канаты кагылган дай бер күтәрелеп, бер төшеп ала. Бик ошый миң аның чәчәк таҗы кебек бөгелеп торган бу озын керфекләре.
– Һичшиксез, һичшиксез бәхетле булырбыз Сәвиям, – мин аны кочагыма кү тәреп алып әйләндерәм, дәүәнидән калган тәбәнәк өебездә Сәвиямне күтәргән хәлдә, башны бәрмәс өчен матча турысыннан иелебрәк үтеп, ишекле-түрле йөртәм, – зур иттереп йорт корырбыз, бөтен кирәк-ярак әйберне сатып алырбыз, әниеңнәрне- кеннән бер дә ким булмас. Син борчылма Сәвия, мин эшләргә иренмәм, – дип кы зып-кызып аны юатырга, инандырырга керешәм.
– Нишләп алай дисең, Айрат? Мин синнән әйбер сорыйммыни, ул ялтыравык әйберләр инде болай да туйдырып бетерде, – Сәвия миңа шелтәле карап ала.
Минем Сәвиямнең карашлары искитмәле, шундый иттереп күзләрен бага – нурлары таш бәгырьне эретер. Чем-кара күзләр, үзәге күз алмасыннан аерылмый да кебек. Бигрәк тә озын керфекләре күтәрелеп киткәндә аның күзләреннән сирпелгән нурлар йөрәкне рәхәт кыскандай сыкратып куя...
Бу карашны мин армиядә хезмәт иткәндә өч ел ярым буена күңел түрендә сак ладым. Әмма бу серле күзләр, бу нурлы карашлар өстенә кадерле тагын бер нәрсәм бар минем – ул бер сабактан үскән пар ак чәчәк. Дөресрәге минеке генә түгел, ә икебез өчен дә истәлекле һәм кадерле чәчәк. Бу ак чәчәкләргә минем балачагым яшьлегем сәхифәләре язылган кебек. Чөнки аларны кулыма алуга күз алдыма яшүс мер чаклар килеп баса, шунда ук күңелем түреннән балачак елларым йөгереп уза...
Балачагым катлаулы һәм кыен елларга туры килеп, ничек кенә авыр үтмәсен, барыбер күңелгә кадерле һәм искә төшкән саен йөрәкнең әллә кайсы җирен моңсу һәм шул ук вакытта рәхәт сулкылдатып ала. Шунысы кызык, балачагым миңа һәрва кыт урылган иген кыры буйлап, камыллардан аякларны тырната-тырната, канатып бетергәнче йөгерүем белән күз алдыма килеп баса. Мин шулай ерак кырларда эшләү че әтигә өйләгә кадәр ашарга илтеп өлгерергә тиеш. Ул “Коммунар” комбайны бе лән бөртек суктыра. Кайчагында иртәрәк киленсә, төш җиткәнче әти мине үзе яны на утыртып йөри. Ләкин һәркөн кырга ашкынып йөгерүем комбайнга утырып йөрү өчен түгел, мине бирегә башка сәбәп тарта...
Әни мине һәрчак: “Кара аны, уенга бирелеп, дөньяңны онытып ятма, кайнар килеш итеп зиткер!” – дип сәгать 11 тулганчы ук әтигә төшке ашны көйләп җибәрә, тик мин генә берәр малайны күрсәм, әнинең кисәтүен капкадан чыгуга ук онытып, шактый соңга калып барам. Ә көннәрдән беркөнне болында да, су буенда да малай лар күренмәгәч, күңелсезләнеп әкрен генә елганы кичтем дә, ашлыгы урып алынган кырлар аша камылларга аякны тырната-тырната йөгерә-атлый, бик еракта нокта булып күренгән техникалар юнәлешендә – әтиләр эшләгән җиргә юл тоттым.
Мин килеп җиткәндә әтинең “Коммунар” комбайнын тартып йөрүче трактор сүндерелгән һәм әти белән тракторчы хәрби китель кигән ниндидер кеше белән сөй ләшеп торалар иде. Комбайн ышыгында тарантаска җигелгән ыспай атны күргәч: “Урындагы кешедер”, – дип уйлап куйдым һәм туры әтиләр янына килергә шөл ләбрәк калып, ул кеше киткәнче яхшы атны карар өчен аңа табан атладым. Әмма ат янына ук килеп җитә алмадым, тарантастагы алсу күлмәкле кыз баланы күреп, бас кан урынымда авызымны ачып катып калдым.
– Нәрсә кирәк сиңа малай?! – диде ул боеру тоны белән мине шактый ук каушата калдырып, – кит аннан атны куркытасың!
Ләкин мин урынымнан да кузгала алмадым, аңыма буйсынмаган ниндидер көч баскан җиремнән кузгатмый тотты.
– Син ничәдә укыйсың, әллә инде бөтенләй укымыйсыңдамы, әйткәнне аңла мый торасың? – бу юлы кызның тавышы йомшара төште.
– Быел дүрткә барам.
– Ә мин бишенчедә укыйм, – дип елмайды кыз энҗедәй тешләрен ялтыратып.
Шул вакыт китель кигән кеше килеп, тарантаска менеп утырды: “Кузгал дыкмы, Сәвия?” – диде ул кыз балага эндәшеп һәм атын кызулатып китеп барды. Сәвия, артына борылып, кулын изәде, тик минем генә аңа кул изәп калырга акылым да, кыюлыгым да җитмәде.
Әтиләрнең тракторчы белән үзара сөйләшүләреннән мин, килүче кешенең МТС директоры булуын аңладым, берсекөнгә тагын килеп чыгарга мөмкин икән. Әмма минем бөтен зиһенем әтиләрнең сөйләшүләрен тыңлап торуга түгел, ә әле ге- нә күргән Сәвия турындагы уйларга юнәлгән иде. Ул көнне алсу күлмәкле кыз гому мән күз алдымнан бер дә китмәде, хәтта төшемдә дә аны күрдем. Имеш, Сәвия бе- лән без болында күбәләк куып йөрибез. Аннары ул үзе алсу күбәләккә әверелде дә мине үчекләп очты...
Икенче көнне дә, өченче һәм аннан аргы көннәрне дә мин алсу күлмәкле кыз ны күрер өчен әтиләр эшләгән җиргә ничек кенә ашкынып йөгерсәм дә, хыялыма ирешә алмадым – ул башка күренмәде. Мин аны безнең авылдан өч чакрымлап ераклыкта урнашкан МТСлы зур авылга кибеткә уку әсбаплары сатып алырга баргач күрдем. Бу авылда минем әниемнең әнисе зүрәни дә яши. Кибеттән чыккач мин аның янына кереп чыгарга ниятләдем. Ул торган өйгә килеп җитәрәк, инде кайчаннан бирле күңелдә сакланган кадерле һәм җанны иркәләүче тавышны ишеттем:
– Кая барасың, малай?
Тавыш калай түбәле зур гына, бик матур йорт каршындагы чәчәкле албакча эченнән ишетелде. Мин кыюланып, кыз янына атладым һәм андагы матур чәчәкләр- не, ул чәчәкләр арасындагы иң гүзәл, тере чәчкә – Сәвияне күреп алдым.
– Сез монда торасызмыни?
– Әййе-е, – дип сузды Сәвия үчекләгәндәй, башын боргалап, – кемнәргә бару ыңны әйтмәдең.
– Зүрәниләргә, – дип мин ул яшәгән йортка төртеп күрсәттем.
– И-и-, Әсма әби синең зүрәниеңмени? Ә син ни атлы?
– Айрат.
– Матур исем, Айрат, – дип кабатлады Сәвия.
– Синең исемең дә бик матур, Сәвия. Ул чагында кыз янында күпме генә сөйлә шеп торырга да ризалашыр идем, тик көтмәгәндә аны әнисе чакырып алды...
Төрле сылтаулар табып, зүрәниләргә ничәмә генә кат килсәм дә, ул елны мин Сәвияне башка очрата алмадым. Тик шулай да киләсе елга бишенче сыйныфка алар авылына укырга барам дигән уй, минем күңелемне рәхәт кытыклап, җилкендереп торды. Шуңа күрәдер мөгаен, ул елның кара көзе дә, аннан соң килгән зәмһәрир салкын кыш та миңа ничектер ягымлы һәм матур тоелып уздылар, ә ямьле җәй җит кәч исә, һич көтмәгәндә дәһшәтле сугыш башланып китеп, дөньяның асты-өскә әй ләнде. Әтине фронтка озатып, без өч яше тулып кына барган энекәшем Рәшит белән әни тәрбиясендә торып калгач, күзләргә ак та, кара да күренмәс булды...
Мәктәптә укулар минем өчен төгәлләнеп торды, чөнки колхоз эшеннән арына аламаган әнинең бала карарга вакыты калмый, ул вазыйфа тулысынча миңа йөклән гән иде. Әмма әти үзенең фронттан язган хатында минем тырышып, яхшы укуымны таләп иткәч, берәр ай артка калып булса да, дәрескә йөрүләрне ялгап китәргә туры килде. Әмма барыбер сыйныфны тәмамларга язмады, бер елга төшеп калдым.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Милләт Өмете - 05
  • Части
  • Милләт Өмете - 01
    Общее количество слов 4050
    Общее количество уникальных слов составляет 2251
    32.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 02
    Общее количество слов 3941
    Общее количество уникальных слов составляет 2207
    33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 03
    Общее количество слов 3960
    Общее количество уникальных слов составляет 2286
    33.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 04
    Общее количество слов 4041
    Общее количество уникальных слов составляет 2239
    33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 05
    Общее количество слов 4149
    Общее количество уникальных слов составляет 2340
    32.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 06
    Общее количество слов 4156
    Общее количество уникальных слов составляет 2257
    33.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 07
    Общее количество слов 4128
    Общее количество уникальных слов составляет 2279
    33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 08
    Общее количество слов 4062
    Общее количество уникальных слов составляет 2236
    33.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 09
    Общее количество слов 4097
    Общее количество уникальных слов составляет 2326
    33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    53.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 10
    Общее количество слов 3871
    Общее количество уникальных слов составляет 2243
    33.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    45.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 11
    Общее количество слов 4136
    Общее количество уникальных слов составляет 2223
    33.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 12
    Общее количество слов 4046
    Общее количество уникальных слов составляет 2251
    33.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 13
    Общее количество слов 4175
    Общее количество уникальных слов составляет 2302
    32.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    44.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 14
    Общее количество слов 4107
    Общее количество уникальных слов составляет 2244
    33.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    53.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 15
    Общее количество слов 3951
    Общее количество уникальных слов составляет 2361
    28.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    40.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    47.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 16
    Общее количество слов 4127
    Общее количество уникальных слов составляет 2336
    32.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 17
    Общее количество слов 4093
    Общее количество уникальных слов составляет 2258
    33.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 18
    Общее количество слов 3994
    Общее количество уникальных слов составляет 2261
    31.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    45.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 19
    Общее количество слов 3917
    Общее количество уникальных слов составляет 2133
    32.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Милләт Өмете - 20
    Общее количество слов 2666
    Общее количество уникальных слов составляет 1616
    33.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    45.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов