LatinКаждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Коръән Тәфсире - 40
Общее количество слов 3884
Общее количество уникальных слов составляет 1718
31.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
46.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
39. Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан.
40. Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз.
41. Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас.
42. Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы.
43. Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар.
44. Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер. [71] НУХ СҮРӘСЕ – 28 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Тәхкыйк Без Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, кавемеңне куркыт Аллаһуның рәнҗеткүче каты ґәзабы килмәс борын, дип.
2. Нух әйтте: "Ий кавемем, тәхкыйк мин сезгә җибәрелгән Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучы пәйгамбәрмен.
3. Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз һәм дә миңа итагать итегез, дип боерамын.
4. Әгәр минем боерыкны кабул итеп тәүбә итсәгез, ислам динен кабул итеп мөселман булсагыз, Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкар һәм сезне яшәтер билгеләнгән әҗәлегезгә чаклы. Тәхкыйк Аллаһ билгеләгән әҗәл әгәр килсә һич кичектерелмәс. Әгәр шуны белсәгез!"
5. Нух әйтте: "Ий Раббым, кавемемне ислам диненә кичләрдә дә вә көндезләрдә дә чакырдым.
6. Минем чакыруым аларга арттырмады, мәгәр хактан, ислам диненнән качуны гына арттырды.
7. Ий Раббым, һәркайчан мин аларны Синең ярлыкавыңа гафу итүеңә чакырсам, минем сүземне ишетмәс өчен бармакларын колакларына тыгалар һәм киемнәренә бөркәнделәр, вә, көферлектә дәвам иттеләр һәм каты тәкәбберләнү илә тәкәбберләнделәр.
8. Моннан соң мин аларны бик каты кычкырып чакырдым.
9. Соңра исламга чакыруымны ачык игълан кылдым, вә яшерен генә аулакта да өндәп карадым.
10. Һәм әйттем аларга: "Тәүбә итеп Раббыгыздан истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез, Ул гөнаһларны ярлыкаучы.
11. Вә сезгә күктән яңгырны коеп яудырыр.
12. Вә сезгә мал белән ярдәм итәр һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер." Нух аларны күп еллар иманга өндәде, алар кабул итмәделәр. Шуннан соң Аллаһ аларга яңгырны туктатты, елгалары корыды вә хатыннары бала тудырмады.
13. "Ни булды сезгә, Аллаһуны олугъ дип белмисез вә Аның ґәзабыннан курыкмыйсыз.
14. Тәхкыйк Ул сезне халык (бар) кылды бер хәлдән икенче хәлгә күчереп, ягъни башта бер тамчы су, аннары – оешкан кан, аннары – ит кисәге, аннары – кеше сыйфаты итеп.
15. Әйә күрмисезме ничек халык кылган Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне,
16. вә ул күкләрдә айны якты итеп, вә кояшны яктылык һәм җылылык бирүче ут итеп.
17. Аллаһ сезне җирдән үстерде, ягъни Адәм җирдән халык ителде.
18. Соңра сезне шул җиргә кайтарыр, вә сезне тергезеп җирдән чыгарыр.
19. Аллаһ сезнең өчен җирне палас кеби йомшак вә киң кылды.
20. Ул җирнең олугъ вә киң юлларында көрмәклегегез өчен." Нух г-мнең бу сүзләрен дә кавеме инкяр иткәч, Аллаһуга ялварды һәм дога кылды.
21. Нух әйтте: "Ий Раббым тәхкыйк алар гасый вә дошман булдылар, һәм алар малы да вә балалары да ярдәм бирмәячәк, һич файданы арттырмаячак залим кешегә, ягъни үзләренең кәфер хуҗаларына иярделәр, ул залимнең малы вә балалары хәсрәтне вә ґәзабны гына арттырыр.
22. Вә хәйлә мәкер кылдылар олугъ булган мәкерне.
23. Вә олугълары әйттеләр: "Әлбәттә, сынымнарыгызга гыйбадәт кылуны ташламагыз, әлбәттә Вәд, Сүвагъ, Йәгус, Йәгук, Нәсер исемле сынымнарыгызны ташламагыз", – дип. "Бу исемнәр Адәм илә Нух арасында булган яхшы кешеләрнең исемнәредер. Боларның балалары истәлек булсын дип аталарының һәйкәлен ясаганнар, бара-бара аларны зурлауда ифрат китеп гыйбадәт тә кыла башлаганнар".
24. Ий Раббым, тәхкыйк алар күпләрне хак юлдан адаштырдылар, бу залимнәргә арттырма һичнәрсәне, мәгәр адашуны гына арттыр", – дип.
25. Алар зур хаталары сәбәпле туфан суына батырылдылар вә утка кертелделәр, алар Аллаһ ґәзабыннан котылырга үзләренә ярдәмче тапмадылар.
26. Нух әйтте: "Ий Раббым, җир өстендә һич калдырма, кәферләрне һәммәсен һәлак ит!
27. Әгәр Син аларны җир өстендә тере калдырсаң, алар Синең бәндәләреңне адаштырырлар һәм алар яхшы бала тудырмаслар, мәгәр явызны вә хаклы инкяр итүчене генә тудырырлар.
28. Ий Раббым, мине ярлыкагыл вә мөэмин булган ата-анамны ярлыкагыл һәм минем өемә яки көймәмә мөэмин булып кергән кешене ярлыка һәм дә барча мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны ярлыка! Залим кәферләргә арттырма һичнәрсәне, мәгәр һәлак булуларын гына арттыр!" [72] ҖИННУН (ҖЕН) СҮРӘСЕ – 28 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әйт: "Миңа вәхий кылынды, Аллаһудан хәбәр бирелде, тәхкыйк миннән җеннәрдән бер таифә Коръәнне тыңлады, ул җеннәр кавемнәренә барып сөйләделәр: "Тәхкыйк без ґәҗәеб Коръәнне ишеттек!
2. Ул Коръән туры юлга күндерәдер. Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, Раббыбызга һичкемне тиңдәш кылмабыз".
3. Тәхкыйк Раббыбызның олугълыгы бөек булды, Аның хатыны вә баласы һич булмады.
4. Тәхкыйк безнең ахмакларыбыз Аллаһуга үлчәүсез сүзне әйтә иделәр, ягъни Аллаһуның баласы бар, дип.
5. Тәхкыйк без Коръән сүзләрен ишетмәс борын уйлый идек, һичбер кеше вә җен заты Аллаһуга ялган сөйләмәс, дип.
6. Тәхкыйк кеше затыннан булган ирләр, җен затыннан булган ирләргә сыгына иделәр, ул кешеләр шул җеннәргә ахмаклыкны арттырдылар.
7. Тәхкыйк ул җеннәр уйладылар сез кәферләр уйлаган кеби, Аллаһ һичкемне кубармас, тергезмәс дип.
8. Коръәнгә иман китереп мөселман булган җеннәр янә әйттеләр: "Без күк тарафына менгән идек, күкне көчле сакчы фәрештәләр вә атылучы ялкынлы йолдызлар белән тутырылган таптык.
9. Янә без фәрештәләр сүзен ишетер өчен күкләргә менеп урыннарга утырадыр идек, бер җен хәзер менеп тыңласа, үзе өчен шайтаннар саклап торган ялкынны табар!
10. Без, әлбәттә, белмибез йә җирдәге кешеләргә бер зарар касд ителмәде, әллә Раббылары аларга һидәятне теләдеме?
11. Дәхи бездән, әлбәттә, яхшылар да бар вә бездә яхшылардан башка явызлар да бар, без, әлбәттә, төрле юлда булдык.
12. Тәхкыйк без белдек, әлбәттә, Аллаһуны гаҗиз кыла алмабыз, җирдә һәм качып та гаҗиз кыла алмабыз.
13. Тәхкыйк без Коръәнне ишеткәч аңа иман китердек, берәү Раббысына вә Аның сүзенә ышанса, ул кеше кимсетелүдән һәм гакылсызланудан курыкмас.
14. Тәхкыйк бездә мөселманнар бар һәм туры юлдан читкә чыгып адашканнар да бар бездә. Коръән белән гамәл кылып мөселман булган кешеләр туры юлны таптылар.
15. Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр – алар җәһәннәмгә утын булдылар.
16. Әгәр кеше белән җен бар да Коръән күрсәткән туры юлда булсалар, әлбәттә, аларның җиренә куп су илә сугарыр идек.
17. Шул күп яңгырдан хасил булган байлыкта аларны сынамак өчен. Берәү Аллаһ вәгазе булган Коръәннән йөз чөерсә аның белән гамәл кылудан баш тартса, Аллаһ ул кешене кертер каты мәшәкатьле ґәзабка.
18. Тәхкыйк мәсҗидләр Аллаһуга гыйбадәт кылу өчендер, шулай булгач, мәсҗидләрдә Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмагыз һәм кәферләргә дога кылмагыз, вә бидеґәт гамәлләрне эшләмәгез!
19. Тәхкыйк ул Аллаһ колы Мухәммәд г-м аулакта намазга торып, кычкырып Коръән укыганда, Коръән тыңлау өчен аның янына килеп җеннәр бер-берсенең өстенә өелә яздылар.
20. Әйт: "Мин фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыламын, Ул – Аллаһуга һичкемне шәрик-тиңдәш кылмамын", – дип.
21. Әйт: "Мин сезгә зарар китерергә кадир түгелмен һәм сезгә һидәят бирергә дә кадир түгелмен".
22. Әйт: "Әлбәттә, мине Аллаһ хөкеменнән һичкем коткара алмас, әгәр Ул миңа зарар теләсә, мин, әлбәттә, тапмамын Аллаһудан башка сыгыныр вә ярдәм сорар өчен бер затны."
23. Мәгәр мин сезгә Аллаһ хөкемнәрен ирештерүче һәм пәйгамбәрлек бурычын үтәүче генәмен. Берәү Аллаһуга вә Аның расүленә гасый булса аларга каршы торса, тәхкыйк ул кешегә җәһәннәм уты хәзерләнмештер алар анда мәңге калучылардыр.
24. Хәтта алар үзләренә вәгъдә ителгән ґәзабны күрсәләр, тиз белерләр кемнең ярдәмчесе зәгыйфьрәк вә азырак икәнлеген.
25. Әйт: "Белмимен сезгә вәгъдә ителгән кыямәт көне якындырмы, әллә Раббым ул кыямәт көненә озын вакыт билгеләгәнме?
26. Ул яшерен эшләрне белүчедер вә Ул үзенең яшерен эшләренә һичкемне хәбәрдар кылмас.
27. Мәгәр рәсүлләрнең алларыннан вә артларыннан сакчы фәрештәләрен йөртер Иблис зарар бирмәсен өчен.
28. Ул рәсүлләр Раббылары йөкләгән пәйгамбәрлек бурычларын үтәгәнлекләрен вә шәригать хөкемнәрен кешеләргә ирештергәннәрен белсен өчен алар янына фәрештәләр билгеләде, вә расүл тирәсендә булган һәр кешенең эшен Аллаһуның белеме әйләндереп алды, вә Ул – Аллаһ вөҗүдтә булган һәрнәрсәнең санын беләдер. [73] МҮЗЗӘММИЛ (БӨРКӘНҮЧЕ) СҮРӘСЕ – 20 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Ий киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр.
2. Гыйбадәт өчен төнлә уяу тор, мәгәр төннең беразын йокла, ял ит.
3. Яки төннең яртысыннан бераз азырагын да гыйбадәт өчен тор, яки ярты төнне гыйбадәт өчен уяу тор.
4. Яки ярты төннән күбрәк тор, вә Коръәнне тәртибе белән тыңлап торган кеше сүзләрне дөрес аңларлык итеп ашыкмыйча укыгыз!
5. Без, әлбәттә, авыр сүзне сиңа тиз йөкләрбез, ягъни нәфес сөймәгән шәригать хөкемнәрен.
6. Төплә торып намаз, Коръән уку, әлбәттә, нәфескә катырак мәшәкатьтер вә укылышта сүзләре дөресерәк һәм күңелгә тәэсирлерәктер.
7. Әлбәттә, көндез синең эшләрең күптер, эштән бушангач тынычланып кичләрен Аллаһуга гыйбадәт кыл!
8. Раббыңның исемен зекер ит, Аңа гыйбадәт кыл һәм гыйбадәттә дөнья уйларыннан кисел, ныклап киселеп күңелеңне фәкать Аллаһуга багъла!
9. Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең Раббысы, һич мәгьбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аны барча эшләреңдә үзеңә хуҗа итеп ал!
10. Вә аларның хакка каршы сөйләгән мәгънәсез сүзләренә чыда, вә аларны бер тарафка куй күркәм кую белән!
11. Мине вә Минем белән бергә куй, Коръәнне ялган диюче байларны вә олугъларны, Мин аларны Үзем хөкем итәрмен, вә аларга бераз вакыт бир!
12. Тәхкыйк Безнең кулыбызда җәһәннәм һәм авыр богаулар бардыр.
13. Дәхи тамакка утыра торган яман ашамлыклар һәм рәнҗеткүче ґәзаб бардыр.
14. Кыямәт көнендә җир вә таулар селкенер, вә таулар җыелып таралган кеби булырлар.
15. Тәхкыйк Без сезгә расүл җибәрдек хакны кабул итүегезгә яки кабул итмәвегезгә гуаһ кылып, Фиргаунга расүл җибәргәнебез кеби.
16. Фиргаун рәсүлгә карышты дошман булды, Без аны каты тотып һәлак иттек.
17. Ий кешеләр, ахирәт ґәзабыннан ничек котылырсыз, кыямәт көненең катылыгы гөнаһсыз сабый балаларның чәчләрен агартыр?
18. Ул көннең катылыгыннан кук ярылучы булыр, Аллаһуның вәгъдәсе утәлмеш булды.
19. Тәхкыйк бу Коръән һәммә нәрсәдән хәбәр бирүче, җәннәт юлын күрсәтеп җәннәткә чакыручы һәм җәһәннәм юлын күрсәтеп аннан тыючыдыр, сездән теләгән кеше Коръән беләк вәгазьләнеп һәм гамәл кылып Раббысының туры юлына керер.
20. Тәхкыйк синең Раббың беләдер, әлбәттә, син төннең өчтән ике өлешеннән аз гына кимрәк торып гыйбадәт кыласың, кайвакытта төннең яртысыны торасың, вә кайвакыт өчтән берен торасың, дәхи синең белән бергә торып бер таифә мөэминнәр гыйбадәт кылырлар. Аллаһ төнне һәм көнне белеп үлчидер, Аллаһ беләдер, әлбәттә, сез ул төннең барча сәгатьләрен дә ригая кылып бетерә алмассыз, сезгә җиңеләйтте ул төнне. Төнлә укыла торган намазларда кыйраәтне үзегезгә бик авыр килмәслек итеп җиңелрәк сүрәләрне укыгыз! Аллаһ белде, сезнең арагызда авыру кешеләр булыр, вә кайберләре Аллаһуның юмартлыгыннан өмет итеп мал, гыйлем кәсеб итәр өчен сәфәрдә булырлар, вә кайберләре Аллаһ юлында сугышта булырлар, андый вакытларда җиңел сүрәләрне укыгыз, вә намазларыгызны укыгыз, вә малларыгыздан зәкят бирегез һәм изге гамәлләрне Аллаһуга бурыч итеп бирегез ягъни сәваблы эшләрне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен эшләгез, Аллаһ арттырып үзегезгә нигъмәт белән кайтарып бирер. Үзегез өчен ахирәткә алдан җибәргән яхшылыкларыгызны, изге гамәлләрегезне Аллаһ хозурында табарсыз, үзегез үлгәннән соң васыятегез буенча бирелгән садакагызга караганда исән вакытыгызда биргән садакагыз хәерлерәк вә сәвабы да олуграк. Аллаһуның ярлыкавын һәрвакыт сорагыз! Шиксез, Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучы вә рәхимле. [74] МҮДДӘССИР (БӨРКӘНҮЧЕ) СҮРӘСЕ – 56 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр!
2. Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер.
3. Раббыңны зурлап тәкбир әйт.
4. Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл.
5. Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла.
6. Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә.
7. Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда!
8. Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә.
9. Менә шул көн каты көндер.
10. Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер.
11. Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй.
12. Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем.
13. Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр.
14. Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым.
15. Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер.
16. Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде.
17. Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды.
18. Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде.
19. Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый!
20. Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый!
21. Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады.
22. Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды.
23. Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде.
24. Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде.
25. Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде.
26. Тиздән аны сакар тәмугына салырмын.
27. Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде?
28. Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас.
29. Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр.
30. Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр.
31. Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде.
32. Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен.
33. Вә көндездән соң килә торган төн белән.
34. Һәм саргаючы таң белән ант итәмен.
35. Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер.
36. Ул кешеләрне куркытучыдыр.
37. Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме.
38. Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер.
39. Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр.
40. Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар.
41. Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән:
42. "Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?"
43. Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек.
44. Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык.
45. Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек.
46. Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек.
47. Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип.
48. Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс.
49. Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар?
50. Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби.
51. Ул ишәк арысланнан өркеп качар.
52. Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр.
53. Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр.
54. Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер.
55. Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын!
56. Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр. [75] КЫЯМӘТ СҮРӘСЕ – 40 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен.
2. Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр).
3. Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр).
4. Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга.
5. Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер
6. Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр
7. Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса.
8. Ай тотылса.
9. Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр.
10. Ул көндә кеше әйтер: "Бу куркынычтан кайда качарга?"
11. Бүген качып котыла торган урын юк.
12. Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр.
13. Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән.
14. Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр.
15. Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр).
16. Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен.
17. Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак.
18. Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр!
19. Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер.
20. Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез.
21. Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз.
22. Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр.
23. Ул йөз Раббысына караучыдыр.
24. Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр.
25. Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың.
26. Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә,
27. шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр.
28. Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар.
29. Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы.
30. Бүген бармак Раббың хозурындадыр.
31. Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады.
32. Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты.
33. Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды.
34. Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!
35. Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш!
36. Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме?
37. Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме?
38. Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде.
39. Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды.
40. Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме? [76] ИНСАН (КЕШЕ) СҮРӘСЕ – 31 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әйә кешегә заманында бер вакыт килеп үтте түгелме, ул вакытта кеше телгә алына торган нәрсә түгел иде. Адәм г-м балчыктан халык ителгәч, Мәккә илә Таиф арасында берникадәр вакытлар ятты, һич телдә сөйләнмәде.
2. Тәхкыйк Без Адом балаларын яраттык, ир илә хатынның катнашкан мәниләреннән, Без аны бәлаләндереп сынарбыз, аны ишетүче вә күрүче кылдык.
3. Тәхкыйк аңа туры юлның сибешләрен күрсәттек, ул кеше Без биргән нигъмәтләргә йә шөкер итүчедер, йә нигъмәтләрне Аллаһ биргәнлеген инкяр итүчедер.
4. Тәхкыйк Без нигъмәтләргә көферлек кылучыларга хәзерләдек чылбырларны вә богауларны һәм кызган утны.
5. Тәхкыйк яхшы мөселманнар тәмле сулар эчәрләр, ул суның исе һәм тәме кәфур (камфора) кебидер.
6. Ул кәфур чишмәдер, аннан эчәрләр Аллаһуның итагатьле коллары, вә ул чишмәне ничек кирәк – шулай агызырлар.
7. Алар дөньяда вакытта Аллаһудан йөкләтелгән бурычларын үтәрләр, ягъни Аллаһ кушкан эшләрне эшләрләр вә Ул тыйган эшләрдән тыелырлар, вә алар катылыгы һәркайда таралган кыямәт көненнән куркырлар.
8. Дәхи алар Аллаһ ризасы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм садака бирерләр.
9. Алар әйтерләр: "Без сезне фәкать Аллаһ ризасы өчен генә ашатабыз, без сездән өмет итмибез каршысына безгә бер изгелек итүегезне һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез.
10. Чөнки без Раббыбыздан куркабыз катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы кыямәт көненнән", – дип.
11. Аллаһ аларны ул көннең катылыгыннан саклар һәм аларның йөзләремә яктылыкны дәхи шатлыкны салыр.
12. Дәхи алармы Аллаһ юлында чыдамлы булганнары өчен җәннәт һәм ефәк киемнәр белән бүләкләр.
13. Алар җәннәттә яхшы диваннарга таянучылардыр, анда кояш эсселеген һәм суыкны күрмәсләр.
14. Дәхи аларга агач күләгәсе якын булыр һәм ул агачларның җимешләре аларга бик якын ителде.
15. Дәхи алар тирәсендә йөртәләр көмеш савытларны һәм бәллүрдән булган борынсыз, тоткасыз савытларны.
16. Ул савытлар көмешләнгән бәллүрдәндер, җәннәт хезмәтчеләре ул савытлар белән эчемлекне кирәк кадәр генә бирерләр.
17. Дәхи алар тәмле сулардан эчерелмеш булырлар, ул суның катыштырылган тәме зәнҗәбил кебидер. (Зәнҗәбил эчемлекне бик хушландыра торган нәрсәдер.)
18. Ул җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмә сәлсәбил, дип аталыр.
19. Дәхи алар янында һич үзгәрми торган яшь егетләр хезмәт итеп йөрерләр, әгәр күрсәң, аларны чәчелгән энҗе данәләре дип уйларсың.
20. Әгәр син җәннәткә карасаң, анда төрле күп нигъмәтләрне күрерсең һәм зур байлыкны күрерсең.
21. Аларның өсләрендә калып һәм нечкә яшел ефәк киемнәрдер, алар көмеш беләзекләр белән зиннәтләнерләр, Раббылары аларга пакь, татлы эчемлекләр эчерер.
22. Тәхкыйк бу нигъмәтләр сезгә изге гамәлләрегез өчен бүләктер һәм барча көчегезне сарыф итеп Аллаһ юлында тырышуыгызның хакы ошбу җәннәт нигъмәтләре белән түләнде.
23. Тәхкыйк Без, ий Мухәммәд г-м сиңа Коръәнне аерып ачык аңлатып иңдердек.
24. Раббыңның хөкеменә чыда, һәм кешеләрнең гөнаһка чумганнарына вә хакны инкяр итүче кәферләрне итагать итмәгел!
25. Раббыңның исемен зекер ит, намаз укытыл иртә белән һәм кич белән!
26. Дәхи төнлә Аллаһуга сәҗдә кылгыл, һәм төнлә озын вакыт намаз укыгыл!
27. Тәхкыйк бу Мәккә мөшрикләре һәм башка кәферләр үтеп китә торган дөньяны сөяләр, вә бик каты авыр кыямәт көне өчен хәзерләнүне артларына куялар.
28. Без аларны халык кылдык, вә аларның буыннарын ныгыттык вә әгъзаларын куәтле кылдык, вә әгәр Без теләсәк, алыштырырбыз аларның охшашлары белән, ягъни аларны һәлак итәрбез дә урыннарына икенче кешеләрне китерербез.
29. Тәхкыйк бу Коръән кешеләргә кирәк нәрсәләрне сөйләп белдерүче көчле вәгазь, ачык дәлилдер. Теләгән кеше Коръән белән гамәл кылсын да, үзенә Раббысының җәннәтләренә бара торган туры юлны алсын!
30. Әле сез туры юлны кирәксенгән яхшы теләкне дә таба алмассыз, мәгәр Аллаһ теләсә генә табарсыз, тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә гадел хөкем итүче булды.
31. Теләгән кешесене рәхмәтенә кергезер һәм Аңа каршылык күрсәтеп үзләренә золым иткән залимнәргә рәнҗеткүче каты ґәзабны хәзерләде. [77] МҮРСИЛӘТ (ҖИБӘРЕЛМЕШ) СҮРӘСЕ – 50 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен.
2. Чын искүче җил белән.
3. Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән.
4. Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән.
5. Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен.
6. Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә.
7. Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр.
8. Әгәр йолдызларның нуры сүнсә.
9. Дәхи күк ярылса.
10. Дәхи таулар тетелеп очсалар.
11. Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар.
12. Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде.
13. Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде.
14. Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген?
15. Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер.
16. Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме?
17. Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез.
18. Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез.
19. Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр!
20. Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан?
21. Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык.
22. Билгеләнгән туачак вакытына чаклы.
23. Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез.
24. Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
25. Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп.
26. Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз.
27. Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек.
28. Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
29. Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка!
30. Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз.
31. Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр.
32. Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны.
33. Гүя ул очкын сары дөя кебидер.
34. Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
35. Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер.
36. Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер.
37. Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
38. Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз.
39. Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз!
40. Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
41. Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр.
42. Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр.
43. Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен!
44. Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез.
45. Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
46. Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз.
47. Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
48. Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр.
49. Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр.
50. Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар? [78] НӘБА (ХӘБӘР) СҮРӘСЕ – 40 АЯТЬ Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Коръән Тәфсире - 41
- Части
- Коръән Тәфсире - 01Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3919Общее количество уникальных слов составляет 165231.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 02Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3905Общее количество уникальных слов составляет 170128.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов41.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов48.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 03Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4052Общее количество уникальных слов составляет 165332.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов55.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 04Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4013Общее количество уникальных слов составляет 168932.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов55.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 05Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3890Общее количество уникальных слов составляет 157029.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов44.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 06Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3911Общее количество уникальных слов составляет 167728.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов41.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов50.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 07Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3983Общее количество уникальных слов составляет 156131.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов46.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов55.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 08Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3948Общее количество уникальных слов составляет 169929.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов43.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 09Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3927Общее количество уникальных слов составляет 168029.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов42.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов51.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 10Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3910Общее количество уникальных слов составляет 168130.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов44.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 11Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3964Общее количество уникальных слов составляет 165630.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов44.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 12Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3921Общее количество уникальных слов составляет 174031.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 13Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3969Общее количество уникальных слов составляет 162931.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 14Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3917Общее количество уникальных слов составляет 162730.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 15Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4002Общее количество уникальных слов составляет 160030.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 16Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4071Общее количество уникальных слов составляет 174732.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов54.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 17Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4031Общее количество уникальных слов составляет 172332.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов54.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 18Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3916Общее количество уникальных слов составляет 169932.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов54.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 19Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3983Общее количество уникальных слов составляет 172531.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов55.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 20Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4060Общее количество уникальных слов составляет 182931.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 21Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4034Общее количество уникальных слов составляет 173232.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов46.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов54.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 22Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3903Общее количество уникальных слов составляет 174832.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов46.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 23Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3906Общее количество уникальных слов составляет 175328.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов43.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов51.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 24Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4022Общее количество уникальных слов составляет 175732.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов46.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов54.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 25Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3755Общее количество уникальных слов составляет 163431.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 26Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3977Общее количество уникальных слов составляет 176032.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов54.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 27Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3874Общее количество уникальных слов составляет 166229.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов44.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 28Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3901Общее количество уникальных слов составляет 173229.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов44.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 29Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3993Общее количество уникальных слов составляет 169931.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов55.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 30Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3850Общее количество уникальных слов составляет 172132.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов46.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 31Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3914Общее количество уникальных слов составляет 169631.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов46.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 32Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3940Общее количество уникальных слов составляет 159431.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов51.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 33Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 4033Общее количество уникальных слов составляет 164130.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 34Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3926Общее количество уникальных слов составляет 164430.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов44.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов51.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 35Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3916Общее количество уникальных слов составляет 172128.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов42.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов51.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 36Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3848Общее количество уникальных слов составляет 167532.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов55.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 37Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3837Общее количество уникальных слов составляет 157532.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 38Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3883Общее количество уникальных слов составляет 162630.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов44.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 39Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3930Общее количество уникальных слов составляет 175631.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов46.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов53.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 40Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3884Общее количество уникальных слов составляет 171831.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов46.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов54.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 41Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3786Общее количество уникальных слов составляет 167231.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов45.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов52.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
- Коръән Тәфсире - 42Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных словОбщее количество слов 3092Общее количество уникальных слов составляет 142931.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов47.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов54.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов