Latin

Гади Замана - 2

Общее количество слов 2759
Общее количество уникальных слов составляет 1507
42.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
58.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Уртанчы улы Гатаулла да егетләнеп килә әнә, күрше Казалы урта мәктәбендә интернатта торып укый, бик мактыйлар үзен. Кечесе — Галимулла, иншаллаһ, гел дә Хәлимә җиңги инде. Һай шунда кыз бала булып дөньяга килгән булса, әнисе аны чәчәктән-чуктан гына киендереп йөретер иде, ата-бабадан килгән гүзәл тәрбиясен биреп, күгәрчен итәр иде. Булмады шул, нишлисең, Алла колы шул ул адәм дигәннәре, язмышы ни боерса, шуңа буйсынмый булмый. Йа Ходаем, болай да балалары бик гүзәлләр әле!
Хәлимә җиңги ян тәрәзә ягындагы саргаеп уңа башлаган көзгегә килеп: «Үзем дә Ходайга шөкер икән әле, матурданмын!»— дип, ирен читләрен чәнчә бармагы белән сыпыргалап алды. «Әйе, Ходайга шөкер!» Ошбу кояшлы бәйрәм көннәре бар җаннарны сөендереп кызгылт читектән генә йөрисе иде дә, Сәлиме ирек бирми диярәк үзалдына тагын ирен сүкте. Ни пычагыма дип шул тирес корты белән тормыш корды икән? Карасаң — йөзе, сөйләшсәң — юньле сүзе юк!
Әмма Сәлим абзыйның элекләрне батыр егет булуы исендә иде Хәлимә җиңгинең. Тик ничек инде, ир хатыны булып, ирне мактап булсын? Хатын-кыз булмый кала бит аннары!
Ул арада ишек алдында көлешкән авазлар ишетелде. Хәлимә җиңги, ак келәттә йоклаган малайларының тавышына куанып:
— Бусы — Миргалим көлә, бусы — кечесе,— дип куйды.
Малайлар бер-бер артлы өйгә кереп, өстәл янына уздылар. Миргалим:
— Әти кайда, әни?— дип сораган иде, башта Хәлимә җиңги, ишетмәгәндәй, эндәшмәде, улы кайтарып тагын сорагач:
— Йөри шунда, иртә таңнан дулап,— диде дә, моңсу гына: — Йа Рабби Ходаем балаларымның бәхет-куанычларын бирсен!— дип тезеп китте. Моңа каршы Миргалим:
— Бирер, әни, бирер, бирмәсә, өлешебезне тартып алырбыз,— дип көлә башлаган иде, Хәлимә җиңги:
— Чү улым, алай сөйләшмә, атаң булмый калырсың,— дип, Сәлим абзыйның пырдымсыз кылануларын исенә алып, улын үзенчә ачулангандай ите. Тик малайлары җавапка тагын көлешеп кенә куйдылар.
Кара әле кечесен, Галимулланы, пошмый гына йөргән була иде, ни кылана, әнисеннән, Хәлимә җиңгинең үзеннән көлә түгелме соң?
Әмма малайлары сөйләшү кыйбласын үзгәртеп, башка әйберләр хакында сүз ката башлагач, җиңги дә сүрелеп, үз җылысына кайтты. Иртә таңнан, гомергә булмаганы, теләсә нәрсәгә үпкәли иде ул. Әллә бу иртәдә йортка картлык килеп керде, әллә ни булды?
Шуның галәмәтедер дип исәп йөртергә уйлады Хәлимә җиңги. Ире Сәлим абзый, идарәдән әйләнеп кайткач та, авыр сүз белән бәрелмичә, аңа өлкәннәрчә кылан диярәк акыл биргәләде. Хәлимә җиңгинең акыл өйрәтүләрен Сәлим абзый башта дәшми-тынмый гына тыңлап торды да, бер янга кыйшая төшеп, чәшке-чынаякларын үзеннән читкәрәк этә-этә:
— Харап иттеләр бит, барлык көч-куәтемне биргән югары як басуны бит әле җитмәсә,— дип, салмак кына сөйләнеп алды.
— Атасы,— дигән булды Хәлимә җиңги,— иртә таңнан, көн тишелмәс борын дулыйсың, аңлатмыйсың,— дип, үзенчә иренең дуамаллыгына бәя бирде: «Шулдыр әле, югары оч Фатыйма, тагын эшен ташлап гурудка, йомырка сатарга йөгергәндер, бер дә башка булмас!»
Болай уйлау җиңгигә Сәлим абзый алдында акыллырак, белемлерәк булып кылануга ирек бирә иде.
Әмма хатынына Сәлим абзый борын чөяргә мөмкинлек бирмәде:
— Хәлимә, безнең югары басу төбендә дегет тапканнар. Каланча утыртасылары икән. Әлмәт ягындагы сарутлар безгә дә күчәр инде,— дип сөйләнә башлады.— Мин бит ул җилләр безгә тимәс, бездән дегет тапмаслар дип куана идем. Булмады... Болайга китсә, басуларым бозылып, игеннәр әрәм генә булачак икән,— дип башын игәләп торды да, эһ итеп, кызып китеп, өстәлгә орды. Башка эше калмаган. Чөнки нефть диңгезе алдында Сәлим абзый гына түгел, күмхуҗ идарәсе дә көчсез иде.
Ике атна арасы узды дигәндә, үч иткәндәй нәкъ Сәлим абзыйларның бакча башына, ихаталары артына шундый ук каланча-вышка утыртып, җирне бораулый, үзәкләрне каезлый башладылар.
Моңа Сәлим абзый түзеп тора алмады. Туры район үзәгенә, Кәрим Хафизович янына, бригадасындагы ике җигүле айгырның берсен алды да китте. Юлда усал яңгырга эләгеп, пычракка батып бетүләренә дә карамастан, кожанын да салмыйча, тугарылып секретарь янына үтеп керде. Кәрим Хафизович, тормышның барлык каршылыкларын кичергән кеше, Сәлим абзыйның өс-башына игътибар итми, бик җылы каршы алды. Утырырга урындык тәкъдим итте. Бригадирның хәлен сорашкач, күмхуҗ мәсьәләләренә тукталды:
– Язгы чәчүне уңышлы уздырдыгыз... Тик менә печән әзерләүнең начар баруына, Сәлим Латыйпович, бригадир буларак, коммунист буларак ни дисез?
Сорау гади иде. Әмма юлда аты тугарылудан өстәлеп күпергән бар усаллыгын секретарьга җиткерергә талпынып торган Сәлим абзый, кинәт тотлыгып, каушый калды. Кәрим Хафизович ашыга белми иде. Бригадирның суынып килүен сиземләп, акрын гына тагын сорап куйды.
— Иртәрәк бит әле,— дип сузды сүзен Сәлим абзый,— печәнгә иртәрәк. Рәисебезне дә үзем күндердем. Ашыкмаска кирәк. Чын үлән әле яңа үсеп килә, Кәрим Хафизович!
— Да-а, «Алга»ны кузгатуы авыррак шул,— дип, ярым көлемсерәп, секретарь соңга калу мөмкинлеген, яңгырга китсә, авыр булачакны кат-кат тәкрарлады. Юк, ул усалланмады. Ике карт коммунист бер сүзгә килә ала иде. Күмхуҗ рәисе хакында да фикерләшеп алдылар.
— Онытып торам, карагыз әле, Сәлим Латыйпович, нишләп сез, ә рәисегез килмәде?— дип сорап куйды.
Сәлим абзый сүзнең шуннан башлануын көткән иде. Әмма ялгышуына үзе гаепле булуын да аңлады: Кәрим Хафизовичны ул аз белә икән!
«Кәрим Хафизович?!.»
Коммунист. Атасы Хафиз абзый Донбасс шахталарында эшләгән кеше — эсэрлар партиясе әгъзасы булган. Күп буталган, әмма эшче аңы җиңгән кешеләрнең берсе иде. Әтисенең Кәрим нидән ялгышканын үсеп җиткәч кенә тулысы белән аңлап җиткерде. Ул үсмер малай булып килгәндә, атасы вафат иде, малай әнисе белән генә торып калды. ФЗУда укыганда армиягә алынды. Ул арада — сугыш. Сугышта ул намусына тугрылыклы булды. Мәскәү астында коммунистка керде, аннары аны «партработник» иттеләр. Хәзер — районда.
Боларын Сәлим абзый да яттан белә иде. Әмма кешене таныр өчен кимендә утны яки суны бергә кичәргә кирәк...
Тукта әле, Сәлим, син монда нәрсә эшләп йөрисең, ярдәм сорап килдеңме? Юк инде, булмас, һич булмас! Әллә кайчан «Алга»ның җирен бүлеп куйганнар: ничә гектары нефть булачак, күпмесенә әрем үсәчәк!
Сәлим абзый секретарьдан сөйләшмәс булып кайтты. Шушы тынычлануы озакка сузылды. Җыелышларда да эндәшмәде, ачуланышмады. Хатынына да авыр кагылмады. Атын да атлатып кына йөртте. Барысы да аның үзгәрүен күреп, Сәлим дә картайды дип нәтиҗә чыгардылар. Тик алар ашыга иде: уракка төшәбез дип торган көннәрне ул тагын дулап китте.
2
Бригадир чыгып киткәч тә Кәрим Хафизович озак уйланып утырды. Башта, гадәте буенча, иртәгә нинди эшләр күз алдында тотылуын барлап чыкты, аннары, ярты җирдә өзелеп калган, Сәлим абзыйга карата булган фикерләрен исенә төшерде. Секретарь үз кормасы кешеләрне ярата иде. Ә Сәлим абзый — шундыйлардан. Картның йөзен Кәрим Хафизович беренче күрүдә үк үз итте. Агара башлаган куе сары чәч һәм кырыс йөзгә хас булмаган янып торган күзләр. Сәлим абзыйның үзсүзле булуы хакында да күп хәбәрдар иде ул. Әмма бүген булган сөйләшү аңа карата күңелендә йөртелгән юк-бар уйларны берьюлы җимереп аты.
Кәрим Хафизович төн уртасында гына өенә кайтты. Урамда күн итекчән, бала вакытындагы төсле, яңгыр суларында пычтырдый-пычтырдый ләззәткә күмелеп йөрде ул. Аны кайбер яшьләр таный да икән әле: көлешеп, исәнлек сорап узалар. Секретарь алардан көнләп тә куйды. Бәхетлеләр алар, бик бәхетлеләр. Менә бит дөньялар ничек үзгәреп бара. Район җирләрендә нефть таптылар. Озакламый һәр авылга үзәкле электр уты керәчәк, бу — бер; икенчедән, нефтьчеләр район аша бик яхшы асфальт юл салырга исәп йөртәләр. Димәк, күп дигәндә ике елдан ул да пычрак урамнан түгел, ә асфальт юлдан җиңел аяк киеме белән, юк, өй башмагы белән генә уза алачак. Боларга сөенми мөмкинме соң?
Авыллар шәһәрчәгә күчә башлады, син аны телисеңме-юкмы, тормыш бер дә сорап тормый.
Якын-тирә авыллардан гына түгел, ерактан, бик ерактан яшьләр һәм хәтта өлкәннәр дә Әлмәткә җыела. Әлмәткә, нефтьчеләр шәһәренә. Төрле авылда, йомык шәхес булып яшәгән кешеләр үзләренә монда урын табалар, кинәт балкып, янып китәләр, үзләренең көчләрен сизәләр, шунда тәрбияләнеп, чыныгу алалар. Менә сәнәгать нишләтә — меңнәрне үзенә туплый, барысын чүки, эшкә яраклы хәлгә китерә. Төрле төбәктәге үзенә хас культура монда бер учка җыелып, бөтенәеп, охшашланып китә, тормышта яңа дәрт уята. Анда җанга якын «Сарман» гына түгел, «Уфа көе» дә, «Сөн буе» да, «Агыйдел» һәм меңнәрчә башка җырлар, шул җырларның рухы булган кешеләр бергә оешып, яңа моң, нефть җыры тудыра ала. Алар барча кешеләрдән мең өлеш бәхетлеләр. Менә шулар белән булу үзе дә зур бәхет!.. Ә күмхуҗда ни? Һәр авылның үз кыйбласы, үз җыры. Әле алар бер рухта булсалар да ярар иде. Юк шул! Һәр авыл үз кирелеге белән, усаллыгы белән аерылып тора. Аңлап бетер аларның теләген. Алар — мең, син — бер!..
Кәрим Хафизовичны өендә хатыны Гөлгенә көтә иде.
Хатын ирен яратмый дигән сүзнең мәгънәсен төшенми иде ул. Ничек инде хатыны ирен яратмаска тиеш? Яратмаса, шулай сагыныр идемени ул аны? Кәрим кайтмыйча йоклый да, тынычланып утыра да алмый түгелме соң?
Гөлгенә ханым тышта яуган җәйге җылы яңгырга рәхмәт укып, ян тәрәзәне ачып җибәрде. Бакчадан саф, иркен һава агылып бүлмәгә үте. Шунда ишек ачылды. Аннан күренгән Кәрим Хафизович энәдән-җепкә кадәрле су иде. Гөлгенә, аны күргәч, шатлыгын яшерми көлә-көлә сөйләнеп иренә якынлашты да:
— Минем көзге чебиемне кайсы күлләргә салганнар,— диде,— кара, и-и-и, бигрәк көзге чеби инде, дәү балам!
Яшьлектән гадәтенә кергәнчә бер-берсен яратышып, бит очларыннан гына сөешеп алдылар.
Бу минутта алар мөгаен үзләре дә сизенмәстән самимиләнеп алганнардыр? Адәм баласына күпме җитә: бер елмаеп карау һәм шуннан аңлашып китү кешене бөтен гомере буе бәхетле итә, уйланып арыган башка, тынгысыз җанга ял бирә. Һәрхәлдә адәм баласы сөю-сәгадәттән башка көн итә алмый. Ансыз ул дөньяның ямен сизми, шатлыгын күрми.
Кәрим Хафизович үзен бәхетле бәндәләрдән саный иде. Эштән бигрәк, гаилә тормышының матур корылуы аның күңел тынычлыгын саклавына мөмкинлек бирә, вакытын кирәкле файдалануына ярдәм итә иде.
Кәрим Хафизович үз хатынына бер вакытта да орылып бәрелмәде. Яшьлектә булгандыр, анысы, әмма ул вакытта да үзенең ни кыланганын тиз сизеп, туктап кала белде. Гөлгенә ханым көмән күтәргәч, төн йокысын югалтты. Анда да, бала кайгысыннан бигрәк, тормыш иптәшенең исән-сау булуы аны ныграк борчый иде. Шул көннәрдә аны ак әби йомыш белән күрше авылга җибәрде. Кәрим Хафизовичның ул вакытта нидер буласын йөрәге сизгән иде. Юл буе: «Гөлгенәмне исән калдырсаң иде. Уч төбемдә генә йөртер идем, өрмәгән урындыкка да утыртмас идем!»— дип Ходайдан ялварды. Бик ярата иде ул Гөлгенә ханымны, бик ярата иде.
Кәрим Хафизович буйга-сынга таза булса да, гаҗәеп гүзәл җаннарны сөйдерә һәм көйдерә алган булса да, арадан, күркенә түгел, холкына кызыгып, Гөлгенәне сайлап алды. Еш авыргаласа да, Гөлгенә ханым тәкәббер һәм горур иде. Кәрим Хафизович хатынының җаен таба алмыйча озак җәфа чикте. Бәлки яшьлек хаталары өчен үч ала торгандыр дип тә исәп йөртеп карады. Ялгышты. Исереп кайтып, гаиләсен харап итә язды. Гөлгенә ул көне еламады да, ялвармады да, ирен чиста урын-җирдә йоклатты. Үзе төне буе аяк өстендә йөреп чыкты. Кәримнең дуамаллыклары бала тугач кына юып алгандай юкка чыкты, ул тормышның җаен дилбегәсеннән тотып алды.
Гөлгенә ханым ире Кәрим ак әбинең йомышын эшләп кайтканда малай тапкан иде. Ул ирен күрүгә елмайды. Әмма аягына тора алмады. Атналап ак әби карамагында булды.
Җомга кичкә генә баладан соң кичергән авырулары үте. Гөлгенә ханым елмаеп, балкып аягына басты, йөри башлады. Тагын гаиләсенең күңелле-бәхетле көннәре башланды. Алар яхшы яшәделәр. Улларына Шәриф исеме куштылар.
Кәрим Хафизовичларның башка балалары булмады.
Шәриф кече яшендә Гөлгенә ханымга охшаган булса да, үсә төшкәч нәкъ атасы төсен алды. Хәзер ул Мәскәүдә политехник институтта укый иде. Әти-әнисенә югары курсларда аз-азлап берничә хат язды да бөтенләй диярлек хәбәрсез калды. Гөлгенә ханымның моңа бик эче поша иде. Тик ире Кәрим Хафизович кына:
— Ул бит олы кеше, үз башына яши башларга күптән вакыт,— дип, улы Шәрифне артык иркә-наздан мәхрүм итәргә кирәклекне кат-кат кабатлагач кына, Гөлгенә ханым хафаланмаска тырышты. Тик ана күңеле — ана күңеле шул: улын гел дә исеннән чыгармый, һаман, хат язуын түгел, үзен көтә иде.
Әмма улы кайтмады. Кечкенә генә открыткалар белән канәгатьләнә белән канәгатьләнә торды. Шундыйларның берсендә үзенең студентлар отряды белән эшкә китүен хәбәр иткән иде.
Ә моңа Кәрим Хафизовичның ачуы килде:
— Эшкә, имеш! Коры сүз! Аз гына хәбәр-хәтер итсә ни булган? Кайтып китсә! Атаны — ата, ананы — ана дип белми,— дип сукранды.
Шәрифне әтисе бик көткән иде. Гөлгенә ханымны үзе баштарак юатып йөрсә, хатыны хәзер Кәримне тынычланырга үгетләде.
— Кирәкми, әтисе! Ул бит инде бала-чага түгел, тормыш күрсен, кешеләрне. Гомер буе безнең куенда гына яшәмәс бит инде!
Кәрим Хафизович: «Беләм мин аларны!»— дип орылып бәрелгәндәй итсә дә тынычланды. Улы белән дә, Гөлгенә ханым белән дә килеште: «Күрсен, йөрсен!»— диде.
3
Сәлим абзый өенә кайтканда аны гадәттән тыш хәбәр көтә иде. Кәрим Хафизовичка бригадир ничектер үпкәләвен, ачуы килүен юл буе сүндерергә тырышты, булмады, газапланулары бушка иде. Арбасына утырган һәм җырлап-шыңшып кайткан юлаучы егетне дә эт итеп сүгәсе, гомумән дөньясына төкерәсе килде аның. Секретарь була торып та Сәлимне аңламады бит. Юк, аңларга теләмәде. Нишлисең, печән сүзе чыккач, авызы томаланды да куйды бригадирның. Әйтер сүзен әйтә алмый калды. Серен дә чишә алмады, ни өчен килүен дә ачыклап бетермәде. Киңәш тә итешмәде бит шунда. Нидәндер курыкты!
Җәйге юл инде җепшетеп, томырылып яуган яңгыр җиргә сеңгән, тик ара-тирә генә су җыелып, гүләвек булып тора иде. Сәлим абый эше юк кеше кебек юл буена шуларны санап кайтты. Бу гүләвекләр гүя Җир-ананың күз яшьләре кебек тоелдылар аңа. Сәлим абый үзе дә елый иде. Күңеле үкси иде аның. Өенә кайтып кергәнендә ул, үпкәләгән мескен карт кеше төсле, балтасын суга төшергән абзыйдай кызганыч хәлдә иде... Менә күпме вакытлар узды. Тик секретарьга булган үпкәсен Сәлим абзый һаман да оныта алмады. Шул очрашуларын вакыт-вакыт исенә төшереп, тынычлыгын җуя торган булып китте. Инде күпме сулар акты. Шушы соңы төннәрдә озак ятып та йоклый алмыйча газаплана. Бу юлы борынына дегет, җир мае исе кереп җәфа чикте, түзмәде, алласын да, каргасын да сүгә-сүгә үрле-кырлы йөренде. Тик шунда гына май исенең кайдан чыкканын абайлады.
Элгечтә дегетле пинжәк эленеп тора иде. Сәлим абзый аны көрәктәй куллары белән умырып алды һәм тышка ыргытты. Хатыны Хәлимә җиңги, йокы аралаш:
— Картым, ни кыланасың инде... Сәлим, йокла!— дигән авазлар сузды. Ачуы теленнән ычкынган ире:
— Борын төбенә үк шул дегетне сөртмәсәгез, урын беткәндер. Нигә дип шул буровой тирәсенә баралардыр? Кем киеме ул?— дип, хатынын йокысыннан тәмам уятып җиткерде.
— Ә, ул, Миргалимнең киеме иде бугай. Буровойга кергән... Бик дөрес эшләгән. Бу күмхуҗда чиләнгәнче, акчалы эш, ичмасам...— диярәк, Хәлимә җиңги аңлы-миңле тезеп китте.
Хатын-кызда була торган тәмләп сөйләү гадәте Хәлимә җиңгидә кирәгеннән артык дәү булып үскән иде. Үз ишләре арасында, кич утырган вакытларында аның кадәр дә авызына каратып сөйләүченең авылда башка булмавын бөтен халык белә. Бу бик яхшы, үзенә күрә үзенчәлекле талант билгесе иде. Ләкин, кызганычка каршы, тел ягыннан оста кешеләрнең дә бер кимчелеге бар — аларның авызлары тишек була. Ә менә Хәлимә җиңгидә ул сыйфат йөзе белән. Улы Миргалим әнисенә күпме ялварган иде бит, әтигә әйтмә дә әйтмә инде дип.
Ни булыр хәзер дигәндәй, моны исенә төшергән Хәлимә җиңги учы белән авыз-борынын каплап, куркынган күзләрен лампага ут элергә өлгергән иренә текәде.
— Абау!..
Сәлим абзый тузгымады, чәчелмәде. Урын өстенә барып яты да йоклап китте. Хәлимә җиңги, торып, лампа утын сүндерде, ятты, бәргәләнеп каккан йөрәген тыңлаштырып, тагын күзләрен йомганын сизми дә калды.
Төн, куркак малай төсле, тәрәзә артында дерелдәде.
Сәлим абзый нәрсәне-нәрсәне, әмма Миргалим улыннан мондый ук ахмаклыкны көтмәгән иде. Барыбер, акыллы эшләгән булса да, олы улыннан мондый рәнҗетелүне уена китерәсе түгел иде шул.
Ата кеше мондый вакытта нишли, нәрсә кыла ала? Билгеле инде, әтисе сүзен тыңламаган баланы орыша, малай кеше үпкәли һәм өйдән чыгып китә. Сәлим абзый исә моны эшләргә теләмәде. Дөресе, аңа авылдашлары алдында яман сүзләр белән тавышлануы ничектер оят кебек тоелды. Шулай да ул үз үпкәсен, җан ачысын белдерми кала алмый иде: олы улына күтәрелеп тә карамады, аның белән очрашмаска тырышты.
Әмма, бер өйдә торып, һаман болай эшләү мөмкин нәрсә түгел иде шул. Сәлим абзый уйлаганның нәкъ киресен башында улы Миргалим йөртте: атасы белән киңәш-табыш кылу кирәк иде аңа.
Әмма әтисе бик кире кешеләрдән булып чыкты. Миргалиме сүз башлап караса да, сөйләштерергә маташса да Сәлим абзый сер бирми йөрде. Моннан аның бик каты үпкәләгән булуын, ул гына да түгел, ачулы икәнлеген сизәргә мөмкин иде. Әмма ачу дигән яман нәрсә кабарганнан-кабара гына икән шул ул; элекләрне Миргалим, эштән кайткач, дегетле курткасын ишек артына салып керә торган иде, бу юлы нигәдер өй эчендә чишенде. Җитмәсә аз гына «яшел елан агуы»н да кулланган иде.
— Нәрсә син, малай актыгы, үрәчәгә ышкылып майланып йөрисеңме әллә, бөтен өйне сасытып?!.— дип китте тезеп, китте тезеп Сәлим абзый, үзе дә сизмәстән. Бар булган ачуы, үпкәсе бергә, җыелып торган яңгыр суы ерып юл алган төсле китте ташып, китте агып, тавышка йорт эчендә булган һәммә җан иясе диярлек җыелды, хәйран итте.
— Мин сине... Үстерәсең-үстерәсең, киендерәсең, акыл бирәсең... Әйе, ә ул тота да лачтырдатып йөзеңә төкерә, ул гынамы, бәгыреңне таптап китә...
Сәлим абзый озак сөйләде. Ата-бабалардан алып, әллә кайсы җитмеш тарихларны актарып чыгарып, уфтана-уфтана, дәртләнеп-сикереп сөйләде ул.
— Син, өметсез шайтан, мине хөрмәт итмәсәң, әниеңне санла ичмасам...— дип, сүзләрен җикереп-чатнатып әйтте дә, кинәт, көтелмәгәндә килеп чыккан һәм дөньяны пыран-заран китереп узган зилзилә кебек арып туктап калды.
Өйдәгеләрнең аңа карап торуларын сиземләп булса кирәк, бераздан үзенә урын таба алмыйча газапланды: әле өстәл артына барып утырды, әле караватка,— болар да ярдәм итмәгәч, ишек алдына таба юнәлде.
Олыгаеп килгән әтисен Миргалим җәлләп-кызганып куйды. Хәтер ярлары киңәеп, исенә аның элеккеге яшь, гайрәтле чагы килде...
...Сабан туе алдыннан авыл тугайларга-болыннарга җәелеп бәйрәм итә иде. Аларны — Миргалимне һәм ике энесен — тарантаска утыртып, Сәлим абзый шунда алып төште. Ат ялларын чайкап-болгап җибәрә, аннары алга ыргылып, киң һаваны ерткандай кешнәп ала. Каяндыр яшь тайлар уйнаклап сикергәли-сикергәли килеп җитәләр. Тарантасны әйләнгәләп йөри башлыйлар. Ә болын киңәйгәннән-киңәя бара. Менә туктыйлар. Ак чәчәкләр җыя башлагач, Миргалимнең исе-акылы китә, бакчы, болында чәчәкләр күп һәм төрле-төрле була икән! Сөенеченнән Миргалим берсеннән-берсе кечкенә ике энесенә дә чәчәкләр өләшә. Шунда күк йөзе алланып, кояш батышка юнәлә... Сәлим абзый һаман елмая...
Миргалимгә әтисе һәрвакыт шулай елмайган төсле булып тоела. Ул аны шуңа да бик сагына иде. Хәрби хезмәттән дә хатта «әтием» дип язды. Менә хәзер дә, шушындый орышудан-үпкәләшүдән соң да ул аны яратып күкрәгенә кысарга риза, әмма нишлисең, атага да бервакыт балалары ятка әверелә, чит була башлый икән шул.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Части
  • Гади Замана - 1
    Общее количество слов 4480
    Общее количество уникальных слов составляет 2282
    37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Гади Замана - 2
    Общее количество слов 2759
    Общее количество уникальных слов составляет 1507
    42.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов