Latin

Безнең Авыл Хәлләре - 2

Общее количество слов 4700
Общее количество уникальных слов составляет 2327
38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Шулай Туймөхәммәт ап-ак таштан берүзе мәчет салып маташа икән. Берзаман күк йөзен кинәт кара болыт каплап ала, тузан куптарып, агачларны ега-бөгә туфан күтәрелә. Һәм менә: шомлы болыт эченнән чем-кара айгырлар җигелгән фаэтонда әллә нинди ят киемдә бер зат килгәне күренә. Моның атлары җирдән чабамы, һавадан очамы, белмәссең, һәртараф тузан һәм болыт өермәсенә уралган бит. Ләкин әүлия карт шундук таный моны, бу – Иблис!
Ә Иблис сүзгә керешә. Туймөхәммәткә ул әллә ниләр вәгъдә итә башлый. Алтын-көмеш, акча, шәраб, хатын-кыз, рәхәт тормыш, патша сарайлары, затлы киемнәр, тулпар атлар һәм башкалар һәм башкалар. Тик алмашка Иманыңны гына бир, ди.
Әүлия риза булмый. Иблис аның саен ныкыша, ул Иман сиңа нәрсәгә генә кирәк, ди. Иманың сиңа таш ташырга булышамы, әллә тамагыңны туйдырамы, өстең бөтәйтәме, сырхау-талчыгуларыңны җиңеләйтәме, ди. Ә Иманыңны миңа бирсәң озак яшәрсең һәм гомер буе рәхәт чигәрсең, дип кычкыра. Карт риза булмагач, ахырда аны юләр дип орыша башлый.
Әүлия Иблискә җавап бирә. Кит биредән! Мин синең коткыңа алдана торган кеше түгелмен, ди. Һәм Ходайдан ярдәм сорап дога укый башлый, бу кара йөздән, бозыклык патшасыннан үзен коткаруны үтенә. Ниндидер доганы кычкырып укып бетүгә Иблиснең кинәт төсе кача, ул кычкырып фаэтонына ава һәм тиз арада юк була.
Эшли торгач, Тумөхәммәт берзаман мәчетне төзеп бетә. Тик ул бу вакытка инде нык картайган була. Көннәре беткәнне сизеп карчыгына әйтеп куя: “Мин кайда җан тәслим кылсам, җәсадемне шушы урында җир куенына тапшырырсыз,”- ди. Һәм беркөнне үлеп тә китә. Карты озак өйгә кайтмагач, ни булды икән, дип карчыгы мәчеткә барса, әүлия саҗдә кылган хәлендә катып калган икән.
Шуннан, нишләсеннәр, картның мәетен юып, кәфенгә төреп, шәригать кушканны башкаралар да, күтәреп зиратка алып китәләр. Тик анда барып җитәлмиләр, каберстаннан бер төркем кеше каршыга йөгереп чыга. Әле генә без казыган кабер үзлегеннән ябылып куйды, җитмәсә, кара җир яшел чирәмгә әйләнде, чәчкәләр үсеп утыра, ботакларда кошлар сайрый, диләр.
Аптыраган халык мәет күтәргән килеш кире борылып мәчет янына килә. Ә монда, ни гаҗәп, кабер әзер икән. Бер генә кеше дә аны мин казыдым дими. Ходай кодрәте белән хасил булган кабер. Әүлия искәртеп куйган иде бит. Шуны исләренә төшереп, Туймөхәммәтнең нинди бөек, илаһи җан булуына тагы бер кат инанып, мәрхүмнең гәүдәсен авыл агайлары Аллаһыга тапшырып җирләп кайталар. Менә шундый кеше булган ул безнең борынгы бабабыз Нурмөхәммәт.
Нургаян риваятьне ихлас тыңлады. Әлбәттә, легенда буыннан-буынга күчә килеп “шыта” барган һәм әкияткә әйләнгән. Ләкин, нигезендә чынбарлык ятуы да мөмкин, чөнки таш мәчет бар бит. Дөрес, хәзер инде ул хәрәбә хәлендә, ләкин кайчандыр кемдер төзегән булган бит. Нургаянга әнисенең хикәяте нык тәэсир итте һәм ул көрсенеп куйды.
- Татарларның да Сизифлары булган икән.
- Ни дисең, улым?
- Әй, юк ла. Борынгы заманда грек халкының Сизиф исемле патшасы булган. Гөнаһлары өчен аны аллалар җир асты дөньясында авыр ташны тау башына тәгәрәтеп менгезергә мәҗбүр иткәннәр. Ләкин Сизиф күпме генә тырышмасын, таш, инде менеп җитте дигәндә, тәгәрәп төшеп китә икән. Сизиф яңадан этә башлый. Кыскасы, мәңге бетмәс мәгънәсез эшне Сизиф хезмәте, диләр.
Таибә карчык ризасызланып баш чайкап куйды.
- Мәгънәсез дисеңме, улым? Ялгышасың. Мәчет төзү – Хода каршында гаять саваплы, зур эш. Монысын мин әйтмәсәм дә аңлашыла. Тик бу мәчетнең бер хикмәте дә булган, диләр.
- Нинди хикмәт соң ул?
- Менә Туймөхәммәткә дә синең кебек бер мәнсезе сорау биргән икән: янәсе, мәчет төзеп нинди файда күрәсең инде, бу гамәлеңнән нинди файда табасың, дигән. Ә Туймөхәммәт әүлия аңа: “Мин түгел, халык файда күрер, безне юктан бар иткән Аллаһыбызга гыйбадәт кылып күңелен пакъләр. Ә берзаман бу мәчет авыл халкын үлемнән коткарачак,”- дигән.
Әүлия вафатыннан соң күпме вакыт үткәндер, хәзер аны кем белсен, ләкин әйткәне рас килгән. Авыл түзеп торгысыз эссе бер көндә күз ачып йомганчы янып беткән. Халык ризыксыз, киемсез калган. Ачлык башланган. Шунда кемдер Туймөхәммәтнең сүзләрен исенә төшергән һәм халык мәчеткә килеп, җил-яңгырдан ышыкланып яши башлаган. Бер адәм, кызыксынып, идән ташын күтәреп караса, аста баз икән. Шул базда ел буе яшәрлек һәм орлыклык иген тапканнар. Менә шулай исән калган Котлыяр авылы.
Нургаян бүген, әкият тыңлаган бала сыман, күңеле эреп, татлы хыялларга бирелеп йокларга ятты. Нишләптер, беренче тапкыр, киләчәктә барысы ды булыр, тормыш җайланыр дигән өметтә йокыга талды. Тик ул “җайлы” тормыш бик ерак иде әле, чөнки Килмәтләр, Гаруннар боларга көн күрсәтмәс өчен, бернинди әшәкелектән дә баш тартмаслар.
Әйе, чүлнең камышы булмас, яманның намусы булмас, диләр, Гарунның зәхәр зиһене һаман да аламалык уйламакта иде. Теге көнне, ягъни шаһитлар итеп Фаукый белән Мифтахетдин картны утыртып Рушанов янына китеп барганда кырдан кайтып килүче кызны күрмәде түгел ул, күрде. Бик яхшы күрде, күзләре бүре күзедәй ут чәчте. Шунда гына эшен эшлисе иде дә бит! Тик әлеге юньсез шаһитлар бар. Түзде егет, берни дә сиздерми машинасында узып китте. Ә хәтер кулъяулыгын төенләп куйды. Әгәр дә ул кыз тракторчы Рушанов белән дус икән, моны эшләве бигрәк тә мотлак. Борынын күтәргән бәндәгә шул кирәк, койрыгы капкага кысылган көчек шикелле чинасын әйдә, башындагы чәчен йолыксын.
Үчлекле уйлардан Гарунның күзләре ялтырап китә. Беръюлы ике куян тота бит ул. Тәти кызның да рәхәтен күрә, тракторчыны да төпсез чуманга утырта. Менә шулай була ул Гарун белән бәйләнсәгез, белегез минем кем икәнне?..
Күңелгә килгән алга килә – Гарун да әмәлен уйлап тапты. Айзадә аңардан чакыру алгач, гаҗәпләнмәде, чыраен сытты. Гаҗәпләнәсе юк, Мифтахетдин абзыйның сарыгы турында сорашыр. Күрмәдеңме, белмәдеңме, син бит Рушанов янында булгансың, дияр. Тик участковый алай кыланмаса да булыр иде. Нургаянга мондый бәла ябу – үзе намуссызлык. Димәк, аңа Гарун юрамал бәйләнә, ахры. Мондый әшәкелек чырайны сыттыра икән шул ул.
Шулай да, власть вәкиле чакырган икән, барырга кирәк. Айзадә кабинетка килеп керү белән Гарун сикереп торып ишекне бикләп алды. Озын әрсез куллар кызны кармаларга, киемен йолкырга кереште. Аны-моны абайламаган Айзадә мондый кабәхәтлектән акылын җуеп, бер мизгелгә тораташ сыман катып калды. Ә исенә килгәч, җанфәрман көрәшергә кереште. Үч иткәндәй, җәйге челлә булганга, кызның киеме дә бик юка иде шул. Көрмәкләшә торгач, аның куллары каерылып, авыртынып бетте. Ни әйтсәң дә, Гарун көчлерәк иде, ул Айзадәне барыбер егып салып идәнгә кысты. Тегесе җан ачуы белән милиционерның иңбашын тешләде. Гарун яралы ерткычтай үкереп сикереп торды. Күзләре акайган, йөзе ифрат куркыныч кыяфәткә кергән. Бу минутта ул тәмам котырган, нишләгәнен үзе дә аңларлык хәлдә түгел иде. Шуңа да кыз аның корбанына әйләнде. Идәннән күтәрелеп килүче Айзадәнең башына Гарун бар көченә китереп сукты. Кыз әйләнеп китеп как идәнгә йөзе белән барып төште. Инде аңсыз корбанының милиционер киемнәрен йолкырга, аякларын каерырга кереште...
Кеше үз-үзенә кул сала. Ә исәннәр гаҗәпкә кала: ашарына бар, торыр урыны, эше – ни җитмәгән. Тик бәндә матди авырлыклардан куркып мондый адымга бармый, аны рухи һәлакәт мәҗбүр итә. Адәм баласы никадәр әхлаклы, тәрбияле, пакъ булса, шулкадәр үк хурлана да шул. Хурлыктан үлем артык, дип дөрес әйткәннәр. Шуңа да Айзадә яшәү турында уйламады. Ул бары тик “ничек” дигән сорауга җавап эзләде. Иң курыкканы әти-әнисе иде. Алар моны ничек кичерер, ничек түзәрләр? Юк, Айзадә якыннары күз алдында түгел, икенче бер җирдә “китәргә” тиеш. Хәтәр хәбәрне ят кеше килеп әйтсә, бәлки, яхшырак булыр. Үзенчә шуйлай уйлады Айзадә. Әллә тагы башка сәбәпләр дә бар идеме? Хәер, күп вакыт кешенең кылыгын аңлап та булмый. Ничек кенә булмасын, кыз, юк сәбәпне бар итеп, Башбирмәскә китте. Фатир хуҗалары Мифтахетдин карт белән Мөбәширә карчыкның өйдән чыккан чакларын көтеп, әбинең бер кап даруын үз янына алып куйды.
Айзадәнең нинди халәттә төн җиткәнен көтүен сөйләргә алынмыйм. Андый хәлне аңлатырлык сүз юк ул. Мизгеле ел сыман тоела. Шулай да берзаман барыбер төн килде, картлар йокыга талды. Һәм шунда кыз яшергән даруларын тартып чыгарып каударланап ерткаларга, учлап-учлап авызына тутырырга кереште. Йотуы авыр иде, су алып куярга уе җитмәгән бит, әмма авыр дип туктап калып булмый. Үлүе җиңел булмас инде ул. Аның авыры менә хәзер башланачак. Кызның калтыранган кулларыннан төймәләр идәнгә коелды, кайбер капларны кайчысыз ерта алмады. Ләкин моңа кыз артык игътибар бирмәде, ашаганым болай да биш тапкыр үләргә җитәчәк инде, дип уйлады ул. Бераздан бичара кыз ашказанының кирпечтәй авыраюын тойды, ә авызы туңгандай булды. Ә үзе һаман да яңа пакетларны ерта-ерта күбрәк дару йотарга тырышты.
Инде булды. Ят та көт. Кыз урынга сузылды. Җан биргәндә кәкрәеп-бөкрәеп калмаска иде, дип уйлады. Озак ятты ул. Әмма һаман да исендә. Әҗәлнең әсәре дә юк. Тик бик каты бөерләре авырта башлады. Бераздан бу авырту шулкадәр көчәйде, хас та очлы имән казык тыгып казыналармыни. Инде кызның түзәрлеге калмады, йөрәгем туктап, тыныч кына “йокыга” китәрмен дип уйлаган идем, Ходаем, шулай җәфаланып үләрмен микән, дип, куркуга калды ул, бөер өянәге вакытында.
Олы кешенең йокысы сизгер. Айзадәнең кинәт-кинәт кычкырып җибәрүенә Мөбәширә карчык бик тиз кузгалды. Кыз бүлмәсенә кереп утны кабызып җибәрсә, куркуыннан артка чигеп куйды. Идәнгә дару төймәләре таралган, ә кыз ни эшләргә белми бәргәләнә, тешләрен кысып ыңгыраша. Йә Хода...
Мифтахетдин сугыш ветераны булганлыктан, өйдә телефон бар иде. Карт фельдшерга шылтырата башлады. Ә Мөбәширә кыз янында кайнашты. Бәхеткә каршы, мондый очракта беренче ярдәмне күрсәтә белә иде ул. Көрәш иртәнгә кадәр дәвам итте. Кызның бөерләре йомшаграк булып чыкты, шуңа да аларга авырлык килгән. Ә бөер өянәге түзәрлек чир түгел. Айзадә вакыт-вакыт һуштан язып калды, казык кадагандай кинәт авырту кабатланып җәфалады. Шулай да таңга таба кызның исән калуы билгеле иде инде, картларның ап-ак йөзләренә төс керде.
Айзадәнең исән калуы өчен Мөбәширә карчыкка рәхмәт әйтергә кирәк. Ул сизгер булмаса, яки аптырап торса... аннары кортка көндезен генә, кул астында булсын дип йөрәк даруларын мендәр астына тыккан иде. Айзадәгә күбрәге “но-шпа” кебек нәрсәләр эләккән, ә алар ашказанны туңдырып, эшләүдән туктатыбрак торган. Шуңа да кызның канына химик матдәләр аз сеңгән иде, аннары картлар да вакытында ярдәмгә килде. Кыскасы, әҗәл җитми үлеп булмый дигәннәре дөрестер, Ходай кодрәте белән кыз исән калды. Ә икенче тапкыр хәтәр вә яман ниятен кабатламады ул. Курка иде. Аннары кыз ничектер гамьсезләнеп, бушанып калды, гүя эченнән җаны суырылган бер карачкыга әйләнде.
Тагын шуны да әйтеп үтик: авылда сер тормый дисәләр дә, Мифтахетдин белән Мөбәширә төнге мәхшәр турында авыз ачып беркайчан бер сүз ычкындырмадылар. Гайбәт таралса, кем белә, кыз нишләмәс... Картларга акыллары өчен дә рәхмәт.
Мөбәширә үзе бу хәлне йөрәгенә якын кабул итте. Күз алдында чәчәктәй гомернең өзелүен ул ваемсыз гына карап тора алмый бит. Кызның челпәрәмә килгән тормышын ничек бөтәйтергә, рухын дөрес юлга салып, өмет, яшәү теләге өрергә? Биредә коры сүзләр белән генә ерак китеп булмый, ышанычлырак чара күрү кирәк. Айзадәне кызганып йөри торгач, кызның үзе белән сөйләшеп, карчык кәрт салырга булды.
Кыз карчыкка ияреп аның йокы бүлмәсенә керде. Мөбәширә ашыкмый гына зур сандыгын ачты, андагы бихисап чүпрәк, төенчекләрне актаргалап иң төптән кулъяулыкка төрелгән кәрт китереп чыгарды. Бүлмәдә тынлык, карчык маг иясе шикелле салмак һәм тыныч хәрәкәтләр белән үз эшен эшли, ә кыз күләгә шикелле шым тора. Күңелендә нинди генә авыр таш ятмасын, ул шуны искә алды: кәрт салу белән гадәттә чегәннәр шөгыльләнә, ә гади татар хатынына бу кәсеп кайдан килгән? Мөбәширә үзе дә берничә ел кәрт тотканы юк иде, шуңа да ул бар зиһенен җыеп, ашыкмый гына аларны бер-бер артлы ача башлады һәм үзе белгән тәртиптә өстәлгә тезде. Йөзе таш сын сыман битараф. Менә кәртләр тезелеп бетте, карчык аларны дикъкәт белән күздән кичерде. Күргәнем дөресме соң, дигәндәй тагын беравык дәшми генә өстәл өстен күзәтте. Һәм шунда, ниһаять, аның чыраенда канәгатьлек чагылды һәм ул телгә килде.
- Синең яраткан кешең бармы?
Бу сорауны Айзадә көтмәгән иде, каушабрак калды, әмма дөресен әйтте:
- Бар.
- Син шуңа кияүгә чыгачаксың.
Монысы инде бөтенләй үк көтелмәгән хәбәр иде, ул кызны сискәндереп җибәрде.
- Ничек? - диде ул, эченә ишарәләп. – Кайчан?
- Тиз түгел. Тик шунысын беләм, азак син үзең яраткан егеткә кияүгә чыгачаксың.
- Ничек инде ул... Мәсхәрәләнгән килешме?
- Анысын әйтә алмыйм. Язмыш юллары урау. Күрәсең, азак, соңрак өйләнәсез, шикелле. Башкача бернәрсә дә әйтә алмыйм.
Бу сөйләшү нәрсә бирде? Тышкы яктан караганда буш сөйләшү. Нургаянга хәзер Айзадә ни пычагыма кирәк. Карчык булмаганны сөйли, дип уйлады кыз, ә менә төптәнрәк уйлаганда файдасы зур булды. Айзадә үзе сизмәсә дә рухи кризисы азмы-күрме басыла төште, кыз яши иде.


Шаһига мөхәррир кичә кичтән райкомның беренче секретаре янына керергә кушкан иде. Иртүк шунда юнәлде. Секретарь кыз, мөгез астыннан караган тәкә шикелле, моңа бер генә карап алды да, коры гына:
- Хуҗаның вакыты юк, көтегез, - диде.
- Шаһи урындыкка урнашып алды һәм уйга чумды. Була бит шундый кеше, гомер буе баш вата, һәрнәрсәдән нинди дә булса мәгънә, мантыйк эзли. Ә хәбәрче үзен белгәннән бирле кеше холкын өйрәнде, бәлки, шуңа да ул гәзитче булып киткәндер. Менә әле дә ул секретарь кызның тышкы кыяфәтенә карап, үз-үзенә сорау бирде: явыз кыз нормаль хәлме, әллә чир, нормадан тайпылу, ягъни аномалияме? уйлап карыйк. Кеше яши-яши тупаслана, бигрәк тә тормыш юлында башкалардан җәбер-золым күп күрсә, аны мыскыллап, кимсетеп яшәтсәләр. Мондый бәндәнең мөмкинлек туу белән башкаларга явызлык эшләве – җавап реакциясе, ягъни үч алуы. Ләкин ничек кыз кеше бу категориягә эләгә ала? Кызларны бит кечкенәдән ата-анасы ярата, аннары мәктәп, институт, эш... һәм һәрҗирдә кызларга аерым мөнәсәбәт, ихтирам. Һәркем ярдәм итәргә тырыша, егетләр соңгы тиеннәренә бүләк ала, аннары ире... Эштә кайбер ташбаш түрәләр ир-егет халкын эт итеп сүксә, хатын-кыз бу кыенлыктан да страхованный шикелле. Шулай булгач, аларда үчләшү теләге һич тә булырга тиеш түгел. Киресенчә, һәммә кешегә рәхмәт хисе белән карарга тиешләр. Әллә инде түрә тирәсендә бөтереләм дигәч, үзләрен башкалардан өстен итеп тоялармы. Монысы абсурд бит. Әйтик, менә бу буялган пумаланы урыныннан алып икенче бер кызны утыртып куй – ни үзгәрә? Берни дә үзгәрми! Икенче кыз нәкъ шулай ук эшләп йөриячәк, ә менә монысы башка җирдә эш табып үз тамагын үзе туйдыра алырмы соң? әллә имгәккә әйләнерме. Менә бит эш ничек.
Утыра торгач, Шаһи барлык уйларын да уйлап бетте, ялыгып та китте. Кызга берничә мәртәбә әйтеп тә карады, тик анардан шул ук сүзне ишетте: “Вакыты юк!”
Соң, вакыты булмагач, бүген булмый, иртәгә кил, дисен иде дә, Шаһи китеп барыр иде. Нигә көттерә торгандыр. Хәер, башлыкның ярдәмчеләре, райком хезмәткәрләре ыгы-зыгы килеп бер керде, бер чыкты. Хуҗа аларга вакыт таба бит. Шаһи дә эше юктан йөреми, үз вазыйфасын башкара, югыйсә, кешечә кылансалар булмый микән.
Кушылганны үтәргә күнеккән хәбәрче утырды да утырды. Шулай сәгать артыннан сәгать узды. Кинәт ишек ачылып китте дә, журналист алдында беренче секретарь үзе пайдә булды.
- Сиңа да акча кирәкме?! Юк! Көтеп утырма.
Бу сүздән Шаһи төелә язды.
- Миңа акча кирәкми, ә нигә миңа акча? - дип, гаҗәпләнүеннән тинтәк сүз әйтеп ташлады.
- Алайса нәрсәгә монда утырасың?
- Сез бит башкалада, милләтебез съездында булып кайттыгыз. Шул хакта интервью алырга теләгән идем. Район халкы исеменнән делегат булып баргач, кешеләргә ниндидер хисап бирергә тиешсездер инде...
Райком секретаре Шаһига күзенең агы белән карап алды. Телеңә күп салынасың, дип әйтә кебек иде аның бар кыяфәте. Ләкин шулай да тавышын күпкә басып (акча сорамый бит). Ниһаять, аңлаешлы бер сүз әйтте.
- Бүген вакытым юк. Бер-ике көннән кил.
Шаһи баш түрәнең кыланышын аңламый кайтты. Сәбәп вакыт юклыктамы, әллә башкадамы? Бәлки, берәр мәкаләм ошамагандыр. Бу хакта уйлана торгач, хәбәрче шундый фикергә килде: мөгаен Башбирмәс вакыйгалары хакындагы язмаларымнан гаеп тапкандыр. Дөрес, Шаһи үз фикерен алга сөрми, салкын канлы күзәтче ролендә сөйләргә тырыша. Тик җитәкченең ачуын кабарту өчен бер кырын хәреф җитә. Әйткәндәй, бу вакыйгаларга карата район башлыгының фикерен Шаһи үзе дә бик белергә тели иде, тик җитәкчеләрнең берсе генә дә җыелышка бармый, башкача да һичкем үз фикерен белгертми. Гүя районның бер өлеше булып торган зур хуҗалыктагы тарткалаш, шуның нәтиҗәсендә икътисадның кушаякка аксавы аларга кагылмый.
Шаһи редакциягә килүгә кайда йөрисең, ярты көн узды бит инде, дип мөхәррир үпкә белдерде. Кичә кич үзе йомыш кушканны хәтерләргә теләмәде. Ләкин, бу көннең яманлыгы моның белән генә бетмәгән икән әле. Бер кабинетта утырган коллегасы Шаһины тагын пошаманга салды. Хатының шылтыратты, ди.“Чирләп киттем, хәлем бик авыр, ашыгыч ярдәм чакырган идем, һаман да килмиләр, үләрмен, ахры,”- дип әйтте ди.
Шаһи бу мәгънәсез, нервы туздыргыч эшенә ләгънәт укып, өенә ашыкты. Тик ул кайтканда хатынының гәүдәсе тынсыз иде. Уйлап караганда, райком секретаренең ни гаебе бар, ул үтермәгән! Ләкин кеше күңеле пыяла – Шаһиның күңелендә таш шикелле каты үпкә төерләнеп калды.

Көн саен булмаса да, атнага берничә мәртәбә активистларның җыелып ала торган гадәте бар. Шулай итми дә булмый шул: башбирмәслеләр өчен таң туа проблема белән. Бүген проблема тудыручы ферма мөдире Ярулла иде, аңа көтүче кирәк икән. Кемне куярга соң, авылда тагын кем калды. Албасты теше кебек сирәкләнгән йортларда кем бар барсын да үгетләп, җайлап-майлап эшкә күндереп бетерделәр бугай инде. Бер-ике кеше калгандыр. Хәер, аларның кирәге дә юк, Фаукый кебек астан кисеп өстән ямаучыларга каберең якын булмасын. Алар бер тиенлек файда эшлиләр, үзләренең көйсезлеге белән ун тиенлек зыян китерәләр. Кулы белән эшләгәнне теле белән бетерә торган адәмнәр инде.
Иптәшләре уйга калгандә Нургаян телгә килде:
- Гарәби картка әйтеп карасаҡ, нәрсә булыр?
- Нинди Гарәби, ул бит Себергә китте?
- Нинди Гарәби, мин нишләп белмим?
Соңгы сорау Нәшербановтан иде. Ул бу авылныкы булмагач, һаман да кайбер кешеләрне белеп бетерми иде. Сорауларга Нургаян җавап бирде.
- Бер-ике көн элек кенә үзен күрдем, кайткан Себереннән. Нишләп болай йөрисең, дисәм: “Нельзядан кайтып киләм”,- ди. Мин әйтәм, нинди “нельзя”? Сөйләп бирде: “Улым белән киленемнең фатирлары бик чиста, бик зур. Миңа аерым бүлмә бирделәр, ди. Фатирларын таплармын дип куркып өч көн бүлмәмнән чыкмый утырдым”, дип әйтә. Шуннан абзыебыз, ялкып китеп, телевизор карамакчы булган икән, марҗа килен: “Нельзя, бабай, телевизор японский, испортишь”,- дип әйтә, ди. Диваннарына утырса: “Нельзя, бабай, у тебя брюки грязные”. Юынырга барса: “Нельзя, унитаз засоряешь”. Торып йөри башласа: “Нельзя, громко топаешь”. Кухняга чәй эчәргә керсә: “Бабай, ты шумно дышишь, болеешь, что ли”, - дип әйтә ди. Картлач түзгән түзгән дә кайткан да киткән. “Нельзядан кайтып киләм менә”, - ди.
- Көлмәгез әле, - дип кашын җыерды Нәшербанов. –Карт, абзый, бабай – берни дә аңламыйм. Сез әллә сиксән яшьлек аксакалны көтү көтәргә куймакчы буласызмы, соң, көтүчегә көн буена эт шикелле чабарга кирәк ләса.
- Юк, әле ул кадәр карт түгел ул, карчыгы үлеп киткәнгә генә бабай дибез инде. Бик шәп йөреп ята әле.
- Дөрес, ул абзыебыз безне каенлыкка озата әле. Авылга тиккә кайтмаган ул, мәгаен Мөзәлифә карчыкны сагынып кайткан.
- Анысы кем тагын?
- Гарәби абзый яшь чагында Мөзәлифәгә гыйшык тоткан, диләр, ләкин, ниндидер сәбәптән, өйләнә алмый калганнар. Хәзер берсенең карчыгы, икенчесенең карты вафат.
- Йә, ярый, аңлашылды. Сүзнең кыскасы яхшы. Ул абзыйга, Ярулла, син үзең әйтеп кара. Шулай да ул җәяү көтә алмас, ат бирергә туры килер.
- Көтүчеләргә ат күптән кирәк иде инде, адәм хурлыгы бит, - дип куәтләде Ярулла.
- Беләм. Ат бар урында да кирәк шул. Песәй баласы түгел ул, тиз генә үрчетеп булмый. Ә менә Гарәби абзагыз, чыннан да, вакытлыча гына көтеп йөресә дә зур файда булыр иде, аның безгә бүген имин булуыбыз, бүген эшнең алга баруы кадерле. Әгәр булдыралмыйбыз икән безгә беркем дә ярдәм итмәс, бармак төртеп көләчәкләр генә.
Берничә минуттан Нәшербанов киңәшмәне таратты да кырга ашыкты. Башбирмәстә ныклап торып эшли башлагач, аңа тел бистәләре кушамат тагып куйдылар. Йокламас. Үзе юкта еш кына шулай атыйлар аны. Бигрәк тә, кемдер эшкә соңга калып килсә, ә инде Сәйран аннан алдарак килеп бу хәлне белеп китсә. Юк, үчләшеп түгел, хуплап, мактап әйтәләр, шикелле. Болай булса, бу егет хуҗалыкны тәки күтәрер, алга алып чыгар, маладис, көчен-вакытын җәлләп йөри торган кеше түгел, дигән кебек ишетелә бу сүз.
Бүген дә ул фермада сәгать алтыда булды, аннары конторада, аннан соң машина-трактор паркында, шуннан килеп ындыр табагында ремонт эшләре барышын тикшерде һәм кырга юнәлде. Бәләкәй хуҗалыкның үзенчәлеге бу, зур совхозда директорны кешеләр елына ничә тапкыр күрә иде икән, ә бу барысын да үзе күреп, белеп тора, монардан бернинди хилафлыкларны да яшереп калдыра алмыйсың инде. Нәшербанов эре-эре атлап килеп Нургаян агрегаты янында тукталды һәм чәчүчеләр белән кул биреп күреште.
- Йә, егетләр, нинди кыенлыклар бар, нәрсә җитми, нәрсәне дөрес эшләмибез, сөйләп калыгыз?
Ниндидер кыенлык булса сәгать ярым элек конторда әйткән булыр идем бит, кара бу Сәйранны, миңа гына ышанып бетми, ахры, дип уйлап куйды Нургаян һәм шундук үз фикеренә үзе каршы килде. Юк, ышанмаудан түгел, егетләрне сыный, кызыксынып эшлиләрме, игенчелек һөнәренең рәтен беләләрме, югыйсә.
- Болай әллә ни юк инде, барысы да тәртиптә кебек, - диде чәчүчелернең берсе.
- “Кебек” булгач бик яхшы түгел инде ул. Йә, турысын әйтеп сал.
- Нургаян әйтсен, ул бит агрегат начальнигы. Ул үзе сошниклар капут дигән иде.
- Нәрсә табышмак сөйлисез, аңлатып бир, Нургаян?
- Чыннан да, сошниклар ашалып беткән шул. Бу чәчкечләр әллә мин туган елны алынган, гомер буе җир ертып үтмәсләнә, гомер буе үткерләнә, шулай итеп диаметры кечерәеп беткән.
- Шуннан?
- Шуннан ул бит туфракны тиешле тирәнлектә кистереп керми, димәк, орлык та агроном билгеләгән тирәнлектә күмдерелми.
- Менә ничек икән. Син үзең ничек уйлыйсың, бу уңышка тәэсир итәме икән?
- Анысын көз күрсәтер, - диде икеле генә итеп тракторчы, ул, дөресен әйтеп, Нәшербановның кәефен бозарга теләмәде.
Сәйран маңгаен җыерып бераз торды да кырт борылып,“Нива”сына утырып, китеп барды.
- Нәрсә булды моңа, ни спасибо, ни до свиданья, - диде егетләрнең берсе.
- Дәшми икән, димәк, уйлый, уйлый икән, димәк, таба, - диде моңа каршы җитәкченең гадәтләрен яхшы белгән Нургаян.
Чыннан да, йокламас Нәшербанов өч көн буе кайдадыр югалып,“йоклап” торды. Башта халык моңа гаҗәпләнде, аннары хафалана башлады, кем белә, дус бар, дошман бар. Сәйранның болай беркемгә белгертми югалып йөрегәне юк иде әле. Бәхеткә каршы, өч тәүлектән соң ул исән-имин кайтып керде дә, “Нива”сыннан сошниклар бушата башлады. Аны күз дә каш көткән иптәшләре җиңел сулап куйды. Алар белми шул, бу сошниклар өчен Сәйран акчаны кайдан алган? Аның хатыны да белми калды, ире аю кадәрле тананы алып китте, ә өйгә бер тиен акчасы кайтмады, ул кайда булган?
Дөресен әйткәндә, Сәйран сошникларны күрше райондагы май заводыннан барып тапты. Нишләп май заводы тимер сата, дияр ул заманнарны оныткан укучым. Акча эшләр өчен. Кем ничек булдыра, шулай яшәргә тырыша. Дөрес, запчастьлар район сельхозтехникасында да бар, булмаса алып кайтып бирәләр, ләкин өчләтә хакка. Ни өчен өчләтә хаккамы? Беренчедән, кешенең психикасы шундый: ул синең мохтаҗлыгыңны күрә, синең эшең, карьераң, язмышың үзенә бәйле икәнен белә, син анардан башка беркая да китәлмисең, шунлыктан ул сине югыч итеп сыга, үзенә максималь файда чыгара. Начальник маймыл түгел, ул аңлый, әле законнар юк, ачыктан-ачык урлашырга ярамаса да, хәйләләшергә, алдашырга ярый, акча эшләргә мөмкин, әйе, тормыш авыр, җитәкчелек итүе авыр, тик, башыңны эшләтсәң акча да эшләп була, башкалар исәбенә, әлбәттә. Ләкин бу чор мәңгегә бармас, берзаман законнары булыр, тәртибе булыр, тик зур акча эшләү мөмкинлеге генә булмас. Их, статистика ни өчен миллионерлар, миллиардерлар кайсы елларда күбрәк барлыкка килүен әйтеп бирми икән.
Алайса, ни өчен күрше районда арзанга алырга була? Чөнки анда инде җиде ят җирдән килгән клиент планнан тыш табыш, аңа бәләкәй генә расценка белән сатканда да барыбер файдасы була. Товар әйләнеше, план үтәлеше, акча кереме, дигәндәй. Мондый клиентны читкә җибәрергә ярамый, килсен ул, тагын килсен, үз районында түгел, бездән килеп алсын кирәк әйберен.
Шушы алыш-биреш гыйлемен Сәйран Нәшербанов белмиме? Бик яхшы белә. Һәм, хәерче хуҗалык җитәкчесе булуына карамастан, базар алымнарыннан файдала да белә. Бу сәфәрендә ул сошниклар гына алып кайтмады, ә зур гына диләнке дә алды. Монысы бигрәк тә арзанга төште, чөнки Сәйран белән бергә институтта укыган танышының хатыны шундагы лесхоз директоры хатыны белән бертуганнар икән. Менә шулай. Зур булмаган хуҗалыкка улкадәр урман нигә кирәк дисезме. Бүрәнә өчен, тактасы өчен. Аларны бит шәһәр җирендә бөтенләй икенче хакка сатып булачак. Шулай хәйләләмәсәң яшәп булмый, авыл хуҗалыгы әле табыш бирерлек түгел. Әгәр сөтне чишмә суыннан да арзанракка алып, дизель ягулыгын безгә коточкыч бәягә бирәләр икән, продукция җитештерүнең кайчан да булса авыл кешесенә табыш китерәчәгенә өмет аз.

Янә дә кыш килде. Янгынны ямап булмый шул, Айзадәнең авырлы икәнен инде барысы белә, декретта утыра. Әти-әнисенең кырын карауларын кичерүе ифрат авыр. Кем уйлаган... Укытучы, яхшы кешеләрнең бердәнбер кызы уйнаштан бала табарга җыена. Әйе, авыл халкы шулай уйлый торгандыр, бу кыз зиначы икән, диләрдер. Ә ул баланы ничек үстерергә әле? Монысы бөтенләй дә башка сыймый. Әгәр Айзадәгә әти-әнисе гел үпкә белгертеп тора башласа, яшәүләрең тәмугка әйләнәчәк.
Нидер уйларга кирәк. Чарасын табарга. Юк, хәзер ул үз-үзенә кул салмаячак. Икенчеләй ул моңа баралмый, тәвәккәллеге юк. Аннары карынындагы баланы үтерергә дә йөрәге җитмәячәк. Тик болай кул кушырып утырудан да фәтүә булмаячак.
Бер өмет бар барлыкка. Тик чеметем генә, өмет кенә шул. Шулай да ятып калганчы атып калуың хәерле. Чарасызлык элмәге муеныңнан буса оят, горурлык дигән нәрсәләрне аша атлап чыкмый хәлең юк. Һәм ничарадан бичара Айзадә юлга чыкты.
Быел да буран. Беренче каты буран, шикелле. Кыз үзе атлый, үзенең күзләреннән яшь ага. Кистереп искән ачы җилдәнме, әллә гарьлеге эченә сыялмый ташамы? Атлый торгач озын юл да кыскара икән, Айзадә авылга килеп җитте. Урамда кешегә юлыгудан куркып кына килеп Нургаяннар ихатасына үтте. Инде көтәсе генә калды. Төн буена Нургаян йортка чыкмый тормас, чыгар әле, әгәр Айзадәнең бәхете булса. Лапас астында җил өрми, тик барыбер салкын. Сәгать артыннан сәгать үтте, кыз туңмас өчен тыпырдый, селкенә торгач, тәмам арыды, ул шулкадәр өшегән иде, ахырда калтырамый ук башлады.
Әллә тәрәзәләрен шакыйм микән? Юк, һич ярамый. Нургаянның әнисе диндар, бик кырыс карчык, диләр. Оятсызланып, төнлә тәрәзә шакып йөргән кызны килене итәргә теләмәс. Бердәнбер чара – түзү. Тик... әйтүе җиңел, ә син түзеп кара! Түзә Айзадә, түзә. Түзә-түзә үлеп бара түгелме? Аяк-куллары оеп бетте. Аларны кузгатасы килми, хәл юк, йокы килә...
Веранда ишеге шылтырауга Айзадә кымшанып куйды. Кем, әбиме, Нургаянмы? Нургаян үзе. Кыз, көч-хәл белән күтәрелеп егеткә каршы төште. Тегесе бермәлгә гаҗәпләнеп китте, әмма шундук барысын да аңлады. Бәхетсез кыз нишләсен, үз язмышын коткарырга тырышты.
- Нургаян, бу синме?
- Әйе.
- Мин, мин...- дип көрмәкләнде Айзадә. – Мин синең янга килгән идем.
- Нигә?
Шушы сүздән кызның йөрәге куырылды. Ул Нургаянның күз карашын тотарга тырышты.
- Мин бит сине яратам. Сине генә яратам. Гел яратам һәм үлгәнче яратачакмын. Гафу ит мине! Мин гаепле түгел. Теге иблис харап итте башымны.
Нургаян ни дияргә белми тапанып торды. Ә кыз аның саен дәвам итте.
- Ал син мине, Нургаян. Хатынлыкка ал! Үкенмәссең! Бәхетле итәрмен мин сине. Авылда иң яхшы хатын мин булырмын. Нургаян?!
- Юк.
- Нургаян?! Алай димә, зинһар. Мин хәзер кая барыйм? Яшәр мөмкинлегем булса, оятсызланып ябышып йөрер идеммени. Нургаян. Син бит мине яратасың. Мин сине яратам. Боларны исәпкә алмыйсыңмыни? әйдә, Нургаян, өйләник. Ант итеп әйтәм, үкенмәссең... Бер тапкыр гаебемне кичерсәң, гомер буе рәхәттә яшәрсең.
- Юк, булмый.
Айзадә сыгылып төште. Нургаян аны тотмачы булып талпынып куйды, тик вакытында тыелды. Башта беләгеннән тот, аннан кочакла, аннары инде өйгә алып керме? Юк, булмый торсын әле. Горурлык Нургаянда да бар ул. “Корсаклы кыз алган!”Авылда бу хурлыклы мөһер. Хәер, халык сүзендәмени эш, теләми Нургаян, теләми. Күңеле таш булып каткан.
Кыз, сөйгәненнән өметле сүз ишетмәгәч, көч-хәл белән тураеп басты. Яшьле күзләрендә ялвару чагылды.
- Йә Ходай, кая гына барыйм алайса! Менә шунда, йортыгызда гына туңып үлим мени соң?..
- Үлмә. Кит. Юкка килгәнсең. Кеше күреп калса, үзеңә оят булыр.
Ай, кем генә аңлар соң бәхетсез кыз баланың бу минуттагы халәтен! Хәер, кеше генә аңларлыкмы. Җир убылса, өстенә күк җимерелеп төшсә, җиңелрәк булыр иде кебек. Инде хәзер нишләргә? Нишләргә! Нишләп әле шушы җылы өйләрнең берсендә аңа гына урын юк, ни өчен соң бихисап кеше арасында ул гына кирәксез җан, нигә болай бер аның гына баш төртер урыны юк. Кая гына барырга соң хәзер?
Кызның күкрәгендә таш кебек авыр, боз кебек салкын бернәрсә утырып калды. Зиһенен җуйган килеш ул алга атлады. Башы уйлый белмәсә дә аяклары үз авылы ягына тартты. Мондый буранда төн уртасында юлга чыгуы да хәтәр. Тик Айзадә моны уйламый иде. Күңеле гамьсез, битараф, салкын, үле иде. Ул тәмам акылын җуйган, каршында үлем үзе торса да барыбер иде. Ләкин кешене язмыш йөртә, Ходай кодрәте беләнме, кадерсез кызның аяклары кайтыр якка атлады да атлады...
Бу хәлдән соң берничә атна вакыт үтте. Беркөн Нургаян эштән кайтуга әнисе зарлана-зарлана ипи баса. Авыл кибетенә икмәк китермәгәннәр икән. Килмәт пекарня мөдиренә: “Башбирмәскә илтмәгез, ачка дөмегеп бетсеннәр!”- дигән. Моны Нургаян ничек дип аңларга да белмәде. Ярый, Җанкыяров башбирмәслеләрне яратмый, аларның үзбашлы яшәргә омтылышын өнәми икән дә ди. Тормышта ул фикер каршылыклары булмый тормый. Һәм, гомумән, дөнья син дигәнчә генә бармый, моның белән йә килешәсең, йә теләсәң нишлә. Тик ничек инде совхоз директоры зур гына авылга икмәк бирми? Бу бит башка сыймый. Аннары, пекарня совхозныкы түгел, райпоныкы бит әле. Аның мөдире ни өчен шул Килмәтне тыңлый торгандыр. Көчле шул Җанкыяров, акча, мал белән кирәкле кешеләрне үз ягына аудара. Әйтергә кирәк, директор болай да генерал кебек кырыс һәм дорфа, ничектер кешене үзенә буйсындыра белә. Шуңа өйрәнгән. Ә менә башбирмәслеләр буйсынмас булды, сабырлыклары ташты. Килмәтнең: “Бу авылны бульдозер белән тигезләргә кирәк!”- дигән сүзе гарьчел халыкның йөрәгендә утырып калды. Шуңа да тәртәгә типмәкчеләр. Ә бу инде Килмәт өчен корабтагы бунт, моның белән ул үлсә дә килешә алмас.
Ярый, директор мәңге утырмас, аның бу башбаштаклыгы да озакка сузылмас, бүген булмаса иртәгә икмәген бирерләр ул. Ә менә Таибә, бу фактны үз файдасына бөгеп, җай гына улының колагын кимерә торды.
- Мин бит хәзер яшь кеше түгел, беләкләрем арый. Килен күрә алмый үлеп китәрмен микәнни. Нәрсә уйлап йөрисеңдер тагын. Шул Килмәт пәри белән булышып үз башыңа бәла алганчы, акылыңа кайтып, килен алып куяр идең. Авылда әнә ничә кыз бар: матуры кирәкме, уңганымы, әдәплесеме – сайлап алырга була. Ник тагы дәшмисең? Сиңа сөйлимме мин, әллә инде стена белән сөйләшеп эчемне бушатаммы?..
- Мин тыңлап утырам, әни.
- Син “тыңлама,” өйлән!
- Мин риза, әни.
- Ә-ә?!
Карчык көтелмәгән җаваптан буыны йомшап, тизрәк утыру ягын карады.
- Мин риза, димен, әни. Өйләнергә икән, өйләнергә. Бүген кич урамга чыгам да: “Минем теләвем белән, шүкәнең әмере белән, чибәр килен, әниемнең каршына килеп бас!”- диярмен, яме. Хәер, сиңа чибәре түгел, икмәк пешерә белгәне кирәк бит әле.
- Әй юньсез, малай актыгы. Синең белән сөйләшкән мин тиле. Миндә шаяру кайгысымыни...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Безнең Авыл Хәлләре - 3
  • Части
  • Безнең Авыл Хәлләре - 1
    Общее количество слов 4729
    Общее количество уникальных слов составляет 2330
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Безнең Авыл Хәлләре - 2
    Общее количество слов 4700
    Общее количество уникальных слов составляет 2327
    38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Безнең Авыл Хәлләре - 3
    Общее количество слов 4676
    Общее количество уникальных слов составляет 2266
    37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Безнең Авыл Хәлләре - 4
    Общее количество слов 4140
    Общее количество уникальных слов составляет 2093
    39.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов