“дә” в толковом словаре – Татарский язык

- Min sineñ äbiyeñ yanına barıp kaytıym äle, minem anı küräsem kilä.
message-reply
Alar, yort eçendäge tavışnı işetep, öyge yögerep kerdälär
message-reply
кисәкчә
1) Үзеннән алда килгән сүзнең тәэсирен, мәгънәсен көчәйтү  максатында кулланыла, шул сүзгә басым ясауны белдерә. Аның өчен үтә җаваплы эш иде бу. Эш кенә дә түгел, сынау. Сынауның да ниндие әле. Р.Мөхәммәдиев. [Мирвәли:] Алпавытның да ниндие генә әле. Бер миллион  десятина җире бар. Т.Гыйззәт. Айгырның да ниндие әле: кеше талый торганы! Ш.Маннапов
2) Кабатлап әйтелгән исемнәр ара сында килеп, соклану хисе белән бел дерелгән тезмәдә басымны куәтли. Атлары да атлары, - канатлары гына юктыр. М.Хәбибуллин
3) Тиңдәш кисәкләрдән соң кабатла нып килеп, аларны үзара бәйләү белән бергә экспрессияне арттыра, мәгънәне көчәйтә төшә. Минем җаныем – бригадир, Күкрәгендә медале; Казанда да, Мәскәүдә дә Белмәгән юк инде аны. Җыр. Яныңда Зыя да юк, бакча да, нур да, чәчәкләр дә, теге чатыр эчендәге диңгез дә – берсе дә юк. Г.Ибраһимов
4) «Хәтта» мәгънәсен белдерә. Авыл башындагы куш наратка атлар да бит борылып карады. М.Галиев
5) Исемнәр янында ялгыз үзе генә килеп, «тагын», «шулай ук» мәгънәсен белдерә. Башкалар белән Җиһанша бабай да килгән иде. Г.Ибраһимов. Быел Шәмгун Сафасы да язны мыек чыккан егет кебек каршы алды. А.Шамов
6) Иярчен урын җөмлә хәбәреннән соң килеп, «шунда ук», «шуннан соң ук», «үтү белән» сүзләренә якын тиз лек, кинәтлек мәгънәләрен белдерә. Йортның эргәсе янында ятып торган Караборын, бу көтелмәгән шәһәр киемендәге кунакларны куркытырга теләп, урыныннан сикереп торды да, арка йоннарын торгызып, аларга ташланды. Һ.Такташ
7) Шарт фигыльләр составында килгәндә, кире шарт мәгънәсен бел
message-reply
теркәгеч
1) Гади һәм тезмә куш ма җөмләләрдә, тиңдәш җөмлә кисәк ләрен яки гади җөмләләрне теркәп, «аннан соң» мәгънәсендә кулланыла. Кесәләр тулгач, артык озак баш ватып тормыйча, пинжәгемне асфальтка җәеп куйдым да акчаны шунда ыргыта башладым. З.Мәхмүди. Паровоз берничә мәртәбә ахылдап куйды да  урыныннан кузгалды. Р.Ильяс
2) Сан, микъдар күләм, яшьне һ.б.ш. белдергән сүзләрне теркәп килә. Алты ай да җиде көн
3) Күп урынлы саннарның янәшә бу ыннарын теркәп килә. [Хәбибрахман:] Йөз, йөз ун, йөз егерме – булды бер сум да егерме тиен. Бусы өч тәңкә, барысы була... 
Ике, өч, дүрт сум да егерме тиен.
 Г.Камал. Шадра түти биш сум тиешле. Тешсез карчыктан бер сум да егерме биш тиен аласы. М.Галәү
4) Эш хәлнең тиз үтәлүен, җитез башкарылуын белдергән фигыль тез мәләрендәге сүзләрне теркәп килә. Дәресләр күпвакыт урамда, спорт мәйданчыгында үткәнлектән, пунктлап яза да куя: бару, фәлән-фәлән күнегүләр эшләү – шуның белән вәссәлам! Р.Ни замиев. Сикереп, кинәт ияргә басты, артына борылды... борылды да, күз ачып йомган арада, сөңгесен ераклаша барган җайдакка тондырды. Н.Фәттах 5) Тиңдәш кисәкләрне теркәп, чик ләүне белдерә. Һи-и, мин дә хатын бар дип яшәгән булам бит бу дөньяларда. Бөтен белгәне – бәлеш тә өчпочмак, кыстыбый да коймак, пылау да пилмән. Ф.Баттал
6) Фигыль кабатланып ясалган тез мәдә, шул ике фигыль арасында килеп, процессның дәвамчанлыгын белдерә. [Әбүзәр:] Әйе, исән, пленга эләккән. Харьков янындагы лагерьда ята икән. Егетнең тормышы авыр, ди… Анасы, мескен, башын да күтәрми, елый да елый… Г.Исхакый. Буран дулый да дулый, әти һаман юк. Г.Бәширов. Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Ә.Еники
7) Беренче сүзенә логик басым төш кән тезмәдә кабатлап әйтелгән фигыль ләрне теркәп, шөбһәсезлекне, ассы зыклап әйтүне белдерә. Ирләрне күрсә, Иблис кача да кача инде ул! Ф.Яхин 8) Ымлыкларны, ияртемнәрне кабат лап ясаган тезмәдә кулланылып, тиз лекне, эш хәлнең активлыгын белдерә. Һавада, выж да выж килеп, өзелгән колаклар, йолкынган чәчләр, сынык тешләр очып йөри башлады. З.Мәхмүди
9) Каршы кую бәйләнешендәге җөм лә кисәкләрен яки җөмләләрне теркәп, «ләкин», «карамастан» дигәнне белде рә. Һавада очарга яратсам да, мин – җир кызы. Шәһри Казан
10) Тезмәдә тиңдәш кисәкләрнең һәрберсеннән соң кабатланып, аларга басым ясый, ассызыклый; «һәм» функ циясен үти. Озын коридор да, бина эче дә ниндидер үзгәреш кичергән, ямьсезләнгән кебек тоелды аңа. Р.Фәизов. Ык аръягындагы 
яшел куаклар да, зәңгәрләнергә өлгермәгән күк тә әле төн шәүләсен саклыйлар.
 Ф.Садриев. Бер үк вакытта чибәр дә, акыллы да, тыйнак та, булдыклы да. Мәгърифәт
message-reply

ДА -ТА - ДƏ -ТƏ

1. кис. Үзе караган сүзгə басым ясауны белдерə [бик тə салкын].  Үзе караган сүзгə басым ясап, чиклəүне, аерып күрсəтүне белдерə [балыкның да ниндие!]. Соклану хисен белдергəн тезмəдə, кабатлап əйтелгəн исемнəр арасында килеп, басымны куəтли [аты да аты!]

2. кис. "Хəтта" мəгънəсен белдерə [үлем каршында да]

3. кис. "Нəкъ" мəгънəсен белдерə [шул гына кирəк тə]

4. кис. [иртəгə дə көн безнеке]

5. кис. [көн дə иртəн, кем дə үти ала]

6. кис. [оныттың да мы?]

7. кис. [менгəч тə күрерсең]

8. [батыр да гына егет, һай... ]

9. терк. [атны тугар да кер]. [ун яшь тə тугыз айлык]. [өч йөз дə унике]. [язам да бирəм]

10. терк. [теллəрендə күк тə йолдызлар]

11. терк. [килми дə килми]

12. [башкадан калмаганны моңа бара да бара инде ул]

13. [шалт та шолт ачылды]

14. терк. [əйтте дə үтəмəде]

15. терк. [ул да мин дə риза идек]

message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “дә” на Татарский язык – 1) Үзеннән алда килгән сүзнең тәэсирен...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "дә"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "дә".