“башка” в толковом словаре – Татарский язык

saz, sornay häm başka uyın korallarınıñ tavışın işetügä
message-reply
çönki alarnıñ Allası kebek kotkara aluçı başka ilah yuktır».
message-reply
сыйфат
1. 1) Бөтенләй икенче төрле; бу түгел. Ошамаса, башка көйләрне уйнарга өйрәтерсез. К.Нәҗми. Инде менә Сиваш – бөтенләй башка нәрсә. Г.Бәширов. Нәгыймнең башка кульязмасын кайдан табарсың икән, Мостафа? Ш.Камал. Татар халкының да, башка халыклар кебек үк, үзенең күптөрле милли ашлары бар. Татар халык ашлары

2) Аерылып торган, икенче төрле, үзгә, бүтән. Шәһәргә килгән кешеләр телен дә югалта башлый, аралашааралаша, русчага да, башка телгә дә күчәләр, катнаш гаиләләр коралар. Ф.Мөхәммәтшин. Күз ияргесез җитезлек белән башка киемнәрен киенде. М.Әмир. Сәнгатьлелек кимәле белән, ягъни иҗатның иң асыл күрсәткече җәһәтеннән, аның әсәрләре, башка күренекле роман, повесть, хикәяләребез кебек үк, дөнья классикасы дәрәҗә-

сендә язылганнар. Мирас

2. башкалар и. мәгънәдә, күпл. Бүтәннәр, икенчеләр, бүтән, икенче кешеләр. Үз гөнаһын башкалар өстенә аудару – иң мордар, иң әшәке кешеләрнең эше. Дәрдемәнд. Әнә Софья Павловна белән Сергей Павлович Шестериннар кул болгый, башкаларның да яулык, эшләпәләре чайкала. И.Низамов. Үзе тырыш кеше башкалардан да шуны таләп итә. Р.Яхина. Син башкалар әле әйтергә генә җыенган сүзне әйтергә тиеш. Казан утлары

3. рәв. мәгъ. 1) Аерым, үзе генә, ялгызы гына. Эт тапса – башка ашар, егет тапса – бергә ашар. Мәкаль

2) Аерымлы, икенче төрле; бөтенләй бүтән. Инде, кияү, ул вакытта сезнең коммунга язылган булсак, эш башка булыр иде. Һ.Такташ. Һәм хакыйкатән, бу яшь әсирнең ачык йөзе, нечкә бармаклары, әдәпле сүзе городской адәмгә башка иде. Ш.Мөхәммәдев. Ничектер, башкарак булып чыкты. Г.Ибраһимов
message-reply
бәйлек
Чыгыш килешендәге исем белән килеп, исемдә күрсәтелгән төшенчәне чикләүне белдерә; тыш, бүтән. Уяныр-уянмас, әнкәеңнең йөзенә карап көлүдән башка һич эшең юк. Дәрдемәнд. Аның гүзәллеген, эчке бер сөйкемлелеген, Ярмөхәмәттән башка, бер генә кеше белә иде – Альберт. Р.Батулла. Ник бу болай Шаярта икән мине? Шаяртырга миннән башка Егетләр беткәнмени?.. М.Җәлил. Бөтенләй дини сүз, гадәтләрдән башка күмделәр, кеше аз иде. Г.Ибраһимов
message-reply
-с.
1. Икенче төрле, үзгə, бүтəн; бу түгел 2. Аермалы, икенче төрле.
рəв. Аерым, үзе генə [эт тапса башка ашар, егет тапса бергə ашар] 3. бəйл.
[синнəн башка нишлəрмен]
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “башка” на Татарский язык – 1. 1) Бөтенләй икенче төрле; бу түгел. О...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "башка"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "башка".