“аны” в толковом словаре – Татарский язык

Häm şunduk anı kabıp ta yotkan.
message-reply
Anı hörmät itäseñ
message-reply
алмашлык
1. «Ул» зат алмашлыгының төшем килеш формасы: ул кешене, ул әйберне. Озак еллар буена аны, сугышта катнашкан, дип искә дә алмадылар. Б.Камалов. Бернинди ачу, бунтарьлык калмый, ә бары кызгану кала. Аны һәм үземне кызгану. М.Галиев. Бу егетне таныйсызмы? Ул яшь чагында сезнең авылда көтү көтте. Сез аны кыерсытмадыгызмы? М.Мәһдиев

2. кис. мәгънәдә, сөйл. 1) Хикәя фигыль белдергән эш-хәрәкәтнең тиешенчә башкарылып җитмәвенә ишарә итеп, шулай эшләргә яки шулай эшләмәскә кирәк иде, мәгънәсендә килә. – Сиздерергә кирәк аны, – диде Разия. А.Алиш. Шул кирәк сиңа, чапмыйлар аны. А.Галиева

2) Хикәя фигыльнең беренче зат күплек формасыннан соң килеп, нинди дә булса эш-хәлнең сөйләүче тарафыннан һич икеләнүсез һәм каршылыксыз башкарылуына ишарә итә. Менә бу каенның суы шундый тәмле! Хәзер агызып алабыз аны... Таңчулпан. Кирәк икән, эшлибез аны

3) «Иде» ярдәмче фигыленнән соң килеп, нәрсәгә дә булса карата шикшөбһәле уйларның раслануына ишарә итә. Ана мәче асрамагыз, дип әйткәннәр иде аны. Ә.Сафиуллин. – Кире борылып кайтырга туры килгәч, юлым уңмас инде, дип уйлап куйган идем аны, – диде [каенанасы]. А.Фәләх

Аны әйткән дә юк Контекстта аңлашылган нәрсә (кем) турында әйтеп торасы да юк, анысы болай да билгеле; нинди булса, шундый; ничек булса, шулай
message-reply
-"Ул" алмашлыгының төшем килеш формасы
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “аны” на Татарский язык – 1. «Ул» зат алмашлыгының төшем килеш фор...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "аны"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "аны".