Latin

Хөррият хакында

合計単語数は 111 です
一意の単語の合計数は 100 です
32.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
39.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
48.0 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
Кайда китте цензурлык,
Коллык, тарлык, ким-хурлык?
Артка карасак борлып,
Ерак анлар калдыя.
Тигез булды законда
Татар, урыс, япон да;
Ак алъяпкыч, зипун да
Там[1] азатлык алдыя.
Барча цензур ябылгач,
Дәрткә дәрман табылгач,
Кызыл кара ясаган
Кярханәләр[2] бөлдия.
Күп яшь егетләр үлде,
Мәетләр дөнья тулды,
Намнаре бакый булды
Та кыямәт тидия.
Шәкерт, студент — бары,
Дарга асылганнары, —
Сез бу арысланнары
Онытмагыз тидия.
Кызганмады малларын,
Корбан кыйлды җаннарын,
Җан биргәндә, шатланып,
Көлә-көлә үлдия.
Инде китте элгәре
Зынҗырланган[3] телләре,
Милләтнең былбыллары
Сайрап-сайрап тордыя.
Китте хәсрәт, әләмнәр[4],
Иркенләде каләмнәр;
Булсын күп-күп сәламнәр
Рухларына тидия.
Мәмнүн булсын[5] рухлары,
Изге булсын духлары;
Боларның ах-ухлары
Хөрриятне бирдия.
_________________
[1]Там — тулы.
[2]Кярханә — мастерская, завод-фабрика.
[3]Зынҗырланган — чылбырланган.
[4]Әләм — ачыну.
[5]Мәмнүн булу — шатлану.
タタール語文献の1テキストを読みました。