Latin

Солтаньяр - 42

合計単語数は 4302 です
一意の単語の合計数は 2107 です
39.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
55.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
63.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
- Йә, Фәйрүзә, малаеңны урлашырга кайчан өйрәттең, инде ничә көн иген ташый ул? - дип, бригадир Галинурның әнисенә каныкты.
- Юк, Зөбәеров агай, мин кушмадым, Аллам сакласын! Без аларны бөтенләй күрмәдек, - дип җаваплады коты очкан Фәйрүзә.
- Әйе, без аларны күрмәдек. Бала-чага бит, ач булгач түзмәгәннәр шул, харап итмә инде, зинһар, Зөбәеров абый, - дип ялвардылар башка колхозчылар.
Бригадир озак сүгенде. Озак шартлатты ул чыбыркысын халык өстендә. Аннары, малайларны ничек алып килгән булса, шулай ук кулларын күтәртеп кире авылга, амбарга куды. Чыбыркы сабы белән башларына төртә-төртә кесәләрендәге игенне бушаттырды.
Ә кояш кыздыра да кыздыра. Көн һаман дәвам итә. Мондый озын көнне бер кесә ашлыкны, мөгаен, кеше берүзе ашап бетерер иде. Ләкин аның бөртеге дә тамакка эләккәне юк. Зөбәеров кулыннан котылган малайлар урам буйлап сөйрәлә. Башлары июле. Курку өянәге уза башлагач күзләреннән яшь агып төште. Хурлыктан йөрәк яна. Ләкин барыбер ашыйсы килә, ачлыкны курку да, авырту да, гарьлек тә баса алмый.
- Их, - дип уфтанды иң нык арыган Назир, - безнең әтиләрнең берсе бригадир булса, болай кыланмас иде.
- Әйе шул, безнекеләр күрмәмешкә салыныр иде, - диде малайларның икенчесе. – Тик алар фронтта шул, немецларга каршы сугыша, ә Зөбәеров – безгә каршы.
31 март, 1997 йыл.

Бүре шәһәре
Рәшидә иртәнчәк куркыныч төшен исенә төшерә алмады. Төнлә сискәнеп уянып киткәндә сәгать дүртенче яртылар булгандыр. Йөрәктә шом иде. Чынга ашучы төш таң алдыннан гына була, дип, үзен тынычландырып, озак та үтми яңадан йоклап киткән иде. Шулай да бу төш куркынычтан хәбәр булды, ахры. Шуны иртән хәтерли алмады бит, йөрәге дә тыныч. Монысын да белә Рәшидә, димәк, бу үтеп кенә китә торган хәтәр, бәла-казасы күренми, үлем-китем булмаячак. Хәер, кем белә, юрый башласаң, һәр саташуны чынга алып була, ни пычагыма бу хакта пошаманланырга, әйтерсең, башка эш юк.
Йөрәк өянәгеннән тернәкләнеп кенә килгән, әле ике-өч көн генә аягөсте йөри башлаган ханым, күңел шикләрен әнә шулай куды да, сөбханалла, җиңел генә торып өй эшләренә тотынды. Тик хафалануы юкка булмаган икән, сәгать уникеләрдә өйдә телефон шылтырады. Аннан малаеның бик нык куркынган тавышы ишетелде.

Мәҗит кибеткә кергәндә урта яшьләрдәге бер ир сатучыдан ниндидер карточка сорап тора иде. Бәлки, берәр шикле адәм күзегезгә чалынгандыр, мин сезнең кибеткә баярак кергән идем, ул чакта карточкам кесәмдә иде, ди. Мәҗит, аңа-моңа игътибар итми, бу ирнең янына, сатучы каршынарак барып басты. Һәм хәйләсез, беркатлы авыл малае зур ялгышлык ясады. Сатучы хатын никтер аңа карап алды, шуны гына көткәндәй теге ир дә малайга борылды һәм күзләрендә куаныч катыш үчлек чаткылары ялтырады.
- Син алдыңмы? - диде ул катгый итеп.
- Нәрсәне? - диде үсмер аптырап.
- Карале, аңламаган була тагын. Кара син аны, оятсыз! - дип ул малайга кычкыра башлады. Тавышка кешеләр дә җыелып китте. Болар үзен байтак бәлтерәткәч кенә, үсмер егет ни булганын азрак төшенә башлады. Ир кеше үзенең пластик карточкасын югалткан икән. Мәҗитнең әле андый нәрсәне гомерендә күргәне юк иде, шуңа башта аңламый торды.
- Мин алмадым, - диде ул.
Ир белән сатучы допрос алуларын дәвам итте.
- Син бүген магазинга килгән идеңме?
- Килгән идем.
Ир кешенең кашлары өскә сикерде. Һәм ул, зур хакыйкать ачкан кеше кыяфәтенә кереп, халыкка мөрәҗәгать итте.
- Күрдегезме?!
- Күрдек, ишеттек, - диделәр тегеләр дә. – Монда шик тә юк, әлбәттә, ул алган. Кара, ничек куркып, курышып калды. Каракның бүреге яна шул.
Ир кешенең берничә дус-ише дә табылды. Алар Мәҗитне җилтерәтеп тулай торакка алып киттеләр. Янәсе, малай карточканы кайтарып яшереп куйган.
Бүлмәдәш егетләр “кунакларга” шуны сөйләде. Мәҗит чыннан да иртән кибеттән бераз ашамлык алып кайткан. Бүген ашарга әзерләргә аның чираты. Ләкин бераздан болар, гел бәрәңге ялыктырды, бүген әйбәт итеп аш пешер, ял көн бит, дип таләп куялар һәм Мәҗит кибеткә токмач алырга китә.
Кеше. Гаҗәп тә нәрсә соң ул. Кайчак юк кына максат өчен үзен корбан итә, батырлык ясый. Ә икенче тапкырында үзен ак күрсәтер өчен иптәшен пычракка батыра. Бу юлы нәкъ шулай булды. Ирләрнең Мәҗит турындагы сорашуларына алар сәер генә җавап бирде.
- Кем белсен инде аның нинди кеше икәнен. Без соңгы курста, ә ул башлап килде, икенче генә ай укый әле. Бу малайның эчендә ни барын без кайдан белик.
Тегеләр Мәҗитнең урын-җирен тентеп тормады. Нык итеп куркыттылар да, адрес биреп чыгып киттеләр. Янәсе, уйла да, акчаны тиз генә шунда китереп бирерсең. Дөнья күрмәгән, тумыштан куркаграк малай тәмам коелып төште. Аяк-куллары калтырый, башы тубал кебек, ак-караны аермас хәлдә. Аңа чыннан да авыр иде. Җиде яшендә машина астында калудан алган психик травма, күп тапкырлар наркоз алуы бүгенге куркуына кушылып малайны шок хәленә төшерде. Шактый вакыт өнсез утыргач, ул тын гына почтага юнәлде. Үз өенең телефон номерын авырлык белән хәтерли алды. Аның өзек-өзек сүзләреннән әнисе бик аз нәрсә аңлый алды.
- Нинди карточка? - дип сорады Рәшидә.
- Белмим, - диде улы.
Берничә минуттан гына хатын һушын җыя алды һәм Мәҗиткә шуны кабатлады:
- Курыкма. Мин алмадым, дип кенә тор. Бернинди язу да язма, мәҗбүр итсәләр дә, беркая кул куйма.

Малай почтадан кайтып керүгә теге ирнең дә вәкилләре килеп җитте. Шул арада югалган карточка буенча кемдер банктан биш мең сум акча алып киткән икән. Бу “кемдер”нең теге ирнең үз малае икәнен беркатлы Мәҗит кайдан белсен инде. Ә аны этә-төртә банкка алып килделәр. Андагы кассир каршына басып ачулы сорау бирделәр.
- Менә шул малаймы?!
- Төгәл генә әйтүе кыен. Ну, болай охшаган, курткасы шундый иде, - диде аңгыра хатын.
Янә бер әшәкелек эшләнде. Шул чагында Мәҗитнең аз гына тормыш тәҗрибәсе булса, чатнатып әйткән булыр иде: “Юриспруденциядә охшаган дигән билгеләмә юк, я ачык итеп ул алды дип әйтегез, я ул түгел, диегез,”- дияр иде. Юк шул, малай үзен яклый алмый. Гражданин түгел, бала-чага. Ә болары без сине милициягә илтеп бирәбез, акчаны биреп котыл, дип куркыта-куркыта янә тулай торак янына килделәр. Шунда кинәт болар тыныч телгә күчте һәм Мәҗитнең аңына да сыймаслык тәкъдим ясап ташладылар.
- Ярый, малай, чурт с тобой. Алайса, берәр меңен үзеңә калдыр да, дүрт меңне илтеп бир, яме! Сәгать бишенче яртыга өлгермәсәң, кара аны, без сине җир астыннан табарбыз.
Дәгъвачылар чыгып киткәч, шаңгырап калган иптәшләренә бүлмәдәш егетләр “акыллы” киңәш бирергә тотынды.
- Чыннан да, нигә шулкадәр карун булырга. Бер мең дә акча бит. Җитмәсә, күңелең тыныч, тегеләр башкача бәйләнми. Ә без бер меңгә күпме ашамлык алачакбыз. Уйлап кара!
Их, гарьлегеңнән кызлар кебек кычкырып кына елыйсы иде. Бәлки, җиңеләеп калыр идең. Ничек инде бергә яшәгән иптәшләре аны шундый кабәхәткә саный. Нишләп ул кеше акчасын алсын. Нишләп ул шундый җинаять эшләсен, ди.
Шулай да күңел бушатырга, ярдәм өмет итәргә әнисе бар икән. Тик ул йөрәк чирле бит. Ләкин... Ләкин аңа да сөйләмәгәч, ничек кенә түзмәк кирәк. Гарьлек. Әллә әнә шул каршыга килгән автобус астына гына ташланасымы?! Ни өчен? Ул бит әле яшәп тә өлгермәде. Кара, күпме кеше. Урам тулы халык. Алар әллә барысы да Мәҗиттән гөнаһсызракмы. Ләкин яшиләр. Ә нигә ул, нигә ул гына үләргә тиеш? Хурлык. Гөнаһ. Куркыныч. Йөрәк әрни, баш шаулый, күкрәктә таш сыман авырлык. Түзәрлек түгел. Нишлим соң? Тегеләр мине нык тукмарлар микән, бигрәк җаһил күзле бәндәләр бит. Үтереп үк куярлармы? Куркыныч! Үзем генә үлеп бу хәлдән котылыйммы? Алай да куркыта. Гарьлек. Гадел түгел бу. Менә бит, кешеләр йөри, алар яши, алар үлми. Уйларында да юк. Ә нигә мин үләргә тиеш? Нигә мин генә болай, нигә миңа, нигә мин...
Малайның уйлары тәмам буталды. Күз яшьләренә тыгылып ул тагы почтага килеп җитте. Бу юлы атасы Таһир үзе телефон янына йөгереп килде.
- Курыкма, Мәҗит, - диде ул. – Иң мөһиме, курыкма, яме! Эш милициягә барып җитсә, следователь сорау алыр, ул болай дияр: “Алмаган булсаң, исбат ит! Гаебең юк икән, исбатлап бир алайса!” Аларның гадәте шул. Тик син курыкма, кыю итеп болай дип әйт: “Кирәк булса, үзең исбатла. Бу - синең эшең. Мин алмадым. Шулай булгач, беләсем дә килми,”- диң. “Тегеләр” һаман да бәйләнсә, каты итеп аларга да әйт. Туктамасагыз, акча таптырып эзәрлекләвегез өчен судка бирәм, диң. Аңладыңмы, балам!
Таһирның сүзләре Мәҗиткә дә, Рәшидәгә дә аз булса да җиңеллек китерде, шикелле. Менә бит ир кешенең гаиләдәге башлык роле. Мәҗитнең хәле җиңеләя төште, күз яшьләре аша беренче кояш нуры күрде ул. Башына тәүге өметле уй килде. “әллә үлмәскә дә мөмкинме икән?” “Мин үлмәсәм дә буламы әллә?” Яшүсмергә кайдадыр якында гына элекке кайгысыз тормыш, бәхет бар шикелле тоелды. Аны ничек тә ныграк, ышанычлырак тоясы килде. Ләкин бәхетне тотып карап булмый. Шулай да котылуның, ягъни тагы да яшәргә мөмкинлек барлыгын күңеле сизә башлаган иде инде. Бераздан Мәҗит үз акылы белән шуңа да төшенде: бәхетсезлек ул үтеп китә бит. Яхшылап кара син, урам тулы кеше йөри, аларның тормышы гел шатлыкмы, аларның берсе дә бәла күрми яшиме?
Йа Хода, барысы да үтеп китәр. Барысы да көйләнер. Бәлки, бу хурлык та онытылыр. Тик тегеләр генә үтрмәсен иде.

Кооперация техникумында дәрес бара. Лекция темасы: “Кулакчасыз исәп-хисап ясау ысуллары.” Шулар арасында укучылар, әлбәттә, пластик карточка белән дә танышты. Ә Мәҗит утырган урын буш. Хурланудан һәм куркуыннан укуын ташлады. Пластик карточканың нинди булганын ул әле дә белми. Ләкин ул шәһәрдә берничә ай яшәү дәверендә кешеләрнең нинди әшәке нәрсә икәнен белде. Шуңа да аларга нәфрәт һәм җирәнү тойгысы йөрәгендә гомергә эремәс таш булып катты.
Бүре шәһәрендә исә урта яшьләрдәге ир чираттагы корбанын эзли иде...
5 ноябрь, 2003 ел.

Милләтче
- Беләсеңме, безнең мәхәббәт, ничек дип әйтим, яшь-җилкенчәкнең сөям дип пырдымсызлануы түгел, ә чын, өлгергән мәхәббәт, ирем мине үтерә язып тукмап ташлаганнан соң башланды. Ну ярды ул мине!.. Җан һәм тән әрнүеннән почмакка үрмәләр идем, ләкин ирем ирек бирми, киң диванга аркылы тәгәрәтеп каеш белән ярды. Йа Хода, нәкъ бандит шикелле. Искә төшергәндә әле булса аркам буйлап салкын йөгерә.
- Кит әле, син нәрсә сөйлисең?! Ничек инде ул тукмалганнан соң ярату була? Аннары, Төхбәтулла андый кешегә охшамаган.
- И-и, Гөлкәй, син ирләрне аңлап җиткермисең, шикелле. Алар безнең сыман кабык сугып чәүкә очырмыйлар, түзәләр-түзәләр дә бер шартлап куялар. Шул чагында чыдап кына тор!
- Сөмбел, син мине гаҗәпкә калдырдың. Ярый, бу хакта мин уйлармын әле. Тик, кыенга алмасаң, шуны да сорыйсы килә: нишләп, ни өчен ул сиңа кул күтәрде?
- Кул күтәрде, дисеңме? Алайса син хәтта чирегенең чиреген дә күз алдыңа китерә алмагансың икән, иптәшкәем. “Кул күтәрде” имеш. Ха! Бик җиңел әйттең.
- Йә, йә.
- Нәрсә әйтим инде. Бер дә юктан! Зур бәла кечкенә сәбәптән килеп чыга икән. Төхбәтулла миңа тимәкче булган иде, минем, ахры, бераз киреләнеп торган чагым булдымы, нәрсәдер ошамады аңа. Тик син дөрес аңла, Гөлфиназ, тиктомалга кыйнамады ул мине. Бу бары тик аның түземлеген таштыручы соңгы тамчы булгандыр инде. Каеш алып килде дә искәрмәстән тотынды мине каезларга. Башта гаҗәпләнүдән һушымны җуя яздым әле – ирем миңа гомердә дә сукканы юк иде бит. Төшемме, өнемме дип торам. Тик яндырып-яндырып каеш сыдыруы өнем икәнен бик тиз зиһенемә җиткерде.
Син күз алдыңа килтер: мин бит шәп-шәрә килеш диванда ятам, ә ирем каерылып торып каеш белән сыдыра. Суккан саен тәнемдә ут кебек кызыл тасма янып кала. Мин, сакланмакчы булып, кулларымны каршы куеп карыйм - каеш аркага төшә. Мин аякларымны күтәрәм – каеш башка эләгә. Аркама инде йөз кат сыптырылгандыр – ачы әрнү үзәккә үтә, чыдарык кына түгел, ләкин аркамны сакламакчы булып боргаланган идем, каеш күкрәккә сызгырып төште. Имчәкләремне үтмәс пычак белән ярып җибәрделәрмени. Шул авыртуның бер мыскалын гына кичерсәң дә үрле-кырлы сикерер идең син, ахирәткәем.
- Соң син ничек түздең?
- Түздем дип, түзмәдем мин. Ләкин шундый хәл иде, торалмыйм, кычкыра алмыйм, авыртудан тыным куырылып бар гәүдәм параличланып калган. Һич торып йөгерерлек әмәл юк. Ә каеш һаман һава ярып миңа төшә тора, төшә тора, туктар чамасы да күренми. Шул уңайга ирем нәрсәдер әйтә имеш, чак башыма барып җитте. Сыдырган саен: “Бүтән бәхәсләшмә, башкача тискәреләнмә, мин сиңа ирме-түгелме?!”- ди икән. Аңлыйм, җавап бирергә кирәк, тизрәк тынычландырырга кирәк. Югыйсә үләм бит. Ә мин юләр тинтерәгән баштан юньсезрәк сүз әйттем, шикелле. “Син әле шулаймы!”- дип Төхбәт кызды да китте. Икеләтә шәбрәк тотынды бу мине каезларга, кулындагы каеш әйләнеп кенә тора.
- Ай, Сөмбел, минем башка сыймый бу хәл, тукта.
- Сыймас шул. Күпме вакыт үткәндер, вакыт чамаларлык хәлдә түгел идем, туктап калды бу. Күрәм, каешын ике куллап кысып тоткан – мин аз гына ризасызлык белдерсәм дә буарга җыена. Үзе тып-тыныч. Мин дә түздем. Азак, сак кына торып, душ астына кереп бастым.
Икенче көнне Төхбәтулла миңа елмаеп көр тавыш белән эндәшә. Мин дә шулай яратып җавап бирдем. Ә кич, чишенеп, ирем янына барып яттым һәм гомеремдә беренче кат аны үзем башлап яраттым.
Төхбәт өйдә юк чагында, шыр ялангач калып, көзге каршына бастым. Арт ягым җилкәмнән чәндеремә кадәр күмердәй кара иде. Озак йөрдем мин шулай ярым негр булып. Менә шуннан бирле без бер-беребезне яратып, “аһ” итеп торабыз. Мин шуны аңладым: ирләр белән шаярырга ярамый, аларны санга сукмау гөнаһ. Юкка гына хатын-кыз элек заман ир хакы дип яшәмәгән. Өйдә ир хуҗа булырга тиеш. Ә хатын кеше вазыйфасы – үз иренә хезмәт итү, аның өчен яшәү. Шул чагында ир заты синең кадереңне беләчәк һәм әҗерен унлата яхшылык белән кайтарачак. Бәхетле хатын ул: “!зем баш, үзем түш,”- түгел, ә ир хатыны.
- Белмим, - диде тын гына Гөлфиназ. – Башка сыярлык эш түгел бу. Мин үзем шундый хәлгә тарысам, яшәмәс идем. Аерылыр идем.
- Дөрес түгел. Уртак бәла кичергән кешеләр тату була. Төхбәйнең мине тукмавы – түземлеге бетүдән. Мин бит аны бик санга сукмадым шул. Әнә шул тәрбия максатында, мине үзе теләгән хатын кыяфәтенә кертү теләгеннән алгандыр инде ул кулына каешын. Син шуңа игътибар ит, Гөлфиназ. Ул бит миңа йодрыгы белән сукмады, кулы белән тукмаса имгәтеп беткән булыр иде. Моннан соң мин чыннан да үзгәргән кебек булдым. Хәзер без бер-беребезне күз карашыбыздан аңлап, бер йөрәк, бер күңел булып яшибез. Терелеп китү өчен бер ачы дару йоту кирәк булгандыр инде, дип уйлыйм мин.
Ханымнар бермәлгә тынып калды. Гөлфиназ белән Миясарның район үзәгенә килеп күрше йорттан гына квартир алулары Сөмбел өчен бик кулай булып чыкты, менә шулай эчең бушанганчы сөйләшүең ни тора. Кыз чактан ук ахирәтләр бит алар. Гөлфиназ белән Миясар, Сөмбел белән Тәхбәтулла бер вакыттарак табышып, аллы-артлы өйләнешеп тә куйган иделәр. Менә бит, Төхбәт белән танышкан көн Сөмбелнең әле дә күз алдында. Гөлфиназларга кунакка баргач, алар авылында очратты ул үзенең булачак ирен. Бу болай булган иде.

Гармунчы өздереп “Зөлһиҗҗә” көен уйнап җибәрде. Мондый көйгә танцевать итеп булмый инде, клубтагы кызлар, егетләр тын калды. Бу тынлыкны бозучы бер Гөлфиназ булгандыр, ул Сөмбелнең колагына: “Хәзер кайтабыз, миннән калышма!”- дип пышылдады.
Ә егет уйнавын белә. Башын кыңгыр салган да, гармунын тарта. Вакыт-вакыт ул башын аеруча түбән сала, гүя үз гармунын үзе тыңлыймыни. Ә моң агыла да агыла. Күздән яшь чыгарырдай сагышлы аккордлар берчә көчәеп китеп стеналарга бәрелә, тоткын ярсуы белән ирек даулый. Берчә ул сүнеп барган шәм шикелле талгын гына яңгырый, түбән тембрларда йөрәк хисләрен бәветә. Бу җырда күпме аһәң, оран, яшәү көче! Һәм күпме сагыш-хәсрәт, чарасызлык, язмыш басуы, сагыну җәфасы!
Ничектер Сөмбел бу моңга бирелеп, тирә-ягында ни барын онытып, гармунчы егеткә карап каткан. Менә халкыбызның гасырлар төпкеленнән килгән авазы үлемечле яра алган кыр казыдай бер каңгылдап алды да, кайтаваз шикелле тоныкланып тына башлады. Ниһаять, гармун күреге хәрәкәтсез калды. Берничә мизгел клуб эче өнсез калып торды. Шуннан кызлар, команда бирелгәндәй, дәррәү кузгалып ишеккә ташландылар. Сөмбел аны-моны уйламый иде, ләкин Гөлфиназ аны нык итеп беләгеннән тартты.
Кызлар, караңгыда абынырбыз дип тә уйламый, йөгерешергә үк керештеләр. Сөмбел белән Гөлфиназ гына түгел, башкалар да шул ук хәлдә иделәр. Менә ике кыз Гөлфиназларның капка төбенә килеп җитте.
- Син кер, Сөмбел, - диде Гөлфиназ, - ә мин бераз һава сулыйм әле.
Сөмбел карышмады. Кызык та инде авыл кызлары. Башта, итәкләренә эт ияргәндәй, өйләренә карап чабалар. Инде өйләренә җиткәч, туктап калып егетләрен көтеп алалар. Нишләсен соң кыз бала, әдәп тә сакларга кирәк, мәхәббәттән сусаган йөрәгең шартлардай булып типкәндә сөйгәнеңне күрми торуы да читен. Аннары, бик ялындырсаң, саламга сөялеп тә калуың бар.
Гөлфиназ насыйбын озак көтмәде. Тик бу юлы урам карасында ике егет шәүләсе күренде. Берсе Төхбәтулла булып чыкты, кунак кыз Сөмбел артыннан килгән.
- Ул йокларга ятты инде, бар, кайт. Иртәгә әйтермен, риза булса, чыгар, - диде аңа Гөлфиназ.
Икенче көнне Сөмбел гармунчы егетне күз уңыннан ычкындырмады. Сәбәбе бар шул: кичә ул бит арттан килгән. Ни өчен бу авылда егетләр кызларны култыклап озатып куймый, инде танышкан булырлар иде.
Кыз һәр танцыга диярлек чыкты. Тик егет утырган җиреннән кузгалмады. Бермәлне ул, гармунын иптәшенә биреп, үзе бераз ял итеп алса да, танцыга чыкмады, кызлар әйләнгәнен тын гына карап утырды. Бу хәл Сөмбелнең мин-минлегенә тиде, әсәрләндерде: карачы нинди эре кылана! Йә, бер танцыга чакырса, әйләнеп алсалар ни була. Күңел салырлык егетме, түгелме, азрак чамаларга булыр иде. Болай карап торуга начар түгел шикелле, тик эче тышына туры килә микән?..
Төхбәтулла тагын да бераз уйнагач, якындарак утырган берничә егет бер-берсенә карашып ымлашып алдылар. Бу юлы Сөмбел дә аңлап алды: димәк, кичә ахырына якынлашты. Клуб эчендә сөйләшү-тавыш та тыныбрак калды. Әә егет иңбашындагы каешларын рәтләп, җайлабрак утырып алды да, акрын гына гармунын тартып җибәрде. Залда янә борынгы, салмак, озын көй яңгырады. Дөрес, бүген икенче көй. Ләкин тагын да шундый ук хисле, беръюлы җырлыйсын да, җылыйсын да китерә торган илаһи аһәң. Гүя бу гармун түгел, ә җан авазы үзе әрни, өзгәләнә, даулый һәм ялвара, сөя һәм сагышлана, оча һәм үлә иде. Йа Хода, олы кешеләр моны ничек тыңлыйдыр, дип уйлап куйды Сөмбел, ә үзе хисләнеп егеткә карады: “Моңлы бала бәхетсез була, диләр, бирсен Раббым бу егеткә бәхет. Ул аңа лаек.”

Бу көннәрдән соң егерме биш еллап вакыт үткән. Төхбәт тә инде хәзер ялбыр чәчле егет түгел, ә пеләшләнә башлаган башына түбәтәй киеп алган, адым саен “Алла боерса”сын кабатлаучы өлкәнәеп баручы ир. Аның шул диндарлыгы Сөмбелгә ошап та бетми, шикелле. Ахры шуңа да ул, тын өйдә утырганчы, буш вакытын дус-ишләре арасында уздыруны хуп күрде.
Төхбәтулланың иманга тартылуы юктан гына булмагандыр. Ул күптән, хәтта балачактан ук үзенә хәрәм килешмәгәнен яхшы белә иде. Аз гына да алдашырга ярамый – шундук тотыла. Урлашканы гомумән булмады. Аннары артык мавыгып уйнарга яратуы белән аерылып тора иде. Тик ул монда да тиешлесен ала килде. Күл өстендә озак уйнаса, боз ишелеп суга төште. Агач башында миләш яки шомырт күп сындырса, ботак сынып җиргә очты. Мондый хәлләр ахыр чиктә Төхбәткә үзенең ниндидер үзгә, сәеррәк кеше булуын зиһененә сеңдерде. Инде үсеп җитеп шофер булып эшли башлагач та хәрәм табыш килешми иде аңа. Юлда берәр пассажир акча биреп китсә, икенче көнне үк өйдә йә бернәрсә ватыла, яисә кем булса да чирләп куя. Ничә генә тапкыр сынап карамасын, юк, болай гына үтеп китми. Ахырда ул юлаучылардан акча алмый башлады. Ирексезләп бирергә тырышучы булса: “Мин сезгә таксист түгел!”- дип кенә җибәрә иде.
Мөгаен, игелеге өчен фәрештәләр саклагандыр аны. Бермәлне зур тизлектә килүче “Жигули” кинәт каршыга чыкты. Төхбәт “ә” дигәнче рульне уңга борып җибәрде һәм машина капланып куйды.
Изелгән кабинадан чыгалмый ятты ул. Үлемем шул дип уйлады, чөнки машинага менә-менә ут кабар төсле иде, ә кизәнеп тәрәзәгә сугарлык әмәл юк, изелгән кабинада кыбырдарлык та урын калмаган. Ярый үтеп баручылар тартып алдылар.
Шуннан соң Төхбәт беренче мәртәбә мәчеткә хәер кертте. Исән калу шатлыгыннан. Мулла тиз генә чыгарып җибәрмәде аны, иң мөһим йолаларны үтәү тәртибен өйрәтте, укырга китап бирде. Төхбәткә бу сөйләшү, мәчеткә бару күңелен пакъләп, тынычлык, рух күтәренкелеге өстәп чыгаргандай тоелды һәм ул монда тагын килергә булды. Уйлавын уйлады да, тормыш мәшәкатьләренә күмелеп, башкача бара алмады. Шулай инде ул: бәла килсә бәндә “Алла” ди, ә тормышы имин генә барса, мин аннан башка да яши алам, ди. Төхбәткә ниятен үтәмәве турында искәртү булмады микән – көтмәгәндә улы салкын тидереп егылды. Үпкәсе шеште. Хәл авыр иде. Өсләренә куркыныч килеп баскач, ни эшлисең, Төхбәтулла да: “Ходаем! улымны гына терелт. Бар нәрсәмне дә бирергә ризамын, тик улымны гына терелт, зинһар!”- дип кабатлады. Шуны гына көткәндәй, икенче көнне иртән малаеның температурасы сизелерлек төшкән иде.
Юк, бу юлы Төхбәтулла вәгъдәсен бозмады, мәчеткә мул гына хәер кертеп бирде. Моннан ары хәер илтеп тә, вәгазь тыңлар өчен дә манаралы йортка еш йөри башлады ул.
Сөмбел белән Төхбәт арасындагы кара җил беренче тапкыр шул мизгелдә йөгереп узды, шикелле. Ничектер сөйләшкән арада Сөмбел синең улларың дигән иде, ире дорфа гына: “Кайда соң ул минем улларым, миңа “әти” дигән кеше юк! ”- дип куйды. Шулай, үзе дә сизмәстән, озак еллар буена күңелендә җыелып килгән ризасызлыгын ачып салды Төхбәт.
“Папа” дигән сүз аның йөрәк кылларына кагылмый, битараф калдыра иде шул. Ниндидер ят, аңлашылмаган сүз кебек кенә. Ул үзенә “әти” дип эндәшүне ишетер өчен әлләни бирер иде дә бит...
Малайлары бәләкәй чагында ул аларга “улым” дип дәшкәли иде. Ә алары үсә төшеп бөтенләй русча гына сөйләшә башлагач, алай әйтергә ничектер күңеле тартмады. Яратып әйтелгән, күңелеңнән чыккан сүзне ваклау, кимсетү кебек бит. “Урыс” баласына ничек итеп “улым” диясең. Ә сынок дип эндәшү чеп-чи маңкортлык булыр иде.
Киштә-киштә китаплар. Төхбәтулланың гомере буе кадерләп җыйган хәзинәсе алар. Араларында әле укылмаганнары да бар. Дөнья мәшәкате баса, вакыт тар. Ә кич булса, телевизордан кино, анысын да карыйсы килә. Бу китапларны кем укыр?
Тәхбәтулла үзе дә каләм тибрәтә. Шигырьләр җыентыгы басылып чыгарга тора. Тик гомер буе китап-журнал укыган кешенең күңеле хафалы. Ул күрә – китап сөючеләр акрынлап кими бара. Чөнки авылларда халык бик аз калды, яшьләр юк диярлек. Булганы шешәгә мөкиббән... ә бит гомер бакый авыл кешесе китап укыган, белемгә тартылган, язучы, галим, рәссам, музыкантлар авыл балалары түгелме? Гарьлеге ни тора, үзең язган китапны үз балаларың укымасын әле! Телебезне, денебезне саклагыз! дип кеше балаларына оран сал, ә үз балаларыңны урыс итеп үстер, имеш. Шуннан да ныграк җан өзгеч нәрсә булуы мөмкин.
Сөмбел бозды эшне. Янәсе, русчага өйрәнсеннәр, укырга җиңел булыр, кеше арасында надан татар булып йөрмәсеннәр! Инде менә хәзер утыр да үз өеңдә үз балаларың белән чит телдә сөйләш имеш.
Татар дигәннән, саф татар да түгел аның балалары, Сөмбел үзе башкорт бит. Төхбәт шуңа игътибар итте: хатынының дүрт-биш ахирәте чын башкортлар. Шуларның ник бер баласы башкортча сөйләшсен. Исемнәре дә Руслан да Валерий. Башкорт гәзитендәге тарихи мәкаләдә: “Татарлар башкорт балаларын ирексезләп үз телләрендә укытканнар,”- дигән сүзләрне укыгач, Төхбәтнең ачуы килде. Соң укыт иде алайса үз балаңны үзең теләгән телдә. Бабаларыбызны укымышлы иткәннәр диясе урынга – гаеп. Ә менә бу башкорт хатыннарының балалары гел русча сөйләшүендә кем гаепле? Тагын татармы?
Соңгы сорау Төхбәтне уйга калдырды. Тукта, ул татар бит, ә нигә соң аның үз балалары урыс? Нигә ул вакытында хатынын җиңә алмады? Гаиләдә кайчан хатын баш, ир ишәк булып калды?
Мондый уйлар Төхбәтуллны елдан-ел ныграк борчый барып, борчылудан җан җәфасына әйләнде. Юк-юк дисәң дә күңелендәгесе тышка чыгып куя иде. Балаларының урыска әйләнүе җитмәгән, Сөмбел үзе дә иренә илтифат күрсәтмәде. Кайвакыт эштән бик соң кайта, сорасаң, ревизия булды, ди. Үзеннән аракы исе аңкый. Төхбәтнең исә иң күрәлмәгәне ялган. Ни өчен кирәксез ялган белән хатыны үз өстенә гөнаһ җыя?
Сөмбел бик гади, игелекле хатын булып чыкты. Кеше өчен җан атып тора. Шуңа да вакыты җитми. Кемнең ире сугыша шунда йөгереп бара, тегене үгетләп, көйләп, үз ире йокларга яткач кына кайтып керә. Берсенә обой ябыштырыша, икенчесенә өй юыша, бәбәй мунчасы яга. Һәм башкалар, һәм башкалар...
Җиде көнле атнаның бер кичен Төхбәтулла хатыны белән өйдә тыныч кына үткәрде микән? Гомер эчендә алар ир белән хатын булып ничә тапкыр бергә утырып чәй эчтеләр? Ач корсакка ялгыз түшәккә барып ята иде ул. Әә инде хаерһак килеп, Сөмбеле өйдә булса, теңкәгә тигән бер җавап: “Тимә, бүген мин арыганмын.”
Төхбәт үзенең юаш, мәмәй, юньсез икәнен йөз проценты белән таный. Тик Сөмбелгә ул ни күзенең агы белән карый, ни тавышын күтәрә алмый. Хәер, баштагы елларда ул әле аны-моны уйламады, бала беркатлылыгы белән дөнья шулайдыр дип яши бирде. Тик аңына тормыш тәҗрибәсе керә башлагач шуны белде: барлык хатыннар да андый түгел, ирләрен яраткан, үзләре теләп кочакка керүчеләр дә җитәрлек икән. Көтте Төхбәтулла, көтте. Бәлки, балалар зураер да, Сөмбелгә мәшәкать азаер, вакыты булыр, бәлки, олыгая төшеп, кешегә йөрүдән туктар, аракылы мәҗлесләрдән баш тартыр. Тегеләй булыр, болай булыр.
Булмады. Үзгәрмәде Сөмбел. Гомеренең заяга үтүен аңлагач, иң мөһиме, инде хәлне төзәтеп булмаячагын күргәч, Төхбәтулланың җаны кара көйде. Еллар буена утыра килеп инде таш булып каткан рәнҗү йөретте ул күңелендә. Тик Сөмбелдә генә иренең нәрсә уйлавы, ничек яшәве турында кызыксыну билгесе күренмәде. Ире әллә бар, әллә юк. Аның “мин” дип сөйләшүе дә Төхбәтне шаккатыра иде. “Мин тегендә барам, мин бу әйбер сатып алам, мин отпускага авылга кайтам...” Ник ичмаса бер тапкыр: “әйдә, без шулай эшлик әле!”- дип иренә эндәшеп карасын.
Берзаман Төхбәтнең эшендә күңелсезлекләр башланды. Автоколоннага эш юк, водительләр күп вакытны тик тора. Атналап-атналап ирексезләп ял бирәләр. Ә өйдә утырган ирнең көе китә икән, эшсезлектән җаны бәргәләнә, аз гына күңелсезлектән дә күтәрелеп бәрелә. Нәкъ әнә шундый көннәрнең берсендә камыр кисмәге кебек өнсез Төхбәт кулына каеш алды. Гомер буе тулышып килгән шеш, ниһать, тишелде.

Сөмбелне кыйнаганнан соң Төхбәтнең кулына гармун алганы юк иде әле. Ә бүген ничектер көн буена уйныйсы килеп тик торды, хәтта бармаклары кыжмырдап куйгандай була. Менә кич җитте, көндезге ыгы-зыгы тәмам, дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп торып, күңелне моңга сугарырга да мөмкин.
Төхбәт кулына шактый иске гармунын алды. Аның яраткан көйләре “Су буенда,” “Шахта,” “Ишкәкче карт җыры,” “Рамай.” Аларны ул еш кына уйный иде. Ә бүген ничектер колагында башкорт халык җыры “Зөлхиҗҗә” ишетелгәндәй булып тора. Күрәсең, иң яратканы шулдыр. Ялгызларның күңелләрен бер үк моңнар монсулатадыр инде.
Төхбәтулла гармунын алып утыруга, каршысына тавышсыз гына Сөмбел дә килеп урнашты. Өйдә тынлык. Акрын гына, шул тынлыкны өркетми генә Төхбәт гармун күрекләрен киереп җибәрде, бүлмәне борынгы көй белән тутырды. Бу көй бер үк вакытта җырлый да, җылый да кебек. Төхбәтулла кайчагында үзе дә җырлап җибәрә торган иде, ә бу юлы күңеле ничектер басалкы, ифрат тыныч калды. Шуңа да ул үз моңына үзе кушыласы килмәде. Бар хисен гармунына тапшырды.
Ә моң агыла да агыла. Берчә ул басларда тибрәлеп тынып калгандай була, берчә киң елга дулкыныдай иркенәеп агып китә, берчә ялгыз кыр казыдай тетрәндергеч сагыш белән күкләр яңгыратып кычкырмакчы булгандай тоела. Сөмбелнең күзләре яшьле. “Их, Төхбәтулла, мин бит синең кадереңне белмәдем. Бер күңел, бер йөрәк булып берегеп яши белмәдем мин синең белән. Юк-бар артыннан йөреп үз оямны бәхетле итмәдем, шикелле. Ярый, моннан ары болай булмас. Ишетәсеңме, Төхбәткәем? Моннан ары син уйнарсың, мин кушылып җырлармын, яме. Уйна, бәгърем, уйна. Калган гомеребез әнә шулай бер-беребезне аңлап, җаныбызда мәхәббәт асрап кына узса иде.”
Тик шушы вакытта да, соңрак, ахирәте Гөлфиназга сөйләп утырганда да Сөмбел киләчәкне белми иде әле. Аның теләкләре тормышка ашмый калды. Үз бәхетеннән үзе баш тарткан кешегә Ходай да көчләп бирми, күрәсең. Кыскасы, Төхбәтулланың хатынына кул күтәрүен Тәңребез ярлыкамады, шикелле. Язгы бозлавык юлда машинасы белән ауды Төхбәт. Бу юлы исән котыла алмады. Дәваханәгә кобарасы очып килеп җиткән Сөмбелгә табиблар: “Баш мие шешүен туктата алмыйбыз. Берничә сәгать гомере калды,”- диделәр.
- Төхбәтулла җаныем! Кичер мине, зинһар. Үзең беләсең гаебем нидә икәнен. Башыма рәнҗү-нәфрәт йөкмәп калдырма, - диде Сөмбел, яшьле күзләре белән иренә карап.
- Булмый, Сөмбел. Синең миңа юньле хатын була белмәвең бер хәл, ә менә балаларны урыс итүеңә гафу юк. Чөнки минем дөньяда яшәвем заяга булды. Үземнән соң рухым, денем, телем калмый.
- Төхбәт?!
- Юк, Сөмбел. Юк! Минем рәнҗүем исән чакта гына басылып яткан икән, ә бүген ул минем җанымны яндыра. Сиңа гафу юк. Син мәңге тәмугъ утында яна торган кеше. Минем теләгем шул...

タタール語文献の1テキストを読みました。
次へ - Солтаньяр - 43
  • パーツ
  • Солтаньяр - 01
    合計単語数は 4079 です
    一意の単語の合計数は 2158 です
    36.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    52.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    60.3 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 02
    合計単語数は 4186 です
    一意の単語の合計数は 2196 です
    36.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    51.4 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    59.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 03
    合計単語数は 4229 です
    一意の単語の合計数は 2132 です
    38.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.8 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 04
    合計単語数は 4193 です
    一意の単語の合計数は 2207 です
    37.6 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    52.4 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    60.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 05
    合計単語数は 4116 です
    一意の単語の合計数は 2115 です
    38.1 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    52.6 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 06
    合計単語数は 4196 です
    一意の単語の合計数は 2194 です
    37.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 07
    合計単語数は 4281 です
    一意の単語の合計数は 2122 です
    38.6 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.0 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 08
    合計単語数は 4276 です
    一意の単語の合計数は 2084 です
    37.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    52.7 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 09
    合計単語数は 4236 です
    一意の単語の合計数は 2191 です
    37.2 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    52.6 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.5 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 10
    合計単語数は 4298 です
    一意の単語の合計数は 2195 です
    38.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.6 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 11
    合計単語数は 4133 です
    一意の単語の合計数は 2174 です
    36.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    51.2 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    59.2 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 12
    合計単語数は 4276 です
    一意の単語の合計数は 2127 です
    37.6 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 13
    合計単語数は 4208 です
    一意の単語の合計数は 2119 です
    38.6 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.7 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.0 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 14
    合計単語数は 4150 です
    一意の単語の合計数は 2172 です
    37.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    50.8 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    58.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 15
    合計単語数は 3909 です
    一意の単語の合計数は 2111 です
    37.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    51.7 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    59.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 16
    合計単語数は 4129 です
    一意の単語の合計数は 2170 です
    37.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    60.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 17
    合計単語数は 4204 です
    一意の単語の合計数は 2115 です
    40.1 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    56.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    64.0 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 18
    合計単語数は 4277 です
    一意の単語の合計数は 2052 です
    38.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 19
    合計単語数は 4212 です
    一意の単語の合計数は 2114 です
    36.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    51.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    60.2 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 20
    合計単語数は 4260 です
    一意の単語の合計数は 2104 です
    38.8 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 21
    合計単語数は 4214 です
    一意の単語の合計数は 2116 です
    39.1 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.7 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.3 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 22
    合計単語数は 4122 です
    一意の単語の合計数は 2188 です
    36.6 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    51.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    59.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 23
    合計単語数は 4213 です
    一意の単語の合計数は 2088 です
    39.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.2 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 24
    合計単語数は 4246 です
    一意の単語の合計数は 2107 です
    38.9 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 25
    合計単語数は 4168 です
    一意の単語の合計数は 2154 です
    37.7 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    52.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    60.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 26
    合計単語数は 4294 です
    一意の単語の合計数は 2096 です
    39.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 27
    合計単語数は 4221 です
    一意の単語の合計数は 2108 です
    37.7 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    52.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    60.6 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 28
    合計単語数は 4242 です
    一意の単語の合計数は 2171 です
    39.9 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    55.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    63.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 29
    合計単語数は 4175 です
    一意の単語の合計数は 2145 です
    38.1 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 30
    合計単語数は 4267 です
    一意の単語の合計数は 2033 です
    39.1 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.8 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.2 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 31
    合計単語数は 4221 です
    一意の単語の合計数は 2002 です
    39.2 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 32
    合計単語数は 4234 です
    一意の単語の合計数は 2081 です
    40.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.7 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.2 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 33
    合計単語数は 3961 です
    一意の単語の合計数は 2172 です
    36.2 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    51.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    60.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 34
    合計単語数は 4207 です
    一意の単語の合計数は 2142 です
    38.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    52.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    60.5 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 35
    合計単語数は 4283 です
    一意の単語の合計数は 2145 です
    39.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    55.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.6 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 36
    合計単語数は 4241 です
    一意の単語の合計数は 2120 です
    37.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    52.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    59.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 37
    合計単語数は 4298 です
    一意の単語の合計数は 2173 です
    39.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    63.3 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 38
    合計単語数は 4219 です
    一意の単語の合計数は 2106 です
    38.9 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    63.0 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 39
    合計単語数は 4316 です
    一意の単語の合計数は 2107 です
    38.7 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    55.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    63.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 40
    合計単語数は 4335 です
    一意の単語の合計数は 2157 です
    39.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.7 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 41
    合計単語数は 4335 です
    一意の単語の合計数は 2138 です
    38.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.6 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 42
    合計単語数は 4302 です
    一意の単語の合計数は 2107 です
    39.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    55.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    63.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 43
    合計単語数は 4272 です
    一意の単語の合計数は 2181 です
    39.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.4 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    63.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 44
    合計単語数は 4207 です
    一意の単語の合計数は 2092 です
    36.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    53.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    61.3 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 45
    合計単語数は 4328 です
    一意の単語の合計数は 2125 です
    39.7 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 46
    合計単語数は 4374 です
    一意の単語の合計数は 2120 です
    38.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    54.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    62.3 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Солтаньяр - 47
    合計単語数は 3878 です
    一意の単語の合計数は 2063 です
    38.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    55.6 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    63.0 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。