Latin

Коръән Тәфсире - 29

合計単語数は 3654 です
一意の単語の合計数は 1628 です
34.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
49.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
55.6 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。

30. Ул хат Сөләйманнандыр вә ул хатта: "Рәхмәтле, рәхимле булган Аллаһ исеме белән әйтәмен.

31. Миңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез", – дип язылган диде.

32. Бәлкыйс янә үзенең янындагыларына әйтте: "Ий җәмәгать, ошбу эш хосусында нинди

киңәшегез вә хәйләгез бар миңа әйтегез, мин бер эш хакында карар чыгармыйм, мәгәр сезнең

белән бергә булганда гына карар чыгарамын.

33. Бәлкыйсның ярдәмчеләре әйттеләр: "Без куәт ияләребез па сугышта каты батырлык

ияләребез, шулай булса да эш сиңа тапшырылмыштыр, уйлап кара сугышыргамы яки

килешергәме, ни – әйтсәң без хәзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз".

34. Бәлкыйс әйтте: "Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр,

һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кылырлар.

35. Мин Сөләйманга бүләкләр белән илчеләр җибәрәмен, соңра карармын, илчеләр нәрсә белән

кайтырлар, минем бүлегемне кабул итеп алырлармы, юкмы? Бәлкыйсның җибәргән бүләкләре:

биш йөз кол, биш йөз җария, биш йөз алтын кирпече һәм башка бәяле нәрсәләр иде.

36. Илчеләр бүләкләре белән Сөләйман хозурына килгәч, Сөләйман әйтте: "Миңа мал белән

ярдәм итәсезме, Аллаһуның миңа биргән пәйгамбәрлек вә патшалык сезгә биргән малдан

хәерлерәктер, бәлки сез ошбу бүләкләрегез белән үзегез мактанырсыз."

37. Бүләкләр алып килгән илчегә Сөләйман әйтте: "Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйска

тапшыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның

тәкъкате булмас, без аларны Сәба шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм аларның игътибарлары

калмас". Илче Сөләйман әйткән сүзләрне Бәлкыйска кайтып ирештерде. Бәлкыйс Сөләйманның

пәйгамбәр икәнлеген белеп, бер көнне Сөләйман янына барырга чыкты. Сөләйман Бәлкыйсның

күп гаскәр белән килгәнен ерактан күрде.

38. Сөләйман әйтте: "Ий җәмәгать, Бәлкыйсның тәхетен миңа кем китерә алар минем яныма килеп

иман китереп мөселман булганнарына чаклы? Чөнки кәфер хәлләрендә аларның нәрсәсен алырга

дөрес, әмма мөселман булгач алырга дөрес булмый.

39. Җен Таифәсеннән Гыйфрәт әйтте: "Син утырган урыныңнан торганчы мин ул тәхетне алып

килермен, ул тәхетне сәламәт хәлендә алып килергә мин, әлбәттә, кадирмын", – дип.

40. Аллаһ китабын яхшы белгән бер зат әйтте: "Син бер якка башыңны борып яңадан алдыңа

караганыңча ул тәхетне алып килермен. Сөләйман башын күтәреп күккә карады, яңадан алдына

караса, алдыңда тәхетне күрде. Сөләйман тәхетне алдында күргәч әйтте: "Бу тәхетнең шулай тиз

килүе Раббымның фазълыннандыр, шөкер итәрме яки көферлек кылырмы дип мине сынар

өчендер. Берәү шөкер итсә һәм үзе өчен шөкер итәдер, вә берәү нигъмәткә көферлек итсә,

тәхкыйк Раббым байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер.

41. Сөләйман әйтте: "Тәхетнең тышкы күренешен үзгәртегез, карарбыз ул Бәлкыйс үзенең тәхетен

танырмы яки танымаучылардан булырмы?"

42. Бәлкыйс Сөләйман янына килгәч, аңа әйтелде: "Синең тәхетең шундый идеме? Бәлкыйс әйтте:

"Бу тәхет минем тәхеткә ошаган минем тәхетем булса кирәк, ошбу хәлдән элек Аллаһуның

кодрәтенә, синең пәйгамбәрлегеңә, безгә дәлил бирелеп, без Иман китереп мөселман булган

идек.

43. Сөләйман Бәлкыйсны Аллаһудан башка кояшка гыйбадәт кылудан тыйды, чөнки Бәлкыйс элек

кәферләр кавеменнән иде.

44. (Бәлкыйсның аягы ишәк аягы кеби йонлы, дигән хәбәр таралган иде. Шуны белмәк өчен

Сөләйман пыяладан бер бина ясатып, идәнен дә пыяладан ясатып, идән астына су тутыртты һәм

суга балыклар җибәрделәр. Бәлкыйска Сөләйман тарафыннан шул пыяла) сарайга кер, дип

әйтелде, Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм аяк

балтырларын ачты. (Сөләйман читтән карап торды һәм күрде Бәлкыйсның аягында бернинди йон

юклыгын). Аннары Сөләйман әйтте: "Син уйлаганча тирән су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы

пыяладан ясаган идәндер". Бәлкыйс әйтте: "Ий Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде

барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга Сөләйман белән бергә иман китереп мөселман булдым", –

дип.

45. Тәхкыйк Сәмуд кавеменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына

гыйбадәт кылырга өндәсен өчен, Салих килгәч алар ике фирка булып, ягъни берсе мөэмин

җәмәгате, икенчесе кәфер җәмәгате булып, үзара без хаклыкта дип низагълаштылар.

46. Салих әйтте: "Ий кавемем, ни өчен яхшылыктан элек яманлыкка ашыгасыз, ягъни Аллаһуның

рәхмәтеннән качып ґәзабына барасыз, чөнки алар Салихка ышанмадылар, сүзең дөрес булса

ґәзабыңны безгә тизрәк китер, диделәр. Әгәр тәүбә итеп вә иман китереп Аллаһудан гафу

сорасагыз, шаять рәхмәт ителмеш булыр идегез.

47. Алар әйттеләр: "Без синнән вә сиңа иман китергән кешеләрдән шомландык, яңгыр яумады, ач

калдык." Салих әйтте: "Сезнең шомлануыгыз Аллаһу хозурындадыр, хөкем итәр, бәлки сез төрле

хәл белән Аллаһ тарафыннан сыналасыз."

48. Сәмудләрнең шәһәрендә тугыз ир бар иде, алар җир өстендә төрле бозыклыкны кыла иделәр,

әмма һичбер эшне төзәтмәс иделәр.

49. Бер-берсенә әйттеләр: "Аллаһ исеме белән ант итешегез, төнлә Салихны һәм җәмәгатен

басып кереп үтерәбез, соңра аларның кан хакын таләп итүче вәлиенә, без аларны үтерүчеләр

янында булмадык, кемнәр үтергәнен белмибез вә без бу сүзләребезне дөрес сөйлибез диярбез", –

диделәр.

50. Әнә шулай Салихны үтермәк өчен мәкерлек кылдылар һәм Без аларга каршы мәкерне мәкер

кылдык, сизми дә калдылар, һәлак булдылар.

51. Күр! Аларның мәкеренең ахыры ничек булды, Без аларны һәм кавемнәрен таш яудырып

барчасын бер юлы һәлак иттек.

52. Ошбу җимерелгән урыннар аларның өйләредер, золым итүләре сәбәпле өйләре буш

калмыштыр. Салих кавеменең һәлак булуында да гыйбрәт бардыр.

53. Иман китереп Аллаһуга тәкъвалык кылган мөэминнәрен коткардык.

54. Лутны хәтерләгез, ул кавеменә әйтте: "Әйә сез бик яман фәхеш эшне кыласызмы, җитмәсә

яшермичә бер-берегезгә күрсәтеп эшлисез.

55. Әйә сез хатыннарны куеп күп ирләргә якынлык кыйласыз, бәлки сез эшегезнең ахыры ничек

булачагыны уйламый торган җаһил кавемсез."

56. Лут кавеменең җавабы булмады, мәгәр Лутның җәмәгатен шәһәрегездән чыгарыгыз, тәхкыйк

алар ирләрнең артына якынлык кылудан пакь адәмнәрдер дигән сүзләре булды.

57. Без Лутны вә аның әһелен коткардык, мәгәр хатынын коткармадык, бәлки ґәзабта

калучылардан итеп тәкъдир иттек. Чөнки ул хатын азган кавемгә яшерен ярдәм итүче иде.

58. Аларның өстенә яңгыр урнына таш яудырдык, пәйгамбәр җибәреп Аллаһ ґәзабы белән

куркытып та курыкмаган кавемнәрнең яңгыры нинди яман яңгырдыр.

59. Әйт: "Кәферләрне һәлак иткәне өчен барча мактау Аллаһуга хасдыр, вә Аллаһ сайлап

пәйгамбәр иткән кешеләренә Аллаһуның сәламедер, әгаһ булыгыз, Илаһә булырга Аллаһу тәгалә

хәерлерәкме? Яки Аллаһуга тиңдәш ителгән сынымнар хәерлерәкме?

60. Яки җир вә күкләрне халык итүче Аллаһ хәерлеме, Ул сезгә күктән су иңдерде, ул су белән

чәчәккә күмелгән күп җимеш бакчаларын үстердек, ул бакчаларның агачларын үстерү сезгә лаек

булмады, ягъни көчегез җитми, Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы, әлбәттә, юк, бәлки алар

хак юлдан авыша торган кавемдер.

61. Җирне селкенми торган итеп яраткан Аллаһ хәерлеме, дәхи җир өстендә күп елгалар кыйлды,

һәм җир өстенә бөек таулар кылды, һәм диңгездә ике төрле су арасына пәрдә кылды, бер-берсенә

аралашмаслар. Әйә Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Бәлки мөшрикләр Аллаһуның бер

генә икәнен белмиләр.

62. Җәберләнгән кеше дога кылса, аның догасын кабул итүче вә кешеләрдән зарарны җибәрүче

Аллаһмы хәерле, Ул сезне җиргә хуҗа кылыр. Аллаһудан башка тагын бер Илаһә бармы? Бик аз

вакытта вәгазьләнәсез.

63. Төн караңгылыгында сезне корыда һәм диңгездә Йолдызләр белән адаштырмыйча йөртүче, вә

яңгыр алдыннан рәхмәт җилен җибәрүче Аллаһ хәерлерәкме? Аллаһудан башка тагын бер Илаһә

бармы? Аларның Аллаһуга тиң, кылган нәрсәләреннән Аллаһ пакь һәм боек булды.

64. Башта юктан бар итеп, соңра үлгәннән соң тергезүче Аллаһ хәерлерәкме, яки мөшрикләрнең

сынымнары херлеме? Сезне күктән вә җирдән кем ризыкландыра? Аллаһ кыйла торган эшләрне

кыла ала торган Аллаһудан башка Илаһә бармы?" Әйт: "Әгәр янә бер Илаһә бар дигән сүзегез

дөрес булса, дәлилегезне китерегез".

65. Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: "Җирдә вә күкләрдә булган гакыл ияләре яшерен нәрсәләрне

белмәсләр, мәгәр Аллаһ үзе генә белер, алар үзләренең кайчан кубарылачакларын да белмиләр,

вә сизмәсләр.

66. Аларның белемнәре ахирәткә ирешмәсме, кыямәт кайчан була дип сорыйлар, бәлки алар

кыямәтнең булачагында шикләнмәктәләр, бәлки аларның күңелләре кыямәтнең булачагыннан

сукырдыр.

67. Кәферләр әйттеләр: "Без үлеп туфрак булсак һәм аталарыбыз да туфрак булсалар, шуннан

соң терелеп кабердән чыгарбызмы?

68. Без дә, бездән элек аталарыбыз да үлгәннән соң терелү белән вәгъдә ителдек, ләкин ул

вәгъдә әүвәлгеләрдән калган ялган сүздән башка нәрсә түгелдер", – диделәр.

69. Аларга әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, хакны ялганга тотучыларның ахыр хәлләре

ничек булган, күрегез!

70. Аларның ышанмаулары өчен көенмә һәм аларның мәкерләреннән күңелең тараймасын.

71. Кәферләр сорыйлар: "Әгәр сүзегез дөрес булса, безгә вәгъдә ителгән ґәзаб кайчан була", –

дип.

72. Әйт: "Сез ашыктырып сораган ґәзабның бәгъзесенең килмәклеге якын булды".

73. Әлбәттә, синең Раббың кешеләргә рәхмәт һәм юмарт ияседер, ләкин кешеләрнең күбрәге

шөкер итмиләр.

74. Янә Раббың кешеләрнең күкрәкләрендә яшерен булган нәрсәләрне вә телләре белән сөйләп

изһар иткән сүзләрен яки эшләгән эшләрен беләдер.

75. Җирдә вә күктә Аллаһуга һич яшерен нәрсә юктыр, мәгәр Ләүхүл мәхфузъда язылмыштыр.

76. Ошбу Коръән Ягъкуб балаларына күп хәбәрне сөйлидер, аларның ихтыйлаф иткән

нәрсәләренең күбрәген.

77. Әлбәттә, ул Коръән азгынлыктан туры юлга күндерүче, вә аның белән гамәл кылучы

мөэминнәргә рәхмәттер.

78. Әлбәттә, синең Раббың кыямәттә алар арасында үзенең хөкеме белән эшне тәмам итәр, һәм

Ул – Аллаһ җиңүче вә белүчедер.

79. Ий Мухәммәд г-м, һәр эшендә Аллаһуга тәвәккәл ит, тәхкыйк син хаклыгы мәгълүм булган

ислам динендә һидәят юлындасың.

80. Мәет кеби имансызларга син хак сүзне ишеттерә алмассың вәгазь сөйләп һидәяткә

чакыруыңны да ишетә алмассың, әгәр хактан дүнеп ялганга йөз тотсалар.

81. Дәхи син сукыр күңелле кешеләрне адашу юлларыннан чыгарып һидәяткә Күндерә алмассың,

ишеттерсәң фәкать Безнең аятьләребезгә ышанучыларга ишеттерә алырсың, алар Аллаһуга

итагать итүдә ихлас мөселманнардыр.

82. Вәгъдә ителгән кыямәт килсә аларга, алар белән сөйләшә торган бер җан иясен җирдән

чыгарырбыз, кешеләрнең кыйлган эшләрен сөйләр, кешеләр әлбәттә, Безнең аятьләребезгә иман

китермәс булдылар.

83. Вә кыямәт көнне һәр өммәттән Безнең аятьләребезне ялганга санаучы бер җәмәгатьне

кубарырбыз, алар тукталып арпа калган иптәшләрен көтәрләр.

84. Хисап урынына килгәч аларга Аллаһ әйтер: "Минем аятьләремне ялганга тоттыгызмы, бит

ышанырга яки ышанмаска лаек икәнне белерлек сездә белем юк иде, белмәгәнегездән соң нинди

гамәл кылдыгыз, әлбәттә, хакны инкяр итүдән башка эшегез юк иде.

85. Золым итүләре сәбәпле аларга ґәзаб хак вә лаек булды, алар гозер күрсәтеп сөйләшергә

кадир булмаслар.

86. Әйә алар күрмиләрме, төнне рәхәтләнеп ял итәргә уңай кылдык, әмма көнегезне күренә торган

якты кылдык, кәсеп итү өчен, иман китергән кешеләр өчен Аллаһуның бу эшләрендә, әлбәттә,

көчле дәлилләр бар."

87. Янә сурга өрелсә, җирдә вә күктә булган мәхлук куркын тетрәрләр, мәгәр Аллаһ теләгән зат

кына курыкмас, вә бар да кечкенә булып баш иеп Аллаһу хозурына килерләр.

88. Син урыннарында таза торалар дип уйлаган тауларны ул көндә күрерсең, болытлар кеби күктә

очып йөрерләр, бу эш һәр эшне мәхкәм кылучы Аллаһ ишедер. Аллаһ сезнең кылган

эшләрегездән, әлбәттә, хәбәрдардыр.

89. Берәү тулы иман белән яхшы эш кылса, аның өчен кылган гамәленнән артыграк сәваб булыр,

бу кешеләр кыямәт көненең куркынычыннан имин булырлар.

90. Берәү Аллаһуга каршы барып явыз эшләр кылса, андый кешеләр йөзләре белән утка

салынырлар, әйә ґәзабиы татыйсызмы, бу ґәзаб кылган гөнаһларыгызның җәзасыдыр.

91. Анда золым итүне хәрам иткән Мәккә шәһәренең Раббысына гына гыйбадәт кылу белән мин

боерылмыш булдым, һәрнәрсә Аныкыдыр, дәхи Аллаһуга итагать итүче мөселман булу белән мин

боерылмыш булдым.

92. Дәхи Коръән укымак белән боерылдым, берәү Коръән белән гамәл кылып туры юлга күнелсә,

әлбәттә, үз файдасынадыр һәм берәү Коръән белән гамәл кылмыйча хак юлдан адашса, әйт: "Мин

фәкать туры юлга кермәгәннәрне Аллаһ ґәзабы белән куркытучыларданмын".

93. Аллаһу тәгаләгә хәмед сәнәләр әйт, Ул сине пәйгамбәр итте, галәмнәргә рәхмәт өчен сине

халык итте, Аллаһ тиздән үзенең аятьләрен яки кодрәтен күрсәтер һәм аны белерсез, синең

Раббың сезнең кылган эшегездән гафил түгелдер.

[28] КАСАС (ХИКӘЯ) СҮРӘСЕ – 88 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.

1. Та син мим. Мәгънәсен Аллаһ белә.

2. Ошбу аятьләр дәреслек белән ялган арасын ачык аерып бәян итүче Коръән аятьләредер.

3. Без сиңа Муса беләм Фиргаун хәбәрләреннән хаклык белән укыйбыз иман китергән кавемнәр

өчен.

4. Дөреслектә Фиргаун Мысыр җирендә олугъланды, дәхи Мысыр халкын үзенең хезмәтендә төрле

дәрәҗәләргә бүлде, алардан Ягькуб балаларын хурлар иде, кыз балаларын калдырып ир

балаларын бугазлатыр иде, ул Фиргаун күп бозыклык кылучы фасыйклардан булды.

5. Фиргаун кулында изелгән Ягъкуб балаларын коткарып аларга рәхмәт итәргә һәм аларны

Имамнар итәргә, һәм дә Фиргаун байлыгына варислар итәргә теләдек.

6. Янә Фиргаунгә, Һаманга һәм аларның гаскәрләренә үзләре курыккан Мусаны күрсәтергә

теләдек, һәм аларны яхшы җиргә урынлаштырырга теләдек. "Фиргаун Ягъкуб балаларыннан

куркып аларның ир балаларын үтертә барды, әмма үзенең башына җитәчәк Мусаны үзе тәрбияләп

үстерде".

7. Мусаның анасына балаң Мусаны имез, әгәр үтерүләреннән курыксаң, Мусаны Нил дәрьясына

сал, батар дип курыкма, һәм кулыңнан китүенә кайгырмагыл, Без аны сиңа кайтарачакбыз вә аны

пәйгамбәрләрдән кылачакбыз. Анасы Мусаны өч ай имезде, аннары куркып сандыкка салып, Нил

дәрьясына ташлады.

8. Фиргаун җәмәгате, таң аткач, Мусаны дәрьядан табып алдылар, бармагын имеп ятадыр иде,

Аллаһ бу эшне эшләде Муса Фиргаунгә дошман һәм кайгы булсын өчен. Дөреслектә Фиргаун һәм

аның вәзире Һаман вә аларның гаскәрләре, үзләренең башларына җитәчәк Мусаны тәрбияләп

үстерү белән хаталык кылдылар, бу эшнең ахырын белмәделәр.

9. Фиргаун хатыны Фиргаунгә әйтте: "Бу бала минем дә, синең дә күз нурыбыз булыр, аны

үтермәгез, чөнки шул вакытта аны үтерергә теләгәннәр иде. Шаять безгә файда итәр яки без аны

үзебезгә бала итеп алырбыз." Ләкин алар бу эшнең ахырын белмәделәр.

10. Мусаның Фиргаун кулына төшкәнен белгәч, анасының күңеле кайгыдан бушанды. Хәтта Муса

үзенең угълы икәнлеген белдерергә якын булды, Безнең вәхийгә ышанучы булсын өчен күңеленә

иман куәтен салмасак, әлбәттә, алданыр иде.

11. Мусаның анасы Мусаның туган апасы Мәрьямгә әйтте: "Муса артыннан бар, бәлки берәр хәбәр

алып кайтырсың. Мәрьям Мусаның сандыгы кая китүен ерактан күрде, әмма Фиргаун җәмәгате

берсе дә бу эшне белми иделәр.

12. Вә Без анасына каннәнудан элек, имезүче хатыннарны имүдән Мусаны тыйдык, күп хатыннар

алып килделәр Мусаны имезергә, ләкин берсен дә кабул итмәде. Мәрьям Фиргауннәргә әйтте:

"Әйә мин сезгә бер өйнең җәмәгатен күрсәтимме, ул хатын сезнең өчен баланы имезеп тәрбияләр,

һәм ул җәмәгать балага яхшы нәсыйхәт бирүчеләрдер", – дип. Анасын чакырып китерделәр, Муса

анасының сөтен имде.

13. Мусаны анасына кайтардык, баласын күреп күзе шатлансын һәм көенмәсен һәм дә Аллаһуның

вәгъдәсе хак икәнне белсен өчен, ләкин күбрәк кешеләр Аллаһуның эше вә вәгъдәсе хак икәнне

белмиләр.

14. Муса үсеп куәткә җитеп гакылы, буе тигезләнгәч, ул Мусага шәригать хөкемнәрен һәм белем

бирдек, әнә шулай Безгә итагать иткәннәргә изге җәза бирәбез.

15. Муса Фиргаун шәһәре – Мысырга керде, Мысыр халкы Мусаның шәһәргә керүеннән гафләттә

иделәр, анда сугыша торган ике ирне күрде, берсе Ягъкуб балаларыннан, икенчесе дошманы

булган кыбтыйлардан иде. Ягькуб балаларыннан булган ир дошманына каршы Мусадан ярдәм

сорады, Муса кулын йодрыклап кыбтыйга сукты һәм кыбтый үлде, Муса әйтте: "Кеше үтерү шайтан

эшедер, ул шайтан кешеләрне аздыручы ачык дошмандыр".

16. Үкенеп әйтте: "Йә Рабби кеше үтерү сәбәпле үземә золым иттем, мине ярлыкагыл!" Аллаһ аны

ярлыкады, тәхкыйк Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүчедер.

17. Янә әйтте: "Ий Раббым, мине ярлыкаганың өчен мине саклагыл, кәферләргә ярдәмче

булмасам идем".

18. Соңра Муса Мысыр шәһәрендә курыккан хәлдә миңа ни була инде Дип хөкем көтеп калды, кичә

кыбтый белән сугышканда Мусадан ярдәм сораган кеше, бүген дә бер кыбтый белән сугышып, янә

Мусадан ярдәм сорады. Муса ярдәм сораучыга әйтте: "Син ачык бер азгын кеше икәнсең, кичә бер

кешене миннән үтерттең, бүген дәхи үтертмәкче буласыңмы?"

19. Мусага да вә Мусадан ярдәм сораучыга да дошман булган кыбтыйны, Муса тотарга теләгәч,

кыбтый әйтте: "Ий Муса, мине үтерергә телисеңме, бит кичә бер кешене үтергән идең, син Мысыр

җирендә кеше үтереп залим булырга телисең, әмма төзәтүчеләрдән булырга теләмисең".

20. Бер ир шәһәр уртасыннан бик ашыгып Муса янына килде һәм әйтте: "Ий Муса, кыбтыйлар сине

үтерергә киңәш итәләр, син бу шәһәрдә торма, чык, мин сиңа яхшы киңәш бирүчеләрдәнмен".

21. Артымнан куа чыгарлар, дип, курка-курка Муса шәһәрдән чыкты: "Ий Раббым, мине Фиргауннең

залим кавеменнән коткар", – диде.

22. Муса Мәдйән шәһәренә юнәлде, ләкин юлны белмидер иде, әйтте: "Шаять Раббым Мәдйәнгә

бара торган юлга күндерер", – дип.

23. Мәдйәннең кое суына җиткәндә ул кое янында хайваннарны эчерүче бер җәмәгатьне күрде,

дәхи аларның артында ике хатынны күрде, алар хайваннарына су эчерми иделәр, Муса әйтте: "Ни

булды сезгә хайваннарыгызга су эчермисез?" Ул ике кыз әйттеләр: "Алдыбыздагы көтүчеләр

хайваннарыны эчереп китмичә без эчермибез, һәм безнең атабыз бик карт кешедер, шул сәбәпле

хайваннарны эчерергә чыга алмый." Коеның чиләге бик зур булу сәбәпле кызлар коедан су ала

алмыйлар иде, фәкать башка көтүләрдән калган суны эчерәләр иде.

24. Муса коедан су тартып кызларның куйларына су эчерде, соңра китеп күләгәгә утырды һәм

әйтте: "Ий Раббым, миңа диндә изгелектән биргән нәрсәң өчен мин фәкыйрь булдым, ашарыма

юк", – дип. Ягъни Фиргаун гаиләсендә байлык эчендә иде, хәзер һичнәрсәсе юк. Кызлар кайтып

аталарына Муса хакында сөйләделәр, аталары бер кызын Мусаны чакырырга җибәрде.

25. Ул ике кызның берсе оялып кына йөрегәне хәлдә Муса янына килде, атам сине чакырадыр

безнең куйларны эчертүеңнең хакын бирмәк өчен, диде. Муса кызларның атасы Шөґәеб пәйгамбәр

янына килгәч, башыннан кичкән вакыйгаларны сөйләде. Шөґәеб әйтте: "Ий Муса, курыкма, залим

кавемнәрдән бүген котылдың".

26. Ике кызның берсе әйтте: "Ий атам, бу кешене хакын түләп көтүчелеккә ал, тәхкыйк син хак

түләп алган кешеләрнең хәерлесе, куәтлесе һәм әманәтле булганыдыр". Аның шундый икәнен

ничек белдең дигәндә, кызы әйтте: "Ун кеше тарта торган чиләкне бер үзе тартып куйларыбызны

эчерде һәм чакырырга баргач, күзе төшмәс өчен, мине артыннан кайтарды", – дип.

27. Шөґәеб әйтте: "Мин ошбу ике кызның берсен сиңа никахламакны телим, куйларымны сигез ел

көтүең бәрабәренә. Әгәр ун елга тутырсаң, ансы синең изгелегеңдәндер, ун ел хезмәт ит дип сине

мәшәкатьләргә теләмим, вәгъдәдә торуда һәм йомшаклык кылуда Аллаһ теләсә мине изгеләрдән

табарсың".

28. Муса әйтте: "Ошбу шарт синең белән минем арабыздадыр, ике мөддәтнең кайсын гына үтәсәм

дә арттыру белән мине димләү булмасын яки золым итү булмасын, ошбу сөйләшүләребезгә

Аллаһ шаһиттер".

29. Муса өстенә алган мөддәтне үтәгәч, Шөґәебнең кызына никахланып, Шөґәебнең рөхсәтеннән

соң хатыны белән Мысырга барырга чыкты, Тур тавы янында ут күрде һәм хатынына әйтте: "Шул

җирдә торыгыз, мин ут күрдем, шаять ут янындагы кешеләрдән юлны сорашып килермен яки ут

алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз." Чөнки алар юлдан адашкан иделәр.

30. Муса ут янына килгәч, ул дәшелде уң тарафтагы чокырның читеннән, мөбарәк урында йөзем

агачыннан: "Ий Муса, Мин барча галәмне тәрбия итүче Аллаһмын.

31. Янә таягыңны ташла", – дип. Муса таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, куркып артка

китте, таягына якын килмәде." Ий Муса, курыкма, таягыңа якын кил, тәхкыйк син куркынычлардан

котылучылардансың.

32. Кулыңны култыгыңа кием астына керт, аннан зарарсыз хәлдә ак нурлы булып чыгар, әгәр

кулың яктырганнан курыксаң, култык астына тык әүвәлге хәленә кайтыр. Таяк һәм агара торган

кулың, Фиргаунгә вә кавеменә ике могҗизадыр, тәхкыйк алар фасыйк кавем булдылар."

33. Муса әйтте: "Ий Раббым, мин алардан бер кешене үтергән идем, барсам үземне үтерерләр дип

куркам.

34. Кардәшем Һарун миннән яхшырак сөйли, аны миңа ышандырып миңа ярдәмче итеп җибәр,

югыйсә мин аларның мине ялганга тотуларыннан куркамын".

35. Аллаһ әйтте: "Әлбәттә, кардәшең белән кул һәм йөрәк мускулларыңны куәтләрбез һәм сезне

өстен кылырбыз, алар сезгә ирешә алмаслар, могҗизаларыбыз илә аларга барыгыз. Сез һәм сезгә

ияргән мөэминнәр аларны җиңәчәксез.

36. Муса аларга Безнең аятьләребез һәм могҗизаларыбыз илә килгәч, алар әйттеләр: "Мусаның

могҗизасы могҗиза түгел, мәгәр Аллаһуга ифтира ителгән сихердер, ошбу пәйгамбәрлекне

әүвәлге аталарыбыз заманасында булганын һич тә ишеткәнебез юк".

37. Муса әйтте: "Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрлек белән килгән кешене Ул үзе беләдер, вә

ахирәттә җәннәт кемгә тиешле икәнне дә Ул яхшы беләдер, әмма залимнәр дөньяда – һидәяткә,

ахирәттә – җәннәткә ирешә алмаслар.

38. Фиргаун әйтте: "Ий җәмәгать, сезнең өчен миннән башка Илаһә бар дип белмимен, ий Һаман,

кирпеч яндырып минем өчен бер биек манара төзе, шаять мин югары менеп Мусаның Аллаһусын

күрермен вә хәлен белермен, тәхкыйк миннән башка Аллаһ бар дип әйтүендә мин Мусаны

ялганчылардан дип уйлыйм", – дип.

39. Фиргаун һәм аның гаскәре хаксыз тәкәбберләнделәр Мысыр җирендә, үлгәннән соң Безгә

кайтарылмабыз дип уйлыйлар.

40. Фиргаунне һәм аның гаскәрен тоттык соңра диңгезгә батырдык, карагыл залимнәрнең ахыры

ничек булды.

41. Без аларны дөньяда имамнар кылдык, алар үзләренә ияргән кешеләрне утка чакыралар,

аларга кыямәт көнендә ярдәм бирелмәс.

42. Аларга бу дөньяда ләгънәтне иярттек, һәм кыямәт көнендә алар хурлыкта һәм ґәзабта

булырлар.

43. Әүвәлге азгыннарны һәлак иткәннән соң Мусага китап бирдек, ул китап кешеләрнең

күңелләренә иман яктылыгы һәм туры юл, Һәм мөэминнәргә рәхмәт булганы хәлдә бирелде,

шаять кешеләр вәгазьләнерләр.

44. Без Муса белән сөйләшкән тауның көнбатыш ягында түгел идең, Без Мусага хөкемләребезне

вәхий кылганда, вә син ул урында юк идең.

45. Ләкин Мусадан соң күп кавемнәр бар иттек, аларга озак вакыт вәхий килми торды, шул сәбәпле

ґәһедләрен оныттылар, сине җибәрдек, дәхи син Мәдйән халкы арасында тормадың, аларның

хәлләрен сөйләгән булыр идең, ләкин Без сине пәйгамбәр итеп аларның хәлләреме бәян итүче

Коръәнне сиңа бирдек.

46. Янә син Тур тавының янында түгел идең, Без Мусага китабыңны ал, дип, вәхий иткән заманда,

ләкин синнән элек Аллаһ ґәзабы белән куркытучы һичбер пәйгамбәр килмәгән кавемне

куркытмаклыгың өчен Аллаһудан рәхмәт ителеп җибәрелдең, шаять алар вәгазьләнеп иман

китерерләр.

47. Әгәр аларга имансызлыклары вә башка гөнаһлары сәбәпле фетнә яки ґәзаб ирешкән вакытта,

ий Раббыбыз, әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, без Синең аятьләреңә ияргән булыр идек

һәм мөэминнәрдән булыр идек дигән сүзләре булмаса иде, Без сине пәйгамбәр итеп җибәрмәгән

булыр идек.

48. Аларга Безнең хозурыбыздан хак пәйгамбәр килсә, әйттеләр: "Ни булыр иде Мусага бирелгән

могҗизалар Мухәммәд г-мгә дә бирелгән булса", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйә алар Мусага бирелгән

могҗизаларны да инкяр иттеләр түгелме? Ул кәферләр әйттеләр: "Муса белән Һарун

сихерчеләрдер, бер-берсенә ярдәмләштеләр, без аларның берсенә дә ышанмыйбыз", – диделәр.

49. Син аларга әйт: "Аллаһудан бер китап китерегез, ул китап Коръәннән һәм Тәүраттан артыграк

туры юлга күндерүче булсын, ул китапка мин дә иярермен, әгәр сүзләрегездә дөрес булсагыз", –

дип.

50. Әгәр алар синең китап китерегез дигән сүзеңне кабул итмәсәләр, белгел, алар сиңа иман

китермәүдә фәкать нәфес һаваларына иярәләр, Аллаһуның һидәятеннән башка нәфес һавасына

ияргән кешедән дә адашучырак кеше бармы? Нәфесләренә ияреп адашкан галимнәрне Аллаһ

туры юлга күндермәс.

51. Без Коръәнне иңдергәндә кешеләр өчен аятьләрен бер-берсенә тоташтырдык, шаять аңлап

вәгазьләнерләр.

52. Коръәннән элек Без китап биргән кешеләрнең Коръәнгә ышанучылары.

53. Әгәр аларга Коръән укылса әйтерләр: "Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, ул Аллаһудан

иңгән хак китаптыр, тәхкыйк Коръән иңмәс борын да Аллаһуны берләүче идек".

54. Аларга әҗерләре ике өлеш бирелер, элек тә, соңыннан да Аллаһ юлында сабыр иткәннәре

өчен, вә алар Аллаһуга итагать белән гөнаһларын бетерерләр, вә Без биргән малдан сәдакалар

бирерләр.

55. Вә яман сүз ишетсәләр, алардан читләшерләр, аларга каршы яман сүз әйтмәсләр һәм

әйтерләр: "Безнең гамәлебез үзебезгә, сезнең гамәлегез сезгә, безнең, тарафтан сезгә тынычлык

булсын, әмма без сезнең кеби кыланып җаһил ахмак булырга теләмибез", – дип. Мухәммәд г-м

Әбу Талибның иманга килүе өчен артык тырышкач, түбәндәге аять инде.

56. Ий Мухәммәд г-м, син сөйгән кешеңне һидәяткә күндерә алмассың, ләкин Аллаһ теләгән

бәндәсен туры юлга күндерер, вә Ул туры юлга күнүчеләрне белүчерәктер.

57. Кәферләрдән куркып иман китермәүче мөшрикләр әйттеләр: "Әгәр синең белән бергә ислам

һидәятенә иярсәк, торган җиребездән куалап чыгарырлар дип куркабыз", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйә

Без аларның урыннарыны зарардан имин кыйлмадыкмы, вә Безнең хозурыбыздан ризык йөзеннән

Мәккә шәһәренә төрле җимешләр килеп тупланадыр, ләкин аларның күберәге Без әйткән сүзнең

хаклыгын белмиләр.

58. Күпме шәһәр кешеләрен һәлак иттек, аларның халыклары иминлектә вә байлыкта булып,

мәхлукъка табынучы мөшрикләр иделәр, ошбу буш урыннар аларның урыннарыдыр, алардан соң

анда шомланып торучы булмады, мәгәр бик аз гына торучылар булды, ул урыннарга Без үзебез

варис булдык.

59. Синең Раббың һичбер шәһәрне һәлак итәр булмады, хәтта ул шәһәрләрнең зурысына бер

пәйгамбәр җибәрмичә, ул пәйгамбәр аларга Безнең аятьләребезне укыр, Без шәһәр кешеләрен

һәлак итәр булмадык, мәгәр залим булганнары өчен һәлак иттек.

60. Сезгә бирелгән нәрсәләр дөнья тереклегенең зиннәте вә дөньяда файдаланачак аз нәрсәдер,

соңра бетәдер, әмма Аллаһ хозурындагы җәннәт нигъмәтләре хәерледер һәм мәңгелектер, әйә

уйлап карамыйсызмы, ахирәт дөньядан хәерле икәнне.

61. Без берәүгә җәннәтне вәгъдә кыйлсак, ул җәннәт вәгъдә ителгән кешегә юлыгачактыр, бу кеше

дөньяда Без файдаландырган соңра кыямәт көнендә утка керергә хәзер ителмеш кеше белән

бертигез булырмы?"

タタール語文献の1テキストを読みました。
次へ - Коръән Тәфсире - 30
  • パーツ
  • Коръән Тәфсире - 01
    合計単語数は 3569 です
    一意の単語の合計数は 1505 です
    32.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    47.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 02
    合計単語数は 3544 です
    一意の単語の合計数は 1492 です
    29.8 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    42.4 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    50.3 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 03
    合計単語数は 3684 です
    一意の単語の合計数は 1574 です
    31.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    51.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 04
    合計単語数は 3668 です
    一意の単語の合計数は 1571 です
    33.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    49.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    56.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 05
    合計単語数は 3635 です
    一意の単語の合計数は 1434 です
    31.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.6 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.5 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 06
    合計単語数は 3523 です
    一意の単語の合計数は 1537 です
    30.7 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.8 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.6 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 07
    合計単語数は 3645 です
    一意の単語の合計数は 1530 です
    31.1 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    44.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 08
    合計単語数は 3595 です
    一意の単語の合計数は 1487 です
    32.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    47.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 09
    合計単語数は 3624 です
    一意の単語の合計数は 1592 です
    29.8 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    43.6 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    52.3 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 10
    合計単語数は 3548 です
    一意の単語の合計数は 1515 です
    30.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    43.7 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    51.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 11
    合計単語数は 3553 です
    一意の単語の合計数は 1557 です
    31.8 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 12
    合計単語数は 3573 です
    一意の単語の合計数は 1498 です
    31.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.4 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 13
    合計単語数は 3558 です
    一意の単語の合計数は 1530 です
    32.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 14
    合計単語数は 3607 です
    一意の単語の合計数は 1568 です
    31.6 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.0 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 15
    合計単語数は 3605 です
    一意の単語の合計数は 1466 です
    33.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    47.8 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    55.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 16
    合計単語数は 3617 です
    一意の単語の合計数は 1554 です
    31.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.2 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 17
    合計単語数は 3658 です
    一意の単語の合計数は 1469 です
    33.2 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 18
    合計単語数は 3706 です
    一意の単語の合計数は 1623 です
    33.2 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    48.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    55.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 19
    合計単語数は 3699 です
    一意の単語の合計数は 1595 です
    34.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    48.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    55.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 20
    合計単語数は 3602 です
    一意の単語の合計数は 1590 です
    33.8 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    48.6 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    56.2 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 21
    合計単語数は 3638 です
    一意の単語の合計数は 1547 です
    32.5 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    48.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    55.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 22
    合計単語数は 3673 です
    一意の単語の合計数は 1639 です
    31.6 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.2 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 23
    合計単語数は 3767 です
    一意の単語の合計数は 1646 です
    33.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.8 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 24
    合計単語数は 3648 です
    一意の単語の合計数は 1606 です
    33.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    47.2 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 25
    合計単語数は 3607 です
    一意の単語の合計数は 1633 です
    31.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    52.6 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 26
    合計単語数は 3594 です
    一意の単語の合計数は 1558 です
    30.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 27
    合計単語数は 3660 です
    一意の単語の合計数は 1678 です
    32.9 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    47.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    55.5 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 28
    合計単語数は 3420 です
    一意の単語の合計数は 1476 です
    32.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.7 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 29
    合計単語数は 3654 です
    一意の単語の合計数は 1628 です
    34.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    49.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    55.6 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 30
    合計単語数は 3582 です
    一意の単語の合計数は 1538 です
    31.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 31
    合計単語数は 3570 です
    一意の単語の合計数は 1659 です
    30.1 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    43.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    51.7 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 32
    合計単語数は 3656 です
    一意の単語の合計数は 1563 です
    31.7 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    47.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    56.6 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 33
    合計単語数は 3605 です
    一意の単語の合計数は 1585 です
    32.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    48.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    56.3 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 34
    合計単語数は 3536 です
    一意の単語の合計数は 1603 です
    33.8 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    47.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 35
    合計単語数は 3621 です
    一意の単語の合計数は 1511 です
    32.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.0 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 36
    合計単語数は 3647 です
    一意の単語の合計数は 1492 です
    31.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.8 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.3 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 37
    合計単語数は 3659 です
    一意の単語の合計数は 1542 です
    32.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 38
    合計単語数は 3624 です
    一意の単語の合計数は 1540 です
    31.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    44.9 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    52.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 39
    合計単語数は 3554 です
    一意の単語の合計数は 1576 です
    28.8 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    43.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    51.6 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 40
    合計単語数は 3516 です
    一意の単語の合計数は 1592 です
    33.3 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    48.8 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    56.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 41
    合計単語数は 3631 です
    一意の単語の合計数は 1500 です
    32.2 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.4 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    54.5 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 42
    合計単語数は 3577 です
    一意の単語の合計数は 1505 です
    32.4 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    45.8 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.4 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 43
    合計単語数は 3569 です
    一意の単語の合計数は 1568 です
    31.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.1 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.2 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 44
    合計単語数は 3599 です
    一意の単語の合計数は 1648 です
    32.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    47.6 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    56.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 45
    合計単語数は 3495 です
    一意の単語の合計数は 1586 です
    32.9 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    46.2 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    53.9 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 46
    合計単語数は 3497 です
    一意の単語の合計数は 1519 です
    32.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    48.0 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    55.2 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
  • Коръән Тәфсире - 47
    合計単語数は 1930 です
    一意の単語の合計数は 1019 です
    35.0 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
    49.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
    56.1 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
    各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。