Latin

Барлык матурларның солтаны. Газәл

合計単語数は 169 です
一意の単語の合計数は 134 です
28.2 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
35.5 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
35.5 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
Сәүдегем бән-адәмиләр җаныдур,
Каму хублар хубының солтанидур.

Кичте Ләйли, кичте Ширин[1] хублыгы,
Ошбу көн-мәнем шаһым дәвранидур.

Бәндәседер буеның-сәрвү, чинар,
Ай вә көнәш-йөзенең хәйранидур.

Яңагы сайрулара алма сатар,
Дудагы-дәрдиләрнең дәрманидур.

Нә яңак кем, мат итәр тазә гөли,
Нә дудак кем, Мисри шәкәр[2] канидур.

Иңәке зинданына төшкән әсир,
Ул ки бу көн Йосыфи Кәнганидур[3].

Каша, күзә алданурса дагыйлар
Мөхсиннең-тәфәрреҗе, рәхманидур.

Тәрҗемәсе:

Минем сөйгәнем-адәмнәрнең җаныдыр,
Барлык гүзәлләрнең дә солтаныдыр.

Кичте Ләйлә, кичте Ширин гүзәллеге,
Инде бу көн – минем шаһым (сөйгәнем) дәвредер.

(Аның) буеның бәндәсе-кипарис, чинардыр[4],
Ай вә кояш – (аның) йөзенә үзләре хәйрандыр.

Яңагының балкышы (алсу төсе, матурлыгы) – алма сатар,
Иреннәре – авыруларның дәвасыдыр.

Шундый яңак ки – яшь гөлдән дә матурдыр!
Шундый ирен ки-Мисыр шикәреннән дә татлыдыр!

Ияк чокырына төшкән әсир (ягъни аңа күңеле төшкән кеше),
(Гүя ки) ул бүгенгенең Йосыф Кәнганиедер.

Кашы, күзе сихерчеләрне (дә) алдарлык,
Мөхсиннең ул – куанычы, Алласыдыр.
_________________
[1] Ләйли, Ширин – Шәрык әдәбиятындагы мәшһүр хатын-кыз образлары.
[2] Мисри шәкәр – Мисыр шикәре.
[3] Биредә Кәнган коесына салынган Йосыф күздә тотыла.
[4] Кипарис, чинар – зифа буйны белдерүче образлар. Ә биредә алар үзләре гүзәл кызның буена мөкиббән киткәннәр.
タタール語文献の1テキストを読みました。