タタール語-カラカルパック 辞書の“кыен”

kıyın
кыен (Cyrillic)
sinnän dä, tölke, kıyın bulmas kaçuı!
message-reply
sinnän dä kıyın bulmas kaçuı! -
message-reply
文学の例
ニュースの例
favicon
意味、画像、または音声を追加する
с. 1. 1) Башкару, үтәп чыгу өчен көч, тырышлык һәм зур
хезмәт сорый торган. Бик беләмен: хәреф тезүкыен бер эш, Кыен
эшләр җиңеләя, булсаң тырыш.
Ш.Бабич. Күп разведкаларда
аеруча кыен заданиеләрне Попов үти.
Ә.Айдар. Әйе, кеше булып
туган кешегә бөтен гомере буе кеше булып калу һәм, ниһаять, кеше
булып дөньядан китү – шактый кыен эш.
Ф.Шәфигуллин
2) Аңлау, төшенү яисә чишү өчен зур акыл көче, зиһен сорый торган.
Бүген мин әллә нинди саташулы бер кыен йокы эчендә начар
төшләр күрдем.
Х.Сарьян. Кыен мәсьәлә
3) Җайсыз, читен, уңайсыз, ипсез. Буш арбаны икәүләп тартып
баруы кыен гына ул.
И.Сирматов. Мостафин ике ут арасында калган
кебек иде --- һәм ул шушы кыен хәлдән чыгу өчен тиз-тиз сөйләргә
тотынды.
Х.Камалов. Болар барысы да мине бик кыен хәлгә куйды.
М.Вәлиев. Без монда шактый кыен хәлдә калдык бит әле. Ф.Галиев
4) Авырлык, кайгы хәсрәт, мохтаҗ лыклардан гыйбарәт. Дөнья
булгач, төрле хәлләр була, Аерылудан кыен хәлләр юк.
Җыр.
Сугыштан соң бөтенебез өчен Кыен иде, белә бер Ходай.
Г.Сәгыйров
5) Шартлары уңайсыз, мөмкинлек ләре чикләнгән; кулай түгел,
читен. Урманнар, сазлар, таулар һәм исәпсезхисапсыз күлләр,
елгалар белән капланган Карелия җире сугыш операцияләре алып
бару өчен иң кыен урыннарның берсе санала.
Г.Әпсәләмов
2. и. мәгъ. Авырлык, читенлек, кыенлык. Бала чакта Йосыф бер
төш күргән иде --- аннары күп кайгы-хәсрәт чиккән иде – төрле-
төрле кыеннарга тарып имди.
Кол Гали. Бер куәтләү сүзе Илнең
миңа Йөз кыенны җиңәремә терәк.
Ф.Галиев. Белегез: хатын-кыз-
лар кыен килгәндә җебеп төшкән ирләрен аямыйлар, кичермиләр,
йомшаклыкны гафу итмиләр.
А.Гыйләҗев.
Аның ни кыены булсын! А.Иванов

3. хәб. сүз функ. Авыр, читен. Кыен миңа: сүнми йөрәгемдә
ялкыннары үткән назларның.
Г.Сәгыйров. Кешегә үз асылыңны
аңлату кыен шул.
Н.Гыймат динова. Бу аның чын исемеме, юкмы –
әйтүе кыен.
Г.Әпсәләмов
Кыен ашау Кыйналу, җәберсе телү; авырлыкка дучар булу. Ләкин
ул [Сабира] тыела алмады, иреннән ашаган кыеннарын, әрнүләрен
башкалар өстенә түгә торган булды.
Г.Ибраһи мов. Тотсалар –
[балалар] кыен ашадылар, тотмасалар – шатландылар.
Г.Кашапов.
Шуның аркасында [Йомабикә] иреннән яхшы сүз ишетмәде,
гомере буе кыен ашады.
Я.Зәнкиев. Никадәр кыен ашасам да,
яшьли буразна арасына тәгәрәп керсәм дә, мин – күңелемә авыл
турында олы уйлар төяп, олы юлга чыккан кеше.
А.Гый ләҗев.
Кыенга туры килү Башкарып чыгуы авыр булу, читенгә әйләнү.
Ярдәмчесез кыенга туры килә бит. А.Иванов. Балаларны укырга
йөртү генә кыенга туры килер иде килүен, чөнки станциядән
шәһәргә тикле ара – егерме миль.
А.Тимергалин. Кыен күрү кара
кыен ашау
message-reply
1. прил.
1) трудный, затруднительный; сложный (о работе, деле, задаче)
2) тяжёлый, мучительный (о времени, положении и т. п.); нелёгкий (об условиях труда, жизни, о судьбе)
см. тж. кыенлыклы
3) предик.; прил. трудно, затруднительно, тяжело; мучительно, неудобно делать, совершать (что)
атларга кыен — тяжело шагать
урманны чыгулары кыен — пройти через лес трудно (труден переход через лес)
миңа кыен — мне трудно
уйларга (уйлавы) да кыен — страшно и подумать
сорамага кыен — неудобно спрашивать
2. нареч.
тяжело, с трудом
3. сущ.; диал.
1) битьё; наказание битьём; бичевание; побои
ат кыен белән бармас, сыең белән барыр — (посл.) не гони лошадь кнутом, а гони овсом
2) мука, мучения, страдания; беда, несчастье
кыен атлый — шагает с трудом

- кыен ашау
- кыен күрү
- кыен салу
- кыенга калу
- кыенга килә
message-reply
タタール語arrow-right-bold-outline英語 open-in-new
с. difficult, hard
message-reply
schwer; schwierig; kompliziert; unangenehm
message-reply
カラカルパック 言語の “кыен” の意味 - 定義、画像、発音、例、同義語、反意語、詳細...
定義がないか、定義が十分に明確ではない場合に翻訳をリクエストします。"кыен"?
不明な点がある場合は、質問する 「кыен」という単語。