Latin

Ярдәмче

Total number of words is 513
Total number of unique words is 400
46.0 of words are in the 2000 most common words
62.4 of words are in the 5000 most common words
69.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Безнең уң як күршебез Хәлимә апа улын берүзе генә тәрбияләп үстерде. Гаилә корып яшәү бәхете тимәгәнлектән малайны үзе өчен, ирсез генә тапкан иде. Картайган көнендә үзенә ярдәмче, терәк булыр дип өметләнде.
Эдик бәләкәйдән иркә, елак булды. Әнисе кадерле улын сигез яшькә кадәр күтәреп йөрде, кашыктан ашатты. Хәлимә апа аны җил-яңгыр тидермичә, “өф” итеп кенә үстерде. Үзе көне-төне ике эштә бил бөксә бөкте – улы тук, өсте бөтен булды.
Без, ягъни мәсәлән мин һәм хәләл җефетем күршеләребез белән яхшы яшибез. Хәлимә апа да шырпыга, тозга дигәндәй, төрле йомыш белән керә. Ир-ат кулы тимәгән фатирга күршем мине дә еш чакыра: я краныннан су тама, я балкон ишеге ябылмый...
Бер көнне хатыным аларга кичен кереп чыкты.
– Сәйфуллакаем,— ди. — Шаклар гына каттым! Күршебез малаен шул кадәр иркәли, исем-акылым китте менә. Эдик белән болар ярып бәрәңге пешергәннәр дә тозлы балык ашап утыралар. Хәлимә апа балыкны тазартып, бер сөяген калдырмыйча, кылчыкларыннан аерып биреп тора, Эдик ашап тора! Шул вакыт бер кылчыгы калган ахыры, малай чәчәде... Юыну бүлмәсенә йөгерде. Аннары: “Син мине шулай бер дигәндә бер үтерәсең инде, мам!” дип ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Хәлимә апа бөтенләй коелып төште, кәефе кырылды. Ул малаена һәрвакыт балыкны шулай тазартып ашата икән. Аннары Эдик ашау ягына да бик нәзберек, ди. Аштан суган чыкса ачы тавыш куптара, шулпа ашаганда сөяк кисәге эләксә атна буе сөйләшми малай. Әни кешенең Эдикның көен көйләп көне үтә. Нәрсә эшләсен инде, ул бит аның бердән-бере, күз төбәп торган ярдәмчесе, терәге! Утызны узса да бала-бала булып кала.
Узган җомга эштән кайтсам Хәлимә апа бездә утыра.
– Сәйфулла туганкаем, – ди күршем. – Авыр булса да сүземне екма инде, буш итмәм. Бакча өенең уты сүнде, әллә өзеп киттеләр. Барып шуны гына ялгап бирсәңче...
Бардык икенче көнне, ялгап бирдем. Дөрес, буш итмәде – әчегән бал мулдан булды. Кайтырга чыкканда чөгендерен, кишерен, суганын, борычын, бәрәңгесен, алмасын, кабагын, кәбестәсен биштәренә тутырып аркасына асты, ике зур букчага тутырып миңа бирде, икесен үзе күтәрде... Көчкә кайтып җиттек малай, җан тирләре акты, “кәҗә мае” чыкты. Монысы аның ерунда гына булган икән. Лифт эшләми... Уникенче катка мөкәйләп диярлек мендек.
Фатирга кертеп әйберләрне генә урнаштырып торганда Эдик кайтты. Ул тиз генә өс киемнәрен салып спорт киемнә алмаштырда. Спорт залына ашыга. Әкәмәт инде, ул ике кулына да бармаксыз пирчәткәләр киде. Ул спорт залында тимер-томыр күтәрә, бу махсус пирчәткәләрне киеп күтәрсәң кулга мазоль чыкмый икән.
– Моны киеп бәрәңге казыганда шәп буласы да бит, – димен.
– Син что күрше, вообще что-ли?! – дип Эдик чыгып йөгерде.
Хәлимә апаның әчегән балын янә авыз иткәч арыганнар онытылды.
Улының колак итен чәйни торгач, ниһаять никах вакыты җитте, ахыры - – Эдик әнисенә күрсәтергә өйгә кыз алып кайтты. Малайларныкы кебек кыска, буялган кызыл чәчле, торнаныкыдай озын ботлы, танавына алка кигән, күн итәк, курткадагы бу кызның исеме Эля икән. Әти-әнисе, энесе бар ди.
Эля килүенең икенче көнендә ук Хәлимә апага үзенең идән, кер, табак-савыт юарга, ашарга әзерләргә, кер үтүкләргә, тузан суыртырга, азык-төлек артыннан кибеткә йөрергә, бакчада казынырга яратмавы, алай гына да түгел, бу эшләрне җене сөймәве турында әйткән. Ана кеше нәрсә кылсын инде – улының сөйгәне, аның булачак килене бит, үзем барысын да эшләрмен дигән. Никах укытып бер атна үткәч, оныгы туасы билгеле булды. Хәлимә апаның шатланганын күрсәгез! Гаиләдә тагын бер ядәмче арта бит...
You have read 1 text from Tatar literature.