Latin

Тапшырылмаган хатлар - 4

Total number of words is 2384
Total number of unique words is 1350
42.3 of words are in the 2000 most common words
55.3 of words are in the 5000 most common words
62.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Шушындый чәйләрнең берсендә мин җыелган халыкка түбәндәге документны татарчага тәрҗемә итеп укып чыктым. Бу документ 1920 елны Одесса шәһәрендә аклар тарафыннан үтерелгән кыз турында. Менә ул:
Кадерле иптәшләр!
Мин үземнең кечкенә тормышымны намус белән үттем, намус белән уләм дә. Буген кич мине атачаклар. Ә сигез көннән мица 22 яшь тула. Үлуем кызганыч тугел, революция өчен бик аз эшләдем — шунысы кызганыч. Үләсе килми. Чөнки мин уземне хәзер генә, төрмәгә эләккәч кенә аңлы революционерка һәм партия эшчесе итеп сизә башладым. Эшлисе килә.
Кулга алынганда һәм судта уземне ничек тотуым турында иптәшләр сөйләрләр. Алар: «Син узеңне егетләрчә тоттың», — диләр. Әнкәй бәгыремне кысып-кысып убәм. Әнкәй, тормышымның ахыры төрмә эчендә, пуля астында бетүе өчен елама. Советлар иленең эшчән анасы булырга тырыш. Дошманнар кулында улгән кызыңның истәлегенә кер төшермә — большевиклар яклы бул.
Без, үлемгә хөкем ителүчеләр, барыбыз да узебезне яхшы хис итәбез. Буген соңгы мәртәбә газеталар укыдык. Безнекеләр Пе-рекопка киләләр. Тиздән Украина иркен сулыш алыр. Кызу эш, иркен хезмәт, рәхәт көннәр башланыр. Илебез чәчәк атар. Тик мин булмам. Менә шунысы кызганыч.
Йә хушыгыз, бәхетле булыгыз!
Д. Любарская
Йомыш белән генә кергән 60 яшьлек Миңниса әби түзмәде. Җыерчыклар белән капланган бите буенча мөлдерәп аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә:
— Кем яза дисең әле, доктор апа? — дип сорады.
— Любарская. Нигә сорыйсың, әби?
— Яхшырак кара, доктор, минем кызым Фәтхуллина түгелме? 22 яшь дигән бит. Аннары Украинасы да бар. Минем кызым Мәрьям дә атасы янына Донбасска киткән иде. Атасы турында хәбәрем бар. Безнекеләр кая киләләр дип укыдың әле?
Перекопка.
— Әйе. Картым менә шунда Перекопны алганда үтерелгән. Ә кычым турында һичбер хәбәрем юк. Бәлки, бу хатны ул мескенем и пандыр. Теле бик йомшак. «Әнкәй бәгырем» дигән бит. Минем м.пым да йомшак күңелле иде, — дип үксеп елый башлады.
Мин мөмкин хәтле җиңел итеп аңлатырга һәм юатырга тырыштым.
Мәфтуха апай төрмәдән язылган әлеге хатны үзенә бирүемне офады һәм башка хатны укырга кушты. Икенче хатны да, укыгач, үзенә алды.
Хатлар укылып беткәч, шул уңай белән без гражданнар сугышы һәм сугышта хатын-кызларның катнашулары турында сөйләшем алдык. Сөйләшү озакка сузылды. Киткән чагында, Мәфтуха Пай:
Мин син укыган хатларны изба-читальняга бирәм, — диде.
Мәфтуха апай бик зирәк кеше. Икенче баруымда, ул мине, авыру карарга дигән булып, Миңниса әбигә алып китте. Тик юлда юргамда гына:
- Син инде бернәрсә дә белмәгән бул. Миңниса әби сине ошаткан. «Докторны миңа алып кил», — ди. Кунакка чакыра үчгңпе. Башка хатын-кызлар да булачак. Син безгә авырудан сак-липу, балаларны ничек тәрбия итү турында сөйләрсең, — диде.
Бу турыда мин үзем дә уйлап йөри идем. Хәтта бер тапкыр Мофтуха апайга: «Берәр колхозница йортында әңгәмә уздырасы иде. Шәһәрдә хәзер җыелышларны ударниклар өендә уздыралар», дин сөйләгән идем.
Без барып кергәндә, Миңниса әби бер хатын белән өстәл хәс-торлоп йөри иде. Өе чиста. Идәннәр сап-сары итеп юылган. Тәрәзләргә ап-ак пәрдәләр корылган. Стенада Ленин рәсеме.
Озакламый егермеләп кеше җыелды. Сүз ара сүз чыгып, мин профилактика турында сөйләп алдым. Миңниса әби, иске заманны искә төшереп, ачлы-туклы яшәвен, газап-михнәт көн күрүен сөйләде. Ирен, кызын сагынды. Аның улы — рммомның иң яхшы тракторчысы — Мәрданша гармун алып уйный башлады. Арадан берәү ул уйнаган көйгә сүз кушты. Җыр күтәрелде.
Акылга килгәннән бирле бер генә тапкыр да җырлаганым юк иде. «Ьсзнең доктор җырчы икән» дип сөйләүләреннән курыктым. Докторлыгыма караганда, җырчылыгыма тизрәк ышанырлар, дип уйлаган идем. Ә монда түзмәдем — җырлап җибәрдем.
Җыр бетүгә, гармун бию көенә сиптерергә тотынды. Комсомолка Галия һәм тагын берәү ду китереп бии башладылар.
Тәрәзә алды халык белән тулды. Бер минутлык тынлыктан файдаланып, Мәфтуха апай ашлык җыю кампаниясенең җитүе һәм ничек эшләргә кирәклек турында сөйләде. Үзенең колхозындагы алдынгы кешеләрнең исемнәрен дә әйтеп үтте. Шуннан соң ул җыелган халык арасыннан әллә кемне эзләп табып алды да аңа сорау бирде. Аңардан җавап алгач, икенче кешегә күчте, аннан өченчесенә, дүртенчесенә... Аның сораулары һәм алган җаваплары бу төстә булды:
— Камәр апа, синең Фатыйма исемле бер кызың бар иде, ул хәзер кайда һәм кем булып эшли?
— Беләсең ич. Буа районында агроном ул хәзер.
— Ә син нәрсә тик торасың? Синең дә бит, Гайшә җиңги, Шәм-синур исемле кызың бар иде. Кайда соң ул?
— Ул Казанда инженер булып эшли.
— Ә синең кызың Халисә кайда?
— Халисә Москвада укый. Судья була ул.
— Ә син, Җиһанша абый, ник дәшмисең? Тәрәзә төбендә торасың. Өйгә керер идең. Синең дә бит Майшәкәр исемле кызың бар. Ул хәзер кайда?
Җиһанша абый тиз генә җавап бирмәде. Башта мыек астыннан елмайды. Аннары «Рәхмәт, кызым Мәфтуха, мине дә телгә алдың» дигән сыман тамак кырды. Шуннан соң гына:
— Минем кызга берәвегез дә тормый. Минем Майшәкәрем трактористка. Менә минем кызым кем, — дип, мактанып җавап бирде.
— Күрәсезме, иптәшләр, — диде Мәфтуха апай, — безнең авыл хатын-кызлары арасыннан кемнәр чыга! Агрономнар, инженерлар, врачлар, судьялар, тракторчылар, председательләр. Бу безнең илдә! Ләкин дөньяда башка илләр дә бар. Хатын-кызлар анда ничек яши соң? Яле, доктор, син укыган кеше — аңлатып бир әле, — дип, һич көтмәгән җирдән миңа борылды да, — миңа сөйләгән нәрсәләрне сөйлә, — диде.
Искәндәр!
Мин үземне яхшы ораторлардан санамыйм. Ләкин сөйләр әйберең булганда һәм сөйлисе килгән чагында сүз үзеннән-үзе агып тора икән. Мәфтуха апай «сөйлә» дигәч тә, мин миңа текәлгән йөздән артык күзне күрдем.
Бервакыт мин Мәфтуха апай белән утырганда, аңа йөрәк өзгеч бер документ укыган идем. Бу документ чит ил хатын-кызларының ачы фаҗигасе, күз яше турында. Менә ул:
Договор
Ошбу договор күңел ачу йортының хуҗасы (исем, фамилия) һәм шул йортка эшкә керүче (исем, фамилия) арасында, (исем, фамилия)нең, матди хәле начаршшу собәпле, ата-аналарының яки башка туганнарының рөхсәте белән, фахишә ьүиум турында төзелә.
Шушы договор нигезендә күңел ачу йортының хуҗасы (исем, фамилия) фәнни тиен күләмендә (исе!*, фамилия)гө ссуда бирә. Бу ссуданы (исем, фамилия) фихишәлек итеп тапкан акчаларыннан һич тоткарсыз фәлән срокта түләп бетергә тиеш.
Фахишәлекнең һәрбер прием хакы фәлән күләмдә билгеләнә.
Япония үзенең фахишәлек «промышленностен» әнә шушындый договорлар белән үстерә. Мондый договорлар бер Аумари районында гына җиде мең крестьян кызы белән төзелгән. Буржуа матбугатында чыккан материалларга караганда, хәзер Япониядә регистрация аркылы узган илле мең өч йөз илле өч фахишә бар.
Германия фашистлары хатын-кызны моңарчы күрелмәгән хурлыкка калдырды. Анда хатын-кызларны университетлардан, институтлардан куалап чыгардылар да:
Синең эшең хатын булырга, синең эшең ирләрне назларга, сип милләтнең сөяркәсе, син эшләмә, укыма, синең урының кухня, чиркәү, кровать, — диделәр.
Искәндәр!
Миндә газета-журналлардан һәм үзем күргән вакыйгалардан җыелып барылган искиткеч документлар бар. Документ-нар нанкасы үзенең бөтен гомерен эшчеләр сыйныфына, кешелек дөньясының иң якты киләчәгенә багышлаган Ленин бер сафта эшләгән Надежда Крупская, Клара Цеткин һәм Ппшка кешеләрнең исемнәре белән башлана. Минем папкамда юрле милләт хатын-кызлары бар. Менә Софья Ковалевская — ми тематика фәлсәфәсе буенча профессор, әнә гистология оры. Ә менә үзбәк кызы, күкрәгендә мактау ордены ялтырым Оно парашютта дөнья рекорды ясаган орденлы Фёдоро-ии, Менә салкын Котыпны өйрәнүгә күп көч куйган һәм орден бүләкләнгән гыйльми эшче Русинова. Әнә инженер. Мени очучы. Язучы.
()ч йөз битлек папка-журналым шушындый документлар тулган. Бу минем йомшак ягым. Кайберәүләр ташлар, җыя, икенче берәүләр маркалар коллекциясе төзи. Ә мин совет хатын-кызлары турында документлар җыям.
Мицниса әби өендә мин менә шуларны сөйләдем. Бик гади и I см I сойләргә тырыштым. Аңладылар ахрысы, чөнки япон кресть-нн км (ларын кызганып елаучылар булды. Чөнки парашютта дөнья рекорды куйган Фёдоровалар турында сөйләгәндә, тыңлаучылар аша күккә карап тордылар. Колхоз председателе Мәфтуха апай турында сөйләгәндә, «Безнең арада нинди шәп кешеләр бар» дигоп сыман, берничә тапкыр кул чаптылар.

Искәндәр!
Тормышыма зур үзгәреш керткән бер вакыйга булу аркасында бу хат нәкъ 20 көн өзелеп торды. Шунлыктан Мәфтуха апай турында да язалмый калдым. Мин сиңа байтак нәрсә турында язарга уйлаган идем. Ләкин көтмәгән бер вакыйга килеп чыгып, хатымны чуалтты. Шуның аркасында башта язылган өч хатымны да җибәрми калдым.
Беркөн амбулаториядә авыруларны карап бетереп китәргә җыенганда гына, ял йорты докторы кереп:
— Ирең безгә ял итәргә килде. Синең турыда сөйләгәч, бик шатланды. Бүген яныңа килә, — диде.
Кулымда градусник иде — төшеп ватылды. Бер-ике минутка телсез калдым. Нинди ирем? Кем? Искәндәрме? Вәлиме? Нәрсә уйларга да, кемне күрергә дә белмәдем. Ял йорты докторы гаҗәп культуралы кеше. Ул канлы ярага тоз салырга яратмый — минем нинди хәлдә калуымны аңлады, күрәсең:
— Шатлыгыңнан шаккаттың бит, Галия. Ярый, мин киттем. Иреңне каршы алырга комачауламыйм. Аннары ашыгыч эшләрем дә бар. Икәүләп безнең янга мороженое ашарга барыгыз, — дип чыгып китте.
Ял йорты докторы чыгып киткәч, ярты сәгать чамасы кабинетымда бикләнеп утырдым. «Искәндәр булмас, аның белән бөтен нәрсә өзелгән, беткән. Ул булса — күрешермен, сөйләшермен дә бетәр. Вәли булса нишләрмен? Романтикага бирелеп тудырылган хыялый ирем юкка чыккач, халыкка, балаларга нәрсә әйтермен?» — дип уйландым. Авыр уйлардан башым авырта башлады. Өйгә кайтырга җыенып, амбулатория ишеген ачтым. Ишек төбендә Вәли Сафиуллин иде.
— Мөмкинме? — диде.
— Рәхим итегез...
Без кабинетка кердек. Ул бик нык үзгәргән. Йокымсыравы беткән. Олылык төсе кергән. Тик аның күзләрендә генә элекке Сафиуллин билгеләре калган. Йөзендә — шатлык.
— Әдрәстә очрашырбыз дип кем уйлаган?!
— Әйе.
— Йә, ничек торасыз? Сез мине оныткансыздыр да инде. Хәер, белмим. Ә мин рабфакны, рабфак белән бергә сезне дә бик еш искә төшерәм, — дип сөйләп китеп, мине уңайсызлыктан чыгарырга тырышты.
Бер ярты сәгать сөйләшкәннән соң:
— Буш булсагыз, мине чәй белән сыйлар идегез. Ял йортында чәйне көнгә бер генә тапкыр бирәләр, ә мин яратып чәй эчәргә ойропгән кеше. Семьягыз белән дә таныштырырсыз, — диде дә урымыннан кузгалды.
Кашта мин аны өемә чакырырга да, чакырмаска да белмәдем, чон ки балаларым әткәй дип Вәлинең муенына асылынулары мөмкин. Рәсемнәрне күреп, мине дә, үзен дә уңайсыз хәлдә калдырыр. Мин шулай уйладым. Ләкин шулхәтле озак күрешми торганнан соң, «вакытым юк» дип, Вәлине дә кайтарып җибәрергә сломодем. Тик амбулаториядән чыккач кына, башыма килгән фикерне ойтә алдым:
Әнә теге ак йортны күрәсезме? Мин шунда торам инде. Ирисмнан соң өс-башны алмаштырасы бар. Ун-унбиш минуттан гоң тунда килергә булсагыз, миң сезне вареньелап чәй белән сыйпармын, — дидем.
Ул риза булды.
Мим, өйгә кайтып, балаларны урманга җиләккә җибәрдем. Са-монмр куеп, өстемне алмаштырдым, һәм түземсезлек белән Вәли кою башладым. Стеналарга эленеп куелган рәсемнәрне куз-I и гмпска булдым. Сер ачылгачтын ахырына кадәр ачылсын, дидем.
('амовар өстәлгә менү белән, Вәли килеп керде.
Сезнең квартирагыз шәһәр квартираларыннан бер дә ким тугел, дип, керүенә бүлмәләремне мактый-мактый, күзен сте-мпнпрга, рәсемнәргә төшерде.
Рәсемнәрдә үзен күрүгә гаҗәпсенде. Ләкин эндәшмәде. Тик чой алдында гына, бер-беребезгә ияләшә төшкәч кенә, түбәндә-гсчо сойләшүләр китте:
Карагыз әле, Галия, — диде ул. — Мин ял йортына килеп юшконнсң икенче көнендә үк миңа: «Сезнең хатыныгыз биредә |ц и* юр булып эшли», — диделәр. Юлда йөргәндә, ял йортларында итканда, кеше белән нинди кызык нәрсәләр булмый! Тиз таны-ишсыц. Шунда моңарчы берәүгә дә сөйләмәгән серләреңне сөйлисең. Моннан соң мәңге очрамаслык кешеләр белән дусланасың. Ьу юлы да: «Мине берәр кеше белән бутыйлар, күрәсең, әйдә кы-1ык булсын», — дип уйладым да, «хатының монда» дип әйтүче-лорю: «Әйе шул, минем хатыным монда эшли», — дия башладым. Ләкин ял йорты докторы да шул ук сүзне әйткәч, «сезнең хининыгыз Галия Сафиуллина» дигәнне дә ишеткәч, борчылырга югындым һәм сезне күрәсем килде: «Фамилияләр бер булганга тулай әйтә торганнардыр», — дип уйласам да, «юк» дип җавап бирергә телем бармады. Чөнки рабфакта чакта мин хыял итеп йөрми 11 ал иямнең хәзер кешеләр тарафыннан «синең хатының Галия» дим йөртелүе минем өчен рәхәт иде. Инде үзегезне күрдем. Менә момда, сезнең өегездә утырам. Стенада үземнең рәсемнәремне күрәм. Ләкин бит мин сезнең белән бервакытта да рәсемгә төшкәнем юк. Миңа охшаган кеше кем ул? Ялгышмасам, сез артист Искәндәргә чыккан идегез. Аерылдыгызмы әллә? Искәндәрдән соң әнә шушы рәсемдәге кешегә чыктыгызмы? Нинди кәмит бу? Зинһар, аңлата күрегез.
— Искәндәр белән мин күптән аерылдым. Шуннан соң берәүгә дә чыкмадым, дияр идем, хата булыр. Чөнки рәсемдәге кеше «ирем» булып хисаплана. Балаларым аңа «әткәй» диләр.
— Кем соң ул?
— Ул — сез. Мин ул рәсемне рабфактан калган дәфтәрләрем арасыннан таптым.
— Димәк, сезне минем хатыным дип йөрүләре дөрес?
— Әйе, дөрес.
— Ләкин мин бернәрсә дә аңлый алмыйм. Бу эшкә сәбәп нәрсә?
— Әгәр дә бу эш сезне борчыса, мин хәзер үк рәсемнәрне алып яшерә алам һәм, телисез икән, ял йортына барып, «Бу Сафиуллин минем ирем түгел» дия алам. Ләкин сез монда күп булса тагын бер ай торырсыз. Авырсынмасагыз, мин сездән бу «кәмит»нең, «фаҗигале кәмит»нең, дәвам итүен сорар идем.
— Ягъни?
— Ягъни семьягыз турында сүз чыкканда...
— Мин өйләнмәгән, минем семьям юк...
— Минем турыда сүз чыкканда, дим мин...
— Әйе...
— Галия — минем хатыным, иптәшем, дип әйтегез.
— Ни өчен? Нигә? һич аңламыйм.
— Вәли, сез миңа бик авыр сораулар бирәсез. Курыкмагыз, мин сезгә ике баламны тагарга, сезгә кияүгә чыгарга уйламыйм. Бу бары сезне һәм үземне кешеләр алдында да кыен хәлдән чыгару өчен генә. Юкса йә сез, йә мин, икебезнең берсе хәзер үк моннан китәргә тиеш.
— Беребез дә китми. Мин риза. Тик үзем белмичә мин ничек итеп сезнең ирегез булганмын? Шуны беләсе килә.
— Анысын хәзергә сорамагыз. Мин аны сезгә... Димәк, риза?
— Риза.
— Рәхмәт, — дидем дә, кулымны суздым һәм аны балаларның яшьләре, исемнәре белән таныштырдым. Үз өенә килгән кебек миңа кереп йөрүен сорадым. Балалар белән әткәйләре шикелле сөйләшүен үтендем.
Шуннан соң ул көн саен безгә килеп йөри башлады. Балалар аңа бик тиз ияләштеләр. «Әткәй», «Әткәем», дип, артыннан калмыйча йөриләр. Бергә урманга, чиягә йөрдек. Шул вакытларны райздрав:

- Ирең дә кайткан, ашлык җыю вакыты да җитә. Син бер 15 кошч) отпускыга чыгар идең. Аннары кызу эш булыр, — дип, үзе-мп отпуск бирде.
Сез көн саен очраша торган булдык. Бергә төрле китаплар укылды. Студент чаклар искә төшерелде. Ләкин Вәли һичбер вакыт Галиуллин шикелле начар кыланмады. Мин үземнән курык-гым. Чөнки Вәлине чын-чынлап ярата башлаганымны сиздем. Лиың белән ничек саубуллашырмын, бергә кушылмас борын — ничек аерылырмын дип, йөрәгем сызлады.
Менә хәзер дә, шушы хатны язып утырганда да борчылам. Вәли ком саен миннән үземне аның хатыны дип халыкка белдерүемнең собәбен сорый. Мин «иртәгә», «иртәгә» дип сузып килдем. Соңгы соравына «китәр көнеңдә әйтермен» дидем. Иртәгә ул кич. Ничек аңлатырга! Кайчагында миңа ул мине элеккечә үк ярата теле тоела. Хәтта шаярып утырганда:
Галия, чынлап та, мин синең чын ирең — иптәшең булсам, ягыш без бергә кушылсак, ни әйтер идең? — дип, сораулар да бирә.
Локин мин мондый сораулар бирелгәндә, йә эндәшми калам, (ы шаярып әйтелгән сүзгә борам. Чөнки мин аның мәхәббәтенә җинап бирә алмам төсле. Ике балалы булуым, рабфакта аңардан I и 1сп йөрүем — синең белән торуым аның исенә төшәр, ул борчылыр, борчылса да әйтмәс. Әйтми калуы аңа газап булыр. Ә мин газап күрүен теләмим.
Иртәгә Вәлинең китү көне. Мин бүген эшкә чыктым. Башым һич ипләми. Гел аның турында уйланам. Аның белән аерылу — каушан киткән минутларыма караганда да авыррак буласын бе-ном. Бу хатны шунда өзеп: «Вәли, мин сине яратам бит, ләкин без синең белән хыялда гына ир һәм хатын булып калырбыз», — дип, 1 1 им аңа борасы килә.
Ьероү ишек шакый.
Иоли: «Иртәгә соңгы кич, озак утырырга килермен», — дигән
Ярыймы? — ди. Ул!
Искәндәр!
Күрше бүлмәдә Вәли утыра. Яза алмыйм, кулларым калтырый.
Мали:
Иртәгә китәм, Галия. Ләкин китәсе килми. Ияләштем. Шу-ни'| да китәм. «Хыялый ирең» булуымның сәбәбен беләсем килә. Пи ы да ярты айга калырга мөмкин иде. Калсам, бөтенләй китә «.имим, дип куркам. Серне ачыгыз, — ди.
Мин «хәзер» дип икенче бүлмәгә керәм һәм шушы сүзләрне и шм. Ьолай гына сөйләп, мин аңа барыбер аңлата алмам. Чөнки үземне бик начар хис итәм. Шуңа күрә дә сиңа язылган хатларны Вәлигә бирергә булдым. Укысын да теләсә ничек аңласын. Хәзер янына чыгам да:
— Мә, дустым, шуларны укып чык. Бу — минем тормышым. Шуннан барысын да аңларсың, — дим.
Хуш, Искәндәр. Сау бул! Хуш, Вәли! Синең белән саубуллашуы миңа бик авыр булыр.

Галия
You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Тапшырылмаган хатлар - 1
    Total number of words is 4478
    Total number of unique words is 2251
    34.5 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тапшырылмаган хатлар - 2
    Total number of words is 4491
    Total number of unique words is 2235
    34.7 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    55.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тапшырылмаган хатлар - 3
    Total number of words is 4402
    Total number of unique words is 2217
    35.4 of words are in the 2000 most common words
    49.6 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тапшырылмаган хатлар - 4
    Total number of words is 2384
    Total number of unique words is 1350
    42.3 of words are in the 2000 most common words
    55.3 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.