Latin

Шушымы Дүртенче «А»? - 2

Total number of words is 2845
Total number of unique words is 1533
40.5 of words are in the 2000 most common words
55.2 of words are in the 5000 most common words
62.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
— Әйе, бик чыкты ди монда! Үзләре торсыннар мунчада. Миңа өйдә дә бик ярыйсы әле!— Гапсаттарның йөрәк маен әрнеш тозы эретә.
— Туйга чакырасың инде!— Гомәр үртәүгә күчә.— Бар, кайтып, әниеңә әйт... Килен төшерергә җыенсыннар!
Әмма аптырыйсы юк. Такташны быелгы җәйдә генә дә әллә биш кат шулай «өйләндердек» инде. Әле егет булып өлгермәгән, үбеш-кочышта әкәмәт тә маһир инде үзе. Шулай шул, нишләтәсең бит, Такташның күрке бар, буе-сыны. Хәтта Барий да алай ук түгел, безнең чамарак кына.
Дустыбыз урынына мыштым гына килеп утыра. Әллә үзенең мунчага куып чыгарылуын, туй хәстәрендә йөгереп йөриячәген хәтерендә тугылый, әллә инде бөтенләй дә һичнәрсә уйларга белми? Гапсаттар да телсез калыр икән!

VI
Иртән Вазыйхны уятырга онытканнар, әмма аягына бастырганнар һәм су буендагы болынлыкка бозау бәйләргә төшереп җибәргәннәр. Инде бер сәгать үткән, ике... Юк та юк икән бу. Әнисе аптыраган. «Кая йөри икән шушы юньсез улым?»— дип, аны эзләп урамга чыгып та кергән, болыннар ягына да күз салган, ә малай — күренми. Бозавын бәйләп куйган, анысы. Тыз-быз очып йөренгән чебен һәм кигәвен ишеләрне коерыгын болгап кына куркытып, кугалап, яшел хәтфә үләнлектә, җылы кояш нурларын тәненә сеңдереп кенә рәхәтләнеп ята, аңардан:
— Вазыйх абыең кайда йөри?— дип сорасаң, белсә дә әйтми инде ул.
Дустының югалуы хакындагы хәбәр Гапсаттар колагына да барып ирешкән. Имеш, Вазыйхны су төбеннән эзләячәкләр, ди, әгәр дә бүген кичкә кайтып килмәсә.
— Йокылы-уяулы гына төшеп киткән иде, хараплар иттек улыбызны!— дип елый икән әнисе.
— Балаларымны бер дә карый белмәдең инде!— дип ачулана аны әтисе.
Бу хакта ишеткән Гапсаттарның авызы ерылды, колак артын кашып алды, өлкәннәргә:
— Булмаганны,— диде, шаккаттырып.— Суда батмый, утта янмый торган малай ул! Балык кебек йөзә, таш кебек катып кала!
Ышандылар. Гапсаттармы инде сүзен аста калдыручы?
Беразга тынычландылар. Шулай да:
— Кайда йөри икән ул малай актыгы?— диделәр.
— Үзе генәме?— дип уйга калды Гапсаттар.— Гамир беләндер ул, йә Гомәргә ияргәндер...
Шунда әниләрнең башлары эшләп алырга өлгергән, өйләренә таралышканнар. Урамнар ике-өч минутка бушап торган, тагын йөгерешеп чыкканнар. Гапсаттардан гайре өйләрендә һичберсенең уллары юк. «Бу ни хәл икән?»— дип, һәммәсе утлар йотып, балалары кайтып керүен ярты көнгәчә көткәннәр. Өйлә дә узып киткән. Тагын Гапсаттарга килгәннәр. Кичә абыйсы Такташ ватып кайтарып аткан сәпәен көйләп-рәтләп маташа икән бу, өлкәннәрне тыңлап торырга вакыты юк.
— Безнең малайлар кая?
Гапсаттарның аларга колак куярга исәбенә дә килми инде, һаман эше тыгыз, шулай да башын күтәрми генә җавап бирә:
— Урманда!
— Нинди урманда?
— Безнең урманда түгелләр инде һәрхәлдә,— дип җавап бирә Гапсаттар, кара майлы кулы белән тирләгән маңгаен сөртеп, тәмам корымга буялып беткәндәй кыяфәтендә калып.
Авылның тау ягында, көнчыгыш тарафына таба зур урман була торып, көнбатышында, шулай ук өч чакрымнардан ерак түгелдер, Күтәмәле урманы, Куҗак авылы башында тагын бер урман, арырак, бу яккарак килеп, Әлмәт юлы өстендә Ирекле урманы, Байларныкы, аннан арырак — Гөлбакча урманы. Кыскасы, урман да урман. Гөлбакчаныкы шомыртка бай, Күтәмәленеке — чикләвеккә, башкасы — җиләк-җимешкә, ягъни һәркайсында үз сые җитәрлек. Ә үз авылыбызныкына килгәндә, һәммәсе дә бар. Әмма малай-шалайны ерак урманнарның нигъмәтләре кызыктыручан, үзләренә чакыручан була.
— Кайсында соң алар?
— Гөлбакчаныкында!
— Кем аларны анда җибәргән?
— Белмим!
— Нигә сорап китмәгәннәр?
— Сорасалар, җибәрер идегезме?
— Юк, юләрләнеп йөрмәсеннәр әле!
Гапсаттар ул арада сәпәен көйләп бетерә дә, шуңа атланып, әниләре яныннан әллүр, җиле дә калмый. Бусы да иптәшләре артыннан олакты инде моның дип уйларга да өлгермиләр, әйләнеп кайтып та җитә.
— Син нигә бармадың соң?— диләр.
— Һе-е,— ди Гапсаттар,— әллә мине юләргә саныйсызмы? Чикләвеккә — иртә, шомырт инде коелып бетте. Бу вакытта урманда гөмбәдән гайре һичнәрсә табып булмый!
Әниләренең авызы ачылып кала. Тагын Гапсаттарның сүзләре өстенгә чыга. Ни мактый, ни ачулана алмыйлар малай актыгын. Өлкәннәр үзләреннән акыллырак булган балаларны яратмыйлар алар, андыйларга бары тик ачулары гына килә.
— Безнең балалар белән барсаң, яхшырак түгел идеме?— диләр, иптәш малайларының әниләре.— Ул ахмаклар анда буталып йөргәнче, синең артыңнан калмас иделәр. Адашып аптырамасалар ярый да инде!
Әтиләренең кайсылары машиналарга, берләре мотоциклларга төялешеп, малайлары артыннан Гөлбакча урманына да, Ирекленекенә дә барып кайталар. Таба гына алмыйлар үзләрен.
— Әллә бүре ашаганмы боларны!— дип, Гомәрнең әнисе елап ук җибәрә.
— Урманнарда качып ятучы качак-юлбасарлар кулына төшеп, хараплар гына булмадылармы?— дип кушыла аңарга Гамирның әнисе. Аларга хәйран калып торган Гапсаттарның әнисе дә «суган суы сыкмакчы» икән, әмма тыелып калган, чөнки бер улы — монда, ә Такташы су астыннан да коры чыгачак!
Әмма, әйе, чыннан да сүзләре хак булса, бүре авызында, яисә юлбасарлар кулында малайлары калып, алардан мәхрүм ителсәләр?
— Суга төшеп кенә харап булганнардыр!— ди һаман да Вазыйхның әнисе, болай да ачылган яраларына тоз сибеп.
Менә үкерешә әниләре, менә аптырый әтиләре. Гапсаттар гына, урам башына күрсәтеп:
— Әнә кайтып киләләр!— ди.
Һәммәсе дә шул якка борылалар.
Малайлары, быдыр-быдыр сөйләшеп, исән-имин, олы эш кырган кешеләр төсле чыннан да югары очтан төшеп киләләр. Әниләре:
— Кайларда бу гомергәчә йөрдегез, юньсезләр!— дип, аларга ташланалар.
Кайсының колагыннан сөйрәп, кайсының артыннан чыбык белән куып, ишек алларына, өйләренә алып кереп китәләр. Авыл очы малайлар чинашына күмелә. Ул да түгел, әле капкаларыннан Гомәр атылып чыга, әле — Гамир, әле — Барий, әле — башкасы. Ә Вазыйх күренми.
Бераздан әти-әниләр тынычланалар, балалары да чинашулардан туктыйлар, качып яткан җире — кычыткан һәм әрекмән араларыннан чыгалар. Тамаклары — ач, бичаракайларның. Сыер да ашаган улагы янына кайта, дигәндәй, болар да берәм-берәм, өстәл янына якынаерга дип инде, ишек тоткаларына ябышалар. Чакырып алуларына өметләре зурдан.
Ә Вазыйх һаман юк. Аның әнисе, хафаланып, әле берсенең, әле икенчесенең капка төпләренә килә, өйләренә уза.
— Минем улым адашып сезгә кермәдеме?.. Әй лә инде, ул кадәр сарык дигәч тә... Сезнең малайлар белән түгел идемени? Барий кайтты, Вазыйх — юк! Минем малай кая?— дип таптыра да башлый.
— Күргәнебез-белгәнебез юк, ул безнең белән түгел иде!— диләр малайлар һәркайсы.— Белсә, Гапсаттар беләдер, аның белмәгәне юк!
Һәммәсе бердәм сөйләшеп куйганнар диярсең, һаман да шулай җавап бирәләр. Моңа өлкәннәр хәйран итә. Сәпәенә атланып әле генә чыгып таярга маташкан Гапсаттарны эләктереп алалар.
— Кая Вазыйх?
— Бүре ашаган!— ди Гапсаттар, ике дә уйлап тормастан.
— Ничек?— дип аптырап калалар өлкәннәр.
— Капкан да йоткан. Бүредән сөяк тә калмый, диләр!
— Күрдеңме?
— Кемне?
— Бүре ашаганын!
— Ә, бүре ашаганынмы? Күрдем... Телевизордан күрсәткәннәре бар!
— Кем әле синнән аны сорый? Вазыйхны бүре ашаганын, дибез!— өлкәннәрнең түземе төкәнә. Әмма Гапсаттар хәйран да итми:
— Каян күрим ди? Иртәннән сәпәй көйләп маташтым, урамга да чыкканым юк. Күз алдыгызда идем... Сез үзегез әйтәсез бит!
— Алдыйсың!— диләр өлкәннәр, малай-шалайга ышануны гадәт итә алмыйча.
Гапсаттарның даны китә. Ул авыл башыннан велосипедында урап кайтырга өлгерми, аның хакында гайбәт тә таралып, югары очтан түбәненә, түбәненнән югарысына йөгерә:
— Вазыйхны бүре ашаган, Гапсаттар карап торган!
Авыллар кайчагында сүзне кыска тоталар, әһәмиятсезләрен төшереп калдыралар. Югыйсә мондагылар да: «Вазыйхны бүре ашаган дип Гапсаттар әйткән, әмма үзе күрмәгән!»— дип ишетеп торганнар, әмма: «Вазыйхны бүре ашаганын Гапсаттар күргән!»— дип сөйли биргәннәр.
Бу сүзләр хәтта малай-шалайларның да колагына ирешеп, һәммәсе бердәм җыелышып, түбән очка төшкәннәр. Сәпәендә Гапсаттар узып бара, эләктереп алалар да:
— Вазыйхны ничек итеп бүре ашады? Капты да йоттымы? Сөйлә!— диләр.
— Бүресе нинди иде, сорымы?
— Бозау кадәр булгандыр, шулаймы?
Гапсаттар әүвәле боларның ни-нәрсә хакында сораштыруларын аңлый алмый. Төрле яклап аптыраталар моны. Сорау арты сораулар ява. Әйе яки юк дип тә араларына сүз кыстырырлык түгел.
Шунда капкаларыннан килеп чыккан Вазыйх күренә. Һәммәсе тәгәрәшеп китәрдәй хәлдә аптырашта калалар.

VII
Авыл бер атна чамасы маҗараларсыз гына яшәде. Һәммәбезгә берьюлы акыл сабакларын укытулары сәбәпле, шуклыклар да онытылып тордылар. Дөресрәге, башыбызга этлек уе керерлек урын юк иде әлегә. Җитмәсә Вазыйхның да бер генә булса да башын чыгарып, урамга чыпчык кадәр борынын да күрсәтеп караганы юк. Таралырга өлгергән сүзләрдән белеп торабыз: аны әниләре, капчыкка тыгып, почмакка утыртып куйганнар. Ике күзе, борын һәм авызы өчен тишек тә тишеп куйганнар, имеш. Шул тишекләрнең берсеннән абыйсы Барий, алдына табак күтәреп килеп, кашык белән Вазыйхның авызына кайнар аш коя, ди, чәй агыза икән. И бичаракай, олы-кече йомышларын ничекләр генә үтидер — капчык төбенә генә җибәрәме?
Бу хакта малай-шалайлар арасында бәхәсләр булгалап алды. Гомәр әйтә:
— Әнисе урамга соскы белән ташый!— ди. Күтәреп чыгып килгәнен койма башларында утырганында күргән.
Ышандык. Монда да Гапсаттар ярдәмгә килде:
— Идән арасына тишек ясаганнар да... Вазыйх шунда гына җибәрә!— диде. Үзе күрмәгән, әмма башкача була алмасына иманы камил.
Монсына да ышандык. Урамга чыкмасмы дип абыйсы Барийны көттек. Аны чакырырга ташбаш Такташны да кертеп карадык, тупсаларыннан да уздырмаганнар. Болай да кыска урамыбызның очы кителгәндәй тоелып, шушы бер атнабызны күңелсезлектә уздырып җибәрдек.
Әүвәле, Вазыйхның югалган көнендә үк, аның печәнлеккә менеп, шунда йокысын симерткән булуы хакында белеп өлгергән идек. Хак булмаган, имеш. Иптәшләре артыннан урманга киткәнендә адашып, бер тау тишеге янына килеп чыккан. Ә Вазыйхның кызыксынучанлыгын беркем дә җиңә алмый инде ул. Шунда кереп тә киткән.
Ул җәйдә олы-кече гәҗитләрдән тау тишекләре һәм алардагы хикмәтләр хакында ниләр генә укырга өлгермәгән идек. Безнең оч малайлары да теге көнне әллә кайлардагы Гөлбакча урманына бармаганнар, үзебезнекенә генә менгәннәр, ә Вазыйхның тау тишегенә кереп киткәнлеген берсе дә күреп калмаган. Шунда ул йөри торгач, җир астыннан килеп, үзләренең тышкы базларына юлыккан. Бәхете инде, өскә килеп чыккан, диләр.
Гапсаттар әйтә:
— Вазыйх, тау тишегенә килеп керүгә, бер аждаһага очраган. Анда җир асты патшалыгы булган,— ди.— Бу аждаһа аның ишеген саклый икән. Сугыша башлаганнар. Вазыйх кылычы белән бер ора икән, теге аңа каршы авызыннан ут көлтәсен очыра. Дустыбыз бирешми. Керфек очлары көюгә дә карамастан, куркып-нитеп тормый, аждаһага яңадан ташлана, кылычы белән кабат ора!
— Беләсең сиңа!— дип бүлдерде аны Гомәр.— Аждаһалар юк алар. Дию булган ул. Олы, дәү, куркыныч дию пәрие, авызыннан утлар ата торганы. Аның кулында олы тимер чукмар икән. Бер оруына — җирләр тетрәп куя. Вазыйх шуның белән сугышкан!
Гапсаттар аның сүзләренә колак салып тормый, үзенекен дәвам итә:
— Вазыйх кереп китте бит әле... Килеп чыккан бер алтын сарай алдына. Тәрәзәсе ачык, ди. Ә аннан бер чибәр кыз, хан кызы инде, карап утыра. Безнең Вазыйхка: «Ай җаным, мине коткарырга килдеңме?»— ди. Үзе аңа сул күзен кыскалый. Имеш, кил бире! Мин сине көтәм, дигәне бу. Ә безнең Вазыйх хатын-кыз алдавына бирешә торганнардан түгел. Ул минем абый Такташ кына, кызлар итәгенә ябышып, дөньясын тәмам онытып биеп йөри. Ә Вазыйх юләрме соң?.. Кызлар алар сихерче булалар!
— Барысы да түгел инде!— дип бүлдерә Гомәр, бу мәсьәләдә үзенең маһирлыгын һәм белемен күрсәтеп, гомумән дә соңгы көннәрдә теле ачылуга сөенеп сөйләшүдән туймыйча.— Без, күрше авыл Дамир белән инде, яз көнендә классташ кызларны мәктәптә аралыкка өерләре белән куып керттек тә туйганчы кочакладык. Берсе дә сихерли алмады. Чәр-р-р килделәр.
— Һи-и,— дип куйды Гапсаттар.— Булдыргансыз икән. Алар кызлар иделәрме икән соң, әллә җеннәрме? Күзегезгә кызлар булып күренеп, сезне юри котыртып...
Гомәр мәсьәләнең бу ягын уйлап та карамаган икән. Шым булды. Коты болай да нәзек һәм кыска буеннан бөтергәләнеп узгандыр инде...
Гапсаттарның сүзе тагын өстенгә чыкты:
— Безнең Вазыйх бу кызга таш ыргыта да теге уттай янып юк була. Чыннан да дию пәриенең кызы икән. Сараена кем керсә, казанга сала да пешереп ашый, ди.
Әмма бу юлы аның белән Гамир риза түгел. Шунда ук телгә килә:
— Дию кызлары да, пәриләре дә адәм итен ашамыйлар!
— Нәрсә ашыйлар алай булгач?— дип, Гапсаттар кеткелдәп ала, исәбе бер генә: аны саннан чыгару.
— Сарык итен!— дип сикереп тора Гамир, башын кисмәгә бирердәй булып кызып.— Көтүче Кыям абзый сөйләгән иде. Ышанмасаң, үзеннән сорарсың, яме! Белдеңме! Беркөнне көтүләрне куып, иртә белән, иртүк авыл башыннан чыгып киләләр икән, тау сукмагы буйлап бер дәү дию, сыртына кара сарык йөкләп менеп китеп бара, ди. Кыям абзый чыбыркысын шартлатып җибәрүе булган, теге, сарыгын ташлап, дүрт аяклап җан фәрманына чабып юк та булган. Урманга кереп, тишегенә чумган!
— Куа барганнармы?— дибез.
— Әйе,— ди Гамир,— тотарсың диюне куып кына. Ат белән чаптырсаң да артыннан җитешеп булмый әле аның!
— Адәм ите тәтемәгәндә, сарыкныкы да бата инде ул диюләргә,— дип шартлатып әйтеп куя Гапсаттар.— Әмма дә безнең Вазыйхны харап итә язганнар!..
Шым калабыз. Барыбызның да колаклары Гапсаттарның авызында. Чын күңелдән ышанып, күз алларыбызга әкияти көчкә ия буларак Вазыйх дустыбызның сурәте килеп баса. Кечкенә буе, чүмеч башы баһадир гәүдәгә, үзе чибәр егет кыяфәтенә керә. Ышанмыйча да мөмкин түгел. Гапсаттар үзе сөйли бит. Бүтән берәүдән ишетсәк, әле икеләнеп торыр идек. Әнә, Гомәрнең дә, Гамирның да сүзләре өстен чыкмадылар.
— Бара икән бу... бара...— Гапсаттар тагын сүз дилбегәсен үз кулына ала.— Теге, Кыям абый күргән, беләсез бит инде, диюгә килеп юлыга. Куллары — чукмар кебек, бер сукса, Әмерекәгә кадәр тәгәрәп китәсең, ди.
— Айга очасың, диген!
Гомәрнең бу сүзе Гамирнең дә күңеленә хуш килде:
— Анда хәзер әмерекәннәр, шулар янына очасың, димәк!
— Һәм дөрес!— гомерендә беренче тапкырдыр Гапсаттар аларның да сүзләрен өстен чыгарды. Болар бу бәхетләреннән авызларын сүздән тыйдылар. Күңелләренә тынычлык иңде. Шушы хәйләсенә аларны каптырган Гапсаттар ашыкмыйча гына үз әкиятен дәвам итте.— Вазыйх тегеңә берне суга, бу — икене. Диюнең күзләреннән утлар күренеп, очкыннар чәчрәп чыгып, коты ботына, аннан табан астына ук китә. Ачуы белән Вазыйхка тондыра. Бетте егетебезнең башы: хәле китә. Күпме сугышып була инде? Тизрәк качу ягын карый. Йөгереп бер җиргә керә — диюнең тавыклары кетәклеге, ә анда — дөя кадәр әтәч, Вазыйхның яка артыннан эләктереп ала да: «Әһә, син минем тавыкларымның йомыркаларын урларга кердеңме?»— дип, аны тышкы якка болгап ата. Вазыйх, мескенем, тузанга барып төшә. Чәче-башы кап-кара була, ике күзләре генә ялтырап торалар. Аны куа килгән дию, шунда шушындый Вазыйхны күреп ала да, шәрран ярып кычкырып җибәрә, куркуыннан инде бу! Әйе... Вазыйхыбыз бу якка таба йөгерә-кача, дию — икенче. Икесе дә, әле берсе, әле тегесе үзен куып киләдер дип белеп, котсыз калганнар. Ярый әле Вазыйхның бәхетенә үзләренең тышкы бәрәңге базларының төбе очрый, ул шуннан бу якты дөнья йөзенә килеп чыга. Ә аннары, үзегез дә беләсез, аны әниләре капчыкка салып, ул капчыкның авызын унбиш йозаклы чылбыр белән бәйләп куйганнар, безнең янга уйнарга чыга алмасын өчен!..
Гапсаттарның да сүзләре бетәр икән. Һәммәбез Вазыйхның башыннан үткән хәлләрне аның авызыннан ишетеп, хәйран итеп утыра бирәбез. Шунда колагыбызга ишетелә дип торабыз, берәү эндәшә:
— Сәлам, малайлар!
Куркышып бер-беребезгә елыштык. Койма башында авызын ерып Вазыйх утыра иде, сорап та куйды:
— Кемне болай әкәмәт итеп сөйлисез? Мине түгелдер бит!..
Сүзләребезне җыя алу кодрәтебездән килмәгәнлектән, ярдәм үтенгәндәй Гапсаттарга карадык. Ә аның исе дә китмәгән, аптырап та бирмәгән:
— Нәрсә, капчыктан чыгардылармы әллә?— дип, ул да аңа авызын ерды.
— Нинди капчыктан?— Вазыйх әлегә үз хәлләре хакында авылда таралган сүзләрне ишетергә өлгермәгән икән. Төшенеп тә, аңлап та бетермәде.
— Әни әйтә, сине капчыкка тыкканнар, ди!— Гапсаттар шунда ук Вазыйхның күзләрен ачу эшенә кереште.— Бик алай кысан булмадымы?
— Нинди капчык?— диде Вазыйх, тагын да аптырап.
— Солыныкымы, онныкымы, ташмы — белмибез, сине шунда утыртканнар, дөресме, үзең әйт!— диде тагын Гапсаттар, аңа белгәнен аңлатырга теләп.
— Ә-ә,— дип сузды Вазыйх, тагын авызын ерып җибәреп.— Өйгә бикләп куюларын әйтәсеңме? Тәрәзәдән чыгып шылдым әле! Әниләр кайтканчы гына!
— Әнә, күренәләр!— Гомәрнең очлы күзе су буеннан менеп килгән апаларны күрергә өлгерде. Вазыйхның ничек юк булуын белешми дә калдык.
— Сөйләгән буласың,— диде бераздан соң Гамир, ризалыгын бозып, Гапсаттарны ачуланып.— Капчыкка тыкканнар, имеш. Нинди капчык? «Домашний арест» кына икән бит!
— Һи-и,— диде Гапсаттар да, бәхәсне кыздыра төшеп һәм мәсьәләне аңлатып биреп.— «Капчык» дигәннәре шул ук «арест» инде аның! Укыганың юкмыни бер дә? Китапларда шпионнарны «таш капчыкларга тыгалар». Ул «Домашний арест» дигәне «солы капчыгы» гына аның, әнә Вазыйх кебек, өстеннән ишекләрен бикләп китсәләр, тәрәзәдән дә чыгып-кереп йөрергә була!
Тагын Гапсаттарның сүзе өстенгә чыкты, әмма Гамирның бирешәсе килмәде:
— Тәрәзәдән йөргән кешенең буе кечкенә кала!— диде. Юкка алай әйтте, Гапсаттарга мактаныр җай табылды:
— Икенде күләгәсе кадәр буйга ия булып үстем әле, рәхмәт, Гамир, моннан түбән тәрәзәдән йөри башлыйм, бәлки мин дә синең кебек чөлдери кадәр генә булырмын!..

VIII
Бу җәй дә хәере белән үтеп китте. Җәйге ялдан мәктәпкә җыелган укучылар арасында Дүсем авылының түбән очы, ягъни безнең оч малайлары да бар иде. Алардан кайсыларыбыз дүртенче «А» сыйныфында укыячакбыз. Аларның берсе — маҗаралар кичкә Вазыйх булса, икенчесе — җәй буена башын ничәмә тапкырлар тиштергән, авыз-борыннары җимерелеп беткән Гапсаттар инде, ә калганнарыбыз сан өчендер. Укытучылар безне белемле итәргә дип бөтен көчләрен түгәчәкләр, әти-әниләрнең кулларыннан килмәгән тәрбия эше белән шөгыльләнәчәкләр. Ә безнең бер колактан кергән үгет-нәсыйхәт, аң-белем икенчесеннән чыгып йөгерәчәк, чөнки башларыбызда җилләр исә, анда тыныч кына качып, утырып, торып калу мөмкин түгел. Шуны да белмәгәч, нинди укытучылар икән инде алар?
Гапсаттар яңа сыйныфташлар белән танышканда ук һәммә кызларның һәм малайларның котларын алып бетерде. Аның кыяфәте дә, теле дә һичкайсында юк иде. Җыелышып, акылга утыртасы иттеләр. Уратып, бер почмакка кыстылар. Ә ул һәммәсен изеп кенә ташлады. Барып, сыйныф җитәкчесенә әләкләделәр, директорга чакыртып орыштылар, аның исе дә китмәде. Гапсаттарны җиңү мөмкин булмаган эш, белмиләр! Башында җилләр уйнавын әйтсәләр дә, әллә нинди хикмәтләргә ия булып чыкты ул, дәресләрнең һәммәсендә диярлек «дүртле» һәм «бишле»ләр генә эләктерә. Хәер, бер-ике дәрәҗәдә киметеп, «өчле», хәтта «икеле» дә куеп карыйлар үзенә. Әмма аңардан ни файда? Гапсаттар адәм баласы белмәгәннәрне дә аңлатып бирү көченә ия, зиһене теленнән дә уздырыбрак эшли. Шуңа күрә дә аны «Җенле» дип атадылар.
Вазыйхка килгәндә, ул һаман да маҗаралар иясе булып калды. Дөресрәге, аны Гапсаттар шундый итеп танытты. Кайда гына нинди генә сүз чыкса да:
— Менә безнең Вазыйх белән нинди хәл булган иде!— дип сөйли башлый да, колаклары үрә торган укучыларның авызлары ачылып кала, берәр көн буена ябарга онытып йөриләр. Ә үзләре:
— Алдама!— диләр.
Мондый сүзгә Гапсаттарның җавабы әллә кайчан әзер:
— Алдасам — тыңлама! Нигә авызыма керердәй булып колак сузып утырасың әле монда?
Ә Гомәр күрше генә сыйныфта укып йөри. Көн дә иярләп һәм сөйрәп алып кайткан «икеле»ләреннән тәмам арып, аптырап бетте. Ахырда, тырыша торгач, «өчле»ләр дә эләктергәләде. Әмма Гапсаттарныкы янында аныкыларның дәрәҗәсе сукыр бер тиенгә дә тормый иделәр. Дүртенче «А» янында күрше дүртенче «Б» сыйныфы бик масаерга тырышса да, әллә ни булдыра алмадылар. Әмма алар тәртипләре белән алдырдылар. Шуңа да аларда дәрес уздыру укытучылар өчен күңелле иде. Ә безнең дүртенче «А»га керсәләр, шунда ук җаннары чыга, котлары югала, ни яңа теманы аңлата алмыйча гаҗизләнәләр, ни үтелгән дәресне сорап, белем дәрәҗәсен дөрес билгели аптырыйлар. Гаеплене эзли башлыйлар, нигә укымау белән кызыксыналар. Ә Гапсаттар:
— Кемнәр әле безнең укытучыларыбыз? Алар укытырга, белем өйрәтергә тиешләрме?— дип авызын ера. Дәресләр өзелә. Ахырда:
— Ну шушы дүртенче «А»ны!— дип, укытучыларыбыз оятлы булып, безне калдырып чыгып китәләр.
Ике генә атна укулар булуга карамастан, инде ничә мөгаллимебез шулай көлкегә мыскылланды. Алай ук кирәкмәс иде, югыйсә! Ниләр күрер бу башлар? Гапсаттарга — рәхәт, аныкы инде тишкәләнеп беткән, бармак төртер урыны да калмаган.
2000–2004 нче еллар.
You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Шушымы Дүртенче «А»? - 1
    Total number of words is 4471
    Total number of unique words is 2230
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.9 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шушымы Дүртенче «А»? - 2
    Total number of words is 2845
    Total number of unique words is 1533
    40.5 of words are in the 2000 most common words
    55.2 of words are in the 5000 most common words
    62.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.