Latin

Шигырьләр - Валит Ильясов - 4

Total number of words is 1014
Total number of unique words is 724
41.7 of words are in the 2000 most common words
52.8 of words are in the 5000 most common words
59.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Дәүләт өчен.
Туйдыралмым акча түләп,
Һаман үзен.
23.03.13.


Аталык.

Мин белгәнчә синең күкрәгеңдә,
Халкың өчен тибә йөрәгең.
Башкаларны узып белә алдың,
Татарларга нәрсә кирәген.
Көрәш булгач, җиңүчедә була,
Узгынчы да була арада.
Акыллылар аны хурламылар,
Хөрмәт күрсәтәләр аңада.
Җиңүчегә хөрмәт кирәк түгел,
Җиң сызганып эшкә җигелгән.
Ходай аңа түгел, анасына,
Анасына аның көч биргән.
Кем кызыдыр, кемнең хатыныдыр,
Кемгә ана—бала сөт имгән.
Ана сөте белән, халкы зарын,
Халкы көчен улы сеңдергән.
Үтсен еллар, үтсен заманалар,
Картлар китәр, яшләр усәрләр.
Бар иде дип, безнең татарда да,
Бар иде дип, сине сөйләрләр.
10.01.13.


Тәнзиләгә.

Киттең дә бардың калага,
Мин ялгыз тилмерәмен.
Сиңада авыр Тәнзилә,
Аны миндә беләмен.
Тәнзиләкәй йөрәк маем,
Былбыл сандугачкаем.
Күрше кызын кочып сөям,
Сине сагынган саен.
Синнән башка җан кисәгем,
Үтә ярты гомерем.
Күрше кызын сөйгән чакта,
Онтамын син түгелен.
Калага бару ниятем,
Таркалмый күңелемдә.
Яныңа барып чыгармын,
Ходайның бер көнендә.
Бәлки язга, бәлки көзгә,
Катыртып әйтәлмимен.
Күрше кызы, ялгыз курка,
Мин ташлап китәлмимен.
27.04.13.


Татарча сөйлим.

Мин татарча сөйлим, синдә кардәш,
Тырыш инде мине аңларга.
Атай, анай безгә җиткезгәннәр,
Бездә калдырыек балларга.
Без кимселгән келәнчеләр түгел,
Корал тотып җиңгән татарлар.
Бөгенгәдә бездән куркып яши,
Безнең бабайлардан качканнар.
Заманалар җиңел була алмый,
Бер йодрыкка илне җыймасак.
Пыр туздырып тетә, бар татарны,
Көч күрсәтеп каршы тормасак.
Ишет мине газиз ватандашым,
Бәля уртак, барлык татарга.
Көрәшиек, торып калыр өчен,
Вахыт түгел, күшәп ятарга.
02.05.13.


Чәй.

Ак каймакка җылы күмәч манып,
Чәй эчкәнем минем хәтердә.
Әнкәй җаным синең күмәчеңнең,
Тәме истә әле хәзердә.
Күрше карчык безгә кергән саен,
Тел шартлатып сине мактады.
Самоварны эчеп бетермичә,
Беркайчанда өйнә кайтмады.
Күрше карчык, кайнар самоварлар,
Әллә кайда, калды еракта.
Тик анамның, чәй эч балам дигән,
Сүзе гайны, һаман колакта.
23.04.13ел.


Юзерга.

Кайдадыр интернет челтәренә,
Чолбанып—поскын ясап.
Карысың дөньяга тырнакчыдай,
Көлемсерәп—хабәр ашап.
Өркәсең ахры, кемдер табар диеп,
Эзләп, поскан бу матурны.
Куркынып җиңелүдән, кача белгән,
Чын барлыктан—бу батырны.
Тик бары бер кирәксенер, бер мәл,
Синең күңлең—гади дуслык.
Я кемгәдә үзең, чын дөньядан,
Җырларсың җыр—булып гайшык.
01.05.13.


Кау.

Мин күргәнне, синдә күрәсеңдер,
Кар эреде—кайтты елгага.
Иркәләнеп кояш нурларында,
Яшел үлән шытты дөньяга.
Яз килгәнне тоймы калдык диеп,
Җылы яктан кошлар ашыга.
Былтыр киткән кошлар кайттык диеп,
Басып сайры минем каршыга.
Карт кашкалдак, иске оясыннан,
Тартай парын куа—куркыта.
Җанвар тулы язда, олы хикмәт,
Киләчәккә бары юл тота.
Тик кау гына боел яшәрмәгән,
Вахты беткән, аның усәргә.
Ул бары бер, язга аныкланган,
Көз өлгергән орлык сибәргә.
11.05.13.








МИҢА БУЛА
(шигырьләр)

Миңа була.

Миңа була гына тәртип бозмас,
Яратсада мине кадирым.
Башкаларга ничек миңа да шул,
Кире кайтмас яшьлек гомерем.
Арыш серкәләнгән кебек кенә,
Чәчәк атты минем яшлегем.
Татлы чагы булган гомеремнең,
Мин белмәдем,мин бит яшь идем.
Язгы җилләр тетә чәчләремне,
Күзләремнән яшләр чыгара.
Бик аз гына вакыт үтте кебек,
Тик кайталмас булды бу ара.


Йолдыз.

Карым күккә, тәрәзәмне ачып,
Йолдызлар юк,ай да күренми.
Тик бик читтә,янар-янмас йолдыз,
Чак-чак булып кына җемелди.
Бу йолдызым күкнең гөмбәзендә,
Урта урын алып тормыйдыр.
Тик барыбер җиһан бу йолдызсыз,
Бөтен диеп,әйтеп булмыдыр.
Ни булсада,- чиксез бу галәмдә,
Югалмастан салган исәпкә.
Моны эшли алган җан иясе,
Шиксез хуҗа,оло куәткә.
Бер беребезне бездә табышабыз,
Тик белмибез,кайчан,кай җирдә.
Күрәсең шул кемдер эсемеслар,
Җибәрәдер безнең күңелгә.


Чамалы.

Кышның вакыты бик чамалы калды,
Яз терәлеп тора артына.
Китмәс иде бердә күтәрелеп,
Тик буйсына фәлях шартына.
Көнтезмәдә инде күптәннән яз,
Урыс халкы керде нияткә.
Тәртип бозмый,зина кылмый тороп,
Чугна,чугна,такта сүрәткә.
Безнекеләр тиздән ,,Науруз”диеп,
Чәйтабакта бодай үстерә.
Барчабызда тик якшылык эшләп,
Адәм икәннеген белдерә.
Бардыр бит ул,җиһан саклавычы,
Өмет баглавычы халыкка.
Кем булсада,рәхимеңә мохтач,
Мин соралам,--тәңрем ярлыка.


Аквариум.

Канатларын кагып балык йөзә,
Койрыгыда уйны саф суда.
Тик диңгездә түгел,ул тоткында,
Чын барлыкта—аквариумда.
Авыз ачык,бәлки кычкырадыр,
Котолгысы келәп тоткыннан.
Тик иштелми,балык кычкырганы,
Тавыш чыкмый аквариумнан.
Бәлки үзен әллә кемгә куеп,
Хуҗасы дип фани дөньяның.
Ихтирамга лаек санап үзен,
Аши бирә кеше куйганын.
Ни әйтсәңдә балык,балык инде,
Белмидердә бәлки диңгезне.
Шул балыктай,кайчан бу тормышта,
Хис итәбез без үзебезне.


Бир кулыңны.

Бир кулыңны миңа ышанып бир,
Алдарга дип сине килмәдем.
Сине эзләп ярты гомрем үтте,
Син күршемдә диеп белмәдем.
Кыс кулымны синең бармакларың,
Тоеп торсын йөрәк типкәнен.
Үзең син бел,минем күңелемдә,
Бары тик син,тик син икәнен.
Күпме еллар бушка үтеп киткән,
Күпме йөзләр кат-кат чагылган.
Тик нигәдер иң кирәкле кешем,
Бик соңарып кына табылган.
Соң булмагай,йөрәк аңлый көбек,
Яштәгедәй анык янарга.
Мин төшенәм,димәк нәсеп булган,
Тик соңарып кына табарга.


Туй.

Туй тавышы ачык ишекләрдән,
Тәрәзләрдән чыгып тарала.
Өйдә генә түгел,урамгада,
Кодачалар чыгып ян ала.
Җыр тавышын,адашмасын диеп,
Гармон моңы иңли урамда.
Халык бии миндә кушыламын,
Тик торалмым татар булганга.
Күңел ача халык,кардәшләшә,
Киләчәккә татар юл тота.
Бетә диеп халык-урыслашып,
Сай акылы гына куркыта.
Без бар әле,-кызлар ярәшәбез,
Егетләргә килен алабыз,
Күп елдан соң,кемнәр илдә калыр,
Без татарлар аны карарбыз.


Йокы.

Йокы баса,күз кабакларына,
Кургаш таккан кебек тоела.
Баш табышмак чишеп маташсада,
Йокы упкынына уела.
Әллә ниләр төшкә килеп керә,
Һич булмаган хәлләр,ләүхәләр.
Таныш түгел кешләр килеп китә,
Күз күрмәгән,әллә нәрсәләр.
Кемдер миннән бурыч тәлъяп итә,
Коллекторлар килеп дәвалый.
Өндә генә түгел төшемдә дә
Хәерчелек мине сагалый.
Күзләремне ачам таң шәүләсе,
Тәрәз пәрдәсенә сырылган.
Мине әзәрләгән асламчылар,
Таң нурлары белән куылган.


Хатын китте.

Хатын ташлап китте,туйдым диеп,
Синең имәнечле холкыңнан.
Күрәсең шул минем якшылыктан,
Кайнам кызы, тәмам бозылган.
Мин гамәлдә үзем якшы кеше,
Уңай эшләр генә башкарам.
Эчмим диеп сөйләк әйтә алмым,
Кай вакытта, бик азлап алам.
Ялгыз түгел дуслар белән генә,
Карта уйнаганда оттырсам.
Салым түләмичә,ясакчыга,
Дәүләтемә бурычлы булсам.
Башка чакта миннән якшы юктыр,
Тәмәкедә тартмым,булмаса.
Хатынымда,миннән китмәс иде,
Нәчәлнегем эштән кумаса.


Мең рәхмәт.

Мең рәхмәт тәңерем,мең рәхмәт,
Син мине һәр чакта сакладың.
Бер үзем,мин ялгыз калсам да,
Бер үзең,син мине якладың.
Нинди хәл булсада тормошта,
Мин сине бер диеп барладым.
Гомере табындым тик сиңа,
Шунарга ярдәмсез калмадым.
Киләчәк билгесез булсада,
Кинә юк бөгенге көнемә.
Көтсәдә талкыну алныда,
Тапшырам җанымны үзеңә.


Чибәркәй.

Кай вакытта,кай йолдыздан,
Җиргә төштең син әле?
Кемгә диеп бире килдең,
Син кай якның чибәре?
Кем соң сине суырып үбәр,
Кызыл иреннәреңнән?
Кочып алып кочагына,
Тал чыбык билләреңнән.
Кем соң бөдрә чәчләреңне,
Сыпар сөйләп серләрен.
Кем булсада сине сөяр,
Юк килмәгән җирләрең.

18.03.14. Верхазовка.
You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Шигырьләр - Валит Ильясов - 1
    Total number of words is 3931
    Total number of unique words is 2203
    31.8 of words are in the 2000 most common words
    47.1 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Валит Ильясов - 2
    Total number of words is 4345
    Total number of unique words is 2288
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    51.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Валит Ильясов - 3
    Total number of words is 3952
    Total number of unique words is 2208
    31.3 of words are in the 2000 most common words
    44.0 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шигырьләр - Валит Ильясов - 4
    Total number of words is 1014
    Total number of unique words is 724
    41.7 of words are in the 2000 most common words
    52.8 of words are in the 5000 most common words
    59.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.