Latin

Милләт Өмете - 14

Total number of words is 4107
Total number of unique words is 2244
33.6 of words are in the 2000 most common words
46.4 of words are in the 5000 most common words
53.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
– Юк, билгеле. Крыс фамилияле бер немец математика укытучысы бар иде, менә шул миннән көлгән урыс малайларының авызларын тиз томалады. Алгебрадан тамыр асты турындагы дәрестә, мин шул төшенчәне аңлата гына алмыйм бит. Ә уку чылар: “Как еше говорит этот чеплашка, тамрааста что-ли?” – дип йотыга-йотыга кө ләләр. Укытучы үзе көлми дә, тагын берничә урыс булмаган малай миңа теләк тәшлек белдереп, көлүчеләргә рәнҗеп карап-карап алалар.
– Над кем вы смеетесь, оболтусы? Сафин материалны әйбәт белә, мәсьә ләләрне дә җиңел чишә. Ул әлегә аңлата гына алмый, тик бу вакытлы күренеш кенә, - дип миңа дүртле куйды. Бу аның бик сирәк куела торган иң зур бәясе иде, - ә сез берүзегезне башка милләт, әйтик француз телле укучылар белән тулы сыйныфта күзаллап карагыз әле, шунда ничек теманы аңлата алыр идегез икән? Күңелле булыр идеме сездән шулай көлсәләр?
– Владимир Эрнстович, ничек инде француз телен ниндидер татарин-чеплашкалар теле белән чагыштырып булсын, әйтеп тә куйдыгыз?!
– Ә нишләп татар теле француз, испан, рус теленнән ким булырга тиеш ди әле?
– Ну-у, барыбер инде, татар теле татар теле булып кала, - дип көлештеләр укучылар.
– Бер дә алай түгел, һәрбер тел үзенчә матур һәм шул телдә сөйләшүче милләт өчен якын да, бик кадерле дә. Ә инде француз теленә килгәндә, аның татар теле бе лән охшаш яклары да бар әле. Ике телдә дә, мәсәлән, сүзләрдәге басым соңгы иҗеккә төшә. Моның өстенә рус теленең үзендә дә бик күп татар сүзләре кулланыла. Башмак, деньги, халат Менә сез белмисездер әле “Ур-ра!”ның татар сүзе булуын. Сафин, русча нәрсәне аңлата әле ул? – дип көтмәгәндә аптырашта да калдыра язды укытучы. Әле ярый мин кулларым белән иңләү хәрәкәте ясый алдым.
– Окружай что-ли?
– Да-да-да, – дип баш кагарга ашыктым мин. Ә Владимир Эрнстович дәвам итте:
-Гомумән алганда да татар халкыннан көлерлегегез юк, аның бик данлы үткәне бар. Моннан 7-8 йөз еллар элек бүгенге СССР, Кытайның зур өлеше, Иран, Ирак, Төркия һәм башка бик күп илләр татар Ханнары кул астында булганнар. Ә Бөек Ва тан сугышындагы татар егетләренең батырлыклары турында полководецлар шакка тып сөйлиләр. Шуңа күрә Сафиннан көлүегез бик урынсыз, - дип нәтиҗә ясаган иде Владимир Эрнстович.
-Әмма барыбер руслар татарларны җиңгәннәр!-дип үзсүзләнде Володя дигәне.
-Володя, тарихта бернәрсә дә мәңгелек түгел. Анда бик күп җиңүләр, җиңелүләр булган. Әнә, Рим империясе беркайчан җиңелмәс кебек тоелган. Наполеон, Һитлер шулай ук баштан үзләренең “җиңелмәс армияләре” белән мактанганнар. Тик шуны белегез, мәңге җиңелмәс империя дә, армия дә була алмый. Бу математик телдә әйткәндә аксиома!
-Ә руслар, хәзер Совет армиясе бер кайчан да җиңелмәгән һәм җиңелмәслек бит!- дип каршы төште һаман да шул Володя дигәне.
-Чагыштырып та карыйсың инде, Грачев. Совет армиясе әлбәттә беркайчан җи ңелмәс армия, моны бер кем дә инкарь итә алмый,- дип тизерәк бу теманы ябарга ашыкты укытучы, - ярар, сез хәйләләп, дәрес вакытын юк-бар белән үткәрергә җые насыз ахыры. Барып чыкмас, әйдәгез мәсьәлә чишәргә керешәбез!-дип Владимир Эрнстович катлаулы вазгыяттән тизрәк чыгарга ашыккан иде ул чагында. Тик барыбер ул дәрес математикадан битәр тарих дәресенә охшап калды. Чөнки укучы ларның бу темага сораулары бик күп булып чыкты. Шул ук Володя:
-Рус гаскәрләре һәрвакыт гадел сугыш алып баралар, шуңа күрә алар беркайчан җиңелмиләр, дөрес әйтәм бит Владимир Эрнстович?
-Бик дөрес, тик рус гаскәрләре дип әйтмиләр, Совет гаскәрләре дигәндә дөресрәк булыр. Аннары гадел сугыш үз территорияңне яклап сугышканда гына була. Әнә Совет халкы СССРга басып кергән Һитлер фашистларына каршы көрәшкәндә гадел сугыш алып барды.
Мин шул дәрестә Владимир Эрнстовичның тел төбеннән Совет армиясенең дә СССР территориясен азат иткәннән соң шул ук фашистлар Германиясе шикелле үк яулап алу сугышына күчкәнен аңладым. Шуңа күрә хәзер мин Македонскийны да, Чыңгыз Ханны да, Иван Грозныйны да, Беренче Петрны да, Наполеонны да, Һит лерны да, Сталинны да, хәтта Жуковны да бер үк төрле басып алучылар, бер үк төр ле вәхшиләр дип саныйм.
-Ә Жуковны нишләп ул исемлекккә кертәсең?
-Әллә син аны Польша, Чехословакия, Австрия, Германия җирләренә бәреп кергәч, әүлияларча кылангандыр дип уйлыйсыңмы? Судсыз, тикшерүләрсез генә ул тезем алдына бастырып хәрбиләрне аз атканмы? Совет генераллары, офицерлары, солдатлары Алман хатын-кызларына тимәгәннәр, тыныч халыкны таламаганнар дип уйлыйсыңмы? Сугыштан кайтучыларның трофейлары - сәгатьләр, уйный алмасалар да аккордеоннар, башка затлы әйберләр таламыйча гына алынганына ышанасыңмы?
-Әйе, дөрестән дә акыллы укытучы булган ул,- дип соклануын яшермәде Фәнис.
– Техникумда укыганда да, институтта да мин аңа тиң педагогны башка очрат каным булмады, бик гадел дә, кешелекле дә иде ул. Татарлыгым белән горурлануым шул чакларда башланды да инде минем.
– Гафу ит Рәшит абый, алай бик татар җанлы булсаң, нигә үзең марҗага өйләндең соң?
– Беләсең килсә, ул яртылашка гына марҗа, аның әтисе казах булган. Хәзер ул саф татар телендә сөйләшә. Билгеле, исемен үзгәртеп тормадык шул инде. Ә балаларым миннән дә ныграк татар рухлылар. Фикрәт университетның татар теле бүлегендә 2 нче курста укый, 9 нчыда укучы сеңелесе Фәния дә шунда барырга хыяллана.
Бу сүзләрне ишеткәч, Фәнис бөтенләй яктырып китеп: “Әйдә без ул егетне дөньяда иң көчле кеше булырга өйрәтәбез”, - диюен сизми дә калды.
Рәшит Фәнискә бик сәерсенеп карап алды:
– Аңламадым, нинди мәгънәдә иң көчле кеше итеп?
– Физик яктан да, әһлаки яктан да,- Фәнис болай гына эшнең барып чыкмая чагын аңлап, почмактагы сейфны күз карашы белән күтәреп, Рәшитнең каршында эленеп торган шикелле калдырды. Рәшит баштан сискәнеп китте:
– Нәрсә бу, гипнозга өйрәндеңме әллә?
– Бер нинди гипноз түгел, кирәксә сине дә шулай күтәреп очыра алам, әнә сейф тавыш-тынсыз үз урынына утырды.
– Нәрсә ята соң шундый сәләтнең нигезендә?
– Минем фикерләү көчем, телисеңме әнә шул өстәлдә яткан каләмең белән шкаф ишегендә тишек ясыйм
– Яса.
– Алайса ишекне биклә, ялгыш берәрсе килеп кермәсен!
Рәшит карусыз гына ишекне бикләде дә, могҗиза карарга җыенган кешедәй, өстәлдәге каләменә карап катып калды. Әмма аның ничек очып киткәнен барыбер күрә алмады, ниндидер чыртлаган тавышны гына ишетеп өлгерде.
– Бар, Рәшит абый, шкаф ишегеңне кара.
Рәшит яңа хасыйл булган тишекне капшый-капшый карап, башын чайкап алды.
– Мылтык ядрәсе да моның кадәр чәрдәкләмичә, тип-тигез тишә алмас!
– Әййе-әййе, чөнки ядрәгә караганда мең тапкыр тизрәк очты синең каләмең, өстәвенә ватылмады да ул. Теләсәң язып та карый аласың, әнә ул шкаф артында идәндә ята.
Рәшит каләмен күтәреп, кәгазьгә язып карады да кабат шаклар катып, үз алдына сөйләнде: “Могҗиза бит бу валлаһи, гипноздыр бу, мөгаен. Һич кенә дә ышанасы килми”.
– Ышанмасаң кабул итү бүлмәсендәге сәркатибеңне чакырып сора. Ә мин аны да гипнозламас өчен әнә ял бүлмәңә кереп торыйм.
– Алай сиңа ышаныч күрсәтми дип уйлап, үпкәләмәссеңме соң, нанем? Дөрестән дә минем башка кешеләргә ул тишекне күрсәтәсем килә.
Фәнис ял бүлмәсенә үткәч, Рәшит ишекне ачса, анда болай да ике хуҗалык җитәкчесе белән әле күптән түгел беренче секретарьне күндереп, авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер вазыйфасына билгеләнгән Галим кабул итүне көтеп торалар иде инде. Ул аларны көткән кунакларыдай каршылады һәм шунда ук шкаф янына алып килде:
– Егетләр, нәкъ сез кирәк идегез миңа, югыйсә бер мәсьәләне чишә алмый тора идем. Барыгыз да механика факультетын бетергән инженерлар, карагыз әле шкаф ишеген, тишек бармы анда, булмаса я минем күзләргә нәрсәдер булган, я инде баш тәртиптә түгел. Әгәр дә анда тишек күрмәсәгез, хәзер үк поликлиникага барып тикшертәм.
Колхоз рәисләре белән баш инженер ишекне карадылар да, анда тип-тигез иттереп тишелгән тишек булуын расладылар.
– Рәхмәт, аз гына тынычландырдыгыз билгеле, поликлиникага барып торасы булмый. Әмма икенче яктан, мин тагын да борчыла калдым бит әле. Ничек моңа ка дәр аны күрмәгәнмен, димәк мин бик тә игътибарсыз.
– Ю-ук инде, Рәшит Галиуллович, булырсыз Сез игътибарсыз! Сезнең күзләр дән бер нәрсәне дә яшереп калып булмый.
Рәшит исә тизрәк бу иптәшләренең йомышларын йомышлады да сәркатибенә беркемне кертми торырга кушып, яңадан Фәнистән әле генә үткәрелгән “тәҗрибә” турында сораштырырга тотынды. Ә Фәнис аның сорауларына җавап бирмичә генә “тәҗрибәләр” күрсәтүен дәвам итте. Ул Рәшитнең исләрен китәреп, бүлмә эчендә салмак кына очып әйләнде. Аннары кулын читкә сузды да Рәшиткә өстәлдәге линейка белән сугарга кушты.
Рәшит йомшак кына сукмакчы булган иде, әмма линейка Фәниснең кулына тияр тимәс пружинадай кире сикерде.
-Бар куәтеңә сук инде Рәшит абый, линейка тиюдән генә кулым сынмас, курыкма, - дип үртәгәндәй итте Фәнис, югыйсә син әле һаман да минем кешеләр арасында күрелмәгән нинди зур көчкә ия булуыма ышанмыйсың.
– Хәзер ышанам инде, бернинди шигем калмады. Син шуны гына аңлат, ничек линейка синең кулыңа тими кала?
– Линейка гына түгел, кылыч та, миңа төзәп аткан пуля да, хәтта ракета да рикошет ясаячак. Фәнис кесәсеннән ике магнит кисәге чыгарып, өстәлгә куйды да аларны бер-берсеннән үзара этештереп күрсәтте, боларын мәктәп курсларыннан ук беләбез бит инде, ике кисәкне дә бер үк көньяк яки төньяк котыплары белән якы найтсак, үзара этешәләр. Мин дә шулай үземне магнит кырыннан да бик күпкә көч лерәк кыр белән каплап алам.
– Ә очуыңны мин һич башыма сыйдыра алмыйм, анда нинди көчләр этешә.
– Аны җиңел генә аңлатып булмый, яшен тизлегендә очканда мин фикер кө чем белән үз алдымда ерак араларга вакуумдай бушлык хасыйл итәм, арттан атмос фера басымы әнә шул бушлыкны тутырырга теләгәндәй этеп, бик зур хәрәкәткә китерә.
– Минем улымны да шундый сәләткә өйрәтергә исәбең бармы нанем, чынлап әйтәсеңме соң моны? – Рәшит өзелеп сорагандай, үтенеч тулы карашларын Фәнискә төбәде.
– Әгәр дә ул дөрестән дә татар халкының азатлыгы хакында хыяллана икән, рәхәтләнеп өйрәтәчәкмен!
– Миннән дә татар җанлырак инде, үзең күрерсең. Алай булса бүген өйләдән соң сәгать өчләргә безгә килә алмассыңмы соң? Мин шул тирәләргә бушар идем.
-Килермен. Тик мин килгәнче малаеңа монда булган хәлләр турында ләм-мим, Рәшит абый, – дип кисәтеп уйды ул.
V1
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән Фәнис күтәренке күңел белән чыкты. Чөнки аннан урак вакытында тиз генә җибәрмәсләр дип уйлаган иде ул. Өендә дә шулай җиңел генә аңлашу таба алса, Ага-Хан катына тыныч күңел белән кузгалырга була дигән сүз. Уйлана торгач, ул, берәр айга китү сәбәбен Фәрит абыйсының бик мөһим йомышын үтәр өчен Мәскәүгә барам дип аңлатты.
Ә өйләдән соң, Рәшиткә биргән вәгъдәсендә торып, аларга керде. Фәнис Рә шит белән аның улы Фикрәтне бакчага чыгып сөйләшергә чакырды.
– Я, студент, син ничек уйлыйсың, татар халкы кайчан булса да бер тулы бәй сезлеккә ирешерме?
– Һичшиксез ирешер, чөнки тарих мәңгелек империяне хәтерләми.
– Ә син үзең әнә шул азатлыкны яулап алуда турыдан-туры катнашырга теләр идеңме?
– Рәхәтләнеп, әмма шул ук вакытта мин кан коюга каршы. Фәкать халыкара җәмәгатьчелекне, барыннан да элек карагрухлы Россия идарәче даирәләре гуманлы кешеләргә алышынганнан соң, яңа җитәкчелекне инандыру юлы белән генә моңа ирешү мөмкин дип саныйм. Горбачев белән Ельцин СССР империясенең тарка луына тыныч юл белән диярлек мөмкинлек ачтылар бит. Кайчан булса да Россия җитәкчелегенә аек акыллы, гуманлы кеше килеп, милләтләрнең үзбилгеләнүенә аяк чалмас дип ышанам. Бездән фәкать халыкның милли хисләрен саклап, уяу тоту сорала.
– Фикрәт, гафу ит, андый көн килеп җитәсен көтеп яту милләтнең үлеменә тиң булырга мөмкин. Шуңа күрә мин бик тыныч юл белән, ягъни бернинди кан кой мыйча гына, Россиянең хәрби машинасын вакытлыча параличлау ысулын кулланып, Татарстанга азатлык яулап алырбыз дип уйлыйм. Бу максатны тормышка ашыру өчен теләсә нинди очкычны, ракетаны һавада килеш туктата алырлык көчкә иреш кән синдәй яшь егетләр кирәк. Бәйсезлегебез хакына шундый көчкә ия булырга телисеңме?
Фикрәт нәрсә әйтергә дә белми аптырап торды, чөнки ул очып баручы само летны, ә ракета турында әйтүе дә көлке, һавада туктатып калуны берничек башына сыйдыра алмады. Шуңа күрә Фәнис: “Ярар уйлый тор”, - дип егеттән читкәрәк ки теп, тирә-якны күзәтергә кереште, исәбе берәр нәрсә белән “тәҗрибә” күрсәтү иде:
– Рәшит абый, бу корыган алмагачны нигә кисмисез, - дип куйды ул әйләнә-тирәне дикъкатъ белән күзәтеп чыкканнан соң.
– Кисәрбез, әлегә кул җитми торды. Фәниснең:
– Ярар, азапланып тормассыз инде, үзем генә кисим, - диюе булды, корыган алмагач чырт иткән аваз чыгарып, җайлап кына җиргә ятты. Рәшит белән Фикрәт аударылган алмагач төпчегенең пычкы белән кискәннән дә тигез киселгәнен күреп, авызларын ачып калдылар.
– Шундый һәм моңардан да зуррак сәләтләргә, тиңдәшсез зур көчкә ия булыр га телисеңме? – дип Фәнис кабат Фикрәттән сорады.
– Тели әлбәттә, тели, - дияргә ашыкты Рәшит.
– Үзе әйтсен, ул бит инде җиткән егет!
– Татарстан азатлыгы хакына теләсә нинди сынаулар үтәргә ризамын!
– Алай булса әтиең белән минем каршыда, Татарстанның милли бәйсезлеге өчен көрәшүдән башка, көчемне-сәләтемне бернинди шартларда да кулланмая чакмын, антымны бозсам татар халкының ләгънәте төшсен! – дип ант ит.
– Фәнис абый өйрәткән сәләтләремне һәм көчемне фәкать Татарстан азатлыгы өчен көрәшүдә генә кулланачагыма вәгъдә бирәм. Антымны бозсам газиз татар хал кымның ләгънәте төшсен!
– Әфәрин, синең бу сүзләрне чын күңелдән әйтүеңне мин инде күзләреңнән үк укып тордым. Синең тагын үзең шикелле милләт җанлы дусларың юкмы соң?
– Бар, Галим абый малае Шамил бик тә татар җанлы. Телефоннан гына ча кырыйммы?
– Аның сертотмас үрдәк булмавына гарантия бирсәң, чакыр. Ә хәзер Рәшит абый машинаңны кабыз да Кизләү тавына барыйк әле. Анда тагын бер мөһим әйбер күрсәтәсем бар.
– Фикрәтне дә алабызмы соң, чакырган малае да килсә?
– Алабыз, икесен дә. Мин Фикрәткә ышанам. Рәхмәт Рәшит абый, чын татар патриоты тәрбияләгәнсең.
УАЗ машинасын гараждан чыгарган җиргә Шамил дә йөгереп килеп җитте.
– Фикрәт синең турыда бик татар җанлы дип мактады. Чынлап та шулай Татар станның кайчан да булса бәйсез илгә әверелүенә өмет итәсеңме?
– Әлбәттә, шундый өмет тә булмаса, яшәүнең мәгънәсе юк!
– Менә без әле генә Фикрәт белән “Татарстан бәйсезлеге өчен көрәш сою зы”на берләштек, шул союзга керергә теләмисеңме?
– Чын күңелдән телим, - диде Шамил һәм өч кул “Союз”ны берләштерде.
Кизләү тавы аралыгына килеп җиткәч, Фәнис тагын егетләр белән үгет-нәси хәтләрен яңартып җибәрде:
– Фикрәт, Шамил, бик игътибар белән тыңлагыз: шушы минутлардан без хал кыбыз өчен зарур бик изге эшкә керешәбез. Мин сезне Аллаһы насыйп итсә, җир йө зендә тиңе булмаган көчкә ия итү гамәленә керешәм. Алдан ук шуны кисәтәм, бу өй рәнүләр сезнең университетта укуыгызга мыскал да зыян китерергә тиеш түгел, хи сап кенәгәләрегезне даими күзәтеп торачакмын, анда бер генә өчле күрсәм дә үзеге згә үпкәләрсез. Сез пуля да алмаслык, кылыч та кисмәслек, утта да янмаслык, суда да батмаслык затлар булып җитешерсез. Сезгә нинди генә хулиган бәйләнсә дә, күз карашыгыздан ук очып китәчәк. Әмма чит күзләр алдында моны эшләмисез, белеп торыгыз. Физик яктан сезнең тәнегезгә бернинди көч зыян сала алмас! Шул шарт ларга ризасызмы?
– Риза гынамы соң, әлбәттә бик риза инде, - диештеләр егетләр.
– Фәнис нанем, мине дә өйрәтмәссеңме икән шундый сәләткә, мин дә Татар станыбыз азатлыгы өчен көрәшкә бөтен көчемне түгәр идем.
– Гафу ит Рәшит абый, син олырак шул инде бу эшләргә.
– Ә малайлар күпме вакытта өйрәнеп җитәрләр?
– 5, 10, 20 ел. Мәңге өйрәнә торырга. Нәрсә бик озакмы әллә?
– Юк-юк, зыян юк.
– Татарстанның бәйсезлеген игълан итү көнен хәбәр итәрмен, Аллаһы боерса. Ә хәзер мин сезне бер минут эчендә бөтен Татарстан өстеннән очырып үтим.
Фәнис барысын да үзенең утлы шары эченә алды да секундлар эчендә Казан өстендә пәйда булды, аннары Татарстанның чик буйлары өстеннән яшен тизлеге белән үтеп, Шәһри Болгарның Идел буендагы бер уйсу җиренә утырды. Монда алар шәһәрлекне күзәтеп йөргәндә, аны киләчәктә символик Хан-кала итү турында да хыялланып алдылар. Ә үзләренә кайткач:
– Ничек, берегезнең дә башы әйләнмәдеме, ниндидер дискомфорт тойдыгыз мы? – дип сорашты Фәнис.
– Юк, сизелмәде дә, – диделәр барысы да беравыздан, – без дә шундый сәләт кә ия булабызмы?
– Булырсыз, Аллаһ кушса. Тик карагыз аны, кабат кисәтәм, бу турыда ләм-мим. Мин нәрсә эшләгәнегезне генә түгел, нәрсә уйлаганыгызны да белеп торам, Хо дай ризалыгы белән керешәбезме изге эшкә?!
– Керешик, Аллага тапшырып!
Фәнис егетләргә беренче күнекмәләрне аңлатып, һәр буш вакытта шуны кабат ларга кушты.
Икенче көнне Фәнис таңнан торып, кешеләр күреп калганчы Кизләү тавына юл тотты. Бала чагында ул бу сукмактан бик күп үтә торган иде, беренче чәчәкләр күренә башлауга тирә-күрше бала-чага белән җыелышып, Такыя аланына барулар мы, Сабан туйлары җиткәндә җир җиләге җыюлармы, аннары Кизләү тавына җитә рәк бик зур мәйдан биләп торган Торна Сазында печән чабуга йөрүләрме – барысы да якты хәтирәләр булып, күңелнең иң нечкә җирләренә уелып калганнар.
Кизләү тавы шулай ук кайбер күңелсез вакыйгалары белән дә аның исендә, әлбәттә. Бервакыт, яшьтәше Замирның шактый ук олы абыйсы Рафик, атын җигеп, Торна Сазына печәнгә барганда, Фәнисне дә үзләре белән алды. Ул, җае чыккан саен малайларны котыртып, сугыштырырга ярата торган булды. Бу юлы да авылны чы гып, болынга басуга ук Рафик күнеккән гадәтенә кереште:
– Малайлаг, – дип лахылдап көләргә кереште ул “р” авазына сакаулап, кайсыгыз зиңә - шул пәкене ала!
Замир, абыйсының сигналын ишетү белән үк, көтмәгәндә Фәнисне арбадан бә реп төшерде. Фәнис алгы башта утырганлыктан, арба астына тәгәрәде. Әле ярый муе нына тәгәрмәч менмәде, Хәер, Рафик та өлгер булып чыкты, алгы тәгәрмәч Фәнис нең күкрәгеннән үтүгә атын туктатты. Югыйсә зур бәхетсезлек чыгуы да бик ихтимал иде.
Тагын бер күңелсезлек - Кизләү тавы башындагы кырга көнбагыш урларга баргач булып алды. Төркемнең башлыгы саналганлыктан, Фәнис ул чагында кыр сак чысына аңлы рәвештә үзен суктырырга юл куйды, тырышканда аңа качып котылуы берни дә түгел, ләкин алай эшләгәндә йөгерү буенча иң зәгыйфе Шәрифкә эләгәчәк иде...
Кизләү тавының кеше күзеннән яшерен аралыгына атлаганда, Фәнис әнә шул сагынычлы хәтирәләрне күңелендә яңартты. Балачакта куркыныч дип саналган вакыйгалар да хәзер аңа кадерле сәхифә рәвешендә күзалландылар. Бик үк җиңел үтмәсә дә нинди рәхәт һәм кайгы-мәшәкатьсез булган икән бит ул гөнаһсыз балачак. Күп вакытлары ачлы-туклы гына үтеп, башка малайлар шикелле әйбәтләп киенергә киеме булмаса да, барыбер, сагындыра икән ул чаклар.
Дәүәнисенең берәрсеннән Коръән укыту, исем кушу кебек аш мәҗлесләреннән кайтуын түземсезлек белән көтеп алуларын, аның беркайчан да онытасы юк. Чөнки ул аннан, яраткан оныгына кулъяулыгына төреп, бәлеш катылары, кош теле шикелле балда-майда пешерелгән камыр азыклары алып кайта торган иде. Ә өйдә исә, күбесенчә коры суга бәрәңге турап, умач уып пешерелгән кысыр аш, я инде бәрәңге була. Шуннан артыгына бер каян да өмет итәр урын юк...
Аннары Фәниснең уйлары, ач-ялангач булса да сагынычлы бала чагыннан та гын Альбинасы белән кичә кичен сөйләшеп утыруларына күчте. Ул әлеге әңгәмәне күз алдыннан үткәреп, кабат анализлап карады. Сөйгән кызын да бер үк уй-теләкләр борчуын аңлаудан Фәнис тирән канәгатьлек кичерде.
Милли-азатлык идеяләре белән димәк, студент яшьләр дә ныклап кызыксы налар. Әнә бит Альбинасы ничек дип тора: “Балтик буе илләрендә урыс мәктәп ләрен ябалар!” – дип мәскәүләр чаң сугарга беләләр, ә Татарстан башкаласы Казанда да үзгәртеп коруларга кадәр бер генә татар мәктәбе калуына исләре дә китмәде, шу лай тиеш дип санадылар. Мин латышлар, эстоннар урынында булсам, бу очракта урысларның үзләренең мәкале белән үк җавап кайтарыр идем: “Чья бы корова не мычала, но Россияйская бы молчала!..”
Алдан сөйләшенеп куелмаган булса да, Фәниснең очып китәр өчен чамалап куелган урынына Алыплардан да берәү килеп төште һәм шунда ук меңләгән чакы рым ераклыктагы Бермуд утраулары юнәлешендә кузгалып киттеләр. Фәнис мизгеле белән үк очуны үз фикер көче белән тәэмин итәргә дигән сигнал алып, шул шартны үтәргә күчте. Күчеш процессыннан Алып гаеп тапмады, әмма шулай да тоннельдән керүне үзе башкарды.
Су асты патшалыгына төшү белән Фәнис Ага-Хан янына узды. Ул аны гадәттәгечә купшы кәнәфидә, янып торгандай ялтыраучы бриллиант күзле, алтын нан коеп ясалган арыслан – култыксаларга таянып утырган рәвештә, көлемсерәп кар шы алды. Фәнис Ага-Ханга үзенең утлы шарга әверелеп, очып кайтуы һәм килүе сөе нечен җиткерде.
– Аларын мин беләм инде, тик масаерга иртәрәк икән әле. Зур осталык белән очарга өйрәнергә зур тырышлык һәм түземлек кирәк, ашыгып кына эш чыкмый.
– Ага-Хан, минем тизерәк дошманның танкларын, бер күз карашым белән әйлән дереп каплыйсым килә. Сыртына төшкән колорадо кортлары аякларын селкеп яткан шикелле, чылбырларын әйләндереп, ятсыннар иде тик, шунда.
– Әй олан-олан, андый кодрәткә ия булырлык өйрәнер өчен җир өсте исәбен дәге дистәләгән еллар узуы кирәк. Иркенләп очарлык җитлегергә дә бер генә ел соралмас әле, сабыр ит.
– Үзем генә очып, туганнарым янына кайткалап тора алсам, миңа тагын нәрсә кирәк. Татар халкы 450 ел дәвамында урыс игосы астында җан асырарга түзгәнне, бәйсезлеккә бару юлында тагын – 10-15 ел буена күнекмәләр алырга гына түзәргә булыр, Алла боерса.
– Анысын Алыплар үзләре хәл итәрләр. Ә син бәйсезлеккә ирешүне ничек күз алдына китерәсең соң?
Фәнис ул хакта хыялының ничек тормышка ашачагын бик ачык рәвештә күз алдына китерә алса да, җавап бирергә ашыкмады, елмаеп иңбашларын гына җыерып куйды. Әмма явызлык империясендә кайчан да бер, ахыр чиге чит көчләр ярдәмендә булса да гаделлек торгызылып, милләтләр колониаль изүдән котылачак чор килүе ту рында ул сабый чагыннан ук диярлек уйлана башлады...
V11
Хәтере ялгышмаса, инде мәктәпкә укырга кергәнче үк, Фәнискә үзенең “икенче сорттагы халык вәкиле” генә булуын төшендерделәр. Аның милли мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә дөньяны танып белүе, туган авылы чикләреннән үтеп, беренче тапкыр район үзәгендәге кибеткә кергәч башланды. Нәкъ менә шунда сату чының: “Чево бармочиш чортовой татарчонок, говори по русски!” – дип усал кыя фәттә әйткән сүзләреннән соң, аңарда барлык җирдә: район үзәкләрендә дә, шәһәр ләрдә дә татарча аңлашырга, сөйләшергә мөмкин булсын иде дигән самими теләк ту ды. Үсә барган саен бу теләк көчәя төшеп, һәр адымда даими очрап торган урыс бас кынлыгына каршы көчле нәфрәткә әверелде.
Ә инде башлангыч хәрби хәзерлек дәресләрендә укытучының рәтләп торып урысча белмәгән килеш, укучыларга татарча җавап бирергә рөхсәт итмәве, Фәнисне бөтенләй чыгырыннан чыгара торган булды. Бу дәресләрдә ул махсус рәвештә, урысча яңгыраган һәр әмернең татарча вариантын кабатлап, укытучысының “җа нына тиде”:
– “Равнис түгел”, “Тигезлән!”; “Смирны” түгел, “Үрә кат!”; “Вульны” түгел, “Иркенлә!” – дип Фәниснең төзәткәнен бөтен сыйныфның хуплап торуын да күреп аптырагач, укытучы:
– Ярар, татарча гына әмер биреп, дәресне алып барып кара әле, сафларда җыр белән дә үтегез, мин күзәтермен, - дияргә мәҗбүр булды.
Фәрит абыйсыннан аның үсмер чагында гаскәрләр җыеп, анда фәкать татарча гына әмер бирелүе турындагы мавыктыргыч хикәятләрен ишеткән булганлыктан, укытучысы кушуы белән үк җитәкчелекне кулына алды Фәнис һәм алга куелган бу рычны бик җиңел башкарды.
Соңыннан укытучылары каршыннан аны пошаманга төшереп, җырлап та үт теләр:
Себердән Дунайга кадәр җитәр Татарлар,
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
И-и-их, кыю Татарлар, батыр Татарлар,
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
Егылганны кыйнамыйлар, гадел Татарлар
Зәгыйфкә кул күтәрүне “хәрәм”, атарлар...
И-и-их, кыю Татарлар, гадел Татарлар,
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
Татарда хәтәр бар, дип явыз кабатлар,
Халкым намуслы булуын вакыт исбатлар!
И-и-их, кыю Татарлар, батыр Татарлар,
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
– Син мондый җырларың белән Казанның Ершов урамына урнашкан тилеләр хастаханәсенә эләгергә телисеңме әллә? – дип кисәтте Фәнисне укытучы, – шаярма алай, безнең илдә милләтчелек хупланмый, дәүәтиең Сафа абыйның нәрсә өчен Че рек Күл янындагы учреждениегә чакырылып, акылга утыртылуы турында дәүәни еңнән сорап белеш тә, башка болай кыланма!
Белә ул хакта Фәнис, дәүәнисенең дә бу турыда кисәтүләре аз булмады, әмма илдә хөкем сөргән колониаль изүгә, милләтләрне дискриминацияләүгә, күкрәгендә татар йөрәге типкән нинди ир-егет бер сүз дәшмичә генә түзеп тора алсын?! Тик ни аяныч, татар рухы, теләсә кайсы җирдә иркенләп татарча сөйләшә, аңлаша алу һа ман да ки авылдан 5-6 чакрым үтү белән үк чикләнә һәм СССРның яулап, талап алынган иксез-чиксез киңлегенең нинди почмагына гына барып чыкма – тагын җан ны изүче, Алла каргаргыры урыс чынбарлыгына муеннан кереп чумарга туры килә. Хәер, алай ук түгел икән ич, бар икән СССР чикләрендә дә үз милләтен аска салып таптарга җөрьәт иттермәгән халыклар.
Техникумның өченче курсын тәмамлаганнан соң, шабашкада йөреп бераз акча эшләп алгач, Фәнис бергә укыган, күрше район егете Ирек белән Бакуга китеп бар ды. Анда атна тирәсе Каспий диңгезендә коенып ял иткәч, кире кайта алмый йөдә деләр: Татарстанга якын-тирә юнәлешкә бер кая билет булмады. Ахыр чиге Ригага очарга хәл иттеләр – аннан кайтуы һәрхәлдә ансатрак булыр дип исәпләделәр.
Дөрестән дә кичке рейс белән Ригадан утырып китәргә билет бар иде. Ә кичкә кадәр вакытны исраф итәр өчен егетләр шәһәр белән танышып йөрделәр. Менә шун да Фәнис чынлап торып латыш халкыннан көнләште, чөнки аларның беркемгә игъти бар итмәстән, иркенләп үз телләрендә сөйләшүләрен, урысларга оккупант иттереп карап, аларга фәкать тискәре мөнәсәбәттә булуларын яшереп азапланмауларын күр де ул.
Шул чакларда Фәнис Татарстанның да союздаш республика статусын алуы турында хыяллану гына түгел, ничек бу дәрәҗәгә ирешү юлларын табу хакында баш ватты. Шул чакларда революция вакытында, аннан соңгы Совет власте өчен хәлит кеч елларда үзләрен-үзләре аямый көрәшкән татар халкын төп башына утыртып кал дыручы аферистлар – Ленин-Сталинның рухлары җәһәннәмгә юлыгуын теләп, төн нәр буена догалар укып ятты.
Каһәрләмәслек тә түгел бит, имеш башка илләр белән чикләнмәгән милли бе рәмлекләр союздаш республика статусына ия була алмыйлар. Татарстанның нигез та шы астына әнә нинди шартлаткыч салып калдыралар эчкерле, террор гамәлләре үткәрүдән гайре эш белмичә, бернинди тәҗрибәләре булмаган килеш дәүләт белән идарә итүгә алынучы, югары белем дә ала алмаган “гений”лар.
Әле шулай да СССРның сәяси картасын игътибар белән карамаган килеш, Фә нис Башкортстанны Казахстанга чиктәш дип уйлап йөрегәнлектән: “Килер бер көн, союздаш республикалар милли бәйсезлек алгач, баштан күрше Башкортстан союз даш республикага әйләнер һәм озак тормый, ул да суверен илгә әверелер, ә аннары Татарстанга чират җитеп, ул да күптән көткән азатлыгына ирешер”, - дип хыял ланды.
Ачы чынбарлык тарих дәресендә ачылды. Анда, укытучы Һиндстан халкының Бөек Британиядән бәйсезлек яулап көрәшкәне өчен Англия махсус рәвештә аны Па кистан белән Һиндстанга аерган да, өстәвенә СССРга чиктәш ясамаска теләп, арага Әфганстанны тыккан, дип аңлатканда, Фәнис белән янәшә утырган Замир:
– Абый, Англия СССРдан үрнәк алып шулай эшләгәндер инде? – дип куй масынмы.
– Син нәрсә Дәминов, СССР начар үрнәк күрсәтергә мөмкин дип уйлыйсыңмы әллә? – Карип абыйлары гадәттәгечә күзен челт-челт йомгалап, борынын тарткалап алды, - үзең комсомолецтыр да әле җитмәсә, СССРны империалистик Англия белән тәңгәл куярга ничек шулай телең бара?
– Әнә картадан карагыз, Башкорстан автономияле республикасы белән Казах стан арасына нәкъ менә Әфганстан рәвешендә Оренбург өлкәсе кысылып тора.
– Бу чагыштыруың Дәминов, бер дә урынлы түгел.
Фәнис, Замир сүзләренә генә ышанмыйча, атласын чыгарып игътибар белән карарга кереште, әйтерсең лә бик кадерле әйберенең урланганын ачыклаган да шуңа бик ачуы килгән, ул кулындагы каләмен атып бәрде:
– А-ах, паразитлар, бирән дуңгызлар, кара инде нишләткәннәр! – дип иңерәп куйды Фәнис, – бөтен хыялларны челпәрәмә китерделәр, кара йөрәк шовинистлар. Эшләргә иренеп, башка халыкларны талап ашаудан кала бер нәрсә белмиләр, җир җитми урысларга! Басып алган җирләрен саранчалар кебек корытып, дуңгызлар шикелле шакшыга батырырга гына булсын аларга!
– Ни кыланасың Мифтахов, нигә тавышланасың?! – диде укытучы аның янына очып килеп.
– Бер нәрсә юк! – дип авыз эченнән генә мыгырданды Фәнис. Бу вакытта чара сызлыктан, үкереп еларлык дәрәҗәгә җитеп, кәефе киткән иде аның: “Димәк, создаш республикалар суверенитет алган очракта да тиз генә Россия игосыннан котылып булмаячак?! Кыргый Африка халыкларына кадәр 1961 елда колониаль бәйлелектән котылдылар. Ә без, кайчандыр Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан Ханлыклары ши келле Мәскәү кенәзлекләреннән күпкә алдынгы мәдәниятле, камил дәүләтләр тоткан халык, ХХ нче гасыр төгәлләнеп килүенә карамастан, әле һаман да явызлык импе риясе богауларыннан котыла алмыйбыз, бездә һаман да апартеид режимы хөкем сөрә.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Милләт Өмете - 15
  • Parts
  • Милләт Өмете - 01
    Total number of words is 4050
    Total number of unique words is 2251
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    46.6 of words are in the 5000 most common words
    54.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 02
    Total number of words is 3941
    Total number of unique words is 2207
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 03
    Total number of words is 3960
    Total number of unique words is 2286
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 04
    Total number of words is 4041
    Total number of unique words is 2239
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    47.0 of words are in the 5000 most common words
    53.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 05
    Total number of words is 4149
    Total number of unique words is 2340
    32.9 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 06
    Total number of words is 4156
    Total number of unique words is 2257
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 07
    Total number of words is 4128
    Total number of unique words is 2279
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 08
    Total number of words is 4062
    Total number of unique words is 2236
    33.3 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 09
    Total number of words is 4097
    Total number of unique words is 2326
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    46.6 of words are in the 5000 most common words
    53.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 10
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 2243
    33.2 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 11
    Total number of words is 4136
    Total number of unique words is 2223
    33.7 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    56.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 12
    Total number of words is 4046
    Total number of unique words is 2251
    33.4 of words are in the 2000 most common words
    46.9 of words are in the 5000 most common words
    54.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 13
    Total number of words is 4175
    Total number of unique words is 2302
    32.0 of words are in the 2000 most common words
    44.7 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 14
    Total number of words is 4107
    Total number of unique words is 2244
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    46.4 of words are in the 5000 most common words
    53.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 15
    Total number of words is 3951
    Total number of unique words is 2361
    28.4 of words are in the 2000 most common words
    40.5 of words are in the 5000 most common words
    47.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 16
    Total number of words is 4127
    Total number of unique words is 2336
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    46.8 of words are in the 5000 most common words
    53.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 17
    Total number of words is 4093
    Total number of unique words is 2258
    33.1 of words are in the 2000 most common words
    47.6 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 18
    Total number of words is 3994
    Total number of unique words is 2261
    31.6 of words are in the 2000 most common words
    45.1 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 19
    Total number of words is 3917
    Total number of unique words is 2133
    32.2 of words are in the 2000 most common words
    46.1 of words are in the 5000 most common words
    53.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Милләт Өмете - 20
    Total number of words is 2666
    Total number of unique words is 1616
    33.6 of words are in the 2000 most common words
    45.8 of words are in the 5000 most common words
    52.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.