LatinEach bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Мәкальләр Һәм Әйтемнәр - Фанавис Давлетбаев
Total number of words is 3543
Total number of unique words is 2051
30.2 of words are in the 2000 most common words
43.8 of words are in the 5000 most common words
51.8 of words are in the 8000 most common words
Берни дә өмет итми яса яхшылыкны. Этеп еккан түгел, ярдәм кулы сузган кеше көчле. Күтәренке кәеф дәртләндереп яшәтүче тормыш эликсеры. Карга булып тугач каргылдарга гына кала. Тормыш капма-каршылыклары белән генә түгел, охшашлыклары белән дә гыйбрәтле. Битарафлык – үзең теләп тормышта көрәштән читләшү дигән сүз. Мине чынлап аңлый торган кеше – ул мин үзем. Үзе тотып эшләмәгән кеше гадәттә акыл сатарга ярата. Без һәммәбез дөньяда бердәнбер. Эшендә түбә кыегындагы боз сөңгесе шикелле генә эленеп тора. Шапылдап килеп төшкәч кенә егылганын аңлады. Алманың авызыңа өзелеп төшкәнен көтмә, үзең урелеп ал. Тау биегрәк булган саен ераккарак күз ташлап була. Үпкәләү – көчсезлек билгесе. Мәхәббәт давыл сыман – көтмәгәндә килә. Көн күрке – кояш, күңел күрке – уйлар. Бәхет бар кешегә дә елмаймый. Батканда йөзгәндәге бергәлек тиз онытыла. Кемнең кемлеге авыр чакта күренә. Бөркет куян барда тычкан эзләп маташмый. Рәхәт тормыш булса булыр оҗмахта гына. Кеше өлешенә кереп яшәү хәрамчы кеше эше. Икейөзле бәндәгә диндә урын юк. Ходай ихластан үзенә табынганнарны гына ярата. Теләсә нәрсә тутырырга күңел чүп савыты түгел. Йөкне кертеп батыргач атны түгел үзеңне сүк. Күзне ачып карамау артык эш тудыра. Ашыкма, әмма вакытка сыеш. Аннан моннан гына эшләгәнче эшләмәвең хәерле. Барсын да вакыт юклыкка гына сылтап калдырырга ярамый. Үзенә тиешне генә белә. Шулай да алу бирүгә караганда күңеллерәк. Тау түбәсеннән купкан таш төшеп җитми туктамый. Тау биегрәк булган саен аннан егылып төшү куркынычы да арта. Нинди юлдан барырга кирәкне һәркем үзе сайлый. Син начар дип уйлаган кемгәдер яхшы булып тоелырга мөмкин. Саксыз булсаң барып каплану озак түгел. Безнең тормыш үзе чын батырлык үрнәге. Тормыштан гел алу турында гына уйлап япа-ялгызы калды. Кеше уйларга сәләтле бердәнбер җан иясе нинди генә ахмаклыклар кылмый дөньяда. Кеше хайванга караганда күпкә мәкерлерәк булуы белән куркыныч. Җиде кат түгел еш кына бер кат үлчәп кисергә дә иренәбез. Тавыш кубармый гына аңлатуга ни җитә. Нәрсәгәдер ирешү өчен теләк кенә җитми, мөмкинлек тә кирәк. Соңарткан эш – чүп өстенә чүмәлә. Кыстасалар да күңелең тартмаган эшкә алынмавың хәерледер. Акыл белән уйлап күңел сизгерлегеңә таян. Эшне чикерү – үзең теләп тартасы йөгеңне авырайту. Үткәннәр бүгенгә, бүгенге киләчәккә тоташып гомер хасил итә. Күрәзәчеләрнең тормышы бер дә кызыкка охшап тормый. Үткәннәрен генә түгел киләчәген дә сызып аткан кешеләр бар. Тормыш кәрт уены кебек : отасың да, оттырасың да. Язмышка үзең нәрсәләрдер өстәп язсаң гына гомер мәгънәле була. Кул кушырып утыру авыру яки карт кешегә генә килешә. Эшләсе вакытта йокы симертәбез, ял итәсе вакытта эшләргә тотынабыз. Соңыннанга калган эшне вакыт көтеп тормый. Көнне дөрес файдалансаң гына вакытка сыешып була. Вакытка акча кебек үк сак карарга кирәк. Ни кызганыч, бушка үткән гомерләр дә була. Тиешен сорасаң гадәттә киметеп бирәләр. Гаепне читтән эзләү – булдыксызлар эше. Таза агач төрткәнгә генә аумый. Чиләгең төптән тишелсә, кибәнең очтан ишелсә бер дә әйбәт түгел. Төбе тишек чиләктә су тормый. Өстеңнән таптап үтүләрен теләмәсәң – егылма. Бар эчтәгене тышка чыгарып булмый. Теләгән кешегә үзен күрсәтергә мөмкинлекләр җитәрлек. Тормышта үзеңне генә түгел, эшеңне дә күрсәтә белергә кирәк. Киләчәкне тиз генә таралмый торган билгесезлек томаны уратып алган. Кайда икәнеңне белмәгәч адашкансың булып чыга. Юл тузансыз булмас. Яшь кеше җиде юл чатында тора – кайсы юлдан китүе үзеннән тора. Яшәү мәгънәсе – көн үткәрү генә түгел икәнен онытма. Җырыннан тыңлаучысын чамалап була. Әллә кем булып күренер өчен нәрсәгәдер ирешергә кирәк. Күңел ятмаган эш яратмаган кәләш белән бер. Бездә көчләмиләр, мәҗбүр генә итәләр. Явызлык белән кылынган батырлык данга лаек түгел. Чын җиңү гадел көрәштә генә була ала. Арысланнар туенганда шакаллар да өлешсез калмый. Ялган санлы отчетлар уйдырма статистика тудыра. Сиңа кирәк башкаларга да кирәк булу ихтималын онытма. Песи сыртына төшүдән, кеше нахак сүздән курка. Көнчеләргә һич тә үпкәләмим, аларны кызганам гына. Куркак кеше үз хокукларын якларга сәләтле түгел. Бәхәстән хакыйкать кенә түгел, тукмашу да туарга мөмкин. Түрә - коллективта чикләнмәгән хокукка ия, җаваплылыкны башкаларга җиңел аударучы өстенлекле зат. Уйда булмаганны эшләп булмый. Алдаша белмәсәң тотылырсың, уйный белмәсәң отылырсың. Солыга ат кирәкми, атка солы кирәк. Үз башың эшләмәсә кеше киңәшенә таян. Хикмәт кайда яшәвеңдә түгел, ничек яшәвеңдә. Атлы җәяүле белән ярышмый. Йончыган атка йөк өстәмиләр. Юк артыннан куганчы барын бәпләп тот. Урманга адашам дип кермиләр. Исәпсез генә дөньяны алып барып булмый. Бәхәсләшсәң – отылма, урлашсаң – тотылма. Ала белгәч бирә дә бел. Мактау артыкка китсә чынлыгына шикләнә башлыйсың. Көнләшү – тынычлыкны югалттыра торган авыр хис. Ташкын су ярны җимерә, көнчеллек җанны кимерә. Әдәпсез телләшер, булдыксыз көнләшер. Кемнең кемлеге авыр чакта беленә. Каргылдаганчы сайрау яхшырак. Капчыклап сораганда учлап, учлап сораганда бөртекләп кенә бирсә дә Ходай, алдым дип шөкер итергә кирәк. Шикчел кешегә тонык су да болганчык булып күренә. Адашкансың икән чыгу юлын эзлә. Тыкшынучылар күп, ярдәм итүчеләр аз. Ялкау кыймылдаганчы эшчән эшләп куя. Дөрес тәрбияләмәсәң бала чага шул. Кем көчсез, гадәттә шул зарлана тормыштан. Сүздә бар да шома көйләнгән, эшкә килгәч кытыршылыклар еш чыгып тора. Тырышып эшләргә чакырганны, ни хикмәт ишетүчеләр юк. Уй сүз булып телдән ычкынгач сер булудан туктый. Кайгыңны сиздерсәң дошманың сөенер. Үз-үзеңне тота белмәсәң еш күңелсезлекләргә юлыгырсың. Биргәнне рәхмәт әйтеп алырга онытма. Елның түгел көннең дә ничек узасын белеп булмый. Чәйнәми йотсаң тамагыңа тыгылуы бар. Башкаларны ахмакка санаучының әвәл үзенә җитеп бетми. Еланга шуышырга, бөркеткә очарга язган. Дустың үз ишең булсын. Әрсез артык ала, бирмәсәң тартып ала. Үзең тудырган буталчыкны башкалардан чиштермә. Алда ни буласын белмәгәч хыялланырга гына кала. Үҗәт булсаң гына тормышта үз теләгеңә ирешерсең. Тауны буйсындырмакчы иде дә үргә дә менеп җитә алмады. Ташбака адымы белән генә булса да алга баруың хәерле. Өстән кушканны тыңла, үзеңчә башкар. Әйткәнне тыңламаганны мәҗбүр итеп эшләтергә кала. Сиңа ышаналар икән өметләрен акларга тырыш. Ышаныч ике яклап та булганда гына уңышка исәп тотып була. Үзең булдыра алмаганны башкалардан таләп итмә. Күңел бушлыгын аракы белән тутырып сәрхүшкә әверелде. Кәефеңне бозасың килмәсә сүз көрәштермә. Берәүләр ни телиләр шуны эшлиләр, икенчеләр исә бар яклап та чикләнгәннәр. Гаделсезлек тигезсезлеккә, тигезсезлек ризасызлыкка китерә. Иреккә күнеккән атны җигергә өйрәтүе авыр. Бирсәләр алырсың, бирмәсәләр буш калырсың. Дәшмәвең алтын – кайда икәнеңне сиздерәсең килмәгәндә. Берни аңламаса да шәп такылдый. Кеше арбасына утырганчы җәяүләп тәпилә. Белмәгәнеңне өйрән, белгәнеңне куллан. Вакыт алга баруга гына көйләнгән. Юкка ымсынганчы барын кулдан ычкындырма. Ходай үзенә табындырып үзенең тиңсез зат икәнен һәрчак искәртеп тора. Ирек теләнеп түгел, көрәшеп яулана. Мең хәерчегә җиткән бер комсыз байга җитми. Ялган чын тормышны күзалларга комачаулый. Нәрсәгәдер ирешү өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Гади генә мәсьәләне катлауландырып чишүе белән үзенең компетентсызлыгын күрсәтә. Тормыш - әртисләре алышынып торучы зур сәхнә. Көчкә осталык та кушылса уңышка ирешү җиңелрәк була. Һәркем тормышта үз урынын белергә тиеш. Ат урынына сыер җигеп ерак китеп булмый. Клон булмагае әллә нәрсә булсын, минем тормышны башка беркем дә кабатламаячак. Түмгәк өстендә басып торуын тауга менгән итеп күрсәтергә маташа. Статистикага ышансаң бездә күптән бар да җиткелекле. Тормышне ничек бар шулай кабул итергә өйрән. Ат булсаң җигергә теләүчеләр тиз табыла. Властька өстенлеккә ирешү өчен киләләр. Урлаганнар байга, намуслылар хәерчегә әверелде. Илең бай булу беләнмени, үзең хәерче булгач. Хыяллар тулысы белән әкияттә генә чынга аша. Савыты бар, нәрсә саласы гына билгеле түгел. Тыңламаган тайны хәлдән тайдырып, тукмап җигәргә өйрәтәләр. Эттән туганчы, аттан туган булуың хәерлерәк. Көтүдә читне тиз таныйлар. Хыял кешене күкләргә очырта, чынбарлык лап итеп күтеңә утырта. Кеше такылдаганны тыңлап газапланганчы үзең сөйләүгә ни җитә. Сандугач сайрап, кеше сөйләп күңелен бушата. Булганы җитеп ашса да канәгать була белми. Бәхет – чишелеше табылмаган күп билгесезле тигезләмә. Холыксыз кешенең көенә тору, песинең йонын уңайга сыпыру яхшы. Ике яктан да тигез ярату булса гына мәхәббәт чын була. Иҗатта мин ирешкәннәр кемгәдер чүп кенә, ә кемгәдер могҗиза булып кына күренергә мөмкин. Ялкау түземле – түбәсе ишелеп төшкәнне көтә. Алыштыргысыз кешеләр юк. Әмма алмашка кемнәр килер – шунсы сагайта. Өстенлек көч күрсәтеп, абруй эш күрсәтеп яулана. Тыелган җимеш татлырак тоела. Булганны әрәм-шәрәм итүчеләргә кытлык күренми. Эшелонлап түгел, капчыклап урлаган суд юлында йөри. Еш кабатлана торган “син тиеш” сүзеннән сулыш кысылып китә. Ил хәле мөшкел сырхауны хәтерләтә. Бездә тәртипкә чакыручылар күп, үтәүчеләр генә күренми. Йөзә тогач көймә комга терәлде. Барсы да тәртиптә дип халыкны күпмегә кадәр тынычландырырга була. Халык барсын күреп тора – тешен кысып түзеп тора. Шар ныграк кабарган саен шартлау ихтималы арта. Безнең иң якын кешеләребез ул – туганнарыбыз. Уртак каннарыбыз – шуңа газиз туганнарыбыз. Еш кына туганың – соңгы таянычың. Читне үз иткәнче үз туганыңа сыен. Күңел юмартын юмарт та – тик өләшерлек әйбер күренми. Юха теллеләр, озын куллылар, ач күзлеләр бергәләп илне савалар. Халык – битараф, активлыгы буенча импотентка әверелеп бара. Һаманда халык кемнәрдер килеп илдә тәртип ясаганны көтә. Хөкүмәт кесәләре тишек булганга акчалар түрәләрнең кесәләренә күчә. Илдә урлашып яшәү өчен бар яклап та уңай мохит тудырылган. Татып кына карыйм дигәне мылкынганчы туену белән тәмамланды. Кешене хөрмәт итмәгәннең үзен дә хөрмәт итмиләр. Батырның яшәве генә түгел үлеме дә данлы. Рәхәтләнеп ял итергә мөмкинлек тудырганы өчен эшен үлеп ярата. Ат җигелеп, кеше бөгелеп эшли. Тәртә арасындагы атны тыңлатуы җиңел. Эт кебек түзем, ат кебек эшчән булсаң иде. Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле. Татарга һәйкәлне канатлы атка атландырып куярга кирәк. Дөнья атлы татарны гына таный. Үткәннәр белән генә горурланып яшәп булмый. Егылсаң имгәнү дә ерак йөрми. Һәр тамашаның азагы була. Таяк таяныр өчен дә, тукмар өчен дә яраклы. Күбрәк белгән саен дөньяга сораулар арта гына бара. Белгәннәр сүзгә саран, белмәгәннәр такылдый. Кошлар күп булса да сайраганнары сирәк. Үлем – туучыларга урын бушату. Матәм көе урынына туу маршын ишетәсе килә. Бар да бетте дип өметсезлеккә бирелгәнче нәрсә дә булса эшләп булмыймы дип уйлан. Эш вакытын саклыйм дип тик утырып көн үткәрә. Ни эшләвеңнән бигрәк эш урыныңда булуың мөһим. Яшәвебез кебек үк үлемебез дә төрле. Без – Ходайның вакытлыча иреккә җибәрелгән коллары. Чигенсәң кысырыкланачагыңны онытма. Узсаң көенәләр, калышсаң сөенәләр. Аз – бөтенләй юк түгел, бар дигән сүз. Юк чагында аз да ярап куя. Безгә тиз кирәк, күп кирәк. Ансы да бушка булсын. Юкка өметләнгәнче булганын тартып-сузып булса да җиткерү мәслихәт. Дин тоту Ходай тәгаләгә түгел кешенең үзенә кирәк. Корьән – балачактан ук күңелебезгә сеңдерергә тиешле тормыш әлифбасы. Байлык түгел савап җыярга ашыгыйк. Иманлы кешегә Ходай юлны үзе күрсәтә. Ялгышларыбызга күп чагында үзебез гаепле. Дөнья төрледән төрле – чуар булуы белән күңелле. Җисем төшенә үтеп керсәк тә җанны тәннән аерып алу кулыбыздан килми һәм килмәс тә! Өнендә куян да тыныч. Зурайткыч көзге алдында кәрлә дә дәү күренә. Акыл гына җитми сизгерлек тә кирәк. Күңел карышса да соңгы сулыш котылгысыз. Гомер ызанының чикләре бер Ходайга гына билгеле. Иртәрәк әле барабаннарны дөбердәтергә. Бүген түрдә, иртәгә гүрдә. Ялгышны тану гына аз, аны төзәтергә дә кирәк. Ходайның иң яраткан колы – дин тотучы бәндә. Әтәч быргысыз да яңгыратып кычкыра. Эсседә салкын, салкында җылы тансык. Абынсаң егылырга да озак түгел. Гореф-гадәтен, динен, телен саклаган халыкка бетү янамый. Үзен кирәксез итеп тойган кеше бәхетсезгә әверелә. Ярар, булыр диеп тор, түрәң алдында биеп тор. Мәсьәләне чишү өчен иң элек аның асылына төшү кирәк. Явыз кешедән теләсә нинди кабәхатлекне көтергә була. Сатуга куелган мал түгел – мактама мине. Намусны әкият итеп кенә кабул итүчеләр күбәеп китте. Ишәк аңгыра һәм күндәм булганга әзмәвердәй адәмнәрне үз сыртына атландырып йөртә. Эт белән мәчене үзара килештерәм дип азаплану – чалбарны баш аша киергә маташуга тиң юләр гамәл. Күңелдәге бар ризасызлыкны да тышка чыгарып булмый. Акыллы уйланып торганда акылсыз эшләп ташлый. Гомер сатылып алына торган булса иң үтемле товар булыр иде. Тормыштагы вак-төякләр җыйналып зур проблема тудырырга мөмкин. Проблемалар күп, аларны чишәргә теләүчеләр генә күренми. Проблеманы тудырганчы аны булдырмау өстендә эшләү зарур. Тотып эшләүгә караганда акыл сату күпкә җиңелрәк. Белгәнеңне эштә күрсәт. Эшен песи этне яраткан төсле ярата. Төшемле эш булгач эшенә пенсиягә чыккач та ябышып ята. Ирекне кыскан саен үзеңнең кол икәнеңне ныграк тоясың. Кирәкле кеше янында бөтерелүчеләр күп. Кирәгең генә бетсен – урамдагы ташландык эт син! Кем булсаң да горурлыгыңны югалтма. Горурлыктан батырлыкка бер генә адым. Көч барда теләк юк иде. Теләк булгач көч калмаган булып чыкты. Кояш яктысы үтәлмәгән урыннар да бар. Йөгереп җитешәлмәгәнне атлап кына җитешәлмәссең. Ходай кирәкне үзеңә туры бирсен. Юләрләр йорты шыр тилеләрне генә түгел артык акыллыларны да яшереп тоту урыны да. Мактауны да, тәнкыйтьне дә тыныч үткәреп җибәрергә өйрән. Җиңергә теләүчеләр күп. Җиңүче бер генә. Акыллы булып кыйланмакчы да килеп кенә чыкмый. Хыялдагы принцын көтеп тәки әбигә әверелде. Бал түгелсә чебен тиз җыела. Чебенгә бал ни дә тизәк ни – талымлап тормый. Ирек бирсәң баш түбәңнән йөриячәк. Эшләргә ялкаулыгыннан башка берни дә комачауламый. Эштән курыккан акчадан колак каккан. Тышкы матурлыкка күңел матурлыгы өстәлсә генә кеше чын матур була. Йөзеңне акшарлап кына картлыктан котыла алмассың. Үз-үзен яратуы шундый көчле, шуңа башкаларны онытып торырга мәҗбүр. Дан-шөһрәт диңгезендә йөзеп тончыгып үлүчеләр дә бар. Эшендә еш ял итеп рәхәт таба. Үрелеп буе җитмәгәнне яткан килеш кенә алмакчы. Буй җитмәгәнгә уй җитә. Бөркет батырлык хакына түгел тамак хакына корбан эзли. Бәхет кояшыңны кайгы болыты капламасын. Үзең белмәгәнне кешегә өйрәтеп маташма. Күңеле бозыкка шайтан сүзләре фәрештәнеке булып тоела.
Максатсыз кеше – канатсыз кош.
You have read 1 text from Tatar literature.