Latin

Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 3

Total number of words is 4777
Total number of unique words is 2113
37.2 of words are in the 2000 most common words
53.1 of words are in the 5000 most common words
62.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Моны күргәч, инглизләрнең күңеле күтәрелеп китте. Алар кулындагы багинетлар да ныграк кадый, ядрәләре дә турырак оча башлады. Ә җимшәннәрнең аң төпкелендә җан саклап калу теләге урын ала башлады. Акрын – акрын тау артына таба чигенеп, урманга кереп югалдылар. Йөзләрчә чакрымга сузылган бу урманнарда җимшәннәрне тиз генә табу мөмкин булмаса да, аларның язмышы хәл ителгән иде инде.
Берничә көн үтте, ә Мәргән туктамыйча, көнчыгыш тарафына юл тота. Ул белә: артта, океан ягында аңа үлем куркынычы яный, чөнки хәзер анда инглизләр хакимлек итә. Пенути халкының аларга каршы торырлык көче юк. Моны шул яктан ишетелгән туплар канонадасы буенча да аңларга була иде, ләкин инде алар да ишетелми. Кичерегез, җимшәннәр! Мин генә сезне коткара алмам инде.
Күпмедер атлагач, алдагы куаклар арасыннан таулар күренә башлады. Тагын ике тәүлек баргач, Мәргән болытларга кадәр күтәрелгән мәһабәт тауларның итәгендә иде инде. “Бу таулар артына инглизләр тиз генә килеп җитмәсләр, миңа шунда барырга кирәк”, - дип уйлады ул.
Тагын бер тәүлек өскә үрмәләгәч, сыртка менеп җитте һәм чалкан китә язды: көнчыгыш тарафында күз күреме җирдә, шәфәкъ кызыллыгына манчылып, берсеннән – берсе югарырак яңа таулар күренә иде. Мәргән таң калды: мондый сихри матурлыкны беренче тапкыр күрергә туры килде егеткә. “ Моңардан да гүзәлрәк күренеш була микән дөньяда!” – дип уйлады ул.
Бераз ял итеп алгач, тагын кузгалырга булды. Юл кешесенең юлда булуы яхшы, дип юкка гына әйтмиләр шул.
Бу тауларны ике - өч көндә үтәргә теләгән булса да, ялгышты: иң биек тауның сыртына менеп җитәр өчен аңа сигез көн кирәк булды. Кайбер урыннарда бигрәк тә авырга килде. Авыллар очраса, урап үтәргә туры килде. “ Их, Уан булса икән!” – дип юксынды ул кайдадыр сугыш кырында аерылып калган иптәшен.
Тауның теге як итәгенә төшәр өчен, тагын берничә көн кирәк булды. Әле ярый кораллары бар: томагавк һәм җәяне җимшәннәрдән алган иде ул, ә пистолетыннан бер тапкыр да атып карамады, чөнки кирәге дә чыкмады. Нинди генә җәнлек яки кош очраса да, күп уйлап тормады, шундук угын очырды. Урманнарда төрле җимеш, үлән , кыргый арпа һәм солы белән тукланды. Тау елгаларында ук белән балык атып алды. Мондый һөнәрне ул әле Чириков командасында чакта теленкитләрдән үзләштергән иде.
Менә таш кыялы таулар да артта калды. Алда очсыз – кырыйсыз урман катыш далалар җәелеп ята. Соңгы үрне генә төшәсе дә...
Шулвакыт алда ниндидер тавышлар ишетелде. Меңнәрчә ат тояклары гүләвенә охшаганнар иде алар. Дөнья яңгыратып кешеләр кычкыруы да, барабансыман нәрсәләр дөбердәве дә кушыла иде. Тау итәгендәге киң алан өстендәге болыт эченнән килә иде ул гүләү. Кинәт шул тузан болыты эченнән күз күрмәгән, колак ишетмәгән хайваннар килеп чыктылар да тауга, Мәргән ягына ыргылдылар. Иң зур үгезләрдән дә дәүрәк бу мөгезле аҗдаһалар, алны – артны күрмичә, өскә таба омтылалар, ә йөзәрләгән кызгылт – көрән хайваннан торган бу көтүне таяклар һәм сөңгеләр тоткан атлы кешеләр куалый, бу корыч тояклы җеннәр өерен, як – якка җибәрмичә, таш кыяның читенә таба юнәлтәләр.
Менә алдагы дәү хайван кыя читенә килеп җитте, аның белән рәттән тагын берничәсе соңгы мизгелдә аякларын терәп тукталып калдылар. Ләкин аларның язмышы хәл ителгән иде инде: ашкынып килгән арткы үгезләр алдагыларны упкынга, тырпаеп торган очлы ташлар өстенә этеп төшерделәр. Ә анда аларны сөңгеләр тоткан аучылар көтә иде.
Җиде – сигез хайванның башына җиткәч, көтүне арттан куалаудан туктадылар, һәм арткы хайваннар алдагыларын кысрыкламый башладылар. Ә бераздан бөтен өер кирегә чапты.
“Үзләренә кирәк кадәр генә үтерделәр, - дип уйлады Мәргән, - болар малны юкка әрәм итмиләр”.
Элеге вакыйга аның ниндидер яңа кәсеп белән шөгыльләнүче көчле халык җиренә аяк басуын күрсәтте. Әмма, Мәргән турыдан – туры алар янына барырга базмады, башка юл табып, тау астына төшә башлады, ә бу сукмак исә егетне бөтенләй икенче якка, башка кабиләләр җиренә алып китте. Еракта күренгән урманлы далага килеп җиткәнче әле тагын байтак атларга туры килде.
Мондагы агачлар беренче карауда аңа таныш кебек тоелдылар. Әмма ныклабрак күз төшергәч, аларның үзгә икәне беленде. Менә өрәңге агачы. Ул бит идел буенда да шундый ук. Ләкин нигә соң аның кабыгын кыйгачлап чапканнар һәм агачны “еларга” мәҗбүр иткәннәр. Өрәңгенең “яшенә” бармагын тидереп авызына капкач, Мәргән бу куе сыекчаның бик татлы икәнен тойды. “ Бал – шикәр агачта үсә икән бит монда”, – дип уйлады ул.
Куаклар арасыннан кечкенәрәк кенә бер елга күренде. Егет сакланыбрак кына елга ярына якынлашты һәм су чупылдаган тавыш ишетте. Карана торгач, 30 – 40 адым түбәндәрәк су коенучы шыр ялангач бер кеше күренде. Мәргән аның 16 – 17 яшьләрдәге сылу тәнле бер кыз бала икәнлеген күреп таң калды.
Егеткә теге ярга чыгарга кирәк иде. Шуңа күрә ул бил тиңентен суга кереп, елганы кичте һәм сулы киемен өстендә килеш кенә сыга – сыга, куаклар арасындарак туктады. Кыз егетне күрми иде. Ул арада чибәр ярга чыкты, озын чәчләрен сыгып алды да киенә башлады. Бизәкләнеп тегелгән ыштан һәм шундый ук кыска күлмәк киде, чәчләрен зәңгәр тасма белән бәйләп куйды, аңа ниндидер кошның матур чуар каурыен кыстырды, аягына йомшак күн башмаклар эләктерде.
Шулвакыт куаклар арасында ниндидер кыштырау ишетелде. Шул ук мизгелдә теге як ярда таза гәүдәле, бите кара буяу белән сызгаланган бер һиндле күренде. Ул кызга күренмичә генә бирге як ярга чыкты да инде киенеп беткән чибәр янына атлады. Мәргән дә шулай ук яшеренеп кенә аның артыннан калмады. Яшь һиндле җәһәт кенә кызга ташланды һәм аны биленнән сыңар кулы белән эләктереп, теге як ярга чыга башлады. Кыз тавышланып, тыпырчынып караса да ычкына алмады. Шул мәлне юлбасар ачы сызгырып җибәрде, һәм аның каршысына ияр урынына ниндидер калын чүпрәк салынган аты килеп чыкты. Күз ачып йомганчы һиндле кызны тоткан килеш атына сикереп менде. Бер секундтан соң булачак: юлбасар кызны алып качачак. Мәргән ирексездән “Тукта!” – дип кычкырды һәм тиз генә кечкенә мушкетын чыгарып атып җибәрде. Шул ук мизгелдә кыз урлаучы да озын нәзек саплы үткен балтасын чыгарып, егет ягына ыргытырга өлгерде, ә үзе пуля тиеп авып төште. Томагавк Мәргәннең йөзлек өстенә килеп кадалды.
Аягын угалап ыңгырашып яткан егет бераз исенә - акылына килгәч, баягы кызны күрде: тегесе иелеп, аңа карап тора иде. Яр буенда һиндленең гәүдәсе ята, янында аты тора иде.
Кыз егетнең яралы аягына ымлап нәрсәдер әйтте, ләкин яралы баш какты: аңламый, янәсе. Кыз куаклар арасына йөгерде һәм озак та үтми, ниндидер үлән яфраклары тотып, килеп җитте. Аннан соң ул Мәргәннең тузып таркалырга җиткән аяк киемен салдырды, ярага әлеге яфракларны япты, һәм букча кебек нәрсәсеннән чүпрәк кисәге алып, ярасын бәйләп куйды.
Шуннан соң кыз тагын нидер сорады, ләкин егет аңламагач, үз күкрәгенә төртеп күрсәтте:
- Сар Каин!
- Нәрсә дисең?
Кыз елга буенда үскән агачларга күрсәтте:
- Сар Каин!
- Сары Каен? – диде егет аптырап.
- Һеэ! Һеэ!- дип кычкырып көлде чибәр. – Мен Сар Каин.
- Мин Мәргән! – диде егет күкрәгенә төртеп.
- Мәр Гән! Мәр Гән! – диде кыз учларын чәбәкли – чәбәкли.
- Әйе Мәргән.
- Мәр Гән! – диде тагын кыз аның исемен икегә бүлеп. Аннан соң җирдә яткан җәясен алып, нәрсәгәдер күзләгән булып кыланып, яңадан егетнең исемен кабатлады.
Мәргәннең тагын исе китте. “Ул бит минем исемемне җәядән атучы, дип аңлатты. Безнеңчә дә бит Мәргән төз атучы дигән сүз”.
Шуннан соң Сары Каен тиз генә юлбасарның атын алып килде дә атланырга кушты. “ Теү екта чикәтаулар”! – диде ул шомланып.
Икесе бер атка атланып, егет белән кыз көнчыгыш тарафына чаптылар, ләкин ерак китә алмадылар: арттан тояклар шакылдавы, кемнәрнеңдер ачы итеп кычкыруы ишетелә башлады. Аргамакны уңга борып, кыз елгыр гына сикереп төште дә Мәрдәнгә төшәргә булышты. Егет аягы авыртуына тешен кысып, пистолетын чыгарды. Сары Каен исә җәясе белән укларын әзерләде.
Куа килүчеләр өчәү иде. Алар инде җәнфәрман чапмыйлар, атларын тыя төшеп, карана – карана гына киләләр.
Кыз ишәраләп уртадагысына күрсәтте, ә үзе алдагысына угын төбәп атып та җибәрде. Мәрдән дә калышмады. Ике чикәтаулы берьюлы атларыннан мәтәлеп төштеләр, ә исән калганы яшен тизлегендә атыннан сикереп төште дә юкка чыкты, әмма шундук Мәргән алдында пәйда булды һәм балтасын очырды, ә аннан соң пычагын чыгарып, балтадан тайпылып калган егеткә ташланды. Бәхеткә каршы, кыз аткан ук чикәтаулының тамагын тишеп чыкты, әмма аның үткен пычагы Мәрдәннең ботын ярып өлгерде.
Сары Каен пычагын чыгарып мәетләрнең баш тиреләрен тунап алды. Скальп салдыруны ул гаять оста һәм тиз башкара иде .
Егетнең тагын бер ярасын бәйләгәч, ике атка атланып юлга чыктылар. Иясез калган хайваннар арттан иярде. Чирек сәгатьләп баргач, ниндидер елганы кичтеләр.
- Сүт! – диде аның исемен кыз.
- Сөт? –дип сорады Мәрдән һәм суга карады: елга суы аксыл иде.
Ул арада кеше тавышлары ишетелде. Елганың теге як ярында агач таганнарга калын тукыма киерелеп ясалган чатырлар урнашкан иде.
Тыштагы шау – шуны ишетеп, уртадагы зуррак һәм зиннәтлерәк чатырдан урта яшьләрдәге бер кеше чыкты. Аның өстендә юлбашчы киеме, кулында бизәкле таяк иде.
Сары Каен аны күрүгә, “Әтинә-ә-ә-м! Әтинә! – дип кычкырып җибәрде һәм, тезләнеп, атасының аякларын кочты, ә үзе елый – елый нәрсәдер сөйләде. Күптән түгел генә чикәтаулар белән ана капландай сугышкан кыз атасын күрүгә нарасый балага әйләнгән иде. Тегесе кызын аягына бастырды һәм иркәләү катыш шелтә белдергән тавыш белән баласын юатты. Аннан соң кабилә башлыгы читтәрәк торган дүрт ят атны күреп, аларга сокланып карап торды, барып муеннарын сыйпады. Шуннан соң гына Мәрдәнгә игътибар итте һәм кызына ниндидер сорау бирде. Тегесе дулкынланып атасына нидер сөйләде. Ә Мәргәннең бу вакытта хәле җиңел түгел иде. Җәрәхәтләр сызлап егетне бер эссегә, бер салкынга сала, вакыты – вакыты белән ул аңын да җуя яза иде. Ниһаять, ничә тәүлекләр буе ярымач һәм ялсыз хәрәкәтләнгән егет чыдамады: баскан урынында аңсыз егылды.
Аңына килгәндә үзенең бишек кебек нәрсәдә тирбәлүен сизде Мәргән. Аптырап баш калкытып караса, үзен дүрт һиндленең агачларга челтәрсыман нәрсә тагып эшләнгән ятакка салып алып баруларын абайлады. “Кабилә күченә ахрысы”,- дип уйлап өлгерде ул һәм тагын аңын югалтты.
Егет яңадан исенә - акылына килгәндә, алар зур гына бер авылдалар иде. Тирә якта агач өйләр генә түгел, хәтта кызыл балчыктан сугылган эре – эре яндырылган шакмаклардан салынганнары да бар иде. Авыл читендәрәк җиргә казып ясалган куышлар да күренә. Урамнарда кешеләр, мал – туар йөри.
Мәрдәнне авыл уртасындагы иң зур йортка терәтеп эшләнгән, ян яклары чыбыклардан үрелгән, түбәсе ботак – яфрак белән ябылган бер алачыкка урнаштырдылар. Мондагы җиләс саф һава яралы авыру кеше өчен бик файдалы икән.
Егетнет үзен генә калдырмыйлар диярлек: ниндидер урта яшьләрдәге хатын(имче булса кирәк) яраларын өшкерә, дәвалый, көненә биш тапкыр ашарга китерәләр. Ә инде Мәргән өчен иң көтеп алына торганы – Сары Каенның килүе. Хәер, кыз үзе дә озак көттерми, юк йомышын бар итеп, гел кергәләп йөри.
Мәргәнгә авыл халкы гына түгел, юлбашчы үзе дә хөрмәт күрсәтә, еш кына хәлен белеп китә, егетнең терелүен көтә иде.
Бу кавем сиу халыклары гаиләсеннән булып, дакота исемле кабилә иде. Аларның бөтенесе берничә дистә мең кеше булып, гүзәл һәм мул сулы Миссури буйларын билиләр. Шунсы начар, куаннар арасында бердәмлек юк, төрле юк – бар сәбәп аркасында ызгыш бара икән.
Кабиләнең төп шөгыле – терлекчелек, иген үстерү, сунарчылык һәм балык тоту.
Мәргән ике атнадан артык инде урында ята, яралары бетәшеп бетә алмый. Торырга аңа рөхсәт юк. Ялкыч. “Сары Каен килсә икән!”- дип уфтанып куйды егет, һәм шул ук мизгелдә кызның көлгән тавышын ишетте. Менә ул кояштай балкып үзе дә килеп керде. Аңа әле исем дә яулап өлгермәгән унбиш яшьлек энесе ияргән. Тагын бер елдан аңа исем бирәчәкләр икән, инде “Җитез кугуар” дигән исем дә әзерләнгән, ләкин үсмер ул исемгә лаек икәнен ауда яки яуда исбат итәргә тиеш.
Бераздан кыз белән егет икәү генә калдылар һәм телсез кешеләрдәй бер – беренә карап утыра башладылар. Бу минутларда кыз егеткә бик якын һәм кадерле тоела иде. “Бу халыкта сөю турында әйтү гадәте бар микән? Яшьләр ничек итеп аңлашалар, кавышалар икән?”- дип уйлый иде егет еш кына, ә сорашырга кыенсына да, хәленнән дә килми иде, чөнки дакота телен үзләштерә башлаган гына иде әле...
Дакоталар теленең татарныкына якын булуы таң калдыра иде Мәргәнне. Аерым сүзләр бөтенләй тәңгәл килә. Икенчеләрен охшатып аңларга була. Калганнарының мәгънәсе сүз сөрешеннән беленә. Татарныкына охшаган телләр Себер җирләрендә дә очраштыргалады, ә шулай да туган яклардан меңнәрчә чакрым ераклыкта, җир читенең аргы як икълимнәрендә таныш сүзләр ишетү, күңелгә ятышлы итеп сөйләшкән кешеләрне күрү гаҗәеп хәл иде.
- Аягың сызлыймы? – дип сорады, ниһаять, Сары Каен.
- Юк, - диде егет, - рөхсәт булган булса, күптән инде йөреп киткән булыр идем.
- Ашыкма! Аба яхшырак белә. Син монда булганда безгә күрешеп торырга да уңай.
- Сары Каен! – диде егет уйчан йәм дулкынлану белдергән тавыш белән.
- Сары Каен тыңлый сине...
Ләкин боларга башлаган сүзләрен дәвам итәргә туры килмәде: алачыкка Олы Кыя үзе килеп керде һәм кызын чыгып торырга кушты. Яшьләрнең бер – берсенә битараф түгеллеген ата сизә иде, ахрысы, ләкин моны күрсәтми иде.
- Сары Каен кунакны безнеңчә сөйләшергә өйрәттеме инде? – дип башлады ул сүзен.
- Азмы – күпме өйрәндем. Безнең телләр охшаш бит.
- Сизелә, - диде Олы Кыя. Аннан соң кулындагы бизәкле таягының очы белән идән урынына тапталган кызгылт балчыкка ниләрдер сызгалый башлады. Карый торгач, Мәргән Миссуриның кушылдыгы булган Сөт елгасын, үзе үткән таш кыялы тауларны һәм, ниһаять, океанга коя торган Һумул елгасын таныды.
- Мәр Гән кайсы урында инглизләрне күрде? – дип сорады ул һәм таягын егеткә тоттырды. Җавап алгач, дәвам итте: - Олы Кыя ул җирләрдә булганы бар. Җимшәннәрнең башлыгын да белә. Ярый, Мәр Гән тагын ун мәртәбә кояш баеганчы ял итсен әле, - диде ул бераз утыргач, - аннан соң сөйләшербез. Ә Олы Кыя хәзер тирләмәгә керә, нигәдер тәне йончыды.
Мәргән ун көн ятып түзә алмады: дүрт – биш көннән соң торып алачыкны әйләнеп чыкты, бала – чага белән бергә таягына таянып елга буена төште. Анда малай –шалай ук белән балык атарга өйрәнәләр икән. Шулвакыт ниндидер чыр – чу ишетелде: кызлар ногыт борчагы җыеп кайталар икән. Буй җиткергән чибәрләр арасында Сары Каен да бар икән. Ул шундук йөгереп килеп җитте һәм ягымлы шат тавыш белән егетне битәрли башлады. Сүз дә әйттермичә егетне дәвалану урынына кайтарды һәм ятагына салды.
- Сары Каен! – диде егет. – Син бит юлбашчы кызы, нигә башкалар белән бергә эшләп йөрисең? Әтиең кушамы.
- Кушмый. Сары Каенга анда күңелле. Тиздән мәис җыя башлаячакбыз. Ансы инде авыррак эш. Ул чакта минем әтием үзе дә эшли. Әле быел пәтәйтә утыртып карадык. Үсеп ята бит. Балчыктагы бүлбеләре менә мондый булдылар инде! – дип, кыз баш бармагын күрсәтте.
- Сары Каен Мәр Гәнгә күчтәнәч китерде, - дип, кыз кечкенә бизәкле капчыгыннан беләк буе кадәрле мәис чәкәне чыгарды. – Без аны утта кыздырдык, сыйланамы син?
- Пәтәйтә, мәис, тәмәтле - дип куйды Мәргән. –Беләсеңме, бездә бу нәрсәләр үсми бит.
- Үсми? Нигә үсми? Утырткан чакта безнең кебек оя саен бер уч черек тизәк саламы сез?
- Аңламадың, мин бу үсемлекләрне монда беренче мәртәбә күрдем, - диде егет аптыраган кызга.
- Ярый, Сары Каенга китәргә кирәк. Кичләтеп килеп җитәр. Үзегезнең яклар турында сөйләр син.
Кыз чыгып киткәч, егет тирән уйга батты. “Нишләргә соң миңа? – дип уйлады ул.- Үземнең хисләрем турында Сары Каенга белдерергәме,юкмы? Мин бит бу кызны Нәстүгем кебек күрәм. Нәсимәмне оныта барам түгелме соң мин? Сөюемне бу кызга күчердем түгелме? Әгәр мин моны аңа белдерсәм, ул да миңа карата шундый ук хисләр белән янып йөргән булса? Ул чакта бит өйләнергә, язмышымны шушы халык белән бәйләргә тиеш булам. Нишләргә соң миңа?
Шундый уйлар һаман да ешрак били иде Мәргәнне.
Берничә көннән соң егет янына тагын Олы Кыя килеп керде. Бераз тәмәкесен төтәткәч, ашыкмый гына сүз башлады:
- Мәр Гән сөйләсен, кайдан килде, кем була ул, ата- аналары кем? Монда ничек килеп эләкте? Барын да.
Мәргән озак кына уйланып торды да, авырлык белән генә сүзләр сайлый – сайлый, әлегә кадәр укучыга мәгълүм булган вакыйгалар турында бәян итте. Ниһаять, хикәятен тәмамлап тукталып калды. Алачыкта тынлык урнашты.
- Күпне күргән, Мәр Гән! Аның иле еракмы моннан? Көн ничә мәртәбә баеганчы барырга кирәк? Зур диңгезнең теге ягында бит?
- Әйе! Аны океан диләр. Без ул су аша корабта утыз мәртәбә көн баеганчы йөздек. Ә океанга кадәр җиде – сигез мең чакрым килергә кирәк, - дип аңлатты егет. – Җәяү атласаң, бер җәйдән икенчесенә кадәр барырга кирәк.
- Безгә ул яктан хәвеф – хәтәр яныймы?
- Яный, -дип уйлыйм, –диде Мәргән, озак кына фикерен тәгаенләп алгач. Аннан соң дәвам итте:
- Әгәр инглизләр китсәләр, барыбер урыслар йә испанлылар басып алачак бу җирләрне. Монда килеп җиткәнче, аларга каршы торырлык көчле кабиләләр күрмәдем мин. Ә көнчыгышта ничек?
- Анда да инглизләр, - диде Олы Кыя. – Көнтуыш яктагы олы диңгез буйларына гына түгел, Андаман тауларына да килеп җиткәннәр. Ләкин аларга кадәр бик ерак әле, һәм анда каршы торырлык халыклар бар. Ә менә көнторышта эшләр күпкә хәтәррәк. Мәр Гән әле белми, безнең кардәшләребез майия һәм астыклар күп еллар элек моннан китеп, Юкатан дигән җиргә барып урнашканнар икән. Иллә дә гайрәтле кавемнәр булганнар алар. Ләкин испаннар аларны барыбер җиңә алганнар. Хәзер инде ул илбасарлар безнең тарафка таба хәрәкәт итәләр. Әлегә алар шешеннәр белән бәрелешә, ә бит кайчандыр безнең нәүбәт җитәчәк. Дөрес, шешеннәр тиз бирешә торганнардан түгел... Мәр Гәннең кавеме ничек атала? – дип сорады ул бераз дәшми утыргач.
- Без “татар” дигән халык, - диде Мәргән.
- Кабилә башлыгының аты ничек? – дтп сорашуын дәвам итте юлбашчы.
- Безнең үз башлыгыбыз юк, урыс падишаһы кулында яшибез.
Шуннан соң Мәргән кыскача итеп татарларның аяныч язмышы турында сөйләп алды. – Сезне дә шундыйрак язмыш көтә, ахрысы,- диде ул ахырда.
- Ихтимал, - дип куйды башлык – монда уйланырлык нәрсәләр бар. – Аннан соң ул байтак кына дәшми утырды. – Мәр Гәннең йәрәшкән кызы бармы? – дип сорады ул ахырда.
Мәргәнгә Нәсимәсе турында сөйләп бирергә туры килде.
- Аның белән кавышу насыйп түгелдер инде, - диде Олы Кыя. – Минем кызым килешәме?
- Мин аны нәсимәм кебек күрәм, - дип җавап бирде Мәргән.
- Мәр Гән каршы килмәсә, мин кызымны аңа хатынлыкка бирәм.
- Ул үзе минем белән яшәргә ризамы соң? – дип сорады мондый кискен борылышны көтмәгән егет.
- Бездә болай хатын – кызның ризалыгын сорау гадәте юк, ләкин мин бердәнбер кызымны яратам һәм аның теләген исәпкә алам.
- Димәк ул риза? – диде Мәргән аптыраулы һәм шул ук вакытта сөенечле тавыш белән.
- Шулай дип уйлыйм.
- Олы Кыя! Син кызыңны минем белән дөньяның теге ягына җибәрергә ризамы?
Башлык озак кына егеткә карап торды да елмаеп куйды.
Кабилә башлыгы чыгып киткәч, Мәргән әле озак уйланып утырды. Олы Кыяның тәкъдиме егетнең теләгенә туры килсә дә, бу бик капыл һәм тормышны төптән үзгәртә торган тәкъдим иде. Туган җире, ата – аналары, туганнары белән күрешүдән ваз кичеп, монда тамыр җәяргә тиеш була иде бит ул.
Ләкин Олы Кыяның Мәргән белән алыш – биреш итү уе тормышка аша алмады, чөнки вакыйгалар күпкә тизрәк һәм куркынычрак борылыш ясый башладылар: көнбатыштан, Кыялы таулар ягыннан инглизләр турында хәбәр алынды. Аларның чирүе инде чикәтаулылар җиренә якынлашкан икән. Дөрес, тау халкы, сунарчылар кавеме алай тиз генә бирешә торганнардан түгел, ләкин аларның да океан артыннан килгән илбасарлар белән озак сугышу мөмкинлеге юк иде шикелле.
- Олы Кыя Мәргәнне өенә киңәшләшергә чакырды.
- Инглизләрнең сугышчылары күпме? – дип сорады ул сүзне озакка сузмыйча гына.
- Мин күргәне – биш йөзләп булыр, - дип җавап бирде Мәргән, - ләкин алар күпме кирәк шулкадәр кеше китерә ала,- дип уйлыйм мин.
- Чикәтаулардан соң безгә һөҗүм итәрләрме икән? – дип төпченде башлык.
- Итәрләр, ахры. Сезнең җәннәттәй җирләрегез аларны кызыктырмый калмастыр, мөгаен. Гомумән алар бөтен Америка җирләрен басып алырга тырыша булыр.
- Болай булса, без нишләргә тиешбез?
- Йә бирелеп аларга кол буласыз, йә берләшеп каршы торасыз. Өченче юл юк, дип уйлыйм мин. Безнең, татарларның хатасын кабатларга ярамый. Сезнең кавемдәшләрегез кемнәр?
- Бөтен һүкә - сиү халыклары, - дип санап китте Олы Кыя, - чирүкләр, һуклар, керикләр, мескәкләр, төтөннәр. Көнчыгыштарак тагын барлардыр әле.
- Аларның барысын да кем берләштерә ала? - дип, Мәргән Олы Кыяны уйга калдырды. Тегесе, ниһаять, башын чайкады:
- Бу җиңел эш түгел, -диде ул, - алай да берничә кабилә башлыгы белән сөйләшеп карарга була. Ерактагыларына вам – пум җибәрермен.
- Нәрсә ул вам – пум?
Олы Кыя нәзек баулардан эшләнгән төен һәм челтәрләрдән торган бер үрем китереп чыгарды.
- Менә шушы инде ул. Сары Каен өйрәтер әле бу челтәрләрне, төеннәрне укырга.
- Сездә утлы корал бармы? – дип сорады Мәргән. – Мушкетлар, туплар.
- Мушкетлар аз гына бар, туплар турында ишеткән дә юк.
- Ансыз аксыл чырайлыларга каршы торып булмаячак. Әйт әле, Олы Кыя, чикәтаулылар кемнәр алар? Ни өчен Сары Каенны урлап китәргә тиешләр иде?
- Бу беренче мәртәбә генә түгел. Аларның юлбашчысы Кара Козгын кызымны үзенә хатынлыкка сорый. Ләкин Сары Каен моны теләми. Дөрес, ул күнгән сүрәттә, ике кабилә арасындагы дошманлык юкка чыгар иде. Әмма мин кызымның теләген аяк астына салып таптый алмыйм.
- Син, Олы Кыя, яхшы ата һәм намуслы кеше.- диде Мәргән. - Чикәтаулар сезгә тел буенча якынмы?
- Бик якын. Без алар белән тылмачсыз сөйләшәбез.- диде башлык.- Тик шөгыльләр башка: без иген игәбез, мал тотабыз. Алар сунарчылар. Анда бездәге кебек тигез җирләр юк, таулар да урманнар гына.
- Безгә бөтен сиу халыкларын берләштермичә коллыктан котылу юк. Ә башларга кирәк чикәтаулылардан. Алар инглизләрнең нәрсә алып килгәннәрен беләләрдер инде. Әгәр дә мин чикәтаулылар белән килешә алсам? – диде Мәргән.
- Барып чыгарлык булса, тәвәкәлләргә кирәк, - дип җөпләде Олы Кыя, - ә мин башкаларның кылларын чиертеп карармын. Тик мин шунсыннан куркам: Мәр Гән бит аларның дүрт сугышчысын үтерде, үч алырга теләмәсләрме?
- Әлбәттә, монда уйланырлык бар. Әмма аларга да, безгә дә янаган бәла күпкә куркынычрак. Башы булса, Кара Козгын моны аңлар. Икенчедән, боларны кем аңарга миннән дә юньлерәк итеп аңлата алыр?
- Мәр Гән хаклы.
- Иң мөһиме – безгә утлы корал кирәк, -дип дәвам итте фикерен Мәргән, - ә ул инглизләрдә генә бар. Алар янына барыр өчен безгә чикәтаулылар җире аша үтәргә кирәк. Күрәсеңме, тагын шуларга барып төртеләбез.
- Мәр Гән инглизләрдән утлы корал алырга җыенамыни? – дип сорады Олы Кыя.
- Башка юл юк. Сатып алырга җитәрлек синең алтының юк. Кара Козгында да юктыр инде ул, шулай бит?
- Шулай! – дип җөпләде юлбашчы. – Булса да аз.
- Күрәсеңме? Бер генә юл кала: талап алырга. Бу эшкә иртәгә үк тотынырга кирәк. Үзең аңлыйсың, безнең вакыт бик аз кала. Тагын бер тәкъдимем бар, - диде Мәргән, - әгәр берничә кабиләне җыйный алсак, барысын бергә “Сиу халыклары берләшмәсе” дип атарга кирәк. Иң баш кешене юлбашчылар бергәләп сайларга тиешләр. Бу эш беркемне дә кимсетмәс.
- Яхшы. – диде Олы Кыя Мәргәнгә ихтирам белән карап, - юлбашчыларга шулай дип әйтермен, бу төпле фикер. Миннән нинди ярдәм кирәк?
- Өч – дүрт булдыклы егет... һәм синең углың, - диде Мәргән күзләре маңгаена менгән башлыкка.
- Минем углым?! Минем бердәнбер углым! – Бу бит аны күрәләтә һәлакәткә дучар итү дигән сүз! - дип чыгырыннан чыкты Олы Кыя.
- Озакламый без барыбыз да шул хәлдә калачакбыз. Икенче яктан, уйла: синең угланың булмаса, Кара Козгын миңа ышанырмы? Аннан соң, углыңа барыбер исем яуларга кирәк бит...
- Ансы шулай, -диде чиктән тыш дулкынлануы йөзенә чыккан юлбашчы. – Алайса әзерлән. Таңнан юлга чыгарсыз. Егетләр әзер булыр. Атлар кирәк булырмы?
- Кирәк булса, табарбыз. Атларың болай да аз.
- Йә, хуш, егет! Уңышлар телим!
Таң атып, офык кызыллана башлагач, төнне йокысыз үткәргән Мәргәннең
алачыгына Сары Каен йөгереп керде. Аның хәсрәтле күзләреннән атылып чыгарга җиткән яшьләре мөлдерәп тора, дулкынланудан һәм тиз йөгерүдән сулышы тыгылып, калку күкрәге бер күтәрелә, бер төшә иде.
- Мәр Гән! – ... диде ул көч – хәл белән. – Мәр Гән! Син ник миңа әйтмәдең?!...Кая барырга җыенасың? Мине ташлап китәсеңме?!.. Үзем белеп килмәгән булсам, хушлашырга да җыенмый идеңме?...Әле ярый энем...
Шундыйрак күз яшьләре аша әйтелгән сүзләр белән кыз тезләнде һәм егетнең аякларын кочып елый башлады. Үзе һаман үпкә сүзләре әйтте. Ләкин алар Мәргәннең бәгыренә кадалмыйлар, ә ниндидер җан кәнагәтләнүе бирәләр, егетнең хисләренә җавап булып яңгырыйлар сыман иде.
- Сары Каен! – диде егет кызны аягына бастырып.- Елама!...Мин кайтырмын!.. Мин сине ташламам!.. Ышан миңа!...
Шулвакыт аяк тавышлары ишетелде һәм алачыкка дүрт егет килеп керде. Болар Олы Кыяның иң булдыклы һәм ышанычлы яугирләре, ә иң яше – Сары Каенның энесе иде.
Чикәтаулылар җиренә җиткәнче, аларны олы гына тәҗрибәле бер кеше озата килде. Чик булып хезмәт иткән елгага җиткәч (шушы елга буенда Мәргән Сары Каенны коткарган иде), ул теге ярда калып ни буласын яшеренеп күзәтеп торды. Мәргән моны яфраклар селкенеп куюдан аңлап алды. Ул гына да түгел, ботак – яфрак тагын берничә җирдә кыштырдап куйды.
Шул мәлне чикәтаулылар ягыннан да тавыш килде, һәм ике - өч минуттан дистәгә якын сугышчы дакоталарны чолгап алдылар, шаулаша – шаулаша коралсызландырдылар, барысын да агач кәүсәләренә бәйләп куйдылар. “Әгәр хәзер куаклар арасыннан безне коткарырга уйлап атсалар, бөтен ният бозылачак”, - дип шомланды Мәргән. Ул арада чикәтаулыларның өч – дүрте тиз генә үткен пычакларын чыгарып, әсирләрнең баш тиресен салдырып алырга җыенды, ләкин бу вакытта Мәргән телгә килде:
- Тимәгез безгә! Без Олы Кыядан Кара Козгынга сөйләшер өчен барабыз, без илчеләр булабыз. Менә Олы Кыяның вам – пумы.
Шушы сүзләрдән соң ачулары чырайларына чыккан чикәтаулылар башлыкларына буйсындылар, әсирләрне юлбашчы янына алып китәргә булдылар. Аяк
-кулларын бәйләгән бауларның озын очын иярсыман нәрсәгә беркеттеләр дә, атларга атланып, юлга чыктылар.
Ат артына тагылган әсирләрне атлата – йөгертә ярты көн интектергәч, таулар арасындагы калын урман эчендә яшеренгән зур гына авылга килеп җиттеләр. Мондагы торакларның күбесе түгәрәк булып, өстән аска кадәр зур – зур калын күн кисәкләре белән капланганнар иде. “Бу бит теге эре үгезләр аулаган халык, - дип исенә төшерде Мәргән, - димәк алар өйләрен шул хайван тиресе белән каплаганнар”.
Бераздан әсирләрнең икесен (Мәргән Олы Кыяның улын үзе белән алды) Кара Козгын янына китерделәр. Аның зур гына түгәрәк өе типи дип атала икән. Юлбашчы янына барып кергәч үк, шундагы бер яшь кенә кеше кычкырып җибәрде һәм тиз генә пычак чыгарып Мәргәнгә ташланды. Кара Козгын тегене каты тавыш белән туктатты һәм ни булганын сорады. Әлеге егет Мәргәннең үзен атып үтерә язганын сөйләде. Шунда гына Мәргән егетне таныды: ул Сары Каенны урлап китәргә теләгән чикәтаулы иде. “Тере калган бит мәлгунь!” – дип уфтанды Мәргән.
- Син ни өчен минем улымны үтерергә теләдең? – дип җикерде юлбашчы. – Моның өчен синең баш тирең туналачак, ә итең белән этләр тукланачак!
- Синең улың икәнен белгән булсам, атмаган булыр идем, - дип җавап бирде Мәргән. – Олы Кыяның кызын урларга килгәндә үзенең кемлеген белдермәде ич ул. Беләм, сез Олы Кыя белән дус түгелсез, ләкин һәлакәт якынаеп килгәндә, үзара дошманлыкны онытып торырга кирәк. Җитмәсә сез бит әле ятлар да түгел, тугандаш кавемнәр.
- Син кем? – дип сорады юлбашчы тупас тавыш белән. – Аксыл чырайлымы? Әллә креолмы? Бәлки, инглизләрнең шымчысыдыр.
- Юк, Кара Козгын! Алар минем дә дошманнарым. Мин Олы Кыядан илче булып килдем. Аның уе – бөтен сиу халыкларын берләштерү. Ул әле керикләр һәм башкалар янына китте, мине бирегә җибәрде. Синең аксыл чырайлыларның явызлыгы, мәкерлелеге, көче турында ишеткәнең бардыр бит? Бөтен тугандаш кабиләләрне бергә җыйнап, утлы корал белән тәэмин ителгән, яхшылап өйрәтелгән чирү булдырсак кына илбасарларга каршы тора алачакбыз.
- Нигә миңа кем беләндер берләшергә! – диде Кара Козгын масаюлы тавыш белән. – Мин үзем инглизләрне кыйнаячакмын. Арт сабакларын укыта башладык та инде.
Мәргәнгә үзенең күргәннәре һәм дошманның кем булуы турында сөйләп бирергә туры килде.
- Аксыл чырайлыларның уе – бөтен Америка җирләрен бүлешеп алып, җирле халыкларны кол итү. Ышан миңа, алар ярты юлда туктап кала торганнардан түгелләр...
- Ә мин сиңа ышанмыйм! – дип кычкырды башлык. – Син үзең дә шуларга охшагансың, җитмәсә, минем күптәнге дошманнарым – дакоталар белән килдең. Иң начары – минем улымны үтерә язгансың. Ә иптәшең кем? Олы Кыяның көчегемени? Ансы шәп! Без аны әманәт итеп тотарбыз.
Шуннан соң ике әсирне “чокыл” дип аталган караңгы өйгә яптылар. Иптәшләре турында ул берни дә белә алмады.
Чокылда ачлы – туклы берничә тәүлек яткач, боларны янә Кара Козгын янына китерделәр. Юлбашчы караңгы чырай белән озын нәзек трөбкәсен төтәтеп утыра иде.
- Синең сүзләрең дөрес булырга охшый, - диде ул. – Без әлегә дошманны тоткарлап торабыз, ләкин диңгез ягыннан хәбәр алдык: өч корабтан тагын исәпсез – хисапсыз яугир төшерелеп ята икән. Син нишләр идең, минем урында булсаң?
- Иң элек утлы корал табарга тырышыр идем...
- Кайда бар, ди ул утлы корал?
- Инглизләрдә генә. Синең алтының бармы?
- Алтын юк! – дип кырт кисте Кара Козгын.- Шул бернигә ярамаган сары таш өчен никадәр корбаннар китерелгәнен ишеттек без дә. Безгә андый алланың кирәге юк! Ә коралны дошманнан сугышып алырга кирәк!
- Яхшы! – диде Мәргән. - Әле генә бер нәрсә уйладым...
Таң белән атларга атланган унбишләп кеше, Кара Козгын авылын калдырып, көнбатыш тарафына юнәлде. Аларның башлыгы – Мәргән һәм Кара Козгын улы Тау Бөркете иде.
Кечкенә черү бик сакланып кына аучылар салган сукмаклар буйлап бара. Алга өч кеше җибәрелгән. Алар бер – берсен күрә - күрә атлыйлар. Соңгысыннан Мәргән күзен алмый. Ике мәртәбә кояш баеганчы баргач, шундый көтелмәгән хәл булды: алдан баручы егет кинәт кенә тукталды һәм иелеп нәрсәдер эзли башлады: черү инглизләр эзенә юлыккан иде. Мәргән көнбатышка таба күрсәтте һәм:
- Менә шушы юл белән дошманның төп урнашкан җиренә чаклы барабыз, ләкин юл белән түгел, урман эченнән. Алар безнең эзләрне күрмәскә тиеш. Таптанмагыз монда!..
Купмедер атлагач, тагын бер вакыйга булып алды: кинәт ботак – яфраклар кыштырап куйды, һәм мизгел эчендә боларны укларын атарга әзер тоткан һиндлеләр төркеме чолгап алды. Бу – җимшәннәр иде. Мәргәннең юлдашлары коралларын алырга да өлгермәделәр. Шул чакны куаклар арасыннан тавыш килде: -
- Әй, Мәргән! Синме бу?
- Мин, Уан, Мин! Син кайда югалдың, дус?
Агачлыктан Уан һәм Зирәк Кондыз килеп чыктылар. Барысы өчен дә зур шатлык иде бу. Мәргән һәм Уан баштан үткәннәрен сөйләп алдылар. Ахырда Мәргән үзләренең нинди эш буенча йөрүләрен әйтте. Бәлки, сез дә кушылырсыз,дип сорады ул.
- Әлбәттә! – диде Зирәк Кондыз. – Без нишләп читтә калыйк? Өстәвенә, син эзләгән урынны без беләбез: аксыл чырайлылар минем авылымны форт иттеләр бит. Өстәләп ныгыттылыр. Адмираллары да шунда урнашты. Арсенал да шунда. Дөрес, авыл тирәсендә шымчылар күп, ләкин безнең яшерен юлларыбыз бар, үтәрбез. Туздырыйк бергә козгын оясын...
Тагын өч тәүлектән соң фортка якынлаштылар, һәм тау башында тукталдылар. Авыл моннан уч төбендәге кебек ачык күренә иде. Шушында бәрелешнең бөтен ягы уйланылды.
Авылга яшерен генә ике төркемгә бүленеп керделәр. Өч - дүрт сакчыны шым гына юк итәргә туры килде. Берничә егет куаклар арасыннын барып, иң эре һәм иң бай биш – алты өйне берьюлы яндырып җибәрделәр. Авылда мәхшәр башланды. Офицерлар акырышуы, атышкан тавышлар, янгын чытырдавы – барысы бергә кушылды. Ә бу вакытта һиндлеләр яшеренеп кенә укларын очыралар һәм янгын сүндерегә маташкан гаскәриләрне кыралар иде. Ун минутлап үтүгә бар да хәл ителде: утыз – кырык солдат, мәетләрен калдырып, урманга качтылар. Авыл җирле халык кулында калды. Ләкин бу озакка түгел икәне барысына да аңлашыла иде.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 4
  • Parts
  • Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 1
    Total number of words is 4511
    Total number of unique words is 2210
    35.8 of words are in the 2000 most common words
    49.4 of words are in the 5000 most common words
    57.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 2
    Total number of words is 4630
    Total number of unique words is 2032
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    59.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 3
    Total number of words is 4777
    Total number of unique words is 2113
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.1 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Кызыл Тәнлеләр Юлбашчысы - 4
    Total number of words is 747
    Total number of unique words is 540
    46.1 of words are in the 2000 most common words
    59.0 of words are in the 5000 most common words
    65.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.