Latin

Егетнең Кайтуы - 1

Total number of words is 4788
Total number of unique words is 2067
39.9 of words are in the 2000 most common words
56.4 of words are in the 5000 most common words
65.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хыялый бәян)
Шәһәр читендәрәк урнашкан бер йорт алдындагы эскәмиядә мыеклары сызылып кына килгән яшь егет белән 70 яшьләр тирәсендәге бер бабай сөйләшеп утыралар. Егет шушы калада яшәгән дәү әтисе Касыймга кунакка килгән, исеме Дамир иде.
- Син, үскәч, детектив булам, ди торган идең, шулай бит?- дип сорады Дәү әтисе.
- Әйе! Университетның юридик факультетына керергә исәп,- дип җавап бирде үсмер егет.
- Их, син!- дип көлде Касыйм.- Без яшь чакта әллә ничаклы планнар корабыз, ә тормыш үзенекенчә дәвам итә. Хәлеңнән килерме соң?
- Килер, дәү әти! Мин ничек тә хыялымны тормышка ашырачакмын. Менә унберне генә бетим...
- Вәт маладис! Ышанам. Булдырырсың. Син бит тырыш егет. Алайса, булачак комиссар әфәнде, менә сиңа бер үткен мәсьәлә. Каршыдагы йортны күрәсеңме? Әйе,әйе! Почмактагысын. Гади генә өч катлы йорт. Андыйлар безнең шәһәребездә урам саен дистәләп. Әмма, беләсеңме ул өйнең ишеге артында нәрсәләр эшләнгәнен?
- Дәү әти! Мин кайдан белим ди. Сузма инде, сөйлә.
- Менә мин дә белмим шул, ләкин ул өйгә кергән кешеләрнең берсенең дә кире чыкканы юк әле.
- Ничек инде алай?- дип сорады оныгы аптырап.
- Менә шулай. Минем бер танышымның, дустым дип тә әйтергә була, улы бар иде, синең яшьләр булыр. Алар Калинин урамында торалар. Күрәм, шул егет әлеге ишектән кереп китте. Мин йорт алдына чыктым да моны көтә башладым. Әтисенең хәл - әхвәлен беләсем килә иде, чөнки 3-4 айлап күргәнем юк. Ләкин чыкмады бит егетем. Сәгатьтән артык көттем. Шуннан соң урам аша чыктым да әлеге ишекне тарттым.Ул эчтән бикле булып чыкты. Шакырга тотындым, ләкин ачучы булмады.
- Моның нинди сәер җире бар? Хатын-кыз фатирына кергәндер.- диде Дамир.
- Эх, син! Пинкертон! Кара яхшылап, фатирга охшаганмы соң бу йорт? Син арытаба тыңла. Икенче көнне Калинин урамына, ягни әлеге Виталикның өенә киттем. Ишекләре бикле иде. Күршеләренең әйтүе буенча, Иван Андреевич ике ай элек дөнья куйган икән инде.
- Ә-ә-ә! Мин бит ул абыйны белән идем,- дип исенә төшерде Дамир.- Синең белән барган идек былтыр. Виталик та таныш.
- Әйе, әйе! Ә хәзер Виталикның да кайда икәнен белмиләр.
- Ләкин бит, дәү әти, монда криминал күренми...
- Ә син, комиссар әфәнде, кешене тыңларга өйрән. Бу синең булачак эшеңдә бик кирәк булыр...
- Бетте,бетте!- диде оныгы. – Тыңлыйм.
- Менә ике айлап инде, тәрәзәдән дә, урамга чыксам да теге ишекне күзәтәм. Күп кеше керде, ләкин чыгучы күрергә туры килмәде әле. Яшь кенә ир – егетләр керәләр дә югалалар. Бер заман түзмәдем, бер егетнең артыннан тоттым да кердем. Ишек ачык иде. Өч кат ишектән кергәч, әлеге егетне күрдем: ул өстәл артында утырган бер кеше белән сөйләшә иде. Тегесенең йөзен җирән сакал – мыек баскан, күзләре бинокльсыман акаеп торалар.
- Сезнең нинди проблема? – дип сорады җирән сакал салкын гына.
Мин җавап бирергә әзер түгел идем, аптырап калдым.
- Күреп торам,- диде ул,- сез ялгыш кергәнсез.
- Әйе, ялгыш кергәнмен, гафу итегез!- дип чыгып киттем. Аннан чыккач, теге ишектән күзне алмый, төнгә кадәр көттем. Ләкин Җирән Сакал да, теге егет тә күренмәделәр.
- Дәү әти! Син төнлә йоклыйсыңдыр бит?- дип сорады Дамир.
- Әһә! Аңлыйм. Мин йоклагач чыгып киткәндер, дип уйлыйсың. Ләкин бит алар төнлә белән кеше йоклаганда гына чыгып - кереп йөрсәләр, бу үзе бер сәер хәл булыр иде түгелмени?
- Анысы шулай. Дәү әти, син бу турыда милициягә хәбәр иттеңме?
- Юк, Ратмир! Мин әле андый карарга килмәдем.
- Димәк, әгәр дөрес аңласам, бу эшне тикшерергә миңа кушасың?
- Аллам сакласын, Дамир.- Бу эштән ерак тора күр. Мин шаярдым гына бит. Болар бар да уйдырма, һа-һа!

* * *
Иртәгесен Дамир авылына кайтып китте. Авыл тормышыннан хәбәрдар кеше аңлый, ул уку елы башланганчы кыр – йорт эшләреннән бушамады. Аннан соң инде укулар башланды.
Беркөнне шулай дәү әтисе яшәгән Н. шәһәреннән Дамирларга телеграмма килде. Анда Касыйм аганың көтмәгәндә югалу хәбәре язылган иде. Дамирлар тиз генә җыенып, шунда киттеләр. Аларны елап шешенгән дәү әниләре каршы алды. Ул сөекле иренең биш көн инде менә өенә кайтмавын сөйләде. Кичкә таба караңгы төшәр – төшмәс, кисәтмичә - нитмичә, өеннән чыгып киткән һәм шул килеш кайтмаган. Милициягә дә хәбәр иткәннәр, әле дә булса эзлиләр, ләкин җеп очының чыкканы юк әле.
Дәү әтисенең югалуы сәер тоелды Дамирга. “Бу эш теге каршыдагы йортның ишеге белән бәйләнмәгән микән?- дип уйлады ул.- Ныклап тикшерергә туры килер”.
Кышкы каникуллар вакытында Дамир дәү әниенә махсус килде. Төрәзә каршысында китап укып утырган булып, каршыдагы серле йортны күзәтте. Ниһаять, ул теләгәненә иреште: бер сәгать эчендә анда өч кеше кереп китте, ләкин чыгучылар чыннан да булмады. Калган көннәрне дә шундыйрак хәл кабатланды.
“Мөгаен, алар икенче ишектән чыгалардыр”,- дип уйлады Дамир. Ләкин ничек кенә җентекләп тикшермәсен, йорттан бүтән чыгар юл юк иде. Ишекне ачып карарга ул базмады, ул гына да түгел, ишек белән кызыксынуын да күрсәтмәскә тырышты.
Гаҗәп, кешеләр кая югала? Алар кайдан килә? Шушы шәһәрнең үзеннәнме, әллә башка җирләрдәнме? Алар үзләре киләме, әллә берәрсе җибәрәме? Шундый сораулар Дамирның башын мәктәптә укулар беткәнче катырдылар.
Җәй җитүгә инде ул ишек белән берәр чара күрергә булды. Әмма, бу бер генә кешенең кулыннан килерлек эш түгел иде, кимендә бер иптәш әзерләргә кирәк иде моның өчен. Дамир үзенең якын иптәше Рамилне сайлады һәм аңа бөтен серләрен – күзәтүләрен сөйләп бирде.


Июнь аенда инде Дамир белән Ратмир Н. шәһәрендә иделәр. Нидән башларга? Әлбәттә, ул ишектән керү турында хәзергә уйларга да ярамый. Дәү әтисенең язмышы аларны да көтүе ихтимал. Анда керергә йә берәр төрле документ, йә пароль булуы мөмкин. Яисә фото буенча, яки үз кешеләре керә аладыр. Шунда керүче берәр кешене туктатып сорашмый булмас ахры. Ләкин ул кешеләрне ничек табарга? Алар бит төннең теләсә кайсы сәгатендә килеп җитәләр. Кайсы урамнан килеп керүләре дә билгесез. Ләкин теге ишекнең серен белү өчен килүчеләрнең берәрсен эләктереп сорашудан башка юл юк иде.
Кагыйдәләре болайрак күренә.
Беренчесе. Ул кеше 25 яшьләр тирәсендәге ир – ат. Гәүдәгә таза. шунсы кызык, Кавказ яки Азия ягы кешеләре күренми, әйтерсең, кемдер славян тибындагырак кешеләрне сайлап ала.
Икенчесе. Кулында бер генә төргәк тә юк.
Өченчесе. Урам буйлап йорт номерларын карап киләләр.
Дүртенчесе. Берсе дә затлы киемнән түгелләр, гади генә киенгәннәр.
Боларны Дамир әле кыш көне үк ачыклаган иде.
Туктаткач ук нәрсә әйтергә ул кешеләргә? Куркытып сорау алыргамы? Моның өчен Дамир белән Рамилнең көчләре җитәрлек, югыйсә. Ләкин монда шактый хәвеф бар. Бер үзе өч – дүрт кешене җиңәрлек осталары булырга мөмкин ич араларында.
Корал куллану да яхшы түгел: мондый юл белән законга сыймаган эшкә барырга була.
Төрле мөмкинлекләрне карап чыкканнан соң, ике дус шундый нәтиҗәгә килделәр: турысын сөйләргә һәм ул кешене үзләре якка аударырга тырышырга.
Ниһаять иртәгә “ауга” чыгасы көн. Үзләренең никадәр хәтәр һәм шомлы юлга басуларын егетләр аңлыйлар, ләкин аларда икеләнү юк иде.
Иртәгесен сәгать уннар тирәсендә алар үзләренә кирәкле беренче кешене очраттылар.
- Мөмкинме сезне бер минутка?- диде Дамир әлеге егеткә русчалап. Егет боларны баштанаяк күздән кичерде һәм шикләнерлек урын тапмады булса кирәк.
- Сезнең нәкъ бер минут вакытыгыз бар,- диде ул.
- Сез Гоголь урамындагы 17-нче йортны эзлисезме?- дип сорады Дамир турыдан - туры.
- Бәлки шулайдыр да, сезнең ни эшегез бар?
- Күреп торам, сез бик дулкынланасыз,- дип елмайды Дамир.
- Мин нигә дулкыланырга тиеш әле, сездән куркыпмы?- дип көлде егет. Әмма аларның өчесе арасында психологик бәйләнеш урнашкан иде инде.
- Сез шуның өчен шөбһәле, чөнки сез кая баруыгызны белмисез,- диде Дамир җитди кыяфәткә кереп.
- Йә, йә! Аңлатыбрак сөйлә!- диде аңа егет.
- Тыңлагыз мине!- диде Дамир, бик җитди итеп.- Сез барасы йортка инде ничә кеше керде, ләкин берсенең дә кире чыкканы юк. Ә ишек анда берәү генә шикелле.
- Менә нәрсә, малайлар!- дип түземсезләнә башлады егет.- Мин сезнең кем икәнлегегезне белмим, сезнең белән бәхәсләшергә дә теләмим. Шулай булгач...
- Бу сез уйлаганга караганда күпкә җитдирәк, - дип сүзгә кушылды Рамил. – Вакытыгыз булса, әйдәгез берәр җиргә утырып сөйләшик, сүзебез бар. Егет теләр – теләмәс кенә боларның артыннан якындагы агачлар арасындагы эскәмия янына узды. Дамир аңа өч – дүрт минут эчендә баштан ахырга кадәр бөтенесен рәтләп сөйләп бирде.
Егет боларны ишеткәч, уйга калды.
- Минем сезгә ышанмаска нигезем юк. Алай да сез нишләргә җыенасыз?
- Бу йортның серен белергә һәм минем бабамны коткарырга телибез,- диде Рамил.- Монда, без уйлаганча, ниндидер мәкерле эш башкарыла шикелле. Һәм без сезне дә ярдәмгә чакырырга ниятлибез.
Иң элек мин үзем барысын да тикшереп карарга тиешмен,- диде егет катгый итеп.
- Ә сезнең моңа вакытыгыз бармы соң?
- Сезнең сүзгә генә ышанып, бөтен киләчәгемне куркыныч астына куярга теләмим мин. Менә нәрсә. Мин монда ике көннән соң да килә ала идем әле, вакытым бар. Димәк, үзем барын да ачыклый алам.
Чыннан да, ике көн эчендә әлеге егет йортны ерактан да күзәтте, төрле яктан карап, яшерен ишекләрен дә эзләде.
- Бәлки сезнең сүзегез дөрестер дә,- диде ул ахырда.- Сезнең тәкъдимегез нинди?
- Без сездән серне ачып бирерсез, дип көтәбез,- диде Рамил.
- Әлегә мин үзем дә бернәрсә дә аңламыйм,- дип кулын сузды егет.- Таныш булыйк, Андрей! – Егетләр исемнәрен әйттеләр.
- Минем кайдан килүем сезнең өчен бик мөһим түгел, шулай бит? Сезне минем кая баруым кызыксындыра. Тыңлагыз. Моннан бер айлап элек мине эшләгән җиремнән бер кеше барып тапты. Ул миңа зур акча эшләп алу мөмкинлеген әйтте. Сүз зур суммалар эшләү турында бара. Аның яртысын, хәтта, алдан бирде. Шарты шундый: бер ел кайта алмыйсың, хат яза алмыйсың. Бу дөнья белән, гомумән, бер төрле дә элемтә юк. Аннан соң, алар белән минем арада бертөрле дә язма килешү төзелми. Ә иң мөһиме шунда: мин ул эштә төрле хикмәтләргә, авырлыкларга, хәтта, могҗизаларга кадәр әзер булырга тиешмен. Сүз туган илне саклау, коткару турында бара. Кайсы якка җибәрүләрен әйтмәделәр. Бүген көндез минем бу йортка килер вакытым тула.
- Сез ни эшләргә телисез, нәрсә уйладыгыз?- сорады,ниһаять, Рамил.
- Әлбәттә, бу эш бик шикле күренә, ансы дөрес, - диде Андрей. – Ләкин мин бит барырга сүз бирдем. Гаҗәпләнмәскә булдым. Акчаларын алдым, ниһаять.
- Ә безгә нинди ярдәмегез тияргә мөмкин?- дип сорады Дамир.- Икенчедән, ул йортка кергәч, үзегезне ничек атарга тиешсез, кем дип? Әллә пароль – фәлән бармы?
- Миңа номер беркетелгән, мин шуны әйтергә тиешмен.
- Димәк, безгә анда керү юк,- диде Дамир күңелсез кыяфәт белән. Андрей озак кына уйланып алды. Аннан соң тәвәкәлләп әйтеп салды:
- Менә нәрсә, егетләр! Алдагысын белеп булмый, бәлки сезнең дә миңа ярдәмегез тияр, сезгә булышырга тырышып карыйм. Минем дустым Сергей да анда барырга тиеш иде. Ләкин ул, авырып китүе аркасында, бара алмый. Менә син,- дип баштанаяк күздән кичерде ул Дамирны.- Аның урынына бара алыр идең. Аның номеры ...- дип, Андрей чәнчә бармагы белән Дамирның күкрәгенә терәде.
- Мин риза!- диде Дамир.
- Синең номерың – В – 143. Ашыгыгыз. Сергей монда иртәгә килергә тиеш иде. Ә син Рамил, шушы адрес буенча бар да әйт: ул монда килеп йөрмәсен, аның урынына икенче кеше киткән диген. Әйт, алган акчасы үзенә кала; син каршы түгел бит, Дамир,- дип көлде ул. – Йә егетләр,сез мине күрмәдегез, мин сезне күрмәдем.- дип, боларга кул бирде. Аннан соң Дамирга борылды:- Ә синең белән бәлки күрешербез дә әле.
Андрей урамның теге ягына чыкты да, йортларның номерларын караган булып, теге өй ягына китте.
Ике дус көне буе әлеге йортны күзәттеләр, ләкин Андрей күренмәде. Аның сәер кешеләр кушкан миссияне үти башлавы инде аңлашылды, ләкин нинди эш ул, ни белән бәйләнгән? Кайдарак ул урын? Анда ничек баралар? Дамир анда бара алырмы? Сораулар бик күп, һәм алар береннән – бере кешене тетрәндерерлек иде.

* * *
Ике көн үткәч, кирәгечә киенгән – җыенган Дамир, дусты Рамил һәм аның кая барырга җыенганын да белмәгән дәү әнисе белән саубуллашкач, теге йорт ишегенә килде. Ишекне тартты – ишек ачылды. Алга таба тагын өч кат ишек иде. Аларын да үткәч, бер бүлмәгә эләкте: өстәл артында җирән сакаллы, акайган күзле, борын сөяге төпкә баткан бер адәм кисәге утыра иде. Дамирның исенә кылт итеп, дәү әтисенең “бинокльсыман күзле кеше” дигәне исенә төште. “Әгәр дә минем дәү әтине иң соңгы күргән кеше шушы булса?”- дип уйлады егет. Ләкин моны исбат итәр өчен әле күп нәрсәләр белергә кирәк. Алга, Дамир!- диде ул үз – үзенә.
- Нәрсә кирәк?- диде шул чакны “Җирән сакал”.
- Мин В-143.
- Дөрес. Көтәм,- дип, өстәл артыннан торды да кулындагы яулык белән Дамирның күзен бәйләде.
- Гафу ит, дускай! Син бит бернәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә сүз бирдең. Атла алга!- дип, Дамирны ниндидер яшерен ишектән кертеп җибәрде.- Анда сине көтәләр.
Ишек салмак кына үзеннән – үзе ябылды. Нәрсәдер шыкылдады, сызгырып куйды һәм (бүлмәдәме, әллә кабинадамы) кабер тынлыгы урнашты. Шул вакыт Дамир каядыр караңгы һәм очсыз – кырыйсыз галәмгә очкан кебек булды һәм аңын югалтты.
Аңына килгәндә күзен бәйләгән яулык юк иде инде. Ә үзе ул ниндидер ят бер бүлмәдә ята икән. Бу авыл йорты иде ахрысы: стеналары балта белән юнылган һәм бераз шомартылган бүрәнәдән, өй җиһазлары шыксыз күренә. Ачык тәрәзәдән җылы җил бәрелгәне сизелә.
Дамир тиз генә сикереп торды да тәрәзәдән карады. Нинди әкәмәт бу?
Тышта, шәһәр урынына, ниндидер авылсыманрак нәрсә иде.Урам тулы яшел үлән. Анда – санда мал – туар утлап йөри, кош – кортлар чукырдаша. Урамнарда электр чыбыклары да, баганалары да юк. Йортлар ничектер сәер итеп салынган. Андый өйләрне Дамирның тарихи фильмнарда гына күргәне бар. Тезгә җиткән күлмәк кигән, билләрен буган, аякларына нәрсәдәндер үргән (чабата булса кирәк) кием кигән ир – атлар уза, сарафан кигән хатын – кыз күренгәли, күптән пәке күрмәгән аксыл чәчле бала – чага чыркылдаша. Менә ат менгән бер кеше узды. Аның өстендә кызыл чикмән, аякларында итекләр, озын – аксыл чәчләре ат чапкан уңайга җилфердәп бара.
Кинәт Дамирның үз өстенә күзе төште, һәм ул аптырап алды: үзе дә шундый ук киемнән түгелме соң лабаса!?
Тәрәзә каршыннан гына ике кеше сөйләшеп узды. Ләкин бу нинди сәер диалект икән соң?
- Дьякон Амвросий напився зело пьян, отъел у тиуна Есипова палец,- дип хихылдап көлә иде берсе. – Паки у меня украли руковицы борановые новые помазаны, да мошню з алтынниками отризали з пояса...
Дамир боларның телен аңлады шикелле, ләкин алар белән сөйләшә алмас иде, мөгаен.
Шулвакыт кинәт ишек ачылды, һәм өйгә 16 – 18 яшьләр тирәсендәге бер кыз килеп керде. Аксыл озын чәчле мөлаем гына бу кыз Дамирны күргәч гаҗәпләнмәде: аның монда икәнен белә иде, ахрысы.
- Отколь ты, отрок? Яко тя кличуть?
Дамир аның соравын аңлады, ләкин ничегрәк җавап бирергә белмәде, каушап калды.
- Ты немец глухой? Али татарин злой?
Кыз тагын аның исемен сорады. Егет, исемен әйтер чакта, тыелып калды, ул Дамир түгел ич инде.
- Сергей минем исемем.
Кыз аны аңлады, ләкин егетнең сөйләшүенә аптырады һәм бытылдарга кереште:
- Син безнеңчә сөйләшмисең, син кайдан? Ни өчен сине арбага салып китерәләр иде? Син авырыйсыңмы әллә? Әллә башың белән бик каты бәрелдеңме?- дип төпченде кыз.
Дамир кыз белән сөйләшергә яраклырак сүзләр эзләргә тырышмакчы иде, ул арада өйгә бер ир – ат килеп керде. Аңа 40 – 45 яшләр чамасы иде.
- Параня, йөдәтмә кунакны, бар, анаң сине эзли! Нихәл егет!- дип, ул Дамирга таба килде. Параня чыгып китте.
- Таныш булыйк! Минем исемем Михайло. Михайло Иванов улы.
Дамир исемен әйтте.
- Күреп торам, Сергий, сөйләшүең безнеңчә түгел. Ансы аңлашыла, син бит чит ил кешесе. Монда, Н шәһәрендә, андыйлар күренгәли,- диде Михайло.
-Н. шәһәре?!- дип гаҗәпләнде Дамир.
“Мин бит үзем Н. шәһәреннән килдем”,-дип, чак әйтмичә калды ул.
- Ярый, син хәзергә ял ит,- дип, урыныннан кузгады Михайло.- Тиздән сине ашатырлар, аннан соң мин сине кирәк урынга илтеп куярмын.
Дамир озын сәке өстенә җәелгән, җитен катнаш иске чүпрәкләрдән сугылган палас өстенә барып ятты. Соңгы сәгатьләрдә булган галәмәтләрдән тәмам арган иде ул. Бу авыл кешеләре белән аңлашу үзе бер гаҗәп тоелды. Аларның сүзләрен аңласа да, Михайло белән Параняның сорауларына җавап бирәлмәде бит әле.
Ишек ачылып, тагын Параня керде.
- Сергий! Синең кәләшең бармы? Исеме ничек? Сине яратамы? Мин килешәмме сиңа?- кебек сораулар белән егеткә бәйләнергә тотынды.
Ишектән тагын бер хатын – кыз керде. Кулына кәрзин тоткан бу хатын олы гына яшьләрдә иде.
- Сергий! Кил, бераз булса да ашап ал,- дип, ул кәрзин өстендәге ашъяулыкны ачып, өстәлгә пешкән ит тулы савыт куйды, икмәк чыгарды, кечерәк кенә чүлмәк белән ниндидер эчемлек утыртты. Анысы квас булып чыкты. Савыт – саба агачтан эшләнгән, төрле буяулар белән бизәлгән иде.
Ашап тамагы туйгач һәм Параня белән теге хатынны озаткач, Дамир тагын тәрәзәгә килде. Урамнан башларына тимер очлым, өсләренә көбә кигән, авыр кылычлар таккан 15 – 20 кешедән торган атлылар төркеме уза иде.
“Бу нинди бутафория тагын?!- дип уйлады Дамир.- Бу нәрсә, Мосфильммы әллә Голливудмы? Гомумән, бу нинди галәмәт икән?”
Кинәт аның күзе ерактагы тауларга күчте. Нәрсә бу? Бу бит Атаман таулары, Н. шәһәреннән ерак та түгел. Дәү әтисе фатирының тәрәзәләреннән ул таулар бик ачык күренә.
“Моның булуы мөмкин түгел,- дип уйлады ул.- Ни өчен бу таулар шулкадәр таныш! Нәкъ Н. шәһәреннән күренгәнчә. Бу нинди сөйләм, нинди кешеләр? Мин монда ничек килеп эләктем? Нигә мине арбада китергәннәр бу өйгә? Озак кигәнменме мин? Гомумән, бүген июнь аеның ничәсе?
Ул тәрәзәдән карады. Каршыдагы йортның тәрәз каршыдагы кечкенә эскәмиядә таныш кыз утыра иде.
- Параня!- дип дәште ул һәм кул изәде.- Кил бире.
- Нәрсә, лачынкаем!- дип сорады очып диярлек килеп җиткән кыз.
- Параня!- диде ул, сүзләрен ашыкмый гына, акрын гына сайлап.- Мин, чыннан да авырдым. Аңымны да югалтканмын бугай. Әйт әле, буген нинди число?
- Иртә белән егерменче изок иде,- дип елмайды кыз.
“Изок дип июньне әйткәннәр шикелле,- дип гаҗәпләнде егет.- Нигә соң боларда бөтен нәрсә искечә. Әһә! Әллә болар урманнарда качып яшәгән иске йола тотучы христианнар микән. Ләкин мин дә бит егерменче июньдә кердем теге өйгә. Әле вакыт та ике - өч сәгатләп кенә үткән кебек?»
- Елын да әйтимме?- дип сорады Параня, күңелле итеп көлә - көлә.
- Ансын үзем дә беләм,- дип көләргә булышты кызга Дамир.- 1994 нче.
- Сездә бәлки шулайдыр да, ә бездә дөнья яратылганнан башлап, 7060 нчы ел бара,- дип ай – һайлап көлде тагын кыз.
- Җитәр инде сиңа шаяртырга, Параня! Календарьны Христос туган елдан башлап исәплиләр бит. Ә ул 1994 ел элек туган.
- Син үзең минем башны катырасың. Сиңа әйттем бит 7060 нчы ел дип.
- Календарегыз бармы?- дип сорады Дамир.
- Ә нәрсә була ул?
Егет аңлатып тормады, бу эшнең файдасыз икәне күренеп тора иде.
- Хәтеремнән чыккан, илегез ничек атала әле?- дип сорады башында ниндидер өзек - өзек гөманлаулар сизеп.
- Бөек Мәскәү князьлеге. Россия патшалыгы.
- Ә князь кем? - дип төпченде Дамир.
- Кем булсын! Бөек Иван – Россия патшасы,- дип рәхәтләнеп көлде дә китеп барды кыз.
Дамир тәмам аптырап калды: ничек итеп инде 7060 нчы ел булсын икән? Уйлана торгач, исенә төшерә башлады. Дөнья яратылганнан башлап елларны Петр патша заманына чаклы исәпләгәннәр бугай. Хәзерге ел исәбе Христос туган елдан башлап исәпләнә. Ә ул 5508 нче елда туган. 7060 тан 5508 не алсаң, 1552 нче ел була. Ә бу – Параня әйткән Явыз Иванның князьлек, ә соңыннан патшалык иткән еллары. Ул гына да түгел, аның Казан ханлыгын бетергән елы.
Димәк, теге Гоголь урамындагы 17 нче йорттан Дамирны туры 16 нчы гасырга озатканнар. Нинди максат белән? Хәер, илне саклар өчен, дип әйтелгән иде бит инде. Ләкин 16 нчы гасыр уртасында Мәскәү князьлегенә кем яный?
Кинәт Дамир эсселе – суыклы булып китте, тыны кысылды, йөрәге еш- еш тибә башлады: ул күп нәрсәне аңлады. Урыслар бит Казанны алырга әзерләнә, көч җыялар булыр. Август аенда һөҗүм башлаячаклар.
Дамирга күп уйланырга ирек бирмәделәр: ишектә Михайло күренде. Ул үзе артыннан егетне әйдәп өйдән чыкты. Менә алар, икесе ике атка атланып, урам буйлап чабып киттеләр.Өйләр барган саен эрерәк һәм төзегрәк була баралар иде: алар шәһәрнең үзәгенә керәләр бугай. Ниһаять, зур бер йортның ишек алдына керделәр. Анда торган иярле 10-15 ат янына үзләренекен дә бәйләделәр дә өй эченә керделәр. Анда егермеләп кеше бар иде. Барысы да бертөрле киенгән, хәрбиләрчә җыйнак бу кешеләр олырак яшьтәге затлы киемле бер дәү агайны тыңлыйлар иде. Михайло белән Дамир арттарак буш урынга утырдылар һәм тыңлый башладылар. Тырыша торгач, Дамир теге агайның сүзләренең мәгънәсенә төшенә башлады.
- Петуховкада бөтен ир затын суеп, хатын – кыз, бала – чаганы әсирлеккә алып киткәннәр...- дип сөйли иде ул.
- Мин үзем Петуховкадан, анда бернинди суешның булганы юк, бар да имин, - дип пышылдады Дамирның колагына рәттән утырган бер егет, - кичә генә авылда булдым.- Аннары ул тагын Дамирга таба иелде.- Син кайдан? Исемең ничек? Сергей? Ә мин Иван.
- Бояр Куракин Бөек Князьдән фәрман китерде: эшләгән явызлыклары өчен казанлылар каты җәза алырга тиешләр. Мәскәүдә, Рязаньда, Владимирда һәм башка җирләрдә көчле гаскәрләр туплана. Кыскасы, без зур вакыйгалар алдында торабыз,- дип дәвам итте дәү агай.
Дамир мондый хәбәрләрдән тәмам коелып төште: чыннан да аңа үзенең ата – бабаларына каршы сугышырга туры киләчәк микәнни?
Ул уйланып утырган арада, өй эчендәге кешеләр чыга башладылар. Дамир кая барырга белмичәрәк аптырап утырганда, аңа Михайло килеп эндәште:
- Бүгеннән синең урының менә шунда, егетләрдән калма, үзең барын да күрерсең һәм аңларсың. Әлегә шунда хезмәт ит, вакыты җиткәч, сине кирәкле кешеләр табарлар.
Дамир әлеге кешеләр төркеме артыннан икенче бер йортка керде. Бу аларның казарма кебек җирләре иде, ахрысы. Аңа ниндидер сәләмәләр җәелгән бер ятак күрсәттеләр. Арадан берсе( Дамир аңа “Туң күз” дип исем бирде) аның янына килеп, егетнең иңбашына кулын куйды.
- Мин синең турыда Паранядан ишеткән иде. Сине “немец” диде ул. Мин бу черүнең йөзбашы булам. Исемем Федор Быков. Син, Сергей, хәзергә ял ит, ә аннан соң корал, көбә бирерләр үзеңә.
Кич белән Дамир урамга чыкты. Шәһәрне караңгылык баскан иде. Бер - ике җирдә учак дөрли, анда – санда факел яндырып йөргән кешеләр күренә. Кайсыбер тәрәзәләрдән урамга тонык кына ут яктылыгы сибелә. Ерак та түгел хатын – кызлар җырлый. Көйләре озын һәм гади, әйтерсең лә алар 2-3 нотадан гына төзелгәннәр. Якын гына бер өйдән исерек тавышлар килә, кемнәрдер җырлый һәи бии. Озак та үтми, ул өйдә ызгыш бшлана. бер – берсен дөмбәсләүче ир – егетләр урамга ук ишелеп чыгалар. Хатын – кызлар чыркылдаган тавыш, ир – атларның катлы – катлы итеп сүгенүе егет әле бүген генә калдырган икенче - Дамирның дөньясын хәтерләтә. “Менә бусы безнеңчә!- дип көлемсерәде егет.- Димәк, мин чыннан да Россиядә”.
Берничә көн үткәч, казармага Михайло килеп керде. Алар “Туң күз” белән озак кына гапләштеләр дә ахырда тегесе Дамирны чакырып алды:
-Сергей! Тиз генә җыен, безнең белән барырсың!”- диде
Ярты сәгатьтән соң алар шәһәрнең иң үзәгендә урнашкан зур бай йортның ишегалдында иделәр. Бу – бояр Куракин йорты иде. Дамир үзләре атланып килгән атларны башка атлар янына урнаштырып, ашарга салгач, әлеге йортның нигез кырыена килеп утырды да, ачык тәрәзәдән гөрелдәп ишетелгән тавышларга колак салды. Сөйләүче – металлдай тавышына караганда югары дәрәҗәле кеше булса кирәк - сүзләрен болай дәвам итте:
-...Ул якларда җир ел саен бай уңыш бирә, көтүлекләрендә төркем – төркем мылкын кебек таза маллар утлап йөри. Анда алтын – көмеш, кыйммәтле ташлар җир эче тулып ята. Ә бабалары болгарларның чуен тимере эреткәненә инде мең еллап, дип әйтәләр. Анда халык һәрвакыт хәлле, сәүдәгәрләре бай... Бөек Россиянең чикләре көньякта әлегә тыныч, Кырым ханы белән дуслыгыбыз хәзергә нык. Хәзер болгарлар нәселе Казан дигән яңа пайтәхет төзеделәр. Анда Урда ягыннан килгән татарлар хакимлек итә. Аларны үз кул астыбызга алыр өчен иң кулай вакыт. Литва патшасы да казанлылар белән аралашуын ташлады. Алтын Урда кыйпылчыклары булган Казан, Кырым, Астрахань һәм башка җирдәге татарларның таркаулыгы безгә бик кулай. Моның белән файдаланмый калу безнең яктан ахмаклык булыр иде. Шушы форсаттан файдаланып, татарлар бер – берсе белән тарткалашканда, безгә көнчыгышка ташланырга һәм ул ханлыкларны берәмләп юк итәргә кирәк. Гомумән, мин сезгә шуны әйтергә тиешмен: татарлар коллыкка төшерелергә, дөресрәге, эш атына әверелергә тиеш. Христиан диненә күчмәгәннәрен бөтенләй юк итәргә, җирләреннән куарга!..
Шулвакыт кемдер килеп тәрәзәне япты, һәм өй эчендәге тавышлар ишетелми башлады.
Берничә көн үтте. Дамир иптәшләре белән аралаша башлады, алар белән шома гына сөйләшергә өйрәнде, Петуховка егете Иван белән ару гына дуслашып китте.
Көннәрдән беркөнне көтмәгәндә Дамир Андрей белән очрашты. Теге дөньядан килгән ике егет кочаклашып күрештеләр. Озак кына сөйләшеп тә тордылар.
- Син ни нәрсә уйлыйсың бу сәер хәлләр турында?- дип сорады Дамир Андрейдан.
- Менә нәрсә, Сергей, - диде тегесе Дамирга. - Бу турыда син миннән сорашма. Икенчедән, мин синең кем икәнлегеңне дә, нинди максат белән монда йөргәнеңне дә беләм. Ләкин миннән курыкма. Сатмам. Сөйләштекме? Шунсын аңла: без синең белән берни дә төзәтә алмыйбыз. Йә, ярый! Бәлки очрашырбыз, күрешербез әле,- дип, Андрей китеп барды.
Дамирны, барысыннан да бигрәк, дәү әтисе Касыймның язмышы борчыды. Чыннан да, үлгәнме ул, әллә исән калып та берәр гасырга күчерелгәнме? Кирәкмәгән чүп – чар кебек тарихның берәр чүплегенә ташланганмы? Һәрхәлдә, аны табу – Дамирның кулыннан килә торган эш түгел, ахрысы. Әмма Дамир үзенең бурычын кулыннан килгән кадәрле дәрәҗәдә үтәде түгелме соң? Сер ачылды: Көнчыгыш илләрен яулап алу өчен, урысларның борынгы ата – бабаларына егерменче гасырдан уналтынчыга кешеләр җибәрелә. Бәлки, гади кешеләр генә дә түгелдер, төрле белгечләрдер. Шартлатучылар, мәсәлән, тупчылар һәм башкалар. Дөрес, аларын Дамир әлегә ачыклый алмады.
Дәү әтисен табу ихтималы күренми. Димәк, кайтырга вакыт. Ләкин ничек? Бер елдан соң бәлки кайтарырлар, әмма ансы да икеле: беренчедән, чыннан да кайтарырлармы соң аны? Икенчедән, исән калырмы ул аңа чаклы? Шулай булгач, кайту юлын ныклап эзли башларга вакыт.

* * *

Иртәгесен Быковның отрядына өс – баш киемнәрен алыштырырга фәрман бирелде. Аякларына сыланып торган йомшак кунычлы күн итекләр кидерделәр. Дамир иптәшләренең өстенә карап шаккатты: бу урыс киеме түгел иде.
- Үзеңә кара, чын татар юлбасары булгансың, дип көлештеләр иптәшләре.
Бер сәгатьтән инде алар җитез аргамакларга атланып, кораллар тагып һәм камчылар чыжлатып, көнчыгыш ягына чабып киттеләр.Ике тәүлек барганнан соң, зур гына елга буена килеп җиттеләр. Йөзбашы Быков сугышчыларына шушы яр буенда туктап ял итәргә рөхсәт бирде. “Теге як яр казанлыларныкы”,- диде ул.
Учак тирәсендә кичке ашны ашагач, Дамир тирән уйга чумды. Һаман да шуңа борчыла иде: ничек итеп инде ул үзенең ата – бабаларына каршы барсын, ди? Нишләргә соң? Качып китеп, теге ярга йөзеп чыгаргамы? Алай эшләсәң, үз дөньяңа кайту мөмкинлеге бөтенләй юкка чыгуы бар.
Шулвакыт Дамирның колагына искиткеч бер тавыш ишетелде: елганың аргы ягында Казан кызы җырлый иде. Сүзләре ерактан аңлашылмый, ләкин җырчының матур тавышы, моңлы көе йөрәкнең әллә нинди кылларын чиертә иде.
Көн туганда Быков сугышчылары ат өстендә баралар иде инде. Алар елга аша чыкмадылар, ә яр буйлап көньякка таба чыптылар. Алда бер урыс авылы күренде. “Туң күз” отрядны туктатты да, авылга таба камчысын төбәп, болай диде: “...Безгә татарларга сатылган, алар белән бергә мәкерле уй корган христиан авылларын халкы – ние белән юк итәргә фәрман бирелде. Аларны кызганмагыз, алар безнең дошманнарыбыз! Алга!”
Батыр сугышчылар кулларындагы майлы чүпрәкләр ураган таякларга ут кабыздылар һәм авылга таба чаптылар. Чапкан уңайга салам белән ябылган өйләргә һәм каралты – курага ут салдылар. Тиз арада тирә - як мәхшәргә әйләнде. Төрле җирдә ир – ат, хатын – кыз, бала – чага акырыша. Җайдаклар аларны һич кызганмыйча кыралар иде. Менә Дамир бер атлының урманга таба чабып киткәнен күрде: бу аның дусты – Петуховка авылы егете Иван иде. Дамир аның артыннан ашыкты һәм иптәшен бер агач төбенә капланып елап яткан хәлдә күрде. Егет үксеп – үксеп сөйләргә кереште:
- Моннан ерак түгел минем туган авылым. Татарлар рәттән генә яшиләр. Без алар белән гомергә тату тордык. Ләкин аларга беркемнең дә сатылганы юк. Ни өчен яндырабыз без бу авылларны? Ни өчен бер гөнаһсыз кешеләрнең җаннарын кыябыз?!
Шулвакыт алар янына сотник Быков атылып килеп җитте:
- Сез нәрсә селәгәйләрегезне агызасыз?!- дип җикеренде ул ике дуска.- Күреп торам: сезгә мондый хезмәт ошамый! Өйгә кайткач, ныклап сөйләшербез әле бу турыда. Ә хәзер күземә күренмәгез, эшегездә булыгыз!
Ул көнне отряд ике авылны юк итте. Авыл халкы кайсы үтерелде, кайсылары урманнарга качты, күпләре елга аша чыгып, теге як ярга киттеләр. Ләкин Дамир бу эшләргә катнашмаска тырышты, читтәрәк йөрде. “Минем бу шәфкатьсез суешта ни эшем бар?- дип уйлады ул.
Әкренләп Дамирның миендәге таркау хәлдә булган уйлары тәртипкә салына башлады. Ниһаять, ул аңлады: соңгы ике көн эчендә алар кылган гамәлләр –ул да булса, урыслар белән татарлар арасына коткы салу, ягъни, боярин Куракин әйткәнчә, чик буе инцидентын булдыру иде. Кыскасы, бу хәлләр- урыс хөкүмәте алып барган сәясәтнең башлангыч адымы, дөресрәге, йөзьелларга сузылган басып алу сугышларын башлар өчен сылтау тудыру иде.
“Туң күз” бу көннәрдә Дамир белән Иванны күз уңаеннан ычкындырмады, аның ике егеткә шикләнеп каравы йөзенә чыккан иде. Икенче көнне отряд янә сәфәргә чыкты. Бер авылны юк иткәч, арыган җайдаклар ямьле генә болында карамалар арасында ялга туктадылар. Учакта ит пешә, берничә кеше атлар янында булыша, калганнары йокыга изрәп, агач төпләренә ауганнар. Дамирны башында кайнаган уйлар йоклатмый. Ул торып, куаклар буйлап китте. Аның исенә малай чаклары, туган як болыннары, тагын әллә нәрсәләр төште.
Кинәт ерак түгел кемдер кыштырдаган кебек булды. Дамир куаклар артында ат менгән кешеләрне күрде. Алар якын килмичә генә Быковның отрядын чолгап алганнар иде. 300 – 400 ләп кеше булыр, киемнәре үзгә иде.
Дамирга ниндидер көч куаклар арасында калырга кушты. Ул арада һөҗүм итүче җайдаклар, ниндидер сигнал буенча, ял итүчеләр өстенә ташланды. Якын араны күз ачып йомганчы сикереп үттеләр дә урыс сугышчыларын тураклый башладылар. Сугыш озак бармады. Һөҗүм итүчеләр (Дамир аларның татарлар икәнен аңлады) һәлак булган һәм яраланган иптәшләрен атларының аркасына урнаштырдылар. Әсирләрдән каберләр казытып, үле урыс сугышчыларын күмдерттеләр. Исән калган дистәләгән әсирне ат артына бәйләп китеп бардылар.
Дамир куаклар арасында озак утырды. Ул әле генә үлемнән котылуын аңлады. Ләкин бу хәл аны шатландырмады. Чыннан да, шатланырлыкмы соң моңа? Гомумән, яшиме соң ул әле дөньяда? Тере кешеме ул әллә очып йөргән җан гынамы? “Кызык,- дип уйлады ул,- егерменче гасыр кешеләре уналтынчы гасырда үлә ала микәнни?”
Ә чынбарлык исә коточкыч иде. Әле һәлак булган һәм әсир төшкән иптәшләре белән бергә хезмәт итеп, бер елын тутырып, Дамир үз гасырына кайта алыр кебек иде. Инде алар да юк. Хәзер Дамирга нишләргә? Бер үзе кире “Н” шәһәренә кайтса, анда ни әйтерләр? Өстенә нахак гаеп ташлап, харап итеп куймаслармы? Юк! Иптәшләрен табу мәслихәтрәк булыр сыман. Бәлки аларга ниндидер ярдәм дә күрсәтергә булыр.
Ләкин аңының төбендә тагын бер яшерен уе бар иде Дамирның: урыс хөкүмәтенең мәкерле ниятләрен ничек тә казанлыларга җиткерү. Ләкин бу очракта аның уналтынчы гасырда мәңгегә калу куркынычы барын ул аңлый иде. “Ни булса, шул булыр!”- дип, егет иптәшләрен алып киткән казанлылар артыннан атлады.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Егетнең Кайтуы - 2
  • Parts
  • Егетнең Кайтуы - 1
    Total number of words is 4788
    Total number of unique words is 2067
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    56.4 of words are in the 5000 most common words
    65.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Егетнең Кайтуы - 2
    Total number of words is 4752
    Total number of unique words is 2216
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Егетнең Кайтуы - 3
    Total number of words is 4738
    Total number of unique words is 2166
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    55.9 of words are in the 5000 most common words
    65.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Егетнең Кайтуы - 4
    Total number of words is 501
    Total number of unique words is 344
    57.8 of words are in the 2000 most common words
    71.6 of words are in the 5000 most common words
    77.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.