Latin

Дөнья Кызыклы! - 2

Total number of words is 2659
Total number of unique words is 1563
37.2 of words are in the 2000 most common words
50.8 of words are in the 5000 most common words
57.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Бу бер очракны гына алганда, Габиның соңарган бәхетенә сокланудан әзрәк яшь түгеп алырга да мөмкиндер. Ләкин, мәсьәләгә киңрәк караганда... Әгәр берзаманны үлгән кешеләрнең орлыгын суыткычка салып кую киң практикага кереп китсә? Әгәр шулай туңдырылган “ата”ларны сертификатын-ниен сугып теләгән бер хатын-кызга сата башласалар? Берьюлы дистәләгән ерып чыккысыз проблема килеп туачак, җәмгыятьнең гасырлар буена урнашып килгән тәртипләре кырылып бетәчәк бит! Безнең аннан башка да коточкыч болгавыр бу дөньяга мәеттән туган балалар гына җитмидер шул!
Папканы арт яктан ачканнардыр...
(2000 елгы) Херсон шәһәрендә яшәүче Алексей Зверикка “Физика в школе” журналыннан гонорар килә... “Минем беркайчан да журналга мәкалә язганым юк, хата килеп чыккан!” – дип уйлый Алексей. Шулай да кызыксынып, китапханәгә бара, үз фамилиясе чыккан журнал санын алып карый.
Мәкаләгә күз салгач кына аның кинәт исенә төшә: язган булган икән бит тәки! Тик шуннан соң узган 28 ел вакыт эчендә бөтенләй истән чыгарган...
Шыр май – азык түгел
Ни өчен кеше майлы бәлешне һәм майлы ботканы ярата, ә шул көе генә май ашарга яратмый?
Чөнки, май матдәсен танып, май эшкәртә торган ферментлар чыгарырга кирәклеген хәбәр итә торган рецепторлар кешенең эчәклегенә урнашкан. Ашказанында алар юк, һәм шуңа күрә, яңа гына ашалган чип-чиста май азык дип кабул ителми. Организм аны ашказаныннан эчәккә үткәрми, кайвакыт хәтта кире чыгарып ташларга да мөмкин. Ләкин, әгәр шунда май белән бергә чак кына аксым, углевод та булса, бөтенләй башка хәл: шуларга “алданып” клапаннар ачыла, үзен таный торган рецепторларга үтеп чыккан май да ничек кирәк шулай эшкәртелә башлый.
Швабрага җитми инде...
Себерке әйбәтрәкме, тузан суырткычмы? – Һәркайсының үзенә хас яхшы яклары да, начар яклары да бар, әлбәттә. Суырткыч белән чистарак, тизрәк, аның каравы, себерке тавыш чыгармый, аның артыннан электр шнуры өстерәп йөрергә кирәкми...
Америка фирмаларының берсендә хәзер “тузан суырткыч себерке” ясап чыгаруга керешкәннәр ди. Ул башта озын саплы себерке яисә швабра кебек “эшли”. Чүпне себереп бер өемгә җыйгач кына, тузан суырту механизмы эшкә кушыла. Әзер өемне суыртып алырга гына күп энергия кирәкми, шуңа күрә, яңа аппаратны эшләтү өчен зур булмаган аккумулятор да җитә.
Хәер, дөньяда аннан яхшырак “аппарат” та күптән билгеле инде. Аласың швабра, урыйсың чүпрәк, чылатасың суда... Һәм бер кимчелеге дә юк, гел өстенлек кенә!
Шартламыйлар бит әй!
Йортларга газ кертү мәсьәләсе бездә ниндидер мистик ритуалга әйләнде. Бу турыда, ни сәбәптер, кешеләр квартирларга урнашып беткәч кенә искә төшерәләр, ә аннары газ краннарын тикшерү өчен бөтен ишекләрнең бер үк вакытта ачык булуы таләп ителә... Газ плитәсе тимер торбага мәңге кузгалмаслык итеп тоташкан, аның белән файдалану өчен имтихан бирергә кирәк, һәм башкалар.
Ә менә Канадада бу “коточкыч” мәсьәләгә дә бик җиңел карыйлар. Анда хәзер һәр бүлмәгә диярлек газ розеткалары куя башлаганнар: плитәнең резин торбасын шул розеткага тыгып, кранны гына боралар. Бер газ розеткасын ачык һавада гриль яисә куырдак (шашлык) пешерү өчен йорт янындагы бакчага да чыгарып куялар ди хәтта. Ничек шунда шартлашып бетмиләр?..
“Япон радиосының язуына караганда...”
(2000 елгы) Япониядә кул сәгате кебек кенә телевизорлар да гап-гади нәрсә, һәм шул ук вакытта, ни гаҗәп – япон радиосы да һаман сөйләп тора. Әмма, безнекеннән аермалы буларак, ул махсус радиоалгычларның экранына чыгару өчен өстәмә информация дә тапшыра. Сыек кристаллардан торган шундый экранда исә һәрвакыт иң кайнар берничә яңалык, һава торышы язылган була. Радиодан җыр тапшыра башласалар – җырның исеме һәм авторлары языла. Шул гына җитмәгән – 30 кәгазь битенә сыярлык информация радиоалгычның хәтеренә салып куела, аны иркенләп соңыннан укырга да мөмкин.
Күпме суда батып була?
Таш өеме булсын өчен иң кимендә 4 таш кирәк. Ә юеш су булсын өчен – иң кимендә 6 су молекуласы кирәк икән. Инглиз галимнәренең махсус тикшерүләренә караганда, 6 су молекуласы эчендә нинди дә булса бер атомны “батырырга” мөмкин.
Начар ашау яхшы түгел...
Начар азык ашаганнан эч китү – гадәти күренеш, ләкин моңа бер уңайсызлык дип кенә карарга ярамый. Чөнки, бу вакытта эчәклектә яшәүче бактерияләр үзгәрә, аларның кеше организмы өчен кирәкле күп кенә витаминнарны эшләп чыгара торганнары кими, зыян китерә торганнары үрчи.
Халыкка ниләр җитми?
Дөнья базарында, ягъни халыкара сәүдәдә иң күбе нәрсә саталар? – һич искә килерлек түгел, әмма беренче урында – наркотиклар икән. Икенче урында – корал. Ә өченче урында – кыргый хайваннар һәм үсемлекләр. Ел саен барлыгы 350 миллион баш “экзотика” чит илгә чыгарып сатыла ди.
Гарьлек эшләр
Хайваннарга ни кылса да килешә дип уйлау – ялгыш фикер. Япониянең Хоккайдо утравында яшәүче маймылларда, мәсәлән, олы маймылга балалар кебек кар тәгәрәтеп уйнау килешми, бер дә яхшы түгел, гарьлек инде менә. Шул ук вакытта, балалар уйнап ташлаган йомарлак белән бераз әвәрә килеп алу ул кадәр гаеп эш саналмый.
Чүп караклары
Калифорниядә өр-яңа җинаять төре – чүп-чар урлау дигән күренеш барлыкка килгән. Эш шунда ки, биредәге йорт хуҗалары чүп-чарны макулатурага, пыялага, тимер-томырга аерып, һәркайсын үз контейнерына салалар. Ә караклар шуларның урлап, чүп-чар эшкәртү заводына тапшыралар, һәм ару гына табыш алалар икән...
Көлү – җиңел эш
Ни өчен көлгәндә рәхәт, кайгырганда яки ачуланганда күңелсез? Җавабы бик гади, имеш: чөнки көлгәндә 18 генә бит мускулы тартыла, чырай сытканда исә – 43!
Хәтта ки колготки
Безнең илдә кайбер хәлле һәм зәвыклы кешеләр хәтта ки... ательега барып шәхси заказ буенча кәчтүм тектерәләр. Ә Япониядә хәтта ки... ательеда нәкъ үз үлчәмнәренә туры китереп колготки бәйләтәләр.
Тагын бармы?
Урыс филологларының бер төркеме хәзерге вакытта... аракы эчү белән бәйле жаргон сүзләрен җыеп бергә туплау белән шөгыльләнә. Фәнни хезмәтнең очы-кырые күренми ди әлегә. Безнең татар телендә ул кадәр күп түгел бугай: салу, төшерү, кәгү, яка астына җибәрү, аш астына салып кую, тамак чылату, стаканны кырык градуска бору, гөпелдәтү, түңкәрү... Әллә юкса, тагын бармы?
Урам буен да саталар
(2000 елгы) Бу дөньяда нәрсәне генә сатарга мөмкин түгел икән? Америкада берәү “Интернет” челтәре аша Айда җир кишәрлекләре сатуы турында игъланбиргән, һәм меңнән артык кеше инде алыш-биреш шартлары белән кызыксынып аңа мөрәҗәгать иткән ди. Монысы, әлбәттә, бер уен гынадыр, ә менә Франциядә... Зур офис һәм кибет алларында автомобиль кую урыннарын чынлап сатарга керешкәннәр. Сатыла торган урынга җир астына бата торган тумба куялар, аны батырып, өстенә автомобиль кую өчен исә акча түләп махсус электрон билет сатып алырга кирәк.
Боз астында җылыдыр...
Юпитер планетасының бер иярчене Европа дип атала. Ул чама белән безнең Ай зурлыгында, һәм аның өслеген 1,5-2 километр калынлыктагы боз каплаган. Бер караганда, шундый кырыс шартларда тереклек булу мөмкинлеген башка да китерергә ярамый кебек.
Ләкин, Америка космик корабы “Воядҗер” тапшырган сурәтләрдә Европаның калын боз катламын тишеп чыккан вулканнар аермачык күренә. Планетаның үзәге кайнар, димәк, боз астында шактый җылы су булырга тиеш, ә җылы суда тереклек тә бик булырга мөмкин. Һәрхәлдә, Европа – Кояш системасының тереклек өчен иң уңай урыны булып тора. Җирне исәпләмәгәндә, билгеле.
Үлмәгәч, яшиләр...
Кояш нуры төшмәгән мәңге караңгы урында тереклек булырга мөмкинме?
Үлмәсә, яши икән барыбер җан иясе. Румыниядә, Кара диңгездән ерак түгел, 5 миллион ярым ел элек җир тетрәү аркасында якты дөньядан бөтенләй аерылып калган бер тау куышы тапканнар. Аның төбендә күл бар, ә күлдә һәм күл буенда... кыслалар, сөлекләр, чаяннар, үрмәкүчләр һәм башка вак-төяк яши икән. Ни белән тукланалар дигәндә – күл өсте җир ярыкларыннан саркып чыккан сероводородны окисьлаштыра торган бактерияләр элпәсе белән капланган. Һәм, бер төрле организмнар шул элпәне ашый, икенчеләр аларны ашый, шулай итеп, тормыш дәвам итә.
Кемнең кемлеге йөзенә язылган
Йөзенә карап кына кешенең ниндилеген белеп буламы? – Юк, булмый, йөз чалымнары һәрвакытта да эчке сыйфатларга туры килеп бетми. Йөзгә карап холыкны өйрәнә торган физиономистика фәне, шуңа күрә, хәзерге заманда җитди фәнгә саналмый. Әмма аның кайбер “ачыш“ларында якынча булса да дөреслек тә юк түгел шикелле. Менә мәсәлән:
– Маңгай биек булса, бу зирәк акыл билгесе, ди физиономистика. Квадрат маңгай исә акыл гына түгел, эшчәнлек билгесе дә булып тора. Ә ике каш арасында җыерчыклар булса – димәк, мондый кешедә тирән борчуларга бирелү сыйфаты көчле.
– Күзләре якын урнашкан булса, кеше һәрвакыт эчке камилләшүгә омтылып яши. Күзләр арасы киң булган кеше күбрәк “тышка таба карый“ – тормышның башкалар сизмәгән гаҗәп якларын күрә, гадәттән тыш эшләргә хирыс була. Олы күзле кеше – беркатлырак. Ә бәләкәй күзләр иясе – хәйләкәр төлке.
– Өске иреннән борынга кадәр ачык сыртлы ике дулкын булган кешедә җенси дәрт һәм, гомумән, тынгысызлык көчле була. Озын дулкынлы кеше матур киенергә, үзен күрсәтергә ярата, ә кыска дулкынлы, киресенчә, дан-шөһрәтне эш белән генә казанып була дип саный.
– Куе кашлы кеше башкалардан өстенлеккә омтыла. Юка кашлар – нечкә күңеллелек билгесе. Биек кашлы кеше үзен чынлыкта булганнан югарырак куя, күбрәкне таләп итә. Кашлар күзгә терәлеп диярлек торса – мондый кеше башкалар белән тиз танышып китүчән, башкалар тормышына катышучан була.
– Авызның киңлеге гадәттә борын озынлыгына тигез. Әгәр ул кечерәк һәм туры булса, димәк, - андый авыз иясе үзен бик ярата һәм башкаларның кимчелеген еш тикшерә торган кеше. Түгәрәкләнеп торган авызлы кеше исә нәзберек яисә киң күңелле була. Калын иреннәр, бигрәк тә ирләрдә – уртача нормадан артык җенси активлык билгесе булып торалар.
– Чыгынкы иякле кеше максатчан була, аз гына мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый. Квадрат ияклеләр көчле оештыру сәләтенә ия булалар. Ә түгәрәк ияк кешенең йомшак холыклы, итагатьле икәнлеген күрсәтеп тора.
Иң ахырда, әйтеп үтелгән бу билгеләрнең алдына “янәсе“ дигән сүз өстәп, кабат укып чыгарга киңәш итәбез. Шулай дөресрәк булыр.
Хыянәт фирмасы
(2000 елгы) Әгәр ир кеше төн уртасына кадәр сөяркәсе янында булса, өйгә кайткач хатынына ни дип җавап бирергә мөмкин? “Киңәшмә озакка сузылды“ дипме? Ләкин бит, хатынның исбатлау таләп итүе мөмкин. Яисә, әгәр азгын ирнең сөяркә белән “пикник“ка чыгып кайтасы килсә? “Дуслар белән балык тотарга бардым“ дияргәме? Ләкин, ул чагында, яңа гына тотылган балык кайда?
...Аргентинада бер фирма әнә шундый хәлләрдән үзенә бик әйбәт табыш ясый башлаган ди... Бик үк тугры булмаган нияткә төшкән ирләр фирманың “Интернет“тагы адресы буенча мөрәҗәгать итәләр (ә аларда “Интернет“ һәркемдә бар), һәм фирма чарасын күрә... Я законлы хатын почтадан чыгып алырлык итеп кенә чынлыкта булмаган бер киңәшмәгә чакыру кәгазе җибәрә (хәер, анысын гына бу илдә электрон почта аркылы өйдәге компьютерга да тапшырырга мөмкин). Яисә, озаграк юк булып торырга кирәксә, курьер аркылы булмаган самолетның булмаган рейсына авиабилет китертә. Тагы да ышанычлырак булсын өчен, ирнең янәсе барган җирендә була торган берәр сувенир, открыткалар юнәтә. “Балыкка бардым“ дип алдашучыга яңа тотылган балык, “ауга бардым“ диючегә яңа гына атып егылган куян, хәтта ки кабан әзерләп бирә. Бөтенесе акчага, билгеле.
Ирләр дигәч тә, фирма алай җенесенә карап кеше аермый, хыянәтчел хатыннарга да ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер тора ди...
Җаны кадерлерәк
(2000 елгы) Көньяк Африкада Рендал Магнум атлы бер сыер көн саен 120 кг сөт бирә ди. Ягъни, көн саен үз авырлыгының 1/4 өлеше кадәр! Күбрәк тә бирер иде дә бәлки – “юньлегә булмас, үлә күрмәсен” дип, хуҗасы аңа азыкны теләгән кадәр түгел, бераз кимрәк нормада бирә икән.
"Милли” саранлык
Салымнар күп дип хәзер бездә дөнья беткән төсле зарланалар, әмма, шул ук вакытта, тарихны белмиләр. Тарихта исә салымның капка баганасыннан да, морҗадан да, мунчадан да, “акчаның исе юк” дип хәтта әбрәкәйдән дә алыну очраклары билгеле. Ә Нидерланд дигән илдә берзаманны хөкүмәт тәрәзә пәрдәләренә дә салым салган булган. Билгеле ки, озакламый анда пәрдәләр бөтенләй юкка чыккан... Тәрәзә пәрдәсе кормау тора-бара милли гадәткә үк әйләнеп киткән. Сәер салым юкка чыккач та, бүгенгә кадәр илдәге тәрәзәләрнең күбесенә пәрдә корылмаган килеш ди әле.
Тигезлек икән тигезлек!
(2000 елгы) Канаданың Белвилл шәһәрендә аналы-кызлы Джойс Уорсли белән Ада Грей бер кафе-бар хуҗасын, “безгә карата кеше хокукларын тупас бозды” дип судка биргәннәр ди. Хуҗа кеше: “Трусиктан гына килеш хезмәт күрсәтүче официантлар таләп ителә”, – дип гәзиткә игълан бастырган, әмма бөтен шартларга риза булган әлеге хатыннарны эшкә алудан баш тарткан икән. Имеш тә, кызына 67, анасына 86 яшь бит аларның... – Ә булса соң, демократик законнар каршында барсы да бертигез ич!
Халык күп тә, көтүче юк
(2000 елгы) 1 млрд. 136 млн. халкы булган Кытай хәзерге вакытта “бер гаилә – бер бала” дигән политика алып бара. Шуннан артык бала табучылар үзләре генә түгел, алар эшләгән предприятие җитәкчеләре дә хәтта мондый язык эш өчен “шәхси җаваплылыкка” тартылалар. Әмма шунысы бик гаҗәп: гомер-гомергә колониаль политика алып барып, кытайлы булмаган халыкларны изеп килгән хөкүмәт бу мәсьәләдә нишләптер зур игелеккә “юл куйган” – милли азчылыктан булган җир эшкәртүчеләргә һәм көтүчеләргә теләгән чаклы бала табарга рөхсәт биргән.
Халык күбен-күп тә, көтүче белән игенчеләр аздыр күрәсең. Һәркайда бер үк проблема...
Соклангыч рекорд
(2000 елгы) Ыштансыз көе кар өстендә утыру буенча яңа дөнья рекорды куелган – 42 минут та 39 секунд! Ә моңарчы 39 минут кына булган! Француз Жан-Ноэль барсына караганда озак “артын катырып” кына калмаган әле: утырган җиренә вак пыяла ватыклары да сипкән. Рекорд кына булмасын, бөтен дөнья халыклары сокланудан телсез калсын дигәндер инде...
Көймәсенә күрә түгел
(2000 елгы) Мак Нелли исемле, маҗара яратучы берәү Гибралтар бугазыннан океан киңлекләренә таба... 1 метрдан чак кына озынрак ваннага утырып чыгып киткән. Җилкән ярдәмендә ике көн дә ике төн йөзгәч, көтмәгәндә, Африка ярларыннан ерак түгел, ваннасы белән бер балыкчы ятьмәсенә кереп уралган. Тиздән балыкчылар үзләре дә килеп җиткән... Ләкин, котлап каршылыйсы урында, алар кыю сәяхәтчедән ятьмәгә зыян салган өчен түләү таләп итә башлаганнар. Хәтта үтерү белән янарга керешкәннәр...
Утырган әйберсе ванна гына булса да, Мак-Нелли бик үк гади кеше түгел икән мәгәр: кесәсеннән радиотелефонын тартып чыгарган да, якындагы Британия консуллыгына шалтыраткан. Һәм, ничәдер минуттан аны коткарырга дип җан-фәрман ашыгып бер хәрби катер килеп җиткән.
Карындашлар, бавырдашлар
(2000 елгы) 7 яшьлек Америка малае Николас Грин ата-анасы белән Италиядә ял иткән чагында фаҗигале рәвештә талаучылар пулясыннан үлә. Коткарып булмасмы дип, аны тиз генә клиникага китерәләр, тик инде соң була. Врачлар аның үлемен генә теркиләр. Һәм... кайгыга төшкән ата-анадан Николасның таза органнарын авыр хәлдәге башка пациентларга күчереп утыртырга рөхсәт сорыйлар.
Рөхсәт алына, шуннан соң мәрхүм малайның йөрәге, бавыры, ашказаны асты бизе, бөерләре, күз пыяласы төрле кешеләргә күчереп утыртыла. Хәзер алар барсы да сау-сәламәт, Гриннар гаиләсе белән даими очрашып, бертуганнарча яшиләр ди.
Ак тәнле негрлар
Һәр мең ярым африкалының берсе дөньяга альбинос, ягъни ап-ак тәнле, ак чәчле, кызгылт күзле булып туа. Дөресен әйткәндә, бөтен дөньяда шул ук хәл, ләкин негрлар арасында альбинос аерата нык күзгә ташлана. Берничә дистә ел элек кенә әле аларны “шайтаннан туган” дип санап, туу белән юк итә торган булганнар. Цивилизация заманы ныгып урнашкач, хәзер инде алай итмиләр, альбинослар исән кала гына түгел, мәктәптә һәм югары уку йортларында белем алып, җаваплы урыннарда да эшләргә мөмкин.
Тик, Ходай бирмәгән бәхетне цивилизация белән генә алыштырып булмый икән ул барыбер: альбиносларга Африка кояшында озак булырга ярамый, һәм алар күп вакытларын түбә астында үткәрергә мәҗбүр, төрле авыруларга да бик еш тарыйлар. Күзләре начар күрә. Шулар өстенә, аларга карата булган хорафатларны бернинди яңа заман да бөтенләй бетерә алмаган: альбиносны мәктәпкә укырга кергәнче үк мыскыл итә башлыйлар да, гомере буена шикләнеп кырын карыйлар ди.
Читнеке чигүлерәк
Тарихта билгеле булган иң борынгы фарсы келәме 1949 елда, Алтайның Пазырык үзәнендә, 2500 ел элек күмелгән бер юлбашчы кабереннән табыла. Ә Алтай, билгеле булганча – безнең төрки бабаларның ватаны ул. Димәк, шул чакларда ук инде төркиләр ерак илләр белән сәүдә иткәннәр. Һәм, күрәсең, нәкъ бүгенгедәй, чит ил малына хирыс булганнар.
Актык галәмәтләр
(2000 елгы) Эт һәм песи азыкларын гәзитләрдә “буржуаз таркалу галәмәте” дип яза торган чаклар кайчан гына иде, ни арада алар иң гади әйберләр кебек безнең базарларда сатыла башлады. Инде менә, тагын бер галәмәт белән шаккатыралар: имеш, Германиядә этләр өчен махсус туңдырма тәкъдим итә торган кафе ачканнар. Идея нимесләргә һәм аларның кадерле “һунди”ларына ошап киткән, эт туңдырмасын азык-төлек кибетләрендә дә күпләп сата башлаганнар ди. – Башкасы-башка, әмма монысы, чыннан да, буржуаз череп таркалуның да иң актык галәмәте инде, билләһи!
Ах, кишер капчыклары!
Урыслар Европа халыкларын “аракыны аз эчә, каты итеп сүгенә дә белми” дип “кимсетәләр”. Әмма чын дөресен белеп бетермиләр булса кирәк. Голланд теленең әшәке сүгенү сүзлеге, мисал өчен, 270 биттән тора ди. Шундый сүзлек бастыру белән бергә, анда халыкның иң пычрак телле катламнары да гыйльми тикшеренүләр үткәреп билгеләнгән: беренче урында футболчылар тора, алар артыннан фахишәләр, ресторан сакчылары һәм зеклар килә икән. Европалы булуның бер матур үрнәге дә бар ди, шул ук вакытта: 7 ел элек пычрак теллелеккә каршы көрәш буенча махсус оешма барлыкка килгән һәм аңа инде 21 мең голландлы әгъза булып кергән. Мәгәр тырышлыклары өметсез сыман тоела: чөнки алар, мәсәлән, халык яратып әйтә торган Shit (бук) сүзе урынына “рододендрон”, Verdorie (җен алгыры) урынына “кишер капчыгы” дип сүгенә башларга чакыралар...
Үзе әйткән, үзе кылган
Мали дигән Африка иленең бер министры дәүләт перевороты ясарга җыенган. Билгеләнгән “икс көне” алдыннан исә, соңгы шикләрне таратырга дип, илнең атаклы бер күрәзәсенә киңәшкә барган. Күрәзә үзенчә фал ачкан булып, эшнең начарлык белән бетәчәген әйткән. Һәм, министр боегып кына өенә кайтып киткәч тә, моның явыз ниятләрен тиешле органнарга җиткергән. Министрны тиз генә кулга алып хөкемгә тартканнар. Шулай итеп, атаклы күрәзә үзе ачкан фалны үзе үк тормышка ашырып куйган ди...
Комарлы уен
Бездә яңа гына популярлашып килгән ат чабышларыннан, тотализаторлардан Көньяк Африкада күптән туеп гарык булганнар ди инде. Тотализатор уенының тагы да кызыклырак өр-яңа төренә күчкәннәр ди. – Уен өчен зур бер крикет кыры алына һәм 4200 квадратка бүленә. Тотализаторда һәр квадрат 50 рант, безнеңчә 6 сум тора дип бәяләнә. Иң кызыгы шунда ки – уен барышында бу мәйданга өч фил кертәләр, һәм тотализаторда катнашучылар кайсы филнең кайсы квадратка... тизәк салып китәчәген алдан белергә тиешләр!
Былтыр берничә турда узган уеннарда 20 мең рантка кадәр акча отучылар булган. Оештыручылар да өлешсез калмаган – 300 мең рант саф табыш казанганнар ди.
You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Дөнья Кызыклы! - 1
    Total number of words is 4273
    Total number of unique words is 2361
    30.7 of words are in the 2000 most common words
    45.2 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Дөнья Кызыклы! - 2
    Total number of words is 2659
    Total number of unique words is 1563
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    57.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.